Литература
17 Апреля 2022, 07:00

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

8 өлеш Нуу, мунчаны кыздырлылаар Илдус белән Сәрмәдия! Башта Илдус каршында бөтенләй ялангач калудан бераз оялып торса да, сауна хуҗасы алдан әзерләп куйган мул өстәл өстендәге кыйммәтле шәраблар үз эшенә эшләде, оят дигән нәмәстә үзе үк ләүкә астына кереп качты.

Нуу, мунчаны кыздырлылаар Илдус белән Сәрмәдия! Башта Илдус каршында бөтенләй ялангач калудан бераз оялып торса да, сауна хуҗасы алдан әзерләп куйган мул өстәл өстендәге кыйммәтле шәраблар үз эшенә эшләде, оят дигән нәмәстә үзе үк ләүкә астына кереп качты.

Илдус, Сәрмәдиянең нәзек биленә, яшь кызларныкы кебек тырпаеп торган тулы күкрәкләренә төкереген йота-йота комсызланып карап куйды. Моңа хәтле дә Илдус  чит хатыннарның бөтенләй үк измәде түгел, изде, тик алар башка иде. Аларга тән дә, җан да кызыкмады. Ә монда, каршыңда бала чакта озын чәч толымнарыннан тарткалап уйнап та,биленнән кочарга җөрьат итмәгән, төшләренә кереп саташтырган Сәрмәдия үзе басып тора. Илдус, төшме соң бу,дигәндәй, күзләрен йомып,башын чайкап алды. Юк, чын-чынлап каршысында чәчләрен тузгытып Сәрмәдия басып тора. Кулыңны гына сузасы. Илдус Сәрмәдияне кулыннан тотмакчы булды. Ул арада хатын кыр кәҗәсе кебек, ялт итеп юыну бүлмәсенә атылды. Илдусның да кызуы кондициягә җиткән иде шул. Тиз генә урыныннан сикереп торып, ул да юыну бүлмәсенең ишеген ачты. Сәрмәдия ул арада ташка су сибеп җибәргән ахрысы, бүлмәне юка томан сарган, ә түрдәрәк нәзек җирен мунча тазы белән каплап Сәрмәдиясе тора.

-Аһ, син, әле мине алдап кереп качмакчы булдыңмы? Менә тоттым инде хәзер! Минем куллардан  тиз генә ычкына алмассың.

Сәрмәдия алай тиз генә бирешергә теләмәде. Пар эчендә юешләнгән гәүдәсен бик җайлы гына итеп Илдусның кочагыннан шудырды.

-Илдууус, син бит мунча керергә чакырдың. Бәйләнмә инде, дип иркә, назлы тавыш белән Илдуска дәште.

- Берсе икенчесенә комачауламас әле. Сәрмәдия, мин бит сине төшләремдә нәкъ шушылай итеп күрә идем. Авылда су коенганыңны карап, комда кызынган булып ята идем. Ә үземнең күзләрем гел синдә иде. Шушы яшемә җитеп, минем дә бер рәхәт татырга хакым бардыр бит инде?

-Илдус, синең хатының, балаларың бар. Хыянәт итү нинди рәхәт булсын инде.

-Син, Сәрмәдия, минем хатынга тел тидермә. Хатын ул, хатын. Балаларның әнисе.

-Ә мин нинди роль уйныйм инде синең тормышыңда? 

-Синме? Син минем яшьлек мәхәббәтем, өзеп алырга җитешмәгән роза гөлем.

Сәрмәдия бу сүзләрдән елмаеп, димәк, миңа карата булган хисләре суынмаган әле, дип уйлап куйды.

Бик тиз генә бирелмәм әле мин сиңа дип уйласа да, озакка сузылмады уйнап- шаярып тарткалашуы. Илдус, ә, дигәнче Сәрмәдияне бөтереп тә алды, көчле куллары белән биленнән ычкынмаслык итеп тотып, ял итү булмәсендәге диванга китереп тә салды. Икесенең дә ташып торган дәртен басу өчен менә дигән урын булды бу. Очраклы рәвештә килеп чыккан интим- фәләннәрен гадәттә машинасында гына канәгатьләндерергә өйрәнгән Илдус Сәрмәдиянең назларыннан әздән генә акылыннан шашмады. Гаиләсендә хатыны белән тыныч кына, матур гына яшәсәләр дә, хатыны назлану дигән әйберне һич тә кабул итмәде. Алай гына да түгел, ире белән якынлык кылмас өчен кырыкмаса кырык төрле сәбәп табып, һаман үз сүзен сүз итүе дә Илдусның җен ачуын чыгарды. Инде берничә тапкыр чит хатыннар белән уйнап алуын исәпкә алмасаң, аны урын өстендә ир кеше итеп зурлап назлауны беренче күрүе, тоюы иде.

-Аһ, әх, Сәрмәдия, дип ыңгырашты, сулышы кысылып, тыны бетеп еш- еш сулады, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгып очардай булып, типте.

Сәрмәдия дә аның саен ныграк иркәләде, Илдуска бар назын бирергә тырышты. Күпме вакыт үткәнен беркем дә санамады, аларны берәү дә борчымады. Тагын саунага кереп, парын сала- сала чабынып, мунча эчендәге кечкенә бассейнга чумып, аннары тагын дәртләре килеп назланып, тәмам хәлдән таеп, мунчадан чыкканда, вакыт инде төнгә авышкан иде. Мәхәббәт уены уйный- уйный икесенең дә аяклары тотмый башласа да, Илдус һаман да Сәрмәдияне кулыннан ычкындырырга теләмәде. Машинада кайтканда да бер кулы белән рульне тотса, икенче кулы Сәрмәдиянең сул аягын сыпырып, назлап кайтты.

Сәрмәдия  яши торган өй янына кайтып туктагач, икесенең дә куллары бер- берсен муеннан кочаклап, кайнар иреннәр бер- берсен назлады. Сәрмәдиянең, булды, җитте, тукта дип ялваруына да карамастан, Илдус бирешмәде, үз эшен бетермичә, хатынны кочагыннан ычкындырмады.

Сәрмәдия берничә мәртәбә, акча бурычы турында сүз башларга теләп авызын ачса да, сөйләшү барып чыкмады. Икенче юлы, дип үз- үзен тынычландырырга тырышып, Сәрмәдия, калтыранып торган аякларында чак атлап подьездына кереп киткәнне карап калды дә, Илдус кулына телефонын алды.

Гомер булмаганны, хатыны аңа биш мәртәбә  шалтыратканны күргәч, ни булды икән дип, куркып калды. Бу вакытта йоклыйлардыр инде дип уйласа да, күңеле тынычланмаячагын аңлап, хатынының номерын җыйды.

Телефон озак кына шалтырап торды. Ниһаять, хатынының йокылы тавышы ишетелде.

-Алло, иркәм, телефонымның зарядкасы беткән булган. Әле генә заседание бетте. Әллә берәр хәл булдымы? Мин әле өйгә дә кайтып җитмәдем. Син булмагач, анда ашарга да юк инде, эчтә ач бүреләр улый, дип ялганлап, Илдус хатынына сүз әйтергә дә җай калдырмады.

-Мин бит Казанда. Бүген йомыш төште дә, районнан машина да баргач, утырып килдем инде. Син һаман телефоныңны алмагач, тәмам аптырадым. Әллә берәр хәл булдымы дип курыктым. Син кайчан кайтып җитәсең. Сөйләшәсе бар.

Хатынының Казанда икәнен ишетугә Илдус шабыр тиргә батты. Җитмәсә, машина эчендәге соңгы уеныннан соң, чалбарын да кимичә, трусиктан гына утыруын күреп, нишләргә белми, беравык аптырап утырды. Хатын-кызның ул яктан бик сизгер икәнен Илдус бик яхшы белә. Кич буена янып- пешеп мунча кереп, азгын уен уйнап кайткан ир эштән арып кайткан ирдән бик нык аерылып тора шул. Илдус арткы утыргычта яткан чалбарын, күлмәк- галстугын, костюмын киеп, караңгыда булса да үзен бераз рәткә китерде. Теләсә нинди ис килмәсен тагын дип, машинасында йөртә торган ислемаен да сибенеп алды. Хатын каршына бер гаепсез сабый кебек кайтып керергә була дип, бераз тынычланып машинасын кабызды да, кайту ягына борылды. 

Кухня тәрәзәсе аша аны күзәтеп торган Сәрмәдия дә, үз караватын җәеп торсыйча, йоклап яткан кызы янына елышты. Кызын сак кына бит очыннан үбеп, чәчләреннән сыйпады, гафу ит, кызым, әтиең исән булса, мин мондый адымга бармас идем. Синең киләчәгең өчен кайгыртам бит мин дип, кызын кочаклады да йокыга талды.

Тәмле хушбуй исләре аңкытып кайтып кергән ирен хатыны берни булмагандай, каршы алды.

-Мин ашны суыткычка куйган идем инде. Җылытыйммы? Әллә чәй генә эчәсеңме?

Илдус сауна хуҗасында ныклап сыйланганын исенә төшереп, корсагым ач инде анысы, тик төнлә корсакны тутырмасам яхшырак булыр. Чәй генә эчәрмен, ахры, дип җаваплады.

Хатыны белән һәрвакыттагыча кара- каршы утырып, сүзсез генә чәй чөмерделәр. Моңарчы берни булмагандай утырган хатыны сүз башлады.

-Илдус, кайда йөргәнеңне әйтсәң әйбәт булыр иде.

- Ничек инде кайда йөрим мин. Авылда чакта басуда. Монда заседаниедә. Бүген дә берничә закон бик озак каралды. Никак общий согласиегә килеп булмады.

-Ә,ә. Алай икән. Мин аптырап Госсоветның вахтасына  шалтыраткан идем. Бүген бернинди заседание юк, диделәр.

-Син нәрсә? Миңа ышанмыйсыңмы, иркәм? Вахтер каян белсен дә, каян күрсен ул безне. Без бит спецпропуск белән икенче ишектән йөрибез. 

-Әйе шул. Вахтер да шулай дип аңлатты миңа. Алар икенче яктан чыгып- кереп йөриләр, сез Госсоветның секретаренә шалтыратып белешә аласыз, диде. Телефон номерын да бирде.

Илдус эчә торган чынаягын этебрәк куйды.

-Я, нәрсә дигән сүз инде бу? Син махсус мине тикшерергә килдеңме әллә? Шалтыратып сорарга идең.

-Шалтыратып сорадым шул. Бәлкем сорасым да калмагандыр. Секретарь ханым синең төш вакытында ук китеп барганыңны әйтте.

Илдусның баш мие мизгел эчендә бу проблемадан чыгу юлын эзләде. Һәм тапты!

-Соң, җаныкаем, безнең заседаниеләр кабинетта гына узмый бит. Бик күп вакыт с выездом на место уздырыла алар! Районда да утырышларны авылларга барып уздыра идек бит, оныттыңмени! И, бәгырькәем, әллә көнләшәсең инде бераз? Кил әле, бер пәп итим әле үзеңне. Атуса, утырабыз икебез дә тырт та пырт итеп.

Шулай җайлы гына котыла алуына үзе дә бик ышанып бетә алмады, хатынын кулларыннан тотып урыныннан торгызды да, музыкасыз- нисез вальс әйләндерергә тотынды.

Хатынының, ай, үтерәсең, башым әйләнә, җибәр, җибәр, диюенә дә карамыйча, зал булмәсенә алып чыгып, сак кына кочагына алды, башта бит очларыннан үбеп, аннары иреннәреннән, колак яфракларыннан үбеп, мин үзем дә сине бик сагынган идем бит. Рәхмәт килүеңә. Бүген бик арытты, әйдә, карчыгым, йокларга ятыйк дип, йокы бүлмәсенә әйдәде. Хатынының, өстәлне җыясы бар дип карышуына кул гына селтәде. 

-Иркәм, мин сине бик сагындым, яшь чагыбыздагы  кебек, кочаклашып рәхәтләнеп йоклыйк әле. Качмас савыт- сабасы.

Бу юлы буран дуламый, тавыш чыкмый гына узып китте Илдусның мәрәкәсе. Төшендә дә

Сәрмәдияне кочам дип хатынын кочты, аны үбәм дип, хатынын үпте, яшьлек мәхәббәте белән төне буе саташып чыкты.

Иртәгесен, үз ялгышын аңлап, мондый юлга башка бармаска дип үз- үзенә антлар биреп, эшенә ашыкты.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас