Литература
9 Марта 2022, 07:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

48-49 бүлекләр Сибәләп кенә торган яңгыр, хәйран гына тамчылый да башлады.Әйдә ле улым, әйдәгез әле өйгә керик, дип Гомәр гаиләсен өйгә дәште.Дүрт күз белән карап торган башкалар да , алар артыннан иярделәр.Гомәр Айнурны , сабый бала сыман җитәкләп , шатланып алдан атлады.Аның бәхеттән балкыган күзләре, тирә юньгә нур сипте.Көтмәгәндә килгән бәхеттән ,хәттә тавышы бетте.Әйдә улым, диде ул , көч хәл белән, үзен кулга алып.Әйдә ,үз өеңә рәхим ит.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК.

Сибәләп кенә торган яңгыр, хәйран гына тамчылый да башлады.Әйдә ле улым, әйдәгез әле өйгә керик, дип Гомәр гаиләсен өйгә дәште.Дүрт күз белән карап торган башкалар да , алар артыннан иярделәр.Гомәр Айнурны , сабый бала сыман җитәкләп , шатланып алдан атлады.Аның бәхеттән балкыган күзләре, тирә юньгә нур сипте.Көтмәгәндә килгән бәхеттән ,хәттә тавышы бетте.Әйдә улым, диде ул , көч хәл белән, үзен кулга алып.Әйдә ,үз өеңә рәхим ит.
Нужели мин үземнең өйдә әтием?Бу безнең өйме инде алайса?дип Айнур, сөйкемле күзләре белән, бер әнисенә, бер әтисенә карады.Эх, менә Метрий бабай, белгән булсак әәә? Кайтырга акча тапмасак, җәяүләп кайткан булыр идек диде Айнур..Белмәдек шул, белмәдееек.Ярый әле.Бәхтияр абый ның машинасы , безнең тирәдә батып калды.Бәлки очрашмаган да булыр идек әле.
......Әйе , шулай !диде Гомәр.
Ну Бахтияр! Рәхмәт сиңа!Менә бит, туган булса шундый булсын, дип,зур хөрмәт белән ,Бәхтиярның кулын кысып.Бу бәхетле көнем өчен, ходаема чиксез рәхмәтләрем, сиңа рәхмәтләрем туганым.Молодец сиңа, молодец.!Шулай сөйләшеп барсы да зур, иркен өйгә аяк атладылар.Кереп, кем кая утырышкач, Гомәр сүзен дәвам итте.Кара әле, брат! Син Айнурның Матвеевко тирәсендә яшәгәнен каян белдең дә ,ул урманга ничек килеп кердең?.Моңа минем һич баш җитми.Земфира әйттеме әллә?
Юк Гомәр!Земфира шул Матвеевко тирәсендә адашты дип кенә әйтте.Ә дальше.булган хәлләр, минем дә башка сыймый.Ничек менә шул урман юлына борылганымны да хәтерләмим.Ярар ансы шулай булсын ди, кистереп чыкмакчы идем.бугай.Ләкин бит менә, именно Айнурлар яшәп яткан өй янында гына , юлдагы чокырга төшеп утыруым, монсы брат бер мистика.Соңыннан карадым да әле мин.Шул чокыр тирәли әйләнеп уза торган юлы да булган бит.Ә мин берни күрмичә , шунда баттым.Кирәк бит, нәкъ шул вакытта Метрий абзый миченә яккан .И мин шул төтен исенә барып, Айнурны очраттым да инде.
Дааа, туганым чынлап та мистика бу.Кешегә әйтсәң кеше ышанмас.Мин Мәдинәгә дә әйттем әле , диде Гомәр.Монда я рәхмәт фәрештәләре канат җәйгән, я чегән әткәй юл күрсәткән , дөресрәге әткәйнең рухы.Киткәннәрнең шулай ярдәм иткәннәрен ишеткәнем бар минем.Ул да минем шулай өзгәләнгәнне күреп, түзмәгәндер.
Белмим Гомәр, белмим! Кем борды рульне, кем шул чокырга алып килде?монсы бер сер.Ну главный хәзер Айнурыбыз безнең белән, диде Бәхтияр.
Шулай, улыбыз хәзер безнең белән!Әле мин, кәничне ышана алмыйм . Тик шулай да,әйдәгез егетләр, бер сарыкны суеп, эшкәртик.Улымның уздырылмаган бәбәй туен,ясап алыйк әле диде Гомәр.
Мәдинә , безгә син давай искерәк киемнәр бир, без бакчага чыгабыз.Ә сез өстәл әзерли торыгыз.Метрий бабай син главный .
Ирләр чыгып киткәч, Мәдинә чәй куеп җибәрде.Тиз тиз генә шкафтан тәм томнарны барлады.Хәзер Богдан белән Айнура кайтса, аларны үзәккә җибәрәм.Гомәрнең әнисен , Сара әнине алып кайтырлар.Вәә сюрприз була бу! Әни белми дә бит әле безнең.Вубшем , бер кеше дә белми әле.Иии, шаккатырлар инде диде ул, өстәл өстен сөртеп.
Иии, шәп булыр иде диде Зәбирә әби, мин дә Сарага теге банкамны тапшырыр идем...
Ник Зәбирә апа, әйттем бит инде мин сиңа, бернинди банка кирәкми дип...
Юк кызым, гади банка түгел ул.Аны Алмаз Сарага тапшырырга васиять итеп калдырган иде.Менә шул, бүләк банка ул....Зәбирә шулай диде дә , тынып калды.Өйдә бер ара тынлык урнашты.Шуннан файдаланып Метрий бабай да телгә килде.Син Зәбирә ,теге вакытта нигә андый адымга барырга булган идең ул, ә?Аннары кулың да бик каты иде синең.Син суккан җирләр бераз авыртып та йөрде әле.
Иии, Метрий, бездә кызлар хетрий дип көлеп куйды Зәбирә әби.Булгандыр инде бер сөйләрмен әле яме.Безнең өй иркен , бүген кич безгә куна кайтырсың.Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз.Мин дә көннәр буе бер ялгызым.Малай белән онык кунакка гына кайталар алар.
Тагын ни бит әле Зәбирә, ни диде кыяр кыймас кына Дмитрий бабай.Син теге вакытта исемеңне дә ялганлап әйткәнсең әле.Исемең кем дип сорагач,Сара дип алдагансың бит.
Иии, вәт чукракны аны, дип елмаеп куйды Зәбирә әби.Сара түгел Зара дидем мин сиңа.Районда марҗа иптәш кызлар, мине Зәбирә дип түгел, ә Зара гына диләр иде.Син ,Метрий дигәч, Зара дигәнмендер инде... Менә шулай Метрий.Ә син яшь вакытта бик матур идең бит, миңа карап та тормадың.Коткардың да, шул арада юкка да чыктың.Рәхмәт тә әйтми калдым.Хәзер әйтим әле: рәхмәт Метрий. Шулай дип Зәбирә әби , яран гөлләр чәчәк атып утырган тәрәзә төбенә килеп басты.Кара әле Мәдинә !Айнуралар че то озак тордылаар?
Кайтып җитәрләәр , Зәбирә апа.Җәяү түгел ич алар.Кайтуга районга барып кайтырлар ,аннары.
И, менә рәхмәт.Бер көндә күпме сөенеч, күпме очрашу.Димәк мин дә Сара белән очрашам бүген.Куркып та торам әле.Бик усал түгелме ул, Мәдинәә? диде Зәбирә әби.
Юук, Зәбирәттә, әни бик ачык кеше ул.Алмаз абыйны да күптән гафу итте .Алмаз булмаса , мондый алтын малаем да булмас иде дип кенә җибәрә хәзер...Ул да булмады, капка төбенә килеп туктаган машина тавышы ишетелде.Айнуралар кайттылар бугай , Богдан китеп бармасын тагын дип, Мәдинә тиз генә ишек алдына чыгып йөгерде.Капкадан көлә көлә кергән яшьләрне күреп, күңеле тулып елап җибәргәнен сизми дә калды ул.Кызым, кадерлем минем !диде Мәдинә, күз яшьләрен сөртеп .Айнур табылды бит, Бәхтияр абыең табып алып кайтты...Шул вакыт та Айнураның күзләреннән ниндидер бер билгесез нур чагылып узды.Айнуур? диде ул үзе дә сизмәстән.Димәк Айнур кайтты!Ничә еллар мин аның урынын алып, аның гомерен яшәп яттым.Әни! Ә миңа нишләргә хәзер? Миңа кая барырга?Бәлки миңа үз әниемне-Земфираны эзләп караргадыр.Мин хәзер монда артык булырмын бит инде...Айнураның тамагына төер утырып , төндәй кара матур күзләре , чык бөртегедәй яшькә тулды.
Ни сөйлисең син кызыым? Нинди уйлар килә башыңа? Әтиең ишетмәсен тагын бу сүзләреңне !диде Мәдинә.Без бит сине бик яратабыз!Син бит минем бердәнбер яраткан, ярдәмче кызым.Синнән башка нишлик ди без?
Чынлапмы әни? Син чынлап та мине яратасыңмы? Айнурның урынын алганга да ачуың килмиме?Мин дә сезне бик яратам шул, әни! Әтине дә, Саматны да яратам дип Айнура күзләрен сөртеп алды.
Ә мине ?диде Богдан елмаеп.Мине яратасыңмы?Айнура бераз серле генә егетенә карап торды да көлеп җибәрде.Сине дә яратам,Мэ тут камАм,Мэ тут камАм дип Богданны бит очларыннан үбеп алды.Мәдинәнең эченә җылы кереп китте.Ярый әле, Богдан-яраткан егете бар дип уйлады ул.Айнура , Богдан !Сара әбине дә алып кайтасы иде.Булыр микән? Ул то же берни белми бит әле.Богдан , син ни әйтерсең ?диде Мәдинә.Кызым, кара әле ,Айнурга кич кияргә бер спортивный чалбар да кереп алыгыз әле, үзәктә кибетләр озак эшли бит, хәзер акчасын бирермен, дип, кире өйгә кереп китте.
Ә Айнура, егетен җитәкләп , куркып кына бакча ишеген ачты.Әнә ул , бу тормышта урыны алышынган, күпне күргән Айнур.Айнураны күреп,Айнур да кызга төбәлде.Язмыш җилләре туган нигезләреннән йолкып алып, икесен ике ярга бәргән егет белән кыз , бер берсенә карап тынып калдылар...

КЫРЫК ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Ә-ә, менә кызым да кайтты, диде Гомәр, сүзсез катып калган Айнураны күреп.Кил әле кызым...әйдә ! Сине Айнур белән таныштырыйм әле...Ләкин ни Айнур, ни Айнура урыннарыннан кузгалырга да уйламадылар.Шунда Айнур, колакларын кулы белән каплап,бакчага терәлеп торган урманга таба борылды.Бер мизгелгә генә , аңа учак буенда ,шау гөр килеп җырлаган чегән җырлары ишетелеп киткәндәй булды.Шалтыр шалтыр килеп барган арба тавышлары, кире таборга, сабый чагына алып кайткандай тоелды.Улым, улыым!дигән тавыш та кайдандыр ерактааан, ерактан ишетелде.Ни әйтергә белмәгән Гомәр, аптырап улының җилкәсенә кагылды.Айнур, нәрсә аптырап калдыгыз?Әйтерсең лә сез танышлар.Безне дә ишетмисез хәттә.Ни булды?
Әйе ,әти, диде ниһаять Айнур.Без танышлар.Һәр хәлдә миңа шулай тоела.Әйтерсең мин Айнураны гомер буе беләм.Аны күргәч мин, сабый чагыма кайткандай булдым .Әйтерсең менә, андагы чегән әни муеныма, шушы медальонны киертә.Ә үзе башымнан сыпырып:моны бер дә салма, ул сиңа дөрес юлны күрсәтер дип әйтә.Әйе, әйе чегән әни...Айнураны күргәч , ул да искә төште.Земфира әни бик охшаган аңа...
Димәк , Айнур! син минем әнине хәтерлисең?Мин аңа охшаган дисеңме ?диде Айнура , чак чак ишетелерлек итеп.
Әйе, Айнура! Миңа алты яшь кенә булган булса да,ул чагым , вакыт вакыт күз алдына килеп баса минем. Димәк ,мине тәрбияләгән Земфира синең әниең .Ул бик әйбәт, ягымлы иде.Ә әтиең, бик коры, усал булып хәтердә калган.Земфира әни үзе дә, башкалар да аннан куркып тора идек.
Шулаймы???Ләкин язмыш сиңа елмайды.Син менә хәзер өйдә,үз өеңдә Айнур ! син үзеңне таптың.Әти белән әни дә сөенечтән нишләргә белмиләр.Бәлки миңа да, үз әниемне әзләп караргадыр.Бәлки аның да мине күрәсе киләдер...
Ә нигә эзләргә ? диде Бәхтияр.Айнура, мин бит Земфираны күреп кайттым.Кайда торганын да яхшы беләм.Менә бераз эшләрне җайлыйм да, Саратовка барып кайтырбыз.Ул да сине бик көтә.Бөтен җаны тәне белән,сине күрәсе, аңлашасы килә аның да.Чынлапмыы?..Айнура сөнечтән хәттә сикереп куйды.Бәхтияр абый, алайса , әниләр риза булса, барырбызмы? Бер кешегә әйтмәсәм дә, минем дә бит тудырган әниемне бик күрәсем килә.Әти мәҗбүр итмәгән булса, мине куак арасында калдырып китмәс иде ул.Әтиемне усал, коры кеше дисез бит.
Борчылма яме кызым, барырбыз.Минем үземнең дә Земфирага әйтелмәгән сүзләрем байтак әле.Искиткеч ул, синең әниең.Бәлки әле сине дә , шул яхшы күңелле булганлыгы белән калдырып киткәндер.
. Ничек Бәхтияр абый?Яхшы күңелле кеше, баласын ташлап китә ди мени?диде Айнура, аптырап.
Калдыра Айнура,калдыра...Чөнки ул Мәдинәнең хәлен, уй- кичерешләрен аңлагандыр.Айнурның кире үзләренә кайтасына өмет тудырып калдырган бит.Хат язып та калдырган.Менә шундый ул Земфира.Ул да сине ярата.Ә хәзер балалар, ни булса булыр!Сез давай ,Сара әбине алып кайтыгыз.Без монда үзебез эшне төгәлләрбез.Ату әни аңгырайтып бетерә инде, кайчан Сара кайта, кайчан Сара кайта дип.Барыгыз яме...
Айнураның шулай өзгәләнүен күреп, Айнурның да йөрәге авыртып куйды.Бу чибәр кызның урынын тартып алган итеп тойды ул хәзер үзен.Нинди дә булса матур сүзләр әйтеп аны юатасы, аңлашасы килеп, бер ныклы карарга килде Айнур.
Әтии! диде ул , үзәкләрне өзәрлек ягымлы тавыш белән.Әти сүзен шундый матур, яратып әйтте ки, Гомәр үзе дә , бер мәлгә әллә нишләп китте.Маңгаена тир бәреп чыкты.Күзләрендә сөенеч нуры балкыды.
Әти, мин дә Айнуралар белән барсам, син ни диярсең? Айнура син каршы килмәссеңме?.. Әйдә,конечно.Барабыз.Танышырбыз да, диде Айнура.Ләкин туганнарым,Айнур хәзер үз урынын алды.Мин моңа бик сөенәм.Моңа хәтле, мин аның мондагы тормышын, хәттә исемен алып яшәдем. Ну хәзер ,миңа Айнура дип эндәшү дөрес булмас дип беләм.Чөнки минем үз исемем бар.Читен булмаса миңа, тудырган әнием исеме белән эндәшүегезне теләр иде.Ул исем барыгызга да таныш.Ул Зара.Җайлы гына, матур исем - Зара.Шулай диде дә Зара, Богданны җитәкләп бакчадан чыгып китте.Киттек Айнур ,әйдә әби белән дә танышырбыз диде ул чыгып барышлый..
Яшьләр чыгып китүгә, бакчада берара тынлык урнашты.Гомәр дә, Бәхтияр дә , Айнура әйткәннәрне үз башларыннан уздырып , уйга калдылар.Син брат, диде Бәхтияр, Айнура әйткәннәрне алай авырга алма.Аның да йөрәге янадыр.Бигрәк тә хәзер ,менә Айнур кайткач.Земфираны да күрәсе киләдер.Нишләтәсең, кыз бала күбрәк әнигә тартыла бит.Зара , дигәнгә дә каршы килмә.Аның да үз исеме, үз тормышы белән яшәргә тулы хокугы бар.Әле дуслашып та китәрләр, күреп сөенербез генә.
Гомәр, туганының шулай әле русча, әле татарча сүзләр кыстырып, шундый алтын киңәшләр биргәненә шаккатты.Дөрес, Бахтияр, диде ул.Син барсын да дөрес әйтәсең.Бүре баласын бүреккә салсаң да бүрегә карый дип, белеп әйткәннәрдер шул.Айнураны күпме генә яратып үстерергә тырышсак та, аның да бит үз әнисе, үз әтисе дигәндәй...Күрдем брат, күрдем.Тартыла ул үз әнисенә, тартылааа...
Шулай сөйләшә -сөйләшә, ике туган сарыкны эшкәртеп бетергәннәрен сизми дә калдылар.Күп итеп суган, лимон салып , итне кыздырырга әзерләп , учак ягып җибәрделәр.Алар янына Метрий бабай да чыгып утырды. Эх, яратам инде шушы янган учак исен! диде ул.Йөрәккә сары майлар булып ята.Ээх..
Метрий бабай , тик утырма син !давай , малай турында, үзең турында да бераз сөйлә, диде Гомәр, кызыксынып.Нинди эштә булдыгыз, нәрсә хисабына яшәдегез?
Нәрсә хисабына дип, урман туйтырды инде безне.Элек егерь булып эшләдем, хәзер менә дару үләннәре сатабыз.Уптым да алып китәләр шунда.Айнур белән икебез, һәр үләнне, агач кайрыларын ничек итеп кулланасын, ничек итеп дару ясыйсын бик яхшы беләбез.Айнурны күпләр, хәзер Айболит дип тә йөртә.Аның Гомәр,ул яктан сәләте бар.Бераз үстереп кенә җибәрсәң, менә дигән үләннәр белән дәвалаучы чыгачак аннан.
Шулай дисеңме, Метрий абзый!Бик яхшы булыр иде.Нинди булса да бер һөнәр кирәк булыр инде ул.Ярар, бар да әйбәт булыр алла бирса.Хәзер, главный ул безнең белән..
Алар шулай сөйләшеп озак та утырмадылар, Айнуралар Сара әбине ияртеп ,кайтып та җиттеләр.
Егетләр, бакчага кереп китсә, Айнура белән Сара әби өй әченә, Мәдинәләр янына уздылар.
Мәдинә, килен!Нинди сөенеч!дип Сара әби керә керешкә , елап җибәрде.Айнур табылган бит.Улыбыз табылган.Ничә еллар көттем мин бу көнне.Үзем исән чакта табылса иде дип, күпме догалар кылдым.
Тукта әле, әнкәй Башта күрешеп алыйк, диде Мәдинә.Йортка бер дога кылып алыйк.Болай пух парах китереп атма әле син.Менә Зәбирә әби дә синең белән танышасы килеп утыра.Ә сиңа Айнур яңалык түгел мени.Каян белдең әле син, ул барын.Ээх, сине!Гомәрнең түземлеге җитмәгәндер әле, ул сөйләгән тучны.
Тучны булмый торсын әле , диде Сара әби күрешеп.Мин бит кызым, сезгә килгәч баланың малай икәнен күреп калган идем.Җүләр түгел бит мин, малай белән кызны аермаска.Бу хакта үзем генә белеп, үзәкләрем өзелеп яшәде бит минем.Сезгә генә әйтмәгәч тә.Әйдә утыр, йортка дога кылып алыйк дип, Сара әби Зәбирәттә янына барып утырды.Бер кат дога кылып , изге теләкләр теләп алгач Сара әби Зәбирәгә карады.
Ни хәлләрең бар яшти? Сине күргәнем юк бугай әле минем.Авылга озак кайтмадым шул.Күрше карчык озак авыртты, аны ташлап китәргә кыймадым.Мин Гомәрнең әнисе булам.Сара мин дип, ике кулын Зәбирә әбигә сузды.
Зәбирә әби, беразга каушап та, куркып та калды.Ни әйткәнен үзе дә сизмичә:Мин Зәбирә булам.Чегән Алмаз хатыны...

Дәвамы бар

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас