Литература
17 Марта 2022, 13:00

ӨШЕГӘН ҖАННАР

3-4 өлешләр Рәйләгә әллә нәрсә булды бу көздә. Төркиянең назлы кояшы да, янында бөтерелгән кечкенә кызы да, мул тормышы да аңа нишләптер тозсыз пешкән аш кебек тоелды. Дөресрәге, күңеленә нидер җитми иде. Хәер, ул инде үзе бик яхшы чамалый иде нидер җитмәгәнен, әмма ире Исмаилның холкын белгәнгә күрә эчендәге бар серен, тойларын яхшы итеп яшерергә өйрәнгән иде. Райлә кунак бүлмәсендә зур идән сәгате суккан тавышка колак салды.

Рәйләгә әллә нәрсә булды бу көздә. Төркиянең назлы кояшы да, янында бөтерелгән кечкенә кызы да, мул тормышы да аңа нишләптер тозсыз пешкән аш кебек тоелды. Дөресрәге, күңеленә нидер җитми иде. Хәер, ул инде үзе бик яхшы чамалый иде нидер җитмәгәнен, әмма ире Исмаилның холкын белгәнгә күрә эчендәге бар серен, тойларын яхшы итеп яшерергә өйрәнгән иде. Райлә кунак бүлмәсендә зур идән сәгате суккан тавышка колак салды. Тиздән ире дә кайтыр вакыт җитә. Бүген кичкә кайнанасы да киләм дип ышандырган иде. Нинди дә булса тәмле камыр ризыгы пешереп куйыйм әле кайтуына, дип аш-су әзерли торган бүлмәгә юл алды. Аш-су белән мавыгып китеп, ямансу уйларын да бераз оныткан кебек булса да, кул токмачы җәя башлагач, күз яшьләре ирексездән камыр җәймәсе өстенә тамды.
Кечкенә генә булса да , әнисенең һәр хәрәкәтен күзәтеп торучы кызы Ләйләгөл, аптырап, Рәйләгә текәлде.
-Әнием, син елыйсың! Син кулыңны авырттырдың?
Кызчык килеп әнисенең аягына сарылды, нәни куллары белән аның күлмәк итәген сыйпап юаткан булды. Райлә, яшьле күзләре белән елмаеп, юк, балам, еламыйм. Мин болай гына. Мин сине бик-бик яратам. Син дә мине нык итеп яратасың, шулай бит, кызым?
-Яратам, әнием, бик-бик яратам.
-Казандагы әбиеңне бик сагындым кызым. Ул да минем әнием бит. Әнием дә мине бик сагына. Шуны уйлап күзләрем яшьләнде дә инде, Ләйләгөл. Әмма әтиең миңа Казанга кайтырга кушмый. Яратмый ул Казанны. Ә мин бик-бик сагынам Казанымны!
Шунысына сөенеп бетә алмый Райлә – ире бик үзсүзле төрек булып чыкса да, балаларны татар теленә өйрәтүенә каршы килмәде. Баштагы мәлне үзе генә, нигә кирәк монда татар теле, төрек теле болай да татар теленә ошаган, әнә инглизчәне өйрәнсеннәр дип уйлаган булса да, сагынуы үзәгенә үтә башлагач, татарча бишек җырларын, бала әкиятләрен исенә төшереп тә, Казанга кайту бәхете тигән вакытларында китап кибетләреннән күңеле төшкән китапларны җыеп алып кайтып та туган телен балаларына сеңдерергә тырышты. Уртанчы улы Госманы туар алдыннан, ире эшен ташларга кушкач, бик нык үпкәләгән иде. Тик Төркия хатыннарының бик күбесе үз гомерен, аң-белемен балаларын тәрбияләүгә багышлаганын һәм иренең холкын да бик яхшы белгәнгә күрә, каршы килергә базмады. Шулай итеп, көннәре, айлары, аннары еллары да өч баласын тәрбияләүгә, аларны төрле түгәрәкләргә йөртүгә, укытырга, ашату-киендерүгә багышланды. Иренең читтә сөяркәсе барлыгын белсә дә, тешен кысып түзде Райлә. Үзара аралары суынса да барыбер Тәркияне ташлап кайтып китү турында уйларга да курыкты ул. Исмаил аңа Казанга беренче тапкыр барып кайтканнан соң ук, ишетсен колагың, Русиягә кайту турындагы уйны башыңа да кертеп карама. Кисәтеп куям, бала Төркия гражданины һәм син кайтып китсәң, аны мәңге күрә дә алмаячаксың, дип бик ныгытып кисәтеп куйды. Аннары Госман, соңыннан кызлары Ләйләгөл тугач та, бу кисәтүләр тагын яңартылды.
-Әнием, әйдә без әбекәйне үзебезгә кунакка дәшик. Ул миңа Казаннан китаплар алып килер. Ә. Юк, әнием, әйдә без Казанга кунакка кайтыйк. Минем Казанны бер дә күргәнем юк бит. Син бит аны шундый матур кала дип сөйлисең. Абыемнар да бик шат булырлар. Әтиемә әйтик тә, кунакка кайтыйк.
-Ий, багалмам минем, бик кайтыр идек тә, әтиегез риза булмас шул. Ә безнең белән бергә кайтырга әтиегезнең вакыты юк. Эше бик күп әтиегезнең. – Райлә авыр сулап куйды. – Белә бит инде ул Исмаилның зур клиника җитәкләвен һәм кул астындагы сәркатиб кызлары белән куна-төнә ятуын. Хәтта берсе аның телефонына бер ресторанда утырган фотоларына кадәр җибзргзн иде. Исмаилга шуларны күрсәткәч, ник сорадым дигән көнгә төшкәне әле дә исенә төшеп, ул чакта күгареп чыккан яңак сөяге тагын авыртынып сызлап куйгандай булды.
Ләйләгөл әнисе яныннан курчаклары яткан уен бүлмәсенә йөгерде.
-Ий, бала, бала, Мин инде үзем дә Казанымны кайтып күрә алуыма бик ышанмыйм хәзер. Тимер читлектәге тәти кош кебек яшим бит инде мин. Тормышым мул, янымда балаларым, ирем, ә йөрәктә сызлану. Хәер, бу бит минем тормышым түгел, мин бу йортның капкасын ябып чыгуга ук бер йортсыз-җирсез, балаларын югалткан бер әрвахка әйләнәчәкмен. Балаларым хакына яшәрлек сабырлык бир, я Аллам. – Райлә әчегә куйган коймакларын кызартып пешереп алды, ул арада индукөияле миченнән тәмле өчпочмак исе өйгә тарала башлады. Уйларына чумган хәлдә, Райлә өстәл корды. - Кызык, башка хатыннарның да хатыннары чит хатыннар янына йөргәнен ишеткәч, үзләрен ничек тота икән. Татар кызлары, минемчә, ике уйлап та тормаслар иде, шалт итеп аерылышып куярлар иде. Тик, балалары барлыгы исләренә төшеп, чыдарлар иде мөгаен. Хәер Россиядә законнар хатыннар яклы шул. Анда балаларны гел әниләре белән калдыралар. Шулай булмыйча, ничек инде күкрәк сөтен имезеп үстергән сабыеңны закон нигезендә синнән тартып алсыннар ди! Россия законнары хатыннарны яклый белә! Их, Төркия законнары да шундый булса, мин дә балаларымны алып туган илемә кайтып кына китәр идем дә...
Аның уйларын, аяк тавышлары бүлде. Исмаилның, кыланып, чытлыкланып , Җаным, мин кайттым! Каршы ал, дигәне ишетелде.
Исмаил кунак бүлмәсенә иң башта әнисен култыклап алып кертеп утыртты, тагын Райләгә дәшеп, әнинең аякларына йомшак туфлиләр кидерт, дип боерды. Райлә берсүзсез йомшак туфлиләр кидерткәч, анага күрешергә кулын сузды.
Юынып алганнан соң барысы бергә Райлә әзерләгән кунак сыйлары белән тукланып, тагын ял бүлмәсенә күчтеләр.
Ата-ана арасындагы һавада сизелерлек булып зыңлап торган киеренкелекне бала бозды.
Ләйләгөл, тиз арада әтисенең тезләренә менеп кунаклады да, “ Әтием, минем шундый да нык итеп Казанны күрәсем килә. Ул бит шундый матур кала. Әтием, безне кунакка җибәр әле әниебез белән Казанга. Абыйлар да бик теләп кайтачаклар анда. Ә синең эшең бик җаваплы һәм бик күп, син шуңа да кайта да алмыйсыә Казанга. Әнием сине бик ярата һәм сине бик кызгана, арый әтиегез дип әйтә , дип Исмаил белән аның анасының хушын алды.
Райлә Ләйләгөлдән мондый сүзләр көтмәгән иде. Утырган җирендә тораташ булып катып, агарынып, Исмаилга карады.
-Казанга дисезме? Ярар, кызым. Мин риза. Билетларны белешергә кирәк тә, кайтып күреп килерсез ул чүплек оясын, кхм, Казан каласын. Ушкитәрлек кала түгел инде ул, кызым минем. Ярар, ярар, әниеңнен дә кайтасы килә торгандыр. Анда бит аның змеябикәсе бар. Сагынгандыр аны да. – Исмаил зәҺәр мыскыллы елмаеп, Райләнең күзләренә тишәрдәй булып карады. – Кайчан кайтырга җыенасың инде, җанашым?
-Бббелмим. Минем әле ул турыда уйлаганым да юк.
-Уйламаган имеш. Ләйләгөл юктан гына сөйләми инде, әйеме, кызым? Әниең сагындым дидеме соң?
Ләйләгөл башын какты. Исмаилның анасы да килененең туган иленә кайтып урап килүен хуп күрде. Райлә генә иренең бик тиз ризалык бирүенә ни дип тә уйларга белмәде. Шулай да, аның риза булуыннан сикереп торып биисе, кулларын җәеп, бар өйне тутырып, урра, дип кычкырасы, җырлыйсы килсә дә тыелып калды.
-Балалар, чынлап та, күреп килсә, мин бик шат булыр идем. Әниемне, дөрес әйтәсең, мин бик-бик сагындым. Ничә көнгә җибәрерсең икән безне? – Райлә сагыш тулы күзләре белән Исмаилга карады.
-Уйлашырбыз.
Ир белән хатын арасының суынганын анасы да күптән белә, сизенә иде. Әмма ул аларны мин таныштырмадым, татар кызын монда алып кайтуын башта ошатмасам да, бер дин, бер-берсенә якын телләр булгач, туен да уздырдым, дип үз-үзен күптән тынычландырган иде инде. Анага Райләнең чисталык-пөхтәлек яратуы, аш-су әзерлзргә оста булуы да ошаган иде. Ләкин бүгенге ситуациянең ахыры ни булып бетәрен анасы күз алдына да китерми иде әле.
Исмаил билет алу хәстәрен тулысы белән үзе башкарып чыкты. Бер атна дигәндә Райлә өч баласы белән Татарстан башкаласы Казанга очты. Анда аны көтелмәгән очрашу-маҗаралар көтә иде.

4 өлеш

Хәйдәр белән Галиянең мәхәббәте, бәлкем, гомерлек тә булган булыр иде, әмма язга Хәйдәрне районга хәрби комиссариатка чакырып алдылар. Казанда вакытлыча да исәпкә басмагангамы, бер дә борчымыйлар, дип рәхәтләнеп мәхәббәт эссесенә кызынып, киләчәк тормышлары турында әллә нинди хыялларга батып яткан яшьләрнең тормышы асты-өскә килде. Авылына кайтып, хәрби комиссариатка килеп керүгә, Хәйдәрне, куркыныч качкынны тоткан кебек, дәррәү тотып та алдылар, бер көн эчендә комиссиясен уздырдылар һәм ике көннән авылдан автобус белән башта Казанга, аннары поезд белән күз күрмәгән Украинага озаттылар. Әфган илендә чуалышлар башланган чак...
Шулай итеп, Казанда сөеклесе ут йотып, Хайдәрнең бер тавыш-тынсыз юкка чыгуына борчылып ятса, СССРның икенче бер почмагында Хәйдәрләрне көне-төне сугышка әзерли башладылар. Иртән ату, кичтән ату, танклар белән чабышу, ату, ату, ату. Хат язып салу турында уена кереп чыкса да, Хәйдәрнең хәленнән килмәдеме ул чакта. Хәер, ул үзен Әфган иленә озатырлар дип күз алдына да китермәде бугай ул чакны. Шулай да частьтагы аннан алданрак китерелгән татар егетләрен берәм-берәм сугышка озатулар башлангач, аның да эченә ут керде...
...Май бәйрәмнәре якынлашты. Ашап утырган җиреннән Галиянең кинәт күңеле болгана башлады. Ул өстәл артыннан бәдрәфкә йөгерде. Кызын көн саен озата килгән егете югалгач та, анасы Галиягә төрле сораулар яудырып караган иде дә, әмма кыз ул чакны нык торды. Эшнең уеннан узган икәнен ул белми иде шул әле.
-Нәрсә булды сиңа? – Анасының соравы бик кырыс яңгырады.
-Бер ни дә булмады. Кичә институт ашханәсендә балык... Галия тагын укшый башлады. ... балык ашаган идем. Бозылган булды ахрысы. Кыз инде башын раковинадан күтәреп алырлык хәлдә түгел иде.
-Ай-һааай, балык микән? Син ул Хәйдәр белән әллә йоклап йөрдеңме?
Галия дәшмәде. Эше чынлап та җавап бирүдән узган иде шул.
-Иртәгә, юк бүген үк больницага гинекологка барасың. Барасың түгел, барабыз. И, Аллам ояты ни тора бит. Нинди газаплар белән укытып чыгардым, институтка кердең. Шул гына җитмәгән идеме сиңа. Укуыңны бетергәч, йокларга соңга калырмын дидеңме? Оятсыз! Тфу! Хурлык бит бу! Хурр-лыык!
-Әнии, җиттеее. Болай да хәлем юк бит.
-Әә, алаймы? Хәлең юкмы? Ә син әллә йоклагач бала буласын белми идеңме,ә? Тамагың тук. Өстең бөтен. Нәрсә җитмәде сиңа? Мәхәббәт, имеш. Я. Кая ул мәхәбәт? Кая, дим мин сиңа?! Качтымы? Шулай. Бик дөрес эшләгән. Алдын алдан җәеп йөргән кыз ник кирәк булсын аңа! Авылына чыгып тайган да өйләнгәндер әле.
Кыз белән ана арасында ул көнне гауга моның белән генә бетмәде. Табибка барып күренгәннән соң баланы төшерергә инде соңга калганын, ә иң куркынычы бусын төшерсә, соңыннан мәңге дә әни була алмау куркынычы бар икәнен бик нык дәлилләп аңлатты табиб.
Ачуыннан шартлардай булган ана бик озак табиб кабинеты янында башын учлап уйга калып утырды. Кире өйгә кайтканда да бер сүз дә сөйләшмәделәр. Иртән Галияне институтка озатканда анасы инде ныклы бер фикергә килгән иде.
Шулай итеп, Галияне әнисе эштә бергә эшли торган коллегасының кырык яшен тутырса да беркайда да эшләми торган бер мәми авыз улына кияүгә бирергә ният кылды. Аллаһының амин дигән чагына туры килгәндер инде, коллегасы да бик теләп риза булды улын өйләндерергә. Җиде айдан Галия “җитлекмәсә дә” өч кило ярымлы кызын тапты. Ир затына бала бар идеме дә, юк идеме. Тамагы тук, өе җылы, янында хатыны булгач, аны башка нәрсә кызыксындырмады. Галия институттан академик отпускылар ала-ала, кызы Райләне анасы караша-караша көч-хәл белән диплом алып чыкты.
Хәйдәр беренче хатын Әфганстанга очасы көнне язып салды. Галияне яратуын, аны бер генә минутка да онытмавын, илдәге вәзгыятнең үзгәрүе аркасында хат язуында тоткарлыклар килеп чыгачагын язса да, үзен сугыш кырына җибәрүләре турында язмады. Хат, билгеле инде, Галиянең әнисе кулына эләкте. Ачуыннан шартларга җитешкән ана аны башта эт итеп сүкте, соңыннан күрсәтелгән адресы буенча Украинага частенә командирга хат язды. Командирларга да шул гына кирәк иде бугай, Хайдарне сугышның тәмугысы булган Кандагарга илтеп тыктылар. Ходайның рәхмәте, сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр диярлек ут эчендә булса да, бик авыр яралар алмады ул. Ике мәртәбә Ташкент госпиталендә ятып дәваланганнан соң аны тагын сугышка җибәрделәр. Мөмкинлеге килеп туган саен Галиягә атап хатлар язса да, бер генә җавап хаты да ала алмады. Аннары инде, шулай булырга тиеш булгандыр. Мин әле әллә кайтам, әллә үләм, лутчы яхшы кеше очрап кияүгә чыксын иде дип теләкләр язылган соңгы хатын Галиягә юллады. Бу хат та почта ташучы хатын белән килешенгән сөйләшү буенча, Галиянең әнисе кулына эләкте. Әфган сугышы тәмамлангач, Хәйдәр авылына кайтып киткәнче Казан хәрби комиссариатынан чыгуга, Галияләргә юл тотты. Кыңгырауга эчтән җавап ишетелмәде, күрше ишектән бер әби генә, Галиянең кияүдә булуын, аларның инде балалары барлыгын әйткәч, Ник мин Әфганда гына үлеп калмадым икән, дип, стенага башын куеп сүзсез генә сулкылдады да, йөгерә атлый баскыч буйлап аска атылды. Анан соң да әле ул Казан урамнары буйлап Галияне күзләре белән бик озак эзләп маташты. Төшләрендә күреп, аны яратты, саташты.
Әти-әнисе дә өйләнергә вакыт инде сиңа улым, дип бик кыстый торгач, Хәйдәр дә өйләнергә риза булды. Булачак хатыны белән эш урынында таныштылар алар. Эш менә болай булды. Армиядән кайтканнан соң ул озын-озак уйлап та тормыйча, район үзәгендә балалар бакчаларына, мәктәпләргә ризык җитештерә, ташый торган оешмага шофер булып урнашты. Эше авыр түгел, тыныч, күңеленнән генә алдагы елга институтка керү нияте барлыгын әле әти-әнисенә белдермәсә дә, китаплар алып, буш вакытында имтиханнарга әзерлек эшләрен дә башлап җибәргән иде инде. Шулай бервакыт кырыгар литрлы бидоннар белән балалар бакчаларына сөт китергәндә, бер әче теллесе, әй, нишләп утырасың анда кабинаңда? Монда хатын-кызлар көч-хәл белән күтәреп бидон ташыганда оят түгелме,ә, дип Хәйдәрне колакларына хәтле кызартты. Кулына алган китабын утыргычына ташлап җәт кенә кабинадан сикереп төшеп, әлеге хатын-кызга күтәрелеп карарга да кыенсынып, җә, дигәнче бидоннарны ташып та бетерде. Теге хатын гына һаман да теленә салынуында булды.
-Ий, бигрәк юаш икән син, апаем! Әллә кызлар кулы да тотып карамаган инде? Кызлар, карагыз әле бу егеткә, колаклары чөгендер кебек кызарып чыкты. Я, кайсыгызга ир кирәк? Бер минутта димлим дә, никахын да үзем укыйм! – Хатын чытлыкланып көлеп җибәрде. Араларыннан тагын берсе, их, үзем яшьрәк булсам, отказ бирмәс идем мин бу егеттән. Картайдым шул, ыскуры пенсиягә китәм, дип көлде. Хәйдәр каш астыннан гына хатын-кызларны күзәтте. Бер яктарак көлү-чыр-чуга кушылмыйчарак торган, башына косынка яулык бәйләгән кызга күз ташлады да, тиен тизлегендә шуны кочагына алды да, менә монысын үзем белән алып китәм, диде. Кыз чәрелдәп кычкырып җибәрде.
-Оятсыз! Кит моннан! Чыккан диярләр сиңа, әйе. Бик кияүгә чыгасым килеп тормыйм әле. Җибәр! Җибәр дим мин сиңа! Карале, сагыз кебек ябешкән, чистый.
Хәйдәр кызны җиргә бастырды.
-Курыкма, шаярттым гына мин.
Саубуллашырга да онытып, Хәйдәр машина кабинасына утырып, артыннан томан кебек кенә, җиңелчә тузан туздырып китеп тә барды. Ә Хәдичә шул көннән тәмам тынгысын югалтты. Балалар бакчасындагы олырак яшьтәге хатыннарның шаяртып көлүләре генә җитмәгән, азык-төлек ташый торган машина килер вакыт җитә башласа, үзе дә гел башын кыегайтып тәрәзә ягын каравыллый башлады. Моны күреп алган группа тәрбиячесе дә төрттереп, Хәдичә, Хәдичә, кая йөрдең син кичә дип, я булмаса, ай, кызый, син ул егеткә чынлап торып гашыйк булдың ахрысы дип болай да леп-леп килгән йөрәген җирәхәтли иде. Әмма көзлектә Хәйдәрне райондагы барлык шоферлар белән беррәттән республика районнарында көзге уңышны җыюга җәлеп иттеләр. Ике ай диярлек югалып торганнан соң, Хәйдәрнең машинасы күренүгә Хәдичә болдыр башына атылып чыкканын үзе дә сизми калды. Хәйдәр, тыныч кына исәнләшкәннән соң, я миңа кияүгә чыгарга ризамы инде хәзер, диде.
Кыз, ризалыгын белгертеп башын какты. Шулай итеп артык көчәнмичә генә туй мәҗлесе ясап, өйләнештеләр алар. Гаилә тормышы бер көйгә ага торды. Хәйдәрнең хатыны пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе, ягъни нянечка булып, ә ул үзе машина руле артында булды. Тыныч кына яшәлгән тормышта Ришат исемле ул, Наилә исемле кыз үстерделәр. Тышкы яктан караганда бар да яхшы кебек булса да, ир белән хатын арасында гомер буена ниндидер бер киртә булды. Аны киртә дип тә әйтеп булмый инде. Күзгә күренмәс, тотарга беленмәс бер сер дисәң дә була инде аны. Хәдичә, төннәрендә иренең саташып, Галия, Галия, дип эндәшүләренә баштагы мәлләрне үртәлеп еласа да, иренең аңа беркайчан да хыянәт итмәгәнен аңлагач, тынычланган кебек булды. Әмма күзгә күренмәс Галиянең шәүләсе барыбер гел йөрәген кимерде, ахыр чиктә Хәдичә йөрәк чире белән авырып, бер-ике ел җәфаланганнан соң ахирәткә күчте. Үзенең гомере бетәрен чамалаган күрәсең, гомере өзелергә берничә көн кала, Хәйдәрне янына чакырып, Без синең белән начар яшәмәдек. Син мине какмадың, сукмадың, көнләшеп интектермәдең. Без бәхетле идек....Хәйдәр, минем кырыгым узганнан соң син Галияне эзләп тап. Мин синең аның белән кушылып яшәвеңә риза бәхил. Балаларны кыерсытмасын шуны гына синнән үтенеп сорыйм, дип бәхиллеген белдерде.
Казанга китеп урнашкан улларының үз гаиләсе, кызлары Наилә дә матур гына итеп гаилә корган иде дә, тик әллә бер-берсенә характерлары туры килеп бетмәде, оныкларына өч яш тулыр- тулмас аерылыштылар.
Әнисен күмгәннән соң кызы белән оныгы аның кырыгына кадәр яшәделәр. Кыызы иртәгә Казанга китәм дигән көнне сүзне боргаламый-сырламый гына туп-турыдан бәрде.
- Әти, минем үз тормышымны көйләргә кирәк. Син безгә карап берүзең яшәп ятма. Теләгең булган кеше булса, өйлән. Әнием сиңа рәнҗемәячәк. Миңа ул үзе шулай дип әйтеп калдырды. Әтиегезгә каршы килмәгез. Ялгыз ирләр бик тиз бозыла, әтиегезне өйләндерегез, диде. Но мин сиңа хатын юллап йөрмим инде, әти, үзеңә ошаганны үзең табарсың
Хәйдәр, ачкан авызын ябарга да онытып, башын куллары белән кысып, сүзсез генә елап җибәрде. Бераз тынычлангач кызына карап сүз катты.
-Ий, кызым. Ялгыз ир ул ялгыз ата каз кебек инде. Тик каңгырап йөри. Минем яшьтә нинди өйләнү инде ул. Әниегез белән начар яшәмәдек. Сезне дә яхшы булсыннар дип тырыштык. Юк, әниеңә хыянәт итмәдем һәм итмәячәкмен дә. Пенсиядәге бабайга нигә кирәк ул хатын, әйме , бәбкәм!
Хәйдәр оныгын кочагына алды. Менә оныгымны кайтарып куярсың кышлыкка. Минем янда торыр. Тәмле сыер сөте эчерермен, тавыкларга җим бирербез, әйме,кызым.
Оныгы да ризалыгын белдереп, башын какты, бабасын яратып муеныннан кочаклап алды.
-Менә бит мине ничек иттереп ярата ул. Һай, минем бәләкәчем! Иртәгә әбиең янына барырбыз, яме, матурым.
Шулчак оныгы: Әби юк инде. Ул йолдызлар янына китте. Мин анда бармыйм, - дип, бабасы алдыннан мыштым гына шуып төште дә, әнисенең итәгенә сарылды.
-Юк, әти. Мин Лиананы монда, авылда калдырмыйм. Я авырып китәр. Монда табиб та юк. Сиңа да ял кирәк. Хәзер көннәр бозылып тора. Кайтып-китеп йөрергә миңа да уңайсыз булачак. Декретка кадәр эшләгән эшемә чыгам. Балалар бакчасыннан урыны бар Лиананың. Шунда йөртермен.
-Үзең беләсең инде,кызым. Үзең беләсең. Әниең исән булса әллә нинди күчтәнәчләр төяр иде. Ә мин аптырап утырам. Эхх, кызым, бик авыр икән ул гомер иткән канатың сынса. Менә моңа түзеп булмый бииит, дип йөрәк түренә күкрәгенә сукты да тиз генә ишек алдына, бакчага чыгып китте.
Бакчада чынлап та җиңел иде Хәйдәргә. Андагы һәр алмагачның үз исеме бар. Ул алмагачларын кытыршы кәүсәләреннән сыйпап кочып- кочып бакчасын урап чыкты. Хәдичәм, дип иң беренче сарай артынарак утыртылган алмагачка эндәште.- Кичер мине, зинһар кичер. Синсез миңа бик авыр. Әмма барыбер яшәргә кирәк. Барысына назло яшәргә.
Аннары Ришат, Наилә, Лиана алмагачларына тукталды. Иң соңыннан сул якта аерым гына утырган алмагач янына килде.
-Галияүү. Исәнме. Менә шундый хәлләр бит әле, Галия. Хәдичә сине эзләп табарга кушты. Мин бит сине гомер буена да онытмадым. Ә Хәдичә әйбәт хатын булды. Чиста, пөхтә, сабыр иде, мәрхүмәкәем. Иртәрәк китте шул. Бик кыен икән ул салкын түшәктә берүзең йоклавы. Мамык юрган җылытмый икән бит кешене. Йөрәк җылыта икән. Син белә идеңме шулай икәнен. Галия, ә синең юрганны кем җылыта? Бармы синең җаныңны җылытырдай кеше. Алмаларың быел бигрәк уңды, әйме Галия. Хәдичә булмагач, алардан варенье ясаучы да, компот кайнатучы да юк. Авылда бар кешенең да бакчасы тулы алма. Кая куярга белми аптырыйлар. Сыерга ашаталар инде, үрдәк-казга. Ә мин бит синең алмаларыңны хатынга сиздермичә генә җыеп алып кертеп бирәдерием дә, тәмле варенье ясата идем. Шулай итеп аның белән кара-каршы утырып, юк өчәүләп өстәл артында чәй эчеп утыра идек.
Хәзер синең белән икәү генә калдык менә. Ә алмаларың күп! Тиздән коела да башларлар инде. Юк, Галия, мин аларны койдырмам! Беләсеңме, мин аларны Казанга базарга алып барырмын. Сатарга түгел. Өләшәчәкмен мин аларны. Бушлай! Теләгән кешегә! Хәтерлисеңме, безнең базарда очрашканны. Һии, мин аны гел дә исемнән чыгармыйм. Синең кулыңдагы алмалар да менә шушылай иделәр бит. Сап-сары булып өлгергән алмалар иде. Сап-сары.... Сары сары, сап-сары, Сагышларның төсләре дә була микән сап-сары...
-Әти! Син кая югалдың? Тагын алмагачларың янындамы әллә? Ий, әти, гомер буе шул алмагачлар белән җенләндең инде. Бигрәк күп алмалары да коелып бакчаны гына чүплиләр. Кисеп ат син аларның кайберләрен, кимет син аларны.
Хәйдәр, корт чаккандай, сискәнеп китте.
-Ты что, кызым! Ничек алмагачларны кисәргә кулым күтәрелсен! .Алар бит менә әниең, абыең, син, оныгым...
-Ай, әти, җаным. Ничек шулай хыялый микән син? Алмагачка безнең исемнәрне кушканнан гына без алмагачка, алмагач безгә әйләнми инде. Ярар, алайса, шул алмагачлар белән сөйләшеп күңелеңне юат. Ишеттеңме әти, тормыш дәвам итә. Безне автобуска кадәр чыгарасыңмы?
Уйларына бирелгән көе, Хәйдәр машинасын кабызып, оныгы белән кызын автобус тукталышына чыгарды, автобуска утыртып, артларыннан кулын изи-изи саубуллашып бик озак карап торды.
-Тормыш дәвам итә. Ничек тә ялгыз яшәргә өйрәнергә кирәк. Елап утырып, уфтанудан гына Хәдичә кире кайтмаячак. Бәлкем әле Ришат та хатыны белән кайтып китәр. Менә балалары булмау гына аптырата. Нишләп бала апкайтырга уйламыйлар. Имеш для себя живут. Ничек инде ул для себя? Бала комачаулый мени инде для себя яшәргә. Бер малай апкайтсалар, миңа иптәш булыр иде. Машинада йөрергә өйрәтер идем. Балыкка алып барыр идем. Юк бит, зачеем, диләр. – Хәйдәр машинасына утыргач та бик озак үз үзе белән шулай сөйләшеп утырды. Тәмам күз бәйләнә башлагач кына, әкрен генә машинасын кабызып ятим калган өенә юл тотты.

Дәвамы бар.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас