Литература
10 Марта 2022, 07:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

52-53 бүлекләрКемнәр икәнен белмәсә дә, ниндидер бер бик якын кеше икәнен йөрәге белән сизде Зара.Юуук , Богданнар түгел бу.Ләкин, кем?Кемнәр шулай сиздермичә генә күңел кылын чиртә..Менә күренмәс җепләр белән бәйләнгән бу кеше,өзелүдән куркып әкрен генә, җепне үзенә тартты.Зара, ниндидер бер гипнозланган кешедәй капкага таба,әзләгән сорауларының җавабына таба атлады.Куркуның ни икәнен белмәгән кызның аяклары дерелдәп,күз алдына зәңгәр томан уралды.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

ИЛЛЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Кемнәр икәнен белмәсә дә, ниндидер бер бик якын кеше икәнен йөрәге белән сизде Зара.Юуук , Богданнар түгел бу.Ләкин, кем?Кемнәр шулай сиздермичә генә күңел кылын чиртә..Менә күренмәс җепләр белән бәйләнгән бу кеше,өзелүдән куркып әкрен генә, җепне үзенә тартты.Зара, ниндидер бер гипнозланган кешедәй капкага таба,әзләгән сорауларының җавабына таба атлады.Куркуның ни икәнен белмәгән кызның аяклары дерелдәп,күз алдына зәңгәр томан уралды.Капка астыннан күренеп торган аякларны барлап ,Зара ипләп кенә,капка бигенә үрелде...Бер мәлгә ул йөрәгенә, җанына якын кешесенең сулышын тойгандай булды .Һәм менә, ничә еллар , ике араны каплап торган пардәне ертып капка ачылып китте...Зара, гаҗәпләнүдән егылмаска теләп, зәңгәргә буялган капка баганасына тотынды.Дөньяда бер берсенә иң иң якын булган , әни белән кызның күзләре очрашты.Унҗиде ямьле яз, унҗиде салкын кыштан соң, Земфира үз кызының , йөрәгеннән өзелеп төшкән бәгырь җимешенең төпсез кара күзләренә текәлде. Менә алар, үкенечле йөрәк хисләре, җан авазы белән бәйләнгән бу ике язмыш , күзләргә язылган сагышны укыйлар.Кызыым, диде Земфира, ниһаять аңга килеп.Күзләренә бәреп чыккан яшь бөртекләре яңаклары буйлап тәгәрәп, яка эченә кереп югалдылар.Ләкин аларны туктарлык көче дә, теләге дә юк иде Земфираның.Син исән!Ничә елларны үкенеп, күз яшьләренә буылып үткәрдем бит мин.Кызым!Син исән !Син исән!дип кабатлады ул, русчалатып.Зараа..ләкин, шул минутта әйтәсе сүзен әйтә алмый, хәлсезләнеп җиргә чүкте Земфира.
Ә Зара?Капканың зәңгәр буявы тырналып,тырнак асларына уелып кергәнен дә, учына кадалган шырпыларның чәнчүен дә тоймады ул.Менә каршында, җиргә тезләнеп , берәү аның аякларын кочаклап, сулкылдап елый.Ләкин аңа нишләргә? Кочаклап алып , юатыргамы?Әллә?...Зара тораташ булып, басып торуын дәвам итте.Таныды ул , бу дөньяда иң якын, шул ук вакытта әйтеп бетермәслек ерак , еллар тузаны каплап өлгергән кешене таныды Зара.Ләкин,үзен тудырган әнисен күзләре белән түгел, ә яралы йөрәге, газапланган җаны белән таныды ул,таныды.Бозланып каткан күңелен берни эретмәс булып тоелса да,Зараның да күзләрен чылатты ул яшь бөртекләре.
Димәк, сез Земфира буласыз?диде ул , күз карашын билгесезлеккә төбәп.Мине тудырган,ап ак ефәк биләүгә бәйләп, куак төбенә ташлап киткән әни, димәк сез ул?
Ул да булмады, машинадан төшкән шофер егет, Земфираны җайлап кына, капка төбендәге эскәмиягә утыртты.Берәр ярдәм кирәк түгелме, әби ?диде ул.Әбии?Зара аптыраулы карашын әнисенә төбәде.Әйе, кызым! Бу синең җизнәң, апаң Златаның ире ул.Безгә бик күп нәрсәләрне аңлашырга кирәк.Зинһар мине тыңла, миннән тиз генә ваз кичәргә ашыкма яме...
Зара , инде берни ишетергә теләмичә, кире кереп китәргә дә уйлаган иде.Ләкин, күкләрдә бәйләнгән ана белән кыз бәйләнешен өзәргә көче җитмәде.Әйдәгез, алайса бакча өенә керәбез, диде ул коры гына һәм капка әченә кереп югалды.Аның артыннан күз яшьләрен сөртеп, яше барса да, матурлыгын җуймаган Земфира иярде...
Тәрәзәдән, ят кешенең кызы артыннан бакчага кергәнен күреп, Мәдинә тиз генә ишеккә атылды.Әйтерсең менә, еллар буе кадерләп, какмый сукмый үстергән кызын, бөтенләйгә кемдер урлый.Ләкин кызуланып ишек тоткасын тоткан хатынын, ире туктатып калды.Ашыкма Мәдинә!диде ул.Мин дә бик яхшы аңладым аның кем икәнлеген.Аңлашсынннар.Зара үзе решать итсен, кайда калырга,нишләргә.Ул хәзер куак төбендә елап яткан сабый бала түгел инде.Ашыкма яме, ирек бир...
Земфира сөйләде дә сөйләде....Аңлаганын аңлады Зара, аңламаганын юк....Сиңа Петша сүзләре, аның теләге өстенерәк булдымы?Ни йөрәгең белән ташладың син мине?диде ул, инде шактый тынычланып..Әгәр дә, әти белән әнием приютка биргән булсалар?Мине үзләрендә калдырырга теләмәгән булсалар?Уйладыңмы син бу хакта? Уйладыңмыыы?!...
Ул вакытта курыктым мин Зара, нигәдер җебеп төштем.Мин бит беркатлы булуым белән, Айнур урынына сине калдырдым.Теләмәдем бит мин,гаиләдә малай булсын дип кенә, ниндидер бер чит баланы үстерергә һич теләмәдем.Янәсе, баланы тегендей мондый дип хурлап, сезне кабат алыштырырга, Петшаны күндерә алам.
Нуу, күндердеңме? Этләр дә балаларын ташлап китми бит, хайваннар да үз балалары өчен җан бирә.Ә сез?Ниндидер бер принцип аркасында...эх сезне!
Әйе, кызыыым, күндерә алмадым.Нинди генә хәйлә кормадым мин ул чакта, ничек кенә еламадым.Әтиең бик коры, усал кеше иде шул!Бернигә карамыйча , улым бар дип сөенеп, җаны тәне белән Айнурны үстерә башлады.Мин дә аңа буйсынмыйча булдыра алмадым.Айнурны үз балам итеп ..дип нидер әйтергә теләгән иде, тәрәзә артында нәрсәдер ауган тавышка туктап калды.Зара тиз генә ачык тәрәзәдән бакчага карады.Ә анда , күзләре яшькә манчылган Мәдинә, егылга җиреннән,торырга маташа иде.Бүкәнем авып китте диде ул Зарага, бурлыкта тотылган кеше сыман.Әтиең ачуланса да, Земфираның ни сөйләгәнен беләсем килде...Ник әни!диде Зара, сразу керәсе иде.Син дә бит, барсын белергә тиеш.Әйдәле, кер монда..
Мәдинә, билгесез тойгылар белән беседкага керде.Дубр идИн ,диде ул.Нигә шулай дип әйткәнен үзе дә аңламый.Ул арада, ни әйтергә белми каушап калган Земфира, Мәдинәнең балчыкка пычранган кулларын үбә башлады.Гафу ит мине, Мадина, алла хакы өчен гафу ит.Хәзерге акылым булсаммы?Нәрсә эшләдем мин, нәрсә эшләдем?Мәдинә яшь тулы күзләрен тутырып, Земфирага карады. Инде ярты сәг. аның сөйләгәнен тыңлап, күп нәрсәләрне аңларга җитешкән Мәдинә, бу бәхетсез хатынны жәлләп,үзе дә елап җибәрде.
Кайгырмагыз, бар да яхшы бит, диде ул күз яшьләрен сөртеп.Айнур өйдә.Аллахка шөкер исән-сау.Зараны үзегез күреп торасыз.Нәрсә әйтим менә? Ирегездән уза алмагансыз, бары шул гына.Айнур ны да саклый алмагансыз.Ярый ,яхшы кеше табып алып ,үз оныгы итеп яратып үстергән.Кыскасы шул, биргән вәгьдәләреңнең берсен дә үти алмадыгыз.Аннары, Зараны кочаклап, дәвам итте Мәдинә.Ә мин ышанып көттем.Чегән халкы ант итә икән, сүзендә тора дигәч, көттем мин.Бер көн килер дә, ишектән Айнур белән син килеп керер дип көттем...
Эх, Мадина,диде Земфира.Мин үзем дә шулай булыр дип уйлаган идем лә, ләкин барсын да Петша җимерде.Булган өмет чаткыларын , күн итеге белән таптый таптый изде, ул.Зараны суга батканын ишеттем дип, көн төн елады.Бәлки чынлап та ялгышкандыр ансын.Юкка ул хәтле еламас иде.Айнурны, шул Матвеевка янында югалттык.Аннары барсын онытырга теләп Саратовка күчендек.Менә шул,зинһар мине гафу итегез.Беләм тиз генә,мине гафу итәрлек түгел.Шулай да, мин өметләнәәм..Петшада да соңыннан бик үкенде, гафу үтенергә дә теләгән иде лә, ләкиин..
Нәрсә ләкин?дип кычкырып җибәргәнен сизмичә дә калды Зара.Аның белән бар да тәртипме?
Юк, Зара!Тәртип түгел...Әтиең үлде. Бахти килеп: кызың исән дигәч, мин аның белән монда килергә уйлаган идем.Ләкин, әтиеңне өйдән ерак түгел агачлыктан, ат арбасына салып алып кайттылар.Бик каты кыйнаганнар.Әтиең соңгы вакытта наркобороннар белән чуалып китте.Хәер , бәлки элек тә булгандыр инде ул.Акчаны ничек әшләгәнен миңа әйтеп тормады .Шул бароннар башына җиткәндер дә инде.
Ат арбасынааа? Димәк мин төштә әтине күргән булып чыгам, диде Зара, әле бүген күргән төшен, күз алдына китереп.Ә мин Алмаз абыйны, Бәхтияр абыйның әтисен күрдем дип юрадым.Нәкъ менә сез сөйләгәнчә, ат арбасында итеп күрдем бит мин аны.Ә бер хатын кыз, битендәге каннарын сөртә иде.Димәк ул , сез булгансыз....
Әйе, Зара, әтиең синнән гафу үтенергә бик теләде.Сине үстергән әти- әниеңнән дә, ләкин соңга калды шул.Җитешмәде.Ә сез, Мадинә!Сез Айнурны таптыгыз алайса.Аның өчен дә кайгырып гомер иткән идем.Ә хәзер сез гафу итәсезме, юкмы монысы билгесез.Ләкин минем җаным тынычланды хәзер.Унҗиде елга беренче тапкыр
йөрәгем еламый хәзер.
Елап утырудан файда юк Земфира.Без татарларга үч саклап яшәү харәм нәрсә.Шулай булгач, син кайгырма.Бар да җайланыр.Зараның хәзер ике әнисе бар, име кызым, дип елмайды Мәдинә.Ә Петша , үз җәсасын алган инде.Аны да гафу итик.Кызым бар син чәй әзерлә, кунаклар ерак юлдан килгәннәр , тамаклары да ачкандыр дип, бакчадагы сулы бочкага кулын тыкты Мәдинә...

Илле өченче бүлек

Зараның өйгә кереп, плитә буенда шырпы кабыза алмый азапланганын күреп , Айнур көлеп җибәрде.Син нәрсә инде Зара, беренче тапкыр шырпы күргән кеше кебек торасың, диде ул.Бир әле шырпыны, чәйнегең дә буш бит әле.Су салмыйча утыртма тагын.Ләкин Зара, Айнурга сәер генә карап куйды да, аның нәрсә әйткәнен дә ишетмичә,буш чәйнекне янып торган газ плитәсе өстенә утыртты.Нәрсә булды, Зара?диде Айнур.Син мине ишеттеңме, юкмы?Чәйнек буш дип әйтәм бит!Зара бер сүз эндәшмичә , кабат Айнурга карады да, чәйнеккә су салып , аның үзенә тоттырды.Мә, кайнатырга куй, диде ул, аптырап торган Айнурга карап.Аннары:нишләргә соң әле, нишләргә?дип шкафтагы ипи савытына үрелде. Айнур бер нәрсә аңламыйча, Зараны өстәл буендагы урындыкка утыртып куйды да, кызның кулларыннан тотып, күзләренә карады.Ә хәзер сөйлә, Зара.Нәрсә булды? Капка төбенә туктаган машина бабайны эзләп килгәнме соң?диде ул, нәрсә уйларга да белмичә.
Юк, бабайны түгел, юуук!диде Зара.Ул , ул Земфира...Мине кайчандыр, сиңа алыштырган әни ул.
Земфирааа? Син чынлап әйтәсеңме?Ялгышмыйсыңмы , Зара?диде Айнур.Ә син нигә ул кадәрле аптырап калдың? Әйбәт бит, әйбәт булган.Минем үземнең дә аны күрәсем килгән вакытлар күп булды.Яхшы кеше ул, Зара!Безне алыштырырга да кискен сәбәпләре булгандыр.Кичер син аны.Йөрәгеңдә таш йөртмә.Авыр бит ул, авыыр..
Гафу ит дисеңме? Айнур , менә хәзер раз и простимы?Сиңа әйтүе җиңел дә уул, диде Зара.
Юк, Зара, юук!Миңа да җиңел булмады.Әле син әти әни белән , рәхәтләнеп үскәнсең, мәктәпкә укырга йөргәнсең.Ә мин? Кайчагында бабай авылга кайтып китеп, килә алмыйча шунда кунып кала иде.Җиргә ятып улаган урман эчендәге ,иске ялгыз өйдә бер төнне генә үткәреп кара әле син.Ә мин унбиш уналты яшьлек үсмер малай ,куркудан йоклый алмыйча, баштан-аяк иске юрганга төренеп таң аттыра идем.Шул төннәрдә әни, әниии дип өзгәләнеп кычкырган тавышым, бөтен урманга тарала иде минем.Ә син , сиңа җиңел дисең.
Гафу итәргә өйрәнергә кирәк, Зара!Үпкәләп йөрүе дөрес, җиңел ул, ә менә гафу итүее.
Син гафу итәргә дисең алайса!диде Зара, зәңгәр подноска чокырлар тезеп.Әйе ..Земфира бик үкенә.Аны Петша абый мәҗбүр иткән булган икән.Мин үзем дә , уйлаган идем дә, белмим даже нишләргә?
Нишләргәәә? Гафу итәргә кирәк Зара, гафу итәргә.Сезнең халык бик көчле ул ,диде Айнур.Әйдә тот подносыңны, мин чәйнекне алам.Чыгабыз әйдә, әниең янына чыгабыз.
Алар шулай, ныклы карарга килеп бакчага кергәндә Мәдинә белән Земфира өстәл артында, тыныч кына сөйләшеп утыралар иде.Ул да булмады, Златаның ирен ияртеп, Гомәр белән Самат та бакчага килеп чыктылар.Без бик курыккан идек, диде Земфираның кияве.Тыңлап та тормассыз, куып кына чыгарырсыз дип, курыккан идек.
Айнурыбыз табылмаган булса, белмим нишләгән булыр идек.Әйтүе кыен.Ну хәзер , язмыш безгә миһербанлы булды.Без дә аңа, якты йөз белән борылыйк, әәә хатын, шулаймы?диде Гомәр, тавышын күтәреп.Шулай, шулай кадерлем, гафу итеп тыныч күңел белән яшәсәң дә уза ул гомер.Йөрәгеңдә таш йөртсәң дә уза .Син ни диярсең улым?дип Мәдинә Айнурга карады.
Ләкин Айнурның күзләре,бу якка борылып карарга да куркып утырган, Земфирага төбәлгән иде.Земфира да сизде бу карашны.Гәүдәсе буйлап йөгергән салкынны куарга теләгәндәй,куллары белән гәүдәсен сыйпап куйды.Аннары бар көчен җыеп , әкрен генә Айнурга таба борылды.Ләкин кечкенә генә , алты яшьлек малай урынына , озын буйлы, әтисе кебек матур, кап кара малай күреп, каушап калды Земфира.
Бахталэс! Земфира әни, диде Айнур елмаеп.Минем сине күрәсем килә иде.Кечкенә булсам да, кызыл ефәк күлмәк өстеннән, кара пута бәйләп куйганың, менә шушы медальонны, югалтма улым, сакла дип, муенга киерткәнең истә әле. Һаман онытылмый
Айнур, улым!диде., Земфира егетне кочаклап .Мин сине гомер буе онытмадым Айнур, улыым!Урманда адашып йөргәнеңне төшләремдә күреп, куркып күп уяндым бит мин.Зара, Айнур зинһар өчен гафу итегез мине.Петша табордан куам дип куркыткач, курыктым шул.Бернинди документларсыз чегән хатыны, нишли алган булыр идем.Зараның үземнеке икәнен дә доказать итә алмый идем бит..
Әлбәттә гафу итәбез, диде Айнур.Сез миңа карата бик әйбәт булдыгыз.Ул вакытта әле кечкенә булсам да, күп нәрсә онытылмый. Менә Петша ...
Юк , Айнур, Петша бүтән юк ,диде Земфира уйчанланып.Ул үзенә тиешле җәзасын алды инде.Ә минем, ул Саратовка бөтенләй кайтасым килми.Булган хәлләр онытылмасмы дип кенә киткән идем.Юк икән ул , кара сакалың кая барса да артыңнан бара дип, белми әйтмәгәннәр.Бөтен үкенү, сагыну хисләре миннән алда, анда барып җиткәннәр иде инде.Аннары Мәдинәдән пышылдап кына, ирегезнең исемен оныттым дип сорап, Гомәргә карады.
Гомәр, ә Чулпанда өй сатучы кешеләр юк микән?Саратовта болын кадәрле, ике катлы өйдә, бер ялгызым торырга да куркам инде хәзер дип, әйтеп бетерә дә алмады, Гомәр рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Земфира ни уйларга белмичә, үзе дә аңа кушылып көлә башлады.Аңа башкалар да кушылдылар.Барлык сагышларны басып,күңелле бер җыр булып, Чулпан өстенә көлү тавышы таралды.
Беләсеңме, Земфира! Әгәр дә,әле күптән дә түгел, Чулпанда Мәдинә белән икебез генә яши идек дисәм, ышанган.булыр идеңме?Ә бүген? Авыл рәхәтләнеп үсә.Без моңа бик шат.Бик шат диде Гомәр.Сиңа да бер өй табарбыз.Тик бер шарт белән!
Земфира шул арада Зараны уйлап куйды.Аны өйгә чакырмаска кушалардыр инде дип уйлап, куркып кына: Нинди шарт инде? диде.
Ниндиме? Ә менә нинди, диде Гомәр, елмаеп.Татарча өйрәнәсе, яхшымы?
Земфираның эченә җылы йөгерде.Якши, якши диде ул сөенеп.
Значит килештек диде Гомәр.Якши.Менә Зарабызның егете дә монда өй салырга җыена.Бахтияр да хатынын үгетли алса, без туганнар ярты Чулпан булабыз, аннары.
Юк әти, Бахтияр абыйның, хатыны кайтмый.Аерылганнар алар диде Айнур..Бер көнне генәЗәбирә апа, Метрий бабайга кергән иде.Ул әйтте.
Значит менә нинди эшләрен җайлап йөргән уул.Бер сүз әйтмәде , диде Зара.Менә бу атнада Саратовка барабыз дигән иде әле үзе...
Ә нигә бармаска?Барабыз, туганымның кызын да алып бармасам, нәрсә була инде? дип елмайган Бәхтиярның, ничек бакчага килеп кергәнен , берсе дә күрми калды.
Зара сөйгәненең әтисен күреп, каршысына атлады.Юк инде, Бәхтияр абый, отбой, диде ул.Саратов тю ..тю.
Барабыз Зара! Барабыыз!Бернинди дә тү тү юк диде Бәхтияр һәм каршында ук утырган, үзенә сөю тулы күзләре белән төбәлгән Земфираны күреп , сүзсез калды.
Тү тү дисең алайса Зара, диде Бәхтияр ,күзен Земфирадан ала алмыйча. Яшьлектәге мәхәббәт хисләре яңарып, бер мәлгә аның башы әйләнеп китте.Каушаудан, кирәкле сүзләр таба алмыйча өмет тулы күзләрен түбән төшерде.
Бакчада бер ара, ниндидер бер киеренке тынлык урнашты.Шул вакыт Зара йөгереп кенә гитарасын алып чыкты да, чиертеп җибәрде:Ты цыган , а я цыганка...Ләкин аны Бәхтияр туктатты.Зара, әйдә ! Безнеңчә , чегәнчә җырла әле, диде ул.Без дә кушылырбыз.Әйдә әле, әйдә!Син бит чегән кызы!

 

Тәмам.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас