Кем булыр икән бу?- Гөлнария таныш булмаган номердан шалтыратсалар, гадәттә телефонны алмый.- Бигрәк наглый, ну күпме шалтыратырга була,ә бу рекламщикларга, банкирларга,- дип үзалдына сөйләнеп утырудан файда чыкмады, ачуыннан буылырдай булып телефон кнопкасына басты.- Алло, чего надо, замучали уже, дип, телефонның аргы ягындагы билгесез кешегә авызын ачырга да ирек бирмичә такылдый башлады.
-Әнекәем,Гөлнария синме соң бу?
Гөлнария шаккатып, аптырап , җавапсыз калды. Таныш түгел кеше, Гөлнарияне белә булып чыкты бит!
-Голнария, дим. Танымадыңмы әллә? Бу бит мин, Гүзәл! Классташың, дус кызың Гүзәл!
-Гүзәл? Гафу ит, дустым! Чынлап танымадым. Телефон аша реклама биреп туйдырдылар инде, чистый! Как говорится, сколько лет, сколько зим. Ничә ел инде безнең курешмәгәнгә? О, боже! - Гөлнария эченнән генә узган елларны санап чыгарды. - Егерме ел узган.
-Әйе, Гөлнария, сиңа шалтыратуымның сәбәбе дә менә шул мәктәп турында. Сине мин Бразилия сериалларындагы геройларны эзләгән кебек эзләдем. Мәктәпне тәмамлагач әле классташлар аша тегесен-монысын ишеткәләдек. Ә аннары син суга төшкәндәй юкка чыктың.
-И, Гүзәл тормышым болганчык сулы тау елгасы кебек булды инде минем. Бер ярсып тулыша, бер тыны чыккан туп кебек пышкылдамый да.
-Дускаем, язмышлар, тормышлар турында очрашкач сөйләшербез. Сабан туена классташларның егерме елдан соңгы очрашуын билгеләдек. Исән булганнар барысы да кайтабыз дип, ризалык бирделәр. Ниһаять, синең дә койрыкны тоттык. Юк, дигәнеңне ишетмәячәкмен,белеп тор. Хәзер без сине таптык инде, ычкына алмассың. Гүзәл кеткелдәп көлеп куйды.-Ачуланма, дустым! Гомеребезнең яртысын уздык, балачакны, яшьлек елларын искә алып бер рәхәтләнеп сөйләшергә утырырбыз.
-Дускаем, белмим шул. Тәгаен генә әйтә алмыйм. Ә кайтып булмаса?
-Ул вакытта без сине барып алачакбыз, аяк- кулыңны бәйләп, машинага төяп алып кайтачакбыз!
-Ярар, ярар, Гүзәл! Уговорила! Тырышырмын. Чесслово!
-Авыртмас башка тимер тарак! Чүп өстенә чүмәлә, сез генә кирәк идегез миңа хәзер!- Гөлнария ачу белән кулындагы телефонын диванга алып атты, өстенә шапылдап телефон килеп төшкәч, мыр- мыр килеп гырлап йоклап ятучы бохар песие куркуыннан кухня ягына чыгып чапты.- Кайсы тапты икән минем телефон номерын. Юкса, бар социаль челтәрләрдә мин чит исем белән теркәлдем бит. Уфф, бөтен планнарымны җимерде бит әле болар.
Гөлнария урта мәктәпне тәмамлап чыга белән район үзәгендәге медицина училищесына укырга керде. Билгеләде өч белән дүрт арасында булса да, конкурс аша да үтте. Әллә артык нык чибәрлеге , әллә артык нык чаялыгы ярдәм итте, белмәссең. Сигезенче класска хәтле башка кызлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормаган ни арты, ни алды дигәндәй, какча гына гәүдәле кыз, ямьсез бөҗәктән матур күбәләк хасил булган кебек, матурайды . Гәүдәсе түгәрәкләнде, тулышып пешкән алма кебек күкрәкләр баш төртте, өзелеп чыгардай нечкә бил, ат-атларын күзләрен кылый калдыра торган арт сан, нечкә озын аяклар, дулкынланып торган чәч, шулар өстенә елмайганда бит очлары да чокырланып торганын өстәсәң, бер кашык су белән йотып җибәрә торган сылуга әйләнде дә куйды. Өлкән класс малайлары гына түгел, укытучы абыйлары да гашыйк булды бугай аңа. Һәр укытучы абый аны кичекмәстән такта янына чыгаруны, аңа тактада өстәмә эш эшләтүне кирәк дип тапты. Аның тактага акбур белән язуын, яисә идәнгә төшкән такта сөрткечне иелеп алуын класстагы малайлар селәгәйләрен агыза-агыза, тамак төбенә менеп җиткән төерләрен йота- йорт, минутларны санап күзәттеләр. Алар гына түгел, укытучы да нәкъ шул минутларны көтә иде төсле. Гөлнария козырь картасы үз кулуында булуын бик тиз аңлады. Дәресләргә әзерлексез килсә, дәрес башланыр алдыннан гел такта, укытучы өстәле тирәсендә чуала башлады, шулай итеп, үз мәаере белән укытучының миен томалады. Тәнәфестә классташ малайлар ишектән этешеп- төртешеп чыгып, тизрәк ишекнең тышкы ягына тезелеп басырга тырышалар иде. Өлгереп килә торган кызкайларның йомраеп килүче алмаларына кулларын тидереп алу максаты белән чыгып басулары инде. Башка классташ кызлар малай- шалай кулы тигезмәс өчен җаннарын бирергә әзер булса, Гөлнария монда да демократия ясады. Нулевой размерлы күкрәкләрен калкытып, җилкәләрен артка каерып, менә күрегез, ашалмыйлар алар,дигән кебек, тәкәббер генә ишек аша чыгып, малайларга бәхетле мизгелләр бүләк итә иде. Аның бу сәер холкын, кызлар яратмады, хәтта күп классташы аннан бөтенләй читләште. Унынчыда инде Гөлнария физкультура дәресе алып баручы Василий абыйсына үзе дә гашыйк булды. Гөлнариядән 4- 5 яшькә генә зуррак укытучының мускуллардан гына торган тәне, авылдагы бар хатын- кызның да төшенә кергэндер, корсактагы "квадрат" мускуллары да футболкасы аркылы хатын-кызны ымсындыра торган. Гимнастика белән ныклап шөгылләнәсем килә,дип Гөлнария баштагы мәлне укытучысының дәресләре беткәнен я чишенү залында, я мәктәпнең идән юучылары бүлмәсендә көтте. Бары тик Василийның дәресләре беткәч кенә спортзалга кереп, брусларда атынды, "кәҗә", "ат" спорт инвентарьлары аша сикерде. "Мостик" ясаганда, чытлыкланып, ой, абый, егылам, ой, ой, дип һаман саен Василийны сынады. Шартлап өзелде укытучының сабыр чылбыры - шулай " мостмк" ясап әвәрә килгәндә, кызны биленнән тоткан килеш иреннәре Гөлнариянең иреннәренә үрелде. Кыз үзе дә сизмәстән, Василийны ике куллап муеныннан кочып алды, укытучы белән Гөлнария матрас өстенә тәгәрәде. Кайнар терекөмеш кебек кызышкан тәннәр үзенекен эшләде. Егет тә тыела алмады, кыз да каршылык күрсәтмәде. Тып- тын калган мәктәпне бинасының спорт бүлмәсендә кеше барлыгын искәрмәгән төнге каравылчы боларны күргәч аптырап китте.
-Ә сез нишләп йорисез анда төн уртасында, диде, үзенең урынсыз соравыннан үзе кыенсынып китте. Чынлап та, яшь кеше ни эшләмәс үзенең эш бүлмәсендә, ай-һай, бу яшьләрне, дип артларыннан башын чайкап калды.
Шул төннән башлап, Гөлнарияне Василий өенә хәтле озатып куя торган булды. Гөлнария хәзер инде үзен классташлары алдында гына түгел, авыл яшьләрне каршында да өстен тотарга тырышты . Төрле бердәнбер кайтасы, иртәнге өчтәме, Гөлнариянең анасы өчен барыбер иде. Тамагы тук, өсте бөтен, мин аны бәйдә тота алмыйм, дип кенә җаваплый иде, кызының ирләр белән артык иркен тотуына ишарәләүчеләрне. Уеннан уймак чыга дигәннәре хак булып чыкты, баштагы мәлне Василий бик сак кыланса да, тора- бара саклануны кирәк тапмады, һәм имтиханнарын тапшырып бетергән көнне, Василийга шатланып,
-Василек, минем бик зур серем бар. Сиңа әйтми түзә алмыйм.
-Я, әйтеп кара, сиңа мәктәпне тәмамлады, без котылдык , дип медаль бирәләрме әллә?
-Әй, юләркәем минем! Пычагымамы миңа аттестаты, чурту! Син, алмакаем, тиздән әти булачаксың!
Гөлнария Василийга сыешып бетеп иркәләнергә теләде, әмма Василий бу сүзләрдән, аны гомумән, танымаган кебек, этеп җибәрде.
-Нәрсәә?! Нинди бала тагын? Син әллә совсем ычкындыңмы? Дурочка! Иртәгә үк сыпыртасың больницага! Аборт ясатасың. Уз теләгең белән ясатмасаң, мин белермен нәрсә эшләргә икәнен. Өстерәлчек! Үзе ябышып йөрде дә, имеш авырлы! Кемнән икәнен кем дәлилли ала? Мужыт син әллә кемнәр белән йоклап йөргәнсеңдер?!
Бу сүзләрне ишетүгә, Гөлнариягә әллә нәрсә булды, күңеле болганып,укшый башлады.
-Фу, противная. Бар анаң янына. Ишетсен колагың, берәрсенә ычкындырып кына кара, миннән авырлы дип.
Василий кыз яныннан кырт борылып, үз юлы белән китеп барды.
ДӘВАМЫ БАР.
Әсхия Абдуллина-Костикова