УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕКНишләрсең инде балам.Башны ташка орып булмый бит.Әйе, сугышып, әтәчләнеп йөрмәде ул.Башта шул Казанда укып йөрде.Кайтты , китте дигәндәй..Аннары, әнә авылның бөтенләй икенче очына өй җиткерә башлады.-Менә нәрсәгә күчеп киткән, Рәис абыйның әтисее!Сине, дусты белән күрәсе килмәгәндер инде, име дәү әни?Бабай сине тучны бозгандыр ул.Шул хәтле яраткан кешеңне ташламас идең.Иии, бабай, бабай.Ничек андый эшкә барган диген?-Мәхәббәт дигән нәрсә, аңын томалаган инде аның.Ә үзе гомер буе , мин әйткән сүздән чыкмыйча, мине яратып яшәде .Мин генә һаман да шул төштә кебек яши бирдем.Янәсе, бер көн уянам да Хәким белән бергә булабыз...Уяндыңмы суң дәү әни?Эх сезне, сезнее.Уяндым кызым.Уяндыым.Ләкин ул вакытта соң иде индеее..- Хәким абый , аннары шул өенә күчтеме?-Әйе күчте.Башта тиз генә, кечкенә өй салып шунда күченде.Тора бара инде, кирпечтән зур, яңа йорт җиткереп чыкты.Берничә елдан, авылыбызга, бер бик матур укытучы кыз килеп,.Хәким шул кызга өйләнде. Кешеләргә үрнәк булып яшәделәр.Бик акыллы да иде ул Галия....Ул яктан Хәкимнең бәхете булды.Эшләре дә бик дәрәҗәле булды, бар авыл хөрмәт итте үзләрен.Алай икәән..Авыл түгел, дәү әни поселок дигеен әле, яме.Гел авыл дисең ату.. - Ии, кызым хәзер генә поселок булгач та, ул вакытларда әле авыл иде.Шуңа һич ияләнә алмыйм бит, авыл димен инде..Авыл дип әйтү никтер күңелгә дә якынырак кызым.Мужет дәү әни,бер заман шәһәр дә булып куяр поселогыбыз...Ансын без күрмәбез индеее.Менә сезнең туйны күрә алсааам, Алла бирса.Дәү әни, туебызның түренә Айрат бабаен, мин сине утыртып куячакбыз, яме?Ә синең Хәким абыйны күрәсеңме киләме дәү әни?- Күрешеп нишләрбез инде, балам?Күп еллар элек язмышыбыз, урыслар әйтмешли шансы биргән иде, бирүен.Бабаңны озаткан елны ук, аның иптәше дә, яман чирдән, бик иртә дөнья белән хушлашты.Шулай итеп ,ул ялгыз, мин ялгыз дигәндәй. Яши торгач, җәйнең бер көнендә очрашып сөйләшкән дә идек.Тәүге мәхәббәт хисләребез сүрелмичә, сагынуыбыз көчәйгәнен дә аңладыыык .Нигә тагын бергә булмадыгыз инде? Дәү әни..Язмыш сынап күрсәткән сезне , дааа!Бергә булмадык дип, кызым...Алай дип әйтү дөм дөрестә булмастыр инде ул.Гәүдәләр аерым булса да, хисләребез уртак, җаныбыз бергә булды ул.Гомер буе үземчә Хәким белән сөйләшеп йөрдем.Аны балам,мин гел янымда итеп тойдым, әйтерсең ул әнә шул өенә генә кереп киткән.Хәкимнең дә мине генә яратуын, кеше аркылы гел ишетеп тордым.Шундый көчле мәхәббәт булгач, тотасы да китәсе иде бит , сөйгәнең янына.Нигә китмәдең сууң, дәү әниии?!Альбинаның хәттә күзләре яшьләнде.Болай да ябык гәүдәле Фәгыйләтти , тагын да кечерәеп калгандай булды.Аның хәлен хәзер , үзләренең сөйгән парларын югалтканнар гына тирәнтен аңлар иде мөгаен.Нигә китмәдең ?дисең инде балам .Нигә китмәдеең...Үзем дә күп уйладым бу хакта.Үкендеем дә.Бабаңны озаткач, мин ничектер җиңеләеп калгандай булдым.Ул чактагы хисләремне һич аңлата алмыйм мин.Бер яктан югалту хисе биләп алса, икенче яктан богаудан ычкынып, иреккә чыккандай тоелды миңа.Хәкимем янына йөгерүдән көчкә тыя идем үземне.Ул да өзгәләнеп чакырды ла.Ну менә , киңәшеп бетергәч кенә , олы кызы яшь бала белән кияүдән кайтты.Шул хәзер бергә тора торган Әлфиясе.Мин тагын икеләнеп калдым.Бәлки шунда үзебезгә бер кечкенә генә куыш табып, кушыласы да булгандыр.Юк бит, тагыникебез ике ярда басып калдык .Шул вакытта бер тар гына булса да күпер салган булсаааак.Дәү әни, ә нишләп Хәким бабай бер дә Рәис абыйларга килми микән ууул? Бәлки сез дә сөйләшеп утырган булыр идегез?Әллә сиңа үпкәсе зурмы?Юук балам, юук.Үпкәли дип уйламыйм.Хатыны мәрхүмә, бик матур, акыллы булды , Хәкимнең.Бу өемә килсәм, йөрәгем сикерә башлый дигән иде ул, бер очрагач.Сине дөбердәтеп, кире алып кайтмаганга үземә ачуым чыга.Нишләп икебезнең беребез , бәхетебез өчен көрәшмәдек дип тә аптырыйм дигән иде.Шулай бит инде, дәү әни, ул бик дөрес әйтә.Тиз генә язмышка буйсынып куйгансыз.Нинди язмыш диген әле, Альбина.Мин ул чакларны күп уйладым.Биик күп.Ләкин барыбер җавап таба алмадым мин сорауларыма.Ничек шулай бәйләнгән шикелле, бабаң яныннан китә алмый яшәгәнмендер, чурту знать.Дәү әни, сезнең арага кергәннәрдер ул.Бабай янында гына торсын дип , бозым ясаганнардыр..Шуңа күрә,ирең яныннан бер кая китә алмыйча монда яшәгәнсеңдер дә инде?Име, дәү әни?Хәзер дә бар бит андый бозымчы әбиләр.Минем дә ишеткән бар.Күбрәк хатын кызлар, ир егетләргә бозым сала диләр бит .Ничек шулай курыкмыйча кешенең җаны белән уйный бу сихерчеләр? Кара әле дәү әниии! Зилә апа да бу эшкә барып Айратымны бозып атса имеее..Таш курчакка ышанып булмыый..Андый эшкә үк барыр мени инде кызым?Алла сакласын ,берүк андый уйларны шайтан башына салмасын.Айрат белән бик матур парлар бит сез.Көнләшеп караучылар да, сокланып караучылар да күптер сезгә.Сөйгәнең белән, безнең язмышларны гына кабатлый күрмәгез түлке.Әз мени шундый случилар.Юк дәү әни, юуук! Без барыбер бергә булачакбыз.Менә күрерсез әле, бездән бәхетле парлар булмас та.Бәлки сез дә бергә булып куярсыз , кем белә.Бер яшьлектә, бер картлыкта диләрме әле?Иии, балам! Безгә кавышулар юк инде ул хәзееер.Бер аяк белән теге дөньяга басып торабыз бит бееез.Менә сез бергә булсагыз, мин биик шат.Нинди теге дөнья дисең әле син, дәү әни.Җитмешне генә узып барасың бит.Кеше ничә яшьтә булса да бәхетле булырга тиеш дип уйлыйм мин.Белеп булмый әле, алай кырт кисмә.Фәгыйлә әбинең әйтерсең лә, йөзенә нур кунды.Шулай дисеңме кызым?диде ул елмаеп.Кара каршы утырып бер чәйләп кенә алсаң да, алай үкенмәс идем балам.Ату, бигрәк аянычлы булды бит язмышыбыз.Әйе, дәү әни шулай дим. Әле рәхәтләнеп чәй дә эчәрсез, төннәр буе сөйләшерсез дә .Үзең әйтмешли өметсез-шайтан.Иии, кызым , уйлап карарбыз әле алайса,име.Нигә элегерәк сиңа әйтмәгәнмен.Бер ике ел гына бергә яши алсак та, миннән бәхетле кеше булмас иде.Сез дә , балам үз бәхетегез өчен көрәшегез.Соңыннан көнләшеп яшәрлек булмасын.Шулааай, дәү әни! Бигрәк каты яратам шул Айратны.Беләм, ул да мине ярата, Тик менә Зилә апа гына...Әле бер көнне, иптәш кызга тирес кортына дип үстермәдем мин улымны, дип әйткән.Әйтсен дигәндер инде име,дәү әни?Гомер буе , кешеләрне кимсетеп яшәде инде ул җен хатын.Ире аркасында кеше булып йөргәнен белми микән соң ул.Башта безнең кебек эшләп яшәсен,аннары белер иде.Нәрсәнең нәрсә икәнен.Ник дәү әни,бер карасаң аны да аңлап була .Бер малай инде ул Зилә апаларга.Үзләре нәчәлник булгач, Айратка да, арурырак кеше кызы булсын диләрдер бәлки.Ә улларының шушы Камил кызын үлеп яратканын беләләр бит.Зур кеше кызы дип, яратмаган кешегә өйләнсенме Айрат?Белмииим, дәү әни! Мин бер яктан Айратымны бик яратам, бар хыялым аның белән булу.Ә менә икенче яктан, куркааам.Нигәдер югалтырмын кебек тоела ул миңа.Менә ул чакта, белмим , безнең белән нәрсә булыр?Син кызый, давай теләсә нәрсә юрап утырма.Имеш, тоела аңа.Татар юрап китерер дип, күпме кабатларга була?Әйдә керик, гәүдәгә салкын йөгерә башлады...
Ундүртенче бүлек
Юк инде, дәү әни юук.Юрамыйм бит мин.Мин сиңа куркам дип әйтергә генә теләгән идем.Айратымны югалтудан куркам дип.Менә синең язмышны белгәч, курку тагын да күбрәк өстәлде.Зилә апаның уенда ни икәнен үзе генә белә бит, дәү әни.Айратка менә, үзенә охшаган кызны табарга тырышачак ул.Моны белү өчен күрәзәче булу кирәкми.Ә безне гомер буе яратмады индеее.Простой колхозчылар булгангамы, әллә башка сәбәпләре бармы , белмим дәү.әни, белмиим.
Бернинди сәбәбе юк балам.Башыңны юк белән катырма.Безгә генә түгел, бүтәннәр янында да шулай кыйлана бит.Алдыңа карап, бер ходайга шөкер итеп рәхәтләнеп яшә.Әле бүген иртәгә өйләнәм дигән кеше юк.Укыйсыгыз бар, бөтен гомерегез алда әле , кызым.Безгә әниләр:алдагысын Аллах белә, диләр иде.
Язмыштан узып булмый, дип әйтергә телисеңме инде , дәү әни.Сезнең кебек, язмыш шулай кушкан, дип утырыйкмы хәзер?
Юк инде Альбина , юуук.Һич тә алай димим.Юрыйсың икән, яхшыга гына юра дим.Уй хыялларың яхшы өмәттән генә булсын.Кыз вакытта теләгән теләкләр кабул була ул балам.Теләкләр генә түгел, хәттә уйлаган уйлар да чынга аша.Менә шуңа күрә, бисмиллаңны әйтеп, изге теләкләреңне теләп йөр.Бар да яхшы булыр.Әйбәтләп тырышып укы.Менә шул, балам.Әйдә керик, биик озак утырдык инде.Син хетри, минем бөтен серне алып бетердең.Хәзер менә , мин сөйләгәннәрне мыегыңа чорнап куй да, без ясаган ялгышларны кабатлама инде...Шулай дип, Фәгыйлә әби каршы яктагы Хәким абзыйның кечкенә агач өенә, үзәк өзгеч караш ташлап, әкрен генә урыныннан кузгалды..Керик кызым, соң индеее..
Дәү әнисенең, тирән күлдәй төпсез күзләрендә йөрәккә тиярлек сагыш күреп, Альбинаның бөтен гәүдәсе чемердәп куйды.Эх дәү әни, нинди аянычлы язмыш кичергәнсең син.Бәлки әле, Хәким абый белән бергә дә булып куярсыз.Олы кешеләрнең дә бәхетле булырга хакы бар дип, әбисе артыннан иярде ул.
Үз бүлмәсенә кереп яткач та, озак кына йоклый алмый ятты Альбина.Айрат нишли микән хәзер?Ул да мине уйлый микән...Группаларында матур кызлар бар микән..
Шулай соң гына йокыга китеп, рәхәтләнеп изрәп йоклаган җиреннән, урамда гүләгән машина тавышы уятты аны.Торасы килмичә генә, урыныннан торып, тәрәзә каршына басты Альбина.Рәис абыйсының УАЗ игы икән, сулы чокырга төшеп утырган да, чыга алмыйча үкереп утыра.Ии, кара инде, кичә генә нинди матур кояшлы көн иде.Бүген әнә күкне мендәр болытлар басып алган.Күңелдәге сагышларны яңартып пычтыр пычтыр яңгыр ява.Ышан син көзге көнгә, дип уйлады Альбина.Ул арада машина , тирә якка пычрак сибеп кузгалып та китте.Рәис абый пред.булгач рәхәт аңа, безнекеләр кебек пычрак ярып йөрисе юк.Утырды китте әнәә.Зилә апа хакында әйтеп тә торасы юк инде.Нишлисе килсә шуны эшләп йөри.Альбина уйларына уралып, яңгырлы, көзге урамны күзәтте.Шыбырдап яуган яңгыр тамчылары тәрәзәгә кагып, энҗе күз яшьләредәй ,пыяла буйлап түбән тәгәрәделәр.Кызык инде бу дөнья.Күпме кешеләрнең язмышларын, үзенә бөтереп алган серле дөнья бит бу.Менә дәү әнием, гомере буе Хәким бабай өенә карап юанса, мин Айратларның өен күзәтәм.Ләкин белмим, бу өйдә яшәргә насыйп булырмы , юкмы?Йөрәгем ышанырга теләп типсә дә, күңелем шикләнә.Ә менә дәү әнием нәрсә диде.Яхшы уйлар, изге теләкләр телә, дидеме...
Альбина өстенә җылы яшел халатын, йомшак чүәкләрен киеп залга чыкты.Сәләм дәү әни!диде ул, йомшак диванда оекбаш бәйләп утырган әбисен күреп.Кара инде син бу көнне.Кичә капка төбендә утырганда, яңгырның әсәре дә юк иде.Бүген рәхәтләнеп яңгыр явып ята.Яңгырлы көндә, өйдән чыгасы да килми, рәхәтләнеп йоклармын дигән идем, булмады.
Ник булмады? Йоклаең дип, Фәгыйлә әби күзлек астыннан оныгына карады.Әле төшкә хәтле вакыт бар иде бит.
Рәис абыйның машинасы баткан.Шуның тавышы уятты шул, тордым инде.Син дәү әни, йоклаең дип, чынлап әйтәсеңме сууң, уйнапмы.Һич аңлап булмый сине.
Ниик ? Чынлап булмый ни, чын чынлап.Эх кызым, күпме йокларга була ди инде.Әллә төшкә хәтле йокларыеңмы? Күпме өйрәтәм бит сине.Иртә ят, иртә тор дип.Артыңа да элеп бирмисең.Бар әйдә юынып ал да, әвгүстинне карап кер, мин чәй җылытырмын, дип , Фәгыйлә әби бәйләвен диванга куеп, кече якка чыкты.Йоклаганга йокмаган дип әйтергә оныттың бит әле, дәү әнии, дип Альбина көлә-көлә, юынгыч янына килеп басты.Иртәгә укырга инде, гел иртә торасы булыр дәү әни.Теләсәң теләмәсәң дә, йоклап ятып булмас.
Иртә торсаң гына, көн бәрәкәтле була кызым.Кояш белән үк торырга өйрәнергә кирәк.Көн тиз уза дип йөрмәссең аннары..Ярар, дәү әни ярар, дип Альбина йөгереп кенә лапаска чыгып керде.Бигрәк матур инде бозау.Колак очлары, алкалы шикелле ап- ак, үзе кап-кара.Түлке көн генә матур түгел диде ул, өстәл янына утырып.
Көз көз инде балам.Кышка кергәндә, табигать тә әнә сагышланып елап ала.Вакытында яңгыры да кирәктер индее..
Шулаен шулай да, дәү әни.Ә мин түфлиләрне ялтыратып куйган идем.Аннары бу яңгырда алъяпкычлар да пычраныр.Бутый өстерәп йөрергә яратмыйм инде.
Әле иртәгә хәтле, аязыр.Кояш чыгып, сукмак та төшәр.Мондый яуган яңгыр озакка бармый ул.Әйдә, чәеңне эчеп ал да, чишмәгә төшеп менәрсең.Кисмәк төбендә генә калган чишмә суы.
Иии, дәү әни..Бу пычрактамы?
Тамагың тук балам, өстеңә киярең бар, давай давай берәзгәләп торма.Утыр әйдә чәеңне эч тә, марш.
Альбина ашап эчеп алды да, өстәл өсләрен ялт итеп җыештырып куйды.Әбисе авыз эченнән көйли көйли,бәйли башлаган оекбашын кулына алды.Яңгыр туктый инде кызым ,хәзер аяза дип әйттем бит, тәрәзәгә карап алды.
Ярар, дәү әни.Әйбәт булган дип, Альбина өстенә көрән төстәге плащын, эшкә кия торган бутыйларын киде.Зәңгәр җирлеккә кып кызыл чәчәкләр төшерелгән көянтәсенә ялтырап торган чиләкләрен асып, чишмәгә төшеп китте.Аяк таеп китмәсен дип, сакланып кына басып ,чишмәгә җитәм дигәндә генә , үрдән менеп килүче Зилә күренде.
Исәнмесез Зилә апа, дип елмайды Альбина.Тик тегесе генә ачылып китәргә уйламады да.Иртәгә йоклап калма тагын диде ул, көзге болытлы көн кебек чырае белән.Уятып, җитәкләп йөрергә малай юк хәзер.Укып тормыйча фермага эшкә төшсәң генә инде.Барыбер бүтән эш чыкмас синнән.Уныңда утырып калырсың әле..Альбина ни әйтергә белмичә, сүзсез калды.Тегесе генә туктап та тормыйча минут эчендә әйтәсен әйтеп, суларын түгә-түгә үрдән менеп тә китте.
Укып торма дип әйтәме суң бу? Йоклап калма ди бит әле.Йокламам Зилә апа, йокламам, диде Альбина..Әле үзеңне дә уятып чыгармын.Таш курчак булмыйча каласың.Исәнләшеп кенә узып китсәң ни була инде?Таеп егылсаң кызык булыр идең, гел миннән көлеп йөрисең, дип уйлап та бетермәде, үр өстенәдә шалтыр-шалтыр чиләкләр тәгәрәгән тавышлар ишетелде.Мәтәлдее!диде Альбина.Әби әйткән иде аны, кыз чакта уйлаган уйлар да кабул була дип.Булдыы, егылдыыы...Шулай дип, тын гына агып яткан чишмәдән су тутырып, үрдән менеп китте ул.Нәкъ үр өстендә тайган эзләр, җыелып торган суларны күреп елмаеп куйды Альбина.Шулай була ул, кешене мыскыл итсәң.
Күтәренке кәеф белән, көмештәй чишмә суын кисмәккә бушатып, чиләкләрен чоланга чыгарып куйды да, әбисе янына килеп басты Альбина.
Дәү әни кайттым, аяк асты тайгалак.Көчкә кайтып җиттем.Зилә апа да төшкән иде әле,дип көлеп куйды.
Нигә көләсең, кызым.Әйбәт булган төшкәч.Айрат өйдә булмагач, үзенә кала шул инде..
Юк инде дәү әниии, сусыз кайтып китте бит ул.Шуннан көләм.Миңа теләсә нәрсә әйтеп, башларын ата каз сыман күтәреп кайтып киткән иде , егылды, мәтәлде.Яңадан төшәргә горурлыгы баскандыр инде.
Әбисе, оныгына карап елмаеп куйды да.Кызым , бер вакытта да кешедән көлмә син балам.Көлгәнче , үзеңне аның урынына куеп кара.Кызыкмы, көләсең киләме?
Ну дәү әни, дөрес әйтәсең.Аңа кызык булмагандыр.ләкин мин барыбер көлдем.Унынчыда утырып калырсың әле дигән иде, ярый үзе чишмә юлында утырып калмады.Шулай була ул, кешене мыскыл итеп йөрсәң..
Менә шуңа күрә, Альбина, тырышып укырга кирәк инде.Айрат кына өстерәп йөрде димәсеннәр.Ленин бабай әйтмешли:укырга, укырга һәм укырга..
Дәвамы бар
Альфира Кадырова-Гайфутдинова