Литература
14 Апреля 2022, 13:00

ҮТКӘННӘРГӘ КИРЕ КАЙТУ ЮК

2 бүлек Үзешчәннәр коллективындагы биюче егетләр арасында  Андрей исемле егетне күрүгә Сәрмәдиянең йөрәге әллә нишләде. Тик торганнан бит алмалары да кызышты, шулай да озын керфекләре астыннан, егеткә сиздермәскә тырышып булса да, аңа серле караш ташлап- ташлап алды кыз.

Үзешчәннәр коллективындагы биюче егетләр арасында  Андрей исемле егетне күрүгә Сәрмәдиянең йөрәге әллә нишләде. Тик торганнан бит алмалары да кызышты, шулай да озын керфекләре астыннан, егеткә сиздермәскә тырышып булса да, аңа серле караш ташлап- ташлап алды кыз. Җырчы кызлар распевка ясап, сулышларын рәтләп алганнан соң, сәхнәгә биюче егетләр төркеме күтәрелде. Башта алар татар һәм башкорт биюләрен кабатладылар. Бераздан һәр биюче егет янына  ут кебек янып торган киң һәм күп бәби итәкле кызыл күлмәкле кызлар чыгып басты. Гитара һәм барабан уйнаучылар испан биюе фламенко көен уйный башладылар. Биюче егетләр музыка тактына, тимер үкчәләрен идәнгә бәрә- бәрә, куллары белән бик оста итеп хәрәкәтләнеп, ә биюче кызлар алар янында сырпаланып, иркәләнеп, шул ук вакытта кискен борылышлар дә ясап биеде. Андрей кызны кочаклаган саен, Сәрмәдиянең йөрәге урыныннан кубып үкчәсенә төшеп китте. Бию генә икәнен дә, егетнең аңа таба әле каш та сикертеп карамаганын белсә дә йөрәккә йозак элеп куеп булмый шул. Сәрмәдия бу халәттән чыгу өчен янып көл булырга да әзер иде. Кызның сөенеченә, бию репитициясе тиз тәмамланды, егетләр өсләрен алыштырып сәхнәне җырчы кызларга тапшырдылар. Егетләрнең күбесе залда утырган кызларын билләреннән кочып залдан чыгу юлына юнәлделәр. Сәрмәдия сәхнәдән Андрейны күзәтте. Егетнең ике иптәш егете белән нидер сөйләшеп залда утырып калуын күргәч, тагын дулкынлана башлады.

Баянчы Әхмәт ага Сәрмәдиягә "Кара урман", "Зиләйлүк"не  җырларга кушты. Соңрак заманча җырларга да күчтеләр. Кызның көчле аһәңле, моңлы тавышы, үзешчәннәр коллективына йөрүчеләрне генә әсир итеп калмады, заводның культура- агарту үзәге яныннан узып баручылар кызыксынуларын тыя алмыйча ишеккә башларын тыгып тын да алмыйча аның моңлы җырларын тыңладылар. Җырлап бетерүгә залдагы егет- кызлар урыннарыннан дәррәү күтәрелеп, браво, бис дип кычкырганнарын ишеткәч, Сәрмәдия оялудан битен ике кулы белән каплап сәхнә артына йөгерде.

Репитициясе тәмамлангач бер төркем кызлар шау- гөр килеп кайту ягына кузгалдылар. Артларыннан атлаган егетләргә игьтибар итмәгән кебек кылансалар да, чынлыкта һәрберсенең башында, болар бүген кемнәрне озатыр икән дигән уй бөтерелде. Предприятиенең проходноен чыгуга кызларның күбесе трамвай тукталышына, бер ишесе предприятиедән бик ерак та булмаган тулай торакларга таба китте. Шул чак кемдер сак кына Сәрмәдиянең пальто җиңенә кагылды.

-Бер минутка гына туктагыз әле. 

Урыс егетенең аңа саф татарча эндәшүенә Сәрмәдия аптырап, тизлеген киметте.

-Сез шундый матур итеп татар халык җырларын башкардыгыз. Мин исем акылым китеп тыңлап утырдым.

-Ә сез татар моңын аңлыйсызмы? Безнең җырларыбыз сузып, бормалап моң белән җырлана бит, ул такмак әйтү генә түгел.

-Минем Әдичә әбием бик матур итеп иске җыруларны җырлый иде.

-Хәдичә әбиең? Бәй, син татармени? Мин сине урыс дип торам бит әле.

-Әйе, мин татар, керәшен татары бит мин. Әбием Евдокия, тик бездә икенче төрле әйтәләр, Адичә әбием. Әнием Анфиса, безнеңчә Анпичу.

Кыз белән егет төркемнән аерылганнарын сизми дә калдылар. Әкрен генә сөйләшеп барлык тәрәзәләрендә дә утлар балкыган тулай торакка да якынлаштылар.

-Андрей, ә син бик матур биисең. Мин шундый кызыгып, хәтта көнләшеп утырдым синең партнерыңнан.

Андрей көлеп куйды.

-Беренчедән, ул гаиләле, ире һәм баласы бар. Икенчедән, ул минем вкусымда түгел.

-Һее, кызыык. Ә кем инде синең вкусыңда?

-Менә син! Чынлап, Сәрмәдия, син җырың, тавышың белән мине әсир иттең. Синең жырлаганыңны тыңлаганда мин болытларда гиздем, кара урманнарны кичтем, киң дәрьяларда йөздем. Сәхнәгә чыгып, сине кочаклап алудан үземне чак тыеп калдым.

Сәрмәдия үзе дә сизмәстән, мин дә сине күрү белән гашыйк булдым дип, чак әйтеп ташламады.

Шул кичтән алар аерылмас дусларга, аннары чәчләре чәчкә бәйләнгән гашыйк җаннарга әйләнделәр. Сәрмәдия эшли торган лабораторияне тиздән зурайтып, эшне дә өч сменалы итеп үзгәрттеләр. Моңарчы бер генә сменада эшләгән Андрей да цех начальнигыннан өч сменалы участокка күчерүен сорады. Син нәрсә, Андрей, кешеләр ничек бер сменалы эшкә күчү турында хыялланганда өч сменалы эш сорыйсың, диюенә каршы, минем мәхәббәтем өч смена эшләгәндә мин ничек тыныч кына йоклап ятыйм. Булмый, зинһар күчерегез дип ялварды.

Мәхәббәт касәләре тулышкан яшьләр яллары туры килеп, Андрейларга, аның әти- әнисе, туганнары белән танышырга дип кайтты. Туганнар җыелышкан мәҗлестә Сәрмәдияне кат - кат сорап, "Суда балык", "Жыйдым җиләк" , "Сандугач сайрыйдыр" җырларын җырлаттылар. Ошады кыз Андрейның туганнарына, тик Адичә әбисенең дине генә безнеңчә түгел дип хафалануына, Андрей, без ике динне дә хөрмәт итәбез. Без современный кешеләр, акыл сатмагыз инде, дип җаваплады. Чынлыкта унсигез яшен яңа тутырган Сәрмәдия диннәр турында бөтенләй берни дә белми иде. Алар яшәгән лесхозда, чуашы да, урысы да, татар, мукшысы да берни белән дә аерылып тормый. Барлык бәйрәмнәрне дә бергәләп уздырып күңел ачкач, аны кыз беркайчан да дингә бәйләп кабул итмәде.

Авылдан килгәннән соң янәшәдәге ирләр тулай торагында яшәүче Андрей еш кына төнге сменадан соң Сәрмәдиядә куна кала башлады. Бу вакытта ике бүлмәдәш кызы да эштә булганлыктан, егет белән кыз өчен хөррият иде. Сәрмәдиянең аңа кадәр сафлыгын саклаганын аңлагач, Андрей кызны тагын да ныграк хөрмәт итә, иркәли башлады. Тик уеннан уймак дигәндәй, бу уеннарның нәтиҗәсе тиздән үзен сиздерә дә башлады. Эшнең бик тиз мондый борылыш алуын көтмәгән егет башта аптырашка калды, аннары, әйдә, тиз генә авылга кайтып язылышабыз, диде. Шул ук атнада Сәрмәдияләргә кайтып, әти- әнисе белән танышып, өйләнергә теләкләре булуын белдерделәр. Әти- әнисе бер- берсенә карашып, ник бик ашыгып өйләнергә булдыгыз? Әллә гаеп- кыек эш эшләп ташладыгызмы дип төпченсәләр дә, сиңа бит укырга кирәк, бер белемсез көе тиздән завод капкасының икенче ягына чыгарып та җибәрергә мөмкиннәр, дип орышсалар да, Сәрмәдия, мин аны гына яратам. Риза булсагыз да, булмасагыз да аның белән булам, дигәч, ризалыкларын бирделәр.  Кыз белән егет Казан ЗАГСына гариза биреп, профком рәисенә тулай торактан бергә яшәр өчен аерым бүлмә сорап мөрәҗәгать иттеләр. Һәр тантаналы чарада актив катнашучы, үзенчәлекле тавыш иясе Сәрмәдия белән Андрейның дәрәҗәсе бар иде. Тулай торактан кечкенә генә бер булмәне болар исеменә теркәделәр. Сәрмәдия вакыт- вакыт туй ясау турында сүз кузгатып караса да, Андрей теманы читкә борды. Күпчелек вакытта акча җитмәүне сылтау итсә дә, сәбәбе, иң тирәндә, дингә бәйле иде. Бер яктан сөеклесе Сәрмәдияне рәнҗетәсе, үпкәләтәсе килмәсә, икенче яктан үз дине өчен чатнап торган әбисенең сүзләре исеннән чыкмады.

-Бала тугач та авылга алып кайтыгыз. Баланы үзем күрше авыл чиркәвенә алып барып чукындырырмын, анасы белми дә калыр, диде бит әбисе, өйләнешү, бала турында сүз чыгуга.

ЗАГСка барып язылышуларын якын дуслары, үзешчән сәнгать коллективы белән берлектә тыйнак кына итеп кафеда билгеләп узгач та тормышлары бер көйгә салмак кына акты.

Сәрмәдия декрет ялына чыккач, берәр атна лесхозга кайтып ял итеп килде. Энеләре белән уйнап, саф урман һавасы сулап, сумка- сумка күчтәнәчләр төяп, Казанга килеп җитүгә, автобустагы халыкның ниндидер авария, химкомбинатта шартлау  турындагы сүзләренә колак салды. Әллә нишләп кинәт кенә эченә курку төште. Алда индидер билгесезлек көткәнен сизеп йөрәге сулкылдады.

Тулай торак ишегеннән керүгә каршысына очраган вахтер ханым, ялт итеп икенче ишеккә кереп китте.

Сәрмәдия бүлмәләренә узып, күчтәнәчләрен урнаштырды, авылдан алып килгән тәмле итне мул итеп салып аш куйды.

Сәгать  теле тек- тек итеп минутларны, сәгатьләрне санаса да, аның сөекле ире күренмәде. Сәрмәдия, аптырап, өстенә киенеп  ирен каршы алырга дип завод ягына атлады. Каршысына килгән төркемнәр берсе аерылып, Сәрмәдияне танып, аңа эндәште.

-Сәрмәдия, тукта әле. Син кая киттең? Сәрмәдия, тукта дим! Юк анда Андреең. Юк. Бөтенләй юк.

Сәрмәдиянең башы әйләнеп, ул әкрен генә җиргә чүгә башлады.

-Кто- нибудь, помогите, дип кычкырган тавышка кешеләр чабып килеп, Сәрмәдияне ике ягыннан култыклап алып, кире тулай торакка алып кайттылар.

ДӘВАМЫ БАР.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас