Литература
11 Апреля 2022, 11:00

ТАМГА

Ахыры.  Ишегалдына кибәргә дип тараткан ике олау чи утынны ярды да ярды ул. Эңгердә күз бәйләнеп, Нурихан кая сукканын, нәрсәгә тидергәнен дә тоймады: балта әллә түмәргә, әллә агачка эләгә иде. Аннан атасы кебек махра төрде дә күз яшен әче төтенгә кушып тартып җибәрде. Әйтәм аны, язмыш гел кирегә сукалады… Әйтәм аны, этеп-төртеп бер-берсеннән ерагайтты. Ул – аңа апа, димәк.

ТАМГАТАМГА
ТАМГА
Ишегалдына кибәргә дип тараткан ике олау чи утынны ярды да ярды ул. Эңгердә күз бәйләнеп, Нурихан кая сукканын, нәрсәгә тидергәнен дә тоймады: балта әллә түмәргә, әллә агачка эләгә иде. Аннан атасы кебек махра төрде дә күз яшен әче төтенгә кушып тартып җибәрде. Әйтәм аны, язмыш гел кирегә сукалады… Әйтәм аны, этеп-төртеп бер-берсеннән ерагайтты. Ул – аңа апа, димәк. Сафринәнең әбисе күрше-күлән белән дә аралашмаган төмсә карчык иде. «Атам!» дип өркетмәсәң дә, ул дөньяга гайбәт орлыгы чәч¬мәс иде. Ник бүтән кеше юлыкмаган аларга урманда?! Авыл шаулар-шаулар да тынар иде. Аның каруы бүген җан газап¬лары кичермәс иде Нурихан. Көтелмәгәндә табылган малай, көтелмәгәндә табылган кыз туган… Тик күңел ышанып бет¬ми. Әйе, әйе, язмыш аларны бергә бәйләмәс өчен нинди генә киртәләр кормады. Шуннан чыгып та бу хәлләр дөрес дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Ходай аларны бу тиклем җәзаларга тиеш түгел иде. Шәрифә бу сызлавыкка ничек чыдар менә. Әллә аңа болар күптән мәгълүм микән? Ана белән кызның серләре килешә. Әнисе бер ачылмаса, бер ачылыр иде. Мәче белән эт туганлыгы гына түгел бит. Алар – кеше, аларның аталары уртак! Юк, Озын толым да билгесезлек белән каймалангандыр. Ул мондый утны эчендә йомып сакламас, мәхәббәттән шашкан ирне әллә кайчан оялтып, үзеннән биздерер иде.
Ир, әтисе кебек, төпчеген учына басып сүндерде дә төрлесе төрле якка сибелгән пүләннәр өстеннән атлады. Ишегалды¬на чи утын исе таралды. Ачык капканы ябаргамы икән дип икеләнде ул. Япмаса, аның кая барасы мәгълүм иде. Япса, төнката уйлап баш катачак.
Нурихан җимерек коймалар буйлап кына Шәрифәләр урамына төште. Авыл тып-тын иде. Кершән яккан ай тәмам тулышкан, йөзе белән болыт читенә бәрелеп, урталай ярылыр төсле. Ирнең дә йөрәге әлеге борчулардан вак-вак кисәкләргә теткәләнер сыман.
Шәрифәнең тәрәзәсендә ут сүнмәгән иде. «Нихәл, апа?» – дип кил дә кер, әйдә! Юк, юк, күңел аны туганым дип кабул итәргә теләми, Озын толым аңа яр буларак кирәк иде. Нурихан җансыз багана кебек сураеп торды. Соңлап ишетелгән гайбәт кычытканнан да хәтәррәк чага икән. Шаһитларның барысы да гүр иясе. Кемнән сорыйсы хәзер… Кинәт ирнең күз аллары яктырды. Фәсыйлә карчык исән ләбаса! Бөтен авыл хатынын бәбиләткән кендек әбисе чыш-пышларны ишетмичә каламыни? Туганнар икән, нәсел там¬гасы Шәрифәдә дә булырга тиеш.
Тавыклар белән бергә йокларга яткан карчык сукрана-сукрана ишек келәсен ычкындырды:
– Кайсыгыз мине бимазалый? Кайсыгызның вакытлы-вакытсыз тулгагы башланды?
– Ачуланма инде, Фәсыйлә әби. Бу мин – Нурихан.
– Җәйге төн ярты сүәм, таң атканны көтәргә тәкатең корыдымыни, олан? Аулда үлем-китем юктыр ла.
– Бар шул, – диде ир, баскычка чыккан кортканың иңенә костюмын ябып. – Туңма тагы, әбекәй. Монда гына уты¬рып сөйләшик.
– Мине онытып, Газраил кемне бәхетле итте, олан?
– Шаярттым гына, Фәсыйлә әби. Мин менә үлдем… Өрәк мин, валлаһи.
Карчык сөякле бармаклары белән аның битен капшады:
– Өрәкнең җисми гәүдәсе юк, олан. Җаның үлгәндер синең. Үлмәсә, моңарчы үләнер иең.
– Сиңа салкын түгелме, Фәсыйлә әби?
– Кәчтүмең җылыта кана. Тәү кат күрешкәндә, мәрхүм Салихҗан бабаң да җилкәмә бишмәтен салган ие. Май ае ие, шомырт салкыннары җелекне катыра ие. Бишмәт иске, сиңайтим, уң җиңендә ямау да күкрәк турысында ямау. Әнкәсе типчегән, эре генә инә белән. «Беренче эсбидәнҗе бу безнең, Фәсыйлә», – дия Салихҗан. Нәстә соң ул эсбидәнҗе, дип сорарга кыймадым, олан. Бабаң – грамыт кеше, Герман сугышларыннан кайткан ие.
«Моның хәтере сокланырлык бит! – дип сөенде Нурихан. – Ул теге хәлләрне онытмаган, валлаһи».
– Кыһым, Фәсыйлә әби. Ниме соң… Син байтак балаларны дөньяга китерткәнсең. Ниме… һәммәсен дә хәтерлисеңдер, әйеме?
– Һи, дивана! Минем баш иләк мәллә сезгә! Мисалга, син тугач та еламадың. Таза иең чөнкәй. Сулышың кысылган ие. Әнкәң салам кибәне күек йөрде синең. Солтанбәк нәселе – гәүдәле халык. Арт чүмечеңә берне чәпелдәткәч кенә тавыш куптардың, эһе.
Карчык берәм-берәм сабыйларының исемнәрен санады. Тик Шәрифә турында гына ләм-мим. Әйтерсең Нуриханның сабырлыгы төкәнгәнен көтә. Ә ир, чынлап та, төн карасын ертып кычкырырга әзер: «Шәрифә нинди иде?!»
– Син, олан, нигәдер борчулы, – диде кендек әбисе. – Җә, йомышың ни?
Нурихан, күкрәк тутырып, салкын һава сулады.
– Шәрифәнең анасы белән безнең әти яратышкан, ди. Шул дөресме, Фәсыйлә әби?
– Берсенең җегет, берсенең кыз чаклары, моның нәстәсе гаҗәп, – диде карчык.
– Гаҗәп кенә түгел, адәм хуры, алар урманда бергә йоклаган, Фәсыйлә әби!
– Алладан курык, нахак сүз сөйләмә, олан. Шәрифәнең анасы ятимә иде. Ирләр белән тиң печән чапты, ирләр белән тиң урман кисте. Агач аударганда, аягы имгәнә балакаемның, төнлә аны ярый ла аучы Миннехан очрата. Иртән ат табып, авылга кайтарды ул Шәрифәне. Минем кулыма тап¬шырды, Фәсыйлә астай, сауыктыр, зинһар, дип. Кайсы явызы сине гүрдәге атаңа каршы өстерә, олан?
– Кешеләр сөйли бит, – дип акланды Нурихан.
– Һы, кешеләр, янәмәсе! Урмандагылар Гөлбикәгә генә мәгълүм иде. Кара син, телен аркылы тешләмәгән кана, кем¬гәдер гайбәтен чәчкән. Кара син!
Нурихан барыбер тынычланмады. Карчыкның дәлиллә¬ре артык беркатлы иде. Яшьләрнең ничек төн уздырганына урман гына шаһит, шуңа күрә дә шик таралмый иде.
– Син… син Шәрифәнең дә кендек әбисе бит инде, Фәсыйлә әби?
– Булдым ди аныкы да. Шуннан ни, олан?
– Аңарда безнең тамганы шәйләмәдеңме соң?
– Билалетдин кызына каян килсен ул?! Солтанбәк нәселенә ни катышы бар аның? Бур Гарифҗан тамырының җепселе кана алар.
Ир шатлыгыннан сикереп тормакчы иде, кортка сул ко¬лагыннан умырып тотты:
– Менәтерәк Сафринә малаенда ул тамга ба-ар. Нәкъ синеке күек тамга-а. Җүнсез! Ник миннән Мирзабәкне яше¬рәсең? Синең углан кана ул. Теге кичтә ызбаңда бала исе ие. Картайсам да, минем борын тоя, олан. Күрше авылдагы атаң дусларында асрыйсың бәбкәчемне. Фәсыйлә белмәгән сер юк Наратлыкта!
– Катырак тарт, әби, катырак тарт! – диде Нурихан, көлеп.
– Мирзабәкне читләрдә тилмертмә, апкайт, җүнле җүнсез! – диде карчык.
…Шәрифәнең тәрәзәләре дөм караңгы иде инде. Күңеле белән ир, ызбага үтеп, хатынның мамык юрганын рәтләде: «Өшемә, бәгырь кисәк!» Күңеле белән аның колагына гомер буе эчендә йотып сакланган сүзләрен пышылдады: «Мин сине яраттым, Озын толым…» Икенче бүлмәдә тагын берәү бар иде. Өченче кеше иде ул. Нурихан күңеле белән аны да йоклатырга урын эзләде. Чит балага, җитмәсә, көндәш баласына Шәрифәдә тар булмас микән? Булмастыр, булмастыр, малай – Нуриханның ярты өлеше бит. Их, аныкы гына шул. Ә Озын толым өчен Мирзабәк чаттагы җиденче багана иде.
Авыр сулады ир. Баягы шатлык-сөенеч язгы кар кебек эреп акты. Шәрифә һәм Мирзабәк… Кайсысын сайлыйсың, дисәләр, җавап юк, чөнки икесе дә йөрәккә якын.
Тыкрык башында ул Фазыл белән очрашты. Атка атлан¬ган бригадир, сызгыра-сызгыра, Сафринәләр очыннан менеп килә иде.
– О-о, Нурихан абый! Әллә син каравылдамы? Нарат¬лыкны күтәреп китмәсеннәр дисең бугай.
– Син дә безгә ешладың, энем.
– Сафринә түтәйнең туганын озатыштым.
– Нинди туганын?
– Сакаллы абзый шунда. Наратлыкка юл кая, дигәч, ил¬теп үк куйдым инде. Әйдә, бездән булсын изгелек! Иртәгә ат җибәртермен, күчәсең, җыен, дип калдырдым түтигә.
– Нишләп… нишләп йөри туганы?
– Алла белсен! Урыс, ахры, ул кеше. Татарча аңламый да. Сүзгә дә бик саран. Сафринәгез күченсә, мужыт, бүтәннәр дә кымшаныр, ә, Нурихан абый?
Көтелмәгән «туган» Нуриханның бөтен халәтен биләгән иде, ул, тукран сыман, һаман үз агачының кайрысын тукыды:
– Туганны кем чакырган икән?
– Зимагур Шакир исәндер, картаймыш көннәрендә үги кызы исенә төшкәндер.
Ирнең йөрәк турысында кан оешты, һай бу язмыш! Кәкрәйгән ботакны турайтам дигәндә генә шартлап сына. «Туган» Сафринә ышанган әкияткә төкерәчәк. «Туган» баланы ике аяклылар арасыннан эзләттерәчәк. Кайтуының максаты да шул! «Качам, – диде ул, – Мирзабәкне кыстырам да җир читенә үк олагам!»
Бу уе күңеленә берегеп, ныгып та өлгермәде, икенчесе баш калкытты: «Ә Шәрифә сылу нишли?»
– Күзне йокы әчеттерә. Хуш, абый, – диде Фазыл.
Нурихан ат тезгененә ябышты:
– Сиңа бер сорау барые, энем. Әз генә сабыр ит. Аерган хатыннарыңдагы балаларың жәлме?
– Хи-хи, көлдермә, Нурихан абый. Аларны кем үстерсә дә, миңа барыбер.
– Ә нәсел тамыры? – дип бәйләнде Нурихан.
– Сафсата! – диде бригадир. – Кем кем белән йокла¬маган да, кем кем белән чуалмаган, эзлә син шуннан үз нәселең тамырын!
– Ялгышасың, энем.
– Минем – үз фәлсәфәм, Нурихан абый.
– Алай икән…
Ә менә аңа Мирзабәкне кем үстерсә дә барыбер түгел шул. Малай аныкы, аның дәвамы! Солтанбәк нәселе ирләре күке булмады һәм булмаячак та.
Таңны ул этә-төртә көчкә аттырды. Ат җигәм дип абзарга керсә – аран буш иде. Малкай тау битендә утлыйдыр. Анда үлән куе һәм сусыл. Ир, йөгәнен беләгенә элеп, шунда китте. Кояш нуры тауга чәчелгән, күз камаша. Нуриханның әллә акылы зәгыйфьләнгән, әллә күзенә күренә: сукмактан, иңнәрендә пар чиләкләрен җырлатып, Шәрифә килә иде. Нурихан, саташам дип, чытырдатып күзләрен йомды. Ачты… Ә хатын һаман килә дә килә иде… Ул әнә аңа карап көлемсерәгән, аптырамый.
Өч-дүрт адым кала икесе дә туктадылар.
– Пәри кызы микән соң, дим?
– Һи, Нурихан, җен-пәри әтәчләр кычкыргач йөрми ич инде, – диде Шәрифә, кызарып. Бит очлары алсуланган хатын дөньяның бер чибәре иде.
– Чиләкләрең авыр, бир миңа, Шәрифә.
– Әй лә! – Шәрифә ярты сүәм читкә тайпылды. – Үтәсеңме?
– Юк, сукмак тар, сыймам.
– Әй лә, таза Мортаза!
– Коең саекты мәллә? Ерактан су ташыйсың?
– Бу – чишмә суы, Нурихан. Болганып куерганчы йөгер¬дем әле.
– Кем болгатыр икән тау чишмәсен? – диде ир.
– Сандугачлар коена анда, – диде хатын. Аның кәефе әйбәт иде. Их, ничәдер сәгатьтән ул Нуриханның саубуллашмыйча гына авылдан табан ялтыратачагын белсә икән!
– Чишмә суы тәмледер, – диде ир, ничек тә җебемәскә тырышып. Төнлә Нурихан «йә Шәрифә, йә Мирзабәк» дип сайлый-сайлый бербөтен булып йөрәк түренә урнашкан ике кадерле кешесенең кайсына да өстенлек бирә алмады. Озын толымны ярату хисе белән улын ярату хисе тигезләшкән иде. Ичмасам, берсе инә очы кадәр генә ким үлчәнсә икән! Ахырдан ул шобага тотты: өстә Мирзабәк иде…
– Тәмле, зерә тәмле, Нурихан. Чәйгә дип апкайтам әле. Бүген кич сине көтәм мин, Нурихан… Килерсең бит?
Ир, тезләнеп, хатынның уң чиләгеннән чишмә суы капты. Яшьлектәге хыялларның чынга ашар көннәре дә бар икән… Наратлык кызлары тау сукмагында «ялгыш» очраган егетләргә су эчертә иде. И көнләшә иде шулардан Нурихан. Аның да Шәрифәнең тылсымлы чиләкләренә иренен тиде¬рәсе килә иде. Ә тәкәббер кызның талканы коры: әз генә якынлашсаң да, карашы белән утлы табада кыздыра…
Хатын уйлары белән еллар төпкеленә чумганын белми, йотылып җавап көтә: «Килерсең бит?» Ә Нурихан элекке чаклардагы кебек дөрләп кабынмый инде, аның дәшмәвен¬нән һәм басынкы кыяфәтеннән сизгер Шәрифә, әлбәттә, бу кичен дә, алдагы кичләрен дә ялгыз уздырачагын аңлый.
– Әй лә! Оедым тәмам, – диде Озын толым. – Атыңны эзләсәң – тау сыртында.
Сиңа ялына-ялварамы соң бу горур хатын! Яратуыннан тәгәрәп үлгәндә дә хисләрен буып тотачак бит ул. Әнә суы¬ның тамчысын да түкмичә йөгерә… Алар шулай аерылырга тиеш микәнни?!
– Шәрифә!
Хатын сөрлегеп туктады, әмма артына борылмады.
– Кичкә көт, яме? Көт! – диде ир.
– Көтәм, Нурихан җаным… – диде сулкылдаган Шәрифә. – Кил, кил…
Яратып туялмаган кешеңне газаплау гөнаһтыр ул. Ну¬рихан үзе кичергәннәрне дошманына да теләмәс иде. Озын толым гомер буе аны тилмертеп яшәтте. Хәер, ирдә дә гаеп бар иде: ул Сафринә атлы бер ялгышы белән мәхәббәт дөньясын каралтты… Шуннан соң кем сине җиңел генә гафу итәр икән… Әйе, чишмә сулары тәмледер, әйе, парлашып чәй эчүләр бәхеттер. Йә, нишлисең, Нурихан? Син Шәрифәгә «көт» дидең. Ә вәгъдә – иман. Улыңны да йөрәгеңнән каерып ыргыта алмыйсың: малай – ярты җаның.
«Миңа бит аларның икесе дә кирәк, – диде ир, яңа гына ачыш ясагандай. – Ник мин кадерлеләрем өчен көрәшмим әле. Сафринәнең туганы Мирзабәкне кулыңда күрә икән, чатнатып: «Бу – Солтанбәкләр оныгы», – дип әйт. Әгәр ул һаман балага дәгъва белдерә икән, мылтык теле белән сөйләш».
Нурихан мылтыгын чорма башына ук ташлаган иде. Кыекка баскыч сөяп, соңгы теләкәне менгәч, ул бер мәлгә төртелеп торды. Сафринәләр капка төбендәге җигүле ат ар¬басына сакаллы бер ир иске-москылар ташый. Кара, болар тавыш-тынсыз гына авылдан сыза! Йөрәгенә бала хәсрәте суккан кеше моңарчы җир астын казып төшәр иде. Туганы да Сафринә сыңары бугай. Ул очракта өн-тын чыгармау – гадәти хәл. «Бүре ашаган», вәссәлам.
Күкрәкне изгән зынҗыр өзелеп, сулышлар иркенәйде. Алда куркыныч упкын юк иде инде. Кичкә табан Нурихан улын алырга барыр, һәм алар, ике ир-егет, туп-туры авылның иң чибәр кызын димләргә китәр. Ә ишегалдыңда яшь килен аяк басарлык түгел: утын да утын. Хуҗа, җиң сызганып, шуларны җыештырырга кереште. Ул үзе дә бакча карачкысы иде. Кырынмаган килеш Шәрифәгә күренде. Аның эчке дөньясында да, абынсаң, кул-аяк сынарлык тәртипсезлек иде. Нибарысы мәхәббәте генә үзгәрми, үз төсендә саклана…
…Басу капкасыннан ике кеше калыкты. Нурихан урман авызында иде, аларны ерактан танымады. Кемнәр кичләтеп кенә үзәккә теркелди икән? Наратлыкта һәммәсе дә таяклы карт-коры иде. Ни чүпрәк сатучылар, ни теләнчеләр бу як¬лардан уратмый, авыл бит урман белән күмелгән иде. Берсе хатын-кыз, берсе ир-ат шикелле. Әллә ат каты чабулый, әллә парлылар еш-еш атлый, аралар бик тиз кыскара иде.
Дилбегәгә тотынып, атны әйдәкләгән Мирзабәкне ул култык астына этәрде:
– Улым, кач, күренмә…
Башын артка чөеп атлаган хатын Сафринәгә охшаган иде. Юктыр, күз алданадыр, валлаһи! Иртән алар әйберләрен олауга төйиләр иде. Наратлыкта ике Сафринә яшәми ләбаса! Әмма сакаллы ир култыклаган хатын – Сары чәч иде шул. Нурихан юлчылар кырыеннан чаптырып узып китмәкче иде, малай шыңшыды:
– Әти-и, айгырны үзем куа-ам.
Ир каушавыннан дилбегәне кискен генә үзенә табан тартты.
Нуриханны күргәч, Сафринә:
– Атпусти, Ләксәй, – дип, ят ирнең кулын читкә селтәп атты. – Атпусти, диләр! Нурихан иркәм, – диде хатын, еламсырап. – Мин бит Наратлыктан китеп ятам. Мәңгегә бит, Нурихан иркәм. Мона бу Ләксәй – минем абзый, имеш. Әнкә карчык исән, имеш.
Нуриханның бөтен хәсрәте – Мирзабәк, ул аны киң җилкәсе белән каплаган иде. Язмышның китек чит-читләрен түгәрәкләр өчен күпме чиләнде, ә бер мизгел хәзер барысын да вак-вак кисәкләргә уачак. Кул сузымында гына – малай… Хәзер Сафринә үрелә дә ала… Йөзен сакал-мыек баскан усал Ләксәй абзый аңа ярдәмгә атыла…
Киеренкелек өстәгән тынлыкны озакка сузарга ярамый иде.
– Сез иртүк үзәккә җыендыгыз кебек иде, Сафринә.
– Әйберләрне Питырларга аткардым. Рәхәтләнсен дус¬лар. Мин Рязаньга ук кыяклыйм, Нурихан иркәм. Әнкә кар¬чык үлем түшәгендә, бәхилләшергә чакыра, имеш.
– Хәерле сәфәр, – дип мыгырданды Нурихан. Тагын нәрсә дисен?! Аңа тизрәк болардан котылырга кирәк иде.
Тик хатын Рязаньга ашкынмый иде. Ул кулын боҗра ясап түгәрәкләде дә авызына куйды:
– Миндә коточкыч сер бар, иркәм. Ләксәй әйтә, ни дия Ләксәй мона, син, дия, марҗа… Ишет тә тораташ бул, әйеме? Тораташ бул! Мин – марҗа кызы, иркәм!
– Пошли, Серафима, пошли, – диде усал Ләксәй, сеңлесен җилтерәтеп.
– Бәйләнмә, – диде хатын, чинап. – Син нәстә аңлыйсың, карт сарык. Мәхәббәт кошым белән җүнләп саубуллашам мона. Ие, мин – марҗа кызы, имеш, Нурихан иркәм. Соңгы тапкыр синең белән рәхәтләнеп чүкердәшик мона.
– Мин ашыгам шул, Сафринә.
– Ашыгасыңдыр, ие. Кияү егете кебек киенгәнсең-ясангансың ич. Мин бит мәңгегә югалам авылдан. Начарлык белән искә алма, җәме, Нурихан! Хуш, җанкисә-ә-әк!
– Хуш, Сафринә, – диде ир. Аңа баланы ышыклаган хәлдә атын куалап китәргә дә була, Мирзабәк тә, әтисен сатмыйм дигәндәй, шым гына аркасына терәлеп утыра иде. Ә ул басу иңрәтеп елаган хатынны кызганды. Нигәдер ялган белән калуы да җиңел түгел иде. Нурихан, арбадан төшеп, керпе сыман йомарланган малайны кулына күтәрде:
– Таныйсыңмы, Сафринә?
Хатын хәмердән тоныкланган яшьле күзләрен җиң очы белән сөртте:
– Кем бәбкәче бу?
– Син… синеке, – диде ир, гәүдәсе куырылып.
Бәбәген чекерәйткән Сафринә хәзер ерткыч төсле аңа ташланачак… Карт урыс белән икәүләшеп баланы йолкыячак алар. Авызыннан хәмер исе бөркелгән хатыннан җирәнгәндәй, Мирзабәк йөзен әтисенең күкрәгенә яшерде. Юк, Нурихан үлсә дә улын ятларга бирмәячәк. Мылтык арбада, ә ул атса, берәгәйле ата…
Ләкин, ни гаҗәп, Сафринәнең күзендәге битарафлык пәр¬дәсе ертылмады. Баядан бирле «китәбез» дип борсаланган төмсә чырайлы туганның да малайда гаме юк иде.
– Һе, шаяртырга мачтыр инде син, Нурихан. Минекен бүреләр урлады ич, – диде салмыш хатын һәм терсәк очы белән абзасының касыгына төртте. – Пашли, Ләксәй, пашли!
Нурихан, малаен күкрәгенә кыскан Нурихан, арбага кире утырмады. Әле генә тәмуг утында чытырдап янган иргә тымызык кыр җилендә суынырга кирәк иде.
Ә аяклар тыңламый, авылга таба сөйри. Анда зарыгып бәхет көтә. Әгәр соңласаң, аның капкасы гомерлеккә ябылыр сыман…
 
Тәмам.
Нәбирә Гыйматдинова
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас