Кредиторлардан куркып кына телефонының төймәсенә баскан иде, шул мизгелдә үзе дә сизмәстән, кычкырып ук җибәрде.
-Әнекәем, Илдус! Сәлам, классташ! Каян, кемнән алдың минем номерны? Син кайда соң үзең? Авылдамы, райондамы?
Иллуска авыз ачып сүз кыстырырга да мөмкинлеге бирмичә, сорауларны яудырды да яудырды.
Илдус элемтәнең теге ягыннан Сәрмәдиянең ягымлы тавышын, аның сорауларын булдермичә, авыз чите белән генә елмаеп тыңлап бетерде. Кабинетында кул куйдырырга дигән папкалар тотып басып торучы секретарь кызга кулы белән ишарәләп, папкаларны калдырып чыгып китәргә кушты.
-Сәрмәдия, ничә ел икәнен беләсеңме соң син безнең күрешмәгәнгә. Унбиш ел бит, классташ, унбиииш! Номерны каян алдың дисең? Һее, миннән качмакчы идеңме, әллә? Запрос ясаттым! Депутатский запрос. - Телефоннан Илдусның көлгәне ишетелде. - Ышанмыйсыңмы әллә? Сәрмәдия, син мине әллә һаман басудан кайтып керми торган агроном дип уйлыйсыңмы? И, классташ, классташ! Бар иде бит син ветврач, мин агроном булабыз дип хыялланган чаклар! Кайда калды инде ул хыяллар, ул еллар! Син Казанга киттең дә суга төшкән кебек юк булдың. Мин армиядән кайткач ишеттем инде синең хәлләрне, тик йөрәк яраңны яңартырмын дип курыктым, шалтыратмадым. Авылга кайткан чакларда әти- әни аркылы ишетеп белә идем. Их, Сәрмәдия, ә минем бит сиңа әйтәсе сузләрем күп иде. Кыймадым башта, аннары соңга калдым. Шулай итеп унбиш ел узып та китте. Классташлар очрашуы уздырабыз. Кайтмасаң, гомерлеккә риза- бәхил түгел, кара аны! Бер кайтып авылны яңгыратып җырла әле. Синең моңлы тавышыңны телефон аша түгел, кузләреңә карап тыңлыйсы килә, Сәрмәдия!
Сәрмәдия ни әйтергә дә белмәде. Беренче сөйләшудә үк юлга акчасы да юклыгын, кызының әле тернәкләнеп кенә килүен, мескенләнү дип кабул итәр дигән уй башына килде.
-Белмим инде, Илдус. Мин тырышып карармын. Мөмкинлек килеп чыкса, мин сиңа үзем шалтыратырмын.
-Юк дигән сүзеңне ишетмәде дип уйла. Карале, семьяңа тыкшына бу дип уйлый күрмә. Син хәзер берәрсе белән торасыңмы соң? Уфф, грубо килеп чыкты инде, ачуланма.
-Кем белән торыйм ди инде. Кызым белән яшәп ятабыз. Аның нинди гаебе бар, соравыңның, дим. Миңа сожитель дә, любовник та кирәкми. Кызым Светаны аякка бастырып кеше итәсем бар.
-Сәрмәдия! Ә ник син минем тормыш белән кызыксынмыйсың?
-Кызыксынам. - Сәрмәдия чыркылдап көлеп җибәрде.
- Кайчан? Кемгә? Кайда? Кем? Ничәү? Булдымы? Хәзер алай булгач, җавап та бир инде.
-Мин Сәрмәдия тоже Казанда бит хәзер. Районыбыздан Дәүләт Советына депутат булып сайландым. Монда утырыш арты утырыш. Закон да закон, указ да приказ инде. Ап- ак юрган ябынган кырларыма чыгып саф һава сулыйсым, язын яшел хәтфә уҗымнарны сыйпап йөрисем, җәен киң кырларда серкә очыручы арышларымны кочып иркәлисем килә. Бу кәгазь боткасы минем өчен түгел. Кабинетта тыным кысыла минем, һава җитми, туган авылым, лесхозыбыз өстенә авам дип торучы төз наратларыбызның шифалы һавасы җитми.
-Абау, Илдус, сине шундый нечкә күңелле, сентиментальный дип һич тә уйламаган идем. Надо же. Минем күзләрем яшьләнде, хәтта! Шулай шул, авылга кайтып килергә дә я вакыты җитми, я башка сәбәпләр чыгып тора. Ярый әле энекәшләр онытып бетерми.
-Сәрмәдия, син хәзер берәр ансамбльдә выступать итәсеңме? Концертлар белән ил буенча йөрисеңдер инде. Себер якларында, чит төбәкләр дә татар җырчыларын, артистларын бишкуллап көтеп алалар бит, ул якларда гонорары да саллыдыр. Тормышың җайлыдыр, дип әйтүем инде.
Сәрмәдия дәшмәде. Ни дисең соң? Ни чын артист, ни чын җырчы була алмадым дисенме? Ветврач буласым калган, чат саен урнашкан ветклиникаларның эше гөрләп бара, ә мин иртәгә ипине нинди акчага алыйм дип утырам дисенме? Үткәннәргә, яшьлек хыялларына кире кайтып булмый шул дип елап җибәрсенме.
-Төрле чаклар була инде, Илдус. Әйтәләр бит әле, гел черная полоса дип, аклары да булыштыра инде.
-Кара, кара, кәефеңне төшердем, ахрысы. Ну-ка, мәктәп елларындагы кебек, уртага салып хәл итик әле ул проблемаларны. Ә юк, болай итәбез. Синең адресны мин кәнишне, белмим. Но, әйтерсең дип ышанам. Әйтмәсәң, үзеңә үпкәлә МВД аркылы табачакмын. Шаярттым, гафу ит.
Сәрмәдия адресын аңлатты.
-Аңлашылды. Тимерне кызуында сугарга кирәк. Эш көне төгәлләнүгә, ә безнең эш көне үзебездән тора, ягьни мин кичке биштә тимер атымны җигеп сезнең йорт каршына килеп җитәрмен. Әзер булып тора, яме!
Сәрмәдия, ә минем кызым Светам, дип әйтергә өлгергәнче, Илдус телефонын сүндерде.
***
Болай да картлык чире җилкәсеннән умырып тоткан Адичә әби Света белән булган бәхетсезлек очрагыннан соң бик бетеренде, тамагына дә юньләп ашамый башлады. Үзе һаман, Изге почмактагы икона каршына тезләнеп, Ходайдан кичерү сорап ялварды. Улы белән килене ничек кенә аякка бастырырга тырышсалар да, карчыкка әҗәл нык ябышкан иде шул. Ике- өч көн тамагыннан су да узмый газапланып, бер- ике мәртәбә күкрәге белән авыр итеп тирән сулыш алды да, әби мәңгелек йокыга талды.
Светаны чиркәүгә алып барып,чукындыруын гаиләдә беркем дә белмәде, әби серне үзе белән алып китте.
Сәрмәдиягә әбинең вафаты турында хәбәр итсәләр дә, ул кызы белән больницада булу сәбәпле, Адичә әбине соңгы юлга озатырга кайта алмады.
Киң күңелле кайнанасы һәрчак телефоннан шалтыратып хәлләрен белеп торса да, Казанга килеп китәргә һич вакыт таба алмады. Авыл кешесенең үлгәч тә кырык көнлек эше кала диләр. Кырыкмаса кырык төрле эш өстенә, Анпичүнең дә сәламәтлеге какшый башлады.
***
Сәрмәдия пыр туздырып кием шкафыннан Илдус янына киеп чыгарга күлмәк эзләде, ниһаять, киенеп, Светаны да житәкләп йорт каршындагы эскәмиягә чыгып утырдылар. Шәһәргә кайтканнан бирле Светаның урамга чыгып уйнаганы, дуслар таба алганы юк әле. Ишек алдындагы төрле биеклектәге таулар, баскычлар бик ымсындырса да, Света тыныч кына әнисенә сыенып утыруын белде. Йорт каршындагы машиналар кую мәйданчыгына зур кара джип килеп туктауга, Сәрмәдиянең телефоны шалтырады. Илдус руль артыннан чыгып, бераз киерелеп, як- ягына каранды, әмма эскәмиядә кызын кочагына алып утырган Сәрмәдияне танымады. Телефон тагын шалтырады. Света , мама сиңа шалтыраталар бит, ал инде, дигәч кенә, Илдуска, без эскәмиядә утырабыз дип эндәште.
Унсигез яшьлек кызлар кебек сылу гәүдәле Сәрмәдияне күргәч, Илдус беравык дәшмәде.
-Картайганмынмени? Ник шак каттың?
-Син бик сылулангансың. Чын әгәр. Мәктәптә син иң матур авыл кызы идең. Ә хәзер? Хәзер син суперский модная городская красавица! Даа, классташ, сиңа ир- атлар күзе төшә дә төшә инде.
Светлана үзенә игьтибар булмаудан файдаланып,
-Исәнмесез. Ә мин Светлана Андреевна, дип кулын Илдуска сузды.
-Ой, мин күрми дә торам икән. Исәнмесез, Светлана Андреевна!
Илдус Сәрмәдиягә сораулы караш ташлады.
-Кызымның берничә көн генә әле аякка басып урамга чыгуына. Бик авыр травмалар белән бик озак больницаларда ятарга туры килде. Мин кызымны калдырып китә алмыйм. Теләгең булса, безнең янга утыр, иркенләп сөйләшербез.
-Мин сезне кичке ашка ресторанга чакырам. Ашап, иркенләп сөйләшербез,авылга очрашуга кайту мәсьәләләрен дә хәл итәрбез. Ну ничек, Светлана Андреевна, поехали, прокатимся,да?! Ты за?
Света ризалыгын белдереп, баш кагып куйды.
Илдус Сәрмәдияләрне шәһәрнең тынчу һавасыннан читкә, "Дубай" ял үзәгенә алып китте. Яшел болыннар, зифа каеннар ышыгына урнашкан ресторан бик югары зәвык белән бизәлеп, ашау- эчүне бина эчендә дә, яшел үлән өстендәге беседкаларда да оештырырга булуы кунаклар күңеленә хуш килде. Света, кечкенәдән үк үрмәләгән, сикергән, очкан вак- төяк бөҗәкләргә мөкиббән иде, мондагы үлән өстеннән дә ул әллә ничаклы бөҗәк табып алып, өстәлгә китереп, әнисенең хушын алды. Илдус кына, ә син үзең дәрескә бакалар алып килгәнеңне хәтерләмисеңмени? Алма точно агачыннан ерак төшмәгән, тач үзең инде, дип көлдерде.
Бик озак сөйләшеп утырып төн уртасында җиткәнне дә сизми калдылар.
-Иртәгә мин һичшиксез, культура министрлыгы белән элемтәгә керергә тырышырмын. Сәрмәдия, борыныңны салындырма. Бар да яхшы булыр. Филармониягә алсалар, зарплатаң да, гастрольләрең дә булачак. Әллә нинди зур хыяллар турында уйлап йөрергә түгел, тотрыклы эш булырга тиеш, дип кистереп әйткәч, Сәрмәдия дәшмәде. Шулай да бу чоңнылдан чыгып булмас дип сүнеп бара торган өмет чаткысын бераз ялкынлана башлады.
Сәрмәдия, берничә мәртәбә Илдусның гаиләсе темасына кагылып караса да, Илдус сүзне икенчегә борды. Ахырдан түзмәде.
-Сәрмәдия, ник аңлый сораулар биреп аптыратасың. Мин хатынга хыянәт итмәдем. Гаилә, балалар һәрчак минем өчен беренче урында…. Синнән кала...дип өстәде.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
ДӘВАМЫ БАР.