Самолетта очканда да әле күңеле ышанып бетә алмады Рәйләнең. Ничек итеп Исмаил минем балалар белән Казанга кайтуыма бик тиз риза булды икән, әллә шулай итеп миннән котылырга телиме, дигән уйлар да күңелендә кузгалып-кузгалып алды. Тик туган ил күгендә туган хис-тойгылары күңелсез уйларын читкә этәрде. Янында уллары рәхәтләнеп телевизордан кино карап бара, Ләйләгөле иллюминатор аша бик диккать белән ак болытларны карый-карый арды, ахрысы, колакчынын киеп йоклап ук китте. Рәхәт иде бу минутларда Рәйләгә. Эчендәге шатлык хисләрен тирә-ягындагы кешеләр белән уртаклашасы килү теләге туып, ул як-ягына каранды. Һәркем үз уйларына чумган, кемдер йоклый, кайберләре музыка тыңлый. Аралык аша утырган ир генә Рәйлә кебек, як-ягына карангалап вакыт уздыра. Бер мизгелгә генә күзләре очрашуга, теге ир, сөйләшергә җай чыкканны сиземләп, Аллага шөкер, тиздән кайтып җитәбез, Алла боерса, дип әйтеп куйды. Үз ана телендә аңа карап әйтелгән сүзләрдән Рәйләнең күзләре яшьләнде хәтта.
-Гафу итегез, сез татармыни? – дип сораганын үзе дә сизми калды.
-Әйе, дип елмайды таныш булмаган ир дә. – Эшем буенча гел Төркия белән Татарстан арасында йөрим инде шулай. Арыта билгеле юлда, тик заманасы шундый инде хәзер. Тик кенә өйдә утырсаң, тормыш алып барып булмый.
-Ә гаиләгез? Хатыныгыз, балаларыгыз, алар Татарстанда яшиме? Төркиядәме? – Рәйлә наз тулы күзләрен балаларына текәде. Янындагы кәнәфидә изрәп йойлап яткан кызын сак кына итеп аркасыннан бәпләп, сөеп куйды.
-Казанда яшиләр. Үз туган илебездән аерылуны мин башыма да китерә алмыйм. Гафу итегез, ә сез үзегез кайдан буласыз? Ял итеп кайтып килүегезме? Әллә кунаккамы?
Рәйлә беравык дәшмичә утырды.
-Мин төректә кияүдә. Шунда яшибез. Стамбул каласында. Балаларым төрек балалары булса да, татарча яхшы беләләр! Менә әнием янына кунакка кайтабыз. Ий, сагындым инде Казанымны! Төшләремдә гел күрә идем урамнарын, бала чакларымны искә төшереп саташып бетә идем.
-Әллә бик сирәк кайтасызмы туган илебезгә?
-Әйе. Ирем Казанда институтта укыды, шунда танышып, яратышып, Төркиягә алып китте. Анда туй ясап өйләнештек. – Рәйлә тынып калды. -Ул чакларда аңламаганмын шул мин туган илемнең ничек кадерле икәнен. Тора-тора гына яшел каеннарымны, Аккош күлен, Зәңгәр күлләрне, Болак буйларын , гомумән, Казанымны сагынып юксына башладым. Иремнең эше бик җаваплы һәм шулкадәр тыгыз булгач бик кайтып булмады шул инде. Балалар да кечкенә иде. Аллага шөкер менә кайтабыз туган илебезгә.
-Гафу итегез. Сөйләшеп танышырга да өлгерми утырабыз. Мин – Илсур исемле.
-Ә мин Рәйлә. Балаларым Максут, Госман, Ләйләгөл.
Самолетның Казан аэропортына якынлашуын иглан иттеләр. Рәйлә, балаларын уятып, самолет ишегеннән беренче булып чыгардай булып ашкынып, кабалана башлады.
-Ашыкмагыз, Рәйлә. Әле вакыт бар. Самолет туктагач та чыгарга җитешербез.
Әнисенең чит ир белән аралашып утыруына улы Максут шаккатты. Йөзенә усаллык һәм ризасызлык билгеләре чыгарып, әнисенә усал итеп карап куюыннан, Рәйлә бөрешеп китте.
-Улым, эчәсең килмиме? Юл буена бер нинди тәгам дә капмадың? Дәү әниеңә кайтып җиткәнче ачыгырсың бит. Бәлкем капкалап алырсың, дип улы алдында кечеләнеп алды. Алай да Максутның чырае ачылмады. Ул инде шушы минутта, хәленнән килсә, самолетны кире борып Төркиягә кайтып китәргә дә әзер иде. Үз гаиләләрендә урнашкан тәртип буенча хатын-кыз чит ир-ат белән бары тик үзенең ире янында булганда гына, анда да әле иренең рөхсәте белән генә әңгәмә корырга мөмкинлеген ул инде канына сеңдереп үскән егет иде.
Самолеттан чыкканда, Илсур, Рәйләнең улы сизмәслек кенә итеп, Рәйләнең җиңенә кагылды һәм кечкенә генә визиткасын кулына сузды. Рәйлә бу визитка кәгазе кулына керүгә, уч төбе ялкынланып янган кебек тоелды. Балалары күреп калуыннан куркып, як-ягына каранды. Беркемнең дә күреп калмавын белгәч кенә, тынычланып, самолеттан чыгу ишегенә таба ашыкты.
Багажлар алу залында Илсур белән Рәйлә тагын күзгә-күз очраштылар. Рәйлә бит очларының кызаруыннан оялып, тизрәк чемоданнары, сумкалары өстенә иелде. Уллары да чемоданнарын тасмадан алып, таксилар тора торган мәйданчык ягына атлады, Рәйлә уллары артыннан иярде.
...
Төн буена Галия белән Хәйдәр керфек тә какмыйча, кырык ел буена узылган тормыш юлларын бер-берсенә сөйләп, таң аттырдылар.
Баш түбәсе пеләшләнгән, чигә чәчләре ап-ак төскә буялган бу ир Галиягә бер караганда таныш та, таныш түгел дә иде. Тавышы бераз карлыга төшсә дә, энҗе тешләрен күрсәтеп елмаюы, бераз кызык хәлне искә алып сөйли башлауга, бала чагалар кебек кеткелдәп көлүләре нәкъ теге чактагы кебек булуы а өа бу төннең саташу түгел, өн икәнен искәртеп торды. Төн буена газ плитәсе өстендәге чәйнек ничә кат яңартылып, ничә кат суынган чәйләр раковинага түгелеп, яңага яңартылды. Сөйләнәсе сүзләр, әйтеләсе серләр, бәлкем әле назланасы назлар да кабатланыр иде, тик нишләптер бу иртәне кояш иртәрәк чыкты да, алсу нурларын кухня тәрәзәсенә сипте. Алдагы көнге җил дә арып туктаган ахрысы, салкын булса да кояш нурлары тәрәзә аша Галиянең йөзенә төшеп, күзен чагылдырды. Аңа сокланып карап утыручы Хәйдәр түзмәде, кулы белән сак кына Галиянең маңгай чәчләренә кагылды.
-Әй, Галия, Галия! Мин нинди бәхетле бит бүген. Каяле тәрәзәңне ачып кычкырыйм әле бар Казанга, таптым мин бәхетемне, дип!
-Кит, кит, җүләрләнә күрмә. Күршеләр ни уйлар. Гомер буена ишегемне чит ир-атның ачып кергәне булмады. Ә монда берәү килгән дә тәрәзә ачып кычкыра имеш. Кит, булмаганны. – Галия, Хәйдәр чынлап торып кычкыра күрмәсен тагын дип, тәрәзә янына барып басты. – Менә, имәннең соңгы яфраклары да өзелеп төшкән инде, Хәйдәр. Минем сердәшем бит ул. Авыр чакларымда гел шушы тәрәзә янына килеп баса идем дә, аның белән сөйләшә идем. –Галия кырт борылып Хәйдәргә карады. – Мин аны, между прочим, эчемнән генә синең белән чагыштыра идем. Хәтта Хәйдәр дип эндәшә идем аңа. Синнән сорасы кинәшләремә җавапны да аннан көтә идем. Тик ул гына гомер буена мине дәшмичә тыңлады. Бер тапкыр да җавап бирмәде.
Хәйдәр дә Галия янына килеп басты, хатынны иңеннән кочып, муенына иреннәрен тигезде.
-Хәзер инде мин сине бер минутка да янымнан җибәрмәм. Гомеребез беткәнче бергә булырбыз, Галиякәем. Безнең гомер озын булырга тиеш. Яратылырга тиешле назларыбызны, әйтелергә тиешле сөю сүзләребезне, кулга-кул тотынышып йөрисе урамнарыбызны урыйсыбыз бар әле безнең.
-Алдагысын кем белә инде аның, Хәйдәр. Очраштык, сөйләштек, аңлаштык. Ә алда безне ни көтәсен бер Ходай гына белә.
-Алай димә, алай дия күрмә, Галия! Бергә булыйк диген. Бергә бергә икебезгә дә тормышны алып баруы җиңелрәк булыр. Мин бит гомерем буе Халисә белән бер караватта йокласам да, син һәрвакыт минем җанымда, күңелемдә идең. Менә Аллаһтан вакыт җитеп очраштык, башка аерылырга язмасын, диген.
-Алай да икебезнең дә балалар бар, Хәйдәр. Алар белән очрашып сөйләшмичә, мин бер ни дә әйтә алмыйм. – Галия әйтә башлаган фикерен әйтеп бетермичә, туктап калды.
-Я,я, әйтеп бетер инде, Галия. Минем балалар башлы күзле, малай да, кыз да монда Казанда үз тормышлары белән яшәп яталар. Мин аларга, алар миңа кысылмыйлар. Кыз аерылды , кәнишне, иреннән. Нәрсәсе ярамагандыр, мин яшьләргә кысылмадым. Улым Ришат та килен белән матур гына яшәп ята.
Галия күзләрен зур ачып, Ришат, дип кабатлады.
-Әйе, минем малай ул Ришат. Беренче балабыз. Әллә киленнән, әллә улымнан, балалары юк түлке. Өч ел торалар инде. Әй, ул яшьләрне аңламассың. Әниләре дә әйтеп карады, бәбәй алып кайтыгыз инде диеп. Изалия килен кычкырып кына көлде, для себя надо жить, дип. Менә шундый хәлләр, Галиякәем.
-Галия, лап итеп янында торган урындыкка утырды.
-Ришаат. Изалияяя. Димәк....
-Ник аптырадың, Галия? Агарынып киттең бит. Туктале, су кабып куй. Давлениең борчыймы әллә? Төн буена сәйләштереп синең сәламәтлегеңә зыян килә күрмәсен, берүк. Әйдә, җаным, бераз ятып тор ичмасам.
-Юк, юк, Хәйдәр. Ярар, бик күп сөйләштек. Сиңа китәргә дә вакыт инде. Автобуска соңга кала күрмә. Син кузгал инде, Хәйдәр, яме.
-Тукта әле Галия! Ни булды сиңа? Ник син болай кинәт кенә үзгәреп киттең? Әйт, Галия, мин синең бар әйтәсе сүзеңне дә тыңларга әзер. Кит дип, куып чыгарсаң, китәрмен. Ләкин, кичкә койрыгын өстерәгән эт кебек кабат ишек төбеңә киләчәкмен. Соңлап табылган бәхетемне югалтасым килми инде минем.
-Хәй-дәр! – Галия аның исемен сузды.- Хәйдәәр! Изалия бит минем кызым. Төпчек кызым минем. Без синең белән төн буена бары тик яшьлегебезне, үзебезнең узган юлларны, үтелгән елларны гына искә алып утырдык. Балалар темасын син дә, мин дә читләтеп узарга тырышканбыз ләбаса!
-Кит чәле! – бу юлы инде Хәйдәр. Корт чакандай урыныннан сикереп торды. – Чынлап әйтәсеңме син, Галия?!
-Уйнап сөйләшә торган сүз түгел инде бу. Тыңла хәзер.
Хәйдәрне кунак бүлмәсенә кулыннан җитәкләп диванга үз янына утыртып Галия сүз башлады.
-Син армиядән кайткач, минем балам һәм ирем барлыгын ишеткәнсең инде, шулай бит. Әйе, мин кияүдә идем. Дөресрәге, хурлыгымны кеше сизмәсен өчен кияүгә чыгарга риза булдым. Син авылга кайтып киткәндә мин әле үземнең балага узганымны үзем дә белми идем. Каян белим инде, сиңа кадәр егетләр белән үбешеп тә карамаган бала идем бит. Күңелем болгана башлагач та аны-моны уйламадым. Әмма әни бик тиз эшне аңлап алды, табиб янына җилтерәтеп алып китте. Әмма мин соңга калган булганмын. Баланы төшерергә соң инде диде табиб. Әни үзе белән бер коллективта эшли торган хатынның миннән егерме яшькә зуррак хөрәсән улына димләде. Теге хатын да улын өйләндерә алмый азапланган булган. Шулай итеп мин ирле булдым, бала, имеш, үз атасыннан туды. Ул кеше мине, мин аны яратып өйләнешмәдек, без аерылыштык. Кызым Рәйләне әни белән икебез үстердек. Теге әтисе белән дәү әнисе балага карата битараф булдылар, хәер ул аларныкы түгел иде лә. Аларга бер генә тамчы да ачуым, үпкәм юк. Кеше алдында минем йөзем шулай итеп ак булды.
Хәйдәр, чыдый алмыйча башын учлап иелеп төште.
-Галия, Галия, ник соң син хет бер мәртәбә минем авылга кайтырга уйламадың,ә? Белә идең бит минем авыл исемен, районны. Кешеләр балаларының аталарын таптырыр өчен әллә ниләр эшләп бетәләр! Димәк, мин Хәдичәгә өйләнгәндә син инде иреәнән аерылган булгансың! Ихх! Ну, язмыыш, корт чаккыры! Нишләп мин үзем соң, үзем тагын бер килмәдем икән сезнеә йортка? Нишләп армиядән кайткан көнне подъездыгызда сине я әниеңне көтмәдем икән? Безнең язмышлар бәтенләй башкача булган булыр иде бит, Галия!
-Болар узган инде, Хәйдәр! Хәзер уфтанып, баш орудан бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Шулай тыныч кына салкын мендәрне берүзем кочаклап яшәп ятканда, йөрәк чиреннән әни йоклаган җиреннән үлеп китте. Мин балам белән берьялгызым калдым. Ни эшләргә? Кемгә барып ярдәм сорарга? Эшемдә гел хатын-кызлар. Ярдәм итәрлек туган – тумачабыз да юк иде шул безнең. Ярдәм сорап ахырда ЖКУга кердем. Аннан бер ир-ат чынлап та әнине соңгы юлга озатырга булышты. Зиратка барып сөйләшеп, мәчет белән килешеп, матур гына итеп әнине җирләдек. Шул ир-ат белән сәйләшенеп, хатыныннан күптән аерылган, кемдәдер квартирада яшәп ятуын белдем дә, риза булсаң күч минем яныма дидем. Аңлыйсыңмы, мин ул вакытта, әнине алып чыгып киткәч, кызым белән квартирага керергә дә курыктым, кая ди анда куну! Ул бик теләп риза булды. Шулай итеп кызыбыз Изалия туды. Язмышыма алдан язылган булгандыр инде ялгызлык, ул эшендә токка тотылып үлде. Мин ике бала белән тагын ялгыз калдым. Әмма бу вакытта мин инде куркуларны узган хатын идем. Башка кияүгә чыкмадым. Кызларымны , бары -бергә, югы- уртак, дигән девиз астында үстердем. Рәйләм генә туган илен ташлап төреккә кияүгә чыкты, Төркиядә яши.
-Алаай, язмыш дисең инде, Галия.Мин уйлап-уйлап торам да язмыш бит безне кабат тикмәгә генә очраштырмады,ә?! Менә син Ришат белән Изалияне ал. Синең кыз, минем ул гаилә корган бит. Алар бер кан, бер җан балалары түгел. Әмма Ходай аларны бер-берсен табыштырган, кавыштырган. Ярар, балалары да булмасын ди. Ә бит алар бер-берсен яраталар, Алла боерса балалары да булыр әле. Яшьләр бит әле алар. Ә нишләп соң без синең белән бергә булмаска тиеш? Нүжәли безнең бәхетле булырга хакыбыз юк?! Рәйлә дә үз бәхетен, читтән булса да тапкан бит.
- Таптыы, тик ул турыда соңрак сөйләшербез. Хәйдәр, чынлап та, сиңа китәргә вакыт. Әйдә, мин чәйне яңартам да сине автобуска чаклы озатып куям. Әллә нишләп күңелеп алгысый, нидер булыр төсле тоям үземне. Син миңа үпкәләмә. Гомер булса тагын очрашырбыз.
Чәй эчеп , җылы гына итеп хушлашып, Хәйдәр кайтып китте. Бу салкын көнне мине озатып йөреп, я салкын тидерерсең. Мин хәзер синең өчен борчылачакмын, дип, ул Галиягә озатып барырга ризалык бирмәде.
Галия Хәйдәрне шәрә имән янына басып, аның гәүдәсе күздән югалганчы карап озатып калды.
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова