Син генә җитмәгән идең минем башыма, дип авыз эченнән генә мыгырданып, Сәрмәдия телефонның кнопкасына басты.
-Алло. Исәнме.
-Сәрмәдия!.. Классташ, ни хәлләр? Кәефләр ничек, эш барамы?
Илдус сорау арты сорау яудырды, әйтеп бетерә алмам дигәндәй,хатынның җавап биргәнен дә көтмәде. Сәрмәдия исә, әйе, юк, дип күңелсез генә җавап бирүдән узмады.
-Синең кәефең начармы соң? Әллә авырып киттеңме, Ходаем, Сәрмәдия, ни булды?
- Бәйләнмә әле, зинһар. Просто кәефем бозылды.
-И, сандугачкаем, хәзер төзәтәбез аны. Мин Казанда. Кичем буш. Момент килеп җитәм.
-Ой, юк, юк! Килә күрмә. Беркемне күрәсем, беркем белән сөйләшәсем килми.
-Тукта әле, Сәрмәдия! Чынлап та сине нинди кигәвен тешләде? Гомердә дә болай сөйләшкәнеңне ишеткәнем булмады. Смотри, кызый, үпкәләтәсең бит абзаңны. Минем дә авыз турсая белә.
-Бигрәк әйбәт.- Сәрмәдия тавышын бераз йомшата төште. - Чынлап, Илдус, әллә магнитный буря тәэсир итте инде. Бер җиргә барасым, беркемне күрәсем килми.
- Хәтта мине дәме?
-Сине дә. Ярар, Илдус, башымны катырма инде. Икенче юлы сөйләшербез. Давай, пока, пока.
Сәрмәдия телефонын сүндереп, уйга калды.
-Әллә үземә шалтыратып әйтергәме, балага узганымны?.. Шул гомер ник дәшмәдең, дисә? Аборт ясат, дисә? Уф, Аллакаем, менә авыртмаган башка бер бәла… ничек котылырга соң инде моннан. - Сәрмәдия зур көзге алдына килеп басып, гәүдәсен төрле яктан диккать белән тикшерергә тотынды. - Корсагым әле беленми. Бер- ике атнадан зурая башлаячак инде, көт тә тор.- Сәрмәдия диван мендәрен алып кулмәк эченә тыкты.- Уфф, ужас ужасная. Ярар, Света белән авырлы чагымда ирем бар иде. Балага узуга, киресенчә, мактанып, булмаган корсагымны кешеләр күрсен дип, алга таба киерелебрәк йөри идем. Имеш, безнең балабыз булачак! Безнең!.. Ә бу?.. Уйнаштан туган бала булып үсәчәк инде. Гомер буе әтисез. Светаның ичмасам, мәңгелеккә күчкән булса да чын әтисе бар. Ә моның?..- Сәрмәдия көзгедәге шәүләсе белән сөйләшүен дәвам итте.- Ярар, әтисе бар дисең инде. Әти түгел бит ул. Ясаучы гына. Ну, может признавать та итәр. Шуннан? Аның гаиләсе бозылачак. Ә аның хатынының, кызының ни гаебе бар? Аерылып миңа киләм дисәме? Һее, миңа нигә кирәк ул? Кем ул миңа? Юк инде! Тумаган баланы әтиле итәм дип кеше гаиләсен таркатмыйм.
Сәрмәдия күлмәк эченә тыккан мендәрне диванга тотып атты да, телефонын кулына алып, баянчы Әхмәт агага шалтыратты.
-Әхмәт абый! Хәерле көн. Борчуым өчен гафу итегез инде.
-Әллә берәр проблема бармы? Ни булды, сеңлем?
Башта әйтергә кыймаса да авызны ачып "а"сын әйткәч, "б" сын да әйтергә туры килде.
-Хе-хе-хе, балага узу проблема мени ул, һай, Сәрмәдия, куркыттың бит, ә! Ачлык заманы түгел, сугышлар юк, Аллага шөкер. Тусын гына балакай, дүрт саны төзек булып тусын! Эшең бар, димәк ашың да бар, дигән сүз. Сез яшьләр дә тапмагач, кем табарга тиеш дие ул баланы.
-Барыбер, эшкә керәм дип кенә торганда, әллә ничек бит инде. Күпме генә эшләрмен дә, декретка да китәрмен бит.
-Ә син шул күпме генә эшләү дәверендә эшеңнең чын остасы икәнеңне күрсәт. Директор әйбәт бит безнең. Ул проблемаларны аңлый торган кеше, үзе дә простой рабочийдан башлаган кеше. Тәк что, ике дә уйлама, иртәгә эш урынында бул, аңладыңмы?
-Аңладым, Әхмәт абый, есть начальник, слушаюсь!
Сәрмәдиянең күңеле күтәрелеп китте. Тиз генә кухняга чыгып, җырлый- җырлый токмач камыры басып,кул токмачы белән тавык ашы пешерде. Кызы бигрәк ярата шул кул токмачын, көн саен пешерсәң дә риза булыр иде. Кефирга туглап бер- ике таба коймак та кыздыргач, кызына шалтыратып, эшкә чыгып китүен белдерде.
Филармониядә дә Сәрмәдия биеп кенә йөрде. Гадәттә, сәхнәгә чыгар алдыннан бик "сурьезный" йөргәнен белүчеләр, хәтта аптырап та калды. Бер яшь җырчы кыз гына, Сәрмәдия апа, гашыйк булган, биеп кенә тора, дип төрттерсә дә, ул якка борылып та карамады. Эчтән генә , башың бик яшь шул әле, апаем, дип уйлап куйды.
***
Вакыт тәгәрмәче әкрен генә әйләнде дә әйләнде. Илдус тагын берничә тапкыр шалтыратып хәлен белергә генә килеп китим инде дисә дә, Сәрмәдия риза булмады. Илдус, соңгы шалтыратуында "авыр артиллерия"не эшкә җигәргә булды.
-Сандугачкаем, сине борчымам да дигән идем инде. Беләм, мине күрәсең дә, минем белән сөйләшәсең дә килми. Но, минем дә проблема килеп туды бит әле. Аңлыйсыңдыр инде, әйеме.
Бу сөйләшүнең кайчан да булса калкып чыгачагын белсә дә, Сәрмәдия шулай кинәт кенә булыр дип уйламаган иде. Бер ел урынына ике ел вакыт узса да, Илдуска бурычын һаман түли алмавына сәбәбе гел табылып торды.
Каптыңмы, Сәрмәдия, дип уйлады да, ничек бар шулай әйтермен дип, Илдусның сөйләп бетергәнен көтте.
-Сине дә аңлыйм инде, Сәрмәдия, булса әллә кайчан биргән булыр идең, шулай бит.
Бирдем инде мин сиңа гомерлек итеп расчет ясадым, дип бик әйтәсе килсә дә, тыелды Сәрмәдия, дәшмәде.
-Кызый, ник дәшмисең син, әллә ишетмисең инде мине?
- Ишетәм, бик яхшы ишетәм. Син сөйләп бетергәнне көтәм.
-Сорарга дә кыен инде, но сорамый да булмый. Конечно, кредит булса да алырга була булуын, синең исеңә төшерим дип уйладым.
-Мине бөтенләй башсыз бу хатын дип уйладың инде, әйеме. Алды да акчаны,йотты дидең инде. Курыкма, Илдус, бирәм мин сиңа бурычымны. Бүлеп-булеп инде, ачуланмасаң. Рәхмәт яусын выручать итүеңә.
-Сәрмәдия!.. Сәрмәдия, дим. Үпкәләдең ахры. Син давай миңа үпкә- ачу саклама инде. Ладно, чурт с ним, акча белән. Дөресен әйткәндә, мин акча өчен шалтыратмадым. Минем сине күрәсем, синең белән бергә буласым килә. Аңлыйсыңмы син, юкмы? Сәрмәдия, дим. Ник дәшмисең?
-Нәрсә диим соң? Илдус, аңла мине, үткәннәргә кайту юк. Ул үтте - бетте. Икебез дә хаталандык. Ул хата икебезне дә гомер буена озатып барачак. Бигрәк тә мине. - Сәрмәдия хәйран гына калкып торган корсагын сыпырып куйды.
-Хата түгел иде ул,Сәрмәдия. Балачактан ук без дус булдык. Дуслыкның мәхәббәткә әверелгәнен генә сизмәгәнбез, аңламаганбыз.
-Нинди мәхәббәт инде. Паспортыңның битен ачып кара. Безнең яшьтә нинди мәхәббәт булсын, Илдус! Мавыгу, просто башны югалту гына ул! Мәхәббәт, имеш!
-Алайса, синең хисләреңне мин белмим. Но мин үзем, синсез тора алмаячагымны аңладым. Ишетәсеңме мине, юкмы?
-Бик яхшы ишетәм. Кризис среднего возраста дип атала, беләсең килсә. Әйе, хатынның матурлыгы кими, гадәти тормыш, кызык эзлисе, маҗараларга кереп чумасы килә, әйеме. Кризис синең, Классташ! Акчага килгәндә, мине бит химкомбинатка эшкә чакырып алдылар. Директор үзе! Апаң хәзер завод күләмендә зур концерт- мероприятиеләр оештыручы мәдәният үзәге җитәкчесе! Ни шухры- мухры, белдеңме?! Зарплатам да нормально, так что честное слово, ике- өч ай эчендә полный расчет синең белән! Филармониядә дә ставкамны алып барам әле. Так что, тиздән бай хатын булам, Алла теләсә.
-Теләмәсә? Ә, Сәрмәдия? Нүжәли кафега я ресторанга барып сөйләшеп утырырга да правам юк минем? Әйдә, болай итик, син вакытын һәм кайда очрашасын үзең билгелә, мин любой сессия утырышыннан чыгып ычкынам. Лишь бы сине генә күрергә.
Авырым булмаса, үзем дә очып барып сөйләшеп утырыр идем дә соң, дип, чүт ычкындырмады Сәрмәдия дә.
Юк- бар сәбәпләр табып, эш күп булуын сылтау итеп, вакыты табылуга, үзе үк шалтыратып очрашуга чакырачакмын дип ышандырып, Илдустан көчкә котылды.
***
Химкомбинатта эше, Ходайның рәхмәте, майлаган кебек барды. Һәр цехта, бүлектә, идарәдә әллә нихәтле талантлы яшьләр табылды. Баскан җирдә ут чыгарып биючеләр, опера арияләрен дә "эһ" тә итмичә җырлаучылар, халык җырларын барлык нечкәлекләре, бормалары белән башкаручылар, төрле уен коралларында уйный белүче осталар, әйтерсең дә, Сәрмәдиянең килгәнен генә көтеп торганнар! Беренче сменада эшләүчеләр төн җиткәнче үзәктә кайнашсалар, икенче смена эшчеләре иртәнге сигездә инде үзәк ачылганчы килеп, Сәрмәдияне дүрт күз белән көтә иде. Зур концерт программасы да бик җиңел төзелде. Директор шәхсән үзе үзәккә килеп генеральный репетицияне башыннан ахырына кадәр карап, бик хуплагач, башта завод эчендә беренче концертны хезмәткәрләргә күрсәттеләр. Химкомбинатның шәһәр үзәгендә урнашкан Химиклар сараенда Мәскәү, Екатеринбург, Санкт Петербург һәм башка бик күп шәһәрләрдән чакырылган зур җитәкчеләр,кунаклар каршында узган концерт та көчле алкышларга күмелде. Декрет ялында булуына да карамастан, Сәрмәдия, бернинди авырлыксыз бу зур сынауны җиңеп чыкты, концертта үзе дә җырлап, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Концертны оештыручылар, катнашучылар барысы да зур гына суммада премияләр белән дә бүләкләнгәч, барысының да башлары күккә тигәндәй булды.
Сәрмәдия дә теге вакыттагы акча кулына кергәч, башын югалткан хатыннан, акчаны санап тота белә торганга әйләнде. Тормыш үзе каккалап- суккалап, бәргәли торгач тәки тәртәгә керде. Декрет акчаларын да алгач, бала туарга бер - ике атнага кала Илдуска шалтыратты.
-Илдус, авылдаш, син Казандамы, райондамы?
-Районда идем. Син килеп җитә диюгә юлга чыгам,Сәрмәдия! Мин синең бу шалтыратуыңны бер ел көтәм бит инде.
-Ялганлама! Тугыз ай гына әле. Дөресрәге, почти тугыз ай.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.