Василийның тәмам башы катты. Ичмасам, авылда сер сыйдырырлык бер таныш- белеш тә юк. Булганнарына сер түгел, ялгыш берәр сүз әйтсәң, ул сүз кичкә үзеңә үк бишкә төрләнеп кайтып җитә. Әллә әтигә шалтыратып, аның белән сөйләшеп карыйммы икән? Юк, болай да йөрәге чирле, бөтенләй начар булырга мөмкин. Гүзәл, Гүзәл, авыртмас башка зур күсәк белән китереп ордың син.
Василийның үз- үзенә сөйләшеп утырганын хуҗабикә әби аптырап карап торды да, әкрен генә тамак кырып аңа дәште.
-Улым,Басиләй, әллә бер- бер хәл булдымы? Соңгы вакытта кара көеп йөрисең. Тамагыңа да ашамыйсың?
-Берни дә булмады, борчылмагыз, зинһар. Болай үз уйларыма батып утырам.
-Ә, ярар, алайса. Әле мин әллә Гөлнария турында уйлап утырасыңмы, дигән идем.
-Гөлнария турында? Юк, ә нигә уйларга тиеш инде мин аның турында?
-Соң, бәбәегез тугач, уйлыйсыңдыр дим инде. Миңа, карт кешегә, ничек ишеттем, шулай әйттем.
-Әби, ачыграк итеп сөйлә әле. Нинди бала, кемдә? Һәм кайда?
-Мин бит,улкаем, өйдә генә утырам, сүз миңа иң соңыннан килеп ирешә инде. Ничек ишетсәм, шулай әйтәм, тыңлап тор.
Синең белән чуалган Гөлнария бәбәйләгән, диләр. Районда раддумда икән. Хәйрия шуңа авылдан расчут алып районга күченгән. Малын сатып, өен күршесенә калдырган. Әле районда кайда торганын белмәгәннәр. Бала карашырга дип киткәндер инде, бичаракай. Ии, булмады инде бәхеткәе Хәйриянең. Югыйсә бик әйбәт хатын үзе. Кызы дә әнә анасы кебек, бәхетсез икән. Карале, улым, сиңа гел Гүзәл шалтыратып тора. Әллә сине кодалый инде,ә? Әби бик кызыксына, дип ачуланма, улым. Авызың бер пеште, берүк сак бул.
Хуҗабикә Василий бүлмәсеннән чыгарга дип урыныннан торды.
-Әби, туктагыз әле. Мин, чынлап та буталып беттем, бугай. Сез ашын ашаган, яшен яшәгән, дигәндәй, тормыш тәҗрибәгез бик зур. Миңа нишләргә соң?
-Улым,Басиләй, кайсы юлны сайларга икәнен син үзең хәл итәргә тиеш. Гомер буе үкенерлек булмасын. Кеше сүзе белән тормышта үз сукмагыңны табу авыр булыр. Йөрәгең ни ди, йөрәгеңне тыңла.
Василий төн буе боргаланып, саташып чыкты. Ул куе кара урманга утын кисәргә барган имеш. Чытырманлыктан чыга алмыйча, кычкыра, тик аның тавышын беркем дә ишетми икән. Шул чак чытырманлыкның теге ягында Гөлнария пәйда булды да,Василийга кул изәде. Үзе кул болгый, ә йөзе бик борчулы. Әллә үз янына чакырамы? Ә, юк, Гузәлгә кул болгый икән ул, Василийның артында Гүзәл басып тора икән. Василий үз яныннан Гүзәлне куа Гөлнариягә китмә, дип кычкыра. Ул арада, Гөлнария кулларын канат итеп җәйде дә урман өстенә күтәрелеп күздән югалды.
Василий шабыр тиргә батып уянды. Әле генә күргән төше дә өндәге кебек, йөрәкнең сикерүе шуңа ишарәли.
-Әби, хәерле иртә! Мин бик сәер төш күрдем. Сез юрап карагыз әле. Нәрсә булыр икән.
Василийның төшен хуҗабикә бик матур итеп юрап бирде. Гөлнария белән аңлашырга, аннары гына Гүзәл белән киләчәгегез турында уйларга.
Директордан шул көнне үк районга барырга рөхсәт алып, Василий Гөлнарияне эзләп китте.
***
Гүзәл пыр тузып туйга әзерләнә башлады. Группадаш дусларын туйга чакырып открыткалар язды. Василий белән туй турында гомумән сөйләшенмәгән булса да, Гүзәл моны проблемага санамады. Авыл советында язылышуны тизләтергә. Аннары Василий беркая да китмәячәк. Мин ничек әйтсәм, барысы да шулай булачак, дип үз- узен тәмам ышандырды. Василийга кияугә чыгып, авыл мәктәбенә кайту хыялы эреп юкка чыкты, хәзер инде аның уе Василийны авыл мәктәбеннән Ульяновск шәһәренә күчерү иде. Өйләнешик кенә, күз яшьләремне елга итеп агызып булса да күчертәм мин аны. Авылдан, районнан, иң мөһиме, Гөлнариядән, аның баласыннан ераккарак алып китәргә.
Хәйрия бүлек табибы кабинетына сак кына атлап керде.
-Хәйрия ханым, исәнмесез! Сез тагын борчылып килеп җиткәнсез икән. Бар да яхшы, иртәгә кызыгызны выписывать итәбез.
- Ә баланы?- Хәйриянең тавышы ачулы иде.
-Ээ, нинди баланы!?
-Каак нинди баланы? Гөлнариянең баласын. Гөлнариянең улын! Минем оныгымны!
-Туктагыз әле Хәйрия ханым. Менә бит сезнең белән төзелгән килешуләр. Менә бар җирендә дә, укып, үз аңымда килеш кул куям дип тә өстәгәнсез.
-Нинди килешү! Сез нәрсә сөйлисез? Сез миңа ниндидер кәгазьләргә,юмалап ,кул куйдырдыгыз. Әллә мине җүләр дип уйладыгызмы?! Сез бик оста оештыргансыз икән монда балалар сатуны.
-Хәйрия ханым, сез ни сөйләгәнегезне үзегез дә аңламыйсыз, ахры. Нинди сату,авызыгыздан җил алсын.
-Гөлнариянең сау- сәламәт туган баласын бик авыр хәлдә дидегез, аннары үлде дип безне канлы яшь түктердегез. Мин моны болай гына калдырмыйм. Президентка барып җитәчәкмен. Югары судка язам мин бу хәлне.
-Ээ, бала чынлап та бик авыр хәлдә иде. Без аның исән калуына ышанмаган да идек инде. Тик сез дә, кызыгыз да бала тудыру йортында калдыруны сорап гариза язгач, мин инде кызыгызга, көчләп, балагызны алып китегез, димәдем. Гөлнариядә бала тапканнан соң була торган бик авыр депрессия бит. Ул баласы турында бер мәртәбә дә сорашмады, аны күрергә теләк белдермәде. Мин аңа көч кулланып, балаң янына әйдә, дип әйтә алмыйм бит инде. Кызыгызның торыр урыны да юк, укуыннан да академик отпуск алган, беркайда эшләми. Мин просто сезнең кызыгызны бик кызгандым. Гадәттә ирсез бала тапкан яшь аналарга беренче балалары, роддомнан алып чыккан очракта, бик нык комачаулый. Сер түгел, ярты ел да узмый, алар башка ирләр белән очраша башлыйлар. Ә бала исә, психикасы, сәламәтлеге бозылып, балалар йортына эләгә. Сезнең оныгыгызны да шундый язмыш көтә. Хәер, сез үзегез дә балалар йортында үскәнсез бит. Анда эләккән балаларның язмышын яхшы беләсез.
-Минем оныгым беркайчан да приютка эләкмәячәк. Җанымны бирсәм бирәм, тик баланы беркемгә дә бирмим!
Хәйриянең тавышы калтыранды. Күз яшьләре түгелеп китмәсен дип, никадәр тырышса да, алар бите буйлап агып төште.
-Сез баланы бирәсезме,юкмы?? Мин сезнең кабинеттан туп- туры эчке эшләр идарәсенә барам һәм гариза язам, белеп торыгыз.
-Кемгә кирәк сезнең авыру балагыз? Рәхмәт әйтегез, аны дәвалаганга. Әнә кызыгызга әйтегез, бокстан алып чыксын баласын. Куркытты ди берәү милиция белән. Яз, миңа димәгәе, хет әллә кемгә яз. Ит яхшылык- көт явызлык, диләр менә сезнең кебекләр хакында.
-Медсестра, озатыгыз бу хатынны. И вообще, бүген үк выписывать итегез Гөлнарияне. И баласын да.
Шәфкать туташы сорау тулы күзләрен зур ачып табибәгә карады.
-Да,Да! Икесен дә! И сразу. Прямо сейчас. Бар, бар, документларны кулына тоттыр да и досвидос.
Хәйрия шатлыктан мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртергә дә онытып, табибәне кочып алды.
-Рәхмәт сезгә. Намусыгызны сатып бетермәгәнсез икән әле. Рәхмәт, баланы исән калдыруыгызга. Зур рәхмәт.
-Китегез моннан зинһар, күрәсем дә, ишетәсем дә килми сезне.
Гөлнария шәфкать туташы артыннан ук табиб кабинетыннан чыккан әнисенә ташланды.
-Кызым, тынычлан. Табиб сине бала белән бүген, хәзер үк өйгә кайтарып җибәрергә кушты. Ишетәсеңме, кызым! Бала синеке. Ул исән! Без өчебез бергә кайтып китәбез, Алла боерса. Бүген,кызым, бүген. Мин тиз генә больница каршындагы киосктан баланы төреп алып чыгу комплекты алырмын. Такси чакырып биш минутта кайтып та җитәрбез.
Аптырап калган шәфкать туташы, бер сүз дәшмичә, бокстан баланы алып чыгып, Гөлнариянең кулына тоттырды да, табибә кире уйламасын тагын дигәндәй, кабинет ишегенә карап алды һәм , сез тизрәк беренче катка төшә торыгыз. Мин минут эчендә документларыгызны һәм сумкаларыгызны төшерермен диде. Гөлнария тәмләп йоклап яткан сабыен күкрәгенә сак кына кысып, бәллүр савыт тоткан кебек зур саклык белән баскычка атлады.
Күп тә узмады, ишектә май кояшы кебек балкып, кулына әллә ничә чәчәк бәйләме һәм балага киенү төргәге тоткан Хәйрия пәйда булды. Өнемме бу, төшемме дигәндәй, "ә" дигәнче баланы киендереп, төреп Гөлнария кулына тоттырдылар. Ишек төбенә килеп туктаган такси аларны вакытлыча яши торган торакларына алып китте. Каршыларына очраган машинада Василийдыр дигән уй берсенең дә башына килмәде.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова.