Үз эшен һәрвакыт төгәл һәм җиренә җиткереп башкаручы Хәйрияне лифтлар белән идарә итү коллективы бик яратып кабул итте. Күп кенә хатын-кызлардан аермалы буларак, эчми- тартмый, эштә бернинди төзексезлекләр булдырмый. Сменадашлары эшкә чыкмый калса да, Хәйрия килде выручкага. Аның яхшы эшләгәнен идарә хезмәткәрләре генә түгел, йортта яшәүчеләр дә күрде. Хәтта 8 март, яңа ел бәйрәмнәренә подьездлары белән җыелышып бүләкләр дә тапшырдылар. Бала-чагалар да аның белән туктап исәнләшеп китә торган булдылар. Билгеле, ир- атлар да бик кызыкты Хәйриягә. Ләкин ул инде авылдагы сыер савучы шизик Хәйри түгел иде. Ир- атлар арасында берсе генә ничектер аның күңеленә ачкыч ярата алды. Гомере буена шахтада эшләгән, хатыны белән тыныч- тату гомер кичергән ир ике ел элек тол калган. Пенсиядә булса да, ичмасам, кешеләр арасында булырмын, дип, ул да торак идарәсенә ишек алды себерүче булып эшкә кергән. Башта исәнме- саумыдан ерак китмәгән аралашу, дөнья хәлләрен барлауга күчте, аннары гаилә проблемаларына кайтып калды. Ике улы да бертавыштан, әти сиңа әле яңадан тормыш башлап яшәргә була. Үзең ошаткан кешең булса, кавышып яшә. Ул безгә әнине алыштыра алмас, ләкин, сиңа ошаган кешене без дә хөрмәт итәчәкбез, үз гаиләбезгә алачакбыз. Болай боегып, гел әнине сагынып утырсаң озак яши алмаячаксың. Ә син безгә, улларыңа һәм оныкларыңа бик кирәк әле, дигән эч серләрен Хәйриягә сөйләп бирә һәм аны ошатып йөрүен әйтә. Хәйрия дә туганый апасы һәм Гөлнария белән бу четерекле теманы уртага салып сөйләшкәннән соң, бергә яши башларга ризалык бирә. Шулай итеп, Хәйрия кызы Гөлнарияләрдән бер подьезд аша гына яши башлый.
***
Гүзәл, Василий белән соңгы сөйләшүдән айный алмый аптырап утырды. -Кара әле син аны, ничек батыраеп кайткан районнан! Менә хатны җибәрим әле, аннан соң ничек сөйләшерсең икән! Әле минем арттан йориселәрең алда!
Институтта Гүзәл белән дуслашырга теләүче егетләр бар иде әлбәттә. Тик ул үз киресенә ябышып катты шул. Имеш,Гөлнариянең борынына чиртә. Хәзер туйга чакырылган дусларга ни дип акланырга? Ояты ни тора бит әле.
Гүзәл тиз- тиз генә бу кыен хәлдән чыгу юлларын эзли башлады. Группаларында бер юаш егет бар инде, Гүзәлгә якын килергә түгел, күтәрелеп карарга да ояла торган. Үзе болай бик ямьсез дә түгел. Укуын да яхшы укый, димәк кайчандыр мәктәп директоры булачак, дигән өмет бар. Гүзәл үз уйларыннан үзе көлеп куйды. Институтка китәр алдыннан, көзге алдында бизәнде, төзәтенде һәм көзгедәге шәүләсенә күз кысып, егет "ауларга" чыгып китте. Уенда гына барлыкка килгән хыялын тормышка ашыру өчен әллә ни зур көч, куярга кирәк тә булмады. Егет дигәнең әллә кайчаннан бирле Гүзәлгә гыйшык тотып, кызга үзенең мәхәббәтен ничек аңлатырга белми йөри икән. Йөрәге Василий дип типсә дә, Гүзәл бу егеткә ул- бу сиздермәде, бары тик кияүгә чыгып туй ясау планын тизрәк тормышка ашыру иде бар хыялы. Яратса да, үзен читкә каккан Василийга мәкерен эшләде, тәки теге хатны судка җибәрде. Файдасы гына булмады, ниндидер яңа законнар нигезендә аноним гаризалар каралмаганын белгәч, ачуыннан кара көеп йөрсә дә, игьлан ителгән туй көнен бик матур итеп уздырдылар. Туйга чакырылган булса да, Василий, эшләрем бик күп дип, килмәде . Хәер, аның килүеннән килмәве яхшырак та иде.
***Василий да тәмам тынычланып, баш- аягы белән спортка чумды. Авыл яшьләре белән дә төрле чаралар уздырды , үзе эшли торган мәктәптә спартакиадалар, спорт ярышлары уздырды, район күләмендә алдынгылыкны яулады. Василийның тырышлыгын, тәвәккәллеген күреп, район хакимияте аны район буенча спортны үстерү бүлегенә әйдәп баручы белгеч итеп күчерде.
Василийның авылдан китүенә иң кайгырганы хуҗабикә әби булды. Олы кунакны озаткандагы кебек итеп мул табын әзерләп, үзенең язмышын Василийга сөйләп бирде.
-Басиләй улым, менә син миндә яши башлаганнан бирле күңелемдә бер бәләкәй генә ышаныч уты яна. Әллә, мин әйтәм, син минем оныгым микән? Әллә теге чакны улым алып кайткан хатын синең әниең булды микән, ә, улым?-Әби ышаныч тулы яшьле күзләрен Василийга төбәде.
Василий елмаеп куйды.
-И, әби, мин аптырый идем, нишләп минем өчен бик кайгырасың дип. Әнә нидә икән сәбәбе. Юк шул, әби, минем әтием белән әнием яратышып өйләнешкәннәр. Аннары мәхәббәт җимешләре булып мин туганмын. Миннән соң тагын ике кызлары туган.-Әбинең кәефе төште, калтыранган тавыш белән, "Алай икәән. Ә мин һаман әйтергә кыймый йөрдем.
Минем улым да үз вакытында өйләнгән булса, минем дә синең кебек оныгым булыр иде,дим,улым. Бик зур хата ясадым шул. Ул гөнаһымны Аллаһ кичерсә иде. Ә шулай да,Басиләй улым, син әниең белән сөйләшеп кара әле. Белми микән ул минем улымны?
Василий Ивановичны авыл советы да , мәктәп коллективы да зурлап озатты. Ул оештырып җибәргән спорт уеннары яшьләр арасында даими уздырыла торганга әйләнде. Район эшләре буенча юлы шушы авылга килеп чыкса, Василий Иванович һәрчак күчтәнәчләр алып, аны күз яшьләре белән капка төбендә озатып калган әбисенә кермичә
китмәде.
***Зарыгып көтеп алган Сабантуй бәйрәме дә якынлашты. Авылга кайтырга атна- ун көн калгач,Хәйрия магазиннардан күчтәнәчләр -бүләкләр ташыды. Үзе белән бергә эшләгән, үзен зар елаткан хатыннарны ул инде күптән күңеленнән гафу итте, кичерде. Аларның да һәрберсенә затлы бүләкләр алды. Ире генә Хәйриянең бу ыгы-зыгысына, алар исәннәрме икән соң, дип көлемсерәп карап торды.
Гөлнариянең һәр көне санаулы, ялы да, эше дә тыгыз график белән бара иде. Гүзәлнең шалтыратуы аны гадәти графиктан чыгарга мәҗбүр итте. Нәкъ Сабантуй көннәрендә ул чит илгә медицина хезмәткәрләре симпозиумына барырга тиеш иде. Туган авылына, газиз туфрагына кайту барәбәренә ул чит илгә барудан баш тартты.
Тиздән Гөлнария барлык якыннарын алып, үз машинасында, ерак юлга кузгалды .
АХЫРЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.