Литература
10 Апреля 2022, 11:00

ТАМГА

5-6 бүлекләр – Нәстә диим соң инде итәген җилгә селкегән катынга, олан? Карамады баланы. Кешедән оят, эт имгәләде малай. Хайван да жәлли ие сабыйны. Өчәр көн өендә кунмас, Арлуфка ирләре белән типтерер ие. Җуклы-барлы пинсәмә ашат¬тым ашатуын Мирзабәк угланны. Тамагын ач итмәдем, Ходай риза булсын. Ие, эзләмәсен дип, бүре апкитте, дидем, ие.Нурихан, дулкынлануын яшереп, учына йөткерде:– Расмы соң бу… бу хәл? – диде. Калтыравык тавыш барыбер сата иде.

ТАМГАТАМГА
ТАМГА

– Нәстә диим соң инде итәген җилгә селкегән катынга, олан? Карамады баланы. Кешедән оят, эт имгәләде малай. Хайван да жәлли ие сабыйны. Өчәр көн өендә кунмас, Арлуфка ирләре белән типтерер ие. Җуклы-барлы пинсәмә ашат¬тым ашатуын Мирзабәк угланны. Тамагын ач итмәдем, Ходай риза булсын. Ие, эзләмәсен дип, бүре апкитте, дидем, ие.
Нурихан, дулкынлануын яшереп, учына йөткерде:
– Расмы соң бу… бу хәл? – диде. Калтыравык тавыш барыбер сата иде.
Карчык иргә үтәли тишеп карап торды.
– Һай ла, олан, һай ла! Сафринә акылга саеккан, ә син – таза-сау, камил бәндә. Ниткән бүре ди? Аллага шөкер, бала исән, аның кайгыртучысы бар. Чәй эчәсеңме?
– Рәхмәт, Фәсыйлә әби. Ашыга идем.
– Хәлемне белгәләп тор, олан. Заманында аул катыннарының әммәсен дә мин бәбиләттем, мин чирдән арын¬дырдым. Үлсәм, садакаларыгыздан минем рухыма да өлеш чыгарыгыз. Синең дә кендек әбиең мин. Тәннәрегезнең кай төшендә нинди миң-төртке бар – хәтерлим. Кашки нәсел тамгаларын да, ие, олан.
Нурихан хәйләкәр карчыкның кая табан суктырганын чамалый иде. «Әйе, малай минем өйдә, малайны мин – әтисе үстерәм», – дип, ирдән үз теле белән әйттерергә маташа. Ә Нурихан чарасыз: нәсел тамгасыннан да көчлерәк кирелек өс¬кә калка… Иңде кием кайгысы чүпкә әйләнде. Төнге вакыйга¬ларның көтелмәгән борылыш алуы ир файдасына түгел иде.
Мирзабәк ядрәләрне идәнгә тараткан, дөньясын онытып уйный иде.
– Улым, без синең белән кунакка барабыз, – диде Ну¬рихан. Ул кинәт кенә башына суккан уен тормышка ашы¬рырга тиеш иде.
Фәсыйлә – җир корты, җиде кат туфракны казып тикшермәсә, тынычланмый. Мөгаен, кичкә, мең сәбәп табып, ул Нуриханнарга сугылыр. Ә күрше авылда карчыгы белән генә Миннехан аучының яшьлек дусты яши иде. Өйләре җылы, үзләре ачык чырайлы. Нурихан базарга барышлый гел аларда туктала иде. Ике-өч атнага баланы сыендырырлар, бәл¬ки. Ә аннары күз күрер тагы. Иң мөһиме – бүген авылда гайбәт чүпрәсен күпертмәү. Шәрифәгә «эһ» дигән аваз да ишетелмәсен!
Боз шыгырдап туңган баскыч төбендә йонлач эт койрык болгый иде.
– Һоп, сикер чанага, хайван, – диде Нурихан. – Бабаңнарның күңеле иркен, син дә сыярсың.
Ул гомер буе үз-үзен аңламаган икән. Күңел дәфтәре бер генә битле, азапланмыйча гына укы да чык дип санаган ир шаккатты: дәфтәр калын дәфтәрләрдән дә калынрак икән. Аның икенче, өченче, дүртенче һәм каядыр, бәлки, мең саны сугылган битләре дә бардыр. Мирзабәкне әтисенең дусла¬ры: «Без картларга юаныч», – дип сөенә-сөенә алып калды. Дөрес эшләдем, диде Нурихан, малай белән хушлашканда. Ә хәзер ул, читлектә бәргәләнгән тиен кебек, ишекле-түрле йөре¬нә. Ул да түгел, ятып-ятып, бала йоклаган мендәрне исни.
Туганнан бирле Мирзабәкне кочагында тирбәткәнмени! Ничә¬дер сәгатьтән бәләкәчне юксынасың, дисәләр, илтеп тә мәшә¬катьләнмәс иде. Әнә эт тугры, Мирзабәк кайда, ул шунда. Юк, аерылышулар вакытлыча гына бит инде. Малай шушы ишегалдында мәтәлчек атып үсәчәк.
…«Кунак» бик сабырсыз иде, таягы белән дөп тә дөп ишек¬не кыйнады.
– Бикләнмәдеңме, олан? Уты элгән, мәйтәм. Көчкә-мөчкә үрмәләдем. Миңа, җук-җук та, өч елдан йөз яшь туласы, олан. Аяклар кәкрәя, аяклар менәтерәк, – дип сукрана-сукрана, Фәсыйлә карчык түргә үк узды. – Үзең генәме соң? Әллә ничә рәт урам кары пырылдаттың дигәндәй. Кая җөрештерәсеңдер.
– Тиздән яз җитә, әби. Сортлы алмагач үсентесе эзлим.
Сагышыннан китеп торыр өчен кортканың килеп керүе бик әйбәт иде әле. Ләкин Нурихан алда ниләр ишетәсен белсә икән!
– Аулда алмагачлар бәндә балалары сымак җүнсезләнде: алмалары әче, авызны бөрештерә.
– Минекеләр корый, әби.
– Һе, кемнеңдер зәхмәте тигәндер, олан.
Карчык муенын селкетмичә генә күзе белән өй эчен ай¬кады. Өстәлдәге савытта ботка иде, аңа бәйләнде:
– Ир башың белән сабыйлар ризыгына хирысландың¬мы, олан?
– Тамак шеште, – дип алдашты Нурихан.
– Син чирләшкә булып тумаган иең, олан. Сине беләккә салгач, беләк сыгылган ие, – диде кендек әбисе һәм, капыл гына кузгалып, аралыкка башын тыкты. – Нәрсәдер кыш¬тырдаган сымак. Тычкан-фәлән сымак.
– Нигезләр черегән, җил жуылдый, – диде хуҗа, көлем¬серәп.
– Ызбаңның исе дә үзгәргән, олан. Бүрәнәләргә кемнең¬дер сулышы ягылган сымак.
– Буйдак иргә җен ияләшмәде микән, Фәсыйлә әби?
– И-и, мин бит нигезгә дога кылмадым, олан. Бисмилләәһир-рахмәнир-рахим…
Нурихан да карчык белән бергә кулын күтәрде.
– Җен, дисеңме, олан? Ул бәдбәхет ияләнсә, гөнаһысы үзеңә, олан. Гарип-горабамы син, сукыр-пукырмы, ник үләнмисең? Мин сиңа Кармәттән каенсеңлемнең оныкасын дим¬лим, бакчи. Соңгы пәйгамбәребез, парсызларны парлы итү лязим, димеш.
– Әүвәл күршеңне кара, Фәсыйлә әби.
– Сафринә катыннымы? – дип гаҗәпләнде карчык. – Миндә аңа таман ишләр-тиңнәр җук шул, олан. Ул безнең кавем халкыннан яралмаган. Сафринә – чи марҗа, аның чын аты – Сирафимә, олан. Зимагур Шакир анасы – мыш¬тым Гөлбикә – үзенә яраклаштырып бозды исемен. Татар түгел ул барыбер, олан. Зерә яшерде моны Гөлбикә. Миңа ягадан авылга нинди чебен очып кергәне дә мәгълүмдер, олан. Бак, безнең Наратлык катыннарының күкрәге иягенә тик¬лем биек түгел, баш чөеп тә атламый алар. Безнекеләр тук¬сан ир белән дә җокламый. Чөнки безнекеләр Аллаһтан кур¬ка. Шәрифә мескенем әнә, иреннән аерылгач, ябылуда яши.
Нуриханны башына сугып һәм селкенмәслек иттереп уры¬нына кадаклап, карчык тел тегермәнен зырылдатты:
– Мин гайбәт чүбенә буялмадым. Итәгемә берәмтекләп җыйдым, әмма кушучлап ил йөзенә сипмәдем. Сафринәнең чын атын сиңа гына белгерттем. Син, олан, авызыңа су кап, җәме? Безнең аулда кеше әз, әзе дә таркау. Наратлыкта бо¬зык үрчи дигән яманат күршеләргә ишетелмәсен! Кибетлә¬рендә әйбер саттырмаслар, урамнарыннан узганда эттән талаттырырлар. Элгәре елларда катыннарыбыз базар шаулат¬ты, уңган исеменнән гайре начар кушамат ябыштырмады. Әл дә сер бирмик, олан.
Карчык, көйдереп-көйдереп, ирнең йөрәгенә агу тамыза иде. Калку күкрәкле, сары чәчле Сафринә – Серафима… Димәк, малайның анасы – марҗа. Солтанбәк нәселе бу хур¬лыктан каберендә йөзтүбән әйләнер иде.
– Китим, олан, – диде Фәсыйлә карчык, шәлен урап. – Моңарчы чәй-шикәрдән өзмәдең, алга таба да ташлама, олан. – Ул бусага төбендә бераз таптанды да: – Мирзабәк углан без¬неке, шөкер, – диде. – Сафринәне үзем бәбиләттем, шөкер. Бисмилла әйтеп кендеген үзем кистем.
– Исемен дә син куштыңмы, Фәсыйлә әби?
Бу мәгънәсез сорау иде. Ир беркатлы карак кебек тоты¬ла язды. Ләкин карчык әллә чукрак иде, әллә артык тирәнгә кереп, Нуриханны куркытырга теләмәде:
– Хуш, олан, – диде.
Үтмәс чалгы белән чапты хәйләкәр кортка, үтмәс чалгы белән! Ухылдап, караватка ауды Нурихан. Ничек алай, ни¬чек?! Солтанбәк нәселе, ике гасыр урыс авыллары белән ар¬кага арка терәшеп яшәсә дә, кан катыштырмаган, һәр мил¬ләтнең үз җыры, үз көе! Нечкә кылына саксыз кагылсаң – өзелә. Ә Нурихан берәү дә бозарга кыймаган шул көйнең уптым илаһи бөтен кылларын умырып ташлады. «Ялгыш¬тым!» – дип, җан ачысы белән кычкырасы иде. Тик кычкы¬рып ни файда?! Чөнки төзәлмәслек ялгышлар да бар. Әгәр ул төнне Шәрифә «кил» дип алдамаса, бәлки, ир йөрәген уып утырмас та иде. «Кил», – диде Шәрифә… Карчыкка се¬рен үзе белән кабергә алып китсә ярамас иде микән… Хәер, сер вакыт дәрьясында барыбер батмый инде ул. Артык күп җыелды түгелме соң әле монда? Тамгалы малай, марҗа чәч Серафима… Шәрифәне югалтыр өчен боларның чиреге дә җитәчәк иде.
…Миннехан аучы үлгәч, ятим үсмер урта мәктәпне күрше авылда тәмамлады. Анда укучы балаларга интернат төзегән¬нәр, ул Нуриханга бик кулай иде. Тик егет монда урнашмас өчен җан тартышты.
Солтанбәкләр нәселенең бер ботагы Тимерхан карт, ко¬лактан борып:
– Ызбагызның ишек-тәрәзәсен кадаклыйм. Атаң һөнәре сиңа һөнәр түгел, атаң юлы сиңа юл түгел, зур укуларда укып кеше бул! – диде.
Көнаралаш Нурихан сигез чакрымдагы Наратлыкка ки¬лә иде. Кышын чаңгыда, карлар эрегәч – җәяү. «Бүре чәй¬нәгән» дип, егетне ун тапкыр «үтереп», ун тапкыр «терелтте¬ләр». Ә ул, карурманны турыдан гына кисеп, Озын толымны күрергә ашкынды. Кыз гүя нәфрәт җебеннән тукылган, «кит» дип, матур йөзен генә чыта иде.
Сафринә аны кат-кат үгетләде:
– Йөрмә шуның артыннан, иркәм. «Атаемны Миннехан аучы капкын куеп юри үтерде», – ди ич матуркаең. Минем Шәрфәдән кай җирем ким? Менә билем, менә күкрәгем. Аның нәстәсен кочаклыйсың син? Алды – куна такта, арты – куна такта ич.
Бер кичне, клубта кичә беткәч кенә, буран кузгалды. Йөзлә¬рен пәлтә якасы белән каплый-каплый алдан кызлар йөгереш¬те, ә артта авыз-борыннарына кар тулган Нурихан ялварды:
– Ике генә минутка тукта инде, Шәрифә, ике генә минут¬ка! Мин кырда адашып туңсам, үкенерсең әле.
Сафринә:
– Ник аңа ялынасың? Миндә кун, әбекәй зиратта бит минем, – диде.
Эчендә җан асраган кеше көнләшер иде, ә Шәрифә, Мар¬җа чәчне егеткә табан очыртып:
– Кунмагаегыз ни, хәчтерүшләр! – диде.
Аягы шуып карга егылган Сафринә Озын толымны үчек¬ләп шаркылдады:
– Ха-ха-ха! Сине миңа саттылар, иеме, иркәм? Син, Шәрфә, үзең Чыңгыз малаена гашыйк бит, иеме?
– Ялган! – диде Шәрифә һәм Нуриханның каршысына ук килеп басты. Кызның кайнар сулышы кар сарган ияк очларын җылытты хәтта.
– Нурихан… Нурихан, мин…
– Әү! – диде егет, канатланып. Ләкин Шәрифәнең ку¬лын тотам дигәндә генә көрткә мәтәлде. Сафринә аңа аяк чалган иде.
– Әй лә! – диде Озын толым.
Нурихан торганда, кыз каядыр гаип тә булган иде. Ул әнә шул «әй лә»се белән җавапсыз мәхәббәткә соңгы нокта төртте кебек.
Чыгарылыш кичәсендә егетләр бакчада качып кына бер ярты сындырды. Моңарчы шайтан суы капмаган Нурихан кара төннең агарып, ә күңелендәге сөю сагышының яктырып китүен тойды. Ул, велосипедка атланып, Наратлыкка җил¬дерде. Шәрифәләр утларын сүндереп йоклый иде инде. Авылда чикерткәләр генә «көй» сыздыра. Егет, койма аша сикереп, ян бакчага төште һәм тәрәзәгә якынлашты. Көндез¬ләрен бу тәрәзә тутырып ук ачылыр да, яран гөлләре урамны күзләр иде… Ә хәзер тәрәзә ябылган, ак пәрдәләр тартылган. Пәке белән каермакчы иде, рамнар бирешмәде. Ә түзәрлек чама юк! Егет бармакларын пыялада биетте.
– Шәрифә, чык, сиңа сүзем бар!

Өй эчендәгеләр уянды бугай, сиртмә карават шыгырдады.
– Мин сине яратам бит, Шәрифә! Үлеп яратам! Җә, чык инде, Шәрифә! – Ялыну үзеннән-үзе еламсырау белән алмашынды: – Шәрифә… багалмам… Ник син мине сөйми¬сең?.. Шәрифә багалмам, ник син миннән көләсең?.. Уйла¬рымда гел син бит… Чын ярату белән яратам бит, багал¬мам…
Үзе сөйләде, үзе күз яшьләре белән елады егет. Тимерхан карт якасыннан умырып торгызганда, Нурихан бизгәк авы¬руы эләктергәндәй калтырана иде. Ул тузынган арада, кыз¬ның әнисе бакча артыннан гына Тимерханнарга йөгергән икән.
– Әйдә, олан, – диде карт. – Әйдә! Миндә сине каеш белән ярырлык кына көч бар!
Әмма карт аңа кул тидермәде. Камырланган гәүдәне чо¬ландагы сәкегә ипләп кенә аударгач:
– Йокла, олан, – диде.
Иртәгесен Нуриханга зур гына төенчек бирделәр.
– Карчык сиңа юлга ризык төйнәде, – диде карт. – Хәзер ентернатыңа кайт, мәптегеңнән язуларыңны ал, кояш батышында артыңнан калхуз машинасы керер. Калага ба¬рышы аның. Зур укуларда укы, олан! Бүтән авылга эз дә басма! Син Солтанбәк ыруын ике кат хурладың, тол катынның тәрәзә төбендә акырып тынычсызлаган бәндә – бер яман. Авызын сасы көмешкә белән пычраткан бәндә – ике яман. Тагын да өченчесен искәртәм. Асыл ир-ат катын-кыздан жәлләтеп сыктамас, олан.
Нуриханның үзенә дә оят иде. Авылдан битен каплап чыгып китәрдәй булды ул. Ичмасам, велосипед тәгәрмәчлә¬ре дә тиз-тиз әйләнми. Әллә аяклары хәлсез, әллә йөрәкнең көче суырылган. Шуңа күрә, эзләренә үк бастырып, әрәмә¬лектә аны Сафринә куып тотты.
– Тимерхан бабайлар тыкрыгында күрдем дә… – диде кыз, мышнап. – Нишләп йөрешең, иркәм?
Әһә, Марҗа чәч төнге маҗаралардан бихәбәр икән. Ди¬мәк, авылда беркем дә бу хурлыкны белми.
– Велосипедың иске, теләсәң – алыштырыйк. Минеке өр-яңа, – диде егет.
– Үзең ни белән йөрмәкче, иркәм?
– Миңа аның кирәге юк. Бүген калага сыптырам. Зур укуларга.
– Күзем чәчрәп аксын, диген, иркәм!
– Акмасын, күз миңа укырга кирәк.
– Элсә, саубуллашу хөрмәтенә мине кочаклап үп инде, иркәм.
Гәүдәсен янтайткан кызны Нурихан этеп турайтты:
– Аума, Сафринә.
– И, бигрәк инсафлы син, иркәм. Кемгәдер ялкынлы сә¬ламнәреңне күндеримме соң?
«Кемгәдер», әлбәттә, Шәрифә иде. Капчык-капчык сагы¬ну сәламнәре юллар иде Нурихан. Тик аларны каты бәгырь¬ле кыз кабул итәр микән?
– Кирәкмәс, Сафринә, – диде егет.
Урман авызында ул озак кына Наратлыкка карап торды. Көтте. Чү, өч кенә минут сулыш алыйм, дип, үз-үзен алдый-алдый көтте. Өч минуттан соң тагын көтте. Түзмәс Шәрифә, хушлашырга килер кебек иде. Әле егет интернатта да көтте. Нуриханның гомере тоташ көтүләрдән гыйбарәт иде…
Карендәше «бүтән аяк басма» дисә дә, студент егет өч ел¬дан Наратлыкка кайтты. Тимерхан карт каеннар төбендә ята, каеш белән өркетерлек якын кешесе юк иде. Ул ишек-тәрәзәдәге такталарны куптармады, йорт тирәсен әйләнгәч, Фәсыйлә карчыкларга юнәлде. Кендек әбисенең яңалыклары кыска иде.
– Шәрифә кияүдә, олан. Чыңгыз малаенда. Ире, мәл¬гунь, эчә, сугыша. Арурак җегет белән кушылмады Шәрифә. Сафринәдән дә уңмады авыл. Ирләр белән азына. Ишекне эчтән бикләдем менәтерәк. Сине күрсә, күзен-башын тонды¬рып керәчәк затсыз бичә.
Карчык мич күмерендә коймак чыжлатып та өлгермәде, ишек дөбердәттеләр.
– Әнә иснәнә теге затсыз, – диде кортка һәм аяк очла¬рына гына басып килде дә колагын келә турысына куйды. – Кайсыгыз ызбамны ишә?
Тыштан исерек тавыш ишетелде:
– Фәсыйлә әби, синдә нинди ир-ат ул? Нурихан кебегрәк төсмерләдем.
– Күзеңне җен алдый, Сафринә. Миңа кем сугылсын, – диде карчык.
Чәйләгәч, ул аны абзар артыннан озатты.
— Ачуланма, олан. Бозык Сафринә белән күрештермим. Синдәй асыл җегетне көя тапамасын. Җәйләрдә мәрхүм атаң¬ның дустында яшә. Наратлык дип көенмә.
Эшләр көенүдән узган иде шул. Шәрифә кияүдә… Ире җәберли… Шундый бәхет тансык идеме аңа? Исерек йод¬рыгына сусап, Нуриханнан йөз чөердеме ул?
Аучы дустының карчыгы Мирзабәккә таман гына күл¬мәк тексә дә, Нурихан базардан кочагы белән бала әйбер¬ләре җыйды. Ике яшенә хәтле итек, тун, башлык кимәгән малай киендергәндә көйсезләнә башлады. Аның, күрәсең, ты¬гыз киемгә җаны кысыла иде. Нурихан, нәни «аю баласы»н ишегалдына бастырып, аучы картның кыш буе өелгән карын көрәде. Ә малай каккан казык кебек селкенми иде.
– Өшисең, улым, хәрәкәтлән, – диде әти кеше. Тышауланган Мирзабәк шыңшырга тотынгач, аны агач көрәккә ят¬кырып тартып йөрде, карга салып аунатты. Алар янында койрыгын болгый-болгый йонлач эт тә бөтерелде. «Кемнән туса да, улым – минеке» дигән уй белән җылынып, ир На¬ратлыкка кузгалды. Ат чанасы табаны сызган тар гына юл¬дан бөкрәеп-янтаеп бер хатын атлый иде, Нурихан, танымаса да, көр тавыш белән аңа эндәште:
– Утыр, апа!
«Апа» шәл белән томаланган йөзен ачты. Нурихан ничек җиргә сикергәнен дә, ничек хатынны биленнән эләктереп ча¬нага утыртканын да сизмәде.
– Ник җәяү кайтасың, Шәрифә?! Өзлегерсең бит, Шә¬рифә!
Хатын, аның бу кыюлыгын өнәмәгәндәй:
– Һава суларга кирәк бит инде, бүлнистә тынчу, – диде.
– Врачлар, яраң тирән, диделәр. Уңайландыңмы соң, Шә¬рифә?
– Алар гел куркыта, – диде Шәрифә.
«Ничә тапкыр хәл белергә килдем. Ник чыкмадың?» – дип мескенләнү килешми иде. Һай, тилерткән-саташтырган Озын толым үзе аның янәшәсендә утырып кайта, бу бәхет түгелме¬ни, йә?! Озын толым… Шәлен сүтәсе иде, толымнары һаман үкчәләренә тия микән?
– Сафринәнең малаен бүре ашаган, диләр. Дөресме соң?
– Ә?
– Бүлнистә ишеттем. Начар хәбәр тиз аяклана.
– Шулайрак, ахрысы, – диде Нурихан, айнып. Күңел хис дулкынында йөзә һәм, бу ләззәттән арынып, тормыш күңелсезлекләренә батарга теләми иде.
– Бездә милиция Наратлыкка гүпчим төкерә. Авылың белән егылып үл!
– Сиңа да сакланырга кирәк, Шәрифә.
– Миңамы? Әй лә!
Үтерә шуның «әй лә»се! Нәкъ кыз чагындагы кебек өз¬дереп әйтүен кара син. Нигә Наратлык белән күрше авыл арасы кинәт кенә әллә ничә чакрымнарга озынаймый икән? Инде басу капкасына җитәләр…
– Өең салкындыр, Шәрифә. Кем дә мичең якмаган… Минем ызбада май эри. Әйдә безгә, – диде Нурихан, баты¬раеп.
– Рәхмәт, Нурихан. Фәсыйлә әби кундырыр әле. Мине урам буйлатып аппарма, төшер. Хуш, яме?
– Исәнлектә яшә, Шәрифә.
Болытларны аралап, бәхет кояшы елмайган көн иде бу. Керпе сыман энәләрен тырпайткан Шәрифә йомшарган. Ча¬на төбендә кендек әбисенә дигән тәм-том бар иде, Нурихан аны юри хатынга бирмәде, аңарда өр-яңа хәйлә борынлап маташа иде. Күчтәнәчен керткән булып, ул тагын бер мәртә¬бә Шәрифәне күрәчәк! Бәлки, шулай әкрен генә аралар да җайланыр.
Нурихан атын тугарып, юынып-кырынып ике сәгать ча¬масы вакыт уздыргандыр, ни гаҗәп, Фәсыйлә карчык өендә ялгызы гына йон эрли, ә Шәрифә юк иде. Чанада бергә уты¬рып кайтулар әллә төш, әллә өн.
– Утыр дияр идем, олан, мин кортка белән ни гәпләшер¬сең икән? – диде әби. – Синең алма бакчаң ел да корыймәле, олан?
– Корый, әби, – диде ир, күңелсез генә.
Алмагач өчен кайгырмый иде ул. «Фәсыйлә әби кунды¬рыр» дигән кеше хатын-кыз кыяфәтендәге өрәк иде мәллә? Карчык та аны-моны әйтмәде.
– Син куакларыңны язга Йосыф аланында төплә, олан. Эш башлаганда картлар белән киңәшләшү мәслихәт ие, олан. Сез, яшь токым, үзбаш кыланасыз.
– Туфрак – кайда да туфрак инде, Фәсыйлә әби.
– Һе, сүләдең сүз, олан! Син бакча җәелдерәсе урында элгәре безнең бабайларны чукынырга өндәгән поп җан бир¬гән. Авылдан куганда яндырганнар аны. Ул зәхмәтле төштә икмәк тә бармак буыны тиңентен генә үсеп ката ие, олан.
– Ярар, Фәсыйлә әби, миңа да Йосыф аланы ошый. Язга кадәр уйларбыз. Мин чыгыйм, булмаса.
– Ходай тыныч төннәр әйләсен, олан.
Баскыч төбендә Нурихан шыгыр-шыгыр кар изде. Кай¬да бу Шәрифә, кайда? Карчыкның җил капкасыннан кереп киткән иде бит… Менә сиңа башваткыч! Әмма аңа бәхет кояшы һаман елмая икән: кара мунча тәрәзәсендә ут җемел¬ди иде. Ир төлке җитезлеге белән шул якка ыргылды. Мун¬чада шап-шоп бәрә-бәрә чабынган тавыш ишетелә. Шәри¬фә! Тишек-тошыклардан бөркелгән пар борынны кытыклый. Фәсыйлә карчыкка бөдрә каен себеркесен Нурихан әзерлә¬гән иде… Шул каен яфраклары, Нурихан куллары булып, хатынны сыйпый-иркәли… «Моннан да җайлырак форсат¬ны кайчан табасың, аягүрә йоклама, кыюрак бул! – диде ир, үз-үзен кыздырып. – Бәлки, кара мунча сезне кавыштырып та куяр».
Нурихан ишекне төртте. Келә кадакка гына эләктерелгән, таза-таза бүреләрне җилкә аша чөйгән аучы малаена ул киртә түгел, каты гына селкетсә, тупсасы да төптән үк каеры¬лачак иде. Ләкин ир мондый тупаслык эшләргә базмады. Көч белән яуланган мәхәббәтнең гомере кыска.
Юл уртасында Сафринә тыпырдый иде.
– Аякларым туңа, – диде ул, чытлыкланып. – Җылы¬тыр идең, Нурихан. Кортка йортына бал сөрткәннәрмени, иртә-кич яланасың.
– Бар, өеңә кер, җәфа.
– Мин Орловкадан атлы көтәем. Утырмага чакырган¬нар ие.
– Иваннармы?
– Ибанмы, Чтапанмы – безнең күңел хуш, ашатсыннар-эчертсеннәр, чөнки кесә буш, – дип такмаклады хатын. – Син әл дә Шәрфә дип саргаясыңмы, иркәм? Теге серне чыл¬бырдан ычкындырсам, ник Наратлыкта туганыңа үкенәсең инде син, иркәм.
«Малайның әнисе – марҗа» дигән уй корт кебек вакыт-вакыт йөрәкне кимерә, ә Сафринә белән очрашкач, ул үзен тагын да ныграк сиздерә иде, шуңа Нурихан сүз куертмады, «әй» дип кул гына селтәде. Сереңне бау итеп муеныңа так, сары чәч!
…Нурихан бөтенләйгә дип авылына кайтканда, Нарат¬лык картайган иде. Яшь-җилкенчәк шәһәргә агылган, хәл¬лерәк гаиләләр, каралты-курасын сүтеп, үзәккә күченгәч, ат чабышлары уздырырлык озын урамнарда өйләр берән-сә¬рән генә калган, «һай» дип кычкырсаң, илле-алтмыш бөртек җан иясе җыелыр иде. Ир якты хыяллар белән кайтты. Беренче исәбе – алма бакчасы үстерү, икенчесе Шәрифә иде. Хатын иреннән аерылган, хәзер атасы йортында яши. Ялгызлык татлы бал түгел, ялгызлыкта әрем тәмнәре бар. Әлбәттә, Озын толым, ул тәкъдим ясаса, ризалашыр кебек иде. Юллар кисешкәндә, Шәрифә ягымлы йөзен балкытып исәнләшеп үтә башлады. Хәл-әхвәл сорашсаң, матур күзлә¬рен зур ачып: «Духтыр түгелдерсең лә!» – дип шаяртып та куйгалый. Хатын һаман шифалы үләннәр белән мавыга, шуларны җыеп-киптереп, йә базарда сата, йә даруханәләргә тап¬шыра икән.
Беркөнне уйнап кына:
– Киләм, – дигәч, Шәрифә, һич ялындырмыйча:
– Кил, – диде. – Ут алгач, яме? Ишеккә өч тапкыр шакы.
«Бу күрешү туй белән төгәлләнер, – диде Нурихан. – Ниһаять, мин яраткан киребеткәнемә өйләнәм! Авыл хатын¬нары кырык яшьтә дөбердәтеп бала таба. Әле соң түгел. Әле Солтанбәкләрнең нәсел тамыры куәтле…»
Җәйге көннәр эчпошыргыч озын иде, кояш та дөнья төн карасына манчылгач кына байый. Караңгы иңгәнен көтә-көтә күз күгәрде. Кияү егетләредәй костюмнар киеп, галс¬туклар такты ир. Тик «кил» дигән хатын, йөз мәртәбә ша¬кып та, ишеген ачмады. Икенче көнне ул:
– Шакуыңны ишетмәдем, арып йокланылган, – диде.
– Уяу тор, бүген киләм, – диде Нурихан.
– Кил, – диде Шәрифә.
Бу юлы да ишек саңгырау иде. Өченче тапкыр бәхетен сынаган ир тагын уңышсызлыкка юлыкты. Гарьләндеме Ну¬рихан? Юк! Хатын-кызга үпкәләгән ир-атның базарда поты бер тиен, дияр иде әтисе. Әмма йөрәккә үткен пычак чәнчелгән иде. Ул, күлмәк-чалбарын да салмыйча, караватка егылды. Ә бүген шул каһәр суккан төн турында уйласа, тамырлардагы кан бозлана. Өч чакрымнан куянны – сулышыннан, төлкене исеннән таныган аучы малае ничек кеше аермады икән?
Ишекләр тутырып ачык иде. «Кхым» диде өйалдыңда бе¬рәү. Нурихан атылып тормады. Нурихан сабыр гына көтте. Үзе килсен… Хәзер аның чираты… Вөҗданың газаплыймыни, Озын толым? Җандагы сөенечнең күләмен Җир шарындагы иң дәү үлчәү-мыскаллар белән дә үлчәп бетерерлек түгел иде. Ул, рәхәтенә чыдаша алмыйча, чытырдатып күзләрен йомды. «Төнге кош» очып кына аның күкрәгенә «кунды».
– Кайтуыңа өч ай, ник бармак селкетмисең? Син турдан үткәндә, дәртем кузгала ич, иркәм… Менә үзем килдем.
– Фу, син кем?! – дип борынын җыерды Нурихан. Сорамаса да билгеле иде: Сафринә. Шул ис, һаман шул ис! Хет бауга элеп җилләт.
– Мин – синең юатучың, иркәм. Шәрфә дип күенәсең, иеме? Төкер, ул – салкын катын.
– Кит, сансыз!
– Кума. Синең тугрылыгың кемгә хаҗәт? Ни кадер күр¬дең аңардан?
Сафринә хаклы иде.
– Аны бераз көнләштерергә кирәк, иркәм.
– Көнләштерик соң, – диде ир…
 
Дәвамы бар.
Нәбирә Гыйматдинова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас