Литература
12 Апреля 2022, 07:30

ДАЛА ҖИЛЕ

1-2 бүлекләр -Галия! Галия, дим! Галия!Сәлмән, күпме генә кычкырса да,Галия җавап бирмәде. Кичә әче бал белән аракыны бергә кушып күп эчелгән, шуңа Сәлмән караваттан башын да күтәрә алмый аунап ята. - Галияәә! Су бир, кабәхәт! Үләм бит, эч яна! Әй, кем бар өйдә? Инәәй, син кая?

ДАЛА ҖИЛЕДАЛА ҖИЛЕ
ДАЛА ҖИЛЕ
-Галия! Галия, дим! Галия!

Сәлмән, күпме генә кычкырса да,Галия җавап бирмәде. Кичә әче бал белән аракыны бергә кушып күп эчелгән, шуңа Сәлмән караваттан башын да күтәрә алмый аунап ята. - Галияәә! Су бир, кабәхәт! Үләм бит, эч яна! Әй, кем бар өйдә? Инәәй, син кая?

Аякларын көчкә өстерәп Гөлниса әле айнып та бетмәгән улы аунап яткан карават янынарак килде.

-Нәрсә дисең, улым, ишетмәдем бит.

Сәлмән күзләрен акайтып анасына җикерде:- Су бир, дим. Албасты! 

Анасы куркуыннан калтырануын җигәргә тырышып, су багыннан бер чумеч су алып тагын улы янына килде.

-Галия кая олакты? 

- Мин күрмәдем улым. Кичә бик каты суктың ахры, бик нык елап чыгып киткәние. Шуннан кайтмады бугай ул.

-Тагын шул Хәмдәләргә киткән ызначит. Тапсам,бәреп үтерәм.

Су эчкәч, Сәлмән гайрәтләнеп китте ахры, бала башы хәтле йодрыгы белән китереп сукты. - Инәй, кая минем киемнәр? Тиз бул, нәрсә мыштырдайсың? Ничек кирәк алай киенеп, болдырга чыгып баскан Сәлмән урамга күз салды. Нияте, берәр ир- ат очраса, баш төзәтү иде. Кеше- кара күренмәгәч, бәләкәй тыкрык буйлап кибеткә таба шуышты. Ни хикмәт, кибет төбендә дә бер ир- ат та очрамады . Шулай да кибетче Гөлфиягә яздырып, бер чикушкә алып, аны кибетче күз ачып йомганчы голт- голт итеп шешә авызыннан гына эчеп тә бетерде. Аракы эчкәннән соң кәефе күтәрелеп киткән Сәлмән, чайкала-чайкала урам буенча хатынын эзләп китте.

         Чаллы автовокзалында энә төшәрлек тә урын юк. Бигрәк тә Казанга билет сата торган кассада халык күп. Ниһаять, Галиягә дә билет алу бәхете тәтеде. Төенчекләр арасына чүмәшкән төпчек улы Хәйдәр арып йоклап киткән, кызы Нурсөя әнисенең кулындагы билетларны күргәч, сөенеченнән кулларын чәбәкләп куйды.

-Әнкәй, кайчан утырабыз инде автобуска? Әнкәй, минем ашыйсым килә, Хәйдәр дә ашыйсым килә диде. Әнә телендә пирожкилар саталар, ал әле,әнкәй.

Галия, акчасының бик аз булуына да карамастан, бәрәңге боткасы кыскан ике зур пирожки алып килеп кызына тоттырды. 

-Мә,кызым, берсен Хәйдәр уянгач, аңа бирерсең. Мин без утырасы автобусны карап керим әле. 

Шул чыгып китүдән, Галия суга төшкәндәй, юкка чыкты. Төпчек улы да, уянып, пирожкиен тиз генә ашап куйды, тик әниләре генә озаклады. Вокзалдагы халык умарта күче кебек гожләп тора, Халык белән бергә сумкалар, арбалар, кәрҗиннәр дә алышынып тора. Берәүләр ашыга- ашыга автобуска чаба, икенчеләре этешә- төртешә кассада билет даулый. Көн тәмам кичкә авышты. Вокзалда халык саны да күзгә күренеп кимеде. Эш көне беткәнне көтеп, касса пыяласы аркылы залны күзәтеп утыручы кассир Әминә, төенчекләр өстендә утыручы ике балага игьтибар итте һәм күрше кассада эшләүче коллегасына эндәште. 

-Зоя, син күрдеңме, бу балалар төшкә хәтле үк монда чуалалар иде. Инде вокзал ябылырга санаулы гына вакыт калды, ә болар һаман утыралар. Мин чыгып сорап карыйм әле. Кем белән һәм кая баралар икән.

Таныш түгел кешенең үз яннарына якынлашуын күргәч, балалар икесе дә сикереп торды.

-Әллә берүзегез сәяхәткә җыендыгызмы? Кай якларга китәргә уйлыйсыз? Тиздән вокзал ябыла, билетларыгыз бармы соң? Каяле, күрсәтегез билетларыгызны?

Балалар аптырап бер- берсенә караштылар. Хәйдәр куркып, Нурсөягә сыенды.

-Без әнкәй белән. Казанга барабыз. Әнкәй автобусны карыйм дип чыгып китте дә, һаман керми дә керми. 

-Казанга дисез инде алайса. Ә беләсезме, соңгы автобус сәгать өчтә китте бит инде. 

Бу сүзләре ишетүгә Нурсөянең күзләрендә яшь күренде. Менә менә түгеләм дип торган күзләр ирексездән таныш түгел апаларына текәлде. 

-Ә безнең әнкәй кая соң алайса? Ул автобусны эзләп йөриме икән?

Хәйдәр дә хәлләрнең шәптән түгел икәнен аңлап, борынын мышкылдата башлады. Сабый гына булса да, олыларча фикер йөртеп,әллә безнең әнкәй безне калдырып киткәнме, дип, елап та җибәрде.

-И, мин сезне усеп беткән дип уйлаган идем. Ә монда ике елак басып торамени!- Әминә балаларны юатып шаяртырга теләде.- Нишләп ташлап китсен инде. Әниегез утыргандыр да автобуска, ишеге шапылдап ябылгандыр, сезне алырга җитешми калгандыр. Менә хәзер бәләкәй автобус чакыртабыз да, әниегез утырган автобусны куып җитәбез. Әйдәгез әле минем белән. 

Әле генә әниләрен югалту кайгысын кичергән балалар янә шатланышып, тиз генә сумка- төенчекләрен күтәреп, Әминә апалары артыннан теркелдәде.

Милиция бүлмәсенә килеп кергәч, форменный киемдәге таныш түгел кешене күрүгә, балалар ишеккә таба чигенде.

-Курыкмагыз инде, бу абый кеше ашамый, бала-чагаларга да гел ярдәм итә. Сезгә бит әниегез утырган автобусны куып җитәргә кирәк,шулаймы?

Балалар, әйе, дип баш кактылар. Әминә дежур милициягә кәгазьгә язып та, ым белән, русчалатып та хәлне аңлатты. Чаллы һәм  Казан милиция бүлекләренә хәбәр җибәрделәр. Бар бүлекләрдән дә, андый кеше күренмәде, автобуска утырып китмәде дигән хәбәр алынды. Балаларны төнгелеккә шәһәр уртасындагы балалар йортына урнаштырдылар.

       Галия кассага билет алырга торганда, чират тирәсендә халыкны кысрыклап әле бер, әле икенче якка авыштырып чиратны буташтыручы ике- өч ир- атны шәйләгән иде. Урта яшьләрдәге бу адәмнәр чиратның ике ягыннан да халыкны күзәтә, алай гына да түгел, кесә- янчыкларын да капшаштырганын ул үз күзе белән күрде. Хәтта берсе белән карашлары очрашты. Теге бәндә Галиягә күз кысып, елмаеп куйды. Галиянең бөтен тәненә курку таралды.  Кассадан билет алганда кәшилүген кысып кына бер меңлекне чыгарды да, акча янчыгын урталай бөкләп, курткасының изүен ачып, түштие эченә яшерде. Хатын- кызның акча саклый торган иң яшерен урыны инде ул.

Автобусны карарга чыккач та ишек төбендә үк Галия теге бәндәләр белән чак маңгайга маңгай бәрелмәде.

-Вах, красавица, куда путь держишь. Может нам с тобой по пути, дип, берсе Галиягә аяк чалды. Вокзалга кереп- чыгып йөрүче пассажирлар боларга сәерсенеп карагач, берсе, нет, нет мы просто пошутили, дип, Галияне икенче иргә таба этеп җибәрде. Галия көтелмәгән хәлдән аягында басып кала алмады, алга сөрлекте. Теге бәндәләрнең берсе, кешеләр ишетсен дип,ахрысы, вот говорил я ей,не пей. Нет ведь вот опять налакалась, дип кычкырып сүгенде. Галия, куркуыннан, нишлисез сез?Җибәрегез, дип кычкырса да, аны инде үтеп китүче пассажирларны исерек хатын кычкыруы дип кабул иттеләр. Галияне башта култыклап вокзал артына алып чыктылар, берсе шул арада кесәләрен актарды, автобус билетларын бөгәрләп якындагы куаклыкка томырды да, түш изүен ачып акча янчыгын капшады. Галиянең кычкырырга дип ачылган авызын суган һәм тәмәке исе сенгән олы уч каплады. 

-Давай не церемониться. Она нас  ещё в очереди засекла. Грохнуть надо и делу конец. Так оставим, сдаст она нас.

- Зачем нам мокруха. Выбьем ей память, саму себя помнить не будет.

- Давайте подальше отведем. Здесь людное место. Не дай Бог, кто увидит. Нам свидетели не нужны. 

Галиянең башындагы шәлен битенә үк тартып төшерделәр дә, тартышсаң балаларыңны бәреп үтерәбез, дип куркытып ерактагы ташландык төзелешкә таба өстерәделәр. 
 
Иртәнге якта, юл буйлап шешә, тимер- томыр калдыклары эзләп йөрүче ике сукбай, ташландык төзелеш ягыннан ыңгырашкан тавыш ишетеп, туктап калдылар 

-Ишетәсеңме? Кеше тавышы бугай?

-Чукрак түгел дә мин,ишетмәскә. Әйдә, кирәкмәгәнне ишетеп, күрмәгәнне күреп йөрмик әле. Тизрәк таярга кирәк бу тирәдән.

-Мәхәй,син нәрсә! Әллә эчә-эчә бөтенләй кешелегеңне югалттыңмы? Үзеңне соң кайдан табып алып коткарганны оныттыңмы?

-Онытырсың синең белән. Ярар,синеңчә булсын. Әйдә барып карыйк, если что кул белән кагылмыйбыз. Бармак эзләре калса, бар гаепне безгә ягачаклар. Ул падла ментларга эзләп тә торасы булмаячак.

-Кәнишне, безгә уголовка гына җитмәгән иде. Давай башны тыгып кына карыйбыз да таябыз бу тирәдән.

Кулларындагы шешәләр тутырылган капчыкларын юл читендә калдырып, ыңгырашу тавышы ишетелгән бинага таба киттеләр. Курка- курка гына эчкә күз салуга, анда аунап ятучы, кием- салымы чиста- пөэтә хатын- кызны күреп гаҗәпкә калдылар.

-Әй, син исәнме? Син кем? Ник дәшми ул? 

Сукбайлар тагын бер- берсенә караштылар. Мәхәй дигәне, кул селтәп, исеректер ул, башы чатный торгандыр, шуңа ыңгырашадыр,әйдә,киттек, дисә дә, икенчесе, тукта әле, якынрак барып карыйм. Бер дә исереккә ошамаган бит ул, диде.

Таныш түгел хатын ыңгырашып куйды, көч- хәл белән торып утырмакчы  иде, тик санын җыялмыйча тагын ауды.

-Син исерекме соң? Ник дәшмисең? Исемеңне әйт. Ярдәм кирәкме? Кирәкмәсә, без  киттек.

Хатын, аларга таба кулларын сузып, помогите, дип пышылдады.

Аны ике ягыннан тотып, торгызып утырттылар. 

-Син кем? Ничек монда килеп чыктың? Или кемдер китереп ташладымы?

Галия, беренче тапкыр якты дөньяны күргән кешедәй, аптырап як-ягына каранды.

-Белмим. Берни белмим. Исемем. Э-э-э. Исемееем. Оныттым бит әле. Белә идем бит исемемне. 

-Син Чаллы кешесеме?

-Чаллы? Белмим шул. Хәтерләмим. Башым чуалган, гөж итеп тора. 

- Гаиләң бармы? Балаларың, ирең дип сорыйм.

- Гаиләм? Хәтерләмим. Бер ни дә белмим бугай мин.

-Понятно моның белән. Дару биргәннәр моңа. Киемнәре буенча, хәерче хатын түгел. Акчасы булгандыр моның, шуңа агулаганнардыр. Нәрсә, тора аласыңмы? Давай тор. Башың рәтләнеп китәр, миндә бераз спирт калдыгы бар, мә, эч!

Хатынның борын төбенә шешәне якын китерүгә, ул чайкалып китте.

-Юк,юк, бу нәмәрсәкәйнең исе бик әшәке. Мин аны гомердә дә эчмәдем.

-Эчмәсәң, безгә күбрәк калыр. Бик кыстап торырлык кеше түгел әле син. Шушында каласыңмы, әллә безгә иярәсеңме? Тамагың тук, астың җылы булыр безнең дворецта. Сукбайлар шаркылдап көлеп җибәрделәр.

-Сезнең белән барам инде. Мин бит монда берни дә белмим.

-Ярар, әйдә, ияр безгә. Тааак, сиңа исем табарга кирәк бит инде. Давай без сине Рая дип атыйбыз. Ошыймы Рая? Рая с брошенного рая. Тагын шаркылдадылар.

Рая, миңа барыбер, дигәндәй, җилкә сикертеп куйды.

Шешәле капчыкларын күтәреп юл буйлап,өч сукбай  ары киттеләр.

***

Балалар йортына вакытлыча урнаштырылган ике сабый көн дә тилмереп әниләрен көтте. Казанга баручы әниләре утырган автобусны куып җитәргә тиешле автобус та һаман килми. Тик көн саен таныш түгел апа- абыйлар килеп, алардан, моңа кадәр кайда яшәгәнлекләре, кем белән торганлыкларын сорап аптыраталар. Әниләре авылдан чыгып киткәндә үк кисәтеп әйтер куйды бит, авызыгыздан сүз чыкмасын,дип. Югыйсә, кире әтиегезгә кайтарачаклар,дип әйтте. Балалар, әниләре табылганчы беркемгә дә әйтмибез дип сер сакларга тырышсалар да, без капчыкта ятмый дигәндәй, сер ачылды. Милиция бүлегенә Самара өлкәсе белән чиктәш бер авылдан ике баласы белән бер хатынның юкка чыкканы билгеле булды.

Тәҗрибәле психолог ханым, балаларга уен тәкъдим итте. Таныш исемнәр, атамалар чыкса, кул чабабыз, диде. Авылларының исемен атауга, Хәйдәр, бу безнең авыл бит,дип кычкырып җибәрде. Нурсөянең ачулы карашы да туктата алмады сабыйның тулышкан күңелен.

-Безнең әти гел эчте дә әнине кыйнады. Әти тавышлана башлагач та, әни безне, карават астына яшерә иде дә, үзе өйдән чыгып чаба иде. Без карават астында йоклап китә идек. Әти эчмәсә әйбәт ул үзе, түлке көн дә эчә. 

-Акча каян таба соң ул шулхәтле эчәргә?

Нурсөя дә сүзгә кушылды. 

-Елгада балык бетәмени! Ул бит балыкчы. Балык тота да яртыга алыштыра. Шуңа да гел исерек. 

-Апа, әти әле әбекәйне дә кыйный. Сүгегеп торып җибәрә, әйеме,Нурсөя. Мин зур булып үскәчтен, әтинең үзен кыйнап ташлыйм.

-Алай ярамый инде,Хәйдәр. Әтиегез сезне сагынгандыр. Сез кайткач, эчүен дә ташлар. Авылга кайтасыгыз киләме соң?

-Ә әнкәй? Без кайтып китсәк, ул бит борчылачак. Безне эзләп барыбер киләчәк әнкәй, барыбер табачак ул безне, -  шулай дип, саф күнелле Нурсөя дә үксеп елап җибәрде.

-Елама,Нурсөя! Без әнкәй килмичә беркая да кайтмыйбыз. Минем әти янына кайтасым килми. Мин аны яратмыйм! Бу сүзләрне кечкенә малай шундый иттереп әйтте ки, аңа башка сорау бирү урынсыз  иде.

-Ярар, әгәр сезгә монда ошаса, әниегезне монда көтәрсез. Шулай да әтиегезгә сезнең янга кунакка килергә рөхсәт итәсезме соң?

Балалар, әйе, дигәндәй, баш какты.

***

Галия югалганчы ук эчә башлаган Сәлмәнгә, бу вакыйгалар шатлык кебек булды. Урамда кемне күрсә, шуңа бәйләнеп, башта хатынын эт итеп сукте, кешенең муенына асылынып сулык- сулык елады, аннары баш төзәтергә акча кысты. Авыл халкы тәмам җик күрде исерек Сәлмәннән. Ниһаять, милиция бүлегеннән балалар табылуы турында хәбәр килде. Милиция хезмәткәре килгәндә дә, Сәлмән, исерек көе караватта гырлап йоклап ята иде.

-Абзый, нинди бәйрәм сезнең өйдә. Давай, уян әле. Уян,дим. Фуу, шушы кадәр эчеп сасырга кирәк бит. Әби, улыгызга су бирегез әле. Бәлкем, айнып та китәр.

Әби, юк сүзне сөйләмә, дигәндәй, кулын гына селкеде, шулай да, чүмеч белән су китерде.

Сәлмәнне көч-хәл белән уятып, сораулар алганчы шактый вакыт үтте. Тик аның авызыннан бер җүнле сүз чыкмады.

-Чыгып качкан, ссука! Бәреп үтерәсе булган ул кара еланны! Балаларны котыртып алып киткән. Кайтсын гына, иманын алам мин ул бәдбәхетнең ,дип бик каты сүгенеп, куркытып, янап утырды. 

Милиция, моның белән рәтләп сөйләшеп булмаячагын аңлап, авыл советына юл тотты. Анда, Сәлмәнгә балаларны кайтара күрмәгез, эчкән баштан я бәреп үтерер. Галия бик кызганыч, бик сабыр, түзем иде бит. Инде чигенә җиткән булгандыр. Рәхәт тормыштан чыгып качмаган инде ул, диештеләр.

***

 Сукбайларның дворец дигәннәре, Чаллының Казанга бара торган юл буендагы ташландык бер вагон булып чыкты. Ишегендә йозак урынына кәкре арматура кисәге тыгып куелган. Тимер рәшәткәле ике кечкенә тәрәзәгә дә картон кисәге кадакланган. Яктыдан

караңгы вагон эченә аяк баскач, Рая  аптырап туктап калды.

-Әйдә, мадам, проходи гостем будешь. Понравится насовсем останешься. 

      Вагон эчендә төзүчеләрдән калган ясалма өстәл һәм ике скәмия, тагын бер- ике ватык урындыктан башка бер җиһаз да юк. 

Рая саклык белән генә скәмия читенә елышты. Ул арада сукбайлар әллә каян гына ашарга ризык тартып чыгардылар.

Өстәлгә бер ярты, аның яныңа бер кара ипи, балык консервасы, башлы суган тезделәр.

-Раечка, танышу хөрмәтенә берне күтәрик,әйдә. Сырланып утырма, мондый тормышта эчмәсәң, акылдан язасың. Ә, син болай да "тегенди" инде.

Мужикларнын шаркылдап көлүеннән Раяның тәне куырылды. Шулай да ул кыстауларына бирелеп, стакандагы аракыны эчмәде. 

-Су булса, мин су эчәр идем.  Бик нык сусадым,- диде.

-Су якында гына агып ята. Какрас су да беткән иде, давай йөгереп кенә үзең барып кил әле суга. Дворецтан чыккач туп- туры барасың. Анда чишмә бар. Вәйт шуннан су аласың.

    Рая күрәсен күреп каралып, янчелеп беткән биш литрлы пластик шешәне тотып, чишмәгә юл тотты. Юл буе ул нәрсәнедер онытып калдыргандай итеп, артына  борылып карады. Чишмә янына барып җиткәч, тагын аптырап уйга калды. Нәрсәсендер югалткан кешедәй, кесәләрен капшады, кат- кат борылып карап уйланды, тик бер нәрсәне дә исенә төшерә алмады. Рая өчен бөтенләй икенче тормыш башланды.
 
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас