

Нуриханның йомшак мендәре ташка әверелде, уйдан кабарган баш чүмече чатнап-чатнап сызлый иде. Шәрифәсез яшәү – яшәүмени ул… Ярата аны ир. Хатын бәгыренә кырык усал шырпы кадаса да, ярасыннан арынырга теләмичә ярата. һәр күзәнәгенә нәфрәт тулган Шәрифә дә ирне ярата. Тик әлеге нәфрәтен генә җиңә алмый. Аның шунысы куркыныч икән: бер үк вакытта яратасың да, бер үк вакытта нәфрәттән дә газапланасың. Кодрәтеннән килсә, Шәрифә Солтанбәк оныгын Каф тауларына олактырыр иде. Нурихан кан дошманыннан да артыграк иде бугай. Югыйсә алар бер-берсенә насыйп яр иде. Кем аяк чалды да, кем, йөрәкләрне елатып, ике якка аерды соң? Кемгә йодрык янарга тиеш Нурихан? Урмандагы капкынгамы? Азгын Сафринә белән «кавышкан» хәерсез төнгәме?
Ир бармакларын чәченә батырды. Сызлый баш, сызлый! Әллә үзе, бары тик үзе генә гаепле микән? Адәм баласы, гадәттә, хаталарның җеп очын бүтәннәрдән эзли. Йөз кешегә йөз гаепләү ярлыгы тага да, фәрештә сыйфатлары белән бизәп, үзен сөттән ак, судан пакь ясый. Моңарчы Нурихан да кешедән күрде. Түгәрәк бәхетенең кырыен кемдер кимереп алган төсле иде. Кем? Менә син шуңа җавап тап хәзер!
Ир, малайның юрганын рәтләп, утны сүндереп килде. Пәрдәләрне кырыйга шудырды. Салкын йолдыз нурында җемелдәгән кар яктысы диварларга буй-буй ак эз сызды. Сәер, бу төн тыныч уза. Кичә генә авылга көтүе белән бүре төшкән иде. Эт җенесе оясында гына ырылдады. Терәүле капкалар, тишек-тошыгы чүпрәк белән томаланган сәләмә абзар-куралар ерткыч өчен киртә түгел. Егерме хуҗалыкка калган Наратлыкта мал-туарның исеме дә онытылган, карт-коры кәҗә дә асрамый. Ә бүре азык сорый. Аларны бу якларга тамак нужасы куып китерде. Көнбатышта урманнар тунала, биләмәләр кечерәя, элеккеге урыс авылларының нигезендә җил уйный. Ачлыкка киселгән бүре нишләсен, кешеләргә ташлана. Үткәннәр яңадан кабатлана, ахрысы. Чү, бүреләр өлеше генә кабатлана. Чөнки аучы Миннеханны кабереннән кузгатып терелтерлек кодрәт иясе җирдә юк. Иртә күзен йомды ата. Аның гомерен рәнҗеш кыскартты микәнни? Яшь чагында «рәнҗү» дигән сүздән, «әбиләр әкияте» дип, Нурихан кычкырып көлә иде. Яшьлектә бөтен нәрсәне дә көлкегә борасың шул. Бүген исә икенче төрле уйландыра. Бер канаты белән Нуриханга да орынды бит ул рәнҗү! Тикмәгә генә чит җирләрдә каңгырамады ир, тикмәгә генә җылы кочаклардан мәхрүм булмады. Тик менә кем күбрәк Солтанбәкләр нәселен каргады икән? Тере килеш тиресе туналган бүреләрме? Әллә…
Нурихан колагын сагайтты. Кемдер шатыр-шотыр өйалды ишеген тырный иде. Исереп кайткан Сафринә, өендә баласын күрмәгәч, монда чапты микән? Бу сиңа бүре генә түгел, атам да котылам димә. «Малайны урлады», – дип, бөтен авылны җыячак. Ә тавыш Нурихан өчен соңгы нокта: шул минутта ук ул Шәрифәне югалтачак. Йоклаган сабыйны кулына тоттырып җибәрергә мәллә? Аннан сыналган саклану чарасына күчәсең: «Бала минеке түгел».
Ир улының өстенә иелде. Мирзабәкнең бәрхет сулышы кытыршы яңакны иркәләде. Юк, малай аныкы! Сулышына хәтле якын хәтта!
«Буып үтерәм мин сине, хәшәрәт хатын, – диде ул, иңеңә тунын ташлап. – Баланы имгәтүең генә җитмәгән, Нуриханның да тормышын чатнатасың».
Ул бар куәтенә тышкы ишекне эткән иде, эт, чинап, карга тәгәрәде.
– Фу, хайван, син икән, – диде Нурихан. – Ни пычагыма ишектә тырнагыңны үткенлисең, ә? Мирзабәк минеке, бар, өеңә элдер!
Эт түше белән аңа табан шуышты да өч тапкыр ләңләң өрде.
– Әһә, аңладым, хайван. – Хуҗа урман буенда селкенгән кара тапларны шәйләп өлгергән иде инде. – Бу юлысы болар санаусыз. Син миннән ярдәм сорыйсыңмы? Көчле дисеңме Нуриханны? Җүләр мылтык шартлатыр анысы. Тик миңа атарга ярамый, туган. Җә, курыксаң, өйалдына кереп ят. Безнең йортка борын тыкмый алар. Солтанбәк нәселе белән бәрелешсәң, эш харап икәнен чамалыйлар. Бүре хәтере буыннан буынга күчә.
Нурихан, ишек ачылмасын өчен, келәсен шудырды. Дөньяның пеләш маңгаена төкереп, җылы өйдә малай йоклый. Иртәгәсе хәлләр турында уйламаска тырышып, ир дә баш төртте. Ә мендәр һаман таш, уйлар һаман бәйләнчек иде.
…1970 елда дүрт яктан да урман белән уратылган Наратлыкка бүре ияләште. Авыл тыкрык саен туктап ял итәрлек дәрәҗәдә әкәмәт зур иде. Халыкны урман туендырды. Күрше базарларда кемнәр чиләк-чиләк гөлҗимеш, балан, шомырт, җиләк, капчык-капчык чикләвек сата – Наратлык хатыннары. Капка төбе саен кемдә сап-сары сатлык бура – Наратлык ирләрендә. Иң оста үләнчеләр кайда – тагын Наратлыкта. Шушы гөрләп барган тормышны каяндыр пәйда булган явыз бүре өере пыран-заран китерде. Башта күмәк хуҗалыкның мең баш сарыгын бугазлады алар. Ә беркөнне күзе-башы акайган көтүче Нуретдин авылга кайтып егылды. Аны коедан тарткан салкын су сибеп кенә айныттылар.
– Кырдылар, барысын да кырдылар! Сыңар сыер да калмады. Мин нишләтим, чыбыркы атмый бит, җәмәгать! – дип үкерде ул.
Наратлыкта йорт саен өчәр баш сыер иде. Халык зар елады. Ирләр, балта-сәнәк белән коралланып, өч көн урманны тарады. Әмма бүре өере җир йоткандай юкка чыккан иде.
Ул көннәрдә аучы Миннехан туктаусыз тәмәке төтәтте. Аның мылтыгы ничә ел келәттә тузан йотып, тутыгып ята иде. Борын тишегеннән бөркелгән әче төтен аучының йөзенә сара, гүя Миннехан үзе дә утсыз-ялкынсыз гына пыскып яна иде. Атаның авылдагы мәхшәргә пошынмавы ундүрт яшьлек үсмергә һич кенә дә аңлашылмый иде. Җиңсә, Миннехан аучы гына ерткычларны җиңәчәк, чөнки ул гына бүре аулауның хикмәтләрен белә, аннан күрмәк Нурихан да ау серләренә төшенеп килә иде. Бүре оясына тыгылып, йомры йомгакларны капчыкка тутыру нинди кызык шөгыль иде! Ә ана бүрене эзәрлекли-эзәрлекли көн-төн чапкач, бичараның тәмам йончып авуы, һәм әтисенең аны яланкул тотуы малайның әле дә күз алдыннан китми.
– Әти, кешеләр бүреләрне тапмый икән. Тегеләр искәртмәстән һөҗүм итә дә урман авызында ук эри икән, – диде үсмер төтенләгән атасына.
– Һе, бүре – хәйләкәр зат, улым.
– Син аларны качырмас идең, иеме, әти?
– Мин бүредән хәйләкәррәк бит, улым.
– Алайса, ник юл күрсәтмисең, әти? Абзыйларга булышсаң, рәхмәт яудырырлар иде.
– Хәтерлисеңме, шул абзыйларың өченче ел атаңны бүредән дә яман өзгәләде. Урман каравылчысы Билалетдин җыенда: «Миннеханны авылдан куарга кирәк», – дигән фәрман укыды. Без, имеш, нәселебез белән кан койдык, без – җәллад, Наратлыкта, имеш, безгә урын юк! Ник берсе шунда мине якласын! Кууын кумадылар, вәләкин өч ел капкабызга кеше орынмады, бездән йөз чөерделәр. Моңа күңел бә-әк әрни, улым. Юкса бүрегә ирек бирергә ярамый, ул чүп үләне төсле әрсез, ара-тирә йолкымасаң, урман-кырларны баса. «Син бүреләрнең тамырын корытасың», – диде Билалетдин. Корытмыйм, иту, бүресез урман – күлмәксез катын ул. Әрсез тамырның көчен какшатам мин. Әле дә ерткычларның өер башын гына чүпләдем. Башсыз өер авыл ягына карап иснәнми дә, улым.
– Әти, урманда бөрлегән кызарган, ди. Кыз-кыркын барырга шүрли. Бүре мыжлаган, диләр.
– Быел Наратлык хатыннары базарда күкрәк киереп саталмый икән, – диде төтенләгән ата.
– Әти! Эләктер инде шул өер башын! Кызлар… кызлар сиңа әйтергә кушты, әти! – дип өзгәләнде үсмер.
«Кызлар», билгеле, күплек санда, бергә калдырсаң, ул Озын толым иде. Авылда иң җитез җиләкче Шәрифә иде бит. Дөрес, Озын толым Нуриханга зар түкми, коңгырт күзеннән нур сирпеп, елмаеп кына карап ала. Икәү төнге күктән йолдыз санаганда да, урманчы кызы сызлануларын яшерә. Кем-¬кем, ә Шәрифә урмансыз кибә-сула. Кырыс Билалетдин абзый кызын нигәдер үзе белән йөртми. Аның күрше авылда сөяркәсе бар, имеш. Ярты гомере аның йортында уза, имеш.
Җиләк-бөрлегәннән тыш Шәрифә дару үләннәре белән мавыга, кыш-яз тирә-яклардан, сырхавына дәва эзләп, кыз явына авырулар агыла, Билалетдиннарның капка төбеннән үк бөтнек, мәтрүшкә, юкә чәчәге исе аңкып тора иде. Шәрифәгә урмансыз яшәү, ә үсмер егеткә аның керфек каккан саен моң түгелгән сагышлы күзләрен күрү авыр, бик авыр иде.
Ата тәмәке төпчеген кытыршы учына басып сүндерде.
– Бүре синең хәсрәт түгел, улым. Тамагың тук, өстең бөтен, кеше кайгысы кайгыртма.
– Әти, бир мылтыкны, мин үзем өерне туздырам, – диде Нурихан.
Аучы Миннехан, зәһәр карашы белән аны яндырып-көйдереп:
– Әтәчләнмә, малай! Син бүре хәйләсен үрәнмәдең әле! – диде.
– Соң… соң үзең бар әлсә. Рас мактаулы бүрече икән син, – дип чәпчеде үсмер.
– Ник мин үземне мыскыллаган халыкка хезмәт итим ди, малай актыгы! Җыенда бугаз ярдылар ничек, җә! Миннехан аталарын үтергәнмени!
– Син… син… әти, бүреләрнең тиресен туный идең.
– Һи, башсыз! – Миннехан черт итеп җиргә төкерде. – Башсыз малай. Акча бит ул. Сезнең тамакны туйдырырлык акча! Мин бит базарда җиләк сатарга катын-кыз түгел. Солтанбәк ирләре, алдырса, эредән алдыра, колагыңа киртлә моны, малай актыгы!
Ә бер кичне аучы озак-озак мылтыгын чистартты.
– Атмаса да көйле торсын, – диде.
Әмма ата исәптә-уйда иде. Бүреләр көннән-көн оятсызлана: авылдагы этләр сафы да сирәгәя. Шул төндә әтисе өйдә йокламады. Нурихан печәнлекне тикшерде – ата анда да юк иде. Үсмер келәткә йөгерде – мылтык элгән зур кадак та буш иде… «Бүре эзләргә киткән», – диде Нурихан. Күзенә яшь тыгылды. Малай өер башлыгы белән көрәшергә әзер, атаның ым кагуын гына көтә иде. Алмады, алмады. Нурихан Озын толым каршында ике сүәм үсәчәк иде ләбаса! Батыр егетләрне кызлар «кит» дип кумый. Әнә Шәрифә, аны малайсытып, «аяк астында чуалма» итенә.
Нурихан, кая барып бәрелергә белмичә йөргәндә, ике кызның бакча буенда гәпләшеп утырганын абайлады. Берсе – Шәрифә, икенчесе сары чәчле Сафринә иде. Зимагур Шакирның сабый килеш карт әнкәсенә кайтарып ташлаган үги кызы ул. Озын толым бу шаркылдык белән ни-нәрсә ту¬рында сөйләшә икән? Моңарчы алар бер-берсен өнәмиләр иде бит.
Абзар читенә посып, үсмер «сердәшләр»не күзәтте. Чү, Шәрифә кинәт аркан ауды. Ә Сафринәсе, бот чабып көлә-көлә, аның авызына нидер тутыра. Җәядәге ук кебек бакча башына очты егет. Аны күргәч, сары чәч шыпан-шыпан артка чигенде.
– Ул үзе тилебәрән ашады, үзе! – дип чыркылдады кыз. – Мин өстәдем генә!
Җансыз гәүдәне күтәреп, Фәсыйләләргә чапты Нурихан. Табанын нәрсәдер кисте, нәрсәдер кадалды, ә ул чапты да чапты. Бәхетенә, кендек әбисе – имче Фәсыйлә өйдә иде.
– Яшәүдән бизгән мәллә Билалетдин кызы? – дип әрли-әрли, ул Шәрифәне караватка яткырды. – Син, җегетем, минем идәнемне кан белән таплама. Мә чүпрәк, аягыңны юып бәйлә.
Баскычка чүмәшеп аягын караса, Нуриханның күзе шакмакланды. Табанын зур гына пыяла кисәге ярып кергән иде. Аны тартып алгач, кан сиптерде. Егет, сыңар аякта гына сикергәләп, бәрәңге бакчасына чыкты да ярасына учлап-учлап туфрак сипте. «Туйга кадәр төзәлә», – диләр картлар. Шәрифә генә терелсен иде! Тилебәрән орлыгының агу икәнен үләнче кыз белмәде микәнни?!
Дәвамы бар
Нәбирә Гыйматдинова.