ИЛЛЕНЧЕ БҮЛЕК
Чегән Алмаз хатыныы? Син нишләп йөрисең ди Чулпанда?Кайдан килеп чыктың инде монда?диде Гомәрнең әнисе.Чегәннәрең белән рәхәтләнеп яшәп ят идең шунда!
Иии, яшьти! Алай димә әле син.Мине бик рәхәттән, шул чегәннәргә ияреп китте дип уйлыйсыңмы?.Мин күргәннәрне Сара җаным, дошманыма күрергә язмасын инде ул,дип яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп алды Зәбирә әби. Бөтенесе бер мәлгә тынып калдылар.Бары стенада текелдәгән күкеле сәгать тавышы гына, күз яшьләренә бирешергә теләмәде.
Бераз шулай тын гына торганнан соң Мәдинә кызына карап:Айнура, мин хәзер бакчага чыгам.Беседкада өстәл хәстәрли торырмын , диде.Син давай, яраткан әбиләрең белән чәй эчеп алыгыз да .Аларның әле сөйләшәсе сүзләре дә, серләре дә күптер.Рәхәтләнеп, иркенләп гөрләшсеннәр. Син безнең янга чыгарсың, дип кулына табакка тутырылган савыт саба тотып, ишеккә таба атлады.Ярар, ярар диде Айнура.Ләкин әни, миңа хәзер үз исемем белән, Земфира әни кушкан исем белән эндәшерсез әле.Әтиләргә әйттем инде.Алар риза.Айнур тормышы белән озак яшәдем, исемен дә урлыйсым килми.Мин , теге хатта язылганча Зара хәзер.Яме әни!Зара..
Мәдинә , бер сүз әйтмичә, бераз кызына карап торды да, ишекне ачып чыгып китте.Зара... диде ул,эчтән генә
Зара...Унҗиде ел буе Айнура дип, йөр йөр дә, бер минутта Зара дип әйт..Шулай җиңел дип уйлыйсың шту ли?
Ә нигә? дип уйлады Айнура.Зара то же матур исем.Бер әйтә башлагач ияләнермен әле.Аннары, әбиләренә тиз генә чәй ясап, аларны өстәл артына утыртты да, үзе дә Мәдинә артыннан чыгып йөгерде.
Сүзсез калган ике әби, икесе дә яшьлек елларын уйлап тынып калдылар.Беренче булып Зәбирә әби, сүз башлады:
Иии, Сара җаным , башым ниләр генә күрмәде минеем.Хәзерге тормышым аллага шөкер булгач та, яшьлектә күргәннәрем, йөрәгемә хәнҗәр белән уелган шууул.Яшьли генә әнисез калдым.Поездга эләгеп харап булды әнием.Аны озаткач әтием бик нык эчә башлады.Аек чакта аннан әйбәт әти булмаса, эчсә менә...Күзенә пәри булып күренә идем.Кыз бала дип тә тормады, кыйнап урамга өстерәп алып чыгып ата иде.Бер вакытны менә , шушы Чулпан аркылы җиләккә дип мендек.Мин җиләк җыям шулай, ул зәңгәр мәтрүшкә.Карыйм , эчкән фасунлы.Кесәсенә тыгып менгән яртысы булган икән җаным.Тотынды бит, кипкән таяк белән суккаларга.Сиңа пәлтә дип кенә әрәм булды әниең, дип, ул сугарга маташа.Мин качам..Шул исерек килеш, мәтрүшкәләрен атты да алпан тилпән кайтып та китте.Озак утырдым мин яшти, шушы борма Чишмә буенда.Суга карап озааак еладым.Эх әнием, нигә мине ташлап киттең? Ал мине дә үз яныңа дип, үксеп үксеп елыйм..Шунда карыйм җаныкаем..Сиңа ялган , миңа чын..Су уртасында әни басып тора бит.Ап-ак күлмәк кигән, башында яратып кия торган зәңгәрсу яулык.Ә күзләреннәәән...мөлдерәп, мөлдерәп , көмештәй яшь тама.Әнии!дип сикереп тордым .Ә ул миңа нидер әйтә , аңламыйм гына бит.Кызыым!дигәнен аермачык ишеттем.Ә шул вакыт Чулпан ягыннан ике егет килә иде.Мин бер мизгелгә шуларга каравым булды, әни юкка да чыкты.Аны моны уйлап та тормыйча, суга сикердем.Имеш , әнине коткарам..Коткардым менә..Ярый әле шул Дмитрий дигән егет судан тартып алды.Үзем дә батасым иде.Менә шулай Сара, мин боларны бер кешегә дә сөйләгәнем дә булмады бугай.Ә син, чегәнең белән рәхәтләнеп яшәп ятасы иде дисең.Кеше күңеле кара урман, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул менәәә.Сара әби, читенсенеп кенә Зәбирәгә карады.Белмәдем шул әһири.Ачуланма инде, диде ул.Ә Алмаз дигәннәрен кайда очраттың?
Татар башта эшли, аннары уйлый диләрме әле? Мин дә шундыйрак булдым.Тагын да шул, әти урамга чыгарып аткач инде.Әнә шул вакытта, чегән егете очрап ияреп киткәнмен.Чегән Алмаз хатыны булгач кына аңга килдем дә, ул вакытта соң иде инде.Качып калсам булган булыр иде лә, тик кая барыйм.Әтине дә мәрхүмне, күрә алмас дәрәҗәгә җиткән идем. Шулай итеп яшәп калдым инде.Алмаз үзе начар кеше булмады ул.
Миңа әйбәт ир булды.Жәлләгәндер дә инде.Кая , ул вакытта Айнура кебек кенә бер кыз бала идем ...Зәбирә әби сөйләгән саен, Гомәрнең әнисенең күзләре күбрәк яшьләнде.
Зәбирә менә кара әле, диде ул ниһаять, кесәсеннән кулъяулык алып.Менә бу нәрсә танышмы сиңа? Айнура, Бәхтияр абыйның әнисе дә бездә дигәч, кесәмә тыккан идем дип ,бер кырыена Алмаз дип чиккән кульяулыкны өстәлгә куйды.
Таныш яшьти.Таныыыш !диде Зәбирә.Мин чигә башлаган идем моны.Бер почмагына Алмаз, икенче почмагына Зәбирә дип, чигә генә башлаган идем.Югалттым мин аны, З хәрефен чиккән килеш югалттым.Ә сиңа ничек килеп әләкте бу? дип,кульяулыкны тотып, уйга калды Зәбирә әби.
Күпме истәлекләр саклый бу кульяулык.Ничәмә ничә еллар узды Сара, күпме еллар.Уйласаң аһири, исең китәәр.Алмазымның киткәненә дә күп еллар инде.Иярләгәндә башына ялгыш аты тибеп әрәм итте.Эшләгән гамәлләренә гомер буе үкенеп яшәде ул.Үләргә ятканда да, теге кызның гына каргышы бу, таба алсаң , минем өчен гафу үтенеп , бүләкне тапшыр дип ятты.Иртәгә китмисеңдер бит әле Сара, аманәтен тапшырырмын дигән идем диде, Зәбирә әби ,авыр сулап.
Юк ла Зәбирә, каргамадым да мин аңа, рәнҗемәдем дә.Бу кульяулыкны мин, шул нәләт төшкән җирдән таптым.Кирәк дисәң, үзеңә ал син аны, үзеңнеке бит.Үкенеп, карганып утырудан файда юк дип, гафу иттем инде мин аны.Ул булмаса Зәбирә, диде Сара әби, бик зур сер әйткәндәй.Гомәрем дә булмас иде .Бик акыллы ул минем, әни генә дип тора , аллахыма шөкер..Онытыйк без бу хәлләрне булмаса, йөрәк яраларын яңартудан файда юк...Шулай серләшеп , чәй эчәргә дә онытып утырганда, шашлык күтәреп Зара да килеп керде.
Менә , яраткан Зарагыз сезгә шашлык алып керде диде ул, елмаеп.Чәй дә эчмәгәнсез бит, әбиләрем дип, чәйнекне газга җылытырга куеп җибәрде дә, әйдәгез,җылы килеш ашагыз. Ә мин , Зәбирә апа !гитараны алам да чыгам.Сезне дә көтәм, бергә уйнарбыз дип, чыгып та китте.
Ул да булмады бакчада , үзәкләрне өзәрлек чегән җыры ишетелде: Ой данэ, данэ, нэ нэ.Зәбирәнең бу җырны ишетүгә, йөрәге түзмәде.Әйдәле яшьти без дә кушылыйк, ни дисәң дә, чегәннәр арасында узган елларны сызып атып булмый инде хәзер дип, чәйнекне сүндереп малайлары янына, бакчага чыктылар...
Ә бакча өенең түгәрәк өстәлен тутырып,якын туганнар тезелешеп утырганнар да чегән җырын сузалар.Ни әйтсәң дә, Мәдинәдән кала барсын да диярлек,чегән каны ага шул.Ә кан белән кергәнне су белән генә юып атып булмый.
Зәбирә тыпыр тыпыр килеп , җырны ахырга хәтле тыңлап бетерде дә, Богданның гитарсын кулына алып, Зарага күз кысты.Тегесе алдан сөйләшенеп куйгандай чиертеп тә җибәрде: Ой да раз , ещё раз,ещё много много раз...Шуны гына көткәндәй җыелышып , бар да бу җырны әләктереп алдылар.Хәттә Мәдинә дә үзенчә кушылып җырлый башлады.Авыл өстенә , тәмле булып, яңа пешкән шашлык исе таралды.Ә моңлы чегән җырлары авылны элекке, шау гөр килеп, яшәгән елларына алып кереп китте...
Борынын кытыклаган шашлык исен иснәп, эхх, кемдер шашлык кыздыра дип, Самат та өенә таба атлады.Өч наратта дусларында булган Саматның, берни белмичә кояш баеганда гына өенә кайтып килеше иде.Бакчадан килгән шау шуны ишетеп, бер ара өенә дә керергә аптырап торды ул.Кемнәр булыр бу?Чегәннәр дисәң, бу якларда күптән күренгәннәре юк аларның.Әйтмәс идең, гитара..чегән җырлары.Самат бераз капка төбендә таптанып торды да,җил җил атлап, чишмәдән кайтучы Индираны күреп, аның янына ашыкты.Кара әле, Индира !диде Самат, аптыраулы карашы белән.Бездә нинди чегәннәр җырлый соң анда?Син безгә берәр кеше килгәнен күрмәдеңме?Әйдә суыңны куй да,керик әле. Айнураны алып китмәсеннәр тагын...
Ник син Самат, Богданның машинасын таныйсың ич.Аныкы бит бу машина.Ә карасы әтисенеке бугай, диде Индира елмаеп.Шулай булгач шагом марш.
Ииии, Индира,әллә ничек кенә шунда.Бар син суыңны куй да, бергә керик диде, Самат.Мин капка төбендә утырып торам.Әллә нинди ят кешеләр дә бар бугай анда.
Озак та булмады, зәңгәр күзләре төсендәге , килешеп торган күлмәге өстенә җитендәй сары чәчләрен таратып Индира да килеп чыкты.Киттек , куркак куян ,диде ул көлеп.
Көлешеп, ашап эчеп утырган туганнар, аларның кергәннәрен тиз генә күрмәделәр дә.Бары учак буенда күмер кисәкләрен болгатып торган Айнур гына, кызны күреп дөньясын онытты.Индираның җилкәсенә таралып төшкән сары чәчләре, ягымлы карашы болыт арасыннан балкып чыккан кояшны хәтерләтсә..Ә күзләре!Куе, кара керфекләр астыннан караган,нур чәчеп торган, күк чәчәк күзләр! Алар бер мизгелдә Айнурны үзләренә әсирлеккә алдылар.Индира да, бу таныш түгел түгел егетнең,үзенә баккан, кара күмер күзләрен күреп, карашын түбән төшерде.Ләкин.шушы кыска гына вакыт эчендә, мәхәббәт чаткылары тирә юньгә нур сибеп өлгерделәр.
ИЛЛЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Бер берсенә карашып торган Айнур белән Индираны, беренче булып Гомәр күреп алды.Ооо, кунак кызыбыз да бар икән, күрмичә торабыз бит, диде ул .Һәм Индираны бакча өенә алып кереп,урындыкка утыртып та куйды.Шунда елмаеп утырган Сара әби:
Кара әле яшьти, әйдә булмаса без өйгә керик,яшьләр үзләренчә рәхәтләнеп күңел ачсыннар дип, Зәбирә әбине култыклап, өйгә кереп киттеләр.Иии, балаларның бәхетләре генә була күрсен инде дия дия, залдагы йомшак диванга кереп утырып, кабат үзләренең яшьлек елларын искә алып, серләшә генә башлаганнар иде, артларыннан ук Метрий бабай да күренде.
Сезнең янга керсәм буламы, кызлар? дип елмайды ул.Мин кызлар, Бәхтияр әйткәч кайттым инде кайтуын.Айнурсыз өйгә дә кайтасым килми хәзер.Ну бит монда да калып булмый әле.Менә , бу гомер баш ватып утырдым инде, диде ул борчылып.Нишләрмен икән инде әәә?
Иии, Метрий бер дә кайгырма.Тапкансың борчылыр нәрсә, диде Зәбирә әби.Бүген менә безгә кайтырбыыз.Бераз бездә кунак булырсың.Сиңа без гомер буе бурычлы Метрий.Теге вакытта син булмасаң, мин елга төбенә киткән булыр идем.Гомәр малае Айнур да безнең янда утырмас иде хәзер.Шулай булгач, син давай, юк бар сүз сөйләмә.Бахтияр белән Гомәр бер җаен табарлар әле.Сиңа Чулпаннан кире худ юк хәзер.
Әбиләр белән Метрий бабай өйдә шулай гапъ корсалар, яшьләр бакчада шау гөр килделәр.Самат белән Айнур да бик тиз уртак тел табып, берсе яныннан берсе китмәделәр.Инде төн уртасы җитә дигәндә,арган талган Зәбирә әби кайтырга дип әзерләнә башлады..Кара әле, ахири мин теге Алмаз калдырган банканы сиңа иртәгә алып килермен, өстә тора бит диде ул, Сараттәнең колагына ук пышылдап.Үзе , бу ишетмәсен тагын дип, кайчандыр үзен үлемнән алып калган кешегә үрелеп карады.Дмитрий бабай инде юл килеп аргангамы, әллә үзенең кая барырга ?дигән уе беләнме,алар әйткәнне ишетерлек хәлдә түгел иде.Ул бары диванга башын салып, үз уйларына батып утыруын белде.
Ике әби Метрийны үз уйлары белән калдырып,кече якка чыгып, кабат пышылдаша башладылар. .Юк ,Зәбирә юк, диде Гомәрнең әнисе.Алмый мин ул алтыннарны, әйтеп тә торма.Әйдә, мине рәнҗетәсең килмәсә, Бәхтияр аларны акчага әйләндереп, Метрийгә бер өй алып бирсен.Айнур да янында булыр.Без дә, дигәндәй.Бик бурычлы бит без аның алдында.Ә, Зәбирә?Нәрсә диярсең?
Ярар соң,бик әйбәт булыр! Мин риза ахири.Алайса шулай итәрбез. диде Зәбирә әби.Улым районга барып, берәр җиргә тапшырып карар.Ә хәзер Сара, ярар , без кайтыйк инде, рәхмәт дип,.Метрийне ияртеп урамга, балалары янына чыктылар.Богдан белән Зара да көлешә көлешә машиналарына утырып, урамның икенче очына таба киттеләр.Олылар да хушлашып өйгә таралды.Бары Айнур белән җитен чәчле Индира гына капка төбендәге эскәмиягә утырып, зәңгәр күккә учлап сибелгән йолдызларга сокланып калдылар.Нинди матур син Индира! диде куркып кына Айнур.Мин бит шушында , менә сезнең белән уйнап, әти әнием янында үсәсе малай идем.Ләкин бер нишләп булмый.Язмышым урланган минем Индира.Урланган..Шулай дип, Айнур өстенә кигән юка курткасын , кызның җилкәсенә салды.Чулпан-безнең туган авылыбыз бик тә матур диде ул,урман өстен яктырткан тулган айга карап.Әти әниемне бер күрергә тилмереп, урман эчендәге өебезнең капка төпләрендә күп утырдым мин.Ә менә шушылай көтмәгәндә генә бәхетемне табармын , сине табармын дип, хәттә хыялланмадым да.Мин бик бәхетле Индира, бик бәхетлеее.
Сүзсез генә Айнурга сыенып утырган күрше кызы да, елмаеп егеткә карады.Индира үзе дә башы аягы белән, бу матур, акыллы егеткә гашыйк булганын сизми калды.Аның шулай икәнен , ай нурлары яктысында балкыган , йолдыздай зәңгәр күзләре сөйли иде.Әйе, Айнур!Мин дә бик бәхетле, диде Индира.Айнура үз егетен очраткач, минем дә яраткан кешем булсын иде дигән идем.Менә бит язмышым, миңа сине бүләк итте...
Икенче көнне, инде иртәдән бу яңалыктан Чулпан, Өч нарат халкы шау гөр килешә иде. Кайсы почмакка барма, халык телендә Айнура, Зара,урланган Гомәр малае-Айнур иде.Ләкин бәхеттән исергән Гомәр белән Мәдинәнең генә, бу сүзләргә исе китмәде.Алар янында хәзер кадерле уллары.Өзелеп өзелеп сагынган, озын озын еллар буе өметләрен өзми көткән Айнурлары ,Самат, Айнура да, хәзер барсы да бергә,үз өйләрендә.Менә алар да аллахка шөкер,җан тынычлыгы белән бәхетле көннәрен башлап җибәрделәр.
Ләкин Метрий абзый гына , Зәбирәләр якты йөз белән, кунак итсәләр дә,үзен артык кеше итеп тойды.Болай булмас Зәбирә.Кунак өч көн була ул, миңа да китәр җаемны әзлисе булыр диде ул ,бер көн иртән.Моңа каршы Зәбирә әби, бабайны тиргәп кенә ташлады.Бер кая бармыйсың Метрий.Урман уртасында бер ялгызың нишләмәк кирәк?Әнә каршыдагы өй буш тора.Малай иртүк, үзәккә китте, аннары Өч наратка кереп, хуҗасы белән сөйләшер.Миңа да иптәш булырсың.Каршыңда хуҗасыз өй торуы, җанга бер дә рәхәт түгел.Айнур да янда булыр, диде ул.Кечкенәдән үстергәнсең бит, ничек калдырып китәрсең.Юуук, уйлама да.. юуук..
Шулай, Метрий абзый белән сөйләшә- сөйләшә,төшке ашны әзерләп бетерүгә, бусагадан көлә көлә Бәхтияр да кайтып керде.Кайтып җиттеңме улым, Өй хуҗасын табып сөйләштеңме?диде Зәбирә.Нәрсә дип көләсең соң ул кадәәр? Авызыңнан ач ашказаның күренә бит.
Әйе әни, сөйләштем, Рәхимулла абый өен саттырга риза булды.Менә ачкычлары,документын да ясатырбыз, диде Бәхтияр көлүдән кызарган күзләрен сөртеп.Ни бит әни, диде ул һаман көлеп.Теге банканың аның, пыяласы гына чын булып чыкты бит.Чегән диген инде ә, син әтине.Үзем дә карамаганмын шунда.Яртысы алтын йөгертелгән , подделкалар булып чыкты аларның әни!
Нинди поделка булсын ди? Каралмаган нитмәгән, гәрәбәдәй сары алтын иде.Синең үзеңне алдаганнар алайса, син үзең поделка дип, өстәл янына барып утырды Зәбирә.Тик бераздан, үзе дә кеткелдәп: И-ии улым, кит аннан!Чыннахый шулай булганмы?.Алмаз үзе дә белмәгән инде бәбекәем.Мин дә ышанып йөрдем бит әле.Саклый саклый җаннар чыкты.Бер күмәм, бер казып алам.Ярый Сара алмаган, оятлы була идеек.
Юк инде әни, юк! Сара әбигә әйтеп торма тагын.Метрий абыйга өйлек булды.Каралты курасын карарлык акча да калды.Юк өчен борчылма, бабайны ташламыйбыз инде.Әйдәгез, ашап эчеп алыйк та , бергәләшеп Метрий абзый өен карап чыгарбыз.Ярамаслык түгелдер, нык күренә....Бу шатлыклы хәбәрдән Дмитрий бабай елап ук җибәрде.Мин Бахтияр, Айнурның ата анасы табылганга сөенсәм дә, үзем аннан башка бер ялгызым ничек яшәрмен дип курыккан идем бит.Рәхмәт сезгә, рәхмәәәт.Ташламадыгыз.Кире кайтарып куйсагыз да, бер сүз әйтә алмас идем.
Шул ук көнне ике гаилә,Дмитрий бабайның өен ялт итеп, җыештырып , юып чыгардылар.Индира да Айнур яныннан китмәде,йөгереп кенә булышып йөрде.Зәбирә әби, үзенең берничә матур гөлен бүләк итте.Гөлле өй, ямьле өй дигәндәй, өең көлеп торсын әле диде ул.Шулай итеп Чулпанның тагын бер өендә, тирә юньгә нур чәчеп , тәрәзәләрдән ут балкыды.
Күрәсезме туганнар? Әйттем мин сезгә...Әйттем Чулпан әле гөрләячәк дип.Ышанмаган идегезме? дип сөенде Гомәр.Ләкин, барсыннан да шатланганы Метрий абзый булды.Хәйран гына төзек бу өйнең , әле үзенә күрә каралты курасы да,зур гына чоланы да булып чыкты.
Бер кат шулай урнашкач,Метрий абзый белән Айнур , икәүләшеп урманга йөри башладылар.Җәй беткәнче җыясы үләннәрне җыеп бетерик улым, аннары төнәтмәләр дә ясарбыз, диде Метрий абзый.Аларның шифасы күп улым, үзең беләсең. Йөри торгач,алар чоланны әллә нинди мондагылар белмәгән, дару үләннәре белән тутырып та куйдылар.Чыбыксыз телефон аша бабайны да үз клиентлары эзләп табып, күп кенә заказлар биреп киттеләр.Шулай итеп Айнур белән Метрий абзый үз кәсепләрен җайга салдылар.Хәзер аларны эзләп башка җирләрдән дә килә башладылар.Чулпаннлылар, ятырак машина күрсәләр, беләләр иде инде.Болар Метрий бабайга.
Инде менә, бу вакыйгаларга айга якын вакыт узып та бара.Көзгә дә ерак калмый.Зараның да үз әнисен күрү теләге сүрелмичә, арта гына бара хәзер.Ярый әле, моңа кадәр, эшләрен җайлаган Бәхтияр абыйсы,берәр атнадан барабыз дип ышандырды.Зара үзе әйтергә читенсенеп йөри иде алайса.Менә дүрт биш көннән Зара да әнисен күрәчәк..Унҗиде елга беренче тапкыр биит..Бу хисләрдән үзе дә нишләргә белмәде ул.Бер сөенде..Бер ачуы килде.Тавык төшенә тары керер дип, әллә нинди төшләр дә күрә башлады Зара.Менә бүген дә, куркыныч төш күреп,иртүк саташып уянды ул.Җигүле ат арбасында бер ир ята имеш, ә янында бер хатын аның канлы битен сөртә.Ә үзе елап Зарага төртеп күрсәтә.Уух, монсы нәрсә тагын.Алмаз абый мәрхүмме, әллә бу? Шул ат типкән вакыты микән?..
Күргән төшен онытырга теләп, Зара бакчага чыгып , урманга карады.Кошлар тавышы да бик ишетелми хәзер.Ара тирә бары, ят тавышлар чыгарып, каргалар гына кычкырып куя.Җәй дә бетеп килә.Менә, тиздән Земфира әнине күрергә барырбыз.Ул безне ничек каршы алыр?дип уйлады ул.Эх, әни, әни! Ничек йөрәгең җитте соң синең.Орчык кадәр кызыңны куак төбенә куеп кит әле.Ярар,чәй куеп җибәрим әле дип,Зара бакча ишеген ачты.Ләкин, шул минутта капка төбенә килеп туктаган машина тавышын ишетеп , баскан җирендә катып калды.Ниндидер бер эчке тоемлау хисе, аяк атларга ирек бирмәде аңа.Кемнәр булыр бу? Богдан да, Бәхтияр абый да , болай иртә йөрмиләр....
Ахырын иртәгә укыгыз
Альфира Кадырова-Гайфутдинова