Литература
14 Марта 2022, 12:15

ТАПЛАНГАН ГОМЕР

10 ӨЛЕШ-Бәй, Басиләй телефонын оныткан икән бит. Мин иртәдән бирле нәрсә чырылтый дип торам тагын. - Василий яшәгән йорт хуҗабикәсе кыштыр- кыштыр Василий булмәсенә узды. - Шул инде, башы киткән балакайның телефонын тоташтырган да электрга, оныткан инде. Әй,бала,бала. Үземнеке булмаса да кеше баласы да жәл шуул.

-Бәй, Басиләй телефонын оныткан икән бит. Мин иртәдән бирле нәрсә чырылтый дип торам тагын. - Василий яшәгән йорт хуҗабикәсе кыштыр- кыштыр Василий булмәсенә узды. - Шул инде, башы киткән балакайның телефонын тоташтырган да электрга, оныткан инде. Әй,бала,бала. Үземнеке булмаса да кеше баласы да жәл шуул. Ходаем, яхшыга булсын инде,җә. Ул сабыкай Гөлнарияне әйтәм, нишләр инде бала белән. Анасына ияреп авылга кайтса, теге имансыз ирләр аңа да яшәргә ирек бирмәс, җуук, анасы кебек итеп бетерерләр, ыстырамга калдырырлар. Кем шалтыратты микән? Карыйм әле. - Әби телефонны алып, шалтыратучыларны барлады. Колагы ишетеп бетермәсә дә, күзләре сөбханалла, очлы әле аның.- Хе, шул Гүзәл инде, кем булсын тагын. Ай-яй, сукыр чебен кебек каныкты бит шушы Басиләйгә. Күзе тонган бугай, анысының да. Һай бу кызлар! Ашыгалар егетләр астына керергә, ашыгалар. Безнең заманда кулдан тотынышу да юк иде. Җегетләр кулдан тотса, бала була дип кот оча иде. Ә хәзер әллә заманасы , әллә яшьләре, белмәссең.

Әби бик күп еллар инде берүзе яшәгәнлектән, өй эчендә тагын кеше бар кебек, рәхәтләнеп кычкырып,үз алдына сөйләшеп тик йөри . Бабае улгәненә дә хәттин еллар узган шул инде. Бердәнбер уллары да Совет армиясенә сафларында хезмәт итеп кайткач, колхозга эшкә урнашып, әйбәт кенә эшләп йөри иде. Тик нишләптер, авыл кызларына гел дә күз салмады. Йөри торгач, каяндыр марҗа кызы ияртеп кайтты. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл бит инде ул заманда марҗа алып кайту. 

-Шул чакларда никләр куып чыгардым икән ул кыз баланы? Шуның күз яшьләре төшкәндер инде миңа. Балакаем, улыкаем, авыл халкы алдында оятка калдым дигәндер инде, озак та тормады, үз- үзенә кул салды. Менә хәзер яшә инде, күз яшьләреңне сөртә-сөртә. Карткаем исән булса, бу хәтле авыр булмас иде дә, юк шул, кайта торган җиргә китмәде ул да. Бичара марҗа исәнме икән. Бәлкем ул да безнең авыл кызы Гөлнария кебек минем улымнан бәби көткән булгандыр. Бәлкем минем дә Басиләй хәтле оныгым үсеп беткәндер. Бер Аллакаем гына белә инде барын да. И Раббем Аллам, кичер мине, дивана кортканы.- Әби эче бушанып, авыл хәлләрен белергә дип, капка төбендәге эскәмиягә  чыгып утырды.

Гүзәлнең иртәгә таңнан эче пошты, кыз нишләргә белми үрсәләнде, кабат- кабат Василийның телефон номерын җыйды. Аптырагач, мәктәпкә шалтыратты. Василийның район үзәгендә киткәнен белгәч, аздан гына егылып китмәде.

-Бетте! Бар да бетте. Аһ, имансыз Василий! Син,значит, Гөлнария янына чаптың. Ну, җегет, смотри, мин сиңа Гөлнария кебек җебеп утырмам, тезгенеңне кыска тотармын. Монда мин туйга әзерлек алып барам, ә ул… Үзем барып, Гөлнарияң исеменнән, көчләде, дип гариза язам! 

Гүзәлнең институтта бу көне көн булмады. Башында Василийның Гөлнария белән очрашу мизгеле бөтерелде. Күз алдына кулына баласын тоткан Василий килде. Тизрәк, ул Гөлнариясен ияртеп кайтканчы, гариза язып, конверт белән салырга кирәк. Дус кызларының төшке ашка дәшүен дә ишетмәде, ашамады, эчмәде, кәгазь битенә нидер язды да ертты, язды да чүп савытына ыргытты. Ниһаять, теләгенә иреште Гүзәл, үзе туып- үскән район судына Василий өстеннән  аноним гариза язылып, портфель кесәсенә шуып керде.

Гөлнариянең бала күтәреп кайтып керүен һич көтмәгән хуҗабикә аптырап калды.

-Бусы тагын нинди кәмит? Балаң үлде диде бит әниең. Монысы кем баласы? Әллә урлап алып чыктыңмы, Ходаем?!

-Юк, апа җаным. Үз улым бу, үзем тапкан сабыем! Мине алдап, төрле уколлар кадап,  баламны алып калмакчы булганнар. Кемгәдер бала кирәк булган. Сау-сәламәт бала таптым бит мин. Ә миңа, ул авыр хәлдә дип баламны күрсәтмәделәр, имезергә бирмәделәр. Гел укол кадап тордылар.

-Кит аннан, гомер булмасны сөйләмә!

-Әйтмәдә инде, туганкаем! Кеше сөйләсә, мин дә һич ышанмас идем бу хәлгә.-Сүзгә Хәйрия дә кушылды.- Мине бит врач үзе кабинетына алып кереп и тынычландырган булды. Дару сәдәфе каптырды, имеш, тынычланырга. Әллә ниткән кәгазьләргә кул куйдырды бит! Мин инде аңгы- миңге килеп утырдым. Монда кул куй, монда, монда диде, мин куйдым. Шулай тиеш икән дип уйладым, җаныкаем. 

- Ярар, шулай да булсын ди. Бу баланы каян таптыгыз алай булгач?

-Мине бәбиләгәч, сиңа укол язылган дип керделәр дә укол кададылар. Мин дурак кебек ятам инде. Аннары врач үзенә чакырды. Үлде бит балаң,диде. Мин хәтта еламадым да, елый алмадым. Шундый көчле уколлар биргәннәр миңа.  Бүген мине чыгарабыз диделәр, укол кадамадылар.  Палатадагыларга торам шулай басып. Бала елаган тавыш ишетелә. Әллә ничек йөрәгем сикерә башлады. Тыным кысылды. Елаган тавыш миңа бик таныш иде. Киттем эзләп шул тавышны. Карамастан, бокста бер бала ята. Елап ярсып,шешенеп беткән балакаем. Кулга алган идем- туктады елавыннан. Бәләкәй авызы белән ашарга эзли бала. Тоттым да имиемне каптырдым моңа. Чап-чоп итеп имә бит бала! Битенә текәлебрәк карасам, бала бит тач әтисе! Василий инде менә. Шулай итеп, талашып, тарткалашып, әнием судка бирәм дип куркытып кына алдык улымны.

Гөлнариянең яшь аралаш сөйләп бетергәнен генә көткән диярсең, бала үксеп елап та җибәрде.

-И, өч дивана хатын басып торабыз бит,ә! Хәйрия, нәрсә карап торасың, чиш баланы, буялып беткәндер, ашыйсы киләдер.

Хәйрия белән Гөлнария бер- берсенә карап, туктап калды.

-Я, ник каккан казык кебек торасыз инде.

-Апа, сез бит ни, бала белән тотмыйм, дигән идегез.

-Әй, карт кеше ни димәс. Барысын да колагыңа элмә. Бу бәләкәч белән ничек урамга чыгарып җибәрим инде мин сезне. Кая әле, нинди батыр кайтты икән минем өемә. Тьфү, тьфү, сөбханалла машалла, күзләр генә тимәсен. Бик тере бала булырга ошаган. Бәхетле бул балакаем. Хәзер тиз генә бәбәй коймагы пешерим әле.

Хуҗабикә бик олы кунакларны сыйларга җыенган кебек өстәл көйләде. Өенә тере җан кайтуына шатлануы аның да йөзенә чыккан иде.

Табибә, Хәйрия белән Гөлнария күздән югалганчы, тәрәзәдән карап калды. Аннары ишеген эчтән бикләде дә, почмактагы сейфтан коньяк шешәсе алып, өстәлдә торган стаканга тутырып коньяк салды һәм голт- голт итеп эчеп бетерде.

Өстәл тартмасыннан кулы белән кармалап, бер плитка шоколад тартып чыгарды да сындырып алып аны чәйнәде. 

-Эхх, булмады бу!- Табибә ике учы белән шапылдатып өстәлгә китереп сукты. Өстәл өстендәге буш графин, ни булды, дигәндәй, сикереп куйды. Әллә коньяк башына бәрде, әллә күңеле тулып, табибә елап җибәрде. Кәнәфиенә утырып, өстәлгә башын салып елады да елады. Ниһаять күңеле бушанып калды. Сумкасыннан кечкенә көзгесен алып, күз яшьләре бите буйлап агызган тушь, сөрмә эзләрен сөртте. 

- Елыйсыңмы? Канлы күз яшьләре түгәсең алда әле. Ярый болай гына котыла алсаң. Авыл мокытлары дип уйлаган кызның акыллырак туганнары килеп чыкса? Ә аның тиле- миле анасы Мәскәүгә язса? Тикшерү килсә? Минем баш чериячәк бит төрмәдә. Больницаның баш врачына нәрсә? Ул депутат, аны барысы да яклап чыгачак. Ә кем дәлилли ала баш табиб заказ биргән иде дип. Беркем дә!  Ул һәм мин генә белә идек бит. Әгәр дә аңа барып керсә бу хатын?  

Табибә, үз уйларыннан бүленеп, тагын шешәдән коньяк агызды.

-Ә бәлкем аларга акча тәкъдим итәргәдер? Акчадан баш тартмасалар, миңа карата претензиябез юк дигән аңлатма алырга кирәк.

Табибә киенергә дип тормакчы булды, ләкин ашамыйча эчкән коньяк аякларын да сыегайткан, ул көч- хәл белән мүкәләп кабинетындагы диванына ауды һәм йоклап китте.

Василий соңга калды. Хәер, ул гел соңга кала бугай. Башта шәһәргә урнашып, авыл дотациясенә соңгы калды. Гөлнария белән аңлашырга соңга калды. Гүзәл белән, ә, юк инде Гүзәл белән бер камыт кияргә җыенмыйм әле мин. А менә бүген тагын соңга калдым. Әллә Ходай мине үзе саклап, бераз соңгарак калдырдымы икән? Минекеме әле ул бала, әллә юк. Бәлкем Гөлнарияне күреп сөйләшсәм, претензиясе булмаса, бөтенләй чыгып таяргадыр бу районнан. Шушы яшемнән буклы чүпрәкләр юып ятасым юк әле. Ничек булса да Гөлнарияне күрергә һәм сөйләшергә. 

Бала тудыру йортыннан Гөлнариянең баласы белән өенә кайтып киткәнлеген белеп чыккач, Василий байтак вакыт машинасында уйланып утырды .

-Торган җиренә барырга, Гөлнария белән сөйләшергә. Ә сөйләшмәсә? Куып чыгарса? Һе, ялынып тормыйм инде балалы хатынга, кайтам да китәм. Кызның тора торган фатиры бик ерак булып чыкмады, ә дигәнче Василий Гөлнария яши торган йорт янына килеп туктады.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас