-Туйдырдың инде, чистый! Әтисе, бар әле тагын нәрсәгә елый инде ул, ә? Минем очрашуда чыгыш ясыйсым бар, ичмасам шуны язып бетерер идем.
-Һай, кызыкаем, минем. Әниең ачуланамы? Яныңа да килмиме? Минем астым юеш бит, диген. Их, телкәйләре булса! Юк, бит! Теле генә булса да кулда гына күтәреп йөртер идем кызымны!
-Әллә үзең дә ычкына башладыңмы? Аның теле белән кая барыр идең соң? Ни аягы, ни кулы йөрми, гәүдәсен дә тота алмаган баланы күтәреп йөрер иде, имеш. Ник кенә инвалид икәнен белгәч тә отказ язмадым икән. Инде ярты гомер узды, ә без бәйдәге эт сыман яшибез. Бер кая барырга юк.
-Ярар инде, әнисе, чәпчемә. Бер безгә генә килгән кайгы түгел. Ходайдан шулай язган, күрәсең. Ничек кенэ булмасын, аның башы эшли бит, безне аңлый, үзенә кирәген аңлата. Шулаймы, кызым!
Иренең тумыштан гарип кызы белән олы кешеләр кебек сөйләшүенә ачуы килсә дә, дәшмәде Гүзәл. Башта биш- алты ел балалары булмады. Инде авырга калгач икесенең дә сөенечләре иксез- чиксез иде. Әллә күзләр тидерделәр әле тумаган да сабыйга. Авырлыгы да зур иде шул баланың. Табиблар, күп ашама, балаңны тапканда бик кыен булачак, дип кисәтеп торсалар да, гел ашасы гына килеп торуына түзәлмәде шул, артыграк ашады. Баланы тартып- йолкып тудырганда умырткасына зыян тиеп, гомерлек гарип булып туды бала. Нәтиҗәсе әнә коляскада. Сабый хәлендәге усмер кыз. Икенчене алып кайту турында ире сүз кузгатып караган иде дә, кая ди ул. Гүзәл кырт кисте.
Язмаларын караштырып, төзәткәләп куйганнан соң матурлык салонына барырга вакыт якынлашканын күреп, иренә, мин киттем, диде дә урамга атылды.
Ульяновск каласының яшеллеккә төренгән проспекты буйлап җәяүләп кенә барырга булды.
Егерме ел бит классташларны күрмәгәнгә. Үзгәрделәрме икән? Дуңгыз кебек тазарганнардыр инде. Хатын-кыз кырыкка җитсә, тазара башлый бит. Гормоннар җитми торгандыр. Һе, менә миңа җитә инде гормоннар. Таза, сылу гәүдәм чыра кебек калды. Шул бала аркасында барысы да. Күпме төннәр йокысыз узды. Әле аның кешеләре бит. И, балагыз үсеп беткәндер инде?! Ничә яшь хәзер кызыгызга? Әйе, үсте, бик үсте, коляска буе булды инде. Белеп тә торалар, юри нервымны котырталар. Гөлнариядән сорамаганмын да, кайда эшли икән? Хотя, кайда эшләсен инде, базарда сату итәдер әле. Хәзер базар заманасы бит. Кияүдә микән? Ире белән кайтыр инде. Берәр урыска чыккандыр әле. Анда сиңа татарны әзерләп куйганнар ди! Хәйрияттәй исәнме икән? Исән булмый, ни булсын инде аңа. Егерме елга бер кайтып та күренмәделәр бит. Рәтләре булмаган инде, кесәләрендә акчалары булса ике елга бер кайтып урарлар иде. Ну кызык итәм мин Гөлнарияне! Очрашуга Василий Ивановичны да хатыны белән чакырдым. Барлык классташлар сезне көтә, дидем. Киләбез, киләбез диде хатыны да. Василий Ивановичның хатынын Гөлнария белән таныштырмыйча булмый инде.
Үзенең шушы кара уеннан үзенә үк кызык булып китте. Әздән генә матурлык салонын узып китмәгән, күтәренке кәеф белән басмаларны такмаклый- такмаклый сикерә-атлый менеп, салондагы хезмәткәрләргә сәлам бирде.
-Кызлар, миннән звезда номер один ясагыз! Иреннәрне кабартыбрак ясасагыз бигрәк яхшы булыр.
Тырышты салон кызлары. Гүзәлнен битендә җыерчыкның әсәре дә калмады. Тулышып торган иреннәр, сөрмәле күзләр, яңа туган айдай кара кашлары, иң соңгы мода белән буялган кул- аяк тырнаклары, барысы да бик килешле, үзенә тартып тора торган.
-Иртәгә минем бик хәлиткеч көнем, кызлар! Егерме елдан соң классташлар белән очрашу уздырабыз. Үзебезнең туган авылда булачак очрашуда мин барысын да шаккаттырырга телим. Миром правит красота!- Гүзәл үз матурлыгына узе сокланып, кызлар белән хушлашып, өенә китте.
***
Василий Иванович бу районга вакытлыча гына киләм дисә дә, язмышы, ахрысы, тулысы белән шушы районга бәйләнде. Соңгы сайлауларда аны кабат район Советына депутат итеп сайладылар. Үзенең сайлаучыларының наказларын үтәү өчен кермәгән тишеккә дә керә, ачмаган ишекне дә шакып ачтыра торган үзсүзле, тотынган эшен җиренә җиткереп эшли торган депутатны халык та хөрмәт итте. Яшьлек елларында үзе укыткан мәктәпкә очрашуга чакыруны да ул бик теләп кабул итте. Сайлаучылар белән тагын бер очрашу булачак. Үзе белән бергә эшләгән укытучылар коллективын күреп, яшьлекне искә төшереп алу зыян итмәс, дип уйлап, ул да авылда чыгыш та ясарга кирәк булыр, дигән фикергә килде. Хатыны Антонина Николаевна да ире кебек үк педагог, район үзәгендәге бер мәктәптә, институт бетергәннән бирле математика укыта. Аз сүзле, ләкин таләпчән укытучыны укучылары да хөрмәт итә, коллективның да аңа ышанычы зур. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышласа да, Ходай аларга бала бәхетен насыйп итмәде шул. Әллә ничә мәртәбә авырга узып та, баланы берничек тә саклап кала алмадылар. Табиблар моны Антонинаның физиологик күрсәткечләре тайпылышлы, дип аңлатты. Әллә балалар йортыннан берәр баланы уллыкка алабызмы дип иренә әйтеп тә караган иде дә, Василий Иванович, кеше баласы кешенеке була инде ул. Үзебезгә язмаган, димәк, дип каршы килде.
***
Ерак Себердәге калага барып урнашканнан бирле, туган ягын төшләрендә генә күреп саташкан, сагынудан мендәрен кочаклап елап уянган Хәйрия, машина тәрәзәсеннән күзен дә алмый табигатьне күзәтте. Юл читендәге урыс авылларының койма- читәнсез, әрекмән, кычыткан арасында калган йортларына хәйран калды. Тайга урманнарының жиләс саф һавасын сулап хушланды, горур Урал тауларына гаҗәпләнде. Кайда гына, ничек кенә гомер кичерми адәм баласы дип, үз- үзенә сөйләнеп алды. Ерак юлда кыска тукталышлар гына ясап Гөлнария рульдә улы белән алмашлап барды. Урал тауны кичкәннән соң Башкортстан җирлегенә аяк бастылар. Мондагы авыллар төзеклеге- ныклыгы белән Себер авылларыннан бик нык аерылып тора иде.
-Кызым, Гөлнария, туган илебезгә якынлашабыз бит, сизәсеңме? Минем йөрәк чабышкы атныкыдай тибә башлады инде. Менә бит, бу якларның һавасы да нинди! Суларга рәхәт!
-Хайрия, а тебе в Сибири плохо дышалось что ли?- иренең соравына Хәйрия күз яшьләре белән җавап бирде.
-Говорят, где родился, там и пригодился. А ещё, что свой черствый хлеб слаще чужого каравая. Нет, мне и там хорошо. Но разлука длиною в двадцать лет заставляет меня плакать. Плачу я не от боли, а от того, что наконец- то смогу смочить свои больные ноги в родной речке, посидеть на родной земле, увижу своих близких и знакомых.
-Әни, елама инде! Син елый- елый сөйләгәч, минем дә күңелем тулды. Моңа хәтле бер дә сагынган кебек түгел идем, ә сагынылган икән бит.
Бары тик Динарга гына әбисе белән әнисенең эчке кичерешләрен аңлавы авыр иде. Ничек инде авылны сагынырга була? Әле ярар иде, анда синең сөйгән кызың я егетең булса? Хм, авылны сагынып утыралар. Вот это я не понимаю.
-Ну что, по коням? Трогаемся?- әнисенең арганлыгын күреп рульгә Динар утырды.
Яхшы машина тигез юлдан Сабан туе ярышындагы чабышкы ат кебек чаба. Татарстан белән Башкортстан чиген узып, татар иленә аяк бастылар. Юк инде, аяк түгел, машина Татарстан республикасы буйлап илгизәрләрне туган якларына җилдерде.
Хәйриянең иренең беркайчан да Татарстанда булганы юк икән. Алар Динар белән икәүләшеп, мондагы төзелешләргә, авылларның зурлыгына, йортларның матурлыкларына, асфальт юлларның киңлегенә һәм төзлегенә сокланып тел шартлаттылар. Хәер, Гөлнария белән Хәйрия дә егерме ел эчендә башкарылган эшләргә шаккаттылар.
***
Туган авылларына кичке сарык- сыер көтүе белән бер вакытта кайтып җиттеләр. Һавага хушбуй исеннән дә тәмле булып туган җир тузаны белән сөт исе таралган. Урам буйлап чабышып кемдер сарыкларын тотмакчы була, кайберсе кулына сыек чыбык тотып сыерын куалый. Татар авылы егерме ел эчендә гүя бер дә үзгәрмәгән. Әмма авылны танырлык та түгел. Һәр өй матур итеп бизәкләп тышланган, капка- коймалар да барысы да тимердән. Тәрәзә төпләрендә гөлләр балкып чәчәк атып утыра. Авылның урамнарына асфальт түшәлгән, урамның ике кырые буйлап ямь- яшел чирәм ускән.
Хәйрия, зират турына җиткәч,Динарга туктап алырга кушты.
-Инде кайтып күрә алмам, дип уйлый идем. Менә мин дә, зимагур, кайттым, дип елап җибәрде.
Бераздан машина әкрен генә авыл урамы буйлап тәгәрәде. Улым, сулда тыкрык булыр, шунда борыл, дип Хәйрия Динарга юлны өйрәтте. Себердә чагында берсенең дә исенә, кемгә кайтып төшәрбез икән дигән уй килмәгән икән. Хәйриянең йөрәге жу итте. Өебез искереп аугандыр. Күрше- тирә алышынып беткәндер, дип курыкты. Үз урамнарына борылгач та, узенең өен күреп аптырап китте.
-Кызым,Гөлнария, безнең өй исән икән!
Машина моннан егерме ел элек бикләп чыгып киткән өй каршына килеп туктады.
Койма такталары кыршылып, аслары черегән, баганалары да янтайган. Капка биге сынып чыккан ахрысы, аны каеш белән эләктереп куйганнар. Ишек алды яшел келәм. Хәйрия олы бакчага күз салды. Кемдер үлән чәчеп үстергән, ахрысы, дип уйлап куйды.
Алар артыннан ук капка шыгырдап ачылган тавыш ишетелде.
-Исән кеше бер кайта диләр, хак икән. Хәйрия апа, исәнмесез. Танымыйсызмы? Мин сезнең күршегезнең кече улы. Менә шулай үсеп киттем инде. Сез чыгып киткәндә, миңа ун яшь булган. Әнкәй исән чагында өегезне гел карап торды. Кайта ул Хәйрия апаң, кайта, диде. Авырып, урынга калгач, миңа васыять итеп әйтте сезнең өйне карарга. Әнкәйнең сүзен аяк астына салырга ярамый, җәннәт бит әнкәйләрнең аягы астында. Менә бу сезнең ачкычлар. Өй эчен тузан, пәрәвез баскандыр инде. Яз көне хатын кереп җыештырган иде дә. Ә ашарга- эчәргә безгә керәсез. Хәзер хатын ашын да, чәен дә өлгертә.
Гөлнария белән Хәйрия көтелмәгән шатлыктан елап та җибәрделәр. Өйгә кереп, дога кылганнан соң ишек- тәрәзәне ачып җилләттеләр, ул арада күршеләр ашка дәшеп кереп тә җиттеләр. Хәйрия күчтәнәчләрен алып, барысы бергә күршеләргә юнәлде. Аш өстәле нигьмәтләрдән сыгылып тора. Күрше егете Сабан туена атап сарык суйган икән, авылның үткәнен искә алып, бүгенгесен яңартып бик озак утырасылар иде дә, ул арада, ерак юлдан кунаклар кайтканны ишетеп, авылның карты- карчыгы, дигәндәй, Хәйрияләргә агыла башлады.
-Хәйриякәем, ни хәлләрең бар? Ии, бер дә картаймагансың, әллә картың яшәртеп торамы үзеңне? Эшлисеңме, пенсиядәме? Пенсияң күпме чыга? Менә бит без калхузчы булгач, аз пенсия чыкты, син гарадскуй стаж белән инде, шуңа синеке яхшы булган, дип чөкердәштеләр. Арада, шушы урыстан башка кеше тапмадыңмы, дип канына тоз сибүчеләр дә булды.
Очлы күзле кемдер, Динарны элек авылда укытып йөргән укытучыга ошатып баш чайкады.
-Әллә Гөлнария кияүгә чыкмадымы? Болай килеп йөри торган кешесе бардыр әле, дип тә төпченделәр. Алып кайткан күчтәнәчләр тапшырылып, таң әтәчләре аваз салганда гына таралышты авылдашлар
-Ай-һай бай яшиләр икән, ә!
-Машинасы гына да биш мильёнлыктыр Гөлнариянең. Нүжәли үзе эшләп алдымы икән?
-Китчәле, булмастайны сөйләмә! Сөяркәсе бардыр, берәр бизнисмин.
-Малаен күрдегезме? Тач теге укытучы, әйме!
Авыл төн буе йокламады. Яше- карты бер булып Хәйрияләрне тикшерде, көнләште, сокланды. Яңа көн тууга төрле шәһәр- авыллардан классташлар авылга кайта башлады. Көндезге унбердә мәктәп яны умарта күче кебек гөжләп тора иде. Гөлнария зәвыклы әмма күзгә ташланмый торган Италиядә алган костюмын, аягына костюмына килешле туфлиләрен киде. Очрашуга үзем генә барам дигән иде дә, Хәйрия белән Динар да барабыз дип, чат ябештеләр. Билгеле инде,Хәйриянең бер авыз сүз татарча белми торган ире дә иярде.
Гүзәл, дусты Гөлнарияне бөтенләй башкача күз алдына китергән иде. Хатын-кызга товарның бәясе күз сирпеп алуга аңлашыла. Гүзәл дә дустының өс киеме затлы һәм кыйммәтле икәнен күрде. Эчендә сару кайнагандагы кебек әчелек барлыкка килде. Барлык укытучылар, классташлар, килгән авылдашлар белән кул биреп исәнләшеп чыкканнан соң Гүзәл, ә хәзер, әйдәгез, беркемнән дә оялмыйча, яшермичә сөйләшик инде. Эшнең бит нинди булса да ояты юк, шулай бит дустым Гөлнария! Әйдәле, классташ, сөйләп бир әле, урыс әйтмешли, что, где,когда и почем. Себергә китеп базарда сату итү бик авыр түгелме?
Гөлнария елмаеп куйды.
-Гүзәл, классташ, ялгышасың булыр. Мин медколлелжны тәмамлагач, медицина институтын бетердем. Бүгенге көндә минем үз медицина клиникам бар. Мин медицина фәннәре кандидаты. Бүгенге очрашуга мин очар кош кебек кайттым. Югыйсә, бүген чит илдә мин симпозиумда булырга тиеш идем. Әмма бүгенге очрашу минем өчен барлык симпозиумнардан да кадерлерәк. Сезне күрү, сезнең белән аралашу миңа алдагы елларда да бик күп катлаулы операцияләр ясаганда ярдәм итәчәк.
Барлык классташлары, укытучылар,авыл халкы Гөлнариягә сокланып дәррәү кул чапты. Шул чак, мәктәп янына Василий Ивановичны йөртә торган җиңел машина килеп туктады. Гүзәл йөгереп диярлек машина каршысына чыкты һәм Василий Иванович белән хатыны арасына кереп аларны култыклап алды.
-Сезне сюрприз көтә, Василий Иванович,- диде.
-О, нинди сюрприз инде ул?
Гүзәл аларны туп- туры Гөлнария янына алып килде.
-Таныш булыгыз,Антонина Николаевна, Василий Ивановичның беренче мәхәббәте Гөлнария ханым. Кстати, кандидат медицинских наук.
-Яшь чагында кемнең беренче мәхәббәте булмаган? Бигрәк тә яшь чибәр укытучыга.- Антонина Николаевна бу хәбәргә керфек тә какмады.
-Василий Иванович, әнә ул якка күз салыгыз әле. Стена янындагы яшь егетне әйтәм, кемгә ошатасыз? Ул Гөлнариянең улы, Динар.
Василий Ивановичның йөрәге урыныннан кузгалды. Динар чат аның яшь чагы иде.
-Сез минем кайда һәм кем булып эшләвемне белдегез инде. Тагын сорауларыгыз бармы?
-А как же! Семейное положениеңны әйтмәдең әле. Давай, яшермә.
- Минем гомер юлы шушы авылда башланды. Дөрес, ул таплы булды. Әмма мин ул таптан һич кенә дә оялмыйм. Минем улым Динар спорт мастеры. Бик күп призлар, медальләр яулады. Алла боерса чемпион исеменә дә лаек булыр, дип өметләнәм. Мин кияүгә чыкмадым. Гомеремне әнием белән улыма, яраткан эшемә багышладым. Бүгенге көндә мин бик бәхетле.
***
Очрашулар, күрешүләр, яланаяклы балачак сукмаклары буйлап йерүләр, Сабан туе мизгел кебек үтте дә китте. Бер атна узуга, Гөлнария гаиләсен төяп Себергә юл тотты.
ТӘМАМ .
Әсхия Абдуллина-Костикова.