Галия, күтәренеп, подъезд ишеге төбенә кайтып туктады.
-Ий, имәнкәем, син генә аңлый алырсың минем хәлләремне. Гомерем буена син бит минем якын дустым, сердәшем булдың. – Галия йорт каршындагы газонда үсеп утырган, яфраклары җилгү очкан карт имән янына килеп басты да, аның кытыршы кәүсәсен, перчаткаларын салып, сыйпап куйды. – Салкын инде сиңа. Беләм, дускаем, минем дә җанымны җылытырлык дусларым юк шул янымда. Син менә гомер буена ялгыз үссәң дә, бер җилгә, салкынга бирешмәдең. Ничек кенә каты җилләр сине сыгып, ботакларыңны сындырып бетерергә теләгәндә дә син нык булдың. Ә мин менә үз-үземне дә, балаларымны да, мәхәббәтемне дә яклый алмадым. Нишлисең инде, кеше язмышлары белән агач язмышлары бер булмый торгандыр, әйеме. – Галия тагын ике кулы белән имәнне кочып алды да пышылдап кына: нык бул,яме. Мин бит тәрәзәдән көн саен сине күзәтеп торам. Син миңа яшәргә көч бирәсең. Ә мин керим инде, я салкын тидерермен. Пока, дип подъезд ишеген ачуы булды кызы Изалия белән киявенә тап булды.
-Менә сиңа мә! Сюрприз ясамакчы булдыгызмени миңа? Җәй буена, юк сигезенче марттан бирле тавыш-тыныгызны чыгармыйча, өндә яткан аю кебек яттыгыз да, шалтыратмый-нитми генә килеп чыгарга булдыгызмени, дип бераз гына шелтәле, бераз гына үпкәле тавыш белән кызын кочып алды.
-Ий, әни, гел вакыт җитми кала. То эштә, то ялда, то тегендә, то монда. Кая, бир инде төенчекләреңне. Ришат, әнинең сумкаларын ал инде, нәрсә бозау кебек басып торасың.
-Ярар балалар, баскыч төбендә сүз куертып тормыйк. Әйдәгез өйгә керәбез. Сез яраткан авыл каймагын да алдым. Тиз генә кабартмалар ясап алырбыз. Ий, кызыыым, бигрәк онытып бетердең инде әниеңне. Юк, мин үпкәләмим. Яшь чагында тормыш икенче бер тизлектә уза инде ул. Мин дә бит кайчандыр яшь идем.- Галия киявенә карап алды. – Эшләрең ничек, барамы, кияү? Нинди яңалыклар бар тормышыгызда. Кайчан бәләкәч малай алып кайтасыз инде сез,ә? Гомер буена шулай егет белән кыз булырга уйлыйсызмы әллә сез?
Шулай сөйләшә-сөйләшә бишенче катка да менеп җиттеләр. Галия белән Изалия кухня ягына чыгып табын кора башлады.
-Әниии, дип сузды Изалия, бала чагындагы кебек иреннәрен бөрештереп. – Әнии, без сиңа, эээ, бурычка акча сорап торырга дип кенә кергән идек. – Син биреп торасың бит инде, әйме, әнием?!
Галия кызына күтәрелеп карамыйча гына, тагын күпме инде ул бурыч дигәнең, дип сорауга сорау белән җавап кайтарды.
-Бик күп түгел инде. Йөз.
-Һии, йөз суммы? Кызым, әллә ипигә дә акчагыз беттеме? Йөз сум сорап киләләрме инде. Кая, мә, йөз түгел, мең сум бирәм, кызым. – Галия суыткыч янындагы элгечтәге сумкасына кулын сузды.
- Нинди йөз сум булсын, әни. Йөз мең!
-Йөз мең!!! Әстәгефирулла! Каян булсын миндә андый акча, балам! Нигә сезгә шундый зур акча? Әллә квартира алырга җыенасызмы? Кеше квартирасында аунаганчы бик яхшы булыр иде ул. Ай, балакаем, андый суммада акчам юк шул минем. Үлемтеккә дигәне бар инде бераз.
Изалия җанланып китте.
-Күпме?
-Утыыз. Юк. Кырык була торгандыр кырып себеереп санасаң.
-Әни безгә йөз мең кирәк. Һәм бик тиз арада. Мин кеше машинасын бәрдем.
-Я,Аллам. И,кызым, кызым! Тәки акылга туймадың инде, чистый. Хәзер каян алып түлисез инде ул акчаны? Кредит алсагыз гына инде. Мин бар булганын бирәм, кәнишне.
-Без кредит ала алмыйбыз, әни, без черный списокта инде. Сиңа оформить итәргә инде кредитны.
Галия авыр сулап, башын аска иде. Җилкәләрен авыр йөк баскан кебек, гәүдәсе дә алга таба тагын да ныграк сыгылып төште. – Нишлисең бит, бала өчен ана утка да суга да керергә әзер иде. Чәйләр эчкәннән соң өчәүләшеп сбербанкка кредитка акча алырга киттеләр. Кулларына акча кергән кияү егете белән кызының йөзләре май кояшы кебек балкый башлады, зур рәхмәтләрен әйтеп, алар, Галияне банк ишек төбендә калдырып, такси чакыртып тиз генә күз алдыннан юк та булдылар.
Мәктәптә укыганда классларында иң тыйнак, иң басынкы кыз иде Изалия. Егетләр ягына борылып та карамады. Китапханәдән кайтып кермәде, әнисенең сиңа китап җене кагылган ахрысы, дип көлүенә игътибар да итмәде. Культура институтының китапханә хезмәткәрләре факультетына кереп, кызыл диплом алып чыгып, үзе яратып йөргүн китапханәгә фәнни хезмәткәр булып эшкә урнашты, шунда бер “ученый” егет белән танышып, аның белән гаилә кормыйча гына бара-кайта йөрде. Имеш, хәзер кияүгә чыгу модада түгел. Рәйләне кара, бәхетлеме ул гаилә корып, дип әнисенең авызын бик тиз ябып куйды. Ахырдан аның белән характерларыбыз капма-каршы, дип, кием-салымнарын күтәреп кире әнисе янына кайтты. Кызының кайчан тел бистәсенә әйләнгәнен Галия сизми дә калды. Изалия, тиздән үзеннән егерме яшькә зуррак академик белән танышып яши башлады. Анда да туйлап, законлы тормыш кору турында сүз булмады. Академик кырыкмаса кырык хатын белән йөреп тәмам шомарып беткән иде. Үзеннән бер-ике яшькә яшьрәк булган Галияне “мамулечка” дип, атап, килгән саен төчеләнеп, кул аркаларын үпкән кылана иде. Яратмады аны Галия, кыланмышлары чистый косасын китерә иде. Шуңамы, кызы, әни, булмый ул карт ишәк белән торып. Пошел он к черту, дип кайтып кергәч тә җиңел сулап куйган иде.
Бу Ришат исемле гап-гади, бернинди югары я булмаса махсус урта белеме дә булмаган егетне каян тапкандыр кызы анысын Галиягә әйтеп тормадылар. Төзелештә әллә бетончы, әллә ташчы булып эшләүче кияве Изалиянең бер генә сүзеннән дә чыкмый торган, бик аз сүзле, басынкы егетнең тормышы белән әлләни кызыксынмады Галия... Хәер, кызының ничә ир белән торып караганын Галия инде үзе дә санап бармый иде. Монысы белән өч еллап яшиләр, үзара мөнәсәбәтләре начар түгел, бәлкем, бала алып кайтсалар, язылышып кешечә яшәп китәрләр, дигән өмет уты, банк ишек төбендә бөтенләй сүнде.
Бу минутларда Галия үзен тома ятим, дөньяның иң бәхетсез кешесе итеп тойды. Ирексездән, күзләреннән күз яшьләре акты. Алдын-артын карамыйча гына тагын подъезд төбенә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Подъезд янындагы имән төбендә кеше күләгәсе күреп сагаеп кына ишеккә якынлашты. Салкын көз көнендә шәһәр кешеләре дә тегендә-монда чабулап йөрми, барасы җиренә төшкә кадәр бара да, кичке якта телевизорын кабызып, кухня белән кунак бүлмәсе арасында тик таптана. Галия ишекне ачарга дип кулын сузуга, имән төбеннән карлыккан тавыш, Галия, дип эндәште. Галия баскан урыныннан корт чаккандай бер адым артка сикерде.
-Куркыттым ахрысы. Галия! Бу бит мин, Хәйдәр. Хәтерлисеңме мине, Галия? Хәйдәр мин.
Галия сүз әйтү түгел тын алырга да куркып шәүләгә таба борылды.
-Караңгыланды. Галия! Мин бит сине бүген базарда күрдем. Эндәшеп караган идем, син ишетмәдең, ахрысы.
Ишеттем, ишетмәгән кая ди, дип эченнән генә уйлады Галия. Ул, чынлап та, бу шәүлә белән очрашырга, сөйләшергә әзер түгел иде бугай әле.
-Ий, Галия, Галия! Сине күргәч, алмаларымны күршемдә басып торган хатынга бирдем дә, базар буйлап сине эзләп киттем. Тагын күз алдымнан югалттым дип курыктым. Галия, мин бит сине гомерем буе эзләдем, гомерем буе хыялланып көттем бу очрашуны. Син ник бер сүз дә дәшмисең? Әллә чынлап та мине бәтенләй оныттыңмы? Онытсаң да гаеп түгел. Ярар, Галия, рәхмәт хет туктап торуыңа. Бар инде сиңа да салкындыр. Өеңдә ирең, кызың, оныкларың көтә торгандыр.
Галия сискәнеп ките.
-Каян беләсең минем кызым барлыгын?
-Мин Әфганнан кайту белән сине эзләп килдем. Күршегездә яшәүче апа әйтте синең кияүгә чыгуың, кызың үсүен турында. Галия, яшермичә әйт әле, ник син минем бер генә хатыма да җавап язмадың,ә? И көттем мин ул Әфган җирендә синнән хатлар! Беләсеңме, анда ул таулар арасында өчәр көн сусыз-ризыксыз калган көннәр булды. Әмма шунда кош теле сымак кына хат килсә, бар авырлыклар, югалтулар, ачлык, сусызлык онытыла иде. Мин көттем, айлар, еллар буе хет бер хаты килер әле дип көттем. – Хәйдәр авыр итеп сулап куйды.
-Хат? Нинди хат? Нинди хатлар ул? Мин синнән бер хат та алмадым. Һәм гомумән, син авылга кайтып киттең дә югалдың. Бәтенләй юкка чыктың. Ә мин... - Галия, авырлы идем, дип чак ычкындырмады.
-Ничек инде, нинди хатлар! Мин язган хатлар! Иң беренче хатны мин сиңа Украинадан частьтән язып җибәрдем. Әфганга китәсем турында язмадым, син борчылмасын дидем. Ә, кая киткән соң ул хатлар алайса. Бәлкем...
Хәйдәр әйтеп бетерергә өлгермәде, Галия, әнии, әни эше болар барысы да, дип үксеп, Хәйдәрнең күкрәгенә капланды.
-Түкмә күз яшләреңне,Галия. Тынычлан. Минем сине күрәсем, синең белән аңлашасым килә иде. Рәхмәт сиңа. Бар инде, кер өеңә. Кеше-мазар күреп, иреңә җиткерер,я булмаса. Мин дә китим. Малайларга барып төн кунармын да, иртүк авылыма кайтып китәрмен. Миңа да салкын тиде, ахрысы.
-Китмә, Хәйдәр! Китмәә! Юк минем ирем. Берүзем яшим. Әйдә кер өемә. Калганын өйдә сөйләшербез.
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова