Иртән иртүк, Динар белән Элина уянганчы дип, Гөлнария тиз генә үтә күренмәле тәбикмәкләр пешереп алды. Улы бик ярата шул таба ризыкларын. Ярышларга чыгып киткән чакларында, телефон аша, минем кайтуыма өчпочмак пешер, дип сорый. Ә инде бәлеш я гөбәдия турында сүз чыкса, укуын я ярышларын ташлап кайтырга да риза. И, болай гына әйтәм инде, Динар кебек үз сүзендә тора торган, алдына куелган максатны башкарып чыкмыйча туктамый торган узсүзле кеше дөньяда бар микән?! Гөлнария плитә янында шулай үз үзенә елмаеп үткәннәрен уйлап, кухняга улының кергәнен дә сизмәде. Динар яратып һәм сокланып әнисен күзәтте. Әнисе балерина кебек һаман да нечкә билле, чәчләре дә бераз гына энҗе бөртекләре елтыраса да һаман да шулай күпереп тора. Матур шул аның әнисе. Әнә бит, Элина да бик ошатты аны. Минем әнине ошатмаслык та түгел шул. Мине менә нинди итеп үстерде. Үзе медицина фәннәре кандидаты. Күпме кыенлыклар күрсә дә, әнием беркайчан елап утырмады. Эшләде,укыды, тырышты. Динар, әкрен генә килеп, әнисен җилкәсеннән кочып алды.
-Ты чего так рано встала,мама? Поспала бы. Тебе же целый день на ногах стоять. Сколько операций на сегодня назначила?
- Все нормально улым. Динарик, а мне Элина очень понравилось. Тактичная, аккуратная, образованная девушка. Насчет сна и отдыха не беспокойся, улым. Всего три операции.
- И наверное, самые серьезные, да, мам? Ты совсем себя не бережешь.
-Несерьезных операций не бывает, Динар. Запомни, раз и навсегда. Врач ответственен и перед больным и перед Богом. Судьба человека зависит не от моего настроения, а от моего умения.
Гөлнария сәгатькә күз салды.
-Улым, я опаздываю. Извинись за меня перед Элиной, что убежала, не попращавшись. Твои любимые дырчатые блины. Надеюсь, и Элине понравятся. Пока,улым.
Улы белән саубуллашып,Гөлнария эшенә ашыкты. Машинасын кабызгач та, уйлары һаман туган ягына әйләнеп кайтты. Гүзәл хәзер нинди икән? Кемгә кияүгә чыккан, балалары бармы? Мең төрле сораулар миен боргычлады. Әй, ярар, кайткач барысын да белергә өлгерермен әле. Эх,Гөлнария, мәңге борылып та карамыйм дип киткән идең дә, бер телефон шалтыратуыннан әле һаман айный алмый утырасың. Күңелең белән бүген үк син бит туган ягыңда. Кара әле, әллә картлык галәмәтеме бу, сагыну дигәннәре. Йоклаган йөрәгем тагын дулый түгелме соң!
Уйларына чумып үзе җитәкләгән медицина үзәгенә килеп җиткәнен дә сизми калды Гөлнария. Алда аны гомерләрен аның кулына ышанып тапшырган авырулары көтә иде.
***
Василий йокысыннан көч- хәл белән уянды, шулай да салкын су белән юынып алгач, арганлыгы да, йокысы дә юып алгандай булды. Лапаска чыгып телефонын алып кереп, зарядкага тоташтырды. Әттәгенәсе, кырык тапкыр шалтыраткан бу Гүзәл. Аның урынында мин үзем булсам, телефонны бәреп ватар идем инде.
Василий Гүзәлгә шалтыратып аңлашырга, барлык сөйләшүләргә нокта куярга булды.
-Алло,Гүзәл!
-Василий! Мин сине кичә көне буе эзләдееем. Кая югалдың? Нәрсә булды икән дип, бик кайгырдым. Аллага шөкер, исәнлек икәнсең.
Әңгәмәнең мондый борылышын көтмәгән Василий, нәрсә әйтергә белми, аптырап калды.
-Гүзәл! Мин чынлыкта районга бардым. Гөлнария янына.
Гүзәл сулыш та алмыйча, дәшмичә Василийны тыңлады.
-Әйе,Гөлнарияне күрдем. Бәби табуы хак икән. Гөлнария баланың минеке булмавын үзе раслады. Димәк, ул башкалар белән дә очрашкан.
-Әә, алай икәән! - Гүзәл хат турында ләм- мим сүз чыгармады. - Ә син үзең ничек уйлыйсың. Киләчәк турында, например.
-Мин, Гүзәл, берни дә уйламыйм пока. Тыныч кына эшләргә, алдыма куйган максатларга ирешергә. Ә гаилә кору пока минем планга керми.
-Ничек инде керми?-Гүзәлнең тавышы кырысланды. - Ә безнең сөйләшенгән сүзләр? Син мине дә алдадың булып чыгамени?
-Гүзәл, кычкырма әле! Бердәнбер, мин сиңа берни обещать итмәдем. Икенчедән, минем йөрәктә беркемгә карата да бернинди хис юк. Яратмаган килеш ничек өйләним инде мин? Патша заманасы түгел бит хәзер, көчләп өйләнмиләр, кияүгә дә бирмиләр.
-Ну смотри,Василий! Как бы потом не каяться!!!- Гүзәл ачу белән телефонын сүндереп куйды.
Хәзер! То берегез, то икенчегез минем белән командовать итмәкче иде. Мин дә шапылдык авыз түгел. Үзем белермен, вакыты җиткәч, кемгә өйләнергә.- Василий телефон аша җиткерәсе сүзләрен кычкырып әйткәнгә хуҗабикә аптырап, әйе, Басиләй, улым, бик дөрес әйтәсең, дип җөпләде.
***
Василий чыгып киткән көнне үк, Гөлнария катгый бер карарга килде. Әнисе белән киңәшләшеп, Себер якларында яшәүче ерак туганнарына бар проблемаларны аңлатып, хат язарга. Әгәр алардан уңай хәбәр килсә, Аллага тапшырып, шул якларга күченергә. Медицина колледжыннан документларны алып шул яктагы уку йортына күчерергә. Хуҗабикә минем янда гына торыгыз, дисә дә, Хәйрия дә, кызы белән килеште. Күпме еллар бер- берсе белән аралашмаган булсалар да, ерактагы туганы алардан хат килүгә бик шатланды. Алай гына да түгел, мин дә бит монда япа- ялгызым яшәп ятам. Килегез, күз нурларым, сезне мин зарыгып көтеп торам, дип бик җылы эчтәлекле җавап язды.
Менә шулай итеп ерак Себер якларына күченүгә дә егерме ел тулды. Туганый апалары җитмешнең теге ягында булып, аяклары авырту сәбәпле бер кая да чыгып йөри алмый, өч бүлмәле фатирында гомер иткән карты үлгәннән соң бер үзе яшәп ята икән. Гөлнария белән Хәйрия, тәмам тузып, алачыкка әйләнеп беткән фатирны көч- хәл белән рәткә керттеләр. Хәйриянең бар булган акчасына мебель, суыткычы алып куйдылар. Туганый апалары да бурычлы булып калмады - квартир өчен җыелган бурычларны түләгәннән соң, минем сездән башка бер туган- тумачам да юк, дип, фатирны Гөлнария исеменә рәсмиләштерде. Гөлнария җирле медучилищега документларын тапшырып, укуын дәвам итте. Хәйрия исә, лифтерлыкка укып, үзләре яшәгән йортка лифтер булып урнашты. Динарны өчәүләп чиратлап карап, өч яшькә кадәр тузан бөртеге дә кундырмыйча үстерделәр, аннары балалар бакчасында, спорт юнәлешле урта мәктәп. Ниһаять, озак көттереп, Хәйриягә дә бәхет елмайды.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.