Литература
18 Апреля 2022, 11:00

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

11 өлеш Илдусның  хатыны Зәйтүнә, кияүгә чыкканчы ук сәүдә кооператив техникумын тәмамлап,  райпо идарәсендә товаровед- ревизор булып эшли иде. Эше командировкаларга йөрешле булса да, аның үзенә ошый. Авылларга барып кибеттәге товарларның номенклатурасын тикшереп, бәяләрен, сыйфатын, саклану срогын ачыклап кайту аның өчен бер прогулка кебек кенә тоелды.

Илдусның  хатыны Зәйтүнә, кияүгә чыкканчы ук сәүдә кооператив техникумын тәмамлап,  райпо идарәсендә товаровед- ревизор булып эшли иде. Эше командировкаларга йөрешле булса да, аның үзенә ошый. Авылларга барып кибеттәге товарларның номенклатурасын тикшереп, бәяләрен, сыйфатын, саклану срогын ачыклап кайту аның өчен бер прогулка кебек кенә тоелды. Илдус белән дә алар шулай командировкага баргач таныштылар. Ул вакытта районнан аерым машина бирмиләр, я шул авылдан районга килүче машинаны үзең табып, утырып барасың, автобус йөри торган авыл булса бигрәк тә җайлы инде, утырасың да китәсең. Лесхозның үзенә автобус йөрмәгәнлектән, Зәйтүнә дә үзәк авылдан җәяүләп кенә теркелдәде. Гөнаһ шомлыгына каршы, әллә каян гына күк йөзендә баш яулыгы хәтле  болыт пәйда булып, коеп яңгыр яварга тотынды. Җәй уртасында, чалт аяз көнне кем инде зонтик тотып юлга чыга? Биш-ун минут эчендә шул болыт Зәйтүнәне баштанаяк керендереп юешләсә,ул арада ялт итеп кояш та балкый башлады. Аяк астындагы күлләвектә босоножкиларын чайкап кулына тотып ике адым да атларга өлгермәде, тирә- якка күлләвек суын чәчтереп, машина узып китте. Мондый "Бобик" җитекчеләрдә генә икәнен Зәйтүнә яхшы белә иде. Машина кызны узыбрак китте дә, туктап калды. Зәйтүнә дә йөгереп барып машина янында туктады.

-Исәнмесез. Мин райподан ревизор идем. Лесхоз кибетенә барам. Мине дә алмассызмы икән?

-Шуңа туктадым бит инде. Манма су булгансың. Үзәктә көтсәң,берәрсе илтеп куяр иде әле.

- Көне шундый матур, аяз, кояшлы иде. Кем уйлаган яңгыр явар дип.

-Син нәрсә һаман машина янында басып торасың соң? Мин беркемне дә күтәреп утыртмыйм. 

-Аякларым пычрак бит. Босоножкиларым лыч су булгач, салып, ялан тәпи атлаган идем.

-Мин как раз пычракның иң главный кешесе инде. Таныш булыйк. Илдус. Агроном, басу җене. Утыр тизрәк. 

-Ә мин Зәйтүнә. Товаровед-, ревизор.

-Зәйтүнәкәй,Зәйтүнә, зәңгәр күзкәй.

-Күзләрем зәңгәр түгел, яшел минем. Песи күзе. 

Зәйтүнә көлеп җибәрде. Аңа Илдус та кушылды.

-Бик яхшы булды әле бу яңгыр. Игеннәр сорый иде инде. Тәүлек буе яусын иде, җир кипте бит, мин шуңа кайгырам,Зәйтүнәкәй.

-Сез ни сөйлисез! Аллам сакласын. Мин иртәгә инде районга кайтып отчетны тапшырырга һәм башка авылга ревизиягә китәргә тиеш. 

-Зәйтүнә, әйдә бәхәсләшәбез! Мин әйтәм, явачак, дим.

-Ә мин, яумый торсын дим.

- Мин отсам, нәрсә бирәсең инде, сылукай?

-Ә минемчә килеп чыкса, син үзең нәрсә бирәсең?

-Минме? Мин отсам, тотам да өйләнәм сиңа!

-Һии, өйләнде ди, берәү!  Яңгыр яумаячак! Радиодан прогнозны тыңладым мин иртә белән.

-Әә, син шул прогноз әйтүчегә ышанып чыктың инде юлга, әйеме . Ну ничек соң прогноз? Үткәрдеме?

Юл буе шаян сүз сөйләшеп, лесхоз кибете янында Зәйтүнәне калдырып, Илдус басуларга юнәлде. Яңгыр урыны- урыны белән генә сибәләп узган, бигрәк тә кукуруз басуы шыкраеп каткан, җирдә корылыктан ярыклар хасил булган. Басуларны тикшереп, авылга кайтып кергәндә сарык көтүе  урам буйлап тузан тузгытып чабыша иде. Илдус машинасын кибет каршысында туктатып, кибеткә сугылды. Ишегендә ревизия дигән язуны укыгач Зәйтүнәне күреп сөйләшү өмете бетеп, Илдус өенә кайтып китте. Үзәккә кичке клубка да чыгасы итмәде, кояшта торып кайнарланган ике чиләк су белән ишек алдында юынды- пошкырынды да, ашап- эчеп телевизор каршындагы диванга ауды. Көн буена басуда йөреп арган, ахрысы, телевизорда барган ниндидер тапшыру тавышына йоклап та китте. Төнлә дөбер- шатыр килеп күк күкрәгән, ялт- йолт итеп яшен яшьнәгән тавышка сискәнеп уянып, тышка күз салды. Тәрәзә пыялаларын камчылый- камчылый яңгыр коя. Аллага шөкер, игеннәргә яңгыр булды, дип эченнән генә сөенеп, урынына менеп ятты.

Яңгыр икенче көнне төшкә кадәр бер туктап бер көчәеп койды да койды. Илдус озын кунычлы итекләрен киеп, машинасын кабызды. Ничек тә идарәгә барып кайту иде нияте. Машина гөрелтесен ишетепме, кибетче Гөләндәм каршына йөгереп чыкты.

-Илдускаем, зинһар ревизорны үзең белән ал. Ул бүген райпога кайтып җитәргә тиеш. Кая мондыйда юлга чыгу! Үзәктән берәрсе районга бармый калмас, утырып китәр әле. 

-Ә, Зәйтүнәнеме? Алам, билгеле! Кая соң әле үзе?

      Гөләндәм Зәйтүнә, Зәйтүнә, әйдә, тизрәк, дип кибеткә йөгерде.

     Сумкасын, кичәге кебек босоножкиларын кулына тоткан яланаяклы Зәйтүнәне күргәч, Илдус машинасыннан төшеп, кызны кулларына алып, машинасына утыртты.

-Оттырдыңмы? Явамы? Ява!

-Ява шул. - Зәйтүнә башын аска иде. - Туктарга уйламый да.

-Туктамасын. Без кичә бәхәсләшкәндә ничек дидек әле? Мин сүземнән кайтмыйм. Хәзер киттек районга. Әти- әниең белән танышырга.

-Син ни сөйлисең? Без бит таныш та түгел синең белән. 

-Ничек таныш булмаска? Кичә үк таныштык бит инде.

-Мин сине бөтенләй белмим.

-Беләсең! Син кибетче Гөләндәм апаларда кундың, шулай бит. Ул сиңа минем турыда җиде буын әби- бабаемнан алып бөтен историямне сөйләп бирде. Так что, син инде мине минем үземнән яхшырак беләсең.

-Син дә бит мине белмисең? Бер тапкыр да озатышмыйча да кияүгә чыгалармени?!

-Ничек инде озатмадым? Кичә утыртып алып кайтып, кибеткә хәтле озаттым. Бүген менә өеңә кадәр озатам. 

Шулай уен- көлке сөйләшеп, башта үзәктә рәис белән эш мәсьәләләрен хәл иткәч,Илдус район үзәгенә юл тотты.

     Бер ай күрешеп, озатышып йөргәч, өйләнешеп тә куйдылар. Дөресен генә әйткәндә, Илдусның армиядән кайтканнан бирле "өйлән, өйлән" дип, әнисе колак итен ашый иде. Мәхәббәт соңрак кабыныр әле дигән уйлары тора- бара бөтенләй тоныкланды. Дөньяның бар рәхәтен Илдус басу- кырларда, тургай җырларында, сандугач моңнарында тапты. Хатыны артык сүз сөйләшмәс, юк- барга тыгылмас, булганына кәнәгать булып яши торган заттан булып чыкты. Бәлкем икенчесе малай булыр, дип өметләнеп ике кыз тапты да, башка тапмыйм,дип, кырт кисте. Баштагы елларны Илдусның әти- әнисе белән яшәп, үзләренә аерым йорт җиткезделәр, балалар үзәктәге мәктәпкә киткәч, Зәйтунә дә эшкә чыгарга булды. Бу вакытта райпо инде таралып, кибетләр дә шәхси кулларга күчкән иде. Зәйтүнә район кунакханәсенә администратор  булып урнашты.

Эше тыныч, эшләгән урыны яктыда һәм җылыда, авылдан авылга киләп сарып йөрисе дә юк. Кунакханәгә дә я балыкчылар, я сирәк кенә Казаннан килүчеләр урнаша. Тора- бара Зәйтүнәне мондый эш ялыктырды, аптырагач, вакыт узсын дип, көннәр буе "мәхәббәт кыйссалары" турында китаплар укуга бирелеп китте. Шул чагында ул  китап геройлары тормышы белән чагыштырып, үзен бик бәхетсез тормыш итәм икән дигән уйга килде. Соңгы елларда,  Илдус,  район Советына,  бигрәк тә Дәүләт советына сайлангач, аның белән аралашыр сүзләре дә булмавын аңлап, араларны өзәргә вакыт дигән карарга килде. Илдусны хатынына карата ваемсыз булды дип беркем дә әйтә алмый. Ел саен, үзе бара алмаган очракта да хатынын һәм кызларын диңгез буенда ял иттерде. Теләгән матур киемнәр, яңа телефоннар, алтын бизәнгечләр, барысы да хатынының иркендә иде. Кеше күңелен байлык белән тутырып булмаса да, Илдус, хатынының ни өчен сөмсере коелып йөрүен һич аңлый алмады. Казанда фатир алгач та, әйдә күченәбез, диюенә хатыны риза булмады. Тора- бара икесе бер караватта йоклаулар да сирәгәйде, секс дигәннәре аларның өен бөтенләйгә ташлап качты. Аңлый алмады Илдус хатынының күңелен, йөрәгендәге ташны эретә алмады.

     Мондый чакларда аның уенда балачак мәхәббәте Сәрмәдия булды. Ашыгып өйләнмәгән булсам, Сәрмәдия белән безнең тормыш ничек булыр иде дип күз алдына китерде. Хыялында Сәрмәдиянең ишеген барып шакыды, төшләрендә аны Сәрмәдия  үзенә чакырды. Тик Илдус Сәрмәдияне эзләп табарга, аның белән аңлашырга үзендә көч тапмады. Еллар арты еллар уздырып, мәктәпне тәмамлауларына унбиш еллык юбилейны зурлап билгеләп үткәрәбез дигәч кенә, яратып та, яратам дип әйтелмәгән Сәрмәдиясенә шалтыратырга җай чыкты.

Сәрмәдия белән булып узган маҗаралы мунчадан соң Илдус бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Кирәкмәсә дә елмая, шаярасы килмәсә дә шаяра, тирә-юнендәгеләргә карата да игьтибары көчәйде, эшкә дәрте артып, башкаларны да үз артыннан ияртерлек әллә нинди идеялар белән янды. Теләгәнен тормышка ашыра торган ир- егет барыбер үз дигәненә ирешә алмады- Сәрмәдиясе урман куяны кебек гел ниндидер сәбәп табып, очрашудан баш тартты.

***

Ниһаять, тугыз ай дигәндә, Сәрмәдия очрашуга чакырды. Илдус, бар тормышын, эчендәге бар серен, мәхәббәтен Сәрмәдиягә аңлатырга әзерләнде. Бу юлы очрашу урынын Сәрмәдия үзе билгеләде. Аккош күле каршындагы наратлар ышыгындагы "Наратлык" рестораны Илдусны тәмле шашлык исе, матур музыка белән каршы алды.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас