Литература
8 Марта 2022, 07:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

44-45 бүлекләр Карагыз әле, милый человик!диде абзый кеше.Сез безне кая алып барасыз соң әле?Мине дә алыгыз әле дидем дә, диюен.Милициягә түгелдер биит?

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Карагыз әле, милый человик!диде абзый кеше.Сез безне кая алып барасыз соң әле?Мине дә алыгыз әле дидем дә, диюен.Милициягә түгелдер биит?
Бәхтияр яшь аралаш, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Юк инде!Сез нәрсә?диде ул көлә- көлә.Безгә кайтабыз.Айнурны унҗиде ел, көн- төн сагынып көткән әти- әнисе янына кайтабыз?Аннары бабайга карап:Кайчаннан бирле сөйләшәбез инде,ә мин сезнең исемне дә белмим бит әле.
Милый человек,Сыр тут кхарэн?дип елмайды Бәхтияр.
Сыр кирәк!дип әйтәме суң ул, улым?дип пышылдады бабай Айнурга.Шунда Айнур , әйтерсең лә озак еллардан соң , беренче тапкыр таборга кайтты.Колагына чегән сөйләшүләре, җырлары ишетелеп китте.Унбер ел урманда яшәп, беренче тапкыр чегәнчә ишетте бит ул.Теле ачылганнан бирле сөйләшкән, аралашкан чегән теле бик таныш, якын булып тоелды аңа.Юк инде бабай, исемең ничек? дип сорый, диде Айнур , бабасының колагына әкрен генә.
Ә-ә , дип кеткелдәде тегесе.Мин сыр Дмитрий булам.Авылдашлар Метрий гына диләр..Айнур белән Бахтияр бер берсенә карашып, көлеп җибәрделәр.Бабай !сыр дип әйтәсе түгел.Дмитрий и все.
Ярар , все..все диде тегесе.Метрий и всё.
Эх бабай, мэ тут камАм,яв Эн кхарЭ дип , чегәнчә сөйләшеп киткәнен сизми дә калды Айнур.Бәхтияр, күзләрен зур ачып, энесенә төбәде.Син нәрсә дисең, Айнур?диде ул, шаккатып.
Бабайга, мин сине яратам, өйгә керик дип әйттем диде ул, ничек чегәнчә сөйләшеп киткәнен үзе дә сизмичә!Димәк энем, синең хәтереңдә калган ул чегәнчә.Шулайдыр Айнур, шулайдыр.. .Бишектән алып, алты яшькә хәтле чегәннәр арасында үскәч, кайдадыр күңелеңнең бер ерак почмагында сакланган да инде чегәнчә сөйләм..Ярар, тел белү беркайчан да мешать итми ул.Чегәнчә дә өйрәнербез, русча да.Ә хәзер әйдәгез, өегезгә керик.Кирәк дип санаган әйберләрне генә карап алыгыз да, киттек.Үз өеңә, сине көтеп моңсуланып утырган нигезеңә кайтабыз , энем!.Шулай диде дә, алар өчәүләшеп өйгә кереп киттеләр.Гади генә дүртпочмаклы өй.Шуның бер почмагын зур мич алып тора.Ике як стенага терәп куелган иске кроватьләр .Тәрәз каршында ук , агач өстәл.Ачык тәрәзәдән , өйгә үк терәлеп үскән урманнан кошлар җыры ишетелә, өйдәге сөйләшкән тавышларны ишетергә теләгәндәй , каен, юкә ботаклары тәрәзәгә сыенган.
Электр уты кермәгәнмени ?диде Бәхтияр , стенага эленгән ут чыбыкларын эзләп.
Юк, милый человик!Юуук!Урманга курыкмыйча кем ут сузсын инде.Алла сакласын, хәвеф хәтәр булуы бар бит.Метрий бабайның, милый человик, дигән сүзенә Бәхтияр ияләнеп бетсә дә,әле һаман көләсе килеп куя.Бик кызык тоела аңа бу сүз.Хәттә хәзер үзе дә , бу сүзне кабатлаганын сизми кала.Менә тагын :Да, милый человек, плохо!диде ул ..Утсыз плохо.
Әйе, монда ут юк.Ә авылдагы өйгә ут кергән безнең абый!диде Айнур, ничектер акланган сыман.Аннары, тыңлагыз әле, нәрсә генә алыйк икән соң, Бәхтияр абый?дип футболка, сөлге ише әйберләрне , кулдан теккән чүпрәк сумкаларга тутыра башлады.Шул искереп беткән киемнәрен, сыпыра сыпыра төргән энекәшен күреп, күңеле тулды Бәхтиярның.Ничә еллар шушында, йөз чакрым ераклыкта гына яшәгәнсең икән биит!дип уйлады ул.Әтиең белгән булсамы? Җәяүләп килгән булыр иде.Белмәгәнбез шул, әле дә ярый үзем килеп кердем шушы урман юлына.Әле һаман да сине эзләп, көтеп яшәгән булыр идек.
Айнурның тагын нәрсә алырга белмичә, аптырап торганын күреп , Бәхтияр энекәшен кочакламыйча булдыра алмады.Ярар улым, ярар.Калганнарын кирәк дисәгез, соңыннан килеп алырбыз.Ә хәзер, әйдәгез, киттек Чулпанга. Анда безне көтәләр.
Чулпанга дисезме?Диде Дмитрий бабай, авыл исемен ишетеп. Чишмә елгасы буена урнашкан авыл түгелдер бит ул.
Әйе, Метрий абый нәкь үзе!Беләсең что ли?
Юк ла, яшь вакытта бер кызны су төбеннән тартып алган идем.Шул Чишмәдә, бата язган иде ул.
Әллә ниләр исеңдә тора синең Метрии абзый! дип көлде Бахтияр.Бәлки ул кыз , авылга кайткач , каршыңа да килеп чыгар әле.
Юктыр, ул Чулпан кызы түгел иде бугай. Ул хәлләр истә дә калмаган булыр иде.Ләкин ,теге кызны ничек кирәк шулай тартып чыгаргач, нигә коткардың дип, үземне төя башлаганы аптырашка калдырган иде мине.Шуңа гына истә калгандыр.
Менә , диде Бәхтияр,Метрий бабайга карап:.Значит ул яклар сиңа таныш , бик әйбәәт!Бик әйбәт .АннарыАйнурга :Булдымы энем, аласы әйберләрегез беттеме?Кирәк ярак булса ,кибеттән алырбыз,ә хәзер әйдәгез! диде дә, машинасына таба китте.
Аның артыннан, юаш көчек балалары кебек, бер берсенә карашып, тын гына Дмитрий белән Айнур иярде.Утырыгыз әйдә!дип , кояштай балкып , машина ишеген ачты Бәхтияр.Утырыгыз, минем якыннарым !диде ул, Айнурны таба алганына әле һаман ышана алмыйча.
Дмитрий абзый, җыерчыклы кулларын күлмәгенә сөрткәләп, куркып кына арткы утыргычка кереп утырды.Аның артыннан иске ботинкасын сөялләнгән кулына тотып Айнур үрмәләде.Моны күреп, Бәхтиярның йөрәге чәнчеп куйды.
Айнур энем!ботинкаларыңны киеп куй әле, диде ул, энекәшен чын күңелдән жәлләп.Машинага кем аяк киемен салып утыра инде, я?
Табанына балчык ябышкан бит , абый.Машинаны пычратсам?диде Айнур.
Энем, җаным!Син бу хакта башка уйлама яме.Юып була аны пычранса.Ә хәзер кузгалдык, дип рульне кире чыгар юлга борды Бахтияр.Зур , яңа машина талгын гына кузгалып китте.Салонда уйнаган урысча җыр, күңелләрне җилкендереп куйды...Во поле берёза стояла, во поле кудрявая стояла.. Ой, люли люли стояла...
Бахтияр сиздермичә генә Айнурга карап алды.Бу матур, кара күзләрдәге гаҗәпләнүне, сөенеч катыш сагышны, сүзләр белән генә аңлатырлык түгел.Үзеңә күрергә кирәк бу күзләрне.
Урман юлы буйлап озак та бармадылар трассага да килеп керделәр.Каршыга машина ыжгырып килгән саен, Айнур куркып, бөтен гәүдәсе белән икенче якка каерыла.Әле юлга, әле абыйсына карап, җилкәләрен сикертеп куйгалый.Бераз шулай ,ишек тоткасына чытырдатып ябышып бара торгач, түзмәде ул. Ничек курыкмыйча йөрисез соң сез абый?Да-а диеп куйды .
Ничава улым, ничава !Скоро үзең дә өйрәнерсең әле.Машинаң да булыр аллах бирса, диде Бахтияр, юлга карап.
И-и Бахтияр абый!Машинасы булмас инде ул.Сез нәрсә? Гомер буе әшләсәм генә инде.Но мине ул кызыксындырмый.Мине әти әнием борчый, абый!диде Айнур.
Ә нигә борчый энекәш!Алар исән сау!Барсы да тәртип анда.Әле сине бик күп сюрпризлар көтә алда..
Әйе, әниләр исән сау дидегез.Ансы бик әйбәт.Ләкин алар мине, сез уйлагаганча көтәләр микән соң? Безгә мондый малай нәрсәгә дип әйтмәсләрме? Бахтияр абый! Әгәрдә безне кабул итмәсәләр? Сез бабай белән мине кире Матвеевкага алып кайта алмассызмыыы?
Юк кире алып кайта алмам, чөнки әниләрең сине әле урамга чыгарудан да куркырлар.Кайгырма энем, алар сине өзелеп өзелеп көтәләр.Унҗиде ел инде, урман ягыннан күз алмый алар.Шулай булгач барсы да әйбәт булыр..
Белмим шул.Мин бу яшемә хәтле, кырыйдан гына булса да әнигә, әтигә бер карыйсы иде дип, хыялланып яшәдем, диде Айнур.Ләкин менә бу хыялларым чынга аша башлагач , куркам мин абый.Может без авылга кермичә торыйк.Сез сөйләшеп карагыз башта.Ризалык бирсәләр , килеп алырсыз...
Ләкин Айнурның пышылдап кына әйткән бу сүзләрен Бахтияр әллә ишетмәде, әллә үз уйларына баткан иде, машинасын гына кызулатты ул.
Әнә Айнур!Күрәсеңме?Чулпан бу энем.Чулпан! синең туган авыл...

КЫРЫК БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Күрәсеңме Айнур!Кара әле !юл буендагы тактага ни диелгән.Чулпан!Әнә кара әле, уртасыннан ук боргаланып аккан Чишмә елгасына.Нинди матур табигать монда , искиткеч!Ә шаулап утырган әкият урманнары?!Үзем дә монда кайтып төпләнергә дип торам хәзер.Ә-ә ,Метрий бабай!диде Бахтияр, посып кына артта утырган бабайны, көзгесеннән күзәтеп.Я-ә, син ни диярсең? Таныш җирләр күзеңә чалынамы?Шул елгадан тартып алган идеңме инде син, ул су кызын!
Әле Һаман да ни булганын, кая юл тотканын аңламый утырган Дмитрий бабай , тәрәзәгә карап елмаеп куйды.Син милый человик, давай юлга кара әле яме.Үрле җир бит, алла сакласын диде ул, ишек тоткасын кулы белән кыскан килеш.Шушы авыл инде, конечно.Бер танышым тора иде монда Ул вакытта, по пүти генә күрешеп чыгыйм дип, кергән идем мин.Ә менә күпме еллар узып киткән.Бер аягың яшьлектә басып торса улым,икенчесе картлыкта тора икән лә ул.Сизмибез , уйламыйбыз гына икән без.Гомернең һәр көненә шөкер итеп, офтанмыйча сөенеп яшәргә кирәк балалар.Ходай үз бандәсен ташламый ул!
Дөрес әйтәсең, милый человек диде Бахтияр.То же правильно!Менә бит , аллахы тагәлә Айнурны табарга да булышты.Иначе , ничек аңлатасың бу сәер хәлне.
Ә син, Айнур!Син ни әйтерсең? Күңелең кылларын нинди дә булса берәр хис чиертмиме?Все таки туган авылыңа , әтиең әниең янына кайтасың.Биш ун минут , и всее!...
Нәрсә всё?! диде Айнур куркып.Бахтияр абый ,аңламадым? Нигә шулай диясез? Нигә всё?..
Бахтияр энесенең кисәк кенә куркып куйганын күреп , көлеп җибәрде.
Всё энекәш! Всё!диде ул елмаеп.Бабаең белән генә , иркенләп яшәү бетте сиңа.Сине хәзер әти әниең, абый-энекәшләрең , Айнура , тагын әбиләрең дүрт күз белән көтәләр.Ә бит улым, әгәр шул урман юлы буенча кереп, шул чокырга батмаган булсам?... Мин хәттә,бу турыда уйларга да куркам хәзер.Әниеңә ничек итеп , сине урманда адашып калган ул , тапмаганнар дип кайтып әйтәсе була иде? Нинди кара кайгыларга саласы була иде аларны.Ә болай? Болай , мин сине эзләп табып кайтам.Бергә кайтабыз !!! Туган өеңә , әти әниең янына бергә кайтабыз хәзер!
Ә-ә, сез всё, дигәч мин куркып киттем бит.Әллә ниләр уйлап куйдым. Әйе ,үзем дә бик сөенәм абый!Тик шулай да бик дулкынланам!Әйтерсең берсе күкрәккә вибратор куйган да, туктатмыйча шуны эшләтә.Куркудандыр инде ул име,Бәхтияр абый, бөтен гәүдәм дер дер килә.
Ә нигә куркасың диАйнур?Сөен генә, менә бит урамга да керәбез.Сезнең өй урамда, иң ахыргысы.Урманга ук терәлеп тора.Әтиең гомер буе урманчы булып эшли.Әниең Мәдинә, өйдә тора.Күп итеп мал тоталар.Рәхәтләнеп шулай яшәп яталар.Ләкин менә йөрәкләрендә генә гел син аларның, ә күзләрендәге сагышны әйтеп тә бетерә торган түгел.Унҗиде ел буе, ишек ачылган саен сине көткәннәр алар.Ә менә хәзер аларның бәхет ишекләре ачыла алла бирсааа....Хәзер килеп тә җитәбееез.Күрәсеңме алда, челтәрләп эшләнгән койманы ,? ул сезнең өй инде...Минут та узмады,Бәхтияр машинасын Гомәрләрнең капка төбенә кертеп урнаштырып та куйды.
Хозяевааа! дип кычкырды ул, арганнарын да онытып.Хозяйкааа!
Ул да булмады, башындагы яулыгын төзәткәләп чыккан Мәдинә дә күренде.
И-и чурт, Бахти, син икәнсең әле.Мин әллә берәр чегән Айнур турында хәбәр алып киләме , дип торам, диде Мәдинә, Бәхтияр белән күрешеп.Ничек йөреп кайттың? Земфираларны таба алдыңмы җаным?диде ул, машина ягына үзәк өзгеч караш ташлап.Сизгән идем инде мин аларны качканнардыр дип.Конечно, ...егет кул арасына керә башлагач кына, нигә дип, безгә малай бирсеннәр ди инде.Бәхтияр! тапмаганыңны син әйтергә куркып торсаң да, мин көтәм әле.Шул әнкәй язып биргән , җылы сулышымны өргән яхшы язу алып кайтачак аны. Карагыз әле, Мәдинә әйткән иде бит!диярсез әле.
Шул вакытта Бәхтияр, туганының хатынын кочаклап алды да: Карагыз әле , Мәдинә әйткән иде бит аны! дип , елмаеп машинага ымлады.
Нәрсәәә?диде Мәдинә пышылдап кына. Нәрсә дияргә телисең? Айнурны күрә алдыңмы әллә?Ул безне белергә дә теләмиме? Эх ,Бахти шунда сиңа теге хатны гына биреп җибәрәсе булган да бит. Бәлки , гафу да иткән булыр иде.Нигә уйламадык аны име? Ичмасам син дә әйтмәдең шунда, на всякий случай бир әле дип..
Әйе, шул килен.Бирмәгәнсең бит.Менә хәзер үзең бирерсең инде яме.Әйдә ле, утыр әле шул эскәмиягә дип, капка төбендәге эскәмиягә төртеп күрсәтте Бәхтияр.
Әйдә, син дә утыр, диде Мәдинә..Сөйлә.Ничек йөреп кайттың, юллар ничек? Земфираны күрә алмадың ,значит..
Шунда Бәхтияр серле генә елмаеп , машинасына таба китте.Хәәәзер, Мәдинә.. хәәәзер!....
Менә машинадан төшеп, капкага таба кыюсыз гына бер егет атлый.Әллә озак кайтудан, әллә артык дулкынланудан аяклары тип тигез чирәм өстендә, сөрлегеп сөрлегеп китә.Бөтен гәүдәсе дерелдәүдән, футболкасы селкенеп, селкенеп куя.Ә күзләре? Бу күзләрдәге курку, сагышны сөенеч моңны ?Юууук. Аңлатып язып булмый аны, юуук.
Айнур энем! диде, Бәхтияр кырык градус эсседә тунган кеше сыман калтырап.Сөенечтәнме ,артык дулкынландымы , әйтәм дип әзерләгән сүзләрен дә әйтә алмады ул.Бары пышылдап ...Чак чак ишетелерлек итеп:бу....бу..әниең!Синең әниең! диде дә, күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп, машинасына таба атлап китте.
Синең әниең?....диде Мәдинә.Бәхтияр!!!Синең әниең?...
Мин тагын төш күреп ятаммы? Гомәәәр!Уят әле мине! Зинһар уят!!..Ул арада Айнур Мәдинә каршына килеп җиткән иде инде.Мәдинә тиз генә, сикереп торырга теләде,ләкин хәлсезләнгән аяклары аңа атларга ирек бирмәде.Ул бары баскан урынында катып калып, нидер әйтергә теләп иреннәрен генә селкетә алды.
Улыыым!диде ул ниһаять.Улыым!! Шулай диде дә , башы әйләнеп Айнурның, эшләп үскән , ябык ,ләкин көчле кочагына ауды ...Әлләә кайда еракта, яшен яшьнәгән тавыш ишетелеп куйды.Көтмәгәндә генә исеп куйган, яңгыр җиленнән агачлар шыгырдады.Капка кыегыннан башларын тыгып ,күгәрченнәр гөрләшә башлады...
Әнием, әнием минем! диде Айнур.Күзләреннән ургып чыккан күз яшьләрен тыя алмыйча.Син минем әнием!?Ничә еллар , кырыйдан гына булса да бер күрергә хыялланып яшәдем бит мин сине.Белсәң иде син минем хисләремне!Ничә еллар урманнарга кереп синең белән сөйләшкәнемне ишетсәң иде син әнием!.Бәләкәй вакытларда , менә шулай кочагыңа кереп иркәләнәсе, сине үбә үбә кочасым килгән чакларны белсәң иде син....Әнии ..әнием!Нигә бер сүз әйтмисең, әни диде Айнур , Мәдинәне катырак кочаклап.
Ләкин Мәдинәнең генә сөенечтән сүз әйтергә хәле юк иде.Тамагына килеп утырган төерне, иреннәренә агып төшкән күз яшьләре белән, чак чак йотты ул.Айнур!..улыым! Минем кечкенәм, бәхет бөртегем минем! диде Мәдинә ,Айнурның кулларын кысып.Көн төн көттек бит улыым.Сине югалткан урман буен ,әтиең белән чиратлап сакладык улыкаем.Син беркөн йөгереп кайтырсың да ,безне күрмичә китәрсең күк тоелды безгә...
Унҗиде елдан соң, улын тапкан Мәдинәнең күз яшьләре, Айнурның футболкасын чылатып , аркасы буйлап , елга булып тәгәрәде.Бу сөенечкә хәттә табигать тә шатланмыйча булдыра алмады.Күктән яуган җәйге яңгыр бөртекләре, күз яшьләрен юарга теләгәндәй тамды да ,тамды.Еламагыз , җитәр!Көлегез дигән сыман, коймага терәлеп үскән гөлҗимешләр, чәнчеп чәнчеп алды.Ләкин ана белән бала, боларны сизмәделәр дә. Бер берсенә сыенып сулкылдап елады да елады алар.Әмма бу инде очрашу бәхетеннән , сөенечтән тамган күз яшьләре иде.
Аннары Айнур, муенына таккан медальонны салып, Мәдинәгә тоттырды.Менә әни, ачып кара әле, эчендәге язу сиңа танышмы?диде.
Әйе улым, таныш!Земфирага хет моның өчен рәхмәт.Зәңгәр җептән бәйләгән шапкаңа, бүген генә тегеп куйган кебек тоела әле ул.Айнур улым,бәләкәчем , кадерлем минем!Белдем мин! Белдем мин...шушы әбиең яздырган бөтигә өргән кайнар сулышым, сине кире безгә кайтарасын, Җаным тәнем, йөрәгем аша сиздем...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас