Бүген тагын йоклый алмады Галия. Төн буена бер яктан икенче якка әйләнгәләп ята торгач, тәрәзә челтәре аша таң алсулыгы беленә башлады. Урын өстендә аунаудан барыбер бер файда да булмаячагын аңлап, Галия торып газын кабызды, юынып чыкканнан соң бераз гимнастика ясап алгандай итте, аскы каттагы күршеләренә тавыш ишетелмәсен инде, дигәндәй, аяк очларына гына басып кухняга чыкты. Газын сүндереп, чынаягына мул итеп сөт салып куе чәй агызды да, өстәл артына утырырга кыймагандай, тәрәзә янына килеп басты. Өй каршындагы карт имәннең иң очында гына бер-ике яфрак ничә көн инде анасыннан аерыла алмаган сабыйдай, һаман көзге салкын шыксыз җилдә шыбырдашып тора икән. Галиягә, шул яфракларны күргәч, ничектер рәхәт булып китте. Әйе, имәннең яфраклары аналарының ботакларына-кулларына нык тотынганнар, әнкәләре дә бит әнә каты җилдә балаларын сакларга теләгәндәй, җил уңаена иелеп, иелеп ала да тагын тураеп баса, яфраклары коелган ботакларын чайкап куя да, күрәсезме, кешеләр, мин нинди көчле, дигәндәй, ботаклары белән сак кына тәрәзәгә кагыла. Ярата Галия имәнне. Шушы йортта гомере узса да, , кай вакытта аның үсеп чыкканын гына хәтеренә төшерә алмый. Хәер, анысы Галия өчен бик мөһим дә түгел инде. Бишенче каттагы фатирлары биеклеге булып күтәрелгәч кенә күрде бугай әле ул имәнне. Галия, тәрәзә пыяласына кагылган ботакны тотып алырга теләгәндәй, учын тәрәзә пыяласына куйды. Салкын икән пыяла, бераздан аның салкыны табан астына ук төшеп җиткәндәй булды да, нидер көтеп алгысыган күңелен дә тынычландырып җибәрде. Суына башлаган чәен яңартып тормады, эчсәм эчтем инде, дигәндәй, бер ике уртлап йотып куйды да, эчеп тә бетермичә раковинага илтеп түкте.
-Ий, ахирәткәем, бер кайгы-хәсрәтең юк синең. Балаларың урнашкан, ир дип безнең кебек чиләнеп ятмыйсың. Безнеке әнә, пешергән ашымнан да гаеп таба, берәр нәрсә үз урынында булмаса да мырлый башлый. Уфф, чистый туйдым бу ир актыгыннан, дип, көн-таң атса ирләреннән зарланып шалтыратучы ахириләрен искә төшереп, үз-үзен кызганып куйды.
-Рәхәт. Нык рәхәт менә ирсез яшәве. Үзегез чыдый алыр идегезме бу тормышка, әллә бер-ике айдан ук ир заты эзли башлар идегезме икән. Аерылыгыз да, торыгыз шундый рәхәт тормышта. Ату тоталар да миңа ирләреннән зарлана башлыйлар. Таптылар чистый бер мәхлукне. Чыда, Галия, диләр бугай. И, Аллакаем, никләр генә минем язмышым болай булып чыкты соң? – Галия ишетелер-ишетелмәс кенә үз-үзенә сөйләнеп алды. – Балаларны да әйтер идем инде. Бер башымны ялгыз калдырып җир читенә чыгып киттеләр бит, җир читенә.
Галиянең олы кызы, Рәйләсе,унны бетерүгә, әнисенә әйтеп тә тормыйча документларын ветеринария академиясенә илтеп тапшырды. Әйтеп торуда мәгънә булмаячагын кызы белә иде шул – Рәйләсенә эт-песи, бака-тычкан җене бала чагыннан ук ябышкан иде. Ә Галия исә, киресенчә, бакадан түгел, кырмыскадан да курка иде. Дөресрәге, яратмый иде бер бөҗәкне дә. Шуңа күрә, кызы ничек кенә үтенеп сораса да, эт-мәчене фатиры тупсасы аша уздырмады. Менә шуның белән шул булды да инде. Рәйлә икенче курста укыганда үзе белән бергә укучы Төркия егетенә гашыйк булды. Институт бетергәнче кулга кул тотынышып җитәкләшеп кенә йөрсәләр дә, эшнең кай якка таба юл аласын Галия чамалый иде. Институтны бетерүгә Исмаил Рәйләнең кулын сорарга килде. Нишләсен инде Галия, риза булмый кая барсын? Кода булырга тиешле кода белән кодагый да туй мәҗлесенә кайтты. Галиянең бер алдына, биш артына төшеп балалар өчен тормышның оҗмахы нәкъ менә Төркиядә икәнен бик яхшылап аңлаттылар. Җебеде инде ана күңеле, я, кайсы ана баласының оҗмахка эләгүен теләми. Туйлар уздырганнан соң кияү белән кыз да эшне озакка сузмыйча Төркиягә китеп урнаштылар. Андагы туйга Галия кече кызы белән үзе дә барды. Андагы туйны күреп ушлары киткән иде шул ул чакны. Туй дисәң туй, туй димәсәң хәтере калыр, дигәндәй. Футбол мәйданы кебек бер ачык мәйданда өч йөз кунак. Шул мәйданның бер ягында пластмасса өстәлләр урнаштырылган. Анда кунаклар санына карап уймак хәтле генә баллы кабымлыклар, чикләвек, кипкән җимешләр салынган тәлинкәләр. Аерым вазаларда җиләк-җимешләр һәм шешәле газлы, газсыз сулар. Үзебездәге туйларда ризыклардан сыгылып торган өстәлләрне күз алдына китергәч, Галиянең күзләре яшьләнде. Ашыйсы килүдән түгел, билгеле, ә кызының киләчәге шушы сай тәлинкәдәге ризыкка терәлеп калмасмы икән дип кайгырудан иде. Ул туйда гел төрекчә музыка гына уйнап торудан күңелләре болгана башлады, бер ара җаен туры китереп, кызы Рәйләне үзе белән хатын-кызлар бәдрәфенә чакырды.
-Кызым, син ялгышмадыңмы икән Төркиягә китеп. Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, диләр. Әллә соң, кызым, безнең белән кире Казанга кайтып китәсеңме, ә, дип, менә-менә тамарга торган яшьле күзләрен кызына төбәде.
Әмма Мәхәббәтнең күзе сукыр иде шул. Рәйлә әнисен тыңласа да, аның әйткәннәрен колагы яныннан гына уздырды.
-Син нәрсә, әнием, минем бәхетемә балта белән чапмакчы буласыңмы? Мондагы тормышны күрәсеңме, бакчаларда апельсиннар, хөрмәләр сыгылып тора, мондагы чисталык! Ә диңгез! Гомерем буена хыялландым диңгез буенда яшәргә! Ә син Казан дисең. Нәрсә бар соң ул Казанда? Юк,юк, әнием, ни за что! Исмаилга да миңа да эш тә бар монда. Бер ветеринария клиникасында эшләячәкбез. Әле менә үзең дә безнең янга күченеп килерсең. Изалия сеңлемне дә укып бетерүгә монда алдырачакмын. Нечего ул Казанда чокчынып ятарга!
Галия авыр сулап, яшле күзләрен сөртүдән гайре берни әйтә алмады. Кызының аркасыннан сөеп, балакаем, мин соң синсез ничекләр яшәрмен. Ичмасам, көн саен телефоннан шалтыратып торырга онытма инде миңа, дип туй мәҗлесе барган мәйданчыкка ашыккан кызы артыннан иярде. Исмаил кияү дә кәләшен югалткан булса кирәк, артык төчеләнеп Рәйлә белән Галияне инәреннән кочып алды да, минем хатынымны Казанга кайтырга өндисеңме әллә Анам. Мин аны хәзер үземнән бер адымга да еракка җибәрмәячәкмен. Рәйлә хәзер минеке генә. Мин ир, ә хатын бервакытта да ир сүзеннән чыгарга тиеш түгел. Шулаймы, татлы гөлем? Минем сүздән чыкмаячакмын дип, ант бирәсеңме, сылу чәчәгем минем?
Киявенең кыланышлары бҗтенләй дә ошамады Галиягә. Әмма эш узган иде шул инде. Өч көн кунак булганнан соң Галия кече кызы белән Казанга очты. Халыкара аэровокзал бинасында әнисе белән хушлашу минутлары кими башлагач кына, Рәйлә кинәт әнисенең муенына сарылып үксеп елап җибәрде.
-Әнием, кичер мине, яме, миңа да бик авыр синең белән аерылышу. Тик мин Исмаилны да бик нык яратам шул. Озак та тормабыз, кунакка кайтырбыз әле бз, әнием. Ә син елама,әнием, син елагач, мин бөтенләй тыела алмыйм. Исмаил, мин дә кайтып китәм! Хәзер билет алам да әнием белән Казанга очам!
Хатынының авызыннан мондый сүзләрне ишетермен дип уйламаган Исмаил Рәйләнең беләген авырттырып кысып алды. Болай да кара тутлы йөзе бөтенләй каралып китте, күзләрендә усал чаткылар пәйда булды. Шул мизгелдә үк ул үз-үзен кулга алып, Галиягә карап, матур итеп елмайды.
-Акылыңа кил, нәни кошчыгым! Әниләрне кем сагынмый инде. Мин дә бит Казанда укыган биш елымда әниемне өзелеп-өзелеп сагына идем, әмма түздем. Менә син минем яралы йөрәгемне дәваладың ул чакларда. Елап хушлашу хәерлегә булмый. Сандугачым, әниең, сеңлең белән хушлаш та, безгә бит очрашуга бару вакыты якынлашты. Самолетның очканын карап тормабыз инде. Сезгә хәерле юллар, дип Галияне, Изалияне кочаклады да, аэровокзалдан чыгу ягына борылды. Рәйлә артына борылып карый-карый аның артыннан иярде. Бу минутта әнисенә дә, сеңлесенә дә бик авыр икәнен ул инде аңлаган иде.
Кызының Төркиядә яши башлавына унбиш елдан артса да, аның Казанга кунакка кайтуы ике-өч тапкырдан узмады. Беренче тапкырында кияве Исмаил белән нәни уллары Максудка бер яшь тулгач булды. И сагынган иде Рәйлә Казанны! Аэропортта самолеттан төшкәч тә җирне ятып үбәрдәй булды. Иренә дә, Исмаил, карале бездәге һаваның рәхәтлеген! Сизәсеңме? Җиленә хәтле назлы безнең Казаныбызның, әйеме, диюенә каршы ире, авыз чите белән генә елмаеп куйды.
-Саф һава дисеңме? Фуу, газ исе борынга килеп бәрелде. Баламны чирләтмәсәк ярый инде. Ничек түзеп яшәдем икән мин монда биш ел буена?
Бу сүзләрне ишетүгә Рәйләнең дә кәефе китте. Бер атна буе Исмаилның караңгы чырае ачылмады. Ашаса – ашаган ризыкны тәмсез, дип, эчәр судан саз исе килә дип, кыскасы һәрвакыт ниндидер гаеп, кыек эзләп җаннарына тиде. Үч иткәндәй, максутка да бераз салкын тиеп алдымы, әллә климат алыштыру ярамадымы, борын асты юешли башлады. Ул чакны Исмаил баламны үтерергә дип махсус кайттың дип, кара тавыш куптарды. Ана белән кыз бер рәхәтләнеп күзгә-күз арашып сөйләшеп тә утыра алмады. Исмаил инде студент чагындагы гел елмаеп, Рәйләне җитәкләп кенә йөрткән Исмаил түгел иде . Күзенә ак-кара күренмәгән кияү ничек кайтып кергән булсалар, шулай пыр туздырып хатыны белән баласын таксига утыртып аэропортка китеп барды. Бишенче кат тәрәзәсеннән карап калган Галиянең бу минутларда йөрәге ярылгандай булды.Врачлар әйтмешли, тормышы “до и после”га әйләнде.
2 ӨЛЕШ
Галия, авыр уйларыннан арынырга теләгәндәй, тиз-тиз атлап бүлмә буйлап атлап йөреп килде, җанына тынгы таба алмаенча тагын аш бүлмәсенең тәрәзәсенә күз салды. Әйтерсең лә аны каядыр кемдер көтә, аны каядыр дәшә сыман тоелды. Галия иртә таңнан кая барасын да уйларлык түгел иде бу минутларда. Баш миен бораулаучы уйларыннан котылырга, әзгә генә булса да онытылырга! Онытырга!
Җылы квартирадан чыгуга кисәк салкын булып тоелды, көзге суык аның болай да өтәләнгән җанына энә белән кадагандай булды. Галия адымнарын тизләтте. Бер-ике тукталышны җәяүләп узганнан соң эченә җылы кергәндәй булды. Йортлар арасында ышыграк булса да Галия үтәли җил исүче киң тротуардан атлавын дәвам итте. Әллә салкын җил башындагы авыр хатирәләрен бераз бастымы, Галия инде, үткәннәр турында түгел, алдагы көне турында уйланып алды.
-Кара инде, көз узып бара, ә мин быел, бер тапкыр да колхоз базарына да бармадым бит,ә. Хәер, бер башыма мин анда ни алам инде. Шул кара җимеш белән, күрәгә алсам гына инде.
Балалары кечкенә чакта, алар өчәүләшеп, хезмәт хакы алганның икенче көнендә колхоз базарына барып, җиләк-җимешләр, авыл агайларыннан яңа суйган авыл ите, авыл каймагы алып кайтып сыйланалар иде. Тик ике кызы да очар кошлар сыман оядан очып чыкканнан соң аның үзенә генә базарга йөрүнең кызыгы калмады. Галиянең элекке матур тормышы күз алдына килеп китте, хәтта тәмле каймак тәме тел очында сизелгәндәй тоелды.
-Ярар, алсам алырмын, алмасам болай урап кайтырмын, гел өйдә утыру да туйдырды инде. – Галия трамвайга-фәләнгә утырмыйча гына җәяүләп кенә колхоз базары ягына юл тотты. Якын ара түгел, Ленин дамбасына килеп җиткәндә инде йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибенә, аркасы манма су булган иде. – Болай барсам, кичкә генә барып җитәрмен, тәки хәлдән тайдым, дип үз-үзенә елмаеп та куйды.
Юл аркылы чыгып, автобус тукталышына бармыйча булдыра алмады. Буш урынга утырып җүнләп хәл алырга да өлгермәде, колхоз базары тукталышын игълан да иттеләр. Кондукторга юл хакын түләп, автобустан төшеп калуга, Галия базарның эчке ягына кереп тормыйча, авыллардан килгән халык сату итә торган сул яктагы ачык сәүдә рәтләренә юл тотты. Мондааа...Кем балан, гөлҗимешен, кем авыл сөте-каймагын, кем олау хәтле олы кабакларын, өшемәсен дип, өстен каплап куйган авыл бәрәңгесен кыстый-кыстый һәр үткән бер кешегә тәкъдим итә. Шунда ук берничә кеше чиләк-чиләк алмаларын да чыгарып тезгән. Эх, ярата иде аның кызлары менә шушы соңгы, гәрәбәдәй сап-сары булып өлгергән бераз гына әчкелтем сусыл алмаларны. Тешләп алуга сутлары чәчрәп чыгуны кызларының үзенә күрә бер кызык итеп чырык-чырык көлешүләре колак төбендә яңгырагандай булды. Галия як-ягына каранып алды. Базар эчендә кайнашкан кешеләрне аралап, бер ара узуга, колагына, Галия дип эндәшкән тавыш ишетелгәндәй тоелды. Адымын әкренәйтеп, артына борылып карамыйча гына тагын тыңланды. Кемдер, ераграк арадан, тагын Галияү дип дәште. И, җүләр, базарда мин генә инде Галия! Кемдер хатынына эндәшә торгандыр, дип кыенсынып куйды да, адымын тизләтеп, базар эченә кереп китте. Күңел борчылганда, кемнең дә ниндидер ят ризык ашыйсы килә торгандыр инде, Галия дә, бераз гына кызыл балык уылдыгы, авыл каймагы, пластик шешәгә тутырылган авыл сөте сатып алды,коры җимешләр сатыла торган якка чыгып, күңеле теләгән җимешләрне сайлады. Инде кайтырга дип, ишек катына килеп җиткәч, кырт борылып, авыл кешеләре сату итә торган якка китте. Алмаа, алма алмадым бит, дип алма сатучылар янына килде. Тик инде алар яратып ашый торган сары антоновкаларны сатучы үзе дә, башка андый алмалар да күренмәде базарда. Их, башта ук аласым калган икән дип үкенүдән файда юк иде инде...
Автобус тукталышына чыгып, үз ягына кайта торган автобусны хәйран гына көтәргә туры килде. Автобус килеп туктауга ике тәгәрмәчле сумкаларын, төенчек-сумкаларын күтәргән халык дәррәү ишеккә ташланды. Галияне күтәреп дигәндәй, автобус эченә алып кереп тә киттеләр, кысрыклап уртадагы коляскалар куя торган бушлыкка дыңгычлап китереп тә сыладылар. Көч-хәл белән тәрәзәгә таба борылып басарга җай тапты Галия. Тәрәзә аша урамга күз салуга, артына ава язды. Дөресрәге, тукталышта буш чиләге эченә капчыкларын тутырган ир-атны күрүгә Галия агарынып китте. Автобус ул арада кузгалып китте. Тукталышта басып торучы ир, чиләген болгый-болгый, Галия, Галия дип , автобус артыннан йөгерде. Икенче тукталышта Галия төшеп калмакчы булып талпынып караса да, кая инде, аягын да алыштырып куярга өлгермәде, автобус тагын кузгалып китте. Үкенүдән күзләренә яшь тулды.
Хәйдәр, автобус артыннан озак йөгерә алмады, тыны бетеп, туктап калды. Йөрәк ачысына чыдый алмыйча, ихх, дип уң кулы белән күкрәген уды, ахырдан бар ачуын кулындагы чиләгеннән алырга теләгәндәй, сул кулындагы чиләгенә ачу белән карап алды да, болгап торып аны машиналар йөри торган олы юлга чаптырды. Чиләк эчендәге чыптар капчыгы, хәлсез бер җан иясе кебек, тын гына асфальт юлга сузылды, пластмасс чиләк исә, ыңгыраша-сызлана буе белән ярылып, юл читенә тәгәрәде. Анда да тынычлана алмады Хәйдәр, ачуы белән ярык чиләккә китереп типте. Тукталышка җыелган халык, исе китеп, аның кыланышларын күзәтте.
Авыр иде бу минутларда Хәйдәргә. Гомере буена диярлек, дөресрәге кырык ел буена йөрәгендә саклап йөрткән кызны тагын югалтуына ул бу минутларда үксеп еларга да әзер иде. Аларның беренче очрашулары да нәкъ менә бүгенгедәй колхоз базарында булды. Мәктәпне тәмамлап педагогия институтына укырга кергән Казан кызы Галияләрнең ул көнне икенче “пары” булмады. Өйгә кайтып китәсе килмичә, Галия институттан соң, базарга кереп чыгасы итте. Ий, ул чактагы базарлар! Ул алма сатучылар рәтен әйтеп бетерә торган түгел иде. Алманың да килосы егерме тиен чаклар! Галия кесәсеннән тиеннәрен санап алды да сатучы хатынның олы газета битенә төреп биргән алмаларын күкрәгенә кысты. Алмаларның хуә исе борынны кытыклый, шул минутта берсен тешләп аласы килү теләге тәмам әсәндерә. Галия уңайлырак итеп тотып , бер алманы алыйм дип, кулын сузуы булды, алмалары тәгәрәде дә китте. Кайсын тотарга да белмичә, Галия, аптырап җиргә чүгәләп алмаларына үрелде. Ул арада кем беләндер маңгайга-маңгай бәрелеп тагын да ныграк аптырап калды. Бер таныш булмаган егет аның алмалары чәчелүен күреп ярдәмгә ашыккан ләбаса. Ул, елмаеп, боз кебек салкын сап-сары алмаларны кызга сузды.
-Бигрәк салкыннар. Кая күкрәгемә куеп җылытып бирим әле үзеңә. Юкса, салкын алмалар ашап, салкын тидерерсең. Мин – Хәйдәр. Әйдә, таныш булыйк.
-Галия, - кыз кыюсыз гына егеткә карап алды. – Шундый яратам алмаларны, бигрәк тә салкыннар башлангач. Сатып алуга ашыйсым килеп китте шул.
Егет белән кыз,күптәнге танышлардай, аны-моны сөйләшеп, пединститут ягына атладылар. Хәйдәр үзенең Казанны бәтенләй дә белмәвен кызык итеп сәйләп биргәч, Галия бөтенләй ачылып китте.
-Мин бит авыл малае. Бер вакытны, җиденчедә укыганда бугай, әти белән Казанга циркка килдек. Икебезнең дә аякларда сүчинкә итекләр. Беләсеңме, нинди итек икәнен. Ап-ак сарык йоныннан басылган, резин гәлүш кидертелгән итекләр. Авылда бик бозлавык иде без юлга чыкканда. Казанга килсәк, -монда коеп яңгыр ява. Аяк асты көчле бозлавык һәм шарлап су ага. Ак итекләр манма булды, ишшу җитмәсә, пычракка буялып бетте. Өстемдә пәлтә инде, ул пәлтә, бүрек тә лычма. Шул көе барып утырдык цирк карарга. Ну шәп булды тамаша! Мин хыялыйга җитә калды инде. Аннан чыккач әле ике сәгать туганнарны эзләп йөрдек. Сафьян урамында гына инде, Казан үзәгендә яшиләр туганнар. Йорт номерын бутаган әти, шул тирәдәге йортларны әйләнәбез дә әйләнәбез, кабат-кабат йөрибез инде. Йөри торгач, ашыйсы килде, кичкә катырып та җибәрде. Эчкә суык төште. Ярый шундагы бер агай тәмәке тартырга чыгып безне байтактан бирле күзәтеп тора икән. Ул булмаса, Казан урамында катып үләр идек, билләһи!
-Ничек таптыгыз соң?
-Шул йортта яшиләр икән безнең туганнар. Җизнинең мебель фабрикасында, ә түтинең ит комбинатында эшләвен әйтүгә , бу агай ишекләренә хәтле үк алып барып тапшырды безне.
Шул очрашудан дуслык җепләре әкренләп мәхәббәт йомгагына урала башлады.
Дәвамы бар.
Әсхия Абдуллина-Костикова