Литература
5 Апреля 2022, 11:00

Ә КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕ

69-70 бүлекләр Хирурглар кабинетка җыелып, ясалачак операция турында киңәшләшеп алдылар да, узара гапләшә башладылар..Күпне күргән, тәҗрибәле хирурглар арасында, бер кечкенә генә поселок кызы- сары чыпчык-Альбина да үзенең ныклы урынын биләп алган иде.

Ә КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕӘ КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕ
Ә КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕ

АЛТМЫШ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Хирурглар кабинетка җыелып, ясалачак операция турында киңәшләшеп алдылар да, узара гапләшә башладылар..Күпне күргән, тәҗрибәле хирурглар арасында, бер кечкенә генә поселок кызы- сары чыпчык-Альбина да үзенең ныклы урынын биләп алган иде.Тамбовтан... хәрби вертолет белән, дигән сүзләрне ишеткәч,аның яшь йөрәге нидер сизенеп ,үзгәрәк тибеп куйды куюын.Ләкин Альбина гына , шикләренә урын калдырмады.Ир егет димәделәр бит, хатын-кыз.Аннары Айрат , бөтенләй Маршанскийда, дип уйлады ул.Ә менә, аның янына Зилә апа килгән булса?....Юктыыыр, бер гади авыл хатынын нигә военныйлар озатып йөрсен ди.Берәр генерал фәләннең хатыны мазардыр инде шунда, дип уйлады ул.
. ...Камиловна, смиирно!дигән тавышка сискәнеп куйды Альбина.Нәрсә уйга калдың , подружка ?диде олы яшьтәге данлыклы хирург елмаеп.Айратны Тамбовта дигән идеңме әле син?
Юуук,Маршанскийда , дип әйттем бит инде.Миңа тагын егет таптыгызмы әллә, эх сезнее, дип Альбина бармак янаган булды.
-Кирәк, кирәк Камиловна, Айратыңны колагыннан тартып алып киләбез ату,дип башкалар да көлешеп, төрттереп куйдылар.
- Камиловна,ә иреңнең әнисе урысча ничек була ?
Җитди операция алдыннан бераз кәефне күтәрергә теләп, баш хирург Альбинадан гел шуны сорый да , аннары барсыда рәхәтләнеп көлешәләр иде.
Бу юлы да, хирурглар елмаеп сөйкемле татар кызына төбәлделәр.Альбина ялындырган булып, бераз әйтмичә торды да, көлеп җибәрде.Последний раз әйтәм диде ул,иптәшләренә карап.Исегездә калдырыз.Бе-рё-зовая мать.
Аның кайнананы шулай кызык итеп әйтүеннән, бөтенесе көлешеп алдылар да, беразга тынып калдылар.Ул арада операция блогында кыңгырау тавышы ишетелде.Димәк вертолет җиргә утыра, авыру да тиздән монда булачак.Чынлап та,озак та булмады, талгын гына күтәрелгән лифт, ишек тавышлары ишетелде.Һәм әнә, бер кулы системага тоташтырылган кешеле каталка ,яшен тизлеге белән операционныйга якынлаша.Альбина үзе дә сизмичә аның каршына атлады.Башкалар аптырап яшь хирургка карадылар.Ләкин , чәчләре яшел калпак астына җыелган, ике күз төбе каралып, иреннәре бер якка янтайган бу ап-ак йөзле хатында, Зиләнең чалымнарын күрсә дә, Альбина аның чынлап та күршесе икәненә ышанып бетмәде.Неет, не березовая мать диде ул, үзенә төбәлгән коллегаларына.
Һәм шул минутта коридорда , тихо, операция идет дигән ут янса, эчтә прожекторлар кабынып, кеше гомере өчен көрәш башланды.Шалтыр-шолтыр инструмент тавышлары ишетелеп китте.Аппаратлар гөжелдәде.Баш хирургның әледән әле: Скалпель, зажим, тампон дигәне ишетелгәләп алды.Ул чорларда Мәскәүнең иң данлыклы хирургы белән әле исеме яңа ишетелә башлаган өметле яшь хирург, берсен-берсен алыштырып өч сәгатькә якын тир түктеләр.Өч сәгать!Әйтергә генә җайлы.Ә бит шушы сәгатьләрнең һәр минутына,һәр секундына кеше гомере бәйләнгән.Бер кечкенәәә генә ялгыш һәм берәүнең бу якты дөньяда яшәвенә нокта куелачак.Кемнеңдер ялгышын төзәтеп булса да, хирургларның ялгышырга хокуклары юк шул.Чөнки бу ялгышның бәясен алар биик яхшы беләләр.
Менә хирургия сестрасы ахыргы җөйләрне тегә.Баш хирург башын, Альбинаның башына тиереп алды.Бу аларның әллә ничә елдан кабатланып килгән үзләренә күрә бер билгеләре иде.Димәк операция уңышлы узды.Бу гадәтне белгән башкалар да елмаеп, җиңел сулап куйдылар.Аллага шөкер, тагын бер кешенең гомере сакланып калды.
Нуу, Камиловна ничек әле? Березовая матьмы? дип көлде баш хирург.Аңа башкалар да кушылды.Бу минутларда барсының да кәефләре күтәренке иде.Чөнки барсы да вакытында, үзләре дигәнчә булды.Алар операция хакында фикерләре белән уртаклашып, ял бүлмәсенә керделәр.Баш врач үзе дә шунда хезмәттәшләрен көтеп тора иде.
Я егетләр, все нормально?диде ул, яхшы икәнлеген тегеләрнең үз үзләрен тотышларыннан күрсә дә.Молодцы, мин сезнең белән горурланам.
-Минем белән юкмыни?диде Альбина, колак артында эләгеп калган маскасын салып.
Җитди генә басып торган яшь хирург кызга карап, барсы да елмаеп куйдылар.Аларның бу карашларында искиткеч хөрмәт тә, ярату белән соклану , бар да бар иде.
Сиңа аерым рәхмәт Камиловна, диде олы яшьтәге, җыйнак кына ак сакаллы баш врач.Мин үзем эшләгән дәвердә, яшь хирургларның, тем более кызларның шундый катлаулы операцияләрдә катнашуы икенче очрак .Башканы хәтерләмим мин.Шулай диде дә , яңадан рәхмәтен әйтеп , үз бүлмәсенә ашыкты.
-Частькә звонить итәргә кирәк, генерал әллә ничә шалтыратты инде диде ул, чыгып барышлый.
Чынлап та , Тамбов больницасында , бу яхшы хәбәрне ут йотып көтәләр иде.Рәис Хәкимыч та, башкалар да бары тик яхшыга өметләнде.Менә бит, әле генә Рәис баш врачтан хатыны турында хәбәр сорады да, яңадан өметләнеп улы янына ашыкты.Янәсе шулай биш-алты минутка чыгып кергән арада, улы күзләрен ачкандыр дип уйлый иде ул.Ләкин менә ни Мәскәүдән шалтыратмыйлар, ни улы аңга килә алмыйча кайлардадыр йөри .
Рәис әкрен генә улының колак йомшакларын уды.Янәсе шулай итсәң, кеше аңына килә икән дип, ишеткәне бар иде аның.Ләкин улының күзләре генә ачылмады.Аннары,сакланып кына аякларын сыпыргалый башлады.Ә үзенең башында уйлар, уйлааар, әйтерсең лә ерып чыга алмаслык куе урман.
Айрааат, улым, дип пышылдады Рәис.Әниең янына да барасы булыр бит.Син балам, ир кеше, көчле булырга тиеш.Әйдә ач күзләреңне.
Хәкимыч , сизелер сизелмәс кенә сулап яткан улына карады да, офтанып тәрәзә каршына барып басты.Синең хәлләр ничек микән инде хатын?Нигә аннан да бер хәбәр юк, диде ул.Бу безнең дөрес яшәмәгәнебез өчен, берәр җәзадыр инде.Бер гаилә, бер йодрык булып яши алмадык шул.Ә бит инде , без өч бөртек.Бер караганда бер беребезне яратып, бер беребезне саклап кына яшисе иде дә.Ә без? Өчебез өч якта дигәндәй,гомер итеп яттык.Менә хәзер , сез исән-сау терелсәгезме? Бөтенләй башкача яши башлар идек, бөтенләй башка...
Зур колхозны ничә еллар җитәкләгән, акыллы, көчле Рәиснең яңаклары буйлап тозлы күз яшьләре тәгәрәде.Зәңгәр күктә каңгылдашып очкан торналар да , ничектер сагышлы, тавышлары да үзгә, үтә моңлы тоелды аңа.
Ничә чакрымнарны берсен берсе күзләп, саклап килгән кошларга карап кул болгады да,Айрат янындагы урындыкка барып утырды Рәис.
Эх улым, улым, әле генә бит, Альбина белән бата-чума, тоналаар, тонаалар дип, сөенешеп йөгереп йөргән чакларыгыз иде..Кай арада узган ул еллар?Ә нинди бәхетле чор булган икән бит ул.Ә без һаман да каядыр чабабыыыз, нәрсәдер көтәәәбез.Ә бүгенге көннең бәхетле минутларын күрмибез дә, әйтерсең лә, менә шулай тиеш.Һәм бу борчу- мәшакатъсез еллар гомер буе барыр кебек.Ләкин улыыым, тормышта ләкин дигән сүз дә бар икәнен, менә шушындый хәлләр килеп чыккач кына беләбез икәәән.
Рәис сөйләште дә, сөйләште.Еллар буе җыелган моң зарын, бер кешегә әйтмәгән серләрен госпитальнең яшел стеналарына, бердәнбер , өзелеп яраткан улына түкте.Аннары уйлары белән, яшь белән томанланган күзләрен билгесезлеккә төбәп,башаклар тирбәлеп утырган басу кырларга, шау чәчәк аткан сиренле капка төпләренә китте.Беренче тапкыр Айратны куркып кына кулына алганы исенә төшеп ,онытылып көлеп тә куйды Рәис.Шушы бәхетле елларыннан кайтасы килмичә йөреп, улының әкрен генә ыңгырашып, күзен ачканын да күрмәде әле ул... 

ҖИТМЕШЕНЧЕ БҮЛЕК

Ә Айрат теше тырнагы белән шушы матур, якты дөньяга ябышты.Ачылган күзләреннән саркып чыккан чыктай күз яшьләре , ләйсән яңгыр булып, мендәренә тамдылар.Ләкин , үз уйларына кереп адашкан әтисе генә, бу үзгәрешләрне һаман күрмәде..Ул арада Айратка тоташтырылган чыбыклар аша, ниндидер прибор өзек-өзек тавышлар чыгарып чыелдый башлады.Ниндидер яшел, кызыл утлар бер сүнеп, бер янды.Рәис , каушаудан нишләгәнен белмичә, бер улына, бер приборларга карап алды да, доктор бүлмәсенә йөгерде.Доктор, анда улым.. Айрат ..аңга килде бугай диде ул, еларга да көлергә дә белмичә.
Аның, зинһар өчен ярдәм итегез, зинһар өчен, дип пышылдап ялынганын докторлар инде ишетмәде , алар ук сымын,икәүләшеп палатага атылдылар.Рәиснең генә алар артыннан атларга йөрәге җитмәде.Улым , җаным , туган көнең белән, туган көнең белән дип, пышылдавын белде ул..Син яшәргә тиеш балам.Синнән башка миңа нәрсәгә ди бу якты кояш нурлары, төнге күктә йөзгән алтын ай нәрсәгә ди.Елый-елый кайгымны сөйләргәме.Юк,Айрат Аллах биргән гомерне, болай тиз генә яшәп бетерәм дип уйлама әле син.Әле синең алтын кулларың, тәҗрибә зиһеннәрең белән күпме авыруларны дәвалыйсың бар.Әниеңә дә син кирәк улым, Альбинага да син кирәәк.Исән-сау терелә генә күр балам.Терелә генә күр..
Рәис вакыт исәбен югалтты.Көнме бу төнме.Бер сәгатъ шулай уйдамы ул, биш минутмы.Аңа хәзер иң мөһиме бары кадерле улының чынлап та аңга килеп, терелә башлавы иде.Кабинетка якынлашкан аяк тавышлары ишетеп сагаеп калды ул.Үз гомерендә шулай гаҗиз булып, аяк тавышларын тыңлаганы юк иде әле аның..Әйтерсең лә алар, үзләренчә нидер сөйләшәләр,аңа тизрәк нәрсәдер җиткерергә теләп ашыгалар сыман иде.Менә тык тык килгән аяк тавышлары нәкъ аның янында тынып калдылар.Рәис суларга да куркып, ялварулы күзләре белән, докторга күтәрелеп ниндер әйтергә теләде , ләкин ни әйткәнен үзеннән башка ишетүче кеше булмады.Калтыраган иреннәре дә бераз селкенеп алды да, тешләре арасына кысылдылар.
Рәис, диде доктор.Айрат чынлап та аңга килде, молодец.Ну ләкин менә...
Коты очкан Рәис, докторны ярты сүздән бүлдерде.Нәрсә ләкин? Нәрсә ну менә....доктор?нәрсә әйтергә телисез, диде дә, хәлсез аякларын чак өстерәп,улы янына ашыкты.
Туктагыз әле, Рәис Хакимыч!дип, аны ярты юлдан туктатты доктор.Керегез әле, утырыгыз диде ул, җайлап кына.Тынычлан, Хакимыч,Айрат белән бар да әйбәт булачак.Комадан төрле кеше төрлечә чыга дустым.Главный гәүдәгә зыян килмәгән.Кул эшли, аяклар селкенә.
Аяклар селкенәәә, ә баш..Баш ничек, эшлиме?
Әйтеп торам бит дустым.Син мине ишетмисең бугай.Төрле кеше төрлечә чыга дим бит, ул нәләт төшкән комадан.Айрат аңына килде һәм бу бик яхшы, бик яхшы.Ләкин әле, бернәрсәгә дә реагировать итми.Ну бу покага гына.Авыр җәрәхәттән шулай була инде ул.Тиздән менә безне дә таный башлар, сөйләшер дә.
Әлбәттә, әлбәттә доктор.Ничек әтисен танымасын ди инде ул.Таныый, танымыйча кая барсын ди , әә, доктор?Хатын турында да бер җылы сүз әйтсенәр иде инде.Нишләптер аннан да шалтыратмыйлар.Ни булса да, улыма әнисе турында пока әйтми торырмын әле.
Хакимыч, тынычлан әле дустым.Әйтәм бит, все будет хорошо, дип.Син миңа ярты сүз әйтергә ирек бирмисең, дип елмайды доктор.Аның елмаюыннан, ничә көнгә беренче тапкыр, Рәис үзе дә елмаеп куйды.
Әлләәә? диде ул , өмет тулы күзләре белән,әлләәә...
Әйе, Рәис, әйе.Мәскәүдән хәбәр иттеләр.Зиләгә операция ясаганнар.Уңышлы булган, вакытында килгәнсез, дип сөендерделәр.Вакытында..
Димәк, бар да яхшы, доктор.Зилә йөриячәк.
Ии, Хакимыч безгә , все и сразу кирәк инде име.Әлбәттә йөриячәк.Ләкин моңа әле озак вакыт, күп тырышлык кирәк булачак.Андый чирдән исән калуы үзе зур бәхет , Рәис.Ә калганы дело времени.
Рәхмәәт, доктор, рәхмәт дип, Рәис улы янына ашыкты.
- Туйганчы бер сөйләшик әле Айрат белән.Яңа елга да: Килмәгез, үзем кайтам дигәч, килмәгән идем бит.Киләсе булган икән шул, бала-чаганың сүзе белән йөрсәң.
Рәис ышанычлы адымнар белән, киң итеп ишекне ачты.
-Ну, балам, йоклап та күрсәттееең диде ул,елмаеп .Ярый әле күзләреңне ачтың.Мин яныңа керергә дә куркып тордым әле, улым.Рәис , Айрат янына килеп, аның хәлсез кулын тотты.
Ләкин улы гына, нидер әйтү түгел, хәттә күзләре белән күтәрелеп карамады Рәискә.Әйтерсең хәзер аңа, вакыт туктап калган, әйтерсең лә кемдер ут янып, көлеп торган күзләренең нурын урлаган.
Улыыым, бу мин бит,әтиең... балам.Әллә мине танымыйсың инде, колагыңны борырмын әле, дип елмайган булды Рәис. Машина белән аугансыз бит, Айрат.Ярый әле исән-сау калгансыз.Синнән башка яшәүне, улым , күз алдына китерү дә куркыныч...
Әнә шулай сөйләште дә, сөйләште ул.Моңа хәтле әйтергә тиешле сүзләрен дә, әйтә алмыйча күңелендә йөрткән сүзләрен дә, бер тында әйтеп бетерде .
Улыым, нигә миңа карамыйсың? Хет бер сүз, хет әти дип, бер генә тапкыр булса да әйт инде, диде Рәис.Кай җирең авырта улым, башың ничек?
Ләкин Айрат кына, күзен тәрәзә почмагына ничек төбәгән булса, инде кайчаннан бирле шуны бораулый бирде.Кулын да күтәрмәде, сөйләшмәде дә.Хәттә ыңгырашып та карамады ул.
Рәиснең инде бераз ачуы да килеп куйды.Айрат, нәрсә күрдең соң анда, ә? Бу дөньяга, минем янга кайт инде яме, дип, улының кулын, үзенең көчле кулларына алды ул.Бармаклары белән чәчләрен сыпырып, битеннән үпте.Айрат кына, ничек бер ноктага төбәлеп яткан, шулай ята бирде.
Рәис, улым менә менә , сөйләшә башлар дип көтсә дә, Айрат шулай җансыз карашы белән үзәкләрне өзеп ята бирде.
Докторлар кереп, тиешле процедураларны ясап торсалар, Айратта үзгәреш сизелмәде.Әйтерсең аны кемдер гипнозлаган да, шул гипноздан чыга алмый адашып йөри.
Рәис бик озак уйланып улы янында утырды.Кояш яктысын баганада балкыган утлар алыштырды, урамда тавышлар туктап, тынлык урнашты.Нәкъ тәрәзә каршына серле ай калыкты.
Инде арып әштән чыккан Рәис, караватка ничек утырган, шулай йокыга да китте.Төн уртасында гына уянып, улының одеялын, мендәрләрен рәтләп куйды да, чишенеп яңадан урынына ятты.
Иртәнге кояш нурлары белән күзен ачканда, Айрат әле тын гына йоклый иде.Йокла улым, йокла.Көч җый, главный комадан чыктың , диде Рәис .Бүген булмаса, бәлки иртәгә аңга килерсең.Доктор, мондый хәлләр була ди бит.Менә түлке, Альбинаңны тапсам улым, моҗет ул берәр җаен табар иде лә.Мондагыларын да начар дип әйтмим, ну барыбер Сания кызы җанга якын.Нигәдер ул сине дәвалар кебек тоела.Ул гына синең болай ятканыңны белми шул, белмиии.
Әйе, чынлап та Альбина Айратны өзелеп санынудан башка, аның турында берни белми шул әле.
Ә менә үзенең операция ясаган хатынның Зилә икәнен белде ул.Төнлә дежурда вакытта, авыруларның тарихын өйрәнеп утырганда , кулына килеп керде Зиләнең кәгазьләре.Вәт ти , вәәт.Берёзовая мать, диде ул шаккатып.Менә сиңа генерал хатыныыы.Бер мизгелгә Зиләнең әйткән бөтен сүзләрен башыннан уздырды Альбина.Синнән кеше чыгар инде..тирес кортыыы..сары чыпчык.
И Зилә апа, менә бит Ходай бар ул.

Дәвамы бар.

(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас