

Төнне каравылчы вагонында уздырганнан соң, өч сукбай, үзләре яшәгән вагон торган җиргә киттеләр. Раяның , Палыч чакырды, дигән сүзенә бик ышанып бетмәсәләр дә, башка барыр җирләре булмагач, БСИга киттеләр. Бу Чаллының Сарман тракты ягындагы бик күп төзелеш оешмалары урнашкан җирне Сашка да, Мәхәй дә бик яхшы беләләр иде. Голод не тетка,дигәндәй, мондагы обьектлардан алар заманында кабельләр, тимер- томыр яхшы ташыдылар. Тамаклары тук, эчәргә мул булган ул заманнарны сагынып кына искә алалар хәзер. Чөнки һәрбер объект камера һәм сакчылар күзәтүе астында. Аның өстенә тагын алабай этләр үзеңне тереләй ботарларга әзер. Таныш сукмаклар аша тиз барып җиттеләр, Палычның складлары, базасы биниһая зур булуына да шаккаттылар.
Чынлап та,Палыч үз сүзендә тора торган мужик булып чыкты.
-Меня совершенно не волнует кто вы,откуда и зачем здесь. Мне нужны пока землекопы. Объектов много. Инструментами и спецодеждой обеспечу. Таак, вам же негде жить.
Вот в свой вагон и заселитесь. Правда уже не только втроем, а ещё трое таких же желающих работать будут с вами хату делить. Условие, не пить, не халтурить, драки не устраивать. Сразу выгоню. Если нормально и в срок сделаете, не обижу. Сам в детдоме вырос. Знаю, каково ползучему встать на ноги. А, забыл. Насчет жрачки. Там недалеко кафе есть, сходите, поешьте. Скажете, чтоб на меня записали. А потом поедем на объект. Там самим надо будет готовить. Бабе вашей поручим готовить.
-Эй, или сюда. Как звать? Деньги не пропьешь? Не сбежишь с деньгами? Смотри, ноги вырву, если с деньгами сбежишь. Найду из- под земли. Готовить умеешь?
Рая куркуыннан ни " а", ни "б" дип дәшмәде.
-Ее Раей звать. Да не пьет она и не курит. Беспамятная она. Ничего не помнит. А готовит и вяжет отлично.
-Ну вот и хорошо. Договорились. Рая, садись в мою машину, по дороге заскочим за продуктами. Там, где будете работать, магазина нет. И водки тоже, слышете.
Объект дигәннәре бөтенләй Чаллы янында түгел икән. Ике сәгатьләп урман юлы белән барып, ниһаять килеп җиттеләр. Урман эчендә биек койма белән әйләндереп алынган урында ял итә торган йортлар салыначак икән. Кичә алып киткән вагон янында тагын дистәләгән вагон тезелгән.
Рая машинадан төшугә үзләре яшәгән вагонга юнәлде.
-Стой, стой, тебе не туда, а в столовую.
Вон видишь слева, это столовая. Будешь варить,парить,жарить. Согласна? Рая, әйе, дип башын селкеп куйды.
Көннәргә төннәр, атналарга айлар кушылды. Ярты ел буена өч сукбай алны-ялны белмичә төзелештә эшләде. . Рая, чынлап торып, газ плитәсендә, кешеләрчә ашарга пешерүне нык тансыклаган икән. Көн саен ашларны төрләндереп, телеңне йотарлык пироглар пешереп, прораблардан башлап, сукбайларга хәтле барысын да тигез күреп ашатты. Савыт- саба юу өстенә, төзелештәге барлык ваооннарны да җыештыруны үз теләге белән башкарды. Дөрес, төзүчеләр арасында эчәргә барыбер таптылар, сугышулар, хәтта кан коюлар да булды. Андыйларны Палычка тиз арада җиткерделәр, һәм алар бик тиз юкка чыга тордылар, яңаларын пазикка төяп алып килделәр. Кыш көне төзелеш эшләре тукталды. Палыч барлык хезмәткәрләргә дә ашау- эчу, кием өчен акчаларын кисеп алганнан калганын кулларына тоттырды. Алган хезмәт хакыннан бик риза булмыйча акырышучыларны, сакчылар типкәләп, кулларын артка борып, автобуска кертеп яптылар. Палыч, барсы белән дә расчёт ясагач, Мәхәйне үз янына чакырды.
-Вижу, ты толковый мужик. За полгода никакого нарушения с твоей стороны. Просто тебе до этого страшно повезло. Хочешь изменить свою жизнь?
Мәхәй, бу тагын ни әйтер икән дип, күзләрен шарландырып, Палычка төбәлде.
-У нас в Татарстане зимой на стройке, считай, мертвый сезон. Вернее, земляные работы на таких объектах выполнять бессмысленно. У меня ещё объекты есть на юге, в Крыму. Желания нет туда поехать?
-То есть вы мне предлагаете работу на постоянной основе? А как я туда доеду?
- Да не переживай ты. Всё будет организовано. Сразу скажу, не пить. Выгоню.
- Я уже забыл, когда пил. Да и Рае не нравится, когда я пью.
-Кстати, о ней. Ты с ней спишь что- ли? Жалко бабу. Тоже судьба, видать, помотала. Хочешь и её бери с собой.
- Нас же трое. А Сашка?
-Сашка- нет. Он вор, ворует помаленьку, его пока не избили. У ребят деньги воровал. Камера все записала, в какой вагон и когда лазил. Попадется ребятам, убьют ведь. Если его жалко, можете остаться навсегда в теплотрассе. А я тебе предлагаю круто сменить образ жизни. Вон в зеркало посмотри, за полгода на человека похож стал.
Мәхәй ничек итеп, Сашка һәм Рая белән сөйләшергә дип, аптырап утырганда, Палыч үз бүлмәсенә аларны чакырып кертте.
-Саш, спасибо, брат. Хорошо работал, ты настоящий трудяга. Вот расчёт. И мы с тобой прощаемся. Иди, садись в автобус.
Сашканың, а они, дигән соравына, иди уж, иди, дип Палыч кул гына селтәде.
Палыч Мәхәй белән Раяны базада калдырды. Монда обьектларны җыештырып, каравылчыларга исемлек буенча тапшырып, берничә көннәрендә аларны Татарстаннан меңләгән чакрым ераклыктагы Кырым ярымутравына юл тотты.
***
Аллаһе Тәгалә бар кешене дә тигез итеп яратмаган шул. Кемдер озын буйлы, кемдер кыска булган кебек, кемдер бай, кемдер хәерче, кемнеңдер өй тутырып бала- чага, ә кемнеңдер берәу дә юк. Бала табып үстерү бәхетеннән кимсетелгән парлар тора- бара балалар йортлары, интернат ишекләрен шакыйлар. Үз күңелләренә хуш килерләй малай яки кызны тәрбиягә алып үстерү теләге белән килә инде алар. Нурсөя өченче сыйныфка,Хәйдәр беренчегә кергән елны балалар йортына чит илдән бер пар килде. Беренче күрудә үк аларның икесен дә бик ошаттылар. Әтиләре аталык хокукыннан мәхрүм ителү сәбәпле, документлар әзерләү озакка сузылмады. Тик аналарының балалардан ваз кичү гаризасы булмау эшне туктатты. Нурсөя башта чит илгә чыгып китәбез дип бик сөенгән иде, тик төшендә әнисен күреп елап уянгач, бу уеннан кире кайтты. Хәйдәр инде әнисен бөтенләй дә исенә төшерми иде. Бу балалар йортында чит илгә киткән балалар белән даими элемтәдә торалар, аларның чит илдәге тормышы бездәге белән чагыштырганда, җир белән күк арасы кебек иде. Хәйдәр дә чит илдән килгән абый- апаларны үз әти әниләре кебек кабул итеп, тиздән без өйгә кайтып китәбез,дип, шатланып сикергәләсә дә, планнары, хыяллары тормышка ашмады.
Еллар узган саен, усмерләрне алырга теләк белдерүчеләр дә сирәкләнде. Алырга теләүчеләргә я малай, я кыз гына кирәк булып, апалы- энелеләрне кире кактылар. Балалар бик теләп спорт секцияләренә йөрделәр. Икесе дә медальләр, грамоталар алып, яши торган бүлмәләренең стеналарын тутырдылар. Әтиләре ягыннан да, әниләре ягыннан да туганнары аларны бар дип тә белмәде. Каникул вакытларында авылга алып кайтып торырга рөхсәт бирелсә дә, аларны үзләренә алып кайту турында уйлап та карамадылар. Сәлмәнгә исә, балалары бармы да юкмы- барыбер иде.
***
Кырым шаккаткыч иде. Мәхәй Кара диңгезне ерактан күрүгә үк күзләреннән шатлыктан күз яшьләре атылды.
-Рая, гляди, Раечка, гляди море, Черное море, дип, аны кочып алып, күтәреп әйләндерә башлады. Үз гомерендә Татарстаннан читкә чыкмаган Раяга Кырым ят иде. Суы да, биек- биек булып үскән агачлары да, таулары да ят иде.
Кеше тормышка барыбер яраклаша икән. Рая да диңгез шавына да, аның бишәр катлы йорт биеклегенә күтәрелә торган дулкыннарына да, бертуктамый чиелдаучы диңгез кошларына да ияләшә. Җәйге эсседә чыдап булмаслык дала җиле аны тилертә, акылыннан шаштыра иде. Мондый көннәрдә Рая кая да булса еракка китеп олагу турында хыяллана, еракта калган Чаллы каласының ак каеннарын, кара туфрагын, бөдрә талларын исенә төшереп, илереп- илереп елый. Мәхәйгә түгел үзенә дә аңлатып та бирә алмый торган мизгелләр кичерүе бик авыр була аңа. Кырымда яшәүче халыкның сөйләм теле дә, анда ничә ел инде яшәвенә дә карамастан, барыбер ят була. Палыч чынлап та кешелекле булып чыга. Үз сүзендә торганлыгын сүз белән генә түгел, эш белән дәлилли. Кемнәр белән килешкәндер инде,табаны ничек "майлагандыр", ул Раяга тулы хокуклы Россия гражданины дигән паспорт ясатуга ирешә. Алай гына да түгел, Рая белән Михәйне Кырымның балаларны дәваландыру һәм ялын оештыру үзәгенә даими эшкә урнаштыра. Әллә кем итеп түгел инде, Рая җыештыручы, ә Михәй слесарь- сантехник булып эшли һәм аларны шушы үзәкнең бер санаториендә торак белән тәэмин итәләр. Тормышлары рәхәт, бәхетләре түгәрәк түгәрәк дияр идек, әмма Раяга инде күпме еллар хәтере генә кайтмый. Мондагы табиблар дә бик тырышып карыйлар, ләкин бар да юкка. Булмаса булмый инде дип, язмышы белән килешкән Рая бер көнне бик сәер хәлгә юлыга. Санаторийда бүлмәләрне җыештырып, коридор идәннәрен сөртеп маташканда, бер бүлмәдән бик тә таныш җыр ишетә. Кинәттән аяк буыннары йомшап китә, башлаган эшен ташлап, атлар- атламас булган аякларына көч- хәл белән басып, җыр ишетелгән бүлмәгә юнәлә. Керергә кыймый ул, ишек яңагына сөялгән көе җырны тыңлый, үзенең күзләреннән өзлексез аккан күз яшьләрен дә тоймый да сизми дә. Колагында, күңелендә бары бер нәрсә- ул татарча җыр. Шулай күпме сөялеп елап басып торгандыр, ишектән чыккан ир- ат чүттән генә аны бәреп екмый.
-Ой, простите, пожалуйста. Я Вас не заметил. Вы плачете? Вас кто- то обидел?
Рая, юк, юк, дип башын селки.
-Песня. Я слушала песню на родном языке.
- Сез татар хатыны мени?! Таныш булыйк. Мин Хәйдәр Исламович булам. Татарстаннан килдем. Ә Сез Кырым татарымы, әллә минем якташмы?
Рая кыскача гына үзенең Чаллыдан башланган тормышын сөйләп бирде. Аңа кадәрге тормышымны хәтерли алмыйм дип җаваплады һәм җыр өчен рәхмәтләрен әйтеп, эш урынына юнәлде.
Шушы көннәрендә әллә нәрсә булды Раяга. Башы бер әйләндереп, бер чыдап булмаслык авыртты. Төшенә ниндидер таныш та, таныш булмаган да авыллар, кешеләр керде, ниндидер балалар күрергә изаланды. Күңел түрендә Хәйдәр дигән исемнәр бер кабынды, бер сүнде. Бик таныш кебек тоелды аңа бу исем, Мәхәй кебек бик якында гына кебек булды. Ләкин кем ул, кайда, боларын һич хәтеренә төшерә алмады. Көн саен иртүк ашыга- ашыга санаторийнең Хәйдәр Исламович яшәгән корпусына юнәлде, аны тагын бер күреп калу хыялы белән яшәде. Кызганычка каршы, ул бүлмәдән башкача татар моңы агылмады, Раяны әсир иткән татар җыры бүтән ишетелмәде. Могҗиза дими ни дисең, ләкин шул көннән соң Раяның хәтерендә кайбер татарча җырлар "баш калкыта" башлады. Идән юып йөргән җиреннән тиктомалдан авыз эченнән генә берәр җыр сузуына хезмәттәшләре дә игьтибар итте.
-Рая, у тебя такой красивый голос. И вообще что за песни ты поешь? До этого ни разу же не пела. На каком языке ты поешь?- дип аптыратып бетерделәр. Ул ояла- ояла гына үзенең хәтеренә килгән җырларны башкарды. Тик ул җырларның да бер- ике генә куплеты исендә иде шул.
***
Язмыш барыбызны да сыный икән ул. Нурсөя тугызынчы сыйныфка барырга теләмәде, училищега тегүче- дизайнерлыкка укырга керергә теләк белдерде. Энесе балалар йортында берүзе калуга борчылса да, үзе яшәячәк тулай торак ерак булмаганга сөенде. Уку елы башлангач, баштагы мәлне көн дә дәресләре бетүгә, энесе янына йөгерде. Ләкин энесенең, усмер генә булуына да карамастан, бик җитди характерлы булуын күреп, сирәгрәк килә башлады. Хәйдәрне еш кына спорт ярышларына ерак шәһәрләргә алып бардылар. Аның кебекләр турында төптән юан чыккан, диләр. Чынлап та, Хәйдәр үсмерләр арасында буйга алардан калышса да, беркемгә дә бил бирми иде. Усмерләр арасында уздырылачак Россия чемпионаты бу юлы Кырымда узачак дигәч,Хәйдәр бик сөенде, шул ук вакытта Нурсөя апасы бара алмаганга көенде. Аны Кырым таулары, диңгезе белән үзенә дәште,ымсындырды,ниндидер билгесезлек аны үзенә чакырды.
Бөтен Россия чемпионатына әле ярты ел чамасы вакыт булса да Хәйдәр ярышларга бик ныклап әзерләнде. Тренеры Николай Иванович белән төнгә кадәр спортзалда шөгыльләнде. Хәтта кайбер предметлардан билгеләре дә түбәнәйде. Бу проблеманы белеп алган Нурсөя апасы Хәйдәрне шелтәләп кенә калмады, билгеләреңне яхшыртмасаң, тренерың белән сөйләшеп, чемпионатта катнашучылар исемлегеннән сыздырам, дип тә куркытты. Тәэсир итте булса кирәк, Хәйдәрнең укулары яхшырды һәм ул бу уку елын да ударник булып тәмамлады.
Яз Нурсөягә мәхәббәт алып килде. Ул укый торган группада егермедән артык кыз һәм нибарысы ике егет иде. Егетләрнең Данияр исемлесе мәктәптә үк бер класста укыган дус кызына гашыйк иде. Ә Антон, группада бик чибәр кызлар булуга да карамастан, кап- кара чәчле, зифа буйлы, нечкә билле Нурсөяне якын итте. Башкалардан аерылып торырлык чибәрлеге юк иде аның. Ләкин сүз тыңлаучанлыгы, кешеләргә мәрхәмәтле булуы белән бөтен кешене әсир итә иде. Эшкә дә кулы ятып тора- нинди генә заказ булса да, аны җиренә җиткереп, башкарып чыга. Педагоглары һәм тәрбиячеләре яшьләр арасындагы мөнәсәбәтнең тирәнгәрәк кереп баруын сизеп, бервакыт Нурсөяне педкабинетка чакырып алдылар.
-Нурсөя,балакай, ник чакырдыгыз, дип, аптырама. Сиңа киңәш бирергә яныңда туганнарың да, газиз әниең дә юк. Шуңа сине кисәтеп әйтмәкче булабыз. Антон белән мәхәббәт уеныгыз тирәнгә китте. Барлык кешеләр дә беренче мәхәббәтләре белән гаилә кора алмый. Бусы факт, тик шунысы бар, бергә йоклап йөргәннән кызлар балага уза. Син шуны беләсеңме? Унсигезең дә тулмаган көе син җитди мөнәсәбәттә. Антонга да унсигез яңа тулды. Син, кызыкай, үзеңне сакла. Тагын шунысын да әйтик, проблемаларың туганда дус кызларың белән түгел, безнең белән хәл итәргә тырыш аларны.
Шушы сөйләшүдән соң, Нурсөя Антоннан бераз читләшеп тә йөрде. Тик беренче мәхәббәт уты икесенең дә йөрәген телгәләде, юксыну- сагыну хисе чиргә сабыштыра язды. Педагогларның юравы юш килде - Нурсөя авырга калды.
***
Әллә армия хезмәтенең нәтиҗәсе, әллә инде эчеп, сукбайлыкта йөргән елларының шаукымы, Мәхәй еш кына сәламәтлегенә зарлана башлады. Санаторий табибларында тикшеренү узгач, йөрәгенә тиз арада операция кирәклеге беленде. Бу диагнозны ишеткәч, Мәхәй бөтенләй төшенкелеккә бирелде. Операциягә кадәр яши алмам, юк, операция вакытында мин барыбер үләчәкмен, яшәүнең мәгьнәсе калмады, дип атна буена эчеп тә ятты. Ахыр чиктә Рая аны җитәкләп диярлек алып барып, больницага салды.
Бер хезмәт хакына гына яшәү, авыру ирен тәрбияләү авыр булачагын аңлап, ул күрше корпусны да җыештырырга теләк белдерде. Хәзер, аның үзенең дә сәламәтлеге чамалы иде инде.
Табиблар Мәхәйне аякка бастыру өчен күп тырыштылар. Операция алдыннан, бавырын, бөерләрен дәваладылар, анализлары яхшырганчы системалар,уколлар куеп, хәле әйбәтләнгәч кенә операция көнен билгеләделәр. Мәхәйнең операциясе бик уңышлы үтте. Бер атна дигәндә, ул инде Раясының юка җилкәсенә кулын салып, Кара диңгез ярында басып тора иде.
-Рая, пока я лежал в больнице, я много думал о нас, особенно о тебе, о твоей судьбе. Негоже человеку жить без прошлого. Я сам такой поганый человек, ничего со мной не поделаешь, бросил свою малую родину. Ну да ладно. Но я же помню все. Всю родню, своё детство, юность, молодость. Я все думал, не дай Бог я умру, что будет с тобой? Рая, мы уже столько лет живем в Крыму, а про твое прошлое, которое началось или оборвалось в Челнах ничего не знаем. Может ты вспомнила свою жизнь и мне не хочешь говорить?
-Нет у меня секретов от тебя. Вся моя жизнь проходит с тобой. Но, я вспомнила песни на татарском языке. Может это и к лучшему и я наконец узнаю кто я.
- Вот и я о том же. Смотри, сколько людей находят своих близких через телепередачу "Жди меня". Может и мы напишем. Чем черт не шутит. Вдруг и тебя узнают.
-А вдруг я тот человек, который совершил преступление и принес горе другим. Боюсь я всего. Разворошишь осиное гнездо, а там Бог знает что.
***
Ниһаять, озаклап көтелгән, зур җиңү вәгьдә иткән Россия чемпионаты башланды. Спортсменнарны Раяның өстәмә җыештыра торган корпусына урнаштырдылар. Шау- гөр килеп, бер урында тик кенә минут та басып тора алмаучы яшь егетләрне күреп хәйран калды Рая. И дөнья, кем белә бит, бәлкем минем дә шундый балаларым булган булыр иде, дип уйлап куйды да и, кайдан килсен инде миңа сукбай хатынга бала, дип көрсенде. Кастелянша ханым белән яшь спортсменнарны бүлмәләргә урнаштырып, урын- җирләрен рәтләгәннән соң, бераз хәл алырга дип, корпус каршындагы скверга чыгып утырды. Шушы гау- гөр китүче балаларга гел карап утырасы, алар белән аралашасы килү теләге йөрәгенә тынгы бирмәде. Аптырагач,, тренерлары янына барып, бу команданың кайсы республикадан икәнен белән итте. Татарстанның яшүсмерләр командасыны икәнен ишеткәч "аһ" итте.
-Мин дә Татарстаннан бит. Чаллыдан мин. Үзебезнең команда өчен җан атачакмын. Ярышлар булган көнне мин дә киләчәкмен.
-О, монда безнең җанатарлар булгач, һичшиксез, җиңәчәкбез! Рәхмәт, ханым!
Татарстан җыелма командасы Россия чемпионатында икенче урынны яулады. Хәйдәр исә үз авырлыгы буенча узган ярышта беренче урынны алды. Ярышлар һәм тренировкалар арасында яшьләр диңгездә су коенды, Кырым буенча сәяхәттә булды. Зур җиңүләр яулап, туган якларга кайтып китәр көн дә җитте. Шул көн якынлашуга Раяның йөрәге сызлый, кан басымы күтәрелә башлады. Мәхәй дә аптырап, аңа больницага барырга киңәш итте.
-Юк,юк, сөйләмә дә больница турында. Минем якташларым туган үскән илләренә кайтып китә, ә мин, үз исемемне дә белми торган бер хатын чит- ят җирдә мәңгелеккә торып калам. Эх, иңнәремдә канатларым булса очар идем мин дала җиленә ияреп. Сынса сынар иде канатларым, йөрәгемнән кан саркыса да, кайтып егылыр идем туган илемә. Аңламыйсың син мине, Мәхәй, аңламыйсың татар хатынының йөрәгендәге давылны. Ут яна минем йөрәк урынында. Мин аларны озатып калырга тиеш.Син ни дисәң дә диярсең, мин аларны тагын бер кат күрергә тиеш.
***
Эчә- эчә Сәлмән тәмам бетереште. Таякка таянып көч- хәл белән йөрүче әнисе дә бу тормыштан тәмам туеп, Аллаһтан үлем генә көтә иде. Ләкин Газраил үзе белә шул,кемне алып китәргә. Бер иртәдә анасы улының бик нык хырылдаган тавышына сискәнеп уянып китте. Борылып ят, бик каты гырлыйсың, дип, Сәлмәнне уятыйм дисә, бу Сәлмәннең җан бирү газабы булып чыкты. Шуннан соң анасы да озак яшәмәде, улы артыннан мәңгелек йортка күчте.
***
Поезд озын гудоклар биреп, Кырым белән саубуллашып, туган илгә кузгалды. Рая перронда Татарстаннан килгән спортсменнарга кульяулык болгап, елап басып калды.
Вагон тәрәзәләренә маңгайларын терәгән малайлар арасында аның газиз улы,Хәйдәре дә, аның белән саубуллашкандай, тәрәзә аша кул болгады. Ана улны, улы анасын танымады…
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова.