

Имче Фәсыйлә титаклый-титаклый ишегалдын әйләнгән Нуриханга тәрәзәдән башын тыгып боерды:
– Ата каз сымак чирәмемне таптама, өеңә тай! Билалетдин кызы үлми, монак күзен ачтырдым, – диде.
Егет яралы аягын сөйрәтеп кенә Сафринәләр турыннан узганда, бияләй хәтле авызын ерган чая кыз капкаларына сөялгән иде.
– Нәстә ыржаясың, марҗа чәч! – диде Нурихан, җенләнеп.
– Теге имгәкне күмеп үк кайтышың мәллә, аксак карга? – дип телләште Сафринә.
Нурихан җирдән таш эзләде. Шаркылдыкның ерык авызын ямасаң, бәлки, бүтән сайрамас иде.
– Әй күтәрде дә чапты тегене! Ха-ха-ха.
Ачуы кабарган үсмер, йодрыгын төйнәп, Сафринәгә ыргылды. Кыз качмады, капкага ныграк терәлеп басты.
– Кил, кил, иркәм. – Аның күзеннән дәртле очкыннар чәчри иде. – Кил… Мин синнән ике яшькә олырак. Миңа быел уналты. Синең беләкләрең таза да, матур да, билемнән уратып кочаклачы, иркәм.
Нурихан бу тәкъдимнән югалып калды. Йодрыкка укмашкан бармаклар үзеннән-үзе язылды. Шәрифәнең күлмәк җиңенә кул тидерергә ярамаганда, күр, бу марҗа чәч «кочакла» ди!
– Яле, иркәм, тотып кара, минем йомрыларым нинди зур, нинди тыгыз, – дип, күкрәген калкыткан кызны Нурихан җирәнеп этеп җибәрде:
– Фу, синнән сасы ис килә!
Сафринә үпкәләмәде, коймага эленгән идән чүпрәге белән култык астын сөртә-сөртә:
– Җитлекмәгән икән әле син, аучы малае, – диде. – Тәккә ымсындым сиңа. Ничава, соңрак яратышырбыз. Әбекәй туңкайса, ишекне бикләмәм.
Кызык, Сафринәнең чытлыкланып сөйләшүләре дә, килеш-килбәте дә күрше Орловка авылы марҗаларыныкына охшаган. Наратлык кызлары үзләре әдәпле, үзләре тыйнак. Егетләргә башлап сүз катарга да ояла алар.
Ләкин, үпкәләмәсә дә, чая кыз – кара елан – йөрәккә каты чакты:
– Син, аучы малае, салам сыйрак Шәрфә дип саргайма, җәме? Аның сине җене сөйми. Күтәреп чаптың чабуын, иркәм. Мин тилебәрән белән тыгындырдым аны, мин! Нурихан җүнсез аркасында үләсем килә, дигәч, үлсен, мәйтәм. Авыл урамнары сулышка иркенәер.
Нурихан аксый-туксый китеп барды.
Күңелсез хәбәр иде бу. Ни өчен Шәрифә аны күралмый икән? Ни өчен? Нишләгән ул кадәр Нурихан?
…Аучы Миннехан өч көннән әйләнеп кайтты. Киеме ертылган, куллары тырналып беткән иде.
– Кая, су бирегез! – диде ул, тамак төбен гырылдатып.
Изүенә агыза-агыза ярты тустаган су эчкәч, ата, канәгать елмаеп:
– Каптырдым, – диде. – Миннән калмады. Читәндә алар, улым, – диде.
Нурихан урамга атылды. Басу капкасы янында җыелган халык читәнгә атландырган ике симез бүрене тамаша кыла иде:
– Гайрәтле инде Миннехан!
– Ничек авылга кадәр өстерәгән боларны? Көч үзендә, ә!
– Ай-һай таза бүреләр!
– Катыннар, иртән урманга барабыз!
Шәрифә дә килгән иде. Ул, башын иеп егет яныннан үткән¬дә, «рәхмәт» дип пышылдады. Нәрсәгә «рәхмәт» ди Озын толым?! Юньсез Нурихан ниндидер билгесез сәбәпләр белән аны үлемгә этәргән ди бит! Үсмер андый ук җебегән түгел иде. Тыкрыкта Шәрифәне куып тотып, беләгеннән кысты:
– Ник тилебәрән орлыгы ашадың, Шәрифә?
– Апа, диген, мәнсез! Мин вчүтеки синнән ике яшькә зуррак, – диде кыз, кулын йолыккалап. – Җибәр, синең бармакларың тимер кебек каты.
– Минем өчен үлмәкче идеңмени, Шәрифә?
– Кем әйтә? Уф, менә хәзер мин егылып үләрмен бугай. Сафринә саескан очырдымы? Ул алдакчыга ышансаң, кәкре каенга терәтер. – Шәрифәнең аксыл йөзен тимгел-тимгел бизәкләр чуарлады. – Нәстә миңа бәбәгеңне тасрайттың?! Тилебәрәннең тәмен татыдым, вәйт шул! Кичке уенда: «Әйдә биибез», – дип эндәш кенә, үтерәм! Хуш, энекәш!
Озын толым, аккош муенын сузып, тыкрыктан «йөзеп» китте. Җенең сөймәү шушыдыр, мөгаен. Олы егетләр белән болай дорфа сөйләшми кызлар. Могҗиза иясе: «Яшеңне арт¬тырыйммы?» – дисә, Нурихан бишкуллап ризалашыр иде. Югыйсә буй да озын, басудагы сирәк уҗым кебек мыек та төрткән…
Бәрәкәтле урманга юл әрчелгән иде, хатын-кызлар, кояш белән бергә уянып, табигать нигъмәтләренә ашыкты. Тиздән тирә-як базарларны Наратлык бичәләре яулаячак иде.
Миннехан аучы, урман тарафларына күз ташлап:
– Хуп, – диде. – Хуп.
Әтисенә рәнҗегән үсмер эченнән генә: «Әйе, сиңа хуп», – дип мыгырдады. Ауга ияртмәде киребеткән ата! Бүген авыл Нуриханны тетеп мактар, бүген Шәрифә аның белән биер өчен иң матур күлмәген кияр иде.
– Ат җик әле, улым, – диде Миннехан. – Алатыр поч¬магына дәү капкын беркеткән идем. Бүрегә дип. Кирәге дә чыкмады үзе. Аулагын аулак, ул тирәләрдә кеше-фәлән дә болганмас, шулай да барып алыйм. Сакланганны саклармын, дигән Ходай.
Үсмернең ике күзе ут янды.
Аңа да бүре эләксә?!
Батырлык эшләргә беркайчан да соң түгел. Нурихан бү¬ре тоткан, диячәкләр бит!
– Ерткыч көтүе белән чуаш урманнарына олакты, улым, – диде аучы, горурланып. – Билалетдин миңа теш кайрыйдыр. Ул бүкәнгә урман тапталмасын, агач туралма¬сын. Наратлык баяры!
Әтисе белән Билалетдин арасыннан йөгергән кара мәче¬нең эзләре тирәнәя иде. Миннехан көндәшенең җыендагы галәмәтләрен мыек очына чорнаган, һаман шуны әрнеп-сызланып искә төшерә иде. Ә алга таба хәлләр тагын да катлау¬ланды. Монысын инде берничек тә төзәтеп булмый, монысы дошманнарны маңгайга-маңгай чәкештерде. Капкын бары¬бер корбан сораган: Билалетдин аңа аягын кыстырган иде. Кирәк бит Алатыр почмагындагы чытырманлыкта буталып йөрергә!
– Арбага яткызып кайттым. Киреләнде, бүлнискә илт¬термәде, – диде әтисе. – Каны күп аккан. Их, корт чаккыры, кешесе туры килүен күр син!
Кешесе кеше түгел иде шул. Билалетдин кич белән хәл белергә кергән әтисен бусагасыннан да атлатмаган:
– Терелсәм, мин сине авылдан сөрәм, ерткычлар газраиле, – дигән.
Миннехан аучы, Наратлыктан куылудан битәр, бүре кап¬кынына кеше эләгүенә борчыла һәм моны ачыктан-ачык сиз¬дереп:
– Их, корт чаккыры, ничекләр ялгыштым соң! – дип, бармагы белән маңгаена чүки иде.
Ә Нурихан эчтән сызды: ул әнә Шәрифәне югалтты… Кыз күралмауның соңгы дәрәҗәсенә җитте бугай, кичке уен¬нан да бизде. Сафринә исә, форсаттан файдаланып, тилгән кебек егетне сагалый иде. Ул төнге урамның кайсыдыр тык¬рыгыннан тып итеп каршыга чыга да калку күкрәген егеткә китереп тери:
– Кочакла инде, аучы малае! Тилмертмә инде…
Нурихан сүзсез генә Сафринәне юл кырыена бастыра да эре-эре адымнар белән караңгылык эченә томырыла. Ә ар¬тыннан барыбер үзәк өзгеч сүзләр куып җитә:
– Шәрфә сине яратмы-ый!
Энә күзе хәтле бәла, зурая-зурая, дөя хәтле хәсрәткә әве¬релә икән: Билалетдин чиреннән мантымыйча үлеп китте. Кабер казырга барган атаны ирләр зиратка кертмәде:
– Син Билалетдин белән гадел исәп-хисап ясамадың, хәрәмләштең! – диде мулла. Әйтерсең капкын ниндидер мәкер белән нәкъ менә урманчыга атап куелган иде.
Миннехан аучы акланмады, көрәген улына сузып:
– Абзаңнарга булыш, – диде.
Көнозын үсмернең колак төбендә мулланың кисәтүе яң¬гырады: «Гадел исәп-хисап ясамадың, хәрәмләштең!» Ата¬ның урманчы белән сату-алуларда катнашканы да, уртак мал табып, үзара бүлешкәне дә юк иде.
– Әти, мулла бабай нәрсәгә төрттерде ул? – диде егет.
Миннехан черек утын яккан мич төсле төтенли иде, илти¬фатсыз гына:
– Яшьлектәге йөрәк эшенә эчләре поша, улым, – диде.
– Нинди «йөрәк эше», әти?
– Аптыратма, улым. Бу авылда яшәрлек рәт юк икән безгә.
– Мин Наратлыктан беркая да күченмим, әти.
– Сиңа кем күченәбез ди, малай актыгы! Зиратның ярты ягында Солтанбәк нәселе!
Карт-коры: «Билалетдин әҗәл таягын кайсыбызга ыр¬гытты икән?» – дип кыбырсыды. Авылда бүген-иртәгә үлем көтеп, хәл эчендә ятучылар байтак иде, ә таяк… Таяк шапыл¬дамыйча гына Нуриханнар йортына төште. Баскан саен аяк астында җир калтыраткан сау-сәламәт ата, «йөрәк пешә» дип, өч көн ятакта аунады һәм бер сәер гадәте белән өнне алды. Төннәрен ул, саташып, бүре булып улый, бу улау җәйге авыл¬ның котын очыра иде.
Үләр алдыннан Миннехан улына дәште:
– Нурихан… Бүреләргә тимә… Ерткыч аулау миңа Хо¬дайдан бирелгән җәза ие… Безнең нәсел каядыр каргалган¬дыр… Җүнле адәм кәсеп итеп таба малны… Наратлыкта яшәмә, еракка кит… Минем җәсәд зиратта Солтанбәкләрнең соңгысы булсын… Теге йөрәк эше дигәнем… Йөрәк эше… Улым, син Билалетдин кызын сүмә, син бит…
Миннехан аучының кинәт кенә сулышы киселде. Нәрсә әйтергә теләде ата? Алар безнең дошман, дидеме? Син кыз¬дан яшьрәк, дидеме? Хикмәт яшьтә идемени? Ярату өчен дөньяда бернинди киртәләр юк. Атаның үлеме дә хисләрне сүндермәде. Ул кайгылы күз яшьләренә коенган мизгелләр¬дә дә Озын толым турында уйлады.
-3-
…Мирзабәк елмаеп уянды. Яхшы фал иде бу, яхшы фал. Димәк, йорт иясе нарасыйны ят итмәде. Бала үзе дә ата ку¬лына бик тиз ияләшергә охшап тора. Җан тартмаса, кан тар¬та, ә монда тамгалы малайның җаны да җиңел генә нәсел җебенә ялганыр шикелле. Тик аның кайсы туфракта шыт¬канын уйласаң гына укшыта башлый. Йөз белән чуалган хатынга ул якынаерга да тиеш түгел иде. Тагын бер тапкыр үкенечле ялгыш белән бәрелешмәс өчен нишләргә соң хә¬зер? Солтанбәк ирләренә генә хас кирелекне ничек сынды¬рырга? «Малай минеке түгел!» – дип инкяр иткән Нурихан, сүзен таптап, «юк, минеке икән» дисә, нинди фаҗига! Әһә, Солтанбәк оныгы очсыз хатыннар белән мәшгуль, диячәкләр. Яратмасалар да, әле Наратлыкта аның дәрәҗәсе югары иде. Ул – гаярь аучы төпчеге ләса.
Ниһаять, Шәрифә… Гомер алмагачының бердәнбер һәм соңгы багалмасы… Үрелә, үрелә Нурихан, ә багалма иң биектә, менә өзәм, менә өзәм дигәндә генә, ботак, кулдан ычкынып, һавага атыла…
– Әйдә, улым, битеңне юабыз да ботка ашыйбыз, – диде әти кеше, малайны кочаклап. – Син яламасын өчен мин аны куе итеп пешердем.
Бала, иренен бөрештереп:
– Ау, ау, – диде.
– Өйдәш йонлачны сорыйсыңмы, улым? Ул бездә төн кунды. Аның – үз дөньясы, синең – үз дөньяң, улым. Ә, юк, са¬вытка борын тыкма, төз утыр, туры утыр. Мә кашык. Сине адәми сыйфатларга күнектерәсе бар шул, кыргый. Җәле, ач авызыңны. Җә, чәйнә, улым. Вәт маладис! Сиңа кием бө¬тәйтәсе иде, улым. Әтисе күлмәгенә уранып үсми инде тәти егетләр. Бер-ике сәгать уйнасаң, күрше авыл кибетеннән си¬ңа ярардай күлмәк-ыштан җыеп кайта инде әтиең анысы. Хәзер уенчыклар кертәм.
«Уенчыклар» бер тартма ядрә иде. Нурихан бу байлык¬ны пәрәвез сарган тузанлы иске келәттән тапты. Утыз ел хуҗасыз картайган йортта энәгә дә кагылмаганнар, ни азгын малай-шалайны да аучы йорты кызыктырмаган иде.
– Олысы-кечесе сезнең йорттан шикләнде, олан, – диде Фәсыйлә карчык. Наратлыкта Нурихан белән ул гына ачы¬лып сөйләшә иде. – Нигезегез җенле ие, олан. Төннәрен ялгыз бүре җылый ие анда.
– Сез, урман астында яшәп, акылдан язгансыз, – диде ир.
– Язырсың да, олан. Авылда адәм заты әзәя, зират зу¬райган саен зурая, – дип уфтанды кендек әбисе.
Малай, ни хикмәт, «уенчыклар»ны күргәч, сөенечле аваз¬лар чыгарып бытылдарга кереште. Күр инде син! Нәни ча¬гында Нурихан да ядрәләр белән уйнарга ярата иде.
– Син тимерләр белән юан, улым, – диде ир, киенә-киенә. – Бабаң боларның рәхәтен күрмәде. Әҗәл комачау¬лады, әҗәл…
…Нурихан кар күмгән юлдан атын атлатып кына барды. Сафринәләр турында бер карачкы чайкала иде, менә ул абына-сөртенә каршыга килде.
– Тр-р, малкаеңны туктат, Нурихан!
Башына мамыгы коелган шәл бәйләгән, өстенә ямаулы сә¬ләмә фуфайка кигән Сафринә иде бу. Ирнең дилбегә чор¬наган кулы калтырады. Белә! Баланың аңарда икәнен белә! Күзсез-колаксыз авыл диген син. Нишләргә? Юлын дәвам итәргәме? Кире борылыргамы? Хатын малайны эзли калса, капка белән ишек бикләнгән. Тәрәзәләр дә томаланган. Яд¬рәләр белән мавыккан Мирзабәк тавыш-тын чыгармас, шәт.
– Тукта, диләр, Нурихан! Синдә әзрәк баш төзәтергә юк¬мы? Шешәсе белән димим, күгәрчен тәпие чылатырлык кы¬на. Төнката Орловка марҗалары белән гөрләшкән идек.
Башка вакытта Нурихан сүгенер иде, бу юлысы, тотылу¬дан курыккандай:
– Эчмим бит, миндә нинди аракы ди, Сафринә, – диде.
– Һи, беренче тапкыр исемем белән дәштең әле. Азгынбикә, дия идең гел, – дип кеткелдәде тешсез хатын. – Хет узышлый тәрәзәгә чиертер идең, җүнсез. Минем кочакта наз¬ланган сәгатьләреңне сагынмыйсыңмыни? Миндә бүгеннән аулак өй, иркәм.
Нурихан бөтен буе белән чанага сеңде. Нинди аулак өй?! Хатын аны юри сыный. «Бала миндә шул» дип танармы, янәсе.
– Орловкадан кайтарсалар – ишегалдында милиун эз! Ишек шыр ачык! Безнең чирләшкә җәфаны бүреләр апкиткән.
Сафринә чыркылдап көлде. Олыгайса да, хатын-кызның көлүе үзгәрми икән.
– Син әллә җүләрләндеңме?! – Ана дип саналган ха¬тыннан мондый ук тупаслык көтмәгән иде ир.
– Ышанмасаң, Фәсыйлә түтидән сораш. Дәү генә бүре күтәргән иде, ди. Шәрфә сылукай терелдеме әле? Минем сиңа иркенләп бер сер тишәсем бар, иркәм. Кичкырын кил…
– Юк, Сафринә!
– Һи, җансыз курчак! Сернең ахыры күңелсез була: син Шәрфәгә өйләнә алмыйсың!
– Тапталма, – диде Нурихан, дилбегәсен кагып.
Аңа Фәсыйлә карчыкның кылын тартырга кирәк иде. Кортка төнлә күргән кешесен таныды микән?
Тик ни ул, ни әби кыек бүкәнне туры ярмады.
Дәвамы бар.
Нәбирә Гыйматдинова.