Литература
16 Апреля 2022, 07:00

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

6 өлеш Фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килгәндә ахрысы Илдус белән Сәрмәдиянең очрашып сөйләшүе. Илдус классташына чын күңелдән ярдәм итәргә теләп, иң башта дәүләт советында мәдәниятне үстерү комиссиясе рәисе депутат Алексей Петрович белән фикер алышты. Аның фатихасын алганнан соң, филармониягә шалтыратып, ачык вакансия турында белеште. Шулай итеп, атнакич көнне Сәрмәдия зур дулкынлану белән филармония ишеген ачты. Әллә өстән шалтыратулар булганга, ә бәлкем, чынлап та филармониядә кадрлар кытлыгы булгандыр, һәрхәлдә, шул ук көнне Сәрмәдия эшкә алулары турындагы приказның копиясен кош тоткандай зур дулкынлану белән кулына алды.

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮКҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК
ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК
   Фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килгәндә ахрысы Илдус белән Сәрмәдиянең очрашып сөйләшүе. Илдус классташына чын күңелдән ярдәм итәргә теләп, иң башта дәүләт советында мәдәниятне үстерү комиссиясе рәисе депутат Алексей Петрович белән фикер алышты. Аның фатихасын алганнан соң, филармониягә шалтыратып, ачык вакансия турында белеште. Шулай итеп, атнакич көнне Сәрмәдия зур дулкынлану белән филармония ишеген ачты. Әллә өстән шалтыратулар булганга, ә бәлкем, чынлап та филармониядә кадрлар кытлыгы булгандыр, һәрхәлдә, шул ук көнне Сәрмәдия эшкә алулары турындагы приказның копиясен кош тоткандай зур дулкынлану белән кулына алды.

Кичен, берни белмәгәндәй, Илдус шалтыратты. Сәрмәдия, аны чынлап та вакансияле җырчы итеп эшкә алулары, үзенең шимбә көнге концертта хәтта жырлаячагын да әйтеп, шатлыгы белән бүлеште.

-Илдус, син булмасаң мин инде хәер сорарга чыккан булыр идем, Алла саклады бу хурлыктан. Чынлап әйтәм, ни эшләргә, кая барырга белми башым каткан иде бит. Рәхмәт инде сиңа.

- Кит инде, Сәрмәдия! Авылдаш, классташ, бер- беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузмасак, без кем булабыз соң? 

-Шулаен шулай да. Тик башка беркемнән дә ярдәм итим дигәнне ишетмәдем мин моңарчы. Мин синең должницаң хәзер. Любой мероприятиедә синең өчен бушлай выступать итәргә риза мин.

Илдус, риза, дип көлеп җибәрде. Сәрмәдия әйтимме-әйтмимме дигәндәй уйланып торды да, дулкынланудан бераз гына калтырап киткән тавыш белән Илдуска дәште.

-Илдууус, мин синнән тагын бер ярдәм сорасам, син каршы килмәссеңмеее?

-Сора. "А"сын әйткәч,"Б"сын да әйт инде.

-Мин бит бер тиен акчасыз. Кредитларым, коммуналка туләнмәгән. Дөресен әйткәндә, бензинга да акчам юк. Ә машинасыз мин Светаны алып бара алмыйм. Короче, менә шул.

- Акчааа. Күпме кирәк инде сиңа бурычларыңны капларга?

-Син әллә нәрсә уйлый күрмә. Мин долгка гына сорыйм. Беренче зарплатамнан ук бурычымны түләячәкмен. Обязательно, түлиячәкмен, Илдус. Света белән мондый хәл килеп тумаган булса, минем запасларым да тора иде дә, лечениегә китеп бетте шул.

-Ярар инде, акланма. Мин бит барысын да аңлыйм. Кызыңны әле бөтенләй савыктыру өчен финансы шактый кирәк булачак. Концерт күлмәкләре дә кирәк. Чит илдән җырчылары кебек трусиктан гына чыгып җырламассың бит инде. Минем грубый исәп буенча, йөз кирәк булачак. Кимендә. Шулай бит.

- Син нәрсә, Илдус! Йөз меңнең процентлары гына да күпме булачак! Юк, аңлый зур сумманы түләү кыен булачак миңа.

- Мин процент сорамыйм, курыкма. Кредитларыңны үз вакытында япмасаң, пенясы үсә, аннары гастрольләргә чыга алмау куркынычы да бар бит. Алмасаң- үз ихтыярыңда инде. Көчләп акча таратмыйм. Хәлеңне аңлаганга гына әйтүем.

- Илдус, сиңа нинди рәхмәтләр әйтим икән. Ярты елга дип бирсәң яхшы булыр иде дә. Үзең ни диярсең тагын.

- Дөрес аңла, Сәрмәдия. Ярты елда биреп бетерә алмаячаксың. Мин сиңа ышанып бер елга процентсыз- нисез биреп торам. Алдан кайтара алсаң, бигрәк әйбәт булыр. Тааак, менә тагын очрашуга бер сәбәпле инде. Бүген бушый алмам. Иртәгә, җомга көнне очрашсак, ни диярсең.

- Мин кайчан дисәң, шул вакытта риза. Илдус, сиңа рәхмәт инде, минем проблеманы аңлаганыңа. Син настоящий друг икәнсең. Мин шуны да белмәгәнмен.

-Их, Сәрмәдия, друг кына булып калдым шул. Җебеп йөргәч, әнә шулай другка әйләнәсең икән ул. Ә бит мин сиңа гашыйк идем. Чын- чынлап үлеп гашыйк идем. Син генә мине күрмәдең. Күңел күзең мине күрмәде. Хыяллана идем төннәр буе. Иртәгә признаваться итәм, дип. Иртән сине күрүгә кыюлыгым әллә кая югала иде. Значит, иртәгә очрашабыз. Мин үзем шалтыратырмын, яме. Давай, Сәрмәдия, халык артисты исемен яулау өчен тырыш. Ә хәзергә пока. Светланага миннән сәлам!

***

Кулына зур суммада акча килеп керү, Сәрмәдия әллә нишләде. Илдус белән саубуллашып, башта акчаны фатирына алып кайтып яшереп куйды. Бераз уйланып утыргач,кызына мин тиз генә кайтам, син өйдә торып тора, яме дип, ун меңне кошелегына тыгып, кибетләргә китте. Бик куптәннән затлы чит ил киемнәре сата торган кибетләргә кергәне юк иде. Сатучылар бер алдына бер артына төшеп күлмәк- костюмнарны мактадылар, әле берсен, әле икенчесен алдына китереп өя тордылар. Сәрмәдия исе- акылына килгәнче алты мең акчасы киемнәр сатучы кулына күчте. Ике зур пакет кутәреп сәүдә үзәгеннән чыгып барышлый күзе аяк киемнәре салонына төште. Кулындагы соңгы биш йөзлекне азык- төлек кибетендә калдырды. Авызын ерып, төянеп кайтып кергәндә, кызы Света инде әнисен көтә- көтә йоклап киткән иде.

Икенче көнне дә тагын бер ун меңлек нишләптер кредит түләргә китмәде. Машинасына  бензин салганнан калганын икенче сәүдә үзәгендә туздырды. Бу юлы өстенә яңа куртка һәм шундый ук затлы сумка алынды. Дөрес, кибет киштәсендә утызар меңлек сумкаларга да күзе кызды. Шундый затлы сумка тотып керсәң, һәр проблемаң үзеннән үзе чишелер кебек тоелды. Илдус белән хәбәрләшеп авылга кайту көнен билгеләделәр. Сәрмәдия кызын утыртып, иң соңгы модага туры килгән киемнәрен киеп авылга юл тотты. Илдус та авылга гаиләсе белән кайтырга чыкты.

    Унбиш ел буе күрешмәгән классташлары арасында кайберләренең аркылысы- буе бер төрлегә әйләнгән кызларны күреп, ушы китте. Җитмәсә, шуларны  кочып , иркәм, дип сыйпап кына торучы ирләрен дә кургәч бөтенләй кәефе кырылды.

Классташлары аны мактап туя алмады. Дөрес, чеметкәләп алучылар да булмады түгел. Урта мәктәптә класслар төрле авыллардан булсалар да, чыбыксыз телефон яхшы эшли икән. Сәрмәдиянең тормышыннан, аның кызының керәшен әбиләрендә тәрбияләнүеннән, аның әздән генә исән калуыннан да хәбәрдар иделәр. Очрашу уен- көлке, шаяртулар, укытучыларны котлаулар белән башланып китте. Музыка укытучысы баянын сузып җибәрүгә, барысы да бер тавыштан, Сәрмәдия, җырла, давай, давай дип кул чаба башладылар. Мәктәпнең ишек алдыннан агылган моң елга- күл буендагы бөдрә талларга барып сыенды, зиратның зифа каеннарына сарылып елады, сагынуы үзәкләренә үткән классташларның күз яшьләрен агызды. Тәнәфес ясап, танцы, биюләр оештырган минутларда гына Сәрмәдия чак тын алды. Кич буе аны хәлдән тайдырганчы җырлатып, төн уртасында пионер учагы ягып, үткәннәрне искә алып, киләчәккә булган планнарны уртаклашып, таң аттырдылар. Сәрмәдия, икенче көнне сәхнәдә чыгыш ясасы булганлыктан, әти- әнисе янында озак юана алмады, Казанга юл тотты. Кызы Света авылда калам дип теләк белдергәч, каршы килмәде. Тик су буена бара күрмә, әбиең- бабаң янәшәсендә генә бул, дип, кат- кат кисәтте.

***

Әтисенең туган авылында кечкенәдән үскәнгәме, дус кызлары, малайлары күп иде. Монда, урман эчендәге матур аланга урнашкан лесхозда, аңа яшьтәшләр күренмәде. Шулай да бабасының урман ияләре, шүрәлеләр, албастылар турындагы әкиятләре бик ошады аңарга. Бабасына ияреп якындагы делянкаларны да урап чыкты, яңгырлы көннәрдә, инде ялга чыгып өй эшләрен караучы әбисе янында булды.

Әбисенең ниндидер китаплардан аңлаешсыз телдә нидер укуына, ашагач ике кулы белән битләрен сыпырып куюына гаҗәпсенде. Әби, син ник битеңне ышкыйсың? Әби, син нинди телдә китап укыйсың дигән сорауларына әбисе җай гына җавап таба иде. Тик оныгы Светлананың, әби, ә сезнең изге почмагыгыз кайда? Әби , сезнең иконагыз кайда эленгән дигән сорауларыннан әбисе һушын югалта язды. Ә инде оныгының, мине  карт әби  чиркәүгә алып барып чукындырды, миңа анда изге су сиптеләр, крис подарить иттеләр дигәч, әбисе телсез калды. Кичке якта бабасы урманнан кайткач, аның белән бу темага зур сөйләшү булды. Әмма эш инде әби- бабай хәл итүдән узган иде. Әбисе проблеманы хәл итәргә теләп, кызына шалтыратты. Сәрмәдия дә кызының эч серләрен әнисенә сөйләмичә, әбисенә ачылып сөйләвеннән башта көнләште, аннары ачуы килде, инде тәмам сөйләп бетергәч, тәмам аптырашка калды.

Шулай да, балага бернинди аңлату, ярый, ярамый дип башын катырмагыз. Мин аның белән үзем белермен ничек сөйләшергә дию белән чикләнде.

Ике диннең кайсысы дөресме, түгелме икәнен Сәрмәдия үзе дә белми иде.

Ике- өч атна әбисендә кунак булып, шактый тазарып, сәламәтләнеп Казанга кайтканда сабый акылы инде дини проблемаларны бөтенләй башыннан чыгарган иде.

    Һаман бурычларын түләргә ашыкмаган Сәрмәдияне тагын сынаулар көтә иде. 

ДӘВАМЫ БАР.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас