Литература
12 Марта 2022, 11:00

ТАПЛАНГАН ГОМЕР

4 өлешӘсхия Абдуллина-Костикова.-Да,даа, керегез, кем бар анда?- директорның тавышы бик шат һәм көр чыкты. - О, Василий Иванович! Иртә таңнан ни эшләп йөрисез мәктәптә? Сезнең урында булсам, мин бүгенге көнне постельдән дә тормас идем. - Директор көлеп куйды. - Сез бик кәефсез күренәсез? Әллә берәр төрле борчу бармы? 

4 өлеш

-Да,даа, керегез, кем бар анда?- директорның тавышы бик шат һәм көр чыкты. - О, Василий Иванович! Иртә таңнан ни эшләп йөрисез мәктәптә? Сезнең урында булсам, мин бүгенге көнне постельдән дә тормас идем. - Директор көлеп куйды. - Сез бик кәефсез күренәсез? Әллә берәр төрле борчу бармы? 

-Мин. Мин, ни бит әле, гариза язарга телим.

-Гариза?! Нинди гариза ди ул!! Юк, ул турыда әйтмәгез дә, мине ишетмәде дип уйлагыз.- Директор костюм кесәсеннән өстәл ашьяулыгы хәтле кульяулык чыгарып, тирләгән битен, муенын сөртте. - Ну, Василий Иванович, Сез шутник! Укытучылар коллективы Сезне өф- өф итеп кенә тора, укучылар бөтенесе дә сезгә гашыйк булып беттеләр инде. Ә сез гариза дисез. Мине берни дә күрми, белми, дип уйламагыз!

Хәзер инде  Василий шабыр тиргә батты. - Беттем, милиция чакыргандыр инде. Хәзер килеп җитәрләр, дигән уй башын боргычлады. Куркуыннан хәтта аягын көзән җыера башлады.

-Әйе, шулайрак килеп чыкты шул. Хата миндә, иптәш директор.

-Туктале, сез мине, мин сезне аңламыйбыз ахры. Минем башымда хәзер бер генә проблема- матур итеп, җиренә җиткереп чыгарылыш кичәсен уздыру. Имтиханнар артта калды, өстән бик зур бурыч төште. Яшьләр белән сезнең мөнәсәбәтләр яхшы. Кичәне оештыруны мин сезгә йөклим. Карагыз аны, сынатмагыз! Кем белә, бәлкем мине РОНОга алырлар да, мин сезне үз урыныма тәкъдим итәрмен. Сез яшь, перспективалы белгеч, һичшиксез үсәргә тиешсез.

Василий аптырап директорга текәлде. Хәзер инде милиция исеменә гариза язу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әллә директор мине сыныймы икән? Авылда сүз иясе белән түгел, җил белән йөри бит. Нүжәли Гөлнария исемле укучы кыз белән чуалганын белми? 

Тагын бераз директор кабинеты идәненә салынган затлы келәмне таптап торганнан соң, миңа чыгарга ярый алайса, дип директорга эндәште.

-Әйе,әйе. Барыгыз завуч белән бергәләп музыкасын, чыгышларны барлап рәсми өлешен карап, тикшереп чыгыгыз. 

Василий кабинеттан чыкканда йөз кыяфәте өтелгән тавыкныкына охшап калган иде. Шул егерме- утыз минут эчендә нинди стресс кичердем бит, бер дә юкка, дип завуч кабинеты ишеген шакыды.  Монда инде укытучылар шаулаша, программа әзерлиләр. Василий да шул ыгы- зыгыга кереп киткәнен сизми дә калды. 

***

Кеше кабак түгел инде, аның кичерешләрен, эчендә нинди уйлары барлыгын, үзе әйтмәсә беркем дә белә алмый. Гөлнариянең әнисе Хәйрия ханым да тыштан гына бер ваемсыз, җилбәзәк хатын кебек тоела. Әти- әнисе  кызлары Хәйриягә биш яшь чагында авария нәтиҗәсендә үлеп китәләр. Әби- бабайлары, туганнары күп булса да Хәйрия балалар йортына эләгә. Биш ел шунда тәрбияләнгәннән соң аны  бер гаиләдә үзенә кызлыкка ала. Моңарчы балалары булмаган гаилә  бала белән ничектер, уртак тел таба алмый. Башта кыз упкәләп, турсаеп, киреләнсә, соңрак, яңа анасы кул күтәрә башлый. Әз генә гаебе булса да кызны җәфага тарта башлый, ашатмый, төнгелеккә караңгы мунчага бикләп калдыра.  Дүрт ел буе шундый интегү,мыскыллаулар һәм кыйнаулар аркасында Хәйриянең нервлары какшый, аны психоневрология бүлегенә дәваланырга салалар. Алган атасы хатынының кызга карата миһырбансызлыгын белсә дә, чара күрми, хатынының явызлыгы турында беркемгә дә сөйләми. Ярты ел буена психбольницада дәваланганнан соң Хәйрияне кире балалар йортына кайтаралар, тик инде шизофреник дип язылган справка белән. Приютта унсигез яшьлек егетләр аны көчлиләр. Билгеле, унсигезе тулгач, Хәйриядән гомерен буена инвалидлар йортына яшәргә күчәсеңме, әллә ирекле тормыш сайлыйсыңмы, дип сорыйлар. Хәйриячелек әти- әнисе яшәгән төп нигезгә кайтып яши башлый. Төскә- биткә чибәр кыз эш сорап җитәкчегә килүгә үк, документларындагы медицина справкасы аның нинди авыру икәне бөтен авылга тарала. Авыл халкы каты телле бит инде, аңа шизик Хәйри дигән кушамат мәңгелеккә тагыла. Нәтиҗәдә, Хәйрияне фермага маллар карарга алалар, соңрак сыер савучы итеп күчерәләр. Шизик Хәйри үзен яклап чыга алмый, башта аны ферма мөдире, аннары зоотехник, башка ир- атлар көчли. Хәйрия, күрәсең, шулай булырга тиештер, дип кабул итә чынбарлыкны, атасы кем икәнен дә белмичә кызы Гөлнарияне таба. Гөлнария әти дигән кешене белмичә, әмма, тавышларыннан анасы янына килеп йөрүче һәр авыл мужигын танып үсә. 

Нинди генә булмасын, Хәйрия, кызының да үзе кебек өстерәлчек булуын теләми,шуңа аның тизрәк кияүгә чыгуына өметләнә.

***

Гүзәл, дус кызы Гөлнариянең авырга калуыш ишеткәч, башта аптыраса да, аннары үзенең "акыллы" киңәшен бирмичә булдыра алмады. 

-Гөлнария, тизрәк аборт ясат, дустым! Оятка каласың бит болай булса. Тапсаң да гомер буена иза чигәчәксең. Ни әтиең юк, ни әниең авыру. Ә син тучны Василий абыйдан авырлымы соң, Гөлнария, дип шиген дә белдереп куйды. 

- Гүзәл, бу турыда дөньяда әле беркем дә белми, хәтта әни дә. Ишетсен колагың, якын дустым, дип сиңа гына әйттем. Ни эшләргә икәнен мин үзем уйлармын. Әйләндереп, мәктәпкә киттек. Син бит мине мәктәпкә чакыралар дип килдең,шулаймы? Гөлнариянең тавышы ачулы иде.

Мәктәпкә барып җиткәнче бер авыз сүз сөйләшмәделәр. Мәктәпне янындагы классташларын күрүгә Гүзәл шулар янына ашыкты, ә Гөлнария туп- туры директор кабинетына юнәлде. Бәхетенә директор бүлмәсендә берүзе иде.

-Ә, Гөлнария, керегез әйдә! Берәр сорау я йомыш белән килдегезме?

-Мин аттестатымны хәзер үк бирмәссезме дип кергән идем. Мин еракка китмәкче булам. Документларымны тантаналы шартларны көтмичә алып китәргә дип килдем. 

Директорга Гөлнариянең документларны скйфтан алып, кулына тапшыру авыр түгел иде. Шулай да ул төп сәбәпне белергә теләде. Гөлнария белән укытучы Василий Иванович арасындагы хәлләрдән ул хәбәрдәр иде. Иртәнге якта укытучының кереп, ык- мык килеп гариза язу турында сүз башлавы, соңрак Гөлнариянең дә китү турында сүз йөртүе аны тәмам гаҗәпсендерде.

-Кая  китәргә уйлыйсың инде? Үзең генәме? Әллә….- директор Юрий әйтәсен әйтер бетермәде. Билгеле инде, Гөлнария дә аңлады аның тел төбен.

-Үзем генә. Әни ягыннан ерактагы туганнарым чакырып хат язды. Техникумга керергә булышырбыз дигәннәр.

-Классташларың, дусларың белән бер кич уздырсаң бик яхшы булыр иде. Ни дисәң дә ун ел бер мәктәптә укыдыгыз, бер шатлык кичердегез, дигәндәй.

-Миңа бүген үк китәргә кирәк. Район үзәгеннән башкалана барып җитеп, поезд белән барасы бит әле миңа.

-Аңлыйм,Гөлнария, бик нык үтенеп сорагач бирәм инде документларыңны. Менә бу папкада үз кулың белән язган автобиографияң, аттестатың, характеристикаң, медицина белешмәләрең. Китәм дисең инде,ә? Әниеңне  берүзен ташлап китә дисең инде.

Директор башын чайкап куйды,Гөлнариягә үзенең көрәк кадәр кулын саубуллашырга дип сузды.

Документларны алып, урамна чыгарга дип борылган иде, Гөлнария каршысына килүче Василийны күрде. Аны бүген күрмәс өчен җәһәннәмгә дә керергә әзер иде кызый, тик Василий аны күргәч, тез буыннарының калтыравын басарга тырышып,

-Мин сине бүген иртәнге эзләдем,Гөлнария. Безгә аңлашырга, сөйләшергә кирәк,- диде.

-Аңлаштык, сөйләштек. Курыкма, Василий Иванович, калтыранып агарынма, тагылмыйм мин сиңа, дүрт ягың кыйбла. Чао, какао, дип Василийга кул болгады да, классташларына таба борылып та карамыйча, өенә атлады.
ДӘВАМЫ БАР.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас