Литература
11 Марта 2022, 11:00

ТАПЛАНГАН ГОМЕР

 2 өлеш Василий  Казан дәүләт педагогик институтын тәмамлагач, башта Әлмәт районында физкультура һәм технология предметларын алып барды.  Шәһәр мәктәбендә укучылар саны да күп, укытучыларга таләпләр дә югарырак, ә акчасы авыл мәктәбендәге кебек икәнен аңлагач, район белем үзәгендә кереп, үзен Татарстанның ерак бер районындагы авыл мәктәбенә күчерүләрен сорады. Авыл мәктәпләрендә укытучыларга кытлык, бигрәк тә югары уку йортын тәмамлаучыларга.

Василий  Казан дәүләт педагогик институтын тәмамлагач, башта Әлмәт районында физкультура һәм технология предметларын алып барды.  Шәһәр мәктәбендә укучылар саны да күп, укытучыларга таләпләр дә югарырак, ә акчасы авыл мәктәбендәге кебек икәнен аңлагач, район белем үзәгендә кереп, үзен Татарстанның ерак бер районындагы авыл мәктәбенә күчерүләрен сорады. Авыл мәктәпләрендә укытучыларга кытлык, бигрәк тә югары уку йортын тәмамлаучыларга. Шулай итеп, ул ике куянның да койрыгын тотты. Авыл мәктәбенә кайткан укытучыларга өстәмә акча түлиләр, торак белән тәэмин итәләр, укучылар саны бермә- бер ким, таләпләренең ул кадәр каты түгел. Василий спорт залына авыл яшьләрен тартып, алар белән төрле группалар ачып җибәрде. Районда аның бу башлангычын да бик хуп күрделәр, җыелышларда аның фамилиясе ешрак телгә алына башлады. Хәтта бер җыелыштан соң район түрәсе, яшь кадрларны без күз алмасы кебек саклыйбыз. Синең активлыгың барыбызга да үрнәк. Әйдә, матур гына итеп, гаилә корып җибәр. Болай яхшы гына эшләсәң, район мәгариф бүлегенә белгеч итеп күчерергә тәкъдим итәрбез. Торак урынын да район үзәгеннән карарга кирәк булыр, дип, дусларча җилкәсеннән кочаклады. 

-Инде эш пешә дигәндә генә бу бәйләнчек кыз каян килеп чыкты? Үзе кереп ятты бит минем аска. Ник кирәк булды мин җүләргә ул кызны гимнастикага өйрәту. Хәер, ул гимнастика дигәне отмазка гына булды бит. Әгәр дә минем укучы кыз белән әвәләнгәнне районда белсәләр, эштән куачаклар. Алай гына да түгел, балиг булмаган дип утыртып куярга да күп сорамаслар.- Василий яши торган бүлмәсенә кайткач та тынычлана алмады. Төн буе диярлек шыгырдык идән такталарын таптады. Хуҗабикә апа да квартирантының бу хәленә бик сәерсенде, тик сорарга кыймады. Ничек сорыйм инде, ул кем дә, мин кем, дип уйлап, үз бүлмәсендә караватта әйләнде дә тулганды.

Иртәнге якта, Василий Гөлнария белән очрашып, гафу үтенергә, яңадан йөри башлаган кебек кыланырга, шуннан ничек тә хәйләләп үзенә больницага алып барырга кирәк дигән фикергә килде.

-Ул чәчбине хәзер бер минутка да күзәтүсез калдырырга ярамый. Теленә нәрсә килә шуны лыгырдап йөрер. Аннары Казанга алып китәм дип ышандырырмын.

Иртүк, туйга әзерләнгән кебек, зәвык белән киенеп, хуҗабикәнең ал бакчасыннан пион чәчәкләрен өзеп, Гөлнария янына китте. Кызның әнисе, мин аны синең белән дип уйлаган идем. Кая булырга тиеш ул? Вәйт, сабакы, дип кызын сүгеп атты. - Василий Иваныч, сез аны каты тотыгыз инде. Иярдән чыгып китмәсен. Мин ни, мин бит җиңә алмыйм аны, тизрәк өйләнешегез инде.

Василий, эченнән генә, юкәдә икән чипләвек, дип уйласа да, тыштан берни сиздермәде.

-Төн буена бергә булдык. Төне нинди бит аның, өйгә керәсе дә килми. Ул иптәш кызлары белән чишмә буена төшеп кайтабыз. Иртәнге саф суны эчәсебез килә дигән иде. Ярар, мин дә шул якка барыйм әле.

Василийның эчен корт кимерә башлады.

Кая булырга мөмкин ул кыз. Катырак әйтеп ташладым шул. Кем белгән аның шундый киребеткән икәнен. Өенә кайтып ятса, ни була инде. Ә милициягә хәбәр иткән булса,Аллам сакласын. Шул мизгелдә үзен барлык авыл халкы алдында кулларын артка каерып богаулап милиция машинасына утыртып алып китүләре күз алдына килде дә тәне эсселе-суыклы булып куырылып алды. Кая барырга белмичә, чишмә ягына атлады. Бераз баргач, авыл кешеләре каршында иртә таңда берүзе чишмә янында йөрүе сәер тоелачагын аңлап, кире авылга таба атлады. Урам чатына җиткәч, бәлкем чынлап та Гөлнария чишмә янында балавыз сыгып утырадыр, дип тагын чишмәгә таба атлады. Бераз баргач, ни пычагымамы миңа бу чәчәкләр дип, пионнарын юл читендә үскән кычытканнар арасына томырды. Кычытканлыкта сайраучы кош куркып, пырхылдап икенче якка очып китте. Ул арада, якындагы куаклыкка кунаклаган саескан, кеше барлыгын белгертеп, бертуктаусыз тыкылдый башлады. Василий тагын сукмакта туктап калды. Башта әкрен генә Гөлнария дип пышылдады, аннары кыюланып, Гөлнария дип кычкырды. Тик тавышы тирә- яктагы куаклыкларны барлады да, кайтаваз булып үзенә кайтты. 

Чишмә челтерәве ишетелә башлагач, адымнарын кызулатты, аннары бөтенләй йөгереп чишмә янына төшеп җитте. Юк иде монда Гөлнария.

-Ну дурак инде мин! Каян килеп Гөлнария монда булырга тиеш? Үз ялганыма үзем ышанып килдем. 

Шулай да чишмә янындагы куакларны әйләнеп чыкты. Як- ягына каранып, аптырап басып торганнан соң, тагын сукмак буйлап авыл ягына атлады. Кияү егете мени, өр- яңа туфлиләремне кигән булдым. Карар җире дә калмады, галуш өстерәп барган булсам да ярый иде ул бестолковый кыз янына.

Үзен- үзе сүгә сүгә бу юлы инде мәктәп ягына атлады.  Тик кибет тирәсендә дә, мәктәптә дә Гөлнария юк иде. Әйтерсең дә төн чыкканчы кызны җир йотты. Василий тәмам аптырашта калды. Ары- бире йөреп тирләп чыкты, синтетик тукымадан тегелгән күлмәге келәй белән ябештергән сыман тәненә сылашты. Әллә куркудан, әллә кайгырудан аңа һава җитми кебек тоелды. Эчтән генә Гөлнариянең классташ кызларын барлады, тик араларында бер генә дус кызын да күрмәде. Хәер, Гүзәл исемле кыз белән аралашалар иде бит алар. Менә кемдә качып ята ул! - Василий каршысына очраган укытучылар белән исәнләшергә дә онытып, арт ягына учак яккандай, Гүзәлләргә таба йөгерде.  Малларын көтүгә озатканнан соң ишек алларын себереп йөрүче Гүзәлнең әтисен күргәч, ни дияргә белми, аптырап,

-Исәнмесез. Хәерле иртә. Э-ээ, Гөл, әй, гафу итегез, Гүзәл бит әле. Әйе Гүзәл өйдәме? Аңа тиз генә мәктәпкә килергә куштылар. Ә, әйтергә онытып торам иптәш кызы  Гөлнария белән.

- Гөлнарияне өеннән барып алырга диделәрмени? Нишләп, ул кыз үзе бара алмый әллә? 

Үзенә кирәкле җавапны ишеткәч, Василий чистый аптырашта калды. - Димәк, Гүзәлләрдә кунмаган.Кая олакты икән, ә, дип тагын мәктәпкә китте. Директорның һәркөн иртән уздыра торган " пятиминуткасы" инде беткән, коридорда җыелышып басып торучы укытучылар дәррәү аңа таба борылдылар. Бу хәлне күругә, Василий янә, беттем, барысы да белә икән минем хәлне дип уйлады. Йөзенә нык тырышып ясалма елмаю чыгарды.

-Хәерле җәйге иртә белән барыгызны да, коллегалар! Будильникны куярга 

онытканмын, гафу, соңга калдым. Нинди яңалыклар бүгенгә?

-Авылның бар яңалыгын син беләсен инде, дигән җавап ишетермен дип уйламаган Василийның тавышы кинәт бетте, җилкәләре салынып төште.

-Мин гаепле түгел. Ул үзе бит.  Мин… Мин…

Василийның мондый халәтен аңламаган укытучылар бер- берсенә карашып, җилкә сикертте. Василий, барыбер утыртачаклар, дип, гаебен танып гариза язарга дип директор кабинетының ишеген шакыды.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас