Литература
17 Апреля 2022, 11:00

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

9 өлеш Я, кайсыгыз алай була алмый дип әйтә ала? Әйе, әйе, Сәрмәдия турында инде. Була бит дөньяда шундый кешеләр, урыслар, прет, диләрме әле. Теге гыйшык- мыйшык мунча кыйссасыннан соң хәйран вакыт Илдус та шалтыратмады, Сәрмәдия дә шыпырт кына яшәп һәм эшләп ятты.

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮКҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК
ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

Я, кайсыгыз алай була алмый дип әйтә ала? Әйе, әйе, Сәрмәдия турында инде. Була бит дөньяда шундый кешеләр, урыслар, прет, диләрме әле. Теге гыйшык- мыйшык мунча кыйссасыннан соң хәйран вакыт Илдус та шалтыратмады, Сәрмәдия дә шыпырт кына яшәп һәм эшләп ятты. Әйтерсең лә бер гөнаһсыз хатын инде- эшкә бара, ашыга- ашыга  буш вакыты чыгуга кызын түгәрәкләргә йөртә, этен прогулкага алып чыга, кыскасы,  тулып пешкән сусыл баллы җиләк кебек хатын. Бер кашык су белән кабып йотмасаң да, күзенә генә карап тормалы. Күз дигәннән, чынлап та Сәрмәдиянең тумыштан сөрмә тарткандай күз кабаклары ир атларны ымсындыра торган шул. Машинасына бензин салырга заправкаларга туктаганда да әрсезрәк ип- атлар аны башыннан аягына кадәр күзәтеп,кайбер өлгеррәкләре визиткаларын да биреп китәләр. Тик Сәрмәдия Илдус белән булганнан соң башка ирләргә карата бөтенләй битарафланды. Хәер, Илдусны дә сагынып елап утырганы булмады аның. Көч- хәл белән коммуналь хезмәтләр, кредитлары өчен бурычларын түләп, ара- тирә аңа булган бурычы исенә төшеп кенә эчендә нидер кисеп үткәндәй булыштырды.

Бирим дигән колына- чыгарып куяр юлына, дигән кебек, Илдус белән очрашканнан соң инде өч айдан артык вакыт үткәч,Сәрмәдиянең телефонына һич таныш булмаган номердан шалтыраттылар. Сәрмәдия, башта игьтибар итмәскә булса да, шалтырату кабатлангач, трубканы алды. Алло дип җаваплаган авызын ябарга да онытып, телефон аша сөйләүчене тыңлады. Тыңлаган саен, диванына җәелебрәк, иркенләбрәк утырды. Битендәге сорау мимикасын шатлыклы елмаю алыштырды. Бары тик башын кага- кага, да, да диюдән узмыйча ул шалтыратучыны тыңлады. 

-Яхшы. Мин риза. Килештек. Иртәгә. Әйттем бит. Әйе. Хушыгыз. Иртәгә очрашканга кадәр.

Әнисенең ниндидер таныш түгел кеше белән сөйләшкәнен кызы да аңлап алды, кулына песиен күтәреп, әнисе янына елышып утырып, тын гына сөйләшү беткәнне көтте. Сәрмәдия телефонын куюга, әнисенең күзләренә карап, мама, син опять гастрольләргә чыгып китәсеңме, дип сорады.

-Юк, кызым! Ни за что не догадаешься! Хәтерлисеңме, папаң белән бергә эшләгән химкомбинатны күрсәткән идем мин сиңа?

-Шәһәр читендә, урман буендамы? Әйе.

- Мин анда үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөргән идем. Җырлап йөрдем инде, эштән буш араларда.

-Ну и что. Дальше нәрсә, мам?

- Баянчы Әхмәт абый шалтыратты. Заводның зур юбилее икән быел. Коллективта үзешчән сәнгатьне үстерергә кирәк дигән директор. Шәһәр күләмендә күрсәтерлек артистлар булырга тиеш дигән. 

-Син заводка барып җырлыйсыңмы?

-Җырлыйм гына түгел, кызым! Җырларга өйрәтәчәкмен! Мине художество җитәкчесе итеп чакыра директор. Иртәгә директор мине очрашуга чакырды.

Шатлыгы эченә сыймаган Сәрмәдия кызын кочаклап бүлмә буйлап бөтерелергә тотынды, бу хәлләрдән куркып щатлы песекәй диван астына посты, ә Лари Светаны аякларыннан эләктерергә тырышып сикергәләде. Сәрмәдия тәмам арып, башы әйләнеп, кызы белән диванга ауды. 

-Син больше беркайчан да гастрольгә бармыйсың, да, мама?!- Света да сөенеченнән әнисен муеныннан кочаклап, үзең борчыган сорауларны яудырды. - Выходнойда авылга кайтырбыз, яме. Мин әбиемне, бабамны, подружкаларымны шундый сагындым.

- Кызым, башта директор белән сөйләшик әле. Ул күпме зарплата түлиячәк, программа ниндирәк булырга тиеш. Мин ул эшне булдыра алырмынмы? Бу бик зур җаваплылык сорый торган эш. Барып җырлап кайту гына түгел. Мин коллектив өчен үзем җавап тотарга тиеш булам. Ә авылга килгәндә, обязательно кайтырбыз. Анфиса әбиең көн саен шалтыратып, кайчан кайтасыз дип сагынып тора бит. Лесхозга да кайтырбыз, яме,

 кызым .

Светлана ризалыгын белгертеп, әнисен битләреннән үбеп алды.

-Мама, мин сине менә шундый нык яратам, сильно, пресильно яратам.

-Әй,кызымкаем, мин дә сине шундый- шундый яратам. Син бит минем бәхет чәчәгем. Эх, әтиең генә күрә алмады бит.

- Күрә ул, мама. Миңа Анфиса әбием әйтте, что ул күктән гел мине карап кына тора. Мин авырып китсәм, папа да борчыла, шуңа миңа авырырга ярамый. Мин бит папаны тоже төшемдә күрәм. Только ул сөйләшми, гел елмаеп кына тора. Мама, значит, папа миңа шатлана, да?

Сәрмәдия кызын бүлдермичә тыңлап бетергәндә, күз яшьләре яңагы буйлап агып төште. Үзен, баласын кызганудан, ирсез хатын булып гомер итүеннән, авыр чакларда кочагына алып юатырдай кешесе булмаудан, эченә җыелган барлык сагыш- борчулардан арынырга теләп, тын гына елады.

Кызы да әнисенең халәтен аңлады булса кирәк, шым гына әнисенә сыенып ятты.

Кичен Сәрмәдия филармониягә концертта чыгыш ясарга китте. Юлда барганда, сумкасынданы телефоны өзлексез шалтыраса да, аны алып карамады. Магнитофонын тоташтырып, җырлыйсы җырларын кабатлады. Концерт бетеп, өенә кайтып кергәндә төнге унике тулып узган иде инде. Телефонын алып, Илдус 

шалтыратканын аңласа да, төн уртасында борчымаска булды.

***

Илдус ничек кенә Сәрмәдия белән булган очрашуны онытырга, исеннән чыгарырга теләсә дә булдыра алмады. Очрашу вакыты ерагая барган саен, күңеле Сәрмәдиягә тартылды. Башына, әллә хатынга чын дөресен сөйләп биримме икән, дигән уй да ешрак килде. Ул инде хатынын яратуына дә ышанмый башлады. Ялгыш кына өйләнелгән икән, аннары бары күнегелгән, дип аклану эзләде. Казанга сессиягә я йомышы төшеп килгәндә саен, Сәрмәдияләр йорты янына бармыйча калганы булмады. Тик шулай да бу көнгәчә үз- үзенә биргән сузенә тугры калды, Сәрмәдиягә шалтыратмады. Ә бүген түзеп торырлыгы калмады. Сәрмәдияләр йорты янына килеп туктауга, аның подьездан йөгерә- атлый чыгып, машинасына утырганын кузәтте. Телефон номерын җыеп шалтыратты да шалтыратты. Тик Сәрмәдия җавап бирмәде. Ахырдан, үз юләрлегенә   хәйран калып, үзен сүкте дә, башка монда килеп йөрмим дип үзенең йортына кайтып китте.

***

Директор Сәрмәдияне онытмаган икән. Билгеләнгән вакытка кабул итү бүлмәсендә көтеп утыручы Сәрмәдия белән Әхмәт аганы кабинетына чакырып кертте, секретарьга өчесенә дә чәй әзерләп кертергә кушты. Сөйләшү сәгатьтән артыкка сузылды. Төп концепцияләрне аңлашып, барлык килеп туган проблемаларны да турыдан- туры директорның үзе аша хәл итәргә кирәклеген аңлатып, директор белән хушлашып ишеккә таба борылуга, директор Сәрмәдиягә бер минутка тоткарланырга кушты.

Өстәл тартмасыннан бер конверт алып Сәрмәдиягә сузды. 

-Гаилә хәлегезне аңлыйм. Ирегез безнең завод өчен гомерен куйды. Моны кечкенә ярдәм итеп кабул итегез. Зарплатагыз турында сорарга кыймадыгыз, шулаймы? Борчылмагыз. Иркенләп яшәрлек һәм эшләрлек булыр. Сезнең кебек кадрлар җирдә аунап ятмый. Иртәгә калганын сөйләшергә бетерербез. Ә бүгенгә хушыгыз. 

Сәрмәдия кулың кыздырган конвертны сумкасына тыгып, кабул итү булмәсендә үзен көтеп утыручы Әхмәт агага карады. Каракның буреге яна дигәндәй, шул минутта бите, колаклары ут булып яңа башлады. Әхмәт ага, берни булмагандай, Сәрмәдия белән химкомбинатның мәдәни үзәгенә юл тотты.

Филармониядәге хезмәт турындагы килешү срогын тутырганчы, андагы концертларда да катнашырга тиеш булачагын аңлатып, икенче көнне яңа эш урынына килергә ышандырып, Сәрмәдия кайтырга кузгалды.

Юл буе эче борып авыртты. Директорда эчкән чәйдән ахрысы, дип тә уйлап алды. Көч- хәл белән ишеген ачып, тизрәк диванына кереп ятты. Тик эченең борчуы  гына басылмады. Яткан җирдән эчен баскалап, сәгать уңаена массажлар ясагач, авырту бераз басылган кебек тоелды. Инде бераз ятып торам да, эшкә чыгып китәм дип уйлап та бетерә алмады, эче тагын катып китте. Сәрмәдия, сагаеп,кулын  эченә куйды, һәм, шашынган кеше кебек сикереп торды да, булмә буйлап тиз- тиз арлы- бирле йөри башлады.

-Бала! Мин авырга калганмын! Аһ, нишләп сизмәдем? Инде нишләргә!

Сәрмәдия тиз генә киенеп, якындагы аптекага чапты. Тест- полоска шигенә урын калдырмады. Нәни яралгы, мин монда, артка барырга урын юк, дип, тагын тибеп куйды. Тест полоскаларын кулына тоткан килеш Сәрмәдия аптырап ни эшләргә белми утырганда, Илдус тагын шалтыратты.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас