Сәрмәдияне мәктәптән кайтуга һәрвакыттагыча бер өем эш көтә иде. Кыз, тиз генә тамагына капкалап алды да, йөгерә- йөгерә колонкадан су ташыды. Лапас астында ашлы су сорап мөгрәгән сыер белән кышлауның чиләк-чиләк суны шопыра-шопыра, башларын , рәхмәт әйткәндәй, чайкый- чайкый эчуләрен, вак печән сорап бәэлдәгән сарыкларның тыныч кына хуш исле вак печәнне кетердәтүләрен, табакларында бер бөртек ярма да калмаган тавыкларга ярма сибүгә тамак туйдырырга чакыручы әтәчнең кыланмышларын лапас киртәсенә сөялеп елмаеп күзәтеп торды. Ярата шул ул хайваннар белән әвәрә килергә, аларның кыланмышларын кузәтергә. Берәр мал авырып китсә, әбисе өйрәткәнчә, башта аларга тозлы су бирә, аннары җәй көне җыеп киптереп куйган үләннәрдән кайнатма ясап эчертә. Әти- әнисе дә кызларының малларга карата булган җылы карашын тоеп, унынчыны тәмамлауга ветеринарлыкка райондагы техникумга керергә өнди. Озаклап хисләнеп басып торырга вакыты юк аның, икенче сменада укучы ике энесенең кайтуына ашарга җылытасы, көне буе урман кисүдә эшләүче әти- әнисенә кичке аш пешерәсе, керләр уасы, дәресләр хәзерлисе, апайларының өй эшләрен тикшерәсе. Юк, зарланмый Сәрмәдия эше күп дип.
Авыл баласы, бишектә ятканда ук күреп- ишетеп, хәтеренә сеңдерә торгандыр ул тормыш арбасының бик җиңел генә тартылмавын. Сәрмәдия дә өч яшендә бер энесенә, биш яшендә ике энекәшенә апа булды. Ризамы- юкмы,дип, аннан кем сорап торган инде. Үзен белә- белгәннән бирле кулга алып сөйгәннәрен, үчтеки итеп уйнатканнарын хәтерләми ул. Лесхозда балалар бакчасы булмагач, малайларны карап үстерү дә, өй эшләре дә Сәрмәдия сабый җилкәсенә бик иртә өелде шул. Ике шук малайны кулларыннан җитәкләп беренче класска килеп кергәч, башка укучылар аннан шаркылдап көлгән иде. Ярый әле укытучы апалары, хәлне бик тиз аңлап алды, һәм, бу егетләр дә безнең белән бергә укырлар, дип, аларны буш парта артына утыртты. Детсад кына түгел, мәктәп тә лесхоздан җиде чакрымда, шуңа күрә башлангыч класслар өчен идарә бинасында бер бүлмә бирелгән иде. Өч сыйныф бер булмәдә, алар янында тагын ике ташбаш энесе. Укытучы ничек итеп өч класска берьюлы дәрес аңлаткандыр, анысын инде Сәрмәдия хәтерләми, тик урта мәктәпкә килгәч шушы урманчылыкта укыган балаларның иң яхшы укучылар икәне ачыкланды. Урта мәктәпкә балалар көзен кар төшкәнче велосипедта, кышын чаңгыда, яз тагын тимер атларын эшкә җигеп йөрделәр. Бер генә бала да зәмһәрир суыкларда да дәресен калдырырга теләмәде. Иң алдан төнге буран салган карны ерып классташы Илдус, аннан Сәрмәдия, аның артыннан бер яшькә зуррак булса да кечкенә буйлы Мәхмүт һәм башкалар кыр казлары кебек тезелешеп юлга чыгалар. Илдус, төркем башлыгы кебек, вакыт- вакыт туктап, артка калганнарны көтеп ала, урман эченнән аларны озата баручы соры хайваннарны куркыту өчен ясалма мылтыгы- пугачы белән атып та җибәргәли. Аның инде әтисе белән ауга барып, бүре атканы да бар, тик аз сүзле үсмер егет бу хакта сөйләргә теләми. Мәктәпкә алар ап- ак кар өеме кебек булып, бәсәреп, килеп керәләр. Мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк басар көннәре дә инде якынлашты. Сәрмәдия әле һаман укырга кая керергә белмичә икеләнеп уйланып йөри. Хайваннарны яратса да, күңеле җырга- моңга тартыла шул аның. Әллә инде, әнисенә дә белгертмичә генә, районга техникумга укырга керәм дип, Казанга ук китеп барыргамы? Анда уку йортлары күп, артистлыкка, я җырчыга укырга кергәч әйтер идем әле, юк, башта хат язып салыр идем. Башта ачулансалар да, Казан хәтле Казанда укуымны белгәч, шатланырлар иде. Сәрмәдия уй- хыялларына чумып, җиң сызганып өй эшләрен эшләп ятканда, капка тавышын ишетмәде дә. Кинәт ишетелгән мылтык тавышына сискәнеп, тәрәзәгә атылды. Капка янында кан эчендә ятучы энесен күреп агарынып китте, ушына килеп, тиз генә ишек алдына атылды. Кече энесе Самат, каян ничек алгандыр, әтисенең ике көпшәле мылтыгыннан атылган иде. Сәрмәдия, классташы Илдусларга йөгерде.
Мылтык тавышын ишеткән Илдус үзе дә аларга таба йөгерде.
-Самат әтинең мылтыгын алган. Нишлим инде? Илдус ярдәм ит.
Ул арада ун-унбиш хуҗалыктан торган урманчылыктагы һәркем Сәрмәдияләр йорты янына чапты. Тиз арада кайсыдыр машинасын кабызып, Саматны юрган өстенә өстәл клеенкасын салып, машинаның арткы утыргычына саклык белән генә урнаштырды. Район үзәге шактый ерак булса да, Саматны тере көе алып барып җиткерделәр.
Энесен саклап аякка бастырып, кулына кечкенә чемоданын тотып, Казан музыка училишесының ишеген ачып кергәндә, имтиханнар инде тәмамланып, кабул итү комиссиясе дә таралган иде.
Училишеда кизү торучы вахтер апа, Сәрмәдиягә карап алды да, киләсе елга килерсең. Быелга кабул итү генә түгел, укытучылар да ялга таралып бетте бит инде, дип аңлатты. Аңлатып буламени кешегә эчеңдәге зарыңны? Кем сине аңлый ала шундый зур башкалада. Сәрмәдия, училище баскычына чемоданын куйды да, кая барып бәрелергә белми, аптырап уйга калды. Туганнарына куренәсе килмәсә дә, чемоданнан аларның адресы язылган кәгазьне алыйм дип иелүе булды, кемдер аңа килеп бәрелде, ачык чемодан эчендәге бөтен әйберсе тирә- якка таралды.
-Уфф, күрмәдем, гафу итегез. Утырышка соңга калам дип ашыгуым иде. Кая, ярдәм итим инде. Бөтен әйберегезне чәчеп ташладым бит. Сез безнең первокурсницадыр инде, әйеме?
Радио, телевизор аша бик тә таныш тавышлы бу ханымга Сәрмәдия кутәрелеп карарга оялды. Елап шешенгән күзләрен, тагын елап җибәрергә әзер торучы иреннәреннән дә бигрәк, первокурсницадыр дигән сүзе үзәген өтеп алды.
-Юк, мин соңга калдым. Энемне карап больницада ятып имтиханнарга җитешмәдем.
-Кайгырма, син. Җырчы булу теләгеңне ныграк сынау өчен яхшы бу. Кайберләре җырлыйм дип киләләр дә, ике- өч айдан туеп качалар. Ә син, теләгең булса, киләсе елга тагын кил. Өметсез шайтан, диләр. Өметеңне өзмә. Мин китим инде, өстәгеләр ачуланырлар.
Шулай диде дә исеме- фамилиясе тел очында гына булган җырчы ханым авыр ишек артында юк булды .
Сәрмәдия әйберләрен, кәгазьләрен җыештырып тутырды да, автобус тукталышына китте. Туганнары яши торган районга илтуче маршрут автобусына килеп утыруы булды, кемдер Сәрмәдия, синме соң бу дип кычкырып та җибәрде.
Ул арада халыкны этә- төртә янына килеп тә җитте.
Кемне- кемне, әмма автобуста Мәхмүтне очратырмын дип күз алдына да китермәгән кыз башта аптырап калды.
-Ну, кызый, вот встреча бу! Казан тиклем Казанда, ишшу автобуста очрашу! Даа, мин сине автобус тәрәзәсе аша күреп алдым да, нүжәли безнең җырчы кызыбыз дип уйлап та бетермәдем, син автобуска килеп тә кердең. -Нуу, ничек, кердеңме?
Сәрмәдия, юк, соңга калдым, комиссия таралган, икенче елга килерсең диделәр, дип, башын читкә борды.
-Һии, киләсе ел өчен ишәк кайгырсын. Авылга кайтырга уйламыйсыңмы соң? Син бит бер мәлне мал врачы булам дип тә саташып йөргән идең. Бүгенгә планнарың ничек?
Сагыз кебек ябышкан, җитмәсә автобусны яңгыратып сөйләшүче Мәхмүттән ни аерыласы килсә дә, Сәрмәдия кирәкле тукталышында төшкәч кенә котылды.
-Кызый, пока!!! Мин сиңа шалтыратырмын әле.
Автобус ишекләрен ябып, кузгалып китмәсә, белмим, тагын күпме кычкырган булыр иде. Ярый әле озатып куярга төшеп калмады дип, эченнән генә сөенеп куйды.
Буе бәләкәй булса да теле озын шушының. Кем, кайда, ничек, кем белән, - башкалар белмәгенне, күрмәгәнне иң беренче булып Мәхмүт күрә, ишетә, башкаларга җиткерә. Шул көнне үк кичкә лесхозга да, барлык классташларына да Сәрмәдиянең уңышсызлыгы турында хәбәр кабартылып, өстәлеп барып иреште.
Туган тиешле абыйсының хатыны зур химпредприятиедә эшли икән, икенче көнне үк ул Сәрмәдияне комбинатның кадрлар бүлегенә алып барды. Предприятиенең медицина үзәгендә медкомиссия узып, икенче атна башында Сәрмәдия инде лаборант ярдәмчесе булып эшли дә башлады. Туганнан бирле минут та тик торырга өйрәнмәгән кызга төрле колбалар, кечкенә таякчыклар, калаклар белән эш итүе уйнап утырган кебек кенә тоелды. Көзгә таба эш урынына тәмам кунегеп, тулы хезмәт хакы да алып эшли башлагач, Сәрмәдия предприятие эчендә оешкан үзешчәннәр коллективына йөри башлады. Кызны беренче тапкыр җырлатып карауга ук баянчы Әхмәт ага, мондый тавыш белән сиңа зур сәхнәләргә менәргә кирәк дисә дә, елмаеп кына куйды. Белми иде шул әле беркем дә алда Сәрмәдияне ни көтәсен …
ДӘВАМЫ БАР.
+28 °С
Облачно



