

Унтугызынчы бүлек
Айрат Альбинаны әйләндерүдән туктады да, ике як бит чокырыннан үбеп, капка төбенә хәтле озатып куйды.Аннары:пока матурым, иртәгә хәтле дип, артына борылып карый-карый , өйләренә таба атлады.Альбина да, сөю хисләреннән кызышкан ике битен сыпыргалап , песи кебек кенә басып, өйләренә узды.Ул кергәндә ,әтиләре эштән кайтып, түрдәге йомшак диванда телевизор карап утырсалар, дәү әнисе үз бүлмәсендә, бер нигә дә ихтибар итмичә, шыпырт кына шомарып беткән дисбе төймәләрен тарта иде
-Кеше кергәнен дә сизмәгәнбез бит, әнисе.Тәрәзәдән генә очып кердеме әллә кызыбыз?дип көлде әтисе.Каян чыккан әле бу Альбинага шулай тын йөрү?
Иртүк эшкә булгач, йоклыйсыздыр дип уйлаган идем.Шуңа әкрен генә кердем.Дәү әни дә йокламый бугай әле?
Ә, син нигә иртә кайттың әле, Альбина.Айрат белән озак күрешмичә торгач, тиз генә кермәссең дип уйлаган идек , диде әнисе.Казан охшаганмы соң?Нәрсәләр сөйли, Айрат?
Иртәгә укырга барасым бар бит , әни.Аннары Айрат үзе дә, кайтуга безгә кергән.Әтисен дә күрмәгән икән әле.Менә иртәгә клубка чыгарга сөйләштек...
Альбина әйтәсе сүзен әйтеп тә бетерә алмады , бүлмәсеннән әбисенең тавышы ишетелде.Аллах бирса дигееен.Бирганыңны әйтергә, күпме өйрәтергә була сине ,ә?!Иртәгә клубка чыга ул, аллах кушса чыгарсың...
Мин дә шулай дип әйтәм бит , дәү әни.Аллахы бирса, иртәгә клубка чыгабыз дим.Ә син нигә йокламыйсың әле, үзең иртә ят, иртә тор дип, мине өйрәтәсең, дип әбисе янына да кереп чыкты Альбина.
Шулай бер ара шау гөр килеп сөйләшеп алдылар да,Альбина үз ягына чыгып ятты.- Әти, ишекне бикләп кердем, ямегез дип кычкырды ул үз бүлмәсенән генә.
Биклисең калмаган әле, кызым.Теге ышпана малаебыз кайтып җитмәде бит .Буе үсте, акыл гына кайчан керер.Уенга дип чыгып китсә, кайтып керә алмый, дөньясын оныта дип, Камил өйалды ишеген ачарга чыгып китте..Ул арада,Сания дә , телевизорны сүндереп,шыпырт кына бүлмәсенә кереп ятты.Бары, бу тынлыкны бозарга теләгәндәй, стенага эленгән күкеле сәгать кенә, тек тек йөрүен белде.Ләкин ,аның тавышына күптән ияләнеп беткән колаклар гына,бу сәгатьнең еллар буе көйләгән җырын ишетмәделәр.
Альбина да, татлы хисләргә төренеп, йомшак юрганы астына чумды.Сөйгәненең көчле кулларыннан күчкән тәмле одеколон исе, кабат агач эскәмияле паркка алып китте аны.Айрат та онытмагааан, ярата да.Әнә бит,миңа синнән башка бер кем кирәкми, син генә кирәк диде.Үзем дә бик яратам шул,яратам, дип уйлады Альбина.Ләкин, шул чак Зиләнең, борынын тәрәзәгә төртеп , бармак янаганын күз алдына китереп, сискәнеп куйды.Нәрсә диюе булды микән инде? Якын килмә, нишләтергә җаен табармын диде бит.Шуны әйтергә теләгәндер инде.Эх Зилә апа, Зилә апа...Безнең яратканны күреп торасың бит , нигә безнең арадан көзге җил булып исәргә инде сиңа?Дәү әни күргәннәрне, миңа да күрергә язмасын тагын.Боларны бүтәнчә аерып булмас, дип башыңа салсаң, ышанып та булмый.Яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп, күпме генә уйламаска тырышса да, бармак янап торган Зиләнең, ачулы карашы Альбинаның күз алдыннан китми интектерде.Бары әбисе өйрәткән догаларны кабатлый торгач кына, йокыга киткәнен сизми калды ул.
Ә иртә белән торып, мәктәпкә барырга дип, урамга чыккач, капка төпләрендә Айратны күреп, аптырап китте Альбина.Кире мәктәпкә кайттыңмы әллә?диде ул шат елмаеп.
Юк, кайтмадым , дип көлде Айрат.Әллә ни эш тә юк, әйдәле әзерәк озатып куям әле, дип Альбинаның мәктәп сумкасын кулына алды.Моны тәрәзәдән карап торган Зиләнең, ачудан күзләре шар булды.Юуук, болай булмыый, дип уйлады ул.Болай булмый..болай булмыый Шушы Золушканың колы булып , гомер буе сумка күтәреп йөрсенме?Җитәәәр, күрә торып, улымны бәхетсез итәр хәлем юк.Нәрсә булса шул булыр, икенче атнага барам тегендә дип, үзенең куркыныч уйларына нокта куйды Зилә...
Ләкин әнисенең мәкерле планнарын , ни әтисе, ни Айрат үзе, сизмәделәр .Айрат һаман да, әнисен Альбинаны ярата башлар дип өметләнде әле.Бер көн килеп ,безне аерыр дип уена да килмәде аның.
Ә менә Айратның ихтибары,кайнар саф мәхәббәте Альбинага күренмәс канатлар үстерде.Тырышып укыганы да бушка китмичә, беренче бишлеләрен ала башлады Альбина.Аның уенда хәзер, Айрат белән бергә укып чыгып, врач булу теләге иде.
Альбинаның бүгенге яхшы кәефе табигатькә дә күчкән диярсең.Әнә, авыр болытлар таралып , ялт итеп кояш чыккан да, җылы нурларын суза.Мәктәптән кайтып килүче балаларның челтерәп көлүләре, урамга бер ямь өсти.Туган яклар белән саубуллашып, кара каргалар бөтерелә.Альбина шулай хыял канатларында күтәрелеп, кайтып җитәм дигәндә генә, тыкрыктан килеп чыккан тавыш , кире җиргә төшерде аны.Альбина!...Борылып карамаса да, моның Зилә икәнен беренче хәрефтән үк танып алды Альбина.
Альбина, син яхшылык белән әйткәнне аңламыйсың ахрысы.Айратны сине күтәреп йөрсен дип, үстермәдем мин балам, диде Зилә, баламга мыскыллы басым ясап.Әбиең язмышын кабатлыйсың килмәсә, Айрат артыннан чабудан тукта дип, шаярып әйтә дип уйлыйсыңмыы?.Сания белән түр башында кодагый булып утырасым юк.Аңладыңмы?Юуук, диде дә Зилә, мыскыллы елмаеп, чыккан тыкрыкка таба кире борылды.
Арт яктан гына качып йөридер инде бу мескен, дигән уй йөгерде кызның башыннан..Менә бит, Айрат ышанмаган иде.Әни Аллахтан курка ул, андый әшкә бармас дип.Куркытырсың ди аны, бар куркытып кара.Тикмәгә генә таш Зилә димәгәннәр инде аңа.Ә чынлап та мине бозса?Айратка тимәс, тиюен,бердәнбер малае бит.Ә минеее?Шулай үз уйларынан куркып , өйләренә кайтып кергән Альбина, баскыч төбендә ипи турап утырган әбисенә килеп бәрелгәнен сизми дә калды .
Әстагафирулла, балакаем !Танк сыман өскә менәсең бит.Нишләвең бууу!дип, форма итәгеннән тартты әбисе.Икелеләр алдыңмы әллә, төсең качкан?
И, дәү әни..дәү әни..Икеле генә булса сөенер идем әле.Аларны бит төзәтеп булааа.Ә менә сине бозып куйсалар, нишләргәәә?Шулай диде , Альбина әбисенең ябык җилкәсенә башын салып, елап җибәрде.Күзләреннән чыккан көмештәй яшьләр, яңаклары буйлап тәгәрәп әбисенең, каты кулларына тамып, чылатып бетерде.
Ни булды балам?диде Фәгыйләтти, турый башлаган икмәген табагына салып.Йөзең дә агарып киткән күк кызым?
Яңа гына Зилә апа очрады ,дәү әни.Әбиең язмышын кабатлыйсың килмәсә, Айратны ташла ди.Димәк алар сине бозганнарын беләләр.Менә хәзер мине дә шуның белән куркытып маташа.
Ә син курыкма, кызым.Догаларын беләм хәзер, дип әйттем бит инде.Бу хәлләрдән соң ,
бик күп иске китаплар да укыдым дидем..Алардан үземнең сорауларга җаваплар таптым.Бик күп яхшы киңәшләр укыдым. өйрәндемӘгәр дә, вакытны борып, яшьлек елларын киреп кайтарып булсамы?Мин ул Аннушканың үзен бозып аткан булыр идем хәзер.Ә бит бозык дигән нәрсә чынлап та бар ул.Хәттә дини китапларда да бу хакта язылган.
Әбисе әйткән бу сүзләрдән, Альбинаның агарып киткән йөзенә алсулык йөгерде.Дәү әнисен кочаклап , көлеп җибәрде ул.Дәү әни, боза алгач , әйдә алайса Зилә апаны бозыйк.Мине ярата торган итеп, диде ул елмаеп.
Әстагафирулла җүләрем, диде Фәгыйлә әби.Аллам сакласын кызым.Биик зур гөнах ул кешенең җанын урлау.Мин боза беләм димим, ә саклана беләм дип әйтәм.Сине дә, Айратны да беркешегә дә бозарга ирек куймам.Миләш ботагын күз тимәсен өчен, киемнең бер эчке өлешенә тегеп куярга кирәк булса, усак агачының яшь ботагы бозымнан саклый менә.Мәктәптән кайтканда, Нургали абыеңнар капка төбендә үскән усактан, бер яшь ботак сындырып алып кайтырсың иртәгә.
Әфсен-төфсен, бозык китсен, дип әйтерсеңме аннары , диде Альбина, һаман да елмаеп.Әйтермен, ансын да әйтермен , диде Фәгыйлә әби.Ә менә Зиләгә ул мәкерле эшләрен эшләргә ирек куймам.Сакланганны саклармын дигән бит хак тагәләбез дә.Дөньяда әз мени шулай ирләрен, хатыннарын үзләренә каратып яшәгәннәр.Мин аның нинди җәза икәнен белдем инде Альбина.Аңым белән кайтып китәсен аңлыйм менә, ә бәйдәге эт кебек китә алмыйм.Чөнки йөрәгем җанны тыңламый.Бабаңа шуның өчен бик ачулы мин.Аның бу җүнсезлеген гомердә.дә гафу итәсем юк.Шул урлауга хәтле эшләткәндер инде, барыбер кайтып киткән булыр идем дип уйлыйм. Бик каты яраткан инде, значит, дәү әни.Бу юлга басмас иде. Юуук балам, алай һич ярамый.Зиләгә дә алай йөрү, бер дә матур эш түгел.Язган булсааа, аны хәттә сихер дә үзгәртә алмый.Үзеңә тиң парың белән никах , күкләрдә укыла ул.Безгә дә менә шулай язган , димәк.
Дәү әни!Бәлки әле Зилә апа үзе дә Рәис абыйны бозгандыр.Бигрәк бер сүз әйтми бит, ачуланмый да.
Юктыр балам.Зилә апаң мин минлекле булса да, төскә биткә матур бит.Гел яхшыдан гына киенеп, бизәнеп ясанып йөри.Ирләр бит алар күберәк күз белән ярата.
Аннары Зиләне бу эшкә барыр дип уйламыйм.Бәлки әле сине куркытырга гына да маташадыр...
Ләкин, бу минутларда,Зиләнең җиргә коелган яфракларны аягы белән типкәләп, ачудан үзен белештерми йөргәнен күрмәде алар...Айрат кына китсен, барам..барам...дигәнен дә бер кеше ишетмәде.
ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК
Альбинаның Айрат белән уздырган бу ике көне төшендә күргән кебек кенә булды.Алар арганчы, рәхәтләнеп клубта биеделәр.Таң калып, төнге серле күккә, шыбыр шыбыр яуган яфракларга карап сокландылар..Бу көннәрдә , җир йөзендә алардан да бәхетле парлар юк иде.Бер берсенә текәлгән, гашыйк иреннәр дә читтә калмады.Кайнар сөюдән һәр күзәнәк бер берсенә тартылды, ике йөрәк бер булып типте.
Ләкин һәр очрашу алдыннан, азга гына булса да аерылышулар була.Бер береңне сагынып көтеп алырдай кешең булмаса, бу дөньяда яшәү кызык та булмас иде .Менә Айрат та ,ямансулап Альбиналарның ишек катына, саубуллашырга дип килеп басты.Тагын бер атнага аерылышу.Сагыну, күз яшьләре...Мәхәббәтнең төп нигезен нәкъ менә шушы кайнар хисләр тотып торадыр да инде.Алардан башка мәхәббәтне , мәхәббәт дип әйтеп тә булмыйдыр.Айратны озатканда ,Альбинаның да,дулкынланудан тамган күз яшьләре алсу яңакларын чылатты.Хәттә елмаеп торган Айратның да , матур кара күзләре дымланды...
Айратны озатуга, Альбина китаплар дөньясына кереп чумды.Сагыну, сагыш хисләрен басарга мәктәбе, китап укулар ярдәм итте аңа.Ничек кенә булса да, яхшы билгеләренә укуны максат итеп куйган Альбина, үзенә сагышланып утырырга ирек куймады.Тырышып укуының нәтиҗәсе дә күзгә күренеп үсте.Аның бу уңышларына өйдәгеләр дә бик шат иделәр.
Ләкин боларның барсына, Зиләнең төртмәле сүзләре, бармак янавы гына, күләгә булып ятты.Айратны озатырга Альбинаның чыгуы, малаеның , үзе әйтмешли шул сары чыпчыкны күтәреп әйләндерүе, бөтенләй чыгырыннан чыгарды Зиләне. Айрат, әтисенең машинасына утырып киткәч тә, бер учка йодрыклаган бармакларын яза алмыйчы, хәйрән гына азапланды әле ул.Җебегән, тәки үзеңә нормальный кыз таба алмадың дип, эчтән генә Айратны сүкте Зилә.
Бу гаиләгә булган бар ачуын Альбинадан алды ул.Урамдамы, мәктәптән кайткандамы , Зиләнең очрап , мыскыллы караш ташлавына Альбина ияләнеп тә беткән иде инде.Бер яктан ачуы чыкса, икенче яктан сөенде ул.Димәк Зилә апа, куркытып кына бармак янаган булып чыга.Әбиеңнең язмышы дип тә, болай гына исенә төшереп тора.Әнә бит, бер кая бармый өйдә генә тора.
Ләкин бу дошманлыкны алга таба да өстерәргә, Альбинаның көче дә , теләге дә калмады.Күпме болай эт белән мәче кебек йөрергә була ди инде.Менә бүген әбизәтельне әнидән сорыйм , сәбәбе нидә? дигән ныклы карарга килде ул.
Мәктәптән кайтып, өйдәге вак төяк эшләрен эшләде Альбина,тырышып дәресләрен хәзерләде.Кич белән эшлисе эшем бар дип сылтау итмәсен дип, әнисе эшлиселәрне дә ялт итеп куйды.Һәм Сания кичке савымнан кайтып, ашап-эчеп алуга, әнисен этеп төртеп диярлек капка төбенә алып чыкты.
Утыр әни, әйдә бер сөйләшеп алыйк әле диде ул.Нигә бу Зилә апа безгә шулай үчле.Элек тә шундый идеме ул, әллә менә хәзер, без Айрат белән дуслашып йөри башлагач кынамы?...Әниии, дип Саниянең җиңеннән тартты кызы, нәрсәгә сүзсез калдың?Сәбәбе бар бит инде, мин аны күптән сиздем.
Утсыз төтен булмыйдыр дип беләм кызым, диде Сания.Сәбәбе бардыр.Ну болай итеп, әшәкеләнеп йөрерлек сәбәп дип уйламыйм.Зилә генә нигә һаман тынычлана алмый? Эше юк шул.Әнә шуңа күрә әллә ниләр уйлап ятадыр өендә.
Нинди сәбәп суң ул , әни?Зилә апа яшь вакытта әтине яратып йөрдеме әллә?
Зилә серле генә елмаеп куйды да, әтиең юкмы анда?дип, ишегалдына күз атты.И кызым, Зилә әтиеңне- укымаган простуй калхузникны яратты дип уйлыйсыңмы?Юук инде, Камилне бик яратса да , аңа кияүгә чыкмас иде ул.Яшь вакыттан ук байлар кирәк булды аңа.Ә менә Рәис, нәкъ ул теләгән хәлле кеше малае иде.Ләкин Рәис кенә минем арттан калмый йөрде.Теге вакытта,волейбол ярышында тубы белән еккан матур егет -шул Рәис иде инде.Әнә шул көннән , кич белән мине эзләп килде ул.Без как раз Зилә белән капка төбендә, көнбагыш чиртеп утыра идек...
Зилә беләән?Әни !шушы Зилә апаны әйтәсеңсе суң сииин?
Аптырап киттеңме кызым?Әйе, шушы Зилә белән.Иптәш кызлар идек бит без..
Рәис дигән егет тә , шушы Рәис Хакимычмы инде?
Әйе, ул, ул.Хакимыч иде.Вәәәт..Аны моны уйламыйча, рәхәтләнеп көлешеп утырганда, шушы матур егет ,яныбызга килеп басмасынмы? Ә кулында кызыл тюльпаннар.Ул елларда, чәчәкләр юк та иде әле, Рәис каян тапкандыр апрель аенда , чәчәкләр.Ничектер шулай, кыенсынып кына тора иде, егетебез.Зилә сикереп торды да, шул чәчәкләрне Рәиснең кулыннан тартып диярлек алды.Ул аны үзенә бирә дип уйлагандыр инде.Әтисе кибет директоры булгач, матур итеп киенә дә иде.Әллә шуңа үзен бездән гел дә югары куйды.Чөнки минем әти , ике көннең берсендә исерек, әни колхуз эшендә .Өстә дә шул ситса күлмәк булгандыр инде.
Ләкин Рәис,теге чәчәкләрне ипләп кенә Зиләнең кулыннан алды да, минем учтагы көнбагышларны үз кесәсенә салып,тюльпаннарны миңа тоттырып та куйды.Күрсәң иде син кызым, Зиләнең күз карашын.Менә шул көннән башланды инде, аның минем белән көндәшлеге.Рәис әле аның исемен дә белми иде,шуңа күрә:Юк, кызый, бу чәчәкләр Саниягә -тубым үпкән кызга дип, миңа елмайды.
Менә нәрсәдә икән сәбәбе, әниии.Димәк, Зилә апа сине иреннән көнли.Айрат әйткән иде шууул, әти Сания апа турында бер җылы сүз әйтсә, баш бетә, өйдә тавыш дип.Ә сез Рәис абый белән йөрдегезме сууң?
Йөрдек дип кызым, йөрү булдымы икән инде ул.Дөрес,ике еллап булгандыр, дуслашып йөрдек.Рәис бик матур, әтисе дә милициядә ниндидер зур кеше булгач, мин курыктым гына аннан.Яраттым дип тә әйтә алмыйм.Ничектер, үземә тиң итеп санамадым мин аны.Ул кем дә, мин кем...Ә менә Зилә апааң, шул беренче көннән үк, безгә өченче кеше булып тагылып йөри башлаган иде, безне аерганчы шулай йөреп торды.
Вәәәт стирвааа, име әни.Үзе сезне аерган.Син ачу тотып йөрисе урынга ,ул йөри сару кайнатып.Рәис абый сине сразу ташлады мени?
Юк кызым, юк.Рәис абыең түгел, мин үзем соңыннан йөрми башладым.Рәис авылның икенче очыннан , вакыты булган саен йөгереп килә иде үзе.Яратып йөрде ул мине.Бүтән кеше кирәкми дип, гел әйтте югыйсә.Мин генә, әнә Зилә тиң сиңа.Барыбер ташларсың дияр идем.Җитмәсә ул килгән саен капка төбендә әти лыкма исереп утырыр иде.Иии, ул чаклардагы оялулар...
Әтиең эчкән өчен , син гаепле түгел бит инде, әни.
Әллә нигә үземне кимсеттем шул , Альбина.Рәис үзе ,аңа карап та тормады инде.Әле килгәч, әтине күрсә җитәкләп алып та кереп куяр иде.Мин генә ...Аннары Камил белән йөреп китеп, кияүгә дә чыгып куйдым.
Значит әтине яраткансыыың? Яратмаслык түгел шул ул безнең, имее әни.Кирәк бит, җитмәсә Рәис абыйның күршесе булып чыккан.
Әйтмә дә инде, дип көлде Сания.Мин үзем дә , аларның кайда торганнарын белми идем бит.Кияүгә чыкканда да Рәис Казанда,укуда калды.Бер заман тәрәзәдән карыйм, Рәис басып тора, йөрәкләр жу итеп китте.Соңыннан гына, аларның әнә шул кечкенә өйләрендә торганын белдем.
Даа,әни.Дааа..Зилә апаны аңлый башладым хәзеер.Башта дәү әни..аннары сиин...
Ә хәзер менә синме?диде Сания, көлүен дәвам итеп.
Әйеее, хәзер мин.Без дә, сезнең кебек бергә була алмабыз микән инде, әни?Ниндидер бер магия бар бугай монда.Бигрәк кызыыык, димәк әни син дә Рәис абый белән йөргәнсең.Зилә апа:Сания белән кодагыйлар булып утырыр хәлем юк әле ди, мужет һаман да көнләшәдер.
Белмим шул Альбина.Яшь вакыттагыларны уйлап йөрсәәәң.Кемдә булмаган инде ул йөрүләр.Нигә һаман җенләнеп йөридер...Менә шул, кызым.Биик беләсең килә иде, белдең.Бүтән өстәр нәрсәм юуук.
Зилә апаның ул әни, бер әшәкелек кенәдер инде имее.Шуңа үзен үзе бетереп йөри ул.Дөядән фил ясап.
Шулаен шулай да, Альбина.Сезнең арага кысылмасыные.Безнең арада нидер булган икән, анда сезнең гаеп юк бит...
Әйе, баларның гаебе юк.Ләкин моның шулай икәненә Зиләнең генә төшенәсе килмәде.Кайткан , киткән саен Альбинаны очратып, төртмәле сүзләрен әйтеп торды.
Альбина инде үзе дә, аның бу кыяфәтенә ияләнеп бетә язды.Менә бүген дә,мәктәптән кайтышлый Зиләне очратып елмаеп исәнләшергә әзерләнде Альбина.Я тәрәзәдән күренер, я көтмәгәндә капкасыннан Зилә апасы килеп чыгар дип көтте .Ләкин Зилә генә күренмәде.Альбина текәлеп тәрәзәләренә караса да, челтәрләр селкенеп тә карамады.Капка да ачылмады..Кая китәр бу Зилә апа? Нишләптер бүген күренми.Әлләәә???...
Әйе, Альбинаны сиземләве юкка гына булмады.Чынлап та , бу вакытта Зилә күрше авылда иде.Ничә еллар шушы күрше кызын яратмаган Зилә, аларны аеру хыялы белән янды.Һәм ниһаять, менә бүген , Альбина белән Айратның сурәтен тотып, кача поса күрәзәче өен шакыды .Любой сумма акча бирәм, аер шуларны диде ул, өйгә керүгә.Малаемның бәхете сезнең кулда дип, ике япь яшь баланың сурәтләрен өстәлгә куйды...
Дәвамы бар.
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)