Литература
12 Марта 2022, 07:00

ТАПЛАНГАН ГОМЕР

3 ӨЛЕШГөлнария, Василийдан шундый шакшы сүзләр көтмәгән иде. Тыштан чая, кыю булып күренергә тырышса да, күңеле нечкә, йөрәге яралы иде аның. Хәер, сабый чагыннан ук үз-үзеңне яклый алмасаң, төпкә батырачакларын аңлап алды ул. Әтисез балачак, дөресрәге, төрле әтиле балачагы җиңел булмады аның.

3 ӨЛЕШ

Гөлнария, Василийдан шундый шакшы сүзләр көтмәгән иде. Тыштан чая, кыю булып күренергә тырышса да, күңеле нечкә, йөрәге яралы иде аның. Хәер, сабый чагыннан ук үз-үзеңне яклый алмасаң, төпкә батырачакларын аңлап алды ул. Әтисез балачак, дөресрәге, төрле әтиле балачагы җиңел булмады аның. Әнисе куенына сыенып йоклар чагында ук урыны салкын сандык өстендә булды. Әнисенең киң караваты аның өчен тар иде. Кунакка килгән абзыйлар белән әнисе чаршау артында ни кылангандыр, анысы Гөлнариягә караңгы, әмма ул иртәнге якларда гына  шул шау- шу, көлешу- уйнашулар тынгач йоклап китә иде. Үсә барган саен, аңлады, билгеле, бу төнге кунакларның нигә килгәнен. Кунак ирләрнең кайберләренең аңа карап, иреннәрен ялап, күзләрен майландырып торуларыннан куркып китеп, киенгән килеш йоклаган, кайбер оятсызрагы аны кочакларга маташкан төннәрдә караңгы мунчада төн күргән чаклары да күп булды. Анасы, кызының язмышына бәләкәйдән үк игьтибарлы булмады, дисәм, бик үк дөрес тә булмас. Кызының кием салымы һәрвакыт чиста, пөхтә, ашарга ризыклары җитәрлек, шуңа өстәп әнисенең алдынгы терлек караучы икәнен дә өстәсәк, авылның бер үрнәк гаиләсе дип атап булыр иде. Менә шул кәһәр суккан төнге маҗаралары белән тирә-күрше авылларга да даны таралган ана кызының соңгы имтихан көне икәнен дә оныткан иде. 

Гөлнария, күз яшьләренә буылып үкси- үкси башта мунчага таба атлады, атна буе ягылмаган караңгы мунча аны кабер салкынлыгы белән каршылады. Әллә озак елаудан, әллә тәмам туңып бетеп, хәлдән тайган Гөлнария бермәл стенага терәлеп күзләрен йомып утырды да, кискен карарга килеп, сыер абзарына юнәлде. Һәрвакытта шунда чөйдә эленеп тора торган бозау муенчагы каядыр юкка чыккан, әйтерсең лә абзар җене урлаган. Ары сугылды Гөлнария, бире килеп эзләде, тәмам арып, инде нәрсә эзләгәнен дә онытып, абзар артындагы бакчага чыкты. Бәрәңге бакчасы аллы- гөлле чәчәкләргә күмелгән, сизелер- сизелмәс искән җилдә сабаклары тирбәлеп, авыл кешесенә генә таныш тәмле ис тарала. Гөлнария аякларын кочаклап, янган тирес өеме артына чүмәште. Бакча артындагы өянкеләргә карап уйга чумды.

-Я Аллам, мин җүләр башымны чүт кенә элмәккә тыкмадым бит. Нәрсә өчен, кем өчен диген әле. Шул өтек укытучы кисәге Василий өченме? Ничава, Василек, булыр әле минем урамда да праздник. Минем күз яшьләрем төшәр әле сиңа, гомер буе үкенерсең. 

Үзең үзе кызганудан, киләчәгенең шулай өметсез башлануыннан тагын күзләре яшьләнде, тын гына елый- елый кыз бала йокыга талды. Иртәнге якта  чык салкыныннан калтыранып уянса да өйгә керәсе итмәде, абзар тубәсендәге печәнлеккә үрмәләде.  Такта түбә тишегеннән сызылып төшкән  иртәнге кояш нурларын, бәләкәй чагындагы кебек, тотмакчы булып уйнап ятты, кипкән печәнне куллары арасында уып, тузан ясап очыртты, аста мыш- мыш килгән, ара тирә уфылдап авыр сулап тын алган сыерны күзәтте. Буш чиләк шалтыраган тавышны ишетеп, тынып калды. Әнисенең, абзарга кереп, сыерны бераз сөеп иркәләп торгызып, имчәкләрен сөртеп йомшартканын ярык ага карап ятты. Тиздән чиләккә чаж- чож килеп сөт сауган тавыш, абзарга күбекләнеп торган җылы сөт исе таралды. Шул мизгелдә әнисен кызгануданмы, ашыйсы килүдәнме, ашказаны әчеттереп сызлап куйды. Кыйшайган баскычның ике аратасын бер итеп сикереп төшеп, әнисен кочагына алып иркәлисе килеп китте. Инде төшәм дигәндә генә, әнисе сыерны савып бетереп, сыер сауганда утыра торган бәләкәй эскәмиясеннән оешкан тәнен көч-хәл белән кузгатып, сөтле чиләк тоткан якка бераз янтая төшеп өйгә таба атлады. Гөлнариянең әнисенә тапшырасы йөрәк җылысы абзар түбәсендә калып, кояш нурларында эреп юкка чыкты. 

Күрде ул ишек алдына иртә таңнан чәчәк тотып килгән Василийны, әнисе белән сөйләшүен ачык ишетмәсә дә, сүзнең аның турында барганын яхшы аңлады. Йөрәге күкрәк читлеген ярып чыгардай булып типте, чигә кан тамырлары бүртенеп, башын кысты. Василийга карата булган ачуы, үпкәсе мизгел эчендә эреп юкка чыкты. Абзар түбәсен яңгыратып, Василек, мин монда, дип кычкырасы, түбә астыннан сикереп төшеп, аның кочагына атыласы  килде. 

Шул ук вакытта аек акылы исә, кызый твктап тор, ул сиңа кая барырга кирәген бик яхшы аңлатты. Син аның өчен вакытлыча уенчык кына булгансың. Ашыкма, түз, теләге яхшыга булса, тагын килер, тезләнеп гафу үтенер, дип туктатты. 

Әнисе, абзарга кереп, Гөлнария сузылып яткан өемнән бер кочак печән алганда, чүт кенә кызын аягыннан эләктереп алмады,   бозавына печәнен салып, ләгәненә су тутырды да, сыерынын мөгезенә кичтән Гөлнария эзләгән элмәкне эләктереп, эшенә китте. Барышлый сыерын авыл башына жыелган көтугә кушты да, фермага ашыкты. Гөлнариянең тамагына төер килеп утырды. Әни өчен сыер, бозавы, ферма маллары гомер буена миннән кадерлерәк булды. Кичәдән бирле минем кайдалыгымны да белми, хәтта бер җирдән дә эзләп тә карамады, дип сызланды кыз.

Абзар түбәсеннән төшеп, өйгә керде, тамагына җылытып ашады.  Өс киемнәрен алыштырып, мәктәпкә барырга, аттестатын алып, читкә чыгып китәргә кирәк дигән уйларга батып утырганда, ишектә дус кызы Гүзәл күренде һәм бусагадан ук

-Привет, падруга! Әйдә, җыен тизрәк, безне мәктәпкә чакырганнар,- дип тезеп китте.

- Ничек инде чакырганнар? Кем чакырган?

-Әти әйтте. Иртән ишек алды җыеп йөргәндә Василий абый килгән. Сине дә кереп алырга кушкан.

-Василий килеп әйткән дисеңме?! Ха-ха, кызый, син нәрсә, кайчаннан әле ул йомышчы малайга әйләнгән. 

Гөлнария ясалма көлү белән шаркылдап көлде, тик көлүенең ахыры күз яшьләре белән бетте.

Гөлнариянең  үксеп елаганын гомерендә беренче тапкыр күргән Гүзәл дә әллә нишләп китте.

-Дустым, сиңа ни булды? Әллә Василий абый белән ачуланыштыгызмы? Күз тигәндер сезнең мәхәббәтегезгә. Аңа бит авыл кызлары ничек көнләшеп карыйлар иде. Арагызны бозарга теләүчеләр зерә күп, Гөлнария.

-Гүзәл, мин ни эшләргә дә белмим. Хәтта әйтергә дә куркам. Юк, сиңа да әйтмим . 

-Кит инде. Миннән дә сер яшерсәң, мәңгегә дуслыгыбыз бетте, дип уйла. Чыгам да китәм . Башка синең белән бер сүз дә сөйләшмим. 

Гөлнариянең болай да чын дустым дип әйтерлек дуслары юк иде. Гүзәл дә аның белән дуслыгын өзсә, бөтенләй ялгыз аалам бит,дип, Гөлнария Гүзәлгә, мин бит Василий абыйдан авырга калдым. Хәзер ни эшләргә дә белмим, дип үкседе.

Гүзәл Гөлнариянең капма-каршысы иде. Уртача буйлы, бераз гына тазара төшкән гәүдәле, сабыр, уйчан кыз белән Гөлнариянең серләре ничек килешкәндер, белмәссең.

Тулы гаиләдә, ата- ана мәхәббәте канаты астында үскән Гүзәл эчтән генә үзе дә физкультура укытучысына гашыйк иде. Үтә сабырлыгы һәм тыйнаклыгы аркасында укытучысының күзләренә туры карарга да ояла торган кызның күңелендә кинәт кенә сәер уйлар туды.

 

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас