Литература
14 Апреля 2022, 06:10

ДАЛА ҖИЛЕ

Ахыры Яңгырлы көзләрдән соң, ап- ак карлы кышлар дә узып китте. Түбәләрдә сөңге- сөңге бозлардан тамчылар тамган вакытта Нурсөя иренә тагын Кырымга барып, әнисен эзләү турындагы хыялын җиткерде. Хәйдәрнең бер курс укуын тәмамлау белән Нурсөя белән энесе Кырымга юл тотты.

ДАЛА ҖИЛЕДАЛА ҖИЛЕ
ДАЛА ҖИЛЕ

Яңгырлы көзләрдән соң, ап- ак карлы кышлар дә узып китте. Түбәләрдә сөңге- сөңге бозлардан тамчылар тамган вакытта Нурсөя иренә тагын Кырымга барып, әнисен эзләү турындагы хыялын җиткерде. Хәйдәрнең бер курс укуын тәмамлау белән Нурсөя белән энесе Кырымга юл тотты.

Ходайның рәхмәте, Кырым Хәйдәр булып киткән вакыттагыдан бик үзгәрмәгән икән. Үсмер малай гына булган булса да, үзләре яшәгән корпусны ул бик тиз эзләп тапты. Шунда эшләүче хезмәткәрләрне очратып үз фамилияләре белән Галия дигән кешене эзләүләрен әйттеләр. Монда беркайчан да андый кеше эшләмәгәнен белгәч, бик кайгырып, шәһәрнең эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә булдылар. 

Хәйдәрнең санаторий капкасын ябарга дип сузылган кулы һавада асылынып калды - Кызыыыым,Нурсөя! Улыыым,Хәйдәр дигән тавыш аларны куып җитте. Бергә эшләүчеләр корпустагы  Раяга, ниндидер таныш түгел ике яшь кеше Галия дигән хатынны эзли диюгә, Галия толым чәчен Кырым даласы җиленә таратып балалары артыннан чапты. Юк,Галия кош булып очты. 

***

Унсигез ел буена Сак белән Сок кебек язмыш аерган ана һәм балалар яңадан очрашты. 

P.S.

Документларын яңабаштан алыштыру өчен ДНК анализлары биреп, Галия белән Мәхәй балалары янына Чаллыга күчеп кайтты.

 

 

Тәмам.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас