

Әнисенең эштән кайтуын көтеп, планшетында уйнап утырган Светлана, ниндидер чиелтаган тавыш ишеткәндәй булып аптырап калды. Ул арада коридорда әнисенең тавышы да ишетелде. Кыз тиз генә урыныннан сикереп әнисенең муенына ташланмакчы булган иде дә, бер мәлгә баскан урынында тораташтай басып калды. Шулай булмый ни, - әнисе кулында чып- чын эт баласы, көчекне күреп, Света хәтта эндәшә дә алмады.
-Кызым! Әллә син шат түгелме? Менә мин сиңа иптәшкә эт алдым. Ул, кызым, чихуахуа нәселле кечкенә эт. Я, ничек атыйбыз инде без бу кечтекине?
Светлана саклык белән генә этне кулына алды. Яңа иптәш табуына шулай, көчек шул мизгелдә кызның битен үбеп тә алды.
-Мама, ул мине яратты! Син күрдеңме, мине ничек үбеп алды ул?!
Бу кичне әни белән кыз эт белән шаярып, аның турында интернеттан мәгьлуматлар укып уздырдылар.
-Маам, ә син аны кайдан алдың? Мондый собачкалар урамда юк.
-Әйе, балам, бу бик кыйммәтле затлы эт. Хуҗабикәсе утыз мең сораган иде башта, ун меңгә ризалашты. Анда да син скучать итеп утырасың, травма алды дип сөйләп биргәч кенә.
-Ә ул малаймы? Кызмы?
-Мальчик ул, кызым. Аның паспортындагы кушаматы Бутч. Ошыймы сиңа? Ошамаса, икенче кушамат та бирергә була.
-Бик ошамый да инде. Ә минем Лари дип атыйсым килә. Мультиктагы эт тә Лари кушаматлы. Мам, можномы шулай әйтергә?
-Билгеле ярый! Лари булса Лари инде.
Ларига йокы урыны әзерләп, алдагы көнгә планнар корып, Сәрмәдия дә йокыга талды.
Көн саен булмаса да, Сәрмәдияне дә туйларга, тантаналы мәҗлесләргә чакырып тордылар. Акмаса да, тама, дигәндәй, акчасы да иш янына куш булыр иде дә соң. Тик көтелмәгән мәшәкатьләр туып кына тора шул. Илле биш яшен зурлап билгеләп үткәрергә җыенган бер бай гына ханымга шундый бер тантаналы мәҗлестә затлы песи баласы бүләк иттеләр. Моны бүләк итүнең бер сере булгандыр, билгеле. Тик юбиляр ханым, елмаеп, шатланган кыланып кабул итсә дә бу бүләкне, ошатмавы барыбер йөзенә чыккан иде. Песи баласы салынган кәрзинне сәхнә артына алып керүгә үк, Сәрмәдия, минем песи йонына аллергия, сиңа кирәк түгелме, теләсәң- ал, диде.
Теләмиме соң Сәрмәдия! Эт, песи дигәндә үлеп китәргә дә риза инде ул! Бигрәк тә нәселле дә, бушлай да булганда. Светочкасы да шатланыр, Лари белән дә дуслашырлар, дип эчтән генә сөенеп тә куйды. Әллә аның да тормышында якты сәхифәләр барлыкка килә инде дип, шатланып, дәртләнеп, кич буена тере тавышка җырлады, кабат- кабат сораганнарына да һич каршы килмәде. Йөрәге дә яшь кызларныкыдай талпынды. Бер килсә килә бит ул, җырлаган өчен биш меңлек кесәгә керергә тора, инде кызына бушка песи дә алып кайтачак. Песие дә нинди бит! Мейн- кун дигән иң кыйммәтле саналган песиләрдән!
Ниһаять, юбилей кичәсе дә ахырына якынлашып, тавыш операторы аппаратларын җыя башлады. Тамашаны алып баручы да киемнәрен алыштырып кайту ягына юнәлде. Сәрмәдия дә өс- башын алыштырып, песиле кәрзинне күкрәгенә кысып, юбилярның кергәнен көтте. Һаман да куренмәгәч, тамаша залына чыгып, юбиляр ханымга эндәште.
Тегесе аптырап, ә сез һаман мондамени, дип сорады.
-Гафу итегез, ханым. Минем хезмәтем өчен биш мең дип килешкән идек бит. Кем соң минем белән расчёт ясый?-Сәрмәдия соравын кыенсынып кына әйтсә дә, юбиляр җавапны кычкырып әйтте.
-Батюшки! Ну бу артистларның наглыйлыгы! Син кулыңдагы мәченең нинди икәнен беләсеңме соң? Мейн- кун ул! М-е-й-н - кун! Дөньядагы иң кыйммәтле мәче ул. Ә мин аны сиңа всего за пять тысяч уступила. Аллергия булмаса бирер идемме? Шиш! Всё, җаным, үзең теләп алдың. Досвидос.
Юбилярша бизнесмен ханым, иң соңгы кунаклары белән өстәлләрдә калган ризыкларны чупләп пакетларга тутыра башлагач, Сәрмәдиянең чыгып китми хәле калмады. Биш мең урынына күз яшьләренә батып, песи күтәреп өенә кайтып керүгә, кызы тагын да ныграк еларга мәҗбүр итте.
-Мамаа, полиция белән ниндидер дядялар килде. Вот менә бу кәгазьләрне бирделәр. Әйттеләр, что, если түләмәсәк, безнең утны и суны туктачаклар. Мамаа, мин ничек дәресемне хәзерлим аннары?
Елап утырган әнисен кочаклап Света да елап җибәрде.
-Кызым, ә бүген миңа җырлаган өчен песи бирделәр, песиии! Гарьләнеп үләрсең. Ладно, песие жалко инде. Син дә, мин дә яратабыз инде песиен дә, этен дә. Но аны бит ул хатынга подарить иттеләр. Ә ул шуны миңа гонорарым исәбенә сатты. Әйткән булса, акчага дип, алмый идем мин ул песине. Боларны бит әле авыл песие кебек калган аш белән сөт ашатып кына тотып булмый. Болай да акчага кытлык. Кызым, без аны үзебез сатарбыз да, акчалы булырбыз, яме.
Тик инде песине кызганып та, яратып та өлгергән Света аны сатарга риза булмады. Мин барыбер мәктәпне ашханәсенең ризыгын яратмыйм, питаниегә акча түләмәссең, шул акчага песигә ашарга алырбыз, дигән сүзләре белән әнисенең йөрәген генә җәрәхәтләде. Кайсы әни баласының ач йөрүен, сәламәтлегенә зыян китерүен тели инде? Сәрмәдия, гастрольләргә чыгучы парлар белән сөйләшеп, риза булсалар, аларга иярергә булды. Иртәгесен, барлык калдык постык акчаларын җыеп бераз ут, су, коммуналь хезмәтләр өчен түләп чыкты. Тавышы гаҗәеп матур, чыгышларын халык яратып кабул итсә дә, яшь җырчыларның күбесе тегенди- мондый сәбәп табып, үзләре белән алырга теләмәде. Филармониядәге хезмәте хакына, аннан-моннан кергән гонорарларны кушсаң да, бурычлары булмаса, бер хәсрәтсез яшәгән булыр иде дә бит, алдан уйлап эш итмәде шул. Сәрмәдия, сәхнәне әрсезрәк, талымсызрак, усалрак яшь җырчылар басып алганын яхшы сизә иде, кайвакытта, әллә сәхнәне гел ташлыйммы икән дигән уйларга да керде, әмма җыр- моңга сусаган йөрәге сәхнәсез, тамашачысыз тормышны күз алдына китерә алмады.
Иң авыр чагында ярдәмгә килгән Илдус телефоннан шалтыраткан саен коты алынды. Илдус үзе бурыч, акча турында ләм- мим сүз кузгатмаса да, Сәрмәдия кайчан да булса бу "шеш" тишеләчәген сизде. Нинди генә планнар корса да акчаны барыбер каяндыр табарга һәм бурычны кайтарырга кирәк иде. Төннәр буена уйланып ята торгач, Сәрмәдия мәкерле, әмма үзе уйлаганча иң отышлы планын тормышка ашырырга булды.
***
Илдус сессия вакытларында Казандагы фатирларында яшәсә дә, гаиләсе һаман да районда үз куллары белән салган өйләрендә яши. Болай яшәү хатынына да, Илдусның үзенә дә бик ошап бетми әлбәттә, әмма хатыны нишләптер, Казанны үз итми. Илдус, гадәттә, Дәүләт советы утырышларыннан соң, элекке дуслары, танышлары, коллегалары белән нинди дә булса ресторан я кафеда ашап- эчеп, бераз күңел ачып алырга ярата. Бик сирәк кенә ирләр компаниясендә саунага барып каткан- оеган сөякләрен җылытып- йомшартып кайтудан да тайчынмый. Гомумән, барлык ир- атларга да хас булган гадәтләр анда да бар. Бу юлы да Илдус Дәрвишләр бистәсендәге сауна хуҗасына шалтыратып, вакытын һәм көнен билгеләп куйды да, дусларына сюрприз ясамакчы булды. Моңа хәтле беренче булып шалтыратмаган Сәрмәдиянең телефон номеры экранда пәйда булгач, аптырап китте.
-Алло, җырчы сандугачкай! Ничек әле үзең шалтыратырга булдың? Гомердә булмаганны?
Илдусның кәефе яхшы иде.
-Әй, тоттым да шалтыраттым әле. Казандамы икән, авылдамы, - беләсем килде. Авыл яңалыкларын да ишетәсе килә бит. Синнән башка аларны миңа беркем дә сөйләми, шалтыратып хәлемне дә белми.
-Әй,ай, карале бер иркәбикәне! Машинаң белән выжт итеп бер урап килсәң, бар яңалыкны гына түгел, әти- әниеңне дә күреп килер идең. Я, ярар, үпкәли күрмә. Мин шаярып сөйләшә дә белмим инде, агач тел.
-Гел кайтып булмый шул. Нинди яңалыклар бар, сөйлә инде, Илдус. Казанда ничек вакытыңны уздырасың? Хатының килдеме соң?
Сәрмәдия акча турында сүз кузгатудан өрәктән курыккан кебек курыкты, шуңа гел килде- китте сөйләшеп, сүзне үзе теләгән якка борды.
-Юк, хатын никак Казанга килергә теләми. Шуңа вакыт уздырырга дип егетләргә шалтыратмакчы булып тора идем әле. Сауна белешеп куйдым, шунда барып рәхәтләнеп чабынып, яшь чакларны искә алып утырырга иде исәп.
-Аһ, сауна! Мең ел инде мунча- сауна күрмәгәнемә! Их, мине дә берәрсе чакырсын, әйдә, Сәрмәдия, мунча керергә дисен иде әле. Концертымны ташлап качыр идем, валлаһи.
-Кит әле! Син дә мунча яратасыңмы?
-Һее, кара мунчада пешкәнче чабынып, йөгереп чыгып көрткә чума идем мин! Эх, ул мәтрүшкәле имән- каен миллекләре! Аннары, ак мунча салгач та, бар эссесен бетергәнче чабына идем! Әнкәй орыша, син беренче мунчага кердең исә, башкаларга кызуы калмый, яңадан ягасы була ди торган иде.
-Минем хатынга эссе ярамый шул. Мунчаны авылда да талгын гына итеп ягабыз. Ә монда сауна шәәп!
Сәрмәдия авыр артиллерияне эшкә җикте.
-Их авыз суларын китереп сөйләмә инде ичмасам. Кызыктырып үтерәсең бит.
Илдус та беткән баш беткән дигәндәй, моңарчы башына кереп тә чыкмаган сүзләрне әйтеп ташлады.
-Алай бик тиз, әйдә сине чакырам мунчага.
-Мине?! Кырыкмаса кырык ир арасынамы?- Сәрмәдия ясалма көлеп куйды.
-Юк инде. Мужикларсыз. Минем ул саунада беренче булуым түгел. Бронировать ителгән. Дуслар белән икенче юлы барырмын. Килешәсеңме?
Сәрмәдиянең дулкынланудан эчен кату алды. Тавышы да кинәт үзгәреп китте. Үзе бит теге вакытта сиңа гашыйк идем диде. Ни булса шул булыр дигән уйларын тирәнгәрәк яшереп, мин риза дип җавап бирде.
Әллә ни озак сөйләшеп торырга икесенең дә вакыты тар иде. Илдус, Сәрмәдияне кочакларга да кыймаган яшь чагын искә төшереп, колакларына хәтле кызарынды. Шулай да уйлаган кыек эшеннән баш тартмады.
Килешенгән көнне Илдус Сәрмәдияне машинасына утыртып саунага юл алды.
ДӘВАМЫ БАР .
Әсхия Абдуллина-Костикова.