Литература
15 Марта 2022, 07:00

ТАПЛАНГАН ГОМЕР

11 өлеш-Маам, я пришел! Ты спишь, да? Гөлнария егерме ел элек булган хәтирәләрне уенда актарып утырып, вакыт төнге унбер икәнен дә сизмәгән икән бит. И, гомеркәйләр, шулай узып та киткән шул.

-Маам, я пришел! Ты спишь, да? Гөлнария егерме ел элек булган хәтирәләрне уенда актарып утырып, вакыт төнге унбер икәнен дә сизмәгән икән бит. И, гомеркәйләр, шулай узып та киткән шул.

-Улым, мин йокламыйм. Беләсеңме бүген миңа кем шалтыратты?! Минем классташым, Гүзәл. Әй, син аны белмисең инде. Вот менә шул Гүзәл апаңның ярдәме белән мин бу Себер якларына килеп урнаштым да инде.

-Динар, син мине ишетәсеңме? Улым, әллә син бер үзең түгел инде.

Гөлнариянең улы Динар бүлмәгә таныш булмаган кызны җитәкләп керде.

-Мам, познакомься. Это моя подруга Элина, моя будущая жена. Вы пока знакомтесь, я на кухне чайник поставлю.

Гөлнария, урыныннан торып кызны кочып алды.

-Элина! Бик матур исем. Кайсы як гүзәле инде син, Элина? 

-Минем әнием Башкортстаннан, әтием Владивостоктан. Татарча бик әз беләм.

-Ничего страшного. Надо будет- научишься. А для всех нас единый язык общения, вдали от родных мест, к сожалению, это русский. Я так полагаю, вы с Динаром вместе учитесь.

Уңай җаваплар алганнан соң, Гөлнария, яшьләргә комачауламыйм,  үз җайлары белән утырсыннар дип, утын сүндереп йокларга ятты.

Тик уйлар дулкын кебек аның аңын томалады, Гөлнария тагын яшьлегенә әйләнеп кайтты.

-Әгәр шул кичне Василий килеп кермәгән булса, минем язмыш ничек булыр иде икән. Шул кичне бит, баланы көч- хәл белән теге врач кулыннан, ятьмәдән тартып алгандай, алып кайтуыма, Вася килеп кермәсенме. Соң, шаккатмалы хәл булды инде ул. Әни дә аптыраудан телсез калды, ә хуҗабикә! Ой, аны инде чүт инфаркт бәреп екмады. Бала, әни, мин, да ещё вроде минем баланың әтисе. Егылырсың да мондый ситуациядә. Икеле алган укучымени, басып тора инде Василий ишек төбендә. Шундый ачуым килде шул чакны. Акырып- бакырып куып чыгарыр идем,кулымдагы балам уяныр дип курыктым. Шулай да мин аны яратканмын икән. Яратмасам, ул килеп керүгә, тез буыннарым калтырамас иде. Әнине күр син, и, Василий, килерсең дип уйлаган идем, дип тора бит әле. Әйдә дә әйдә. Менә улыңны алып кайттык. Улыңны! Төкереп бирде ул улына, моңа хәтле бар дип тә белмәде бит. Их, әни, белсәң иде син Василийның мине һәм сине ничек мыскыл итеп сөйләшүен! Җилкәсенә утын әрдәнәсе белән бер генә бирер идең. Мескенем, хуҗабикә апа, ни әнине тыңларга белми, ни Василийга урын тәкъдим итми. Күпме тордык икән без шулай аптырашып? Миңа калса, бер ярты сәгать торганбыздыр әле. Ну Василийның яңалыгы мине аяктан екты, конечно. Ник килгән диген син аны. Егерме ел узган, ә йөрәктәге яра әле дә сызлый. Хәзер дә аңлый алмыйм мин аны. Ул үз аңында идеме икән ул көнне. Хәер, ул бит башта ук баладан ваз кичте. Аборт ясат, дип янады. Аллага шөкер, берсенең дә сузенә карамадым! Әнә нинди булып үсте минем мәхәббәт җимешем! Улын исенә төшереп, аның бәләкәй чагын күзаллап, Гөлнария татлы йокыга талды.

***

Василий машинасына келәй белән ябышкандай, хәйран вакыт, чыга алмый утырды. Ниһаять, нинди көч тартып чыгаргандыр инде, карак кеше кебек як-ягына каранып алды да, тиз генә ишек алдына кереп, юк булды. Ишек янындагы звонокка бер- ике тапкыр баскалап караса да, ачучы булмагач, ишекне этеп ачып, өйгә керде. Керде дә, бүлмә уртасында баласын кочагына кысып күтәргән Гөлнариягә карап таң калды. Кеше аркылы, Гөлнария бәбәйләгән дигәнне ишетсә дә, күңеле ышанмый иде әлегә тиклем. Чигәсен кысып, башы авырта башлады. Мизгел эчендә, ә минеке булмаса, дигән уй башыннан узды. Хәйриянең тикшереп тә карамаган килеш, синең улың дип торуын кара син. Тәки мине баланың атасы итмәкче болар. Ә чынлап та бала минеке булып чыкса? Нүжәли минеке инде? Да, Василий Иванович, каптың кармакның эресенә.

Әнә шундый уйлар белән Василий бу йортка ник килгәнен дә аздан гына онытып җибәрмәде.

-Голнария,  мин, без, Гүзәл белән өйләнешергә йөрибез. Сине дә туебызга чакырырга телибез. Сез бит Гүзәл белән якын дуслар. 

Василий коты очып,Голнариягә карады. Юк, ул бу сүзләрне әйтергә теләмәгән иде. Гомумән, мин әле беркемгә дә өйләнергә ашыйкмыйм  дип әйтергә теләгән иде бит. Ә теле, эх,чуан чыккыры теле,нәрсә сөйли бит!

-Голнария, улың туу белән котлыйм сине. Миңа үпкә тотмыйсыңмы син? Ачуланмыйсыңмы?

Василий шабыр тиргә батты. Тизрәк, тизрәк бу йорттан чыгып ычкынырга кирәк. Олагырга, барсын да онытырга!

Ике күзеннән яшь агып торса да, Гөлнария, Василийга җавап бирерлек көч тапты.

-Василий Иванович, сез бер дә кайгырмагыз һәм борчылмагыз. Бу бала сезнеке түгел. Мин сезгә ялганладым. Аның әтисе бөтенләй икенче кеше. Мин сезгә үпкәләмим дә, ачу да сакламыйм. Яшьлегемнең бер матур мизгеле булып саклансын сезнең белән очрашулар. Мине башка беркайчан да борчымагыз. Сез мине, мин сезне онытырга тиеш. Хушыгыз.

Шулай диде дә, Гөлнария кырт борылып икенче бүлмәгә кереп китте. Сөт тулып таш кебек каткан имиләре сулкылдый башлады. Күз яшьләренә тулы ирек биреп, газиз улын кочагына кысып, Гөлнария баласын имезде.

-Менә улым, бу кеше синең әтиең иде. Ә ул сине кулларына алып та карамады. Син дә аңа барырга теләмәдеңме? Әнием бар бит минем диген, әйеме, улым. Әбиләрем бар диген, кулларына күтәреп үчтеки итәргә. Ничего улым, без синең белән бирешмибез, шулаймы?! Әле мин үсеп кенә җитим диген, улым, күрсәтермен әле үземнең көчемне диген. Әтиең спорт мастеры булса, син улым, чемпион булырсың, Алла боерса.

Дөнья турында бер гаме булмаган улына үзенең эчке кичерешләрен сөйләгәннән соң, Гөлнария тынычланып калды.

Хуҗабикә белән әнисе, инде ни хәл кылырга белми, куркып аптырап утырганда, ими имгән көе йоклап киткән баласын күтәреп Гөлнария бүлмәдән чыкты.

-Ә сез нишләп аптырашып утырасыз әле? Әллә чәй дә эчмибезме бүген? Минем улым ашарга сорый бит, әбисе. Су белән генә ерак китеп булмас.

Ике әби, шуны гына көткәндәй, ашау бүлмәсенә йөгерде. Тиздән өйгә тәмле итле аш, табада чыжылдатып майда  пешергән коймак исе таралды. 

Өчесенең дә эче тулы ут булса да, бер- берсенә сиздермәде, берни булмагандай, көлешә- көлешә соңарган  кичке ашны ашадылар.

***

Василий, йөгереп диярлек машинасына кереп утырды. Башын машина руленә куеп,уйга калды. Әллә кереп, Гөлнариянең кулын сораргамы? Ләкин  йорәгемдә Гөлнариягә карата бернинди хис тә юк бит. Ничек яшәрбез яратусыз-нисез? Ә Гүзәл? Мин соң аңа да битараф ю. Юк, җегет, син давай җебеп төшмә әле. Дөньяда кызлар бетмәс, вакыты җитәр, үзеңә язганны табып өйләнерсең. Шулай дип, Василий тынычланып китте, музыка кабызып җибәрде һәм Гөлнария белән газиз улы яшәгән йортка тагын бер мәртәбә борылып карады да, зур тизлек белән күздән югалды.

Гүзәл бу көнне утлы табага баскан кебек уздырды. Аның шалтыратуларыннан Вә телефон тавышы йорт хуҗасы әбинең башына карты, ул аптырагач, телефон аппаратын, лапаска чыгарып куйды.

-Бик яман телефон булды бу. Тәмам үзәккә үтте бит тавышы да. Ул Гүзәлнең башы эшләмиме икән. Алмый бит Басиләй, алмый, ызначит сөйләшәсе килми. Ник аптыратырга инде,җә? Төн буена әби дә җүнләп йокы күрмәде. Әллә күк йөзендәге тулган ай сәбәпче булды, әллә Василийның кайтмавы эчен пошырды. Иртәнге якта таң беленгәндә капка төбенә машина килеп туктаган тавышны ишетүгә, тизрәк чәйнүген плитәгә җылытырга куйды.

-Аллага шөкер, Басиләй улым кайтты. Яхшы хәбәрләр белән кайтсын иде, я Раббем.

Әбине уятудан куркып, аяк очларына гына басып кергән Василий әбине аягында күреп, аптырады.

-Әби, ни булды? Нишләп йокламыйсың?

-Һай, бәбкәм, син кайтып кермичә, мин ничек йоклап ятыйм инде. Минем эшкә барасым юк. Көне буе йокласам да сүз әйтүче юк. Карт кешенең йокысы уяу була ул. Я, нинди хәбәрләр белән кайттың, улым?

-Бар да яхшы, әби. Гөлнарияне күрдем. Әнисе дә шунда иде. Гөлнария, бала синеке түгел, диде. Аның башка кешесе булган , әби. Уфф, арыдым, ашыйсым да, эчәсем дә килми. Точно, тынычлап йоклыйсым килә.

-Басиләй, синең телефоның лапаста. Мин аны, аптырап шунда чыгарып куйдым. Гүзәл бертуктаусыз шалтыратып, җанымны алды. Чыгып ал, улым. Әле дә шалтырата торгандыр.

-Иртән онытмасам, алырмын әле. Мин әби, шундый карарга килдем әле. А ну не, эту Гузель!

Василий уяна алмасам, су сибеп уятырсың, дип, караватына ауды.

Хуҗабикә,Василийга ышанмыйча, артыннан башын чайкап калды.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас