Литература
19 Марта 2022, 11:00

ӨШЕГӘН ҖАННАР

АХЫРЫ Ниһаять иреккә чыкты Исмаил! Хатыны белән балаларын озатуга , кычкыртып музыканы ачып куйды да,диванга сузылып ятып, телефоннан сөяркәсенең телефон номерын җыярга кереште.-Гүзәл туташ, сез ирекле кошмы бүген. Минем куышым буш, мин сине кунакка чакырам, кадерлем. Миңа йөрәгемне җылытырга, дәртле биюләрең белән кәефемне күтәрергә син кирәк миңа, гүзәлем!

Ниһаять иреккә чыкты Исмаил! Хатыны белән балаларын озатуга , кычкыртып музыканы ачып куйды да,диванга сузылып ятып, телефоннан сөяркәсенең телефон номерын җыярга кереште.
-Гүзәл туташ, сез ирекле кошмы бүген. Минем куышым буш, мин сине кунакка чакырам, кадерлем. Миңа йөрәгемне җылытырга, дәртле биюләрең белән кәефемне күтәрергә син кирәк миңа, гүзәлем!
Телефоннан чытлыкланып көлгән авазлар ишетелде.
-Хатының мине чәчләремнән сөйрәп чыгарып ташламасмы соң, ай, Батырым минем! Куркам мин синең куышыңның тупсасын атлап керергә. Бәлкем, һәрвакыттагыча, кунакханәгә генә барырбыз?
-Юк, юк Айнурым! Әйттем бит куышым буш. Мин хатынны Казанына озаттым. Уфф. Тәмам туйдырып бетергән иде инде. Шуның аркасында сине дә көн саен күрә алмадым.
-Монысы шәп булган. Мин бик шат. Ә балаларың, әниеңдәме, әллә... алар да Казанга киттеме?
-Нишләп мин үз әниемне борчым инде, Айнур. Казанга кайтып киттеләр. Мин дә ял итәргә хокуклы, шулай бит, алтыным? Син такси ал да, тукта, минем адресны башта язып ал. Әйе, такси ал да хәзер үк минем янга килеп җит. Син килмәсәң мин үләм, бетәм. Син генә мине коткара алачаксың бар газаплардан.
Кыз ни әйтергә белмичәрәк бераз дәшми торды. Аннары, мин кичкә генә килеп җитә алам шул, арысланым минем. Минем бераз гына мәшәкатем килеп чыккан иде әле. Син борчылма, җанашым, мин бушауга, тиз арада синең яныңа сандугач кебек очып килеп җитәчәкмен.
Ачуы тавышына чыкса да, Исмаил ризалашмыйча булдыра алмады. Сөяркәсе килеп җиткәнче, күңелен градуслы эчемлекләр белән күтәрә торды. Ә Айнур исә, чираттагы клиентыннан бушауга, такси алып, Исмаил янына китте.
Ай буена Исмаил эшеннән ял алып, сәяркәсе белән типтерде. Бармаган рестораннары, коенмаган бассейннары, кермәгән сауналары, ашамаган ризыклары калмагандыр көне-төне типтергән вакытларында. Ахрысы, элеккеге кешеләр, күп ашасаң – хәлвә дә туйдыра, дип белмичә әйтмәгәннәрдер.
Исмаил да, көне-төне күңел ачудан арган, алай гына да түгел кайнар эчемлекләр эчүдән шартлар хәлгә җиткән башын көч-хәл белән ятагыннан күтәрүгә, күңеле болганып, кире ауды. Янында шәп-шәрә көе йоклап ятучы Айнурга карап, хәшәрәт, оят җирен дә каплый белми, ичмасам, дип, аның өстенә карават җәймәсен ыргытты. Айнур, назланып ыңгырашып куйды, өстенә япкан җәймәне ачып ташлап, куллары белән Исмаилга таба үрелде.
-Ыһһ, җаным, сагындым, кил бер назлап үбим әле үзеңне.
Исмаилга таба үрелгән иреннәрдән, кичә чөмергән исерткеч исе аңкып, Исмаилның болай да болганган күңелен тагын да болгатып җибәрде.
-Уфф, кит моннан, авызыңнан сасыган бәдрәф исе аңкып тора! Тор! Нәрсә сузылып ыңгырашып ятасың!
Әле генә иркәләнергә дип сузылган куллар җәймәне иягенә хәтле тартып китерде. Айнурның моңа кадәр дә Исмаилның кинәт кенә усалланып киткәнен күргәне булса да, бу юлы Исмаил яман усал булып күренде аңа.
-Бар, юын. Хатын-кыз заты бит син! Уйнашчы булсаң да чаманы белергә кирәк. Ничә көн буена шушы ятакта ауныйсың, алыштыру турында да уйламыйсың. Өй дә җыештыра, ашарга да җылыта белмисең. Ни пычагыма кирәк соң син миңа? Туйдырдың! Чыгып ычкын!
Айнур бу сүзләрне чынга алыргамы юкмы, дип аптырап басып торганда, Исмаил аңа тагын җикеренде.
-Нәрсә каттың! Әйттем бит, булды, туйдым синнән дидем. Чыгып ычкын минем өйдән. Һәм башка күземә чалынасы булма.
Айнур, идәндә аунап яткан трусигын, лифчигын эләктереп, юыну бүлмәсенә ашыкты. Юынып чыкканнан соң, Исмаил янына килеп утырмакчы иде, анысы аягын болгап аздан гына Айнурны тибеп очырмады.
-Шакшы! Күземнән югал! Мин җүләр, нинди гүзәл хатынымны шушы уйнашчы хатынга алыштырдым бит. Үз ятагыма алып кайттым. Кара аны, әгәр дә берәр җирдә минем белән кәеф-сафа коруың турында авызыңны ачсаң, мин сине бу дөньяда яшәтмәячәкмен. Ишеттеңме! Иң яхшысы, сиңа гомумән Стамбулдан чыгып югалырга кирәк. Үзең чыгып ычкынмасаң, мин бик тиз табармын аның юлын. Исемеңне дә онытырлык итеп!
Айнур чыгып киткәч тә бик озак аунады әле ул ятагында. Аннары көч-хәл белән торып юынып чыкты. Пычрак урын-җир кирәк яракларын бармак очлары белән генә тотып, чүп капчыгына тутырды. Башын төзәткәч, Казанга хатыны Рәйләгә шалтыратып, кайчан кайтырга ңыенулары хакында белеште. Рәйлә, Казандагы серне Исмаилга чишәргә ашыкмады, син кайчан кайтырга дип әйтәсең, шул көнгә билетлар алырбыз, дип кенә җаваплады.
....
Рәйләне алыштырып куйдылармени! Ул иң башта серне олы улы Максутка ачты. Егет кеше бабасы барлыгын ишеткәч, башта бик озак уйланып утырды. Аннары, елмаеп, егетләрчә итеп, әнисенең җилкәсенә кулын куйды да, бик яхшы идея бит бу, әнием. Әби бабайлы була, без дәү әтиле булабыз. Син энеле, тагын бер сеңелле булачаксың. Нәсел агачы зурая болай булгач! Бу бик күркәм күренеш, дип әнисен тәмам дәртләрдерде.
Икәүләшеп планнар кордылар, танышу-өйләндерү мәҗлесенә алып баручы сайладылар, Казанның күренекле артистлары белән килешүләр төзеделәр. Ара-тирә шалтыраткалаган ире белән дә бик шат сөйләште Рәйлә. Балалар да Казан каласына, андагы кысан фатирга тәмам ияләшеп бетеп, пыр туздырып яшәп ятуларында булдылар.
Олы мәҗлесне уздыру өчен заманча салынган ресторанны түгел, Казанның кыл уртасында урнашкан Татарстан кунакханәсе ресторанын сайладылар.
Билгеләнгән вакытка кунаклар ресторанга җыела башлады. Галия , кызы Рәйлә һәм аның балалары белән барысыннан да алда килеп, өстәлләрне барлап, кайда нәрсә җитешмәгәнне тикшереп, карап чыгуга, ишектә Хәйдәр, аның артыннан ук Изалия белән Ришат күренде. Галиянең элек бергә эшләгән коллегалары да озакламады. Бераздан ишектә кызы Лиананы җитәкләгән Наилә дә күренде.
Җыелган кунаклар бу мәҗлеснең төп сәбәбен аңламыйча, сүзсез генә бер-берсе белән күрешеп, өстәл артындагы үз урыннарына утырыштылар.
Мәҗлесне алып баручы үтә дә җор телле, үзе шаян, үзе наян, баскан җирдә ут чыгара торган , кирәк булса җырлаучы, кирәк икән биюче егет барысын да исемләп таныштырып чыкканнан соң мәҗлеснең төп героинясы булган Галияне зал түренә чакырды.
-Җәмәгать! Арагызда бу күркәм ханымны белмәүчеләр сирәктер. Бәлкем әле андыйлар бөтенләй дә юктыр. Белмәсәгез, таныша торыгыз. Сезнең алдыгызда Галия ханым. Борын-борын заманда яшәгән ди бер кеше. Тумышыннан ук сукыр булган ди ул. Әмма, сукыр булуына да карамастан, ул бар эшне дә үзе эшли торган булган. Печәнен дә чапкан, утынын да кискән, өен дә салган, өйләнгән дә, балалар да үстергән. Күзләре бер тамчы күрмәсә дә, балаларының күзләре, чәчләре ни төстә икәнен бер кеше әйтмәсә дә бик яхшы белгән ул. Кешеләр аптырап, моннан сорыйлар икән, ничек соң син үзең күрмисең, ә үзең күрәсең, диләр икән. Бу кеше болай дип аңлаткан.
-Сез маңгай күзләрегез белән кешенең тышкы матурлыгын, байлыкны, күршеләрегезнең кәттә машиналарын, биек йортларын, алтын-көмеш беләзекләрен генә күрәсез. Минем маңгай күзләрем күрмәсә дә күңел күзем яхшы күрә. Шуңа да мин кемнең күзе нинди төстә, чәче нинди икәнен беләм. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге ул, дигән.
Моны ни өчен сөйләде икән дип аптырамагыз, хөрмәтле кунаклар. Сез дә Галия ханымны эшчән, тырыш кешелекле итеп күрәсез һәм беләсез. Ә күңел күзегез белән карасагыз , аның да күңелендә ниләр ятканын аңлый алачаксыз. Бик күп еллар элек галия ханым, ул вакытта беркатлы кыз бала, бер егеткә чынлап торып гашыйк була. Мәхәббәттә киртә булмый дисәләр дә, аның ерып чыга алмаслык чытырманнары күр була шул. Аның да мәхәббәтенә Әфган сугышы килеп урала. Егет сөеклесенә хәбәт итәргә дә өлгерми, аны таулар арасына сугышка озаталар. Шулай булырга тиеш булгандыр инде, мәхәббәт таңнарын бергә аттырган егет белән кызга бары тик әби-бабай яшенә җиткәч кенә күрешү насыйп була. Хәйдәр абзый, оялып тормагыз инде, яшь егет чагыгыз түгел, бирегә килегез әле.
Хәйдәр оялып кына тамада егет белән Галия янәшәсенә чыгып басты.
-Егет менә шул була инде, дуслар! Егет мировой, высший сорт. Тормышның ачысын-төчесен күп күргән. Ярар, болар икесе дә унсигез яшьләрендәге кебек хис итәләр бугай үзләрен, әнә бит икесе дә оялуларыннан алсу роза чәчәге төсенә керделәр. Хәйдәр абзый, ул чәчәкләреңне, ну тоттыр инде Галия ханымның кулына! Аңа дип алып килдеңме аларны? – Тамада мәҗлесне шулай уен-көлке белән алып барып, кунаклар арасындагы киеренкелекне тиз генә юкка да чыгарды.
-Дуслар! Минем кулымда сетка белән алмалар. Мондый сетканы каян алдың дисезме? Бу раритет, иптәшләр! Моны хәзер бер кибеттән дә табып булмый. Шул Кытайдан Али экспресс аша кайтартсаң гына инде. Әйе, анда булырга мөмкин. Әмма бу сетка Хәйдәр абзыйның өендә сакланган сетка! Яшь чагында мондый сетканы бик күпләр кесәсендә йөрткәндер әле, шулаймы хөрмәтле кунаклар?! Тик Галия исемле кызның кесәсендә булмаган шул андый сетка. Кыз алма ашыйсы килеп колхоз базарына кергән, аңа алмаларны олы кәгазьдән кулек ясап шунда салып биргәннәр. Билгеле инде, алмалар җиргә коелган. Алмаларны җыюшучы кем дисез? Әйе.Әйе! Хәйдәр исемле егет. Менә шуннан башланган мәхәббәтне шушы алмаларда саклаган Хәйдәр абзый. Аның алма бакчасында Галия исемле алмагачта үскән алмалар болар. Бик кызык кеше булып чыктың син, Хәйдәр абзый. Ничек итеп һәр утырткан алмагачыңа исем куштың, яле сөйләп бир әле.
-Ничек дип. Эххем. Галияне таба алмагач, бер кыз белән танышып, өйләнештек. Бик матур гына яшәдек. Кыз, малай үстердек. Ни... Өй салгач та бакчама иң беренче алмагачны утыртуга аңа Галия исеме куштым. Хатын каршы килмәде. Сортларын белмим мин аларның. Аннары хатыным Хәдичә, улыбыз тугач Ришат исемле, кызым тугач Наилә исемле алмагач утырттым. Соңгы утыртканы Лиана оныгымныкы. Бар алмагачларны да исемнәре белән атап йөртәм. Менә тагын Алла боерса Рәйлә Максут, Госман, Ләйләгөл исемле алмагачлар да утыртырмын, исән булсак. Һәркемнең үз алмагачы булырга тиеш инде ул.
Ягез, барыгыз да мәхәббәт алмаларыннан авыз итегез! Тамада егет ашау-эчү өлешенә күчүне игълан иткәч, барысы да өстәлләрдәге сый-хөрмәткә үрелде.
Ул арада артистлар берәм-берәм сәхнәгә чыгып матур җырларын башкардылар, тамада егет төрле халыклар биюләрен башкара башалауга болай да өстәл астында тыпырдашып торган аякларның хуҗалары берәм берәм зал уртасына чыгып, биюгә кушылды.
Бераздан тамада мәхәббәт тарихын дәвам итте.
-Ярар, дуслар, мәхәббәт алмаларын да ашап куйдык. Картаеп беткәч, почти инде, почти, гафу итәрсез, ничек очрашуларын да беләсе килә бит инде, шулаймы? Кайсысыннан сөйләтәбез? Галия ханымнанмы? Рәхим итегез, Галия ханым!
-Шул алмалар гаепле инде, дип башлады сүзен Галия. – Бераз суытып, табигатьтә чын көз хакимлек итә башлагач, базарга барып, кетердәп тора торган сусыл алмалар алып кайтырга ниятләдем. Яшь чагымдагы кебек. Әмма алмалар алмадым, базар эченә кереп, башка ризыклар алдым да кайтырга чыктым.
-Туктагыз әле, Галия ханым. Бераз искә төшерик әле. Нинди тавышлар ишеттегез әле сез?
-Әә, әөе, мин базарда йөргәндә, кемдер Галия дип эндәште. Мин миңа дәшүче түгелдер, дип борылып карамадым.
-Менә, иптәшләр, хатын-кызның горурлыгы нинди,ә! Ишетә, әмма борылмый! Аның артыннан чабарга кирәк. Ул бит хатын-кыз! Я, Галия ханым, киттек, дәлше.
-Киттек дип. Мин автобуска утырдым, пыяла аша Хәйдәрне күреп аптырап киттем. Тик автобус киткән иде инде.
-Ә хәзер, җәмәгать, сүзне Хәйдәр абзыйга бирик инде.
-Мин Галияне күрүгә үк танып алдым. Ул гүпчим дә картаймаган, яшь чагындагы кебек мап-матур көе. Артыннан киттем эзләп, тик күздән югалтттым. Мин дәшкәч, борылып та карамады. Тавышны танымагандыр инде. Алмаларымны күршегә бирдем дә тукталышка киттем. Карасам, автобус эчендә Галия басып тора. Мин давай автобус артыннан. Җитешерсең җитешми ни. Кичкә кадәр исәнгерәп йөрдем инде Казан буенча. Аның кияүдә икәнен белә идем, шулай булса да күреп сөйләшергә ниятләдем дә ни булса шул булыр дип киттем элек, яшь чагында торган йортына.
Аларның ишек төбендә зур имән үскән. Шуның төбендә очрашып сөйләшеп тордык.
Хәйдәр бераз гына каушап булса да, Галиягә таба борылып басып, Галия минем хатыным бул, чык миңа кияүгә, дип галиянең кулын сорады. Галия дә каршы килмичә, Хәйдәргә кулын сузды.
-Җәмәгать, моны Аллаһ кушкан очрашу дими ни дисең, шулай бит! Әйдәгез әле безнең яшь парны котлап кул чабыйк.
Тагын ашап алганнан соң җыр, бию дәвам итте. Мәҗлес дәвамында Изалия белән Ришатның да ничек очрашып, бер-берсенә гашыйк булулары тарихы сөйләнелде. Иң соңыннан зал түренә өч бала анасы Рәйлә чакырылды.
-Рәйлә ханым, Максут, Госман, Ләйләгөл бирегә чыгыгыз әле. Хөрмәтле кунаклар! Бүгенге бу мәҗлес гомергә дә җыелмас иде, әгәр дә кырык ел элек дөньяга шушы мәхәббәт җимеше аваз салмаган булса! Рәйлә ханым бик бәхетле. Ул өч бала анасы. Ире Исмаил белән Тәркиядә бик матур тормышта яшәп яталар. Исмаил әфәнде зур җитәкче, эше тыгыз булу сәбәпле, Казанга кайта алмаган. Әмма аның уллары, кызы безнең арабызда. Алар бу мәҗлеснең нинди бай мәглүматлы һәм кызык булуын әтиләренә сөйләп бирерләр дип ышанабыз. Бүген Рәйлә ханым әтиле, энеле , сеңелле булды. Бу бит нинди зур бәхет! Ә балалар! Балалар дәү әтиле булдылар. Балалар, дәү әти, дәү әниегезне яратыгыз, хөрмәт итегез. Сез бик бәхетлелзр. Сезнең өчен Татарстан да, Төркия дә туган ил! Ешрак кайтырга тырышыгыз ватаныгызга.
Мәҗлестән бар кунаклар да бик күтәренке кәеф, бар бәйрәмнәрне дә бергәләп каршылау турында килешеп, күчтәнәч төенчекләрен төяп, таралыштылар. Хәйдәр белән Галияне җиңел машина Хәйдәр йортына килен итеп алып кайтып китте.
Бу вакытта Стамбул-Казан арасында очучы самолет Россия чикләрен узып, Казан ягына борылыш алган иде. Исмаил хатынын, балаларын сагынып, аларны үзе кайтып алырга, барысына да сюрприз ясарга булды. Һәм оттырмады.
Сак белән Сок кебек бер-берсен күрергә тилмереп яшәгән җаннар бер-берсен тапты. Тормыш үз көенә агышын дәвам итте.
ТӘМАМ.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас