

КЫРЫК АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Мәдинә бөтине кулына алып, иреннәренә китерде.Рәхмәт сиңа ходаем!Биргән сагышларың өчен, яшәргә көч биргән шатлык, бәхетләрең өчен рәхмәт!
Эх, бәгырем! диде Мәдинә, әле һаман ишелеп төшкән бәхетенә.ышанмыйча.Менә бәхет бу улым ,ичмасаам ! Нинди зур, матур егет булып үскәнсең.Ничек эзләп тапкан Бахтияр абыең сине?.Әле бит без,әтиең белән икебез , Земфира белән Петшаны көттек.Имеш улыбызны җитәкләп алып киләләр.Килерләр ди сиңа, бар көтеп утыр.Петша диген..Исемен әйтер идем.Петша..Патша дисәң дә буладыр әле.Чегәннәр патшасы.Шул патша тәресе аркасында күпме күз яшьләрен түктек бит...Улым җаным, улым минем дип , Мәдинә Айнурны кысып- кысып кочаклады,
Битеннән, чәчләреннән күз яшьләренә чыланган иреннәре белән үпте дә үпте.Улыым,мин беләсеңме нәрсәдән курыктым , диде ул, Айнурны кочагыннан чыгармыйча.Гафу итмәссең дип, курыктым.Шул Петша сине урлап киткәч, әзләргә бирәсе иде бит .Ә без нигәдер бирештек.Милициягә дә хәбәр итмәдек.Дөрес анда хәбәр итмәүнең сәбәбе дә бар, әлбәттә.Сөйләрмен әле, алла бирса сөйләрмен.Тиздән әтиең дә кайтып җитәр менәә..
Юк инде әнием!Ничек мин сине гафу итмим ди? Милициягә биргән булсагыз да, барыбер тапмас идегез сез, әни.Чөнки алар урланган балаларны бик оста яшерәләр дип беләм.Таборга берәр чит кеше якынлашканны күрсәләр, чегән хатыннары шул баланы, башка җиргә яшерергә җитешмәсәләр,катлы катлы күлмәк астына тыгып куялар иде.Күлмәк астында качып ятканым минем дә истә әле.Әшәке кешеләр килә дип куркудан, тын алмыйча да тора идек...
Эх улым, улым!Башларың ниләр генә күрмәгәндер шул.Ардыңмы?Әйдә, эскәмиядә утырып торыйк бераз.Әтиеңне монда гына көтик инде.Әй, сөенер инде ул!Миңа сиздермәскә тырышса да, үзәкләре өзелгәнен бик яхшы белдем мин.Урман ягына каерылып, каерылып караган чакларын күреп, үксеп елаган вакытларым аз булмады.Улыыым, ә Барон, Земфира нишләп яталар? Сине үз балалары кебек үстерергә сүз биргән иделәр.Бер дә охшамаган әле.Ябык та күренәсең, өстеңдә дә эш киемнәре генә...Мәдинә шулай дип, әйтәсе сүзен әйтеп тә бетерә алмады, Айнур җиңел сулап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Син нәрсә инде әнии? диде ул футболка, чалбарларын сыпырып.Эш киемнәре түгел бу, әйбәткә кия торган киемнәрем.
И- и улым, боларны кешелеккә киясең мени.Бер дә күлмәк, кәчтүм чалбар да алмадылармы теге гуҗлар?
Әни, мин чегәннәрдә үсмәдем бит.Метрий бабай үстерде!
Метрииий? Ансы кем тагын? Метриий, кайсысының бабае ул?
Керәшен бабае ул.Чегәннәрнеке түгееел.Мин әни.алты- җиде яшь тирәсендә, урманда адаштым.Шунда Метрий бабай мине табып, үзенең урман эчедәге өенә алып кайтты.Бераз хәтерлим әле мин , ул көнне.Юл кырыеннан гына барам дип уйлап,урман әченә кергәнмен дә кергәнмен..
Иии балам, менә бит!Менә бит ходайның бер рәхмәте!
Ничекләр килеп чыккан ул бабай.Фәрештәләр үзләре алып килгәндер аны.Ә кайда тора соң ул, улым, Метрий бабай?
Ул әни, монда әле хәзер ,машинада утыра.Курыктык без.Болар безгә кирәкми дип әйтсәгез, нишләрбез дип курыктык.
Эх, Айнур Айнур! Үземнең балама, аны коткарып, үстергән бабайга ничек каршы килик ди без?Иске капчык киеп килсәгез дә, сездән матурны таба алмас идем мин, диде Мәдинә..Кайда ул, Метрий? Әйдә әле, танышыйк дип , чирәм өстеннән машинанага таба йөзеп китте.Әйе нәкь менә атлап түгел, йөзеп китте ул.Хәттә очып китте дисәң дә булыр иде.Чөнки, сөенечтән гәүдә авырлыгын югалтты , иңнәрендә пар канатлар тойды Мәдинә.
Айнур сакланып кына , машинаның арткы ишеген ачты.
Әйдә Метрий бабай чык әле.диде ул, пышылдап кына, алдагы утыргычта арып йоклаган Бәхтиярне уятмаска теләп.Әйдәле, әйдә!Менә әнием белән дә таныштырыйм.
Дмитрий бабай, машина ишеген, үзенә күрә саклык белән генә япса да, Бәхтияр уянып, күзләрен ачты.
Кая киттең ,милый человек? диде ул,ачык тәрәзәдән ачуланган булып.
Метрий бабай бер Айнурга, бер Бахтиярга карап, каушап калды. Мин, мин...белмииим!диде ул, нәрсә әйтергә белмичә.Айнур чакыра бит...
Улым гына түгел Метрий бабай, мин дә чакырам әле, диде Мәдинә, бабай белән ике куллап күрешеп.Минем дә сезгә җиткерәсе рәхмәтләрем , сөйләшәсе сүзләрем биик күп.
Мин Мәдинә булам, Дмитрий абзый.Мәдинә!...Унҗиде ел элек чегәннәр урлап киткән сабыйның әнисе мин.Унҗиде елга, унҗиде минут уйламаган булдымы икән безнең.Еладык та, көттек тә, үкендек тә без..
Шулай кызыым!Баланы шулай көтәсе икән ул.Исән кеше , барыбер бер кайта ул, Мәдинә.Менә мәңгелеккә киткәннәр генә диде Метрий абзый, читкә карап.Әле аларны да көтәбез кызыым.Кайтмасын да беләбез, ну барыбер күңел көтә.Мин әле һаман, вакыты вакыты белән, ишекне ачып карыйм.Как будты малай шунда, ишек артында гына басып тора.Әле бит тавышы да ишетелеп киткәндәй була...Сезнең бәхет бар Мәдинә.Улың исән сау, ярдәмгә ашкынып торган туганнарың бар. Аннары Дмитрий бабай пышылдауга күчте.Кызым кара әле,бу матур чегән ире, үзе дә урлашканмы әллә Айнурны?.Хәзер акылга утырып, эзләп йөриме?
Бабайны жәлләп, юатырлык сүзләр эзләгән Мәдинә елмаеп куйды.Юук, бу чегән ,иремнең туганы-Метрий абзый.
Әйткән иде шул ул.Ә мин ышанмаган идем.Айнурның әтисе дә чегән мени алайсаа?Чегәннекен чегән урлаган мени? Вәәт сине, бал кортына чактырыйм ,ә-ә дип,башын кашып куйды Дмитрий бабай.Мин бу яшькә җитеп татарча сөйләшкән чегәнне күргән юк идее.Синең ирең дә татарча аңлыймы?
Аңлый да Метрий бабай, сөйләшә дә.Менә хәзер кайтып җитәр алла бирса, яңгыр да килеп җитә.Яшендә урманда калуың куркыныч.
Улым , Метрий абзый! әйдәгез, өйгә керик.Сөенечтән яңгыр сибәләгәнен дә сизми торабыз бит.Бәхтияр, әйдә син дә...Алар шулай шатлыктан балкып, өйләренә таба атладылар...Кич белән Бәхтияр, бәйрәм ясыйбыз бүген алла бирса!Сара әби дә килер..Гитараларыгызны да онытасы түгел, диде Мәдинә.Гомәр кайткач бер сарыкны суярбыз! Нинди бәхетле көнем минем бүген!
Әни, минем дә шулай ук.Мин дә бик бәхетле хәзер.Хәттә мин әле ышанып та бетә алмыйм, диде Айнур.Иртәгә әниеңне күрәсең дисәләр, көлгән генә булыр идем.Әни, әни...гел әйтеп торыр идем мин бу сүзне..
Ә син?Ә син милый человек нигә уйга калдың?диде Бәхтияр, үз уйларына чумган Метрий бабайга карап.
Юук, уйламыйм.Мин дә бик шат кәничне.Өстемнән йөк төшкәндәй булды.Син Мәдинә кызым, Сара әби дә килер дидеңме әле ул?.Сара...Сара...Искә төште бит әле, Бәхтияр, теге су кызы да , ни бит...Сара исемле иде бугай..
КЫРЫК ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Все таки исеңә төште алайса, Метрий бабай!диде Бахтияр, кулларын бераз язып.Бик матур да булгандыр әле ул ...Шулай дип, әйтер сүзен дә әйтеп бетерә алмады, урамның икенче башыннан, бер көнге шикелле, лаштыр лаштыр галуш тавышы ишетелде.Бөтенесе , әйтерсең ,бер командага буйсынып артка борылып карадылар .Ә анда кулларын болгап ,абына сөртенә , тагын да шул, зур итек галушларын өстерәп, Зәбирә әби ашыга иде.Тагын теге параходына утырган бит әни! диде Бәхтияр , көләргә чыдый алмыйча.Аның бу сүзеннән бөтенесе дәррәү көлешеп, Зәбирә әбине көтә башладылар.
Ну, әни ! Галушың шәп йөгертә сине !диде Бәхтияр һаман да көлүеннән туктый алмыйча.Мәдинә сиңа нормальный аяк киеме биргән иде бит, югыйсә.Кайткач бу галушыңны ягам мин әни...
Әйе, ягарсың! Яктырганнар ди сиңа.Көтеп тор.Машинаң белән пырхылдап узып киттең.Әни, мин кайттым дип әйтү юк, чурт юк.Туктап алсаң, укаң коелыр дип курыктың шту ли?Әле мин көтеп ятам , хәзер кайта дип.Менә көтеп ят сине..Нәрсә эләкте шуны кидем инде менә..диде Зәбирә әби.Кем белә ,сезнең ни эшләп йөргәнне.Аннары зур галушларына карап ,үзе дә көлеп куйды.Эчкә үк алып кертеп тә куйган идем бит мин боларны.Ии-ии ,тагын ничек тартып чыгарганмындыр..Зәбирә әбинең үзенә хәттә, ачулану да, ничектер килешеп тора аның.Барыбер шул нур балкып торган күзләр, ягымлы йөз.Ачулануы да,ничектер шунда яратып кына кебек.Ул шулай бераз тузынып алды да, Метрий бабайны күреп , аңа төбәлде .Монсы нинди ят бабай тагын? Кайдадыр күргән дә кебек тоелаа.. Менә дус кеше, күрәсеңме ә-әә? Миннән көлергә булдыралар алар.Малаең тәрәз каршыннан очып узып китсәәә, киярсең име?Ярый әле оек белән йөгермәгәнмен.Аннары карашын Айнурга күчереп,ә син кем буласың улым?диде.Бер дә күргәнем юк дисәм индеее..Син дә никтер таныш кебек.
И-и Зәбирә әби! Кызма әле син, диде Мәдинә.Бик сөенечле көнебез бүген безнең.Менә бит Бәхтияр рәхмәт яугыры , улыбызны табып алып кайтты...
Улыбызны?...Әллә? Чынлапмы?дидеЗәбирә әби, Айнурга якынаеп.Бу матур егет , безнең Айнур була мени инде?Мин һаман ышанып бетә алмыйм әле, бу хәлләргә. Айнураның үзен дә ,Гомәргә охшата идем мин. Вәт менә, улыым,димәк син безнең Айнур?Нишләрсең, нишләтми генә бу язмыш, адәм балаларын.Бер караганда яңагыңа сугып җибәрә, инде икенче яңагыңа суга дигәндә генә,назлап үбеп ала.Кара әле Мәдинә кызым, Гомәр үзе кая суң әле? Сез аңа сразу әйтмәгез әле.Сөенечтән алышынып куймасын..
И-и Зәбирәттә, әйтсәң әйтәсең инде, диде Мәдинә, болыт арасыннан чыккан кояш сыман балкып.Югалтканда түзгәнне , сөенечкә түзәрбез инде.Гомәр үзе дә, кайтып җитәргә тиеш хәзер.Менә яңгырдан качып, өйгә керергә генә тора идек.Ә,Айнура белән Богдан сездәме?
Юк, өйдә түгелләр. Алар ниндидер концертка әзерләнеп йөриләр.Өч наратта була диме соң.Аннары Зәбирә әби, пышылдап:Кара әле, Мәдинә!Кем бу, бабай? Бик таныш, күргәнем бар шикелле.Ләкин кая икәнен генә хәтерләмим.Кая күрдем соң әле?
Моңа кадәр , күлмәк җиңнәрен тарткалап, Зәбирә әбине күзәткән Дмитрий бабай, әбинең соңгы сүзләрен бик яхшы ишетеп алды.Ниик Зәбирә? Син түгелме суң бу, милый человик?диде ул.Теге вакытта ,су астыннан тарак эзләгән, су кызы син идең бит.Сара дип әйткән идең бит син үзеңне?
Нәстә дии? Милый дип әйтәмее? диде Зәбирә әби кеткелдәп.Нинди су кызы дисең, дус кеше?Баш эшләми әле дигән булды ул,сүзнең ни турыда баруын аңламаганга салышып.
Бик әйбәт эшли ,диде , Метрий бабай батыраеп.Теге вакытта, Чишмә төбенә киткәндә эшләми иде ул башың.Әле мине тукмап та маташтың бит..Хеей,Баш эшләми имеш..Метрий мин.Теге вакытта, Инештәәә..
Әә, Метрий!Дмитрий!Тучны , чуртым гына икән.Син бит әле бу! Әйтәм аны, каядыр күргәнем бар сыман.Картаябыз малай, яшь бара, диде Зәбирә әби, бу хәлне яшереп торуның файдасыз икәнен аңлап.Ул вакытларны уйласам, хәзер дә каз тәннәре чыга әле ул.Әйе ,рәхмәт инде.Син тартып алмаган булсаң,мин монда басып тормас идем хәзер. Бәхтияр дә булмас иде .Рәхмәт инде сиңа.Айнурны да кем табар иде, диде Зәбирә әби.Вәт син аны..дөнья куласа, бер әйләнә бер баса дип.Син каян килеп чыктың Чулпанга?
И,Зәбирәттә, диде Мәдинә,Метрийнең җилкәсенә яратып кагылып.Безнең Айнурны бабай урманнан, адашкан җиреннән табып үстергән. Алты яшендә улым урманда адашкан булган икән бит.Кая диген әле, моннан сиксән- туксан чакрымда гына урнашкан Матвеевко авылы тирәсендә.Без беркатлы булып, чегәннәр башка чыгып йөрмиләр, Айнурны урлагач курыкканнардыр дип йөрибез тагын.Әле дә ярый, Метрий бабай килеп чыккан.Ул булмаса, Айнур белмим, хәзер кая булган булыр иде, белмибез....
Менә сиңа милый человек!Менә сиңа Метрий.Значит син мине дә, уйламаганда килеп чыгып, судан тартып алдың.Хәзер менә Айнурны да коткарган булып чыгасың.Иии, рәхмәт төшкере...
Туктале әни, туктале диде Бахтияр.Ә син ничек су төбенә киттең?Метрий бабай әйткәч, көлгән булам бит әле мин.Теге матур , коткарган кызың каршыңа килеп чыкса? дип.Ә менә , сине коткарган дип башыма да килмәде.Күп нәрсәләр белмибез икән бит әле без.Әни, кайткач сөйләрсең дип ышанып калам.
Ярар, ярар!, диде Зәбирә әби, кулын болгап.Сөйләрмен Бәхтияр.Ә син шуны бел, бабай алдында без барыбыз да бурычлы...Әйдәгез булмаса , чыланганчы өйгә керик әле, Гомәр кайтам дигәч кайтыр , эше килеп чыккандыр...
Инде өйгә керәбез дип, Мәдинә капка келәсенә генә үрелгән иде , кайтып килүче Гомәрне күреп, туктап калды. Айнур улым! әтиең дә кайтып килә икән бит.Әнә, синең әтиең! дип Мәдинә ,Айнурны җитәкләп,көлә -көлә ире каршына атлады.
Мәдинәсе белән ир егетне күреп, Гомәр адымын кызулатты.Аңлады ул, сизде.Җаны тәне, йөрәге белән сизде.Бу егет аның иң иң якын, өзелеп көткән, төшләрендә күреп саташкан малае-Айнуры.Маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләре күз яшьләре белән кушылып, яңакларын чылатты .Улыым, диде Гомәр, калтыраган иреннәре белән.Ләкин аның нәрсәдер әйтүен , үзеннән кала берәү дә ишетмәде.Менә биш адым..дүрт..бер...Һәм менә,Айнур, әтисе кочагында.Әтии!әтием..Айнурның йөрәге, күңеле генә түгел, җаны..гәүдәүсе елый иде.Ничек сагындым мин сине әти!Ничек әйтәсем,кабатлыйсым килә иде, бу сүзне.Мин бит әти! Беләсеңме? Табылдык песиемә хәттә, "әти"дигән исем куштым.Әти ! әйдә ашыйбыз...Әти, мин урманга киттем.Ә ул мине аңлаган кебек, күзләремә карап озатып кала иде.Белсәң иде син әтием.Сез мине көткән кебек мин дә сезне көттем бит...Мин сине , нәкь шушындый итеп күз алдына китергән идем ,әтием! диде Айнур, күз яшьләрен яшермичә.
Ә мин? Мин ничек көттем бу көнне.Унҗиде ел, көн төн көттем улым.Унҗиде ел..диде Гомәр.Сине югалткан сукмакларны ничә мең тапкыр урадым микән мин.Урманнан өйгә кайткан һәр көнне , сине күрергә өметләнеп кайттым бит мин өйгә.Ләкин синең юклыгыңны күреп , җанымның ничек әрнегәнен белсәң иде син.Улыым,улым! Син кайттың! Мәдинә, кайтты бит улыбыз! Бәхтиярга рәхмәт. Тыңла әле хатын.Уйдырмаларга ышанмыйм мин хатын, ну монда, менә нәрсә... Алмаз бабайның да рухы монда юл күрсәткәндер, Бәхтиярга да ул булышкандыр улымны табарга..
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова