Литература
13 Апреля 2022, 11:00

ДАЛА ҖИЛЕ

7 бүлек Ничек кенә булмасын, һәр ата- ана, беренче чиратта үз баласының бәхетле булуын тели. Антоннын татар кызы белән очрашып йөрүенә каршы килмәсәләр дә, ойләнешүләренә каршы икәннәрен күз белән генә түгел, сүз белән дә җиткерделәр.

ДАЛА ҖИЛЕДАЛА ҖИЛЕ
ДАЛА ҖИЛЕ

Ничек кенә булмасын, һәр ата- ана, беренче чиратта үз баласының бәхетле булуын тели. Антоннын татар кызы белән очрашып йөрүенә каршы килмәсәләр дә, ойләнешүләренә каршы икәннәрен күз белән генә түгел, сүз белән дә җиткерделәр.

-Как уж можно сразу под парней ложиться. Вот мы тоже были молодыми, и мы тоже встречались, влюблялись, но секс был только после свадьбы. У вас, Нурсия, может за это время ещё были другие мужчины,- дип Антонның анасы Нурсөяне зар елатты. - О какой свадьбе может идти речь,Антон! Ты ещё и копейку не заработал. Ничего, без нашего разрешения и согласия начали жить, так и живите гражданским браком. Может вы через полгода разбежитесь. А нам потом долги за вашу свадьбу отдавать. Ты, сыночек, понимаешь, что мы простые работяги и лишних денег  у нас никогда не было.

Үч иткәндәй, Нурсөянең кызы тач үзенә ошап туды. Кайнана монда да гаеп тапты.

-Ну, типичная татарка. Ничего нашего, ну, ничегошеньки,- дип, Антонның колак итен ашады. Шулай итеп, Антон да анасы ягына авышып бетте. Төнге клубларда иптәшләре белән ял итте, кәеф сөрде. Нурсөянең,кая булдың, кайда кундың, дигән сорауларын ишетергә дә теләмәде. Кызлары авырып киткәч тә, успокой её, чье она такая крикливая. Точно, как татарка на базаре вырастет, дип Нурсөяне рәнҗетте. Көне- төне ут эчендә янган сабыйны ашыгыч ярдәм машинасы килгәч тә, больницага озатырга бармады. Яшь ирнең холкын бер күрүдә аңлап алган табибә, башын селкеп,"Нам в своей работе всякое приходиться видеть. Бывают разные ситуации в жизни. Но этот молодой человек, явно вам не пара. Ох, девушка, хлебнете Вы ещё горя, если с ним останетесь. Бегите из этого дома поскорее, диде.

Нурсөя баласы белән больницада яткан вакытта, Антон өенә яңа хатын алып кайтты. Марҗа кызы белән яши башлавына, әнисе икеләтә шатланып, "Ничего сынок. Сейчас не военное время. Ребёнок вырастет. Государства поможет, она же мать одиночка, таким и пособие и даже квартиры дают вне очереди. Так что, эта Нурсия из ушлых оказалась. Да Бог с ней. Слава Богу, законным браком узы не связали. А Мариночку я полюбила с первого раза. Такая обаятельная, такая ласковая. С первого дня меня мамочкой назвала. У нас с отцом есть кое- какие сбережения, и свадьбу сделаем и венчание будет. Только сыночек, ты будь счастлив. Мне больше ничего не надо.

Дөньяда ак һәм кара төсләр чиратлашып килә, диләр. Хак сүзләр икәненә Нурсоя дә ышанды. Палатада балалары белән бергә ятучы аналар, аның тормыш юлы белән танышкач, төрле яктан ярдәм кулы суздылар.  Яхшы тормышта яшәүчеләре хәтта банк карточкасына, ярдәм итү йөзеннән акча да күчерделәр. Кызына күлмәк- ыштан, костюмнар бүләк иттеләр. Нурсөя, боларны куярга да, торырга да урыны юк икәнен белгәч хатын- кызларның кризис үзәгендә шалтыратып, хәлне аңлаттылар. Тәмам терелеп аякка баскан кызы  белән Нурсөяне кризис үзәгендә колач җәеп каршы алдылар. 

***

Хәйдәр, балалар йорты каршындагы урта мәктәпне тәмамлап, Казанга институтка укырга керде. Шулай да, җае чыккан саен, Чаллыга апасы янына ашыкты. Бер- берләреннән бернинди сер сакламый үскән апа белән эне арасында туганлык җепләре шулкадәр көчле иде ки, Хәйдәр,  телефон аша тын алуыннан ук апасының кәефен тоеп ала иде. Нурсөя дә энесенең укуыннан гына түгел, аның дуслары һәм, әлбәттә инде, яраткан кызы турында да хәбәрдәр иде.

Апасы үзе дә, уңышлы гына кияүгә чыгып, икенчегә тупырдап торган малай алып кайткач, Хәйдәр янә Чаллыга кунакка кайтты.

-Апа, күз тимәсен, бәләкәй энем гел көлеп кенә тора. Елак та түгел икән, настоящий мужик була бу! Кашлары- күзләре точно җизнинеке инде, ә менә кемгә ошап, сары чәчле булып туган ул,ә, дип, диванда утырган җизнәсенә күз кысты. 

-Апаем, ул әле кырыкка төрләнәчәк. Сабыйларның бөдрә чәчлеләре туры чәчлегә, кара чәчлеләре сарыга, сарылары карага әйләнә. Безнең улыбыз… -  Нурсөя сөйләвеннән туктап калды. - Ул…әтигә ошаган. Әти шулай сары чәчле, түп- түгәрәк йөзле иде. 

Нурсөянең тавышы калтырап китте, күзләреннән яшь бәреп чыкты. - Я , Раббем, балама бабасы язмышын бирә күрмә. Хәйдәр, - дип энесенә атап эндәште.

-Ә син әтине хәтерлисеңме? Ә әнине? Мин соңгы арада гел искә алам аларны. Начар булса да,әти дә кызганыч инде. Язмышына шулай язылгандыр. Ә әни исәнме икән? Исән булса, безне исенә ала микән? Үлгән булса, каберен беләсе иде.  Ә бәлкем әллә кайда чит илләрдә яшәп ятадыр?

-Апа, минем сиңа сөйләмәгән бер хатирәм бар. Кайткач та сөйләрмен дигән идем дә, ул чакта, җиңү яулау шатлыгыннан исемнән чыккан. Искә төшкән саен сиңа сөйлим дим, тагын онытыла. Ничә ел үтте бит инде, ә ул гел минем искә килә дә төшә.

-Хәтерлисеңме, мин Россия чемпионатында җиңү яулап кайтканны?! Кырымда узган чемпионатны?

-Ничек инде хәтерләмим,синең бит баш очыңда алтын йолдыз, кулларың урынында бөркет канатлары үскән иде. - Нурсөя көлеп җибәрде.  Сөйлә әйдә.

-Апа, Кырымда мин сине күрдем. Саташкансың дип уйлый күрмә. Без торган санаторийда бер җыештыручы апа бар иде. Мин аңа гел дә игьтибар итмәдем. Анда бит безнең я тренировка, я ярыш. Буш вакыт почти юк иде. Мин беренче урынны яулагач, трибуналарга карыйм бит инде. Карыйм, бу идән юучы апа торып басып, Россия флагын болгый. Мине котлый инде. Анда мин генә идем әле пьедесталда. Бала-чага булсам да, рәхәт булып китте күңелгә. Шуннан, ул миңа нык таныш  кебек тоела башлады. Апа, ышанасыңмы, ул безне вокзалга озата килде. Перронда берүзе елап, кульяулык болгап озатып калды. Менә хәзер сиңа карыйм да, ул апа бит нәкъ синең копия иде. Ник шул вакытта исәнләшмәдем икән дип аптырыйм хәзер.

Нурсөянең бите кәгазь кебек ап- ак булды. Аның хәлен чамалап, ире җәһәт кенә баланы хатыны кулыннан алды. Нурсөя аңын югалтып диванга авып төште.

АХЫРЫ

-Рая, сиңа ни булды? Соңгы арада бик күңелсез йорисең. Әллә авырып киттеңме?

Үз уйларына бирелгән көе корпусның стеналарын ышкып юып яткан Рая, сискәнеп тураеп басты.

Кастелянша  Роза апа икән.

-Берни дә булмады. Әллә нәрсә, кәефем юк, эчемдә бушлык. Нәрсәдер югалткан кебек тоям, алай югалтырлык байлыгым да юк инде.

- Син әйдә, кәефеңне төшереп йөрмә, үзегезчә матур итеп җырлап җибәр. Мин сезнеңчә аңламасам да, ошый миңа җырларыгыз. Көе  күңелгә үтеп керә.

Рая, әкрен генә көйли башлады. Үзе дә сизмәстән, "Туган тел" җыры исенә төште. Шулай эш белән, моңаеп та, чирләштереп тә, гомер үтә торды. Карга канаты кебек чем-кара чәченә энҗе бөртекләре сибелде. Заманында калын ике толым итеп үреп,баш түбәсенә такыялап куелган чәч тә юка бер толымга калды. Кайчак Рая коела башлаган чәчләреннән туеп, кистереп атам, дисә дә, Мәхәй каршы килде.

-Раечка, я не переживу если ты отрежешь волосы. Просто не хочу даже представить тебя со стриженными волосами. Все бабы с короткими волосами, все на один манер. А ты у меня с изюминкой! Вот за эти волосы я тебя и люблю. 

Рая көлеп җибәрде.

-Яратам дигән була тагын,чукынчык! Оныттыңмени, бомжиха дип көлгәнеңне. Ярый Сашкага рәхмәт, ул әйтмәгән булса, син мине коткармас та идең. Үзең әйттең бит, керәсе килмәде ул җимерек ташландык бинага дип. 

-Ладно, ладно, прости меня такого дурака. Чуть не пропустил свою любовь.

Интересно, на самом деле, если бы мы не нашли тебя, что бы с тобой было? С нами что бы случилось? Вот говорят конечно, что все написано заранее на небесах. 

-Юктыр, ничек инде Аллаһ миңа шундый язмышны туганчы ук язып куйсын?! Нинди гөнаһларым өчен? Мәхәй, син бит аңлый алмыйсың, ничек ул үткәнсез яшәү. Минем бала- чагым булмаганмы? Кем минем әти- әнием, туганнарым? Ә бәлкем кайдадыр минем балаларым бардыр? Минем сиңа әйткәнем булмады, санаторийга эшкә урнашканда, гинеколог миңа әйтте, вы рожавшая женщина диде. 

-Да ты что? А почему скрыла от меня? Рая, а может нам в Челны сьездить? Может там помнят ещё нас?

-Дөресен генә әйткәндә, мин инде үткәннәрне актарырга да куркам. Хәтта мине юктан бар булган дип уйласалар да, мин кемгә кирәк?

-Мне ты нужна,дорогая. Мне. Я тоже прожил не сладкую жизнь без  тебя. А с тобой я наконец обрел уверенность, стал по настоящему нужным кому- то человеком. Как мужчина я увы не смог стать тебе мужем, но …

-Мәхәй, алай димә, тукта. Тормышның бар яме йоклауда гына мени! Сексны беренче урынга куючылар ялгыша. Минем өчен син  әче дала җилләреннән яклаучым, бар хәсрәтемне, борчуларымны сүзсез дә аңлый ала торган чын кешем. Ирем! Санаторийда узең дә күрәсең бит, күпме хатыннар я ирләр авыру,коляскада гына хәрәкәтләнә ала торган тормыш ярларын карый, аякка бастырырга тырыша. Күзләрендә исә бер- берсен кызгану түгел, ә ярату хисе бөркелә. Ә парлашып,култыклашып бара торган парларга игьтибар иткәнең бармы синең? Бер берсенә карамыйлар да, күзләрендә салкынлык, сөйләшүләре дә елан ысылдаган кебек, тырт та пырт кына. Ясалма култыклашып йөриләр, ирләре матур кызларны күзли, хатыннары яшьрәк ирләрне күрүгә иреннәрен ялый. Номерларына кайткач, талашуларына исең китәрлек.

***

Ночная кукушка ласково поет,диләр бит әле. И ялагай песи булды да инде Марина кайнанасына да, кайнатасына да, Антонга да. Берәр җиргә барып кайтуга кайнанасын кочаклап, ой, мамулечка, как дела? Ой, как кушать охота, дип тегене биетә генә. Кайнатасына кыйммәтле сигаретлар бүләк итеп, аның белән бергә балконга чыгып, төтен суыра, өйдә киеп йөри торган киемнәре, үлгән ирне дә торгызып бастырырдай супер сексуальный. Дөрес, Антонга хатынының имиләрен бөтенләй ачып, арт саны тулаем күренә торган итеп йөрүе ошамый. Марина исә, бер дә аптырап тормыйча гына, пусть смотрят твои старики. Глядишь и они сексом начнут заниматься.
Мать твоя вон до ушей своих халат натянет, ну какому мужику охота лезть на такую бабу. Вот и ругаются постоянно, дип җавап кайтара.

Тора торгач, кайнанага  Маринаның киенүе генә түгел, эшкә урнашырга теләмәве дә ошамый башлады. Антон үзе генә өйдә чагында улына дә нотыклар укып карады, әмма Антонны Марина чүпкә дә санамый иде инде. Берничә ел бергә этле- мәчеле яшәгәннән соң, кайнанасы ире белән нервыларны дәваларга дип санаторийга китте. Аннан кайтып ишекне ачып җибәрсәләр, өй буйлап тузан туздырып биш яшьләр чамасындагы малай чабып йөри. Боларны күрүгә үк, мама,мама, бабуля приехали,дип, аларның йокы бүлмәсендә нидер эшләп яткан әнисе янына йөгерде.

Кайнанасы белән кайнатасы ишек төбендә тораташ кебек басып торганны күреп Марина:"Ой, мама, а мы думали вы месяц пробудете. А что так мало отдохнули ? Поднакомтесь, это мой сынулечка Димочка. Димуляя, иди обними бабулю и дедулю, дип такылдады.

-Какой сыночек? Какая нафиг бабуля! Какой дедуля?!- Кайнанасының тәмам каны кызып, әле генә дәвалаган нервылары чыгырыннан чыкты да, ул акырып ук җибәрде.

-Мой сын. А что вы не знаете откуда берутся дети? У вас откуда, У меня тоже оттуда. Мой сын пока жил У моей мамы. Перед школой решили в подготовительную группу передать. Я не хочу, чтоб мой сын был простым работягой. Кстати, мы с Антоном решили переселиться в вашу комнату. Мы молодые, да ещё и ребёнок к нам может зайти. А вам и маленькой комнаты достаточно будет. Многие старики вообще с апреля по октябрь на даче живут. Свежий воздух продлевает жизнь, и деньги на санаторий тратить не надо. Свежие овощи фрукты,ягоды, а вместо гимнастики копка, прополка. Всё это только на пользууу, мамулечка,- Марина хихылдап бүлмәгә кереп китте дә ишекне шартлатып бикләп тә куйды.

-Вот стерва,а! Вот змея, не успели в санаторий отьехать, весь мир перевернула. Знала бы, какую змею пригрела у себя дома, за порог бы не пустила. Эх,Антоша, Антоша, кого ты привел? Бабу! Бабу с ребенком. Вот почему она тебе не рожает! Столько лет ни слуху,ни духу о ребенке, а вот сейчас, бац и появился. Дурак наш Антон, дурааак! У него свой ребёнок растет, а он знать не знает о ней. А тут чужого, неизвестно откуда притащили.

Кайнанасы үксеп- үксеп елап утырганга җен ачулары чыкты Маринаның, телевизорны бар тавышына акыртып ачып куйды да, " Не нравится, можете в дом престарелых переехать. Мы с Антоном поможем. Там вам и спокойненько будет. А здесь в зале мы решили детскую сделать. Ребёнку надо развиваться, бегать, резвиться,да, Димулечка!

Кич эштән бер кәефсез кайткан Антон да картларның санаторийдан тиз кайтуына ризасызлык белдерде.

-А чего так быстро приперлись то? Выгнали что ли? Я думал, хоть месяц отдохну от вас, ну нееет. Не сиделось им в санатории. Ведь кормят, лечат, отдыхай,дыши свежим воздухом. А им  надо за нами следить! Уф, видеть уже не могу, дип, зал ишеген ябып кереп китте. 

***

Нурсөя аңына килүгә, безгә син яшәгән санаторийга барырга кирәк. Шул апаны табарга, һичьюгы аның кем икәнен белергә. Хәйдәр, ишетәсенме, безгә Кырымга барырга кирәк , дип тәкрарлады.

Иренең, Нурсөя, ни сөйлисең, сабый бала белән нинди Кырым ди ул! Саташа башладыңмы әллә. Сезне бала чакта ташлап чыгып киткән хатынны эзләп кем Кырымга бара ди! Тынычлан, бала бераз үссен. Аннары эзләрбез, бик кирәк икән, диюенә каршы, Нурсөя күз яшьләре белән елап җибәрде.

-Син әти- әни белән тулы гаиләдә үскән. Безнең исерек әтиебез аркасында бала чагыбыз да булмады. Авылдан чыгып качасы көнне әти исереп әнкәйгә нык бәйләнде. Без Хәйдәр белән куркып, карават астына кереп яттык, әтидән куркып әбекәй дә өйдән чыгып китте. Әти әнине кыйнады, мин күреп яттым, аннары баз капкачын ачып, әнкәйнең чәч толымнарыннан тотып базга ыргытты. Әнкәйнең бер чәч толымы әтинең кулында уралып калды. Әти әнинең калын толымын баш тиресе белән йолкып алды! Мин куркып, әнкәемне җәлләп карават астыннан чыкмакчы идем, анаң янына ыргытам, томалап үтерәм дигәч, курыктым. Шундый булды безнең балачагыбыз. Әнкәй безне ташлап качмады, ничек итсә итте, безне әтидән коткарды. Бәлкем шул көнне кыйналудан башы авыртып, ул аңын югалтып егылгандыр! Унсигез ел үтте ул хәлләргә, әмма барысы да бүген булган кебек. Хәйдәр, энем, син хәтерлисеңме?

- Еллар үткән саен кайбер вакыйгалар тоныклана, онытыла инде. Әнкәйне нык хәтерлим. Ул синең кебек яшь, матур иде. Исән булса, кайчан да булса күрешсәк танырбызмы икән? Апа, җизни дөрес әйтә, ничә ел үтте, тагын бер ярты ел түзсәк ни була? Минем энекәшем дә үсеп бетәр, әйеме, акыллым! 

*** 

Яше барган саен Раяның үзе дә аңламаган кагылу- сугылулардан тәне дә, җаны да сызлый башлады. Атна буена, эшенә дә көч- хәл белән генә барып, инде түзәрлеге калмагач, больницага ятты. Температурасы югары булу сәбәпле  саташулы- уяулы яткан бер мәлне Рая төш күрде.

Бик тә таныш авылда җәйге иртә. Бәләкәй бакчадагы чиялектә кошлар сайрый, тау астындагы өянкеләрдә бал кортлары безелдәшә, тирә- якта шундый рәхәт сафлык. Киң урамның ике ягында да койма тирәли бәпкә үләннәре, тузганаклар баш калкыткан. Шунда  кара чәчләре бәләкәй толымнарга үрелгән бер кызчык тузганак чәчәкләрен өзеп Раяга таба йөгерде.

 -Әнкәй, сиңа чәчәкләр җыйдым. Мә, әнкәй, бу сиңа бүләгем, дип чәчәкләрне Раяга сузды. Рая ыңгырашып, кызым, рәхмәт, Нурсоякәем, кил әле ,бәбекәем, бер яратыйм әле үзеңне, дип ике кулын да алга таба сузды. Палатадагыларга аңлаешсыз телдә сөйләшү бик сәер тоелды. Кайберләре табибны дәшәргә чыгып китте.

Рая, ни булганын үзе дә аңламыйча, аптырап, постеленә кире ятты. Тагын торып утырды.

-Дочь. У меня есть дочь. Нурсия. Я вспомнила. Я помню, у меня есть сын, маленький сын. Хайдар. 

Рая тагын хәле бетеп, постельгә ауды. Башының сызлавына чыдый алмыйча ыңгырашты, саташты, һаман балаларын чакырды, кит, тимә,дип, кемнедер куды. 

Шәфкать туташы кереп укол кадагач,бераз тынычланып, аякларын караватыннан салындырып утырды да, башын ике кулы белән кысып әкреен генә җыр сузды.

"Ай әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирне үттек без.

Ак калфакның табылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы…"

Әкрен- әкрен Рая тернәкләнде, хәтере көннән- көн яхшыра барды. Больницадан чыккач, Мәхәй белән киңәшеп, Чаллыга, Раяның туган якларына кайтырга, аңа документларын үз исеменә ясатырга дигән карарга килделәр.

 

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас