Литература
19 Марта 2022, 07:00

ӨШЕГӘН ҖАННАР

7 өлеш Кулындагы кечкенә сумкасының бавымы, әллә шул бауга уралып беткән кәгазь кисәгеме, юл буе Рәйләнең уч төбен утлы күмер тоткандай, пешереп, яндырып кайтты. Бары үзе үскән, шуннан канат җилпеп чит илгә чыгып киткән йорт янына такси машинасы белән килеп туктагач кына, бераз айныган кебек булды. 

Кулындагы кечкенә сумкасының бавымы, әллә шул бауга уралып беткән кәгазь кисәгеме, юл буе Рәйләнең уч төбен утлы күмер тоткандай, пешереп, яндырып кайтты. Бары үзе үскән, шуннан канат җилпеп чит илгә чыгып киткән йорт янына такси машинасы белән килеп туктагач кына, бераз айныган кебек булды. Машина йөртүче ипләп кенә чемоданнарны багажниктан чыгарып улары кулына тоттыра барды, балалар исә, без кайда килеп эләктек дигәндәй, бераз сагаеп, бераз гына кызыксынып тик тора бирделәр.
-Улым, беренче подъезд икәнен әллә оныттыңмы, дип Максутына эндәште.
-Онытмадым. Ай-яй салкын икән биредә. Монда кешеләр ничек яши ала, дип сорауга сорау белән җавап бирде улы.
-Һии, бу салкынмени! Менә кышка кадәр монда кунак булсак, шунда күрерсез сез чын салкыннарны! Беләсезме, монда нинди биек кар таулары хасил була? Урамнарны ерып чыкмалы түгел. Ә тротуардан, әнә кара әле троллейбус тукталышына. Күрәсеңме, ничек биек анда бордюрлар. Шуның янында менәә мондый кар таулары өелә. – Рәйлә кулы белән кар тавы биеклеген күрсәтә-күрсәтә подъезд ишегенә килде. Чит илдә гомер кичерсә дә, ул паспорты белән бергә һәрвакытта да йорт һәм квартира ачкычын үзе белән йөртте. Шул ачкычлар, бәлкем аны туган җире белән бәйләп торучы бер дәлил булгандыр, кем белә. Сумкасын ачып ачкычларын алыйм дигәндә, бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәге учыннан төшеп җил уңаена ары тәгәрәде. Рәйлә куркынып кисәк кенә улына борылып карады. Әмма Максутның ниндидер кәгазь кисәгендә эше юк иде, ул тизрәк җылы өйгә кереп, мамык юрганга төренеп җылыну турында хыялланды.
Бишенче катка күтәрелгәндә Рәйлә сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Иреннән башка гына, өч баласын алып, туган йортына, газиз туган иленә кайттуы өстенә, ул кунакка кайтуларын әнисе һәм сеңелләре өчен дә сер итеп тотты. Ишек катына килеп баскач кына, әнисе өчен чынлап торып курка калды. Бернинди шалтыратусыз, хәбәрсез нисез кайтып кергәч әнием егылмасмы, дигән куркыныч уй яшен тизлегендә йөрәген өтеп алды. Әмма артка чигенергә соң иде инде. Балалар да зур кызыксыну белән ишек ачылганны көтәләр, дип уйлап алды Рәйлә. Тик ишекне үз ачкычы белән ачып керергә базмады, кыңгырауга басты.
Хәйдәр белән очрашу маҗараларыннан тәмам айный да алмаган Галия, йокымсырап диванга яткан җиреннән сикереп торды.
-Ай, Аллам, бу Хәйдәр! Ник тагын килеп җиткән инде. Әйттем бит инде, соңрак очрашырбыз, дип сөйләнә-сөйләнә ишеккә килде, кем бар дип сорап та тормыйча ишекнең йозагын борды, һәм, чит артына авып китмәде.
Төн буена йокламаган, әзрәк кенә черем итеп алган җиреннән сискәнеп китеп уянган Галия каршысында Төркиянең Стамбул шәһәрендә яшәп ятучы кызы Рәйләне һәм оныкларын күргәч , артына ава язды, дөресрәге, аркасы белән чак стенага авышып, ишеккә тотынып калды.
-Рәйләәә, кызым, синме бу? Мин йоклыйммы соң? Төш күрәмме?
Ул арада, олы оныгы Максут әбисенә кулын сузды.
-Исәнме, дәү әби. Бу без, кунакка кайттык Сезгә, диде.
Галия оныгын кочагына алып, елап җибәрде.
-Улым, Максут! Ничек зур үскәнсең! Тәмам егет булып беткәнсең бит! Бусы минем Госман оныгыммы соң? Танырлык та түгел. И балакаем, син дә тәмам абыеңны куып җиткәнсең инде дип, Госманны да кочагына алды. Кызы Ләйләгөлне кочаклап басып торган Рәйләгә дә чират җитте. Төрек әбисеннән аермалы буларак, татар әбие Ләйләгөлгә елак булып тоелды. Аның төрек әбисе әнә, матур итеп, озын күлмәкләрен киеп, модалы журналдагы апалар кебек кенә йөри.
-Ай, Аллам, мин бәләкәчебезне күрми дә торам икән бит әле. Ләйләгөл, бәбекәем, кил, и сагындым бит мин сине , дип Галия Ләйләгөлгә таба кулларын сузуга, кыз әнисенең артына ук китеп яшеренде.
-Әни, аптырама, аның бит әле сине күргәне юк, шуңа бераз тартына әле ул. Биш минуттан бөтен өеңне туздырып чаба башлар әле. Ана белән кызга да кочаклашып күрешер минутлар җитте, ниһаять.
-Әнииии!
-Кызымммм!Рәйләкәем!
Бер-берсенең кочагына сеңәрдәй булып күпме тагын басып торырлар иде, билгесез, әлеге дә баягы Ләйләгөл, бәдрәфкә керәсе килүен әйтте.
Казандагы ике бүлмәле фатирның кысанлыгына балалар шаккатты. Аптырап, кайда монда уен бүлмәсе, ә кайда ашханә дип, ике атлап бер буйлап фатирны күзәтеп чыкканнан соң, сөмсерләре коелгандай булып диванга килеп чүмәштеләр. Әллә кечкенә чагында кайтканнарын бөтенләй онытканнар, малайлар бигрәк тә мондагы кысанлыкны кыен кичерделәр. Аш-су әзерләү бүлмәсенең бер үк вакытта ашау бүлмәсе дә булып торуы аларга кызык булып тоелды. Әле тагын аның бәдрәф белән бергә, бары тик стена аша гына булуы да аларны таң калдырды. Их, балалар, белмисез сез совет халкының шушы алты метр кухнялы квартирага ия булыр өчен көне-төне зарарлы предприятиеләрдә, заводларда эшләгәнен, дип бик аңлатасы килсә дә, Галия телен тешләргә мәҗбүр булды. Чит илдәге бар халыкның да ата-анасы, сезнең әби-бабайларыгыз кебек байлар нәселеннән түгелдер әле. Югыйсә сезнең илдән безгә килеп бил бөгеп эшләп ятмаслар иде төрекләр, дип тә төрттереп куясы килсә дә дәшмәде инде Максутның кимсетелүле сүзләренә. –Максут улым, бигрәк әтиеңә ошагансың, сөбханалла. Акылың да, йөзгә-биткә дә гел әтиеңнең Казанда укып йөргән чагы инде, - дип кенә куйды, үзе яшертен генә уртанчы оныгына күз салды. Ходайның рәхмәте, Рәйләнең уртанчы улы Госман тач Хәйдәр инде. Әле ярый балага узгач та Рәйләсе Казанга кайта алмады. Юкса, кияү, кемнән таптың бу баланы, дип канын эчәр иде кызымның. Алай да кемгә ошаган бу бала дип сорамыйча калмагандыр әле. Ярар, вакыты җиткәч, үзем Рәйләдән сорармын дип Галия чәй яңартырга кереп китте.
-Әнием, без кайчан өйгә кайтып китәбез? Миңа монда бөтенләй дә ошамый, -Ләйләгөлнең менә тамам-менә агам дип тулышкан күз яшьләре борын канаты буенча агып та төште. Рәйлә кызын кочагына алып, әле кайттык кына бит кызым. Мин сиңа Казанның иң-иң матур урыннарын күрсәтермен. Кремльгә дә барырбыз. Мондагы тарихи истәлекле урыннарны карагач, сиңа Казан ошаячак! Ләйләгөл олы кешеләр кебек авыр итеп көрсенде дә, аякларын күтәреп диванга куеп, башын әнисенең итәгенә салды.
Рәйлә кесә телефонын алып иренә шалтыратта. Озак кына телефоннан җавап бирүче булмады. Ниһаят Исмаил җавап бирде.
-Сау гына кайтып җиттегезме? Балалар ничек анда? Юксынмыйлармы? Юксынмасыннар. Андагы әбиләрендә дә кунак булырга тиеш бит алар. Рәйләнең, син безне күпмегә җибәрдең соң, диюенә, шак каттырып, күпме телисез, шуның кадәр дип, Рәйләне таң калдырды. Рәйлә аптырап әнисенә карады.
Галия, ярар, ярар, дигән кыяфәттә башын гына селкеде. Аңа кызы, оныклары кайтуы тормышының иң бәхетле бер көне иде шул. Кунакларның ял көннәре бер-берсенә ошамыйча, Казанның музейларын, Кремль тыюлыгын карап, Иске Татар бистәсенә, Болгарга, Раифага сәяхәт кылып, театр-концертларга барып бик күңелле генә узып яткан бер мәлдә, бер көнне ишектә кыңгырау шалтырады. Галия, менә бүген, юк иртәгә Рәйлә белән сөйләшәм, Хәйдәр турында, үземнең тормышым турында барысын да ачыктан ачык сөйләп бирәм дип яшәгән кән иде бу. Галия кыңгырау тавышын ишетүгә сикереп торып, ишеккә ташланды. Әнисенең үз-үзен тотышы беренче көннән үк Рәйләгә сәер тоелса да, без кайтканга әни шулай кыбырсый, дулкынлана дип үзен тынычландырган иде. Ә бу кыңгырау шалтырауга әнисе ишекнең теге ягына ук чыгып китте. Ярый әле, йокы бүлмәсендә телефоннарында мәш килгән балалар бу сәерлекне күрми калды. Рәйлә мыштым гына, аяк очларына басып, ишек артына килеп тыңлана башлады. Ишекнең “күз”ен сак кына ачып коридорда әнисе янында басып торган олы гына яштәге абзыйны күреп таң калды.
-Юк, Хәйдәр! Зинһар кит димен. Юк, кермисең. Мин Рәйләгә бер нәрсә дә әйтмәдем әле. Белми ул. Белми, дим. Хәйдәр, вакыты җиткәч, әйтербез, кем икәнен әтисенең. Булсаң соң! Инде кырык яшендәге хатын-кызга әти кирәктер дип беләсеңме? Аның инде өч баласы үсеп бетте бит.
Рәйләгә йөрәге тибүе коридорга да ишетелә торгандыр кебек тоелды. Ул арада ничектер кулы биеп китеп, бераз гына ачыграк булган ишек, бәтенләй ябылды.
-Хәйдәр, ишек артында кемдер бар. Ярар, мин керәм инде. Сиңа үзем шалтыратып әйтермен. Тик мин башта Рәйлә белән сөйләшергә тиеш. Аңладыңмы?! Бар кит инде, миңа ачуланма.
Хәйдәр башын аска иеп, саубуллашып та тормыйча, баскыч култыксасына тотына-тотына аска төшеп китте. Галия күкрәк читлеге авыртуына чыдый алмыйча, аһ, дип ишеккә сөялде. Рәйлә, ишекне ачып, әнисенә дәште.
-Әни! Кем ул? Син миңа әйтергә тиеш.
Галия аякларын көч-хәл белән сөйрәп кухня ягына узды да шундагы урындыкка утырды.
-Су салып бир, кызым. Хәзер барысын да аңлатам. – Бер-ике йотым су эчкәннән соң, сүзен дәвам итте. – Бу синең әтиең иде, Рәйлә. Паспортыңда язылган әтиең ул синең әтиең түгел иде. Бары тик мине хурлыктан азат иткән бер кеше генә иде ул. Шулай килеп чыкты. Әтиең, ягни Хәйдәр минем авырга калганны да белмичә, Әфган сугышына китеп барды. Аннан килгән хатлар минем әнием кулына эләккән. Ул миңа бер генә хатны да күрсәтмәде. – Галия бер тын сүзсез калды. –Сугаштан кайткач, мине эзләп килгән, әмма аңа мине кияүдә, баласы, кызы бар дигәннәр. Башка килеп борчымаган. Соңрак үзе дә өйләнгән. Ул һәм кыз үстергәннәр. Быел хатыны авырып үлеп киткән. Үләр алдыннан мине эзләп табарга кушкан. Чөнки ул Хәйдәрнең гомер буена мине генә яратканын белеп яшәгән. – Галия тагын сөйләүдән туктады. – Ә иң мөһиме беләсеңме нидә? Аның улы Ришат сеңлең Изалия белән тора. Инде өч ел. Әй, анысын Изалия сиңа үзе дә әйткәндер инде.
Менә шундый хәлләр, кызым.
-Әт....Ә ул сине кайчан эзләп тапты соң? Кайчан ничек очраштыгыз?
-Менә сез кайтыр алдыннан гына. Шундый кызык килеп чыкты. Хәтерлисеңме, сез бәләкәй чакларда шулай көз көне колхоз базарына бара идек. Алмалар, каймаклар алырга?
-Хәтерлим. Ул каймакның тәмен Төркиядә дә сагынып беткән идем. Ярый әле без кайтасын белгән кебек, алып та куйгансың!
-Алып куйгансың дисең. Аллаһ искәрткәндер инде, әллә нәрсә борчулы уйлар белән уяндым да яшь чагымдагы кебек колхоз базарын урап кайтырга булдым. Шунда Хәйдәр мине күреп калган. Менә шундый хәлләр,кызым. Язмыш дими, моны ни дисең инде, әйеме?
Хәзер ни эшләргә дә булмим инде, кызым. Кире кагарга да кыен. Чакыру да әллә ничек. Җитмәсә, оныклар. Алар безне гомумән аңламаслар.
-Әни, син дөрес уйламыйсың. Әйдә болай итәбез. Гомер эченә бер кайткан, мин сезне, туганнарымны барыгызны да ресторанга кунакка чакырам. Анда обстановка бөтенләй икенче булачак. – Рәйлә бөтенләй җанланып ките. Тамада, алып баручы яллыйбыз. Һәм очрашуны да, безнең танышуны да бик зур югарылыкта уздырабыз.
-Юк, кызым, син ни сөйлисең? Минем бит ни, бер тиен дә акчам юк. Мин, ни...
_Әни, рөхсәт ит, синең барлык изгелекләрең өчен сине бер тапкыр булса да кешечә кунак итәргә.
Тормыш күңелле мәшәкатьләрләр белән дәвам итте. Алда барысын да зур очрашу көтә иде.
АХЫРЫ БАР.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас