

УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Әни нигәдер уйга чумдыыы...Юкка гына түгелдер, әнине мондый кыяфәттә күргәнем юк иде әле, дип Альбина сиздермәскә тырышып , бер әтисенә бер әнисенә карап алды.Сания кызының сорау тулы күзләрен күрмәмешкә салышып, өстәл әзерли башласа да, кызының үзенә төбәлгән күз карашын сизде , күңеле, йөрәге белән сизде ул.Ничәмә ничә еллар узды, тынычлана алмады инде бу Зилә, дип, ялгыш ычкындырдыыым, ялгыыыш.Хәзер әнә Альбина тынычлана алмас , серләремне белмичә туктамый инде бу кыз, дип уйлады Сания.Әйе, кызының холкын бик яхшы белә шул ул.Альбина хәзер, чынлап та әнисен тынычлыкта калдырмас.Күпме еллар, йөрәгемә яшеренгән серләремне сөйлисе булыр микән инде?...Эх, бу телнеее!Кызы аңлармы аны?Менә сезнең аркада , мин сөйгәнем белән рәхәтләнеп очраша алмыйм , димәсме.Юуук, болай булмый, бүген үк, эштән кайтуга сөйләп бирәчәкмен, дип уйлады Сания.Нәрсәдер яшерүдән мәгънә юк хәзер.Елмайгандай итеп, өстәлгә ипи кисеп куйды, маен, конфетларын дигәндәй.
Әйдәгез әле, ашап алыйк диде ул ниһаять , үзен кулга алып.Кызым, дәү әниең , бүлмәсендә түгелдер бит.Кайчаннан бирле тавыш тыны юк.Тиз генә күз атып кил әле бар, дип Фәгыйлә әби бүлмәсенә карап ым какты.
Син нәрсә инде әниии?Кайчаннан.бирле сөйләшәбез, сөйләшәбез, дәү әни бу гомер бүлмәсендә ята дип уйлыйсыңмы суң сииин?Мин чишмәгә киткәндә үк инде , ахирәтем янында булырмын дигән иде.Шул күршедә генәдер инде.
Ярар алайса, кайтыр.Әйдә Камил, утыр син дә.Ашарга җылынган.Мыр-мыр килеп йөрмәле, диде Сания, үзенең ни әйткәнен дә аңламыйча.
Альбина белән әтисе көлеп җибәрделәр.Әниии, синең башыңда нәрсә суң бүген.Колагыңа чит ят тавышлар ишеләме суң синееең?Әтинең ых иткән тавышы да юк бит.Мырлама дип торасың, дип көлүен белде Альбина.Ә үзе бик яхшы сизде, әнисе уйлары белән кайдадыр башка җирдә йөри.Тик менә кая?Дәү әнинең аянычлы язмышын белдем, хәзер әнинекен дә белергә кирәәк.Нәрсәгә Зилә апа безгә дошманга караган кебек карый...Ә сәбәбе бар моның.Бааар..Зилә апа белән әнинең бер берләренә якты чырай күрсәтмәүләре юкка гына түгел.
Альбинаның барсын да тизерәк беләсе килеп йөрсә дә, сорарга җае чыкмады.Әнисе дә шуны сизенгәндәй ,я Фәгыйлә әби , я ире янында чуалды.
Ярар, кич белән дәү әни йокларга иртә ята, шул вакытта сөйләтермен дип, Альбина бүлмәсенә кереп дәресләрен кабатларга утырды...
Саниянең дә тынычлыгы качты.Инде еллар узып, онытыла барган вакыйгаларны бер бер артлы күз алдына китерде ул.Ләкин һәр хәтирә керфекләренә яшь бөртекләре кундырды.Кызым күптән буй җиткән, мине аңлар дип уйлады Сания.Аңлааар...
Сания!Хатыын дип , иренең җилкәсеннән тотуыннан кире чынбарлыкка әйләнеп кайтты ул.Бүген әллә нинди син хатын, аргансыңмы, бар әнә спальныйга кереп ятып тор әле.Кичке савымга хәтле вакыт бар , диде Камил.
Әйе, шул , ардыра.Иртүк торасы бит. Әллә бозаулар карарга күчәсе инде, дип Сания йокы бүлмәсенә кереп китте.Чишенеп тә тормыйча караватына ятты да, кабат зәңгәр томаннар артында калган яшьлеге янына йөгерде.Ә бала чак, яшьлек еллары бик рәхәттә узмады шул аның.Әтисе хәйран гына салырга яраткач, иптәшләре алдында йөзенә дә күп кызарырга туры килде.Лыкма исерек әтисен күргән, нинди генә балада әтисе өчен оялу хисләре уянмый икән инде ул.Юктыр, ул андый бала.Әле бер елны сабантуйда иптәш кызы белән йөргәндә, Саниягә күз атып йөргән егет тә килеп кушылды боларга .Шул вакыт, гөнах шомлыгына каршы әллә кайдан гына әтисе килеп чыкты бит.Ап-ак күлмәкләре кап-кара булган, чалбарлары төшкәән...Кесәсеннән чәки шешәсе бүлтәеп тора..Шул вакытта иптәш кызы:Сания, әнә әтиең, дип бармак төртеп күрсәтмәсенме .Оялудан җир тишегенә кереп китәрдәй булган иде , ул көнне Сания.Шунда да әле бар көчен җыеп көлгән булып, кая күрәсең минем әтине?Әти түгел бит ул , дип иптәш кызына төрткән иде.Иии, ул вакытлар...Егете дә сизгән булгандыр инде, күрмәмешкә генә салышкандыр.Әти шулай эчеп йөрмәсә, мин дә бәлки сыер савып йөрмәс идем.Әнинең бик укытасы килгән иде дә мескәнкәемнең, юк шул дүрт балаа.Ашатсынмы, киендерсенме..Сания үзе дә берәр ел акча эшлим дә укырга керәм дигән иде дә, син дигәнчә генә түгел шул ул бу дөнья.
Юук, тормышымнан зарланмыйм, аллам сакласын дип уйланды Сания.Бик әйбәт, яраткан ирем , үз кызы кебек күргән әнкәй...Алмадай балаларым бар.Ә ул, сабантуйда йөргән егетемне яраттым микән сооң?Алай дисәң инде, ике-өч ел йөрмәгән булыр идем .Танышуыбыз гына бигрәк кызык булган иде.Авыл зур булгач ике мәктәәәп.Шул икенче номерлы мәктәптән волейбол ярышына егетләр килде ул елны.Кызлар белән ярыш карыйбыз дигән булып, егетләрне карап тора идек.Шунда бер озын буйлы бик матур егетнең аткан тубы, миңа тиеп ,әйләндереп егып атмасынмы.Барсы шаркылдап миннән көләләр.Теге мескен егет куркудан, йөгереп килеп күтәреп тә алды,тренер урындыгына утыртып та куйды.Шул вакытларны искә алып Сания, үзенең кычкырып көлеп җибәргәнен сизмичә дә калды.
Хатын төшләнеп ята бугай, дип Камил Сания янына ашыкты.Ләкин хатынының йокламыйча көлеп ятканын күреп, үзе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Хатын шту то, не то бүген синең белән, диде ул көлеп.Нәрсә исеңә төште тагын?
Ашханәгә кергәч, карабодайның урысчасын әйтә алмыйча, бер беребезгә карашып торган кылт итеп искә төште әле дип, алдады Сания.Синең черный, черный дип торганың әле дә истә , дип тагын да көлә башлады ..Бу юлы инде чынлап та , ире белән шәһәргә барганы күз алдына килде аның.
Ник, Сания, мин генә түгел, үзең дә әйтә алмыйча азаплана торгач: картушка! дигән булып,бәрәңге ашап кайтканыек биит.
Әйтмә дә инде Камил, таза миңгерәүләр име, төртеп күрсәт инде.Ул вакытта карабодай юк та иде бит әле, ашыйсы да килгәндер инде.
Үзең бит, дилавай гына, картушка дигән булдың.Ярый ,чеп чи авыл балалары , картушка белән хлебны белдек инде без.Камил үзе дә,көлә-көлә хатынын кочаклап, мендәргә башын төртте.Сания бик бәхетле иде бу минутларда.Үткәннәре турында уйларга башка теләмәде ул..
Шулай сөйләшеп ята торгач, кичке савымга да вакыт җитте.Минем барасым юк инде , Сания.Әйдә шулай да,әллә ни эш тә юк , барыйм әле синең белән.Булышырмын да, диде Камил...Әти - әнисенең иңгә иң куеп , сөйләшә-сөйләшә ,урам буйлап төшеп киткәннәренә сокланып карап калды Альбина.Бер берсен яраталар, хөрмәт итәләр , дип уйлады ул.Әтием дә әйбәт.Эчми , тартмый, безнең өчен "үлеп"тора.Зилә апа белән генә араларында нәрсә бар менә.
Дәресләрен хәзерләп,сумкага китапларын тутырды да,Альбина һаман да шул оекбаш бәйләп утырган әбисе янына чыгып утырды.
Дәү әниии, җәйгә хәтле бәйләп бетерә аласыңмы суң син боларныы?диде ул көлеп.Бәйлисең дә, бәйлисеең..
Бәйләвеннән туктамый гына Фәгыйләтти үзе дә көлеп җибәрде.Әйе шул балам,күберәк биләмдә йөрсәң, җәйгә дә бетмәс әле.Аннары нидер уйланып утырган оныгына карап, анагыз белән ниндидер сәер бүген сез.Ул-бу булмагандыр бит? дип, күзлек астыннан гына , оныгына карап куйды.
И, дәү әни, нәрсә дип әйтим .Һаман да шул Зилә апа инде.Гел обижать итеп тора бит.Бүгендә ,Айрат янына якын килмә, дип кычкырды әнә.Әгәр тагын киләсең икән, үзеңә үпкәлә, җаен табармын диии.
Аллам сакласын!Әшәке кешедән бөтенесен көтеп була шул ул.Ну балам, син куркып торма, Минем үземнең авыз пешкәч, бозымнар турында да күп укыдым.Хәзер аннан ничек саклануын беләм мин.Догаларын укымый калганым юк.Үзем исән чакта, курыкма .Ходай ярдәменнән ташламас.
Шулай мени дәү әни?Син үзеңне дә тәки бозганнар дип уйлыйсыңмы?Мин дә шуннан куркып йөри идем шул, сиңа әйтергә генә әллә ничек, читенсендем.
Бозым булгандыр инде балам.Шулай булмаса, яраткан кешемне ташлап, бабаңа килмәс идем.Ну ахыры аянычлы бетә шул, кызым.Ул эшкә үк, бармастыр дип беләм Зиләне.
Ә Зилә апа безне нигә яратмый , дәү әни? Син берәр нәрсә белмисеңме?Хәким абый өчен генә алай кыйланмый бит инде ул , име?
Юктыр дип беләм, Альбина.Хәкимне бар дип тә белми бит ул.Әниеңнән сора әле бер яме,миңа ярамас...
Нәрсә ярамас, дәү әни?Хатын кыз серле булырга тиеш ,дигәч тә, бөтенесен эчкә җыеп ятасы шту ли, давай белгәнеңне сөйлә әле.
Фәгыйлә әби, ишеккә карап, нидер сөйләргә теләп авызын гына ачкан иде, А-би-на!дигән тавыш ишетеп туктап калды.Айратың мәллә кызым? Ул гына сине шулай матур әйтә, дип елмайды.
Альбина бер яктан Айрат тавышын ишетеп сөенсә, икенче яктан , әбисенең ярты юлда бүленеп калганына нишләргә белмәде.
-Дәү әни, син дә нәрсәдер беләсең значит.Сөйләрсең әле яме, дип ишек ачарга йөгерде.
Ә, ишек төбендә чәчәк букеты тотып торган егетен күреп, бар дөньясын онытты Альбина.Башын Айратның җилкәсенә куеп, бер мәлгә тын калды ул.Әйтерсең лә, кичә генә хушлашкан алар.Шушы бер атна аерылып тору булмаган да.
-Айрат, мин бит сине иртәгә генә көткән идем.Ничек сагынганны белсәң иде син?диде ул.Ә аннары керфекләрен түбән төшереп, онытырсың дип тә курыккан идем, дип ,Айратына күтәрелеп карады.
Онытты дисеңмее?Альбина, мин сине онытты дисеңмеее?диде Айрат, Альбинага яратып карап. Минут саен исемә төшеп торасың син, матурым ,Золушкам минем дип , кулындагы чәчәк бәйләмен сузды ул.Сиреньнәр юк әле пока, менә хризантемалар...
Рәхмәт Айрат, рәхмәт.Әйдә син, алайса дәү әни белән күрешеп чык, ә мин киенә торырмын диде Альбина.Ул да сине сагынды инде..
Ак береты астына , сары чәчләрен кыстырып, көлсу плащын киеп Айрат белән әбисе янына чыкты Альбина.Мин әзер.Дәү әни без киттек, әниләргә әйтерсең яме, диде дә, урамга чыгып киттеләр.
Капкадан чыгуга, усал көзге җил, көтмәгәндә генә Альбинаның җиңел береткасын очыртып та төшерде.Айрат көлә көлә ,шул ак фитр беретканы җирдән күтәргән вакытта, Альбинаның күзе каршы як өйнең тәрәзәсенә төште...