Гүя шуннан соң Шәрифә аның муенына асылыначак иде. Беркатлы Нурихан! Ул Озын толымдагы горурлык биеклеген бөтенләй үлчәмәгән икән.
Иске мәктәп бакчасында бригадир Фазыл халыкны җыйган иде. Җыелышка соңлаган Нурихан кеше-мазар күрмәгәндә генә бер карлыган куагы төбенә чүмәште. Төнге маҗа¬ралардан баш авыртып укшыта, мөгаен, ул аю куркытырлык ямьсез кыяфәттә иде. Ир үзен рәхимсез рәвештә сүз белән талады. Чүпрәк! Җебегән! Мәми авыз! Сафринә коткысына бирелеп, сазга буялды. Кеше күзенә туры карарга кыймассың, валлаһи. «Миннехан малае бозык хатыннар белән күңел ача», – дип көләрләр сыман.
Бригадир учын учка шапылдатты.
– Игътибар, Наратлык! Сездә кибет юк, почта юк, клуб юк, утның сыйфаты начар, телевизор эшләми, газ кертелмәгән, интегеп мич ягасыз.
– Урман өскә ишелгәндә, утынга җөдәмибез, – диеште картлар.
– Үзәктә егерме йорт буш, тәвәккәлләп, кем күченә? Совхоз Наратлык хуҗалыгы бүлекчәсен гамәлдән сызды. Фермадагы терлекләрне үзәккә кудык, – диде бригадир, үгетләвен дәвам итеп. – Сөткә дә тилмерәчәксез.
– Кәҗә асрарбыз, – диде карчыклар.
– Җәмәгать! Бүреләрне нишләтәсез? Уңда – урман, сулда – урман, ә, җәмәгать?
– Сез гаепле. Чарасын күрмисез, Миннехан аларның акы¬лын тарый иде, – дип гөрләште карт-коры, – әнә мәрхүм¬нең малае Наратлыкта төпләнеп маташа, шәп кенә түләсәгез, ерткычларны берәмтекләп чүпләр!
Бригадир тагын, учын шапылдатып, халыкны бастырды:
– Нурихан абый мәсьәләсендә болай: ул җир алды, алма үстерәчәк.
– Көндез – алма, төнлә – бүре! – дип кычкырды берсе.
– Сездә ди аның кайгысы, җәмәгать! Алма сатып баерга хыялланган комсыз сезнең арык сыер-сарыкларыгызны сак¬лар ди! Аның бакчасына ни зыян, бүре алма кимерми.
Шунда, шаккатырып, Шәрифә аваз салды:
– Ник син кеше турында шулай начар фикер таратасың, энем?
– Кем «кеше»? Нуриханмы? Ул – синең кан дошманың бит, Шәрифә апа, – диде Фазыл. – Атаң, аучы Миннехан капкынына кысылмаса, йөз ел яшәр иде.
– Тонык суны болгатма, яме, энем! Яп җыелышыңны! Без Наратлыктан беркая да күченмибез, – диде Шәрифә.
Халык мыгыр-мыгыр сөйләнеп таралды. Шәрифәнең кулында талчыбыгыннан үргән тырыс иде. Менә ул, ялгызы гына калып, карлыган яфраклары өзәргә кереште. Нуриханга качып яту уңайсыз иде, ир урыныннан күтәрелде. «Җирдән үскән» пәһлеван хатынны сискәндереп җибәрде:
– Абау, котсыз!
– Булышыйммы? Минем куакта яфраклар ямь-яшел, – диде Нурихан.
Шәрифә аңа зәһәр караш ташлады:
– Кит юлымнан, кит! Мин сине күралмыйм!
– Үткән-беткән бит инде, Шәрифә. Икебезнең дә әтиләр мәрхүм.
– Нәрсә?! Кем сине үткәннәр белән битәрли?!
– Алайса, ник миңа нәфрәтләнәсең? Кичә генә «кил» дип чакырган идең үзең…
– Нигә вәгъдәңне үтәмәдең? Нигә килмәдең соң? – диде хатын.
Нурихан аптырады.
– Кызык син, Шәрифә! Ишеген эчтән җиде кат йозак белән бикләгән дә!
– Ә син тәрәзәне каерып керер идең! Яраткан кеше ничек тә җаен таба ул! – диде Шәрифә һәм, тырысын җиргә бәреп, елый-елый, ике кулы белән Нуриханның күкрәген төйде. – Син… син – хыянәтче! Син бүген төнлә Сафринә белән идең! Мин сине күралмыйм, җаным-тәнем белән күралмыйм!
Тырыс янтаеп, үләннәр арасына яфраклар сибелде. Кызыл чәчәкле күлмәк кигән иде Шәрифә. Офыкка да шәфәкъ кызылы җәелгән иде. Хатын йөгереп китеп барды. Китмәде, шул кызыл офык белән бергә кушылды…
Ә дүрт айдан Сафринә, түгәрәкләнгән корсагын сыйпап: «Авылның иң асыл җегетеннән күчтәнәч», – дип мактанган. Наратлыкта исә хатын-кыз «тилерткән» асыл егет берәү генә. Кем дип баш ватасы да түгел, ул – Нурихан. Шу¬ңа күрә гайбәтчеләр «күчтәнәч иясе»н дөнья актарып эзләп тә маташмадылар, телләре белән Нурихан капкасына төр¬телделәр. Ә ир куерган гайбәт боткасын су белән сыегайт¬ты: «Бала минеке түгел!»
Наратлык тел бистәләре шаулаганда, Шәрифә ниләр ки¬чергәндер, анысы Нуриханга караңгы иде. Хатын шул хәлләрдән соң, менә минем җавап дигәндәй, яңадан ире белән кушылды да, исерекнең тукмауларына түзә алмыйча, яңадан аерылды. Ике елда Шәрифәгә ике мәртәбә бүре һөҗүм ит¬те. Ул: «Болардан безне Нурихан гына коткара», – дигән, имеш. Арада адашкан сүзләр генә йөри иде шул. Сафринә бәбиләгәч, Озын толым Нуриханнан бөтенләй суынды, ах¬рысы. Хатын тарафыннан һич югы бер уч җылы өметләнгән очракта, иргә, мылтык асып, урман иңләргә кирәк иде. Әмма колак төбендә яңгыраган аучы ата васыяте кулны йо¬заклый иде. Аның черки дә тешләмәгән килеш үлеп китүе табышмак булды. Бу – чынлап та, Аллаһтан бирелгән җәза¬дыр, бәлки. Миннехан ерткыч канын күп койды. Әгәр бүген Нурихан алмагач бакчасы тәгаенләп, дөньяны ямьләргә, шул бакчаның җимеше белән авылдашларын сыйларга тели икән, моның ни гаебе?!
Ләкин ир ике ут ялкынында өтелде. Бер якта – васыять, икенче якта – Шәрифә… Җан сөйгәнен ул бәла-казадан сакларга тиеш иде. Кышкы айларда Озын толым үзәк базарда дару үләннәре сата. Берничә мәртәбә Нурихан аны урман аша озатып та куйды. Тик Шәрифәгә, горур Шәрифәгә, ирнең кайгыртуы ошамады:
– Син нәрсә катыннар итәгенә тагыласың? Синнән баш¬ка да юлны беләләр. – Ачуланганда аның күзләре зураеп, алдында торган кешене йотардай була иде.
– Их, Шәрифә, Шәрифә, – диде Нурихан, – нишләп һаман мине күралмыйсың син, ә?
Аңгыра! Бу сорау белән ул хатынны бөтенләй ярсытты:
– Мин сине чакырмыйм, мин сине эзәрлекләмим! Үзең кулыңны утка тыгасың! Пешсәң, миңа үпкәләмә!
– Кая кул, йөрәгемне утка тыгам, – дип төзәтте ир.
– Синдә йөрәк юк! Сафринә белән йоклаган бәндә – агач бүкәне ул!
– Хаталандым, Шәрифә, кичер, бәгырем…
– Миңа ни… Хата, имеш! Йөрәк дигәннән генә…
Соңгы очрашуда алар әнә шулай пыр тузышкан иде. Бү¬ре хәйләкәр, хатынның иртә-кич ялгыз юл сабуын бик тиз сизде: өченче һөҗүмнән яраланган Шәрифә хастаханәгә үк эләкте. Алга табан аны берүзен генә йөртергә ярамый иде. Өч ул – кисәтү саны, дүртенчесе белән шаярмыйлар. Сандугачны нинди җимнәр сибеп эләктерергә икән? Әйе, ул бүген чанага утырды. Юк, Нурихан күтәреп утыртканда карыш¬мады. Әйбәт, бик әйбәт! Җилле буран күк белән җирне то¬таштырып дулаганнан соң, ялтырап кояш чыкмас, билгеле. Сафринәнең бала табулары, малай Нуриханныкы дигән гайбәтләр… Эһе-һе, кайсы хатын урталай сыгылмас. Инде буран әкренләп тына бугай. Арада сәбәп итәрлек бүтән киртә дә юк. Кавышыйк, дисә, Шәрифә ни-нәрсә белән дәлилләп баш тартыр икән?
Ә малай? «Минеке түгел», – дип, бөтен авылны ышан¬дырган малай?
Фазыл, күшеккән бармакларын угалап:
– Көн салкын, кул өшеде, – диде. – Нишләп бу егет миңа килде әле дип гаҗәпләнмә, Нурихан абый. Баштарак мин сине өнәмәдем. Син кайттың да безгә мишәйт иттең. Наратлыктагы калдык-постык хуҗалыклар үзәккә күченергә тулаем ризалашкан иде инде.
– Шуннан? – диде Нурихан.
– Шуннанмы? Халык бит ул бал корты төсле, ана корт көчле икән, таза икән – таркалмый. Наратлыклар да синең гайрәтеңә таяна.
– Мин беркемне дә үземә бәйләмәдем, энем.
– Бәйләдең, бик бәйләдең, Нурихан абый! Алар авылда хуҗа бар дип гайрәтләнә. Әгәр син моннан кузгалсаң, иртәгә үк нигезләреннән кубачаклар.
– Юк, энем, үгетләмә. Алла кушса, минем монда картаеп үләргә исәп. Солтанбәк нәселенә чит туфрак килешми.
– Синең гомер шәһәрдә үткән, Нурихан абый! Бөтен шартлар тудырылган фатирда. Ә авылда нәстә, йә? Сукыр лампа, кара мунча, чокыр-чакыр юл… Үзәктә без сиңа таш йорттан бүлмә хутлыйбыз. Син – төзелеш инженеры, иеме? Һо, мәктәпләр, клублар төзеттерерсең.
– Бүген адәм баласы цивилизация шаукымыннан гарык, энем. Ул таш фатирлардан, газ сауналарыннан туйды. Табигыйлек кайчандыр бар ясалмалыкны кысрыклый инде. Кыскасы, син мине таш өемнәре белән кызыктырма. Нараттан бурап, ызба салуларга, төтенләтеп, кара мунча ягуларга ни җитә!
Фазыл баш түбәсен кашып алды.
– Үзәктә әзер-бәзер алма бакчасы бар бит әле безнең тагы. Йорты да, мунчасы да агач. Түшәмгә төкереп кенә ят.
– Төкерергә калгач, үләргә вакыт инде ул, энем. Ми¬нем үз кулларым белән бакча ясыйсым килә.
– Кире чабата икән син, Нурихан абый.
– Әйтмә дә инде, энем.
– Аптыраш, хакимияттә безне сүгәләр, Наратлык таш¬ландык, ник карамыйсыз, диләр. Авылларны берләштерсәк, чыгымнар кимер иде. Ерткыч оясында кырылып бетәрсез әле берзаман. Шәрифә апаның муенын чак кына чәйнәмәде бүре. Әнә теге аумакай Сафринәгезнең чирләшкә баласын бүреләр күтәреп киткән, ди. Ерткычны, хөкемгә тартып, төр¬мәгә ябалмыйсың. Безне миңгерәтә бу Наратлык. Ярар, мин йорт саен кереп, халыкны күчәргә өндим, ә син, Нурихан абый, уйла, ныгытып уйла.
Уйлады Нурихан. Рух баганасы какшаса, авыл бетә. Адәм таяныр ноктасын җуеп, бушлыкка мәтәлә. Димәк, авылдаш¬лар, гәрчә аны яратмаса да, ят итми, аңа өмет баглый икән. Ай-һай, аңарда ул өметләрне акларлык абруй бар микән соң? Элек картлар урамнан узганда, тузан бөртеге дә очмас, чөнки аксакал, таягын җиргә йомшак кына кадап, үз дәрәҗәсен бе¬леп, салмак адымнар белән генә атлар, ни шук оланшак та аның каршында шаярмас, бер минутка уеныннан туктап, оза¬тып калыр иде. Теле белән генә түгел, күз карашы белән дә тәрбияләр иде авыл карты. Алардагы олпатлык, алардагы сабырлык Нуриханда да кабатланса икән! Мирзабәк кем үр¬нәгендә үсәр менә.
Ир аралыктагы сәндерәдән киндер капчыкка төрелгән ау мылтыгын алды. Ата истәлеге… Ут коралын чистарта башласа, Миннеханның ике каш арасына җыерчык бураз¬насы сузыла иде. Җитдиләнә иде ул. Ау дип яшәде ата, ау дип үлде.
Бригадир Фазыл яңадан әйләнеп керде.
– Минем өй борынча кытаклап йөрүемнән ни мәгънә?! Җәмәгать сиңа аркаланып батырая, Нурихан абый, – диде егет. – Син, кем, ауга җыенасыңмы?
– Юк, чистартып кына куям, әти төсе бит, – диде Нури¬хан.
– Да-а, Миннехан абзый бүре холкын белә иде! Ну нәстә, уйладыңмы, Нурихан абый?
– Ике сөйләттермә инде, энем.
– Ялгызыңа гына кыендыр, Нурихан абый. Үзәктә ха¬тын-кызның нинди генә төре юк. Кара чәчлесе, коңгырт чәч¬лесе. Үзеңне өйләндерер идек. Син – аерылган кешеме? Бала¬ларың ничәү иде?
– Мин буйдак, – диде Нурихан, кәефе кырылып. Егет аның бәгыренә ком булып коела иде. Дөньясы белән бергә ир-ат та үзгәрде: сөйләшүләре вак һәм төче.
– Син заман койрыгында гына сөйрәләсең икән, Нури¬хан абый. Мин өченчегә аш төрләндердем. Беренчесе бәрәң¬ге боткасын шыр тоз итеп пешерә иде, икенчесе, кояш битен кыздырганчы йоклап, сыерны саумыйча гына көтүгә куды. Әле өченчесе белән дә чәкәләшәбез. Ялкаурак. Уңмадым мин хатыннардан.
– Авыш йортның морҗасы да авыш, энем.
– Минем морҗа туры, Нурихан абый.
– Төтене генә нигәдер кыек, энем.
– Мыскыллама, Нурихан абый.
– Ә син хатын-кыз чәйнәмә, тешеңне сындырырсың, энем.
– Әй, җә мылтык түтәсе белән сыртны каезларсың, таям мин, – диде Фазыл. – Шәрифә апа да көтә-көтә көтек бул¬гандыр.
Өч көн җанына урын тапмаган иде Нурихан. Хатынның морҗасыннан төтен күтәрелми, тәрәзәләре, «менә елыйм, ме¬нә елыйм» дигәндәй, бозлы күзләрен мөлдерәтеп, урамга ка¬рый иде. «Ире йортында ята бугай», – дип көнләшкән Нури¬хан өчен бу хәбәр йөрәккә сыланган сары май иде.
– Шәрифә сине кайда көтә, энем?
– Фәсыйләттәйләр турында. Бүлнискә бәйләвечен алыш¬тырырга бара.
– Тукта, энем, син аны утыртма! Апаңны үзем илтәм, яме!
Нурихан ашыга-ашыга киенде.
– Әйтүен әйтермен дә, үзе ни дияр бит, – диде Фазыл. – Һе-һе, әллә апай белән мәхәббәт куертасызмы? Булды, ша¬ярттым гына, Нурихан абый.
Атын бик тиз җикте ул, капкасын да бик тиз ачты. Әмма Озын толым Нуриханны көтмәгән иде. Кунагын озата чык¬кан Фәсыйлә карчык:
– Бригат Фазыл белән китте ул, олан, – диде. – Синең дә үзәктә йомышың барыемы?
Их, кортка, кортка! Ичмасам, син хәйләкәр сорауларың бе¬лән йөрәкне көйдермә. Беләсең син Нуриханның кемне ярат¬канын, беләсең! Күптән аларны кавыштыру чарасын күрергә иде сиңа! Әллә картайгач, кешенең йөрәге мүкләнә микән?
– Синдәмени әле Шәрифә? – диде ул, ризасыз тавыш белән.
– Ишегалдын муен тиңентен кар күмгән, олан. Аны кө¬рәргә ир-ат куәте кирәк. Ярасы төзәлмичә балакаема себер¬ке белән селтәнергә дә кушмаган брачлар. Мәйтәм, яз ызбаңа сукмак әрчелер, мәйтәм, миндә кышла.
– Наратлыкта биләмче хатыннар болай да күп, үз өендә яшәсен, – диде Нурихан. Әйтерсең ул Шәрифәнең хуҗасы иде. – Миннән ярдәм сораса ни була? Безне үзәк җитәкче¬ләре авылдан сөрергә маташа. Безгә хәзер бер йортны да ябулы итәргә ярамый. Болар тере, болар җанлы, дисеннәр.
Чынлап та, кар Шәрифәнең капкасын томалап, юлын яп¬кан иде. Агач көрәгенә таянган ир, сихерләнгән төсле, боз¬ланган тәрәзәләргә карап торды. Бервакыт ул (аңа ун-унбер яшьләр иде), Шәрифәне сагалап, аларның турларында тап¬танды. Күлмәк эчендә нәни кыр куяны баласы иде, шуны күрсәтеп, кызны биетмәкче иде ул. Ачылмалы тәрәзәдән Билалетдин урманчының хатынына җикергәне ишетелде:
– Син – төпсез чиләк! Син Миннеханнан калдың!
Ул да түгел, капкадан Озын толым атылып чыкты.
– Нәстә тыңланасың, шалкан колак! – диде кыз, беләк¬тән чеметеп. – Авыл ирләренең һәркайсы хатыннарыннан көнләшә. Синең атаң да шундый.
– Юк, безнең әти көнләшми, – диде малай.
– Синең анаң ир тапканны ашап, өйдә генә утыра, ә ми¬нем әни – хат ташучы! Ул гел кеше арасында!
– Өйдә утырса ни! Безнең әти әнине бер дә нахак сүз белән талкымый, – дип бәхәсләште Нурихан. – Кыз-катын – фәрештәгә тиң зат, дия әти. Мин дә катынымны рәнҗетмәя¬чәкмен.
– Хәчтерүш! Сиңа дигән хатыннар тумыйча үлгән, ди. Сикеренмә, яме, син ялгыз муртаясың.
Нәкъ өстенә баскан икән Шәрифә. Менә ул бозлы тәрә¬зәне сулышы белән эретеп көләдер сыман:
– Язмышыңны дөрес юрадым, әйеме, хәчтерүш!
Тик Нурихан малай чактагы кебек авызын турсайтмый, бүген аның да җавабы әзер:
– Минем язмыш – син, Шәрифә. Ә муртаюга килгәндә, ялгыштың, бездә аллы-артлы дүрт аю асып йөрерлек көч-гайрәт бар.
Кулда көрәк уйный, һавада кар бураны оча иде. Нури¬хан эчтән генә хатынга боерды: «Өеңдә кун, Озын толым! Өеңдә кун!»
Күкрәккә төелгән сулышын иркенәйтергә дип билен ту¬райткач, ул тагын бозлы ятим тәрәзәләргә бакты. Тупас иде Билалетдин абзый. Табигать белән аралашкан урманчының югыйсә күңеле дә, хисләре дә кылдай нечкә булырга тиеш иде. Матурлык белән өртергә тиеш иде аны Ходай. Икенче тапкыр үсмер егет үз «өлеш»ен татыды. Билалетдин, урам яңгыратып кызын сүккәндә, Нуриханның да тетмәсен теткән иде.
– Кем өчен бизәнәсең, сыгылмалы көянтә? Уеннан Миннехан көчеге озатамыни? Ул малай – атасы сыңары: кыз-катынга хирыс. Тик аңа катынның сәләмәсе дә тәтемәячәк. Чөнки алар нәселе белән җүләр, гыйшык-мыйшык дип күзлә¬ре сукырая. Сукыр ул кайчандыр тигез җирдә дә бер абына.
«Һай-һай!» дип, өскә болытлар ишелеп төшәрлек итеп кычкырасы килде. Билалетдин урманчы әллә күрәзәче иде, әллә кыек атып туры тидерде: Нуриханга хатыннарның «сә¬ләмә»се дә тәтемәде. Ул, чынлап та, сукырайган, Шәрифә элпә аның күзен каплаган иде.
Кар тавын як-якка ярып, ир капкадан үтте.
– Билалетдинның бит ишегалдына арык сыер да сый¬мый, өч ат ятып аунамагач, ниемә ди уч төбе хәтле ишегал¬ды? Күңел тарлыгының билгесе инде, – дия иде әтисе.
Көри-көри баскычка җитте Нурихан. Ишеккә бөкре агач терәү генә хуҗа иде. Теге елларда ул шушы өйгә керергә күпме хыялланды. Шәрифәнең нинди караватта йоклаганын күрәсе килә иде. Кызлар матур йоклыйдыр ул… Толымна¬рын мендәргә таратып саладыр…
Нурихан тук-тук ишек шакылдатты:
– Ни хәлләрдә сез? Рөхсәтме?
Җәйне хәтерләтеп, мәтрүшкә, бөтнек исләре аңкыды: өйал¬ды диварындагы кадакларга бәйләм-бәйләм дару үләннәре эленгән иде. Ике пар ката, Шәрифәнең йомшак тәпиләрен сагынып, бусага кырыенда «яшь түгә». Урта ишекне дә ачты Нурихан. Ләкин дым тарткан бүлмәдән балачакта күрергә тилмергән караватны эзләмәде. Түрдә, усал күзләре белән үтәли тишеп, Билалетдин абзый карап утырадыр кебек иде. Ул, аралыкка ташланган бер кочак каен утынын мичкә ту¬тырып, шырпы сызды. Аннан ишегалдына чыкты, морҗадан сузылган сыек төтенне карашы белән болытларга табан ку¬гач, кереп, янә мичкә өстәде. Шәрифә җылы өендә йоклар… Кызык та соң син, әй язмыш! Касәңдәге мөлдерәмә суны йотлыктыра-йотлыктыра тамчысына кадәр эчертеп бетермичә туктамыйсың. Аның әчесеннән бәгырь көя, ә сиңа барыбер, синдә кызгану юк…
Шылдырап күмер төште, мич ябылгычлары томаланды. Инде тәрәзәләр елый-елый бозлы күзен юар… Эшен төгәл¬ләгән Нуриханга ямансу иде. Кайтып, ата мылтыгын чистар¬ту да коткармады. Шәрифә аңардан юри кача… Бу качыш¬лы уеннарының ахыры-азагы бар микән?
Урамнан кемдер:
– Нурихан! – дип кычкырды.
Ир, аягына да кимичә, оекчан гына ишегалдына чыкты. Башыннан шәле шуган Шәрифә капкага сөялгән, үзе еш-еш сулый иде.
– Мине… мине тагын куды… Шул ук бүре… Маңгаен¬да йоны күперенке. Авыл башында Гарәфетдин карт сәнәк белән араламаса… Чәйни иде… Качты урманга… Сул ур¬манга… Аларның өннәре шунда, ди… Син безне ник якла¬мыйсың, Нурихан? Син бит – аучы малае…
Суыкта да ирнең чигәсенә тир бәрде.
– Ялгыз йөрмә, дидем бит, Шәрифә…
– Миңа хәзер сакчы ялларгамыни?!
– Тынычлан, Шәрифә…
– Сиңа рәхәт, алар сиңа тими. Безнең кебек көчсез ха¬тыннарга гына ташлана. Гайнан тәүбәләде, бүтән эчмим, ди. Әйдә, үзәккә күчик, ди. Мин ирем белән кушылам…
Нуриханның йөрәген үткен хәнҗәр белән мең кисәккә тураклады хатын.
– Бар, өең җылы, мичең кайнар, – диде ул, башын аска игән килеш. Күтәрелеп, Шәрифәгә карамады. Чөнки йөзе газап белән җыерылган иде. Касәнең соңгы тамчысы агу иде бугай, агу иде…
…Аның, мылтык асып, уңъяк урманга юнәлгәнен авыл күр¬мәде. Наратлыкка караңгылык иңгән, күктәге ай гына, утыр¬мага җыенган көяз кызлардай, битенә кершән буяган иде. Нишләде бу табигать, ә? Илдәге тәртипсезлек бүреләргә дә мәгълүм, ахрысы. Тәмам аздылар. Элек ерткычларның эзе дә бәләкәй генә иде, ә хәзер бүрек хәтле, эре-эре. Кичер, ата! Нурихан синең васыятеңне үтәмәде. Аңла син, ата, аңла! Ярат¬кан кешесе дүрт тапкыр бүре азыгы була язды, моңа ничек Нурихан битараф калсын ди! Аның Шәрифәсенә җил дә саксыз кагылырга тиеш түгел! «Аның Шәрифәсе»? Аныкы¬мы соң ул?! Китсәң кит инде, Озын толым…
…Каршыда бүре улады. Тавышы җырчыныкы кебек бер көчәя, бер әкренәя иде. Ялгыз… Ялгызлык шулай күкрәкне яндыра. Нурихан да, учы белән авызын каплап, шундый ук сагыш, шундый ук чарасызлык белән улады. Иш ишен ерак¬тан ук сизә: ерткыч та аңа җавап кайтарды. Ир юан имән артына посты. Кар өстендә кара шәүлә – бүре шәүләсе. Яланкул аласы булыр…
-7-
Ә яшәү чылбыры әкрен генә бала белән тоташа иде. Бак¬саң, Нурихан туганнан бирле икенче бер җан иясе өчен яшә¬гән. Атасы үлгәч, калага китүләр, буйдак тормыш, кире авыл туфрагына аяк басулар, хәтта Шәрифәнең яшьтән үк өнә¬мәүләре гел малай файдасына икән. Хәзер алар икәү: чәче чаларган ир һәм «әттә» дин тәтелдәгән Мирзабәк.
– Улың тач син, – дип сөендерә картлар. – Бу җегет – нәселегезгә асыл өстәмә.
Яңаклары суырылып эчкә баткан малай, үсеп-тазарып, буй калкытты. Нурихан килгән саен, карт белән карчык исәп-хисап тоталар иде:
– Кашык белән ашый…
– Эт кебек шыңшымый…
– Мунча ярата…
– Аш түгелсә, күлмәген юдырта…
– Рәсемле китаплар «укый»…
– Телевизордан әкиятләр карый…
– «Әттә» сүзен еш әйтә…
– Сине сагына, Нурихан…
Сагынадыр, ул бит – аның әтисе. Кыш үз җырын җырлады, алда сандугачлары белән яз моңлана. Малайны өйгә алып кайтырга вакыт. Быел Нурихан алмагач үсентеләрен Йосыф аланына утыртты. Ике ир-ат – берсе озын, берсе кыска – бакчада кайнашырлар. Әйе, алып кайтырга вакыт. Шәрифә дип очына-очына яралы канатларны җилписе түгел инде. Ул ире белән үзәктә көн итә. Ә авыл халкы иң биек таудан гайбәт чанасына утырып шусын! Аңа кемнән куркасы әле.
«Бүреләр урлаган малай» Сафринәнең исендә дә юк. Сәр¬хуш хатын Мирзабәкне күргән очракта да танымас иде. Ә Нурихан, аталап, аны Сафринә белән мәңге күрештермәя¬чәк. Ходай да иргә булыша: хатын менә-менә үзәккә күче¬нәчәк, ди. Димәк, чуалган төен үзеннән-үзе чишелә. Әгәр сәр¬хуш түти баланы әз-мәз төсмерләп шик белдерә икән, зарар юк. Авылда аракы колының «авышкан» дигән аты-чаты бар. Аңа беркем ышанмаячак.
Уйларына чумган ир Сафринәнең бүрәнә өстенә килеп утырганын сизмичә калды.
– Кем белән сөйләшәсең, иркәм? Иреннәрең кыймыл¬дый, – диде хатын, күлмәк итәген тезенә кадәр сыпырып.
– Үзем белән, – диде Нурихан.
– Менәтерәк мәзәк! Нишләп алай, иркәм?
– Акыллы кеше белән сөйләшүе рәхәт.
Сафринә тешсез авызын ерып кеткелдәде:
– Җенләнмәгәнсең икән әле, иркәм.
– Итәгеңне төшер, Сафринә. Синең җүн тауар кызык¬сындырмый.
– И, тәүфыйклы песи дә инде син, иркәм. Сиңа зарла¬ныйм дим бераз, иркәм. Авылда мине санламыйлар, минем белән беркем дә исәнләшми. Рәхмәт, син, йөзеңне чытып булса да, бер-ике кәлимә әйтәсең.
– Кайчан күченәсең, Сафринә?
– Бригат Фазыл, иртәгә дә иртәгә, дия. Әйберләремне җыйдым, көтәм мона, иркәм. Ул үзәккә аягым да тартмый мона.
Сәрхуш ни сабын, ни тарак күрмичә майланып укмашкан сары чәчен бармаклары белән аралады.
– Ирексез баштан күчмә, – диде ир, сүз юктан сүз ясап, һай, киңәшен теш арасында гына кысып калдырса икән!
– Үзәктән Орловка якын шул, иркәм. Анда минем чын дуслар, иркәм. Питыр, Лексей, Машалар анда. Нишләптер, ул аулда чиркәү чаңы какканда, күңелем тулып җылыйм мин, иркәм. Үксепләр-үксепләр җылыйм. Татар башым белән, ир¬кәм! – дип мышкылдаган хатын, үзенең марҗа икәнен ис¬кәртеп, Нуриханның баш түбәсенә чүкеч белән кыйный иде. – Син, иркәм, көлмә, яме! Абау, чыраең караңгыланды! Миннән җирәнәсең, ахры, иркәм? Тәки миңа күз атмадың, җегет. Ә мин сине өзелепләр сөйдем. Хәзер дә сөям, иркәм. Мона син настояшный ир хет. Буй дисәң – буй, көч дисәң – көч. Кочагыма каен утыннары ягып иркәләр идем. Хәтерли¬сеңме, теге төндә без…
Нуриханның ачудан муен тамырлары чатнады.
– Авызыңны яп! – диде ул. – Авызыңны яп!
– Ярар, ярар, иркәм. – Сафринә читкәрәк этелде. – Син бүтәнне сөйдең шул. Әле ишеттеңме соң, Шәрфә Нарат¬лыкта ич. Ире белән тынышмаганнар, ди. И ызбасын чис¬тарта, и чистарта. Гайнанга ул наз күрсәтмәде, шуңа ире эчте дә аның. Җә, иркәм, бригат Фазыл килмәде микән?
Нурихан бу яңалыкка исе китмәгән кыяфәт чыгарды. Кыштан бирле ул Шәрифә белән күрешмәгән иде. Эрегән тәрәзәләр тагын бозланды, капка төбен тагын кар күмде. Йө¬рәктә дә боз дәрьясы иде. Ичмасам, өзеп-кисеп: «Мин сине яратмыйм», – дисә икән!
Йөздә – ис китмәү, ә күңелдә өермә иде. Менә ул Нури¬ханны бөтереп алды да күкләргә кадәр очырды. Ә болытлар йом-йомшак. Шәрифә куллары шикелле бугай… Озын то¬лымның аны беркайчан да иркәләп сыйпаганы юк… Ире белән тынышмаган алайса.
…Йосыф аланында кодрәт Шәрифә белән кабат очраш¬тырды. Сукмак тар, бер-береңә бәрелмәс өчен, кемдер юл би¬рергә тиеш. Нурихан җитди, ә Озын толым елмая…
– Нихәл, Нурихан?
– Аллага шөкер, – диде ир.
– Алма бакчаң бигрәк матур…
Акыл «оныт» дип язган карарны йөрәк бер минут эчендә аркылы-торкылы сызды.
– Урманда нишләп йөреш, Шәрифә?
Хатын кулындагы бәләкәй киндер капчыгына ымлады:
– Минем шул инде, дару үләннәре. Май ахырында бар¬ча үлән – дәва, дияр иде әбекәй.
– Кая, миңа дигәне юкмы?
– Сиңа нәрсәдән кирәк соң? Кай төшең авырта?
– Миңамы? – Нурихан бармагын күкрәгенә табан бөк¬те. – Йөрәк минем…
– Духтырлар сәбәбен әйттеләрме соң?
– Алар белми. Яратуны бастыра торган хикмәтле үлән кирәк миңа…
Каушаган Шәрифә капчык бавын бер чиште, бер бәйләде.
– Син нәрсә, Нурихан… Андый үлән дөньясында юк. Мин дә… мин дә синең сыман ышанган идем. Сафринә ти¬лебәрән орлыгы ашаткан иде. Биздерә ул, яратуны бетерә, дип. Син мине, ярым үле хәлемдә күтәреп, Фәсыйлә әбиләр¬гә чапкансың…
Ир хатынның дерелдәгән иңнәреннән кочты.
– Йә, кемнән бизмәкче идең инде син?
Озын толым ике арага капчыгын кыстырды:
– Артык якынаясың, Нурихан.
– Бүре түгел, тешләмәм, Шәрифә.
– Бүре дигәннән, аларны тәки урманнан кудың син. Ал¬ланың рәхмәте яусын!
Шәрифә шома гына баягы сораудан кача иде.
– Җә, җавап бир, киребеткән.
– Зинһар, җөдәтмә, Нурихан! Синнән, бик төпченсәң, син¬нән!
– Нигә, Шәрифә?
Хатынның йөзе боекты.
– Кем белгән аны… Сиңа гел киреләнәсем килеп тора иде. Сафринә миннән чибәррәк, ул тутырган тавык төсле тулы гәүдәле, ә мин ябык чебеш идем. Янәсе, ник әле син миңа кызыгасың.
– Йөрәк эше бит бу, Шәрифә! Минем өчен авылда иң чибәр кыз син идең.
– Аннары… аннары әти дә гел каршы иде. Солтанбәк кавемен җир йотсын, дия иде.
– Алай икән…
– Язмыштан узмыш юк, Нурихан. Безнең сәгать сукма¬гандыр. Иртәгә кил… Кичкырын кил. Яшь карлыган яфра¬гы белән чәй эчәрбез.
– Киләбез, – диде Нурихан, һич кыстатмыйча. Ул күк¬рәгенә терәлгән капчыкны алмакчы булды, әмма Шәрифә аны кысып тоткан иде. – Шәт, чәй белән генә чикләнмәбез, ә? Мин бит буш китмәм, бирнәләреңне әзерләп куй.
Әллә моңарчы урман телсез-моңсыз иде микән, һәр агач¬ның һәр ботагында, тирбәлеп, кошлар сайрый башлады. Юк, кошлар гына түгел, күңел җырлый иде. Ә ир-ат күңелендәге җыру бөтенләй үзгә ул!
Шәрифә куаклар эченә кереп күмелгәнче урыныннан селкенмәде Нурихан, аны күз нурлары белән коендырып, иркәләп-сөеп озатып җибәрде. «Иртәгә кичкырын кил…» Мәхәб¬бәтнең башы, азагы юк. Алар һаман бер-берсен ярата. «Иртәгә кичкырын кил…» – «Киләбез». Нурихан ике ир-егет исе¬меннән вәгъдә бирде. Дулкынланган хатын, мөгаен, «без»нең ниләр аңлатканын уена да китермәгәндер. Ихлас яратса, берь¬юлы икесенә дә наз-җылысын өләшер. Яратмаса?.. Көндәш – әрем әчесе, ә көндәш баласы – икеләтә әрем әчесе, диләр. Шәрифәдә сабырлык һәм миһербанлык ни чамадыр бит.
Тыкрыктагы бүрәнәләр өеменә тагын Сафринә менеп ку¬наклаган иде.
– Зарыгып-зарыгып, сине көтәм, иркәм, – диде ул, мут¬ланып. – Күзләрем талды мона.
– Ни йомыш, Сафринә?
– Иртәгә тучны апкитә Фазыл.
– Хуп, – диде Нурихан, туктамыйча гына.
Бу хатынның җанында ниндидер астыртын мәкер бөре¬ләнә кебек иде.
– Кабаланма, чү, иркәм! – Хатын туп төсле аның алды¬на сикерде. – Кабаланма, мин сиңа теге серне тишәм. Китә-нитә калсам, ишет мона.
– Нинди сер?! Башымны әйләндермә, Сафринә.
– Тишек сер, иркәм! Әйдә ызбаңа. – Сәрхуш аның белә¬генә сарылды. – Әйдә, иркәм. Аерылышу хөрмәтенә соңгы тапкыр назлармын үзеңне. Аһ, иркәм, никләр сөймәдең син мине?
– Узынма, – диде Нурихан. – Ачуымны китерсәң…
– Нишләтерсең, иркәм? Сөякләремне шыгырдатып бер кочакларсыңмы? – дип ыржайды Сафринә. – Сукмыйсың син. Сезнекеләр – кыз-катынга йомшак халык. Шуңа бәхет¬сез дә сезнекеләр. Мона син Шәрфәгә өйләнә алмыйсың. Шулай дигән идемме элгәрерәк? Исеңдәме? Бу сер мәрхүмә әбекәй белән миндә генә. Әбекәй, берәүгә дә әйтмә, итуса, сине Миннеханның малае атып үтерә, диде үлгәндә. Атасың, пычагым!
Салмыш хатын, егылмас өчен, бүрәнә башына таянды.
– Тыңла, иркәм. Борын-борын заманда, кәҗә команда, гарык… әй, әкият түгел бит әле, кызганыч бәян. Кыскасы, иркәм, моннан фәлән-фәлән еллар элек, әле дөнҗада син дә юк, мин дә юк, Наратлык урманында егет белән кыз төн ку¬на. Безнең әбекәй иртүк каен себеркесе кисәргә бара да күрә боларның кочаклашып имән төбендә йоклаганын. Әбекәй инде ах та вах. Җегет, билгеле, кайнар, әбекәйнең чигәсенә мылтык тери. Әгәр дә мәгәр авылда кыңгырау шылтырат¬саң, бүре урынына атып дөмектерәм, ди. Әбекәй, авызыма йозак салам, дип ант итә. Озакламый кыз икенче җегеткә кияүгә чыга. Урман пәриләренең исемнәрен әйтимме? Җегет – синең атаң, кыз – Шәрифәнең анасы.
Хатын-кыз гайбәтен тыңлап торган ир чүпрәк инде ул. Билалетдин абзый хатыныннан кара көнләшү белән көнләшә иде. Имәндә икән чикләвек! Ләкин үпкән-кочкан җилгә очкан. Яшь чакта кем кемгә гыйшык тотмас.
– Тукта, мыскыллап елмайма, сернең төбе бик тирән, ир¬кәм. Кыз иренә көмәне белән килә. Урмандагы кыеш-мыеш¬лар эзсез узмый. Кыскасы, шул, иркәм: Шәрифә – Миннехан кызы! Шәрифә – синең апаң! Сез – туганнар!
Ахыры бар.
Нәбирә Гыйматдинова.