ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Альбинаның күңелен ниндидер бер авыр тойгы биләп алды.Черт, черт диде ул,кабат кабат.Нишләп әллә нәрсәләр уйлап торам суң әле мин, бәлки ире белән киткәндер, или кибеткә..Гел мине көтеп йөрмәс бит инде..Шулай да капка эченә кергәч , нидер сизенеп , кире урамны әйләнеп керде Альбина.Гел каршыга чыга иде бит, бүген кая киткән?Точно, точно шул сихерчегә киткәндер әле, дигән куркыныч уй узды аның башыннан. Аннары :Дәү әни, дәү әни дип, тыны бетеп , "очып" өйгә керде дә,яңа сындырып алган яшь усак ботагын әбисенә тоттырды.Укы дәү әни, укы.Әйдә, нәрсә беләсең, берсен дә калдырма..Фәгыйлә әби төсе качкан оныгына карап, куркып куйды.
- Нәрсә булды Альбина?Нинди бал корты чакты үзеңне.
-Чакмады дәү әниии, чакмады.Ә чагарга может.Зилә апа күрәзәчегә киткән бугай.Кичә бигрәк тә ачулы иде.Дәү әни , нигәдер куркам мин.Йөрәгем сизенә.., теге таш мине бозарга маташа бугай.
Чынлап та балам, әле күптән түгел, иренең машинасына утырып маташа иде шул.Бәлки кибеткә мазар гынадыр..Тик шулай да, утыр әле дип, Фәгыйләтти оныгын үз янына утыртты да, уң кулын кызның баш түбәсенә куеп, белгәннәрен пышылдый башлады.Дәү әнисе укыган саен, Альбинага җиңелерәк була барды.Йөзенә алсулык, күзенә нур кунды.Аннары Фәгыйлә әби ,шул оныгы алып кайткан усак ботагын тотып, нәрсәдер укыды.Шуның белән Альбина тирәли йөртеп, берничә өлешкә сындырды һәм бер өлешен тәрәз төбендәге гөл төбенә кадап куйды.Булдыы, диде Фәгыйлә әби , чисти хәлсезләнеп.Менә бу кисәген , кайткач Айратка бирерсең кызым, югалтмасын,ә менә бу кисәген гел кия торган фурма күлмәгенә тегеп куй.Курыкма балам, бозым дигән яман нәрсә безне ала алмааас.Үземнең башка төшмәсә, юк нәрсә дип кул гына селтәр идем лә.Юк бит, төште балам.Әллә ничә ел укыйм инде мин бу догаларны, алар бик көчле, борынгы китаплардан таптым мин аларны.Әгәр кемдер бозарга маташа икән, менә бу гөлем әрәм булыр инде.Чөнки сихерченең бозымы шушы гөлгә тиячәк.
Фәгыйлә әби , Альбинаның колагына тагын нәрсәдер пышылдап, төкергәләп куйгандай итте дә, яратып аркасыннан сөйде.
- Бар балам, чәеңне эч, рәхәтләнеп дәресләреңне кара, диде ул җитди генә.Начар уйларыңны башыңа кертмә яме.Бу усак ботагын да үзеңнең күлмәгеңә эләктереп куярга онытма.Әгәр Зиләнең чынлап та барганын белсәм, мин сиңа тагын бер серемне ачармын.Ләкин хәзер сорама, ардым..
Ярар, дәү әни! Ярар.Ярый әле минем син- бер зууур сер капчыгым бар, дип әбисен кочаклап алды Альбина.Синнән башка нишләгән булыр идек.Миңа хәзер чынлап та,ничектер җиңел булып китте, очып китмәсәм ярар иде..
Альбина шулай, әбисе укыган догалардан күңеленә, җанына җылылык алса, Зиләнең киресенчә , сихерче өенә керүгә, бөтен гәүдәсенә кабер суыгы йөгерде. Ул куркып кына,өстенә чәчәкле җылы халат кигән, башына өчпочмаклап кына кызыл яулык бәйләгән әбигә текәлде .Тегесе Зиләгә усал гына карап куйды да: Сездә исәнләшеп тормыйлармы әллә , әллә син генә шундыймы?дип , почмактагы сынга карап чукынып куйды.Юк, юук, исәнләшәләр, мин дә исәнләштем бит, ишетмәгәнсездер генә дип,Зилә "сихерче"даны чыккан әбигә төбәлде.Тегесе әллә ишетмәде, әллә инде ишетергә теләмәде, комод тартмасыннан күпне күргән карта колодасын тартып чыгарды.Тагын да шул почмактагы сыннары белән үзенчә сөйләшеп алды да, бик оста фокусниклар сыман карталарны өстәлгә таратып та атты.Башын чайкап, яңадан карталарын бер колодага тезеп Зиләгә сузды.Төрт диде ул төксе генә.Карчыкның бу җан өшетерлек салкын карашыннан , сискәнеп куйды Зилә.Нигә килдем соң әле, ашыктым бугай, дигән уй узды, аның башыннан.Ләкин мәкерле планының бер өлеше эшләнгән иде инде.Зилә тартып чыгарган шул картага карап,күрәзәче карчык нәрсәдер укыды.Гади кеше аңламаслык сүзләр пышылдады.Торган саен Зиләгә авырырак була башлады, башы әйләнде.Аяк астында, басып торган идәнне тоймады.Юук, болай булмый!Кайтырга кирәк, чукынмыйлар шунда, дип торырга гына маташкан иде, утыыр!диде әби усал гына.Бу валет , менә бу даманы без ума ярата дип, колодадан хатын кыз сурәте төшкән картаны тартып чыгарды.
Шул шул менә терәәә.Ярата шул.Кечкенәдән улыма аяк басарга ирек бирми.Муенына менеп атланган, һич төшереп булмый.Сез генә ярдәм итсәгез инде, ә?
Минем малайны бозмады микән дип тә куркам әле Шул сары чыпчыктан башка, бер кыз күзенә күренми дип, Зилә кызның карточкасын әбигә таба этеп куйды.Тегесе фотоны тотып ,сүзсез генә , кызны өйрәнә башлады..Вакыт вакыт, сөяк бармакларын өстәл өстендә биетеп, төртеп тишәрлек карашы белән Зиләгә караштырып куйды..Әнә шул, бармак тавышы, Зиләнең колакларын яңгыраткандай булды, дөп дөп типкән йөрәге күбәләктәй җилпенде.Тавыш тынсыз утырган шушы 4-5 минут, Зиләне бөтенләй чыгырыннан чыгарды.Болай бүтән түзеп утыра алмыйм дип, урыннан торды Зилә.Ләкин шул мизгелдә сихерченең нурсыз карашы,аны кире урынына утырырга мәҗбүр итте.
Бу кызны бозып булмый!-диде ул төксе генә.Боларның өендә кара бозым булган, ләкин аны бер ир үзе белән алып киткән.Менә шуннан сооң...
Карчыкның ни әйтәсен ахырга хәтле тыңлап та бетермичә, Зилә өстәлгә чытырдап ябышты.
-Кем алып киткән?Кемгә күчкән ул бозым?Белдем бит, сиздееем , дип урыныннан сикереп торды Зилә.Минем улыма күчкән ул бозым.Точно, шул җен Фәгыйлә коймаклары белән, булган бөтен әшәкелеген Айратка күчергән.
Зиләнең кыяфәтен күреп,сихерче карчык үзе дә шүрләп куйды Утыыр!диде ул, әллә кайдан, җир астыннан ишетелгәндәй тавышы белән.
-Утыр, тынычлан.Малаеңда бер нинди бозым юк.Бозым күчкән кеше күптән бу дөньяда юк инде.Ниндидер бер способ белән үз бозыгы үзенә күчкән бугай.Мужет миннән дә көчле бозымчылар бардыр.Но конечно, ишеткәнем юк.Шулай дип, сихерче әби бераз нәрсә әйтергә белми аптырап, Альбинаның фотосын әйләндергәләде дә, кире Зиләгә сузды.
.Ә бу фотоны , мә, үзеңә ал.Бу кызны бозар өчен, минем көч җитми.Аның саклаучы ангеллары бик көчле.Мин генә җиңә торган түгел.Ниндидер мин белмәгән сер бар аларда.Тагын шуны әйтәм,
-Син давай бу эшеңне ташла, иртәме , соңмы болар бергә булачак.Вакытында туктамасаң, ахыры аянычлы булырга мөмкин.Үкенергә туры килмәгәее...
Ничек бергә булалар?!.Зиләнең ачудан күзләре бүредәй янды.Куллары калтыр колтыр килде.Мин сездән шушы сүзләрне ишетер өчен килде дип беләсезме?диде ул, пышылдауга күчеп. Нинди аянычлар турында әйтәсез?Әйттем бит инде, бер нинди акча жәл түгел дип..Әйтееем..
ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Сихерче әби, тын гына Зиләгә карап торды да, тәрәзә каршына барып басты.
Син кызый, мине ишетмисеңме, ишетергә теләмисеңме , диде ул, коры гына.Эш акчада түгел, кызны бозып булмый дип әйтәм мин сиңа.Булмыыый..
Ничек инде булмый?! Бөтен кешене бозып була, значит..Шушы орчык хәтле кызны бозып булмый!Ә син боз, аер боларны, шуны да булдырмагач...
Юуук, дип әйтеп торам мин сиңа,Юук, дип Зиләне бүлдерде карчык.Аның бик көчле саклаучысы бар.Кемме ул, нәрсәме?Белмим, әйтә алмыйм. Минем үземнең дә бик беләсем килә...Ә менә малаеңны , киресенчә бик җиңел бозарга.Күңеле дә бик йомшак күренә.Әйдә соң,телисең икән, аның аша аерабыз.Ул, башка , шушы кызга борылып та карамас.
Зилә инде җиңел сулап, ризалашырга торганда, теге әби тагын өстәп куйды.Ләкин еллар узгач, малаең белән бар да яхшы булыр дип, ышандыра алмыйм.Аның саклану тышчасы бик юка күренә.Әгәр , еллар узып чирли башласа? Мине эзләрсең, ләкин менә,мин генә исән булырмынмы?Арты аянычлы булуы бар дип, әйтүем менә шуңа .Әгәр син риза булсаң, мин рәхәтләнеп аерам.Сал әйдә акчаларыңны, аларның артык булганы юк дип, әби почмакта ,икона астындагы шүрлектә торган шәмне алып, шырпы кабызды.
Куркудан Зиләнең күзләре шар булды.Секунд эчендә, калтыранган куллары белән , өстәлдәге шәмне идәнгә бәреп тә төшерде.Шул сары чыпчык дип, Айратны-бердәбер улымны харап итимме?Синнән булмый икән, үзем аерам мин аларны, үзеем!дип кызып китте Зилә.Улымны үзенә тиң кызга өйләндереп бәхетле итмәсәм,, исемем таш Зилә булмасын.Ә син, син!!! дип , күзләрен акайтып, сихерче әби каршына барып басты Зилә.Син, кулыннан бер эш килми торган, бер карт шарлатан.Бик көчле сихерче имеш.Барсын булдыра дип сөйлиләр бит әле!!!...
Гомерендә беренче тапкыр мондый усал хатын күргән, шушындый сүзләрне берәүдән дә ишетмәгән, карчыкның чигәсендәге кан тамырлары бүртеп чыкты.Ачудан бөтен йөзен кызыл тимгел басты.Хәзер ул үзе, ничектер куркып Зиләгә карады.Әйтерсең лә якын тирәдә, "сихерче" даны чыккан куркыныч әби ул түгел.Ә менә каршында, күзләре бүренеке сыман янып торган, урта яшьләрдәге шушы матур,усал хатын.
Сихерче карчык көч хәл белән төкреген йотып, ниһаять үзен кулга алды да,бар көченә өстәлгә китереп сукты.
- Курыккач ни пычагыма килдеең алайса!? дип кычкырды ул.Китер монда малаеңның фотосын, китеер!!!Аерам бик теләгәч, кем шарлатан икәнен белерсең.Тапкан сүүз- шарлатан! тьфү.Сихерче әби кызганнан кыза барды.Инде хәзер Зилә үзе дә шүрләп,акрын гына ишеккә таба шуышты.Дерелдәгән куллары белән, кесәсендә булган акчаларны тиененә хәтле өстәлгә бушатты да, ишек тоткасын эзләп тапты.Оныт диде ул, тавышын артык күтәрмичә генә.Оныт мине дә, сүзләремне дә.Шулай дип, өстәлдә яткан ике фотоны тиз генә кесәсенә тыкты да урамга йөгереп чыкты.
Әллә ачудан, әллә куркудан,Зиләнең бөтен гәүдәсе тартышты.Аяк астындагы каты җирне дә тоймады.Читлектән качып өлгергән җәнлек кебек, урамның икенче башында калган иренең машинасына таба йөгерде ул.Шофер егет, мәтәлә- кадала урам буйлап чапкан председатель хатынын күреп, башын чайкап куйды.Хакимыч болай да ярата бит инде сезне , нишләп йөрисездер, башыгызга балә алып дип , тиз генә машинасын кабызды .Тыны беткән Зилә, көчкә хәл алып машинага кереп утырып, тиз генә ишекне япты да:Әйдә,әйдә киттек дип, егетне кызулады.Ә үзе көзгедән, артта, ерагая барган өйләрне күзәтергә тотынды..Бу минутларда, кызыл яулыгын болгап, теге "сихерче"дигән даны чыккан карчык та артларыннан йөгерәдер кебек тоелды аңа...
Нишләтәсе бу хәерче кызын, ничекләр урынына утыртасы? дип уйлады Зилә, бераз тынычлангач.Айратымны бәхетсез итә алмасыың."Ә кулыңда синең сирень иде" дип пышылдады ул.Бозык керми икән, шушы сирень булышыр миңа.Тикмәгә генә ишетмәдем мин бу сүзләрне.Кемнедер үзенчә сүкте, нәрсәләрдер сөйләнде Зилә , ләкин шофер егет кенә , аны юньләп ишетмәде дә, аңларга да теләмәде.Өйләренә кайтып җитәрәк Зилә ,шул мөлаем яшь шоферга карап:Рәискә кибетләрдә йөрде диярсең.Бу авылга барганны әйтсәң, иртәгә эшкә килеп маташма дип, исерек сыман алпан толпан килеп , өйләренә кереп китте...
Шофер егет авыз ачып сүз әйтмәсә дә,без капчыкта ятмый дигәндәй, председатель машинасының карта ачучы карчыкка килгәнен , шул ук көнне үк пышылдаша башладылар.Ашыга ашыга, машинага йөгерүче Зиләне дә танып калучылар күп булды.
Озак та булмады ,бу хәбәр Альбинага да килеп иреште.Зилә апа сихерчегә барган бит, Альбина, ишеттеңме ?дип пышылдады , кичкә каршы янына кергән иптәш кызы.
-Чынлапмыыы, Ләлә?дип , куркудан сүзсез калды Альбина.Димәк йөрәгем белеп сизенгән.Тәки барган бит, ә.Кара әле син бу, стерваны...Дустының агарынып киткән йөзен күреп, Ләлә үзе дә кызарып куйды.
Шулай да, ул тизерәк иптәш кызын юатырга тотынды. -Син нәрсә ди инде, Альбина.Зилә апа сезне бозып йөрер дип уйлыйсыңмы әллә, булмаганны.Рәис абыйны- ирен,тагын да күбрәк үзенә каратырга теләп баргандыр әле.Карап торган бер малаен боздырып йөрергә аңгыра түгел бит инде ул...
Ләкин Альбинаның гына, ни ак, ни кара дияргә көче калмады.Таш Зилә безне бозды дигән уй, аңын томалады аның.Ничек дусты Ләләне куып чыгарганын да, ничек итеп әбисе бүлмәсендәге караватка кереп ауганын да хәтерләмәде Альбина...
Намазын укып утырган Фәгыйлә әби ,күз кырые белән , караватына кереп яткан оныгын күреп, укуын тизләтте .Ярамаса да, ашыгып кына намазын укып бетереп, әмиин дип , ике куллап тиз генә битен сыпырды да , Альбинага кагылды.
-Куркыттың бит балам, ни булды ? дип, оныгының сары чәчләреннән сыйпады дәү әнисе.
Шул арада,Альбина әбисенең котын алып, сикереп торды да, Фәгыйлә әбине төртеп диярлек караватына утыртты.
Дәү әни, белеп сизенгәнбез бит, теге таш чынлап та сихерчегә барган.Тәки безне аерырга маташып йөри бит.
Әле намазыннан чыгып та җитмәгән Фәгыйлә әби, аптырап оныгына карады.Нәрсә дисееең? ..Булмас балам, булмас, әстәгафируллаңны әйт, диде ул шаккатып.Нужели шул эшкә барган, вәәт шайтан хатынны син аны.Иии, ходаем!Чынлапмы соң бу,Альбинаа?
Чынлап дәү әни, чынлап.Әнә Ләлә килгән иде, ул әйтте.Рәис абыйның машинасын шул авылда күргәннәр.Председатель машинасын әллә каян таныйлар бит инде.Аннары, йөгерә йөгерә машинага утырган Зилә апаны да күреп калганнар ди.Иии, дәү әни синең язмышны хәзер мин кабатлыйммы? Синең кебек бер яратмаган кеше белән гомер итәсем килми минем.Альбинаның ике бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләре, әбисенең тамагына төер булып утырды.Әйтерсең лә , менә хәзер башын ике кулы белән тотып, оныгы түгел, ә үзе утыра.Элеккеләр исенә төшеп, гәүдәсенә салкын дулкын йөгерде Фәгыйлә әбинең, күкрәгендә йөрәге чәнчеп чәнчеп, үзен сиздерергә ашыкты.
Дәү әни!Нигә бер сүз дә әйтмисең суң син?дип ярсыды Альбина.Безнең белән нәрсә булыр, ниләр уйлыйсың, дәү әнии?.Әйт инде бер сүз, әйт..Айратны яратам бит мин, ул да мине генә ярата.
Фәгыйлә әби бер сүз әйтмичә, нурлы күзләре белән тын гына оныгына карады.Кулына тоткан дисбесен, сиртмәле караватының тимер шар башына элде дә, урыныннан торды.Хәзер балам, хәәәзер дип, карават башында торган , калай бизәкле яшел сандыгын ачып, нафталин исе килеп торган үлемтек әйберләрен актара башлады.Тынычлан, Альбина , хәәзер, хәзер дия-дия шулар арасыннан бер янчык тартып чыгарды.Менәәә кызым, менә.. .Зилә тегенең янына барса, әйтәм дигән серем шушы индеее...
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)