

Кем уйлаган авылдан, явыз иреннән качып чыгып киткән татар хатыны ике урыс сукбаена ияреп йөрү көненә калыр дип. Хәер, әле алар очрамаган булса, ниләр булып бетәсен кем белә?! Һәрхәлдә, Мәхәй белән Сашка Раяга тимәделәр, тамагын туйдырып, бер түбә астында яшәп киттеләр. Иртәнге сәгать белән ирләр ашарга- эчәргә юнәтү юлын карадылар. Бер- ике мәртәбә Раяны да үзләре белән ияртүнең мәгьнәсе булмады, ул һаман, нәрсәсендер югалткан кешедәй, як- ягына карана, ә чүп савытларына күз дә салмый. Зур йортлар янына урнаштырылган контейнерлар мәйданчыгын да, монда бик сасы ис килә,дип, урап узу ягын карый. Сукбайлар чүп савытларының астын өскә китереп актарыналар, картон, журнал- китапларны бер өемгә, ризык мазар эләксә, аерым пакетка, уенчык , савыт- саба ише әйберләрне икенче капчыкка тутыралар. Юл уңае булса, макулатураны, тимер-томыр, пластмассаларны җыючыларга тапшырып, ипи,сөт,чәй,тәмәке һәм аракы сатып алалар. Шулай йөреп кайтуларының берсендә вагон ишеген ачкач, берникадәр вакыт аптырап басып тордылар. Вагон эче танымаслык булып үзгәргән - кыйгаеп беткән өстәл тактасы кырып юылган, тәрәзәгә кадакланган картоннар алып ташланган. Алар урынына үтәкүренмәле пакетлар ябыштырылган. Юылуның түгел, себеркенең дә ни икәнен белмәгән линолеум идән дә чип чиста итеп юылган.Өстәл өстендәге стаканнар, корымга батып беткән чәйнекне дә танырлык түгел, барысы да ялт итеп тора.
-Ничего себе, мы адресом ошиблись, что ли, дип Сашка тел шартлатты
-Я не понял, нам сейчас босиком ходить придется? Эй, Рая, ты чего тут устроила?- тавышына усал төсмерләр кертергә тырышса да, Мәхәй булдыра алмады, елмаеп җибәрде дә, авызы шактый гына ачыла башлаган кроссовкаларын салып, исләнеп беткән тишек носкилары белән түргә узмакчы булды.
-Мәхәй, носки давай, я другие постирала. Вот,- дип Рая тишекләре ямалган носкилар китереп тоттырды. Мәхәй кулындагы носкиларны кабат- кабат әйләндерде.- Моя мама так же штопала носки.- Мәхәйнең тавышы калтырап китте - Рая, ты не думай, что я плачу. Хотя, если честно, я плачу,да,да плачу. Мужик я в конце до концов или баба. Столько лет скитаюсь бомжом, а ведь у меня,поди, мама ещё жива. А я тунеядец, бомж. Копаюсь в мусоре. Жру все, что попадется. Сплю где придется. Рая, вот ты скажи, справедливо это или нет?
Рая ни дип җавап бирергә дә белмәде, аптырап җилкәсен генә сикертте.
-Мәхәй, если мама есть, езжай к ней. Она наверное тебя ждет.
-Эх,Рая,Рая. Ничего ты не понимаешь. Тупая ты, и ничего не помнишь. Вот ты то кто? Рая? Маша? А может Наташа? Или ты татарка? Наиля может? Или Алсу?
Рая, үзе дә аптырап, башын аска иде.
-Ты не обижайся на меня. За носки тебе огромное спасибо. Да и за чистоту. Такое ощущение, что я вернулся в родительский дом. Половиков только не хватает.
-Ә это мы живо.-Моңарчы сүзсез генә утырган Сашка да сүзгә кушылды.- Там за мусорными контейнерами не то что половики, целые ковры валяются. Сегодня же притащим.
Чынлап та, моңа хәтле яшәгән урыннарының чиста- пөхтәлегенә битараф булган ирләр бер- ике атнага эчендә үзгәрделәр дә куйдылар. Шәһәрдә волонтерлар сукбайларга кием- салым өләшә дигән сүзне ишетүгә, Раяга да күлмәк- чалбарлар, үзләренә дә киемнәр табып алып кайттылар. Чүплеккә чыгарылган ике коверны алып кайтып, чишмә буенда бик яхшылап юып киптереп, берсен стенага элделәр, икенчесен идәнгә салдылар. Аяз көнне дә болыт чыгып давыл булган кебек, бер көнне Мәхәй белән Сашка бик нык сүзгә килделәр. Сүз иярә сүз чыгып, бер- берсенең бугазына ябыштылар. Рая куркуыннан агарынды, кул аяклары калтырый башлады. Кая да булса кереп качар урын эзләде, тапмагач, чырыйлап кычкырып, ишеккә ташланды. Тыны беткәнче, аяклары атламас булганчы, йөгерде дә йөгерде. Ниһаять, урман ышыгына килеп җиткәч, җиргә ауды.
Аның бу халәтен беренче мәртәбә күргән ирләр, ничек тиз сугыша башлаган булса, шулай тиз сүрелделәр.
-Рая. Мы Раю напугали. Куда она убежала в полночь? Где теперь ее искать?- Сашка тиз генә киенде дә,Рая, дип кычкыра- кычкыра эзләргә чыгып чапты.
-Я знаю, куда она убежала. В свободное время она в лес ходит. Наверное в лесу прячется.
Күпме генә кычкырып, чакырып карасалар да, Рая тавыш- тын чыгармады, киресенчә, үзен чакырганны ишетеп, куаклыклар арасына шуышты. Төнне шулай дер калтырап, агачлыкта уздырса да, иртән вагонга кайтырга булды. Көннәр инде тәмам салкынаеп, бүген- иртәгә кыш башланырга да мөмкин. Урманда кыш чыгып булмаячагын ул бик яхшы белә иде.
Аның кайтып керүен күргәч, сукбайлар алтын балык тоткандай шатланышып, гафу үтенә башладылар.
-Рая, миленькая, прости нас дураков. Это мы не со зла. Пьяные мы такие дураки. Больше не повторится. По крайней мере при тебе не будем драться. Тебя не будем пугать.
Кышкы салкыннарны тимер вагонда чыгу мөмкин түгел иде, көннәрдән беркөнне алар вагоннан җылылык теплотрассасына күченделәр. Рая монда да үзенчә тәртип урнаштырды. Барлык кием- салымнарны пөхтәләп төреп пакетларга тутырды. Көннәрдән беркөнне ирләр бер капчык бәйләм җепләре күтәреп кайттылар.
-Рая, ты вязать умеешь? Посмотри, что мы сегодня нашли!
Рая кул эшләренә кечкенәдән үк бик хирыс була, шуңа да җепләрне күргәч, шатлыгыннанмы сукбай дусларын кочаклап битләреннән үбеп ала.
-О, вот это награда! Ну как тебе Саш, поцелуй нашей красавицы. Пить дать, кто то из нас, скоро должен будет жениться на Раечке.
-Вы же сказали,что мои братья. А братья на женятся на сестре, дип Рая да көлеп җибәрде.- Что хотите получить, перчатки или носки, свитер или безрукавку? Я все могу связать. Вот только беда, чем связать?
Икенче көнне үк Раяга бәйләм энәләре дә алып кайтып бирделәр. Кыш буе Рая җылылык трассасыннан бик сирәк чыкты, бәйледе, җыештырды, учакта ашарга пешерде. Көннәр җылына башлауга, "тройка" вагонга күченергә карар кылды. Рая баштагы мәлне яктылыкка ияләшә алмый аптырады. Тора- бара Чаллыга үзе генә дә чыгып йөри башлады. Урамнарны күпме таптаса да, аны танып эндәшүче кеше булмады. Сәер хатын белән милиция дә кызыксынмады.
***
Сәлмән балаларын алып кайтырга дип Чаллыга бертуган сеңлесе Оркыя белән килде. Социаль бүлектә документлар әзерләгән арада, якындагы кибеткә кереп, баш төзәтеп чыгарга да өлгерде. Ниһаять, алар балалар йортына аяк бастылар. Хәйдәр дә, вакыт узу белән әтисен сагынган, йөгереп килеп, аның муенына асылынды. Нурсөя генә, әтисенең начар гадәтләрен һич онытмаган, шуңа күрә әтисенә каш астыннан гына карап куйды, аның янына барудан баш тартты.
Бүлмәгә Сәлмәннән сасы перегар исе таралды. Нурсөя Оркыя апасы янына килеп, әтисе дә ишетерлек итеп, "Без әнкәй табылмыйча, беркая да бармыйбыз. Монда детдомда калабыз. Мине инде беренче класска алырга дигән приказ да бар.Без әтинн яратмыйбыз. Ул гел әнкәйне кыйнады. Килмәсен безнең янга башка", диде.
Оркыя, ни хәл итәсең, дигәндәй, кулларын ике якка җәйде. Балалар янәшәсендә басып торган психолог һәм тәрбияче апалары да, бертавыштан, ситуация аңлашылды, диделәр.
Беренче сентябрьне Нурсөя ашкынып көтте. Менә- менә әнисе табылыр да, кызым мин сезне югалттым. Шундый озак эзләдем. Сезнең өчен бик кайгырдым. 1 сентябрь көнне барыбер килдем мин яныгызга дип кочаклап үбәр, аркыбыздан сөяр, Хәйдәрне алдына утыртып үчтеки дип сикертер. Ә аннары минем чәчләремне бантиклап үреп куяр, дип хыялланган сабыйның гына хыяллары тормышка ашмады.
Ташландык вагонның сукбайлардан башка беркемгә дә кирәге юк дип уйлау ялгыш икән. Хәер, кем әйтте соң әле аны ташландык дип? Чынлап та, вагонның хуҗасы бар икән. Ниндидер бер төзелеш оешмасы балансында торучы вагон янына бер көнне " сам гружу сам вожу" машинасы килеп туктады. Ике дус иртүк колхоз базары янына көнлек эшкә яллаучы булмасмы дигән өмет белән китеп барды. Вагонда Рая көндәлек эшләре белән шөгылләнеп ятканда, вагонга өрлектәй таза ир- ат килеп керде. Таныш түгел кешене күрүгә үк Рая бик нык куркып калды.
-Тааак, обжили значит, наш вагон, да. Бомжатник устроили. А ну- ка выметайтесь отсюда! Живо! Кто позволил вам сюда зайти. Где замок?
Рая берникадәр куркынып аклана башлады.
-Я думала, что это наш дом. А куда мы пойдем. Нам же некуда идти. Сашки и Махая дома нет. Я же без них не знаю куда идти.
-Ничего себе,бомжиха. Ещё условия ставит! Может мне тебя к себе домой забрать,а, тетка? В теплотрассу, куда ещё. Откуда вылезли, туда и ползите.
Рая елый ук башлады.
-Не забирайте наш дом. В теплотрассе мы уже зимовали. Подождите пожалуйста,когда придут Махай и Сашка.
-Ты тут давай мне слезы свои не показывай. Живо собери свои шмотки, не то со всем барахлом загружу и увезу к чертям. Там на стройке шабашникам негде жить. А я должен думать о бомжах.
Рая елый- елый булган кием- салымнарын, сәләмәләрен төенчекләргә төйнәде. Савыт- сабаларын, булган бар " байлыкларын" вагоннын тышка ташыды. Вагон хуҗасы, ул арада шофер белән берлектә вагонны "ә" дигәнче машинага беркетеп тә куйды.
-Эй, тетка, как тебя там, если что, своим мужикам скажи, если нужна работа, то пусть подойдут на БСИ. Спросят Палыча, там все меня знают.
Рая, ни әйтергә дә белми, аптырап, спасибо,спасибо дип, болар белән саубуллашты.
Тирә- юньдә аунап яткан кирпеч калдыкларыннан учак әтмәлләп ашарга пешерде, чишмәдән су ташып чәй кайнатып куйды, ә тегеләр һаман юк та юк. Тәмам караңгы төшкәнче, авызына бер чеметем ризык капмыйча, Рая иптәшләрен көтте. Ниһаять, төн уртасы булгандыр, чыштыр-чыштыр аяк атлаган тавышлар ишетелүгә, Рая аларга каршы йөгерде.
-Наш дом забрали. Палыч приезжал, дом забрал, работа сказал.
Сашка белән Мәхәй, аңлый алмыйча аптырап калдылар.
-Рая, не тараторь, говори нормально. Какой дом, Палыч,работа. Никак не пойму.
Рая төшендереп аңлатып биргәнче, вагон торган урынга килеп тә җиттеләр. Мәхәй усал итеп сүгенеп, Сашка сызгырып җибәрде.
-В теплотрассе теперь невозможно. Там холодно как в могиле. В городе тепло отключили. Рая, расскажи, что за человек приезжал и что он сказал.
Көннең буена ялланып измә изеп хәлдән тайган булсалар да, кайдадыр ятып йоклау әмәлен табарга кирәк иде. Май ае да бик салкын килеп, көннәр һаман җылына алмый. Җиргә ятып йокласаң, иртәгә упкә чире башланачагын көт тә тор. Мужиклар, тагын шулай берәр вагон табылмасмы,дип эзләп киттеләр. Алардан да ашау кайгысы качкан иде инде. Юл буйлап бара торгач, тәрәзәсендә ут яктысы шәйләнгән бер ваонга юлыктылар. Шушы тирәдәге обьектларны каравыллаучы икән. Кеше хәлен кеше белми үз башына килмәсә, диләр. Ахрысы, каравылчы да дөньяда бик күпне күргән кеше булып чыкты, боларга үз вагонында төн кунарга рөхсәт бирде. Тик бер шарт белән- иртәнге җидегә, прораблар килгәнче, моннан таярга. Кая барсын инде сукбайлар, бар шартларга да риза булып, ризыкларын гына үзләре белән алып,Раяны да ияртеп, шау- гөр килеп вагонга кереп тулдылар. Каравылчы, болар белән бергә хатын-кыз да булырын көтмәгән иде, шаккатып тел шартлатты да, бичәгезне уртагызга салырсыз. Минем монда двухкомнатный квартир түгел, диде.
Рая, һәрвакыттагыча, Мәхәйгә сыеныбрак бер якка ятты.
Кыш урталарында, атна буе буранлады. Тимер-томыр, шешә эзләп йөрү бер файдасызга икәнен аңлап, Мәхәй белән Сашка да җылылык трассасыннан чыкмады. Аптырашып сүзсез утырып булмый бит, тормыш турында күп сөйләштеләр.
Мәхәй үзенең тормышын балачагыннан алып бүгенгәчә ачып салды.
-Мин бит Саратов өлкәсеннән. Нишләп бу якларга килеп чыктың дисеңме. Әтине бөтенләй хәтерләмим мин. Әни дә миңа биш яшь тулгач төрмәгә эләкте. Совет вакыты иде бит. Әни хәзергечә әйтсәк, предприниматель я бизнесменша дип аталыр иде. Ә ул вакытта спекуляция дип аталды. Әни алып сату белән шөгыльләнгәндә без бик яхшы яшәдек. Ни телисең әни шуны табып алып кайта, ул уенчыклар, машиналар дисеңме, ашау- эчүне әйткән дә юк. Мин сабый бит инде, бөтен кеше дә шулай иркен,бай яши дип уйлыйм. Юк, уйламыйм. Минем өчен андый тормыш гадәти күренеш иде. Ләкин көннәрдән беркөнне әни эштән кафтмады. Икенче көнне дә кайтмады. Аннары безнең өйгә милицияләр килде. Бер карамаган тишекләре калмады. Әнинең сатарга дип алып кайткан товарларын гына түгел, үзебез ябынып ята торган кытай ефәгеннән эшләнгән урын- җирне дә конфисковать иттеләр. Әни товарны каядыр чик буена барып алып кайта иде. Поездда проводник булып эшләгән мин туганчы. Шуңа да совет акчаларын гел долларларга алыштырып барган. Ул акчаларны да кырып- себереп алып чыгып киттеләр. Мин әби белән калдым. Әллә әбинең сәламәтлеге электән дә начар булган, белмим, әнине төрмәгә утырткач, ул бөтенләй чиргә сабышты. Ашарга ризык бетте. Без әби белән суткалар буе ач идек. Бала бит инде мин, ничек башым җиткәндер, тәмам ачыгып үләр хәлдә, күршеләргә шакыганмын. Шуннан тагын милиция чакырып, әби белән икебезне дә больницага алып киткәннәр. Әбине башка күрмәдем инде. Каберен дә белә алмадым. Мине приютка озаттылар. Белсәң иде син, әнине ничек сагынып елаганнарымны! Һәр хатын- кызда әни чалымнарын күрә идем. Тәртипсез булганмындыр инде, наказание күп эләкте миңа. Әнине 10 елга утырттылар. Ике мәртәбә хаты килде. Ул хатларны армиядә дә саклап йөрткән идем.Әни төрмәдән чыкканда миңа инде уналты туларга бара иде. Килде әни минем янга. Совет иле таралып бетеп, болгавыр заман иде. Әбинең квартирасын дәүләт алган, әнинең үзенең дә яшәр почмагы юк. Монда тамагың тук, өстең бөтен, укыталар, тиздән училищега укырга керерсең. Мин сиңа хәзер берни дә бирә алмыйм диде дә, китте дә барды. Шул вакытта ничек кыен булганны үзем генә беләм. Мин әни белән подвалда яшәргә дә риза идем. Шулай итеп, приюттан училищега интернатка күчерделәр. Училище бетерүгә армиягә алдылар. Син беләсеңме соң әле минем кайда служить иткәнне. Абзыең подводник! Яртышар ел су астында дөнья гиздек. Су өстенә күтәрелү юк. Хәрби положение. Куелган заданиеләрне яхшы үтәдек. Дальше служить итәсе калган, но минем туган җиремә кайтасым килде. Син ике ел гомереңне су астында уздырганнан соң җирнең нинди кадерле икәнен. Белмисең, аны ятып үбәсе, колач җиткән хәтле кочасы килә. Җир йөзенең матурлыгын, бары тик подводниклар гына санлый ала. Тегендә бит кара тынлык. Кабер. Тереләр кабере. Кайттым мин хезмәте итеп туган ягыма. Әни кемгәдер кияүгә чыгып, каядыр киткән. Мин интернатка, туган йортым кебек бит инде ул миңа, килдем. Рәхмәт директорга, воспиткаларга. Үз балаларын каршы алгандай кочак җәеп каршы алдылар. Рәхәт булды инде шул чакны. Аннары директор эшкә урнашырга ярдәм итте. Эштә тулай торактагы бүлмә бирделәр. Тиздән булачак хатыным белән таныштым. Анна. Аннушка. Анюта. Эх! Ойләнешкәч кенә белдем, үземнең ир була алмаганымны. Юк, булмый. Врачларга йөрдек, бик көчле облучение алган организмың диделәр. Шулай да матур гына яшәп киттек. Аня дә мине тынычландырырга тырыша, гел минем көйне көйли. Эштәгеләр дә, дуслар да белми бит инде безнең проблеманы. Аны- моны кешегә сиздермибез инде. Тик һаман кайчан бәби алып кайтасыз инде дип тәкрарлыйлар. Аппаратым эшләми дип әйтеп булмый бит инде. Өйдә бар да тәртиптә дип йөргән бер көнне, көндез, ни сәбәп беләндер, өйгә кайтырга туры килде. Бу вакытта Аня да эштә, дип, ишекне ачмакчы булам, ачкыч керми бит замокка. Общага ишеге картон бит инде, этеп торып җибәрдем ишекне, йозагы ук чыгып очты. Аня дә, таныш түгел ир дә шәп- шәрә килеш сикереп тормасыннармы караваттан! Кызган баштан теге ирне тукмап аттым. Ныграк сугылган булып чыкты, ул инвалид калды. Мине төрмәгә озаттылар. Ә Аняга нәрсә? Судта рәхәтләнеп, аның эшләми, мин ни эшләргә тиеш дип җавап бирде. Менә әйт әле син, ну разве сиңа кирәк икән, нигә яраткан булып кыланырга. Аерыл да чык икенчегә кияүгә. Мин бит аңа врачлар барыбер дәвалап булмаячак дигән көнне үк, әйдә аерылышыйк. Син хатын-кыз, әни булырга тиеш. Үз парыңны табарсың дидем. Юк,диде, син генә, ни булса да без бергә булачакбыз. Бу синең һәм минем язмышым, дип кабатлады. Менә шулай итеп мине утырттылар. Алты ел утырып чыктым. Анда Чаллы егете белән дуслаштык. Әйдә,диде. Мин, давай, дидем дә,килдем инде монда. Яхшы гына эшкә урнаштым, бер хатын белән таныштым. Бер баласы бар иде. Аңлаттым үз хәлемне. Бигрәк әйбәт, минем баламны үзеңнеке кебек итеп үстерерсең. Миңа инде секс кирәкми, иптәш кирәк диде. Мин тагын ышандым. Ышанасың инде, башыңа тошкәч. Бу хатынның малосемейкасы бар иде. Аны сатып, мин кредит алып, ике бүлмәле фатир алдык. Ике эштә эшләп, ял көннәрендә шабашкага йөреп, өч еллык кредитны ел ярымда капладым. Законлы никах юк, мин ышанам инде хатынга. Квартираны үз исеменә оформить итте дә, мин лесбиянка түгел, эшләми торган ир белән картаясым юк, син бит ни мужик ни баба дип мине торган саен мыскыл итә башлады. Ахырдан үзенә любовник тапты һәм үз иркең белән чыгып китмәсәң, яныңа алып кайтып ятам диде. Менә шулай итеп мин сукбайга әйләндем. Ә әни мине бәлкем көтәдер. Кем белә бит.
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова.