

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
А-бии-нааа!Чыы-гаа-сыңмыы!Кечкенә Айратның шулай, күрше капкасы төбендә кычкырып, дус кызын уйнарга чакырганына күрше тирә күптән ияләнеп бетте инде.Ләкин шулай да ,Абина дигәнне ишеткән саен үзләре әле һаман да елмаеп куялар.Төптән юан чыккан дип, шул 6 яшьлек Айрат турында әйтәләрдер дә инде.Тазача гәүдәле булса да, төскә биткә матур , йөзендә кояш нурлары балкыган бу баланы Альбинаның әти әнисе дә, бик яраталар.Күрше тирәдә бала чагалар күп булса да, кара каршы өйдә генә торган Айрат белән Альбина , кечкенәдән берсе өчен берсе нишләргә белмичә үстеләр..Алар икесе ничектер күрше - тирә балалардан аерылып та торалар сыман.Башкалар кебек сугышмыйлар да алар, ком да сибешмиләр.Бары үзләренчә бытылдап, уйнауларын беләләр.Ире колхоз председателе булып эшләгән, Зилә генә , бердәнбер малаеның , гади сыер савуычы кызы белән уйнаганын бик өнәп бетерми.Шулай да , каршы да килә алмый.Чөнки күрше тирәләр барсы эшкә чыгып китеп, урамда олы кеше калмый дигән дә, Альбинаның әбисе гел оныгы янында бөтерелә.Шуның аркасында Айрат өчен дә, әти әнисенең күңеле тыныч.Кирәк вакытта малайлары гел күз угында булганын, яхшы беләләр алар.
Тик менә, яшьтән үк борын чөеп йөрергә яратучы Зилә ,ирен зур гына колхозның председателе итеп куйгач, бөтенләй тискәре якка үзгәрде.Үзе гади генә бер кассир булып эшләсә дә, башкалар янында , бигрәк тә гади колхозчылар алдында башын югары чөйде ул.Мин председатель хатыны, ә сез кем? дигәне аның үз үзен тотышыннан ук күренеп тора иде.Кара каршы гына торган , Сания белән Камил алдында да, борын чөяргә күп сорап тормады ул.Сания генә, Зиләне яшьтән белгәнгә , аның бу кыяфәтенә бик исе китеп тормады.Аның алдында әнчекләнеп баш та имәде ул.Зилә исәнләшсә исәнләште, сөйләшсә сөйләште.Кайберәүләр кебек үзен кимсетергә ирек куймады Сания. Аның шулай үзен тотышы, Зиләне чыгырыннан чыгара иде.Ләкин, башка балалар өнәп бетермәгән малаеның, Альбина белән дус булганына гына, сүз әйтергә кыймады.Аннары әбиләренең дә бу ике баланы яратуын аңлый иделәр.Ярар, менә әзерәк үсеп мәктәптә укый башласыннар әле,тирес кортлары кызыннан башка да, ялт иткән балар белән дуслашыр Айрат дип, уйлады ул.Ә хәзергә каршы килеп булмый.Чөнки таза булганына күрә "кабак"кушаматы тагылган малаен шушы кыз гына яклап чыга. Балалар арасында бераз ызгышып йөреп караса да, Зилә моның файдасыз икәненә, үзе дә күптән төшенде.Ә Альбина кыз бала булса да, малайларга да командир була белде.Кемдер берәү дустына "кабак"дип әйтә икән, ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорап тормады.Ә үзенә аңа бу сүзне гомерендә бары ике тапкыр әйтергә туры килде аңа. Беренче тапкыр мәктәп елларында әйтсә, икенче тапкыр, Айратны, утыз яшенә якынлашып килгән яшьлек дустын, больницада аңга китерә алмый азапланганда әйтте ул.
Хәттә әбисе кабак бөккәне пешергән көнне, коймак та пешертте Альбина.Чөнки , әле кечкенә булса да, Айратның таба исен сизеп йөгереп кергәнен бик яхшы белә иде ул.Ничек инде "кабак"дустына, кабак бөккәне аша дип әйтсен.Ә болай , капка төбендәге эскәмиягә утырып , рәхәтләнеп коймак ашый алар.Аннары Айрат үзе дә мич коймагын бик ярата.
Менә бүген дә , Альбинаның әбисе коймак пешереп өстәлдәге ак җәймәгә тезеп кенә куйган иде, тәрәзәгә карап елмаеп куйды.Анда аягына кигән , кечкенә зәңгәр бутыйларын берсенә берсен ышкый ышкый урам аркылы кечкенә Айрат ашыга иде.Фәгыйлә әби, тизерәк ишек ачарга ашыкты.Әйдә улым, әйдә диде ул.Как раз коймак та пеште, Альбина белән чәй эчеп алырсыз дип, олы якта рәсем ясап утырган оныгын чакырды.Өстәлгә каз мае белән майлап коймаклар, конфет, вареньелар куйды.Ике балага чәй ясады.Аннары аларны урындыкка җайлап утыртып, үзе бер читтән генә елмаеп, Альбина белән Айратны күзәтте.Ә тегеләре көлешә - көлешә коймак шудыра башладылар.Абина! минем дә синең шикелле әбием булсын иде, коймак кына ашап ятар идек , име диде Айрат, майлы коймакны, кечкенә куллары белән тотып.Әни пешерә белми минем, дип тә өстәде.Фәгыйлә әби ,рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Иии, улым, әниең дә пешерә беләдер, вакыты гына юктыр аның, әштә бит Зилә диде.Юуук пешерми диде Айрат.Менә эштән кайтты бит инде, пешермиии .Ярар, улым , ярар !Мин пешерәм бит, менә безгә керерсең диде Фәгыйлә әби.Кылтын Зиләнең олы мичкә ягып маташмаганын яхшы белә иде ул.
Шулай дуслыкларын югалтмыйча ,рәхәтләнеп уйный -уйный җиде яшьләрен дә тутырды Альбина белән Айрат..Сизелмичә генә , күңелле дә, мәшакатле дә булган уку елларын башлап җибәрделәр.Мәктәпкә дә бергәләшеп йөрде алар..Уку ягыннан Айрат әтисенә охшап, бик башлы булып чыкты.Ярты ел укуга, ул инде беренче класс программасын бетереп, нишләргә белми утыра башлады.Моны күргән укытучылар, мәктәп тарихында беренче тапкыр , малайны шул ук елны икенче класска күчереп карарга булдылар.Озын теллеләр,персидәтел малае булгач күчерәләр инде, яклыйлар дисәләр дә Айрат җиңел генә икенче класс программасына да кереп китте.Ә мәктән кайтуга йөгереп кенә Альбина янына кереп җитә иде ул.Чөнки алар укудан кайтканда, әле берсенең дә әти әнисе эштән кайтмаган була.Бары Фәгыйлә әби генә ашарга әзерләп, бу ике баланы укудан көтеп ала.
Икенче бүлек
Ашап эчеп алгач, Айрат Альбинага дәрес хәзерләргә булыша.Бер рәттән үзенең өй эшләрен дә эшләп куя торган булды .Альбинага уку авырырак бирелсә дә, дусты алдында сынатып утырасы килмәде аның.Аннары Айратның булышуы да бушка китмәде.Альбина тиз арада классташларын куып җитә алды.Аның шундый ярдәмчел, акыллы дусты булуына әти әниләре дә, әбисе Фәгыйлә әби дә бик сөенделәр.Бер берсенә ялгышып та авыр сүз әйтмичә, аглый белән таглый кебек йөргән бу ике сөйкемле балага , урамда да сокланып карамаган кеше калмагандыр.Бик күпләр хәзер, аларны үз балаларына үрнәк итеп куя башладылар.Тегеләре генә көлеп, кабакка утырган Золушка дип көлделәр.Озак та үтмәде, Альбинаның үзенә дә "Золушка"кушаматы берегеп калды...
Әкренләп,мәктәп еллары бер -бер артлы,матур гына уза торды.Кабак инде унынчы класста булса, Золушкасы тугызга күчте.Орчык кадәрле генә булган Альбина, чынлап та Золушкага охшап тора иде.Бигрәк тә кичтән бигуди куеп ,бөдрәләр ясаган сары чәчләре, эш сөючәнлеге, олыларга карата хөрмәте белән, ул әкият кызын хәтерләтте. Айратның үзен дә хәзер "кабак "
дип үртәләүче сирәкләнде.Чөнки үсә -үсә озынаеп киткән бу егет, ябыгып , ныгып китте.Спорт белән дус булуы да булышты аңа.Кызлар да хәзер, бишлегә генә укучы, акыллы , масаюның ни икәнен белмәгән бу матур егеткә ешрак күз сирпи башладылар.Ләкин Айратның үзенең генә күңелендә Альбина булды.Шул Золушкадан башка кызлар ,күзенә дә күренмәде аның...
Ямьле язлар җитеп, шомырт, сиреньнәр шаулап чәчәккә бөреленгән чакта, бала-чактан дуслашып йөргән Альбина белән Айратның да мәхәббәт гөлләре чәчәккә бөреләнде.Ләкин бу бөреләрнең генә, соңга калып чәчәк атасын белмәделәр шул алар..Бел-мә-деләр...
Менә шулай ,язгы кичләрнең берсендә, челтерәп аккан гөрләвекләр тавышын тыңлап, капка төбендә озак утырды Айрат.Бер күтәрелеп,төнге зәңгәр күккә караса, бер Альбиналарның нур балкыган тәрәзәләренә карап торды ул.Байтак кына шулай уйланып утырганнан соң,Айрат ныклы бер карарга килеп, урыныннан торып,,тәрәзә каршыларында үскән сирень куагыннан, бер уч чәчәк ботагы сындырып алды..Сиреньнең тәмле хуш исе, борыннарны кытыклап , күңелендә әйтеп бетерә алмаслык, татлы сөю хисләре уятты аның...Ләкин Айрат елмаеп, урамга таба бер ике адым да ясый алмады, аны шул арада капкадан килеп чыккан әнисе туктатты.Кая барасың инде, чәчәкләр тотып? диде ул , малаена мыскыллы карап.Тирес кортына дип, бакчадагы чәчәкләрне йолкыйсың мени хәзер ? Сары чыпчыкка дигән сиреннәр түгел ул! дип , Айратның кулындагы чәчәкләрен бәреп тә төшерде.Көтелмәгән бу хәлдән Айратның бөтен гәүдәсе калтырый башлады.Син..Син нәрсә ..әниии?диде ул көч хәл белән.Нинди тирес кортлары ул? Ә син үзең кем?Өй кортымы? Нигә соң әле син, эштән чыгып мине саклап йөрисең?Элегерәк саклыйсы иде әниии! Мин кечкенә чакта өйдә торасы иде сиңа.Мәктәптән кайтып, бер ялгызым төнгә хәтле , куркып сезне көткән чакта ,уйлыйсы иде ул минем турында.Сез хәзер кайтабыз дип, өстән бикләп кино концертларга, төрле мәҗлесләргә йөргәндә , бу бала курыкмыймы икән?дип уйлыйсы иде , ә-ә әни?.Айрат җирдә яткан сирень ботакларын җыя җыя , эченә җыелганнарын әкрен генә әйтә торды.Ул чакларда ишеккә җил каккан саен, кровать астына кереп качканны белдегез микән соң сееез?Юуук әни, юк белмәдегез дә, күрмәдегез дә! Чөнки сез кайтканчы мин елап туйган була идем инде.Күз яшьләре кибеп, сез кайткан сөенечтән көлә идем шул инде мин.Ә тирес кортлары? Алар ике балаларын бер вакыт та ялгыз калдырып, клубка чыгып йөгермәделәр.Алар өчен беренче планда балалар булды.Шул вакытта Айратның күптән ныгыган күңеле, ничектер кабат йомшарып, күзләренә яшь тулды.Үзенең кечкенә чагында,кемдер өйгә керә бугай дип куркып, караңгы шкафта качып утырганын күз алдына китереп сискәнеп куйды ул.Яңакларын пешереп тамган күз яшьләрен тыеп калырга көче җитмәде аның.Ә син әни, тирес кортлары дисең ,менә, диде ул.Малаеңны шул тирес кортлары үстергәнен беләсеңме соң син? Мәктәптән кайткан чакларда, синең урыныңа , мине Фәгыйлә әби каршылаганын оныттыңмы әллә , әниии?..Берәр вакыт олы мичкә ягып бәлеш, коймаклар пешергәнең булдымы синең?Юуук шул, юуук.Әтинең зур эштә эшләгәненнән файдаланып, кунакка йөрүне хуп күрдең бит син.
Беразга аптырап сүзсез калган Зилә, үзен бик тиз кулга алды.-Әбиләре мәктәптән каршы алып, коймак пешереп ашатканга, хәзер кызларын көйләргә уйлыйсың мени инде син?диде ул , һаман шул мыскыллы елмаюы белән.
Юк әни, юуук! Уйламыйм!Син нәрсә инде? Яратам мин Альбинаны яратам диде дә, Айрат кулындагы чәчәкләрен бераз тузаннардан каккалап , каршы өйгә таба атлады.Әни , безнең арага керергә дә маташма яме.Без барыбер бергә булачакбыз, диде ул.Ә син әтине сакла әни!Ул чыгып китмәсен .
Айратның әйткән бу соңгы сүзләреннән,Зилә баскан җиреннән тыпырдап алды .Әтиең дә, син дә минем кулда!Мин нәрсә әйтәм , шул булачак .Киңәшләр биреп тор еще, башың яшь әле синең, дип кызып китте ул.Ә тирес корты, минем килен булмаячак.Җенем сөйми шул гаиләне! дигәнен ,малае ишетмәде дә.Чөнки Айрат , күрше өйнең капкасын ачып кереп киткән иде инде.
Сабый чагын кабат искә алып: Ааа-биии-нааа!диде ул, тавышын бераз гына күтәреп.Ул арада , ишектән елмаеп Альбина үзе дә килеп чыкты.Төн пәрие нишләп йөри әле бездә, диде ул көлеп.
Төн пәрие түгел, Абина, кич пәрие әле мин, дип кызга карады Айрат.Әйдә Альбина, бераз кич утырабыз.Шундый матур язгы, айлы кич бүген , киенеп чык, мин көтәм диде ул.
Озак та узмады, өстенә җылы зәңгәр кофта, аягына әбисенең җылы эчле галошын гына эләктергән Альбина бала-чак, яшьлек дустының каршына килеп тә басты.Бер мәлгә Айрат , ничектер каушап калды.Әйтерсең лә бу гүзәл кызны ул беренче тапкыр күрә.Әйтерсең моңа хәтле инә белән җеп булмаганнар да,җитәкләшеп, мәктәп сукмакларыннан йөрмәгәннәр.Айрат кызга сокланып, сөю тулы күзләре белән бераз карап торды да, бар көчен җыеп, битендәге сөйкем чокырыннан үбеп тә алды.Моны һич тә көтмәгән кыз, үз гомерендә беренче тапкыр: кабааак, дигәнен сизми дә калды.Аннары , Айрат үпкәли күрмәсен тагын дип, тиз генә үзе дә үрелеп, егетнең битеннән үбеп алды.Золушкам минем! дип елмайды Айрат.Зооолууушкам...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова