Литература
25 Марта 2022, 11:00

Ә КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕ

25-26 бүлекләр Иии, дәү әни , әйтәсең инде син.Теләгән теләкләр кабул булса, хәзер әнә Зилә апа елмаеп , элек иптәш кызы булган-әни янына килеп керер иде ул.

Ә КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕӘ КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕ
Ә КУЛЫҢДА СИНЕҢ СИРЕНЬ ИДЕ
ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Иии, дәү әни , әйтәсең инде син.Теләгән теләкләр кабул булса, хәзер әнә Зилә апа елмаеп , элек иптәш кызы булган-әни янына килеп керер иде ул.
Ә сиңа , кем әйтте ди әле,бүген теләдең дә , бүген теләгең кабул була дип.Дистә еллардан соң кабул булганнары да була әле аның.Аннары уйлап утырасың индеее, теге вакытта шулай дигән идем бит дип.Борынгылар, балам ,тели белсәң теләәәк,, тели белмәсәң имгәк дип, бииик белеп әйткәннәр.Әнә шуңа күрә, авызыңнан ни чыкканын, колагың ишетсен.Зилә апаң турында да теләсә нәрсә әйтмә.Ходай бер юлын күрсәтми калмас, бирган булса.Теләгән теләкләр дә, каргышлар да уртак кабул була Альбина.Дәү әнием шулай дип әйтә иде, диярсең әле бер.
Кызык инде син, име дәү әни!Сине бозарга сихерчегә барып йөрсеннәр, ә син Зилә апа исән сау бул, дип утырмы?
Кирәкмәс уйлар уйлап кына йөрмә диюем инде , аңлаган кешегә.Ярар кызым, бар , әнә анаңнар кайтты бугай.Соңга калып кайтулары ярады тагын бүген , рәхәтләнеп сөйләштек.
Ярар, дәү әни рәхмәт,яме.Рәхәтләнеп , тынычлап йоклыйм инде алайса.Димәк мине боза алмыйлар дисең инде?
Юк, Альбина .Бу турыда уйлап та карама.Безнең өйгә бозыкның әсәре дә кермәячәк, алла бирса.Ә менә Айратыңа теге усак ботагын бир, гел кия торган киеменә эләктереп куйсын.Үз баласын күрә торып бозмас инде ул, бозуын.Бабаңны да сүгеп йөргән бит әле үзе.Тик шулай да, кешегә гел ышанып бетәргә ярамый..
Давай дәү әни,пока алайса дип, әбисенең битләреннән үпте дә, әниләренә янына чыкты Альбина.Тик шулай да әле , кире кереп:дәү әнии, теге солдат йоклаганда килеп чыкмасын тагын имеее, утны яндырып йоклыйсы булыр әле дип,көлеп ишекне япты.Әле ярый , башкалардан ишеткәнне сөйләмәдем, бөтенләй ятып та тормас идең, дип елмайды Фәгыйлә әби.
Икенче көнне мәктәпкә , җиңел хисләр белән барды Альбина.Үзендә ниндидер, бер ышаныч, урыслар әйтмешли уверенность тойды ул.Зилә апасының очравыннан да курыкмадыЛәкин тегесе генә, мәктәпкә барганда да, кайтканда да, Альбинаның күзенә чалынмады. Чишмәдән кайтканда может очрар, дип уйласа ,чишмә юлында да күренмәде ул.
Тагын нинди этлекләр эшләп йөри микән инде ,бу Зилә апа.Ул булмагач урамнар да буш сыман тоела әле, дип уйлады Альбина.Кая барса , шунда очрап, бер төртмәле сүз әйткәненә ияләнеп беткәч кенә, менә сиңа мәә.Бозымчыга барган кеше үзе дә авыртырга может диләр, әллә авырта микән?. Ни дисәң дә күрше бит , кереп чыгарга кирәк әле, дигәндә генә ,иптәш кызы Ләлә белән сөйләшеп торганда, күреп алды ул аны ..Нигәдер бармак та янамады, усал итеп тә карамады Зилә апасы.Бары гөл савытларын боргалап, баш селкеп исәнләшкәндәй итте дә, тәрәзә челтәрен рәтләп, ябып куйды.
Бааа, Ләлә, әллә Зилә апаның үзен бозып кайтарганнармы суң?дип көлде Альбина.Баш селтәп исәнләште дә даже.
Может , барганын белеп, берәрсе аң керткәндер, белмибез бит.Айрат берәр нәрсә әйтер әле кайткач.Барганын әйтәсеңдер бит инде.
И, Ләлә, дурак шту ли син.Ничек әйтим ди инде.Точносын белмибез дә бит әле.Может ул бөтенләй башка бер йомыш белән баргандыр.Алла сакласын, минем аркада талашырлар тагын.Юук, әйтмим.
Син әйтмәсәң дә, берәрсе әйтми калмас, бөтен авыл гөҗләп алды бит.Лушче үзең җайлап кына әйт, Айратыңны беренче көн беләсең мәллә,Альбина?.Әнисенә әйтсә дә була бит.Картаеп беткәч , җүләрләнеп йөрмәсен иде.
Иии, Ләлә! Йөрсә дә, йөрмәсә дә, миңа хәзер барыбер.Дәү әнием бик әйбәтләп өшкерде.Гел намазда бит ул минем, әллә нинди догалар да белә.Кара әле, дустым, дәү әни миңа җен-пәриләр турында да сөйләдеее.Ул сөйләгән көнне, бүлмәдә ут яндырып йокладым.Чөнки күзне йомсам, шул сөйләгән өрәк солдат яныма килеп баскан кебек тоела иде..
Имеее, чынлап да күргән булган мени, Фәгыйлә әби?Иртәгә сөйләрсең әле яме, Альбина.Бүген киттем , кайтам.Я кич белән куркып йоклап булмас ату, контроль эшкә дә әзерләнәсем бар, дип Ләлә көлә-көлә саубуллашты да, өч өй генә аркылы урнашкан өйләренә таба йөгерде.
Ә Альбина, бераз Айратларның челтәр йөзлекле тәрәзәләренә карап торды да, Аллахка шөкер дип, өйләренә кереп китте.Тәрәзә аркылы Зилә апасының карап-карап алганын , күңеле белән сизенсә дә, алай усал итеп тә карамады, бармак та янамады бит.
Шулай булса да, Айрат кайтканын бераз икеләнеп көтте Альбина.Зилә багучы янына барып кайткан көннән, куркып кына үзендә дә ниндидер бер билгесез үзгәрешләр көтте ул.Әле балачагы чыгып бетмәгән акылы белән, узган барган авылдаш егетләренә карап-карап куйды.Янәсе шуларның берәрсен ярата башламаганмы?Юук, Айраттан башка берсенә дә якынаймады ул.Киресенчә , яшь йөрәге тагын да катырак Айрат дип типте.Димәк, дәү әнисе белеп әйткән, Зилә апасының сихерче янына баруы, алар өчен куркыныч түгел. Тик менә Айрат кына нишләр?Альбинага карата булган сөю хисләре сүрелмәсме?Монсын инде ул кайткач күрербез дип уйлады Альбина.
Санаулы көннәр тиз уза дигәндәй,әле генә дүшәмбе булса, инде атна ахыры шимбә дә килеп җиткән.Менә бүген Айрат кайта, тагын да шулай ,өйгә кайтуга елмаеп безгә керерме ул? Әллә кич кенә керергә уйлармы ? Ә бөтенләй борылып та карамаса..
Төшкә хәтле, мәктәптә, укулар белән онытылып торса, кичке якка кергәч, үзе дә сизми , әллә ничә тапкыр урамга чыгып керде Альбина.Тәрәзәдән дә карап-карап алды.Киров поезды килергә дә ярты сәгать калып бара,ә Рәис абый машинасын кабызырга уйламый да, әллә бу атнада кайтмый микән.Әһә, әнә машина кабызган тавыыш.Альбина йөгереп килеп тәрәзәдән карады.Димәк кайта, кайта бүген Айрат.Әнә бит әтисе аны каршыларга ашыга. Уку белән бераз онытылып торса да,Альбинаның йөрәгендәге хисләр ,өр яңа баштан дөрләп кабынды.Керерме , юкмы?
Оныгының сикергәләп йөргәнен, Фәгыйлә әби дә күреп, елмайды..Айратның кайтуга йөгереп керәсенә ышанса да, ул да бераз шикләнеп куйды әле.Кем белә, кара көчләр , ул укыган мәңгелек догаларыннан да көчле булып чыкса.Юктыр, алай булырга тиеш түгел..Һәм чынлап та, озак та үтми, ишегалды тәрәзәсеннән , йөгерә-йөгерә Айрат кергәне күренеп китте.
-А-би-нааа!дип кычкырды ул, көчле матур тавышы белән.Абинаа!...Бер мизгел һәм Альбина сөйгәне кочагында.Шул ук җылы кочак, сөю тулы назлы күз карашы.Димәк бар да тәртиптә, Айрат элеккечә аны ярата .
-Кайттыңмы, Айат!дип елмайды Альбина.Шундый сагындым, көтә-көтә арып беттем бит инде мин сине.
Мин дә сагындым, Альбина.Мин дә сагындым.Әнә шуңа өйгә дә кереп тормыйча, беренче сезгә кердем инде.Һәәәзер мунча кереп чыгам да, кич чыгарбыз яме, әзерләнеп тор дип, Айрат ничек ашыгып кергән булса,шулай чыгып та китте .
Дәү әни, дәү әниии...дип әбисе янына йөгереп керде Альбина.Айрат мине нәкь баштагы кебек ярата.Күрсәң иде син дәү әни, аның күз карашын.Димәк теге пәри туганы , чынлап та боза алмаган безне.Ә мужет Зилә апа, бөтенләй башка йомыш белән баргандыр әле, име дәү әни?
Мужет, мужет диде Фәгыйлә әби.Кем белә, кешенең эчен ярып карап булмый бит.Айратның кайтуга безгә керүенә дә, бик рәхмәт.Тик шулай да, теге усак ботагын бирергә онытма.Югалтмадыңмы әле?
Юк инде, дәү әни.Ничек югалтыйм ди.Ләкин менә, аны нәрсә дип бирермен микән име.Дәү әниии, көлеп сындырып атса?
Атмас балам, атмас.Бу , дәү әни бик әйбәтләп өшкергән , бозыклардан, күз тиюләрдән саклый торган ботак кисәге диярсең.Әнә шул,өстендәге пәлтә кесәсенә булса да тыгып йөрсен....
Менә тагын көзге урам буйлап яшь пар атлый.Куллар кулда, хисләр бәйләнгән.Урамда, янган йөрәкләрне суытырга теләгәндәй, көзге салкын җил егете бөтерелә.
Менә Альбина, шулай әкренләп кышка да керербез.Аннары яз, экзаменнар...Син исән сау экзаменнарыңны бирә алсаң, атналар буе аерылып та торасы булмас.
Тырышам инде , Айрат.Укыйм да, укыйм.Бер атна аерылып торганга түзеп булыр инде, әле бит синең хәзер армиягә дә барасың бар.
Армиягәме?Беләсеңме матурым, без 4-5 дус егет анда бармаска булдык.Башта укып бетерәбез әле..
Ничек?Алай да була мени?Соңыннан барыбер барасыдыр бит инде?..
Соңыннан барасы, әйе.Но, военный сборга, ярты елга гына диделәр.Менә шулай дип торам инде.
Димәк , бергә рәхәтләнеп укырбыз .Аннары икебез дә врач булып, бер больницада эшли башларбыз...
Альбина егете белән шулай сөйләшә-сөйләшә , кулы белән кесәсендәге усак ботагын барлады.Ничек кенә Айратка бирергә.Көлмәсме, дөрес аңлармы?
Өйләренә җитәрәк Айрат кулын , Альбинаның биленә салды.Әйдә, әзерәк утырабызмы?диде ул, капка төбендәге эскәмиягә таба атлап.
Әйдә, диде Альбина көлеп.Аларның утырганын көткәндәй иске, агач эскәмия шыгырдап куйды.Мәхәббәттән янган куллар җылысы, гәүдәләрен җылытып, сөюдән оялган күзләр, керфек астына качты.Бары гашыйк иреннәр генә,мәхәббәт хисләреннән исереп, бер берсенә үрелделәр.Монда инде ниндидер сүзләр артык иде.Эх, бу сөюнең ләззәтле мизгелләре.Гомер буе сагынып искә алырлык санаулы минутлар.Альбина белән Айрат та, сөйләшергә сүз тапмый , тынып калдылар.Күпме вакыт узгандыр,тынлыкны Альбина бозды.
Айрат, диде ул оялып кына.
Син көлмә түлке.Мин сиңа бер әйбер бирәм, дәү әни бирергә кушкан иде.Ул безне күз тиюләрдән, бозыктан саклаячак дип, кечкенә генә усак ботагын сузды.Моны дәү әни догалар укып өшкерде дә.
Айрат хәттә елмаеп та карамады.Фәгыйлә әби гомер буе, безне кайгыртты.Рәхмәт инде аңа.Ә ул бозымнар турында мин үзем дә ишетеп үстем, ышанам мин аңа дип, пәлтәсенең эчке кесәсенә салды.Димәк, матурым безне бер ни дә аера алмый хәзер.Өйдә дә, эштә дә бергә булырбыз.Шулаймы Альбина?
Әйе, Айрат, шулай.Ә кулыңда синең сирень иде.
Әнә шулай планнар куеп, алдагы көннәрендә дә, бергә бәхетле булырга вәгьдәләр бирешеп, язны якынайтты Альбина белән Айрат...
 
ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Ә язга нәрсә?Син яратасыңмы, сагынасыңмы?дип сорап тормый .Йөрәкләрне җилкендереп, әйләнә дә кайта ул язлар.Челтерәп аккан гөрләвекләргә әйләнеп,, сирень шомырт чәчәкләренә уралып, ишек-тәрәзәләрдән ургып килеп кергәнен сизмичә дә каласың.
Экзаменнар, сессияләр белән мавыгып ,көзләрнең генә түгел, бураннарына уралып кышларның узып китүен.Инде әнә ярсу язларның тәрәзә шакыганын , Альбина белән Айрат та сизми калдылар.Алай гына түгел, үсмер бала чактан чыгып, әкрен генә, үзләре барасы сукмакта беренче адымнарын барлый башлады алар.
Уку елын тәмамлап , Альбинаның экзаменнар бирүен, Айрат белән икесе дә, дулкынланып көттеләр.Әле мәктәп экзаменнары бер хәл, алда институт көтә бит.Айрат белән атнага бер көн кич чыгып, калган көннәрен китап өстендә уздырды Альбина.Юук, аңа бер ничек тә сер бирергә ярамый.Ничек кенә булса да, бар көчен куеп тырышасы.Чөнки аның Зилә апасына гына түгел, ә үз үзенә дә , тырышсаң була икәнен исбатлыйсы килде.Колхозчы сары чыпчык түгел, ә менә нәкъ алдагы тормышында Альбина Камиловна буласы килде аның.Ярар, быел керә алмасам, киләсе елга кереп карармын дигән төшенчә, Альбина өчен түгел иде.Тыштан караганда, орчык кадәрле генә, бу сап-сары чәчле кыз бала, юаш, үз сүзен әйтергә дә курка сыман тоелса да, бу бары беренче карашка гына шулай.Ә чынлыкта, Альбина максатчан, тырыш булуы өстенә бик үҗәт тә.Җитмәсә әнә яраткан әбисе, догаларын укып,, яхшы киңәшләрен биреп, гел юл күрсәтеп тора. Үзенең изге теләкләре белән ,оныгының үз үзенә ышанычын тудырырга да ярдәм итә Фәгыйлә әби.
Менә әкренләп кыңгыраулы мәктәп еллары да ахырына якынлашты..Бер атнадан беренче әкзаменнар да башланачак.Кайсыбызның гына башыннан узмаган ул чыгарылыш имтиханнары, кайсыбыз гына дулкынланып көтмәгән аны.Күпләребезнең язмышында да мөһим роль уйнады бит ул экзаменнар.Укытучы булырга хыялланган кайберәүләр, аны тапшыра алмыйча кибетче булып куйдылар, кемдер врач булам дип хыялланып йөреп, төзүче һөнәрен сайлады.Ләкин Альбина гына, үзенең врач буласына чын күңелдән ышанды.Ак халат киеп, больницада йөргәнен төшләрендә күреп сөенде.Теге багучыга барганнан соң Зилә дә, ничектер тынычланып калгандай булды.Һәр хәлдә, түбәнсетеп Альбинаны әзерләкләмәде.Айрат та кайтасы килеп, сөенеп кайтты да, тыныч күңел белән китеп барды.
Менә тагын шимбә көнне, төштән соң ук кайтып җитте Айрат.Альбинасына бераз көч бирәсе килде аның.Нәкъ узган елдагы кебек, бакчаларыннан дүрт биш сирень ботагын сындырып,айлы кичтә сөйгәненә бүләк итте.
Ну Альбина, экзаменнарга әзерме син? Беренче сүзе шул булды Айратның.Үзенекеләр турында уйлап та бирмәде ул, чөнки күбесен автомат рәвештә тапшырып өлгергән иде инде.Альбинасын, үзенең яшьтән яратып йөргән кызын да, үз янында күрәсе килде аның..
Әзер кебек инде ,диде Альбина.Менә хәзер сирень таҗларының бишлесен дә табып ашасам , чисти була.Шулай диде дә,ай нуры яктысында , алар икәүләшеп, вак вак ак чәчәкләр арасыннан биш таҗлы чәчәк бөртекләре эзли башладылар.
Менә Альбина, мә диде Айрат, бер чәчәк бөртеген кулына алып.Беренче бишлеңне йотып куй әле.Эзләгәндә гел дүртлеләр генә чыгып тора әле, кара әле , кая качкан бу бишлеләр?
Шулай тырышып, эшләп аласы инде аларныы, диде Альбина.Чын күңелдән ышанып, чәчәк бөртеген чәйни чәйни.Айраат, эзлә инде тагын, институт имтиханнары өчен дә ашап куям әле.
Бу минутларда,шундый бер катлы, сөйкемле, ышанучан булып тоелды Альбина Айратка, кызны кочагына алмый түзмәде ул.
Син главный, каушама яме, диде ул.Каушасаң бөтен белгәннәреңне онытып җибәрергә дә ерак түгел.Үзеңне кулга алып тынычлан и все..
Белмим инде Айрат, куркыта шул, диде Альбина.Дәү әни дә гел шулай ди.Ну сезгә әйтүе рәхәт ул.Бөтен кешенең башы синеке кебек булсааа..
Булыыыр, Альбина.Минем белән синең шикелле кешеләр бирә бит имтиханнарны.Берсенең дә мөгезе юк.
Мөгез булсын иде әле, ә Айрат.Куркып куярлар иде бишлене..
Әнә шулай көлешеп серләшеп алдылар да, Айрат саубуллашып, Альбинаны озатып куйды.Иртәгә иртүк китәм мин дә Альбина, икенче атнага хәтле саубул диде ул,кызның иренәреннән үбеп .Бишлеләр генә көтәм синнән.
Ярар, Айрат пока.Мин дә керәм, ату күңелдә барыбер гел шул имтиханнар, диде Альбина.Алла бирса җәй көне, күктәге бөтен йолдызны санаганчы утырырбыз әле яме, дип, сирень исләрен аңкытып кереп тә китте.
Өйгә керүгә, чәчәкләрне сулы банкага утыртып, бүлмәсенә кертеп куйды.Бер ара, китабын алып, кабатлап алырга да уйлаган иде, ләкин моның файдасыз икәнен аңлап, татлы уйларга чумды.Әле яңа гына, беренче сиреннәрен бүләк иткән иде Айрат.Менә бер ел узып та киткән.Биш ел да узып китәр алла бирса.Алга таба Айрат баш врач булыр, ә мин балалар врачы....Шулай хыялланып, чәчәкләр арасыннан, тагын бер ике биш таҗлысын эзләп, авызына шудырды ул.Кем белә, может чынлап та булышадыр ул, бөтен укучылар ашый бит биш таҗлы сирень бөртекләрен...
Дүшәнбе Айрат бүләк иткән сиреннәрне тотып , урамга чыкты Альбина.Шул арада буш чиләкләрен көянтәсенә асып, капкадан Зилә дә чыгып килмәсенме..
Ой, Абинааа, икелеңне миңа сылтап куярсың инде тагын, дигән булып капкасына таба чигенеп куйгандай итте.Бирә алмасаң бик борчылып торма, Рәис абыең колхозда бер эш тапмый калмас.Рәхәтләнеп Сания белән эшләп йөрерсез.
Инде ничә ай буена тынычланды бу дип уйлап,ялгышкан булып чыкты Альбина.Йөзендә һаман да шул мыскыллы елмаю, түбәнсетеп караш.
Альбина бу сүзләрне әллә ничә тапкыр ишетсә дә, бу юлы ничектер каушап калды.Тик шулай да елмаеп:Рәхмәәт Зилә апа, сезгә дә тапсын.Бергәләшеп эшләрбез, дияргә үзендә көч тапты.Аннары, сирень чәчәкләрен йөзенә үк китереп иснәгәндәй итте дә, горур атлап беренче имтиханына таба атлады.Зиләнең бу сүзләре , кәефен төшермәде аның, киресенчә үзендә көч , дәрт иңгәнен сизде Альбина. Зилә генә, бу баланың мондый көчле характерына ачуы чыкты.Буш чиләкләрен челтер челтер китереп, коедан гына су алды да, кое ни, чишмә ни.Шул бер су инде, дип өенә кереп югалды.
Альбина классларына килеп кергәндә, укучыларның яртысы килеп утырганнар иде.Башка көннәрдәге кебек шау-гөр килеп тормыйлар.Күзләрендә бүген уйчанлык, дулкынлану сизелә.Кайберләре ручка дәфтәрләрен тикшерә ,берәүләр шыпырт кына җиң эчләренә яшергән шпаргалкаларын барлый.Ун ел озын уку еллары артта калып,бүген шул хезмәт җимешләрен татыр вакыт җиткән әнә.Әчеме, татлымы, берничә көннән билгеле булыр Аллах бирса.
Альбина, сирень чәчәкләрен партага куеп, әбисе өйрәткән догаларны кабатлап куйды.Алар чынлап та, ниндидер бер хикмәт белән, тынычланырга ярдәм итәләр аңа.Теләген теләргә дә онытмады.Эх ходаем, эләксен иде сигезенче билет...
Менә җиз кыңгырау чыңы.Класс тып-тын, укучылар берәм берәм экзамен билетларын тартып алып, парта артына барып утыралар.Альбинага да чират җитте.Билетны кулына алуга , башы әйләнеп китте аның.Күзләренә сөенеч нуры иңде.Сигезенче билет...Иң яхшы белгән билеты.
Инәсеннән җебенә хәтле бар белгәнен язып, дәфтәрен өстәлгә куйды да, сөенеп өенә ашыкты Альбина.Иңнәрендә канат тоеп, зәңгәр күктә очты ул.Дәү әниии, дип ерактан ук кул болгады ул, капка төбенә чыгып, оныгын көткән әбисен күреп.Дәү әни, кыз вакытта теләгән теләкләр кабул була дигән идең, шаккаттым бит! диде Альбина, ашыгудан тыны бетеп.Үзем теләгән билет эләкте, Аллага шөкер.Аннары дәү әни, усал булса да, Зилә апаның юллыгы әйбәт икән,капкадан чыгуга беренче булып ул очраган иде, дип елмайды.
Әйттем бит, балам.Ходай ташламаса, адәм ташламас дип.Менә бит, булган, рәхмәт.Инде башкаларын да шулай биреп кайта алсаң, Аллахым бирсааа.Тукай әйтмешли:Тор шәкерт, җиттек Казанга.Алдыбызда бит Казан!диярсең.Укып чыгып, дохтор булганыңны күрергә насыйп булсын иде инде.Әйдә кызым, мич коймакларын да пешердем, чәй эчеп алыйк.Иии, әтиеңнәр сөенер инде...
Беренче имтиханын уңышлы тапшыруы,күңелен үстереп җибәрде Альбинаның.Каушауның да әсәре дә калмады.Калганнарын да бер бер артлы яхшы, бик яхшы билгеләренә генә тапшырып, мәктәп елларының беткәнен сизми дә калды ул.
Менә, әбисе әйтмешли:Алдыбызда бит Казан!Кулына , ике генә дүртле, калганнарына бишле тезелгән аттестатын тотып, Альбина медицина институтының беренче баскычларын барлый.Башкаларның анда керүе бик авыр икән диюенә дә, хәттә укытучыларның бераз шикләнүләренә дә карамыйча ,дулкынланып ,югары уку йортының ишек тоткасын тартты Альбина....
 
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас