Ничек итеп соңгы юлга озатканын, ул вакытта ничек үзе исән калганын Сәрмәдия гүпчим хәтерләми. Әле хәзер дә барысы да куркыныч төш, саташу кебек тоелып исенә төшә дә, ул кабат бөтен җаны- тәне белән калтыранып куя.
Химкомбинатның бер цехында ниндидер технологик циклда өзеклек барлыкка килә, нәтиҗәдә көчле шартлау аркасында янгын чыга. Андрейның эш урыны шушы авария булган бина каршында була. Алар сменасы йөгереп чыгып, дөрләп янган бинадан эшчеләрне коткарырга керешәләр. Андрей агулы матдәләр яну сәбәпле аңнарын югалткан ике кешене сөйрәп пыялалары эсседә шартлар коелган тәрәзә янына китерергә өлгерә. Боларны икенче кат тәрәзәсе аша соңгы көчен җыеп этеп төшерә һәм үзе дә агуланып аңын җуя. Андрейның табутын ачмыйча, аның җәсаден беркемгә дә күрсәтмичә саубуллашалар. Сәрмәдия төшләрендә дә аны гел элеккечә ачык йөзле, елмаеп кына тора кебек итеп күрә. Заводтан Андрейне җирләп ике ай дигәндә Сәрмәдиягә завод профсоюзы ике бүлмәле фатир ачкычы тапшыра. Бу ачкычны алып, яңа фатирга кученгәч, иренең әти- әнисе бераз үпкәләп тә йөриләр аңа. Яшь кеше, бер елдан онытыр да улыбызны, икенчегә кияүгә чыгып, улыбыз гомере бәрабәренә бирелгән фатирда рәхәт чигеп яшәр, дигән үпкә сүзләрен ишетү аңа бик авыр була. Шул кинаяле сузләрдән соң, Сәрмәдия, әллә ачкычларны Андрейның туганнарына тапшырып лесхозга кайтып китимме икән дигән уйларга да керә. Тик корсагы борынына җиткән хатынга бу уйларын онытырга туры килә, тугыз ае тулды дигәндә, тулгагы башлана. Күршеләре ашыгыч ярдәм машинасы чакырып Сәрмәдияне бала табу йортына озаталар. Болай да авырлыкны күп күрдең дигәндер, Аллаһ, Сәрмәдия тупылдап торган кыз таба. Ире Андрейның хыялы тормышка аша, ул Сәрмәдия балабыз булачак дип әйтүгә, кыз булса ярар иде дип телим һәм кызына исем дә үзе уйлап таба. Мәрхүм иренең теләгенә каршы килми хатын, кызына Светлана дип исем куша. Кечкенә Светочка әтисенә караганда да Анпичу әбисенә ошап туа. Бала тугач әби- бабалары белән аралары тагын якыная, Андрейның әти- әнисе дә авылдан җае килгәндә саен итен- саен, сөтен- йомыркасын җибәреп тора. Улларының бәгырь җимешен, әллә үзебезгә генә бирәсеңме соң, син бик яшь бит әле. Тагын тормыш корырсың, уртак балаларыгыз булыр, Светаны гына карап устерерлек мөмкинчелегебез бар дип кыстаулар дә булмый калмый. Өч яшен тутыруга кызы Светлананы балалар бакчасында урнаштырып, Сәрмәдия лабораториясенә эшкә чыга. Баянчы Әхмәт ага, зинһарлап диярлек үтенеп, Сәрмәдияне Казан музыка училищесына барырга үгетли.
Ире үлгән көннән бирле, бер генә мәртәбә дә авыз ачып җырламаса да хатынның моң чишмәсе ярларына тулышып ага. Жюри әгьзалары бертавыштан Сәрмәдияне укырга кабул итү турындагы приказга кул куйдылар. Эшеннән китеп, бала пенсиясенә генә яшәү авырлаша башлагач, Сәрмәдия кызын кайнаналарына кайтарырга мәҗбүр булды. Вакытлыча бер- ике айга гына дигәне дә башта ярты елга, аннары тагын бер елга сузылды. Башта атна саен кызын сагынып кайтып йөргән Сәрмәдия тора бара айга бер генә кайтып куренә башлады. Кызы Светаның, мама, минем үзебезгә кайтасым килә. Мама, кайчан мине кайтып аласың дип өзгәләнүләренә, өзек- төтек кенә итеп, я вакытым юк бит әле дип, я акчам бетте дип җавап кайтарды. Инде музыка училищесын тәмамлап кулына диплом алып, үзе яраткан эшкә урнашуына да хәйран вакыт узды. Ничарадан- бичара, дигәндәй, әтисе авылындагы мәктәптә икенче сыйныфын тәмамларга санаулы гына көн калгач, Сәрмәдия машина белән кызын алырга кайтты һәм аның кайтуына сөенешкән ата- ананы һәм бердәнбер кызын чүт аяктан екмады.
-Светаны карап үстерүегезгә рәхмәт. Без аны алып китәргә дип кайттык. Бу- минем ирем. Андрей үлде дип, үлеп булмый инде. Мин яшь әле, шушы яшемнән ялгыз мендәр кочаклап ятарга теләмим дигән сүзләре ананың йөрәгенә хәнҗәр булып кадалды. Өч яшь ярымнан авылда әбисе тәрбиясендә, көн саен әтисенең фотоларын күреп, кадерләп үскән балага да бу сүзләр тискәре тәэсир ясады.
- Бармыйм, Казаныгызга. Мин әби, бабай белән калам. Әби, җибәрмә мине, пожалысты, дип, әбисенә килеп асылынды.- Минем папам бар. Минем папам Андрей. Миңа икенче папа кирәкми. Кит! Китегез чыгып!
Кыз елый- елый түр яктагы диванга барып капланды.
Әнисенең, Света, тиздән морега барабыз. Мин гастрольләргә дә сине алып йөриячәкмен. Әйдә, өйгә кайтабыз. Анда сине, беләсеңме, нинди сюрпризлар көтә, дигәненә дә колак та салмады бала.
-Ярар, Сәрмәдия, кайтырга теләмәгәч, калсын. Җәйге каникуллары башлана хәзер. Иптәш кызлары белән су коенырга йөрерләр, лагерьга да язган идек бит инде без аны, дип кайнанасы да үгетләгәч, Светаны көзгә кадәр тагын авылда калдырырга булдылар.
Света, әбисен кочаклап үбә- үбә, урра, әби, без победили, дип, сикергәләде.
Анфиса әбисе улының дин мәсьәләсен без үзебез хәл итәрбез дигәнен бер дә исеннән чыгармаса да, Светаны дини бәйрәмнәрдә чиркәүгә алып йөрде. Ошамый иде Светага мондый мохит, тизрәк урамга чыгып иптәшләре белән уйныйсы килсә дә, әбисе кушканча җай гына басып вәгазьләрне тыңлый иде. Карт әбисе аның саен килененә, баланы бөтенләйгә алып киткәнче чукындырырга кирәк, дип тәкьрарлады. Жәйге каникулда килененең өйдә булмавыннан файдаланып, Адичә әбисе Светлананы чиркәүгә алып барып чукындыргач, батюшка кызның муенына крис тагылган көмеш чылбыр такты. Светлана авылга кайтып керүгә тизрәк иптәш кызлары алдында мактанырга дип урамга ашыкты. Кызларны урамда күрмәгәч, су буендадыр, дип кыйгачлап, юлны кыскартып су буена йөгерде. Тик астан су ашаган кызыл яр, кинәт убылып, җимерелде, һәм берни уйларга да өлгермәгән сабый кызыл балчык кантарлары белән түбәнгә очты.
-Света кызыл ярдан мәтәлдеее. Анпичууу, Светага әллә нәрсә булды, кузләрен ачмый! Коля дәдәәй, Светлананы коткарыгыыз!
Балаларның бер ише яртылаш кызыл балчык белән күмелгән Светлананы нәни куллары белән казып, чокып тизрәк өемнән чыгарырга тырышса , икенчеләре авылга чапты. Юл буе акырып, елап йөгергән балалар Светаларның капкаларын кага, дөбердәтә башладылар. Иртәнге якта Светлана белән чиркәүгә барган Адичә әби, ни булды Ходаем , капка ачык бит, ник дөбердәтәсез диюгә, балалар бертавыштан,
-Анда сезнең Света кызыл ярдан егылды. Аны җир күмеп куйды. Үлде бугай Света, дип бер- берсен бүлә- бүлә елап кычкыра башладылар.
-Күлә, Никулаай, чык әле дим!- Әби кулындагы таягы белән тәрәзә шакыды. Өй эченнән, ни булган инде, дигән тавыш ишетелде дә Күлә дәдәй дә ишек алдына чыкты.
-Светлана харап булган. Әй, Аллам, спаси, сохрани дип, Адичә әби дә балалар артыннан кызыл ярга ашыкты. Ул арада каралты- кура тирәсендә булган күрше тирәләр дә чабып килеп җитте.
Авылның фельдшеры Настяга да хәбәр итеп өлгергәннәр булса кирәк, ул да авылның чишмә башыннан сулуы кабып килеп җитте.
Тәненең сыдырылмаган җире калмаган, бер кулы терсәктән югары сынган, тубык сөяге турыннан аягы тайган, башы берничә урыннан кабарып күгәреп чыккан Светаның пульсын тикшереп караганнан соң Настя шатланып, пульсы бар! Кайсыгызның машинасы әзер, давай тизрәк районга алып киттек, диде. Бер авылдашы тиз генә машинасын кабызып, фельдшер Настяның тезләренә Светаның башын куйдырып яткыздылар да, юлга кузгалдылар. Адичә әби, вакыйга булган урынга килеп җиткәндә, машина инде авылны чыгып бара иде.
-Бала исәнме? Терелеп чыгарлыкмы? Ходаем, кичерсәнә мине. Мин генә гаепле Светлананың егылуында, мин генә, - дип елый башлады.- Анасыннан, киленнән сорамыйча ялгыштым. Кичер Ходаем, кичер.
Карт әбинең елавына артык игьтибар бирүче булмады. Бала- чагалар бераз вакыттан үзләрен чын герой коткаручылар кебек хис итеп, вакыйганы күпертеп, үзләреннән "май" өсти- өсти арттырып сөйли башлагач, өлкәннәр берәм- берәм таралыша башлады. Шулчак балалардан кайсыдыр, ә моны нишләтергә? Минем үземнеке бар? Бу крис кемнеке дип аваз салды? Барысы да юлларыннан туктап калдылар. Адичә әби теге балага таба кулын сузып, бир балам, минеке ул. Мин югалткан идем, дип крисны бала кулыннан алып кесәсенә салып куйды.
Шул ук көнне районнан милициядән, балаларның тәртибен тикшерү үзәгеннән, социаль яклау үзәгеннән хезмәткәрләр килеп, гаиләнең торак- яшәү шартларын тикшереп, әби- бабасыннан, күршеләрдән, укытучыларыннан аңлатмалар алып, Казанга эчке эшләр бүлегенә һәм Сәрмәдиягә хәбәр иттеләр.
Светлана бик озак тернәкләнде. Бер ай буе гипс, тимер таяклар эчендә селкенмичә дә ятып тәмам талчыккан кызны Казанга алып кайтырга рөхсәт бирделәр.
Светаны Сәрмәдия иң яхшы клиникага урнаштырып, көне- төне яныннан китми карады. Моңа кадәре әллә уянып җитә алмаган, әллә инде онытыла башлаган Ана инстинкты уянып, ничә ел буена әнисе кочагында иркәләнү турында хыялланган кызның хыялы тормышка ашты. Сәрмәдия кызының сәламәтләнүе өчен вакытын да, акчасын да, хәтта яңа мәхәббәтен дә кызганмады. Дөресен генә әйткәндә, аның түшәгендә иркәләнүче ир альфонс булып чыкты. Концертлардан кергән акчаны тизрәк җилгә очырып, рестораннарда, казинода, төнге клубларда ял итүне кулай күрсә дә, үзе эшләргә ашыкмады. Светлананың авыруын ул гомумән үзе өчен зур бәла итеп кабул итте. Сәрмәдиягә берничә тапкыр, ник саклап утырасың аны? Сиделка ялла, һәм, гомумән, аны медсестралар карарга тиеш, болай да акча юк, дип зарлана башлагач, Сәрмәдиянең тәкате төкәнде.
-Сиңа әйберләреңне җыярга унбиш минут. Унбиш минуттан минем фатирымнан, минем мәрхүм Андреемның фатирыннан чыгып олакмасаң, үзеңә үпкәлә. Аллага шөкер, синең чынбарлыктагы йөзең ачылды, молодец, битлегеңне вакытында салдың. Ачкычлары на стол, дип җикеренде. Моңарчы Сәрмәдияне юаш песи белән чагыштырган ир, аның кирәк чагында арысланга әйләнә алуын аңлады.
-Напугала! Ну и живи! Дур, таких, как ты, пруд пруди. И тем более без довеска. Живи со своей инвалидкой. Ещё сама приползешь, дип, сумкасын җилкәсенә асып, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Авыр иде Сәрмәдиягә. Андреен югалтканнан соң башта кечкенә кызы белән юанды, аны авылга кайтарып куйганнан соң, инде яңабаштан яши башлыйм, бәхетемне очраттым дип шатлануы алдану гына булып чыкты. Светлана тәмам савыгып аякка басканчы, Сәрмәдия бер генә концертта да катнашмады. Корпоратив очрашуларда, юбилейларда чыгыш ясауларын да туктатты. Әмма тиздән Сәрмәдия бөтенләй акчасыз калды. Машинасы өчен кредит, коммуналь хезмәтләр, Светлананы өстәмә тернәкләнерү үзәгенә йөртү өчен түләуләр тау кебек өелә башлады. Акчасызлыктан ни эшләргә белми, каян җырларга заказлар алырга аптырап йөргән көннәрнең берсендә Сәрмәдиянең телефоны шалтырады. Номеры билгесез булган шалтыратуны алыргамы- алмаскамы, дип уйланып утырганда, кызы, мама, трубканы ал инде. Вдруг бик яхшы кешедер, диде.
Шул көннән Сәрмәдиянең тормышы тагын икенче борма юлга борылды.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Костикова