Литература
7 Марта 2022, 11:00

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

42-43 бүлекләр Ярар,мин киттем алайса диде,Давид пычрак чәчрәгән куллары белән битен сөртеп.Баштан- аяк урман балчыгына күмелгән егетнең ике кара күзе генә ялтырап тора иде.Һәм муенына таккан медальоны.Бәхтияр үзен күпме генә кулга алырга тырышса да, көлмичә булдыра алмады. Әллә бу юаш кына малайның кыяфәтеннән, әллә менә нәкъ шушы медальон табылган сөенечтән көлде ул .Ник?үзе дә аңламады.

СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫСИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ
СИН БИТ ЧЕГӘН КЫЗЫ

КЫРЫК ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Ярар,мин киттем алайса диде,Давид пычрак чәчрәгән куллары белән битен сөртеп.Баштан- аяк урман балчыгына күмелгән егетнең ике кара күзе генә ялтырап тора иде.Һәм муенына таккан медальоны.Бәхтияр үзен күпме генә кулга алырга тырышса да, көлмичә булдыра алмады. Әллә бу юаш кына малайның кыяфәтеннән, әллә менә нәкъ шушы медальон табылган сөенечтән көлде ул .Ник?үзе дә аңламады.
Миннән көләсез, ә сез үзегез дә чегәнгә охшагансыз, мин көлмим диде Давид, бераз үпкәләгән сыман.
Мин чегән бит инде , Давид дус.Охшаган гына түгел ә чып чын чегән.Дэй сы, диде Бәхтияр елмаеп, так и есть.
Ә-ә,генә диде дә Давид , бер сүз әйтмичә,юлдан ерак та түгел өенә, бабае янына атлады.
Ә синең дә исемең урысныкы, ә үзең татарча сөйләшәсең.Мин дә бер сүз әйтмим бит! дип кычкырды, Бәхтияр ,ераклаша барган егет артыннан карап. Давид , төз наратлар аша күренгән зәңгәр күккә карады да, ә минем үз исемем Айнур дип, куе урман эченә кереп югалды.
Үз колакларына үзе ышанмады Бәхтияр.Димәк Давид- Гомәр малае.Менә бит, бирәм дигән колына чыгарып куйган юлына дип, әби бабайлар белми әйтмәгәннәр.Ничек кердем мин бу урман юлына, әллә ниндидер белмәгән бер илаһи зат алып кердеме?Бәлки Мәдинәнең улын сагыну көче шулай юл күрсәткәндер? Ни дисәң дә Айнурыбыз табылды.Бер күрүдә төсмерләдем шул аны!дип уйлады Бәхтияр.Ул да менә нәкъ әтисе сыман урман баласы, димәк.Я, аллам!Нәрсә бу?Төш кенә түгелдер бит инде? Нинди магия бу?дип сөйләнде ул.Ничек менә , шушы юлдан кереп киттем дә, машинам нәкъ шушы чокырга төшеп утырды.Юк, бу тикмәгә түгел.Үзем дә белмәгән ниндидер бер серле көч, идарә итте минем.Шулай булмаса, бу сәер хәлләр булмас иде.
Бәхтияр бераз, берсен берсе узышып үскән агачларга карап торды да, нык адымнар белән Айнур артыннан атлады.Точносын белергә, сорашырга кирәк.
Урман өенә килеп җиткәндә, Айнур юынып бетеп, өстен алыштырып маташа иде.Иске булса да , ялт итеп юылган футболка, бераз кыскарып калган зәңгәр трикосы аны бер үсмер малай гына итеп күрсәтсә дә, җитди йөз, уйчан күзләр киресен сөйли иде.
Тагын баттыгызмы әллә, чегән абый?диде ул елмаеп.Әллә карта ачасыңмы?
Юк Айнур, батмадым! Карта да ачмыйм, но менә кулга карап язмышыңны әйтә алам, диде Бәхтияр хитрить итеп.
Ну да! Я, мәгез алайса.Ни әйтерсез дип, эштән ныгыган кулын сузды, Айнур.
Кая әле!Бир әле дип, егетнең учындагы сызыкларны барлый башлады Бәхтияр.Койма артында гына, тыңлап торган бабайны абайламады да ул.Тәәк, Син татар малае икәән, әниеңнең исеме М дан башлана.Менә кара әле, М хәрефен күрәсеңме?диде ул, Айнарга карап.Син кечкенә вакытта урманда адашкан булгансың бит.Ә бик бәләкәй вакытта чегәннәр урлаган булган...Менә бәхетеңә күрә дип , әйтеп бетерә алмады , моңа хәтле качып тыңлап торган җиреннән, хуҗа абзый килеп чыкты..
Син чынлап та, кулга карап әйтә беләсеңме,милый человик диде ул, шаккатып.Кил әле утыр әле, монда !Сөйлә давай! Без тыңлыйбыз дип, иске генә урман өенең буеннан буена сузылган эскәмиясенә килеп утырды.Даа, дөрес әйтәсең.Давид чынлап та бала чакта урманда адашкан иде шул..Көчкә таптым мин ул, мауглины..
Бәхтияр бераз , аңа сынаулы карап торды да:Кая әле, абзый!Сезгә дә әйтим әле, дип бабайның кулын тотуы булды, тегесе куркып кулын тартып алды.Ни нада, ни нада милый человик! диде ул.Нишләп не надо, дөресен әйтер дип куркасызмы?Кулдан булмаса, күздән дә күрәм мин.Ә күзләрегез киресен сөйли.Айнур сезнең малай түгел.Аны сез ялгыш кына, урманда йөргәндә тапкансыз.Аннары тагын да ышанырлык итеп, бер юан нарат астында, йоклаган килеш, дип тә өстәп куйды. Айнур белән бабае бер берсенә карашып куйдылар, ләкин икесенең берсе, авыз ачып бер сүз әйтмәде.
Даа, милый человик диде бабай.Күрәсең аның бу яратып әйтә торган сүзе.Кем малае инде ул алайса?Син ялгышасың шул. Исеме дә Айнур түгел, ә Давид аның..
Юк, абзый исемен сез кушкансыз Давид дип.Ә менә М га башланган әнисе Айнур дип кушкан.Әле аның ул исеме кайдадыр язылган да бугай дип , кулларын гипнозлагандай егет каршында йөртә башлады Бәхтияр.Менә бу сандыкта бугай.
Моны көтмәгән бабай телсез калып, бары иреннәре генә бер ара калтырап торды да:
Бер карауга ук, сезнең чегән икәнегезне күргән идем конечно, но болай булыр дип белмәдем, диде ул .Бөтен чегәннәр дә шулай гадать итәме суң?
Бәхтияр, бу уйга баткан егет белән бабайны күреп елмаеп куйды.Кызганды да ул аларны сөенде дә.Бабай каршы сүз әйтми, димәк чынлап та бу матур егет, энесенең малае.Аннары ныклы карарга килеп:
Әйдәгез әле, абзый кеше дөресен сөйләгез! Мин шымчы да, милиция дә түгел.Айнур үзе дә белмидер әле, кем икәнен дип, чегән күзләре белән шундый итеп карап куйды , абзый кеше сөйли башлаганын сизми дә калды.Ул сөйләгән саен Айнурның күзләре зурырак ачылды....
Димәк , абзый кеше дип бүлдерде Бәхтияр.Айнур хәттә мәктәптә дә укымаган?
Пашпорты булмагач, кем ала инде аны мәктәпкә, милый человик?диде абзый.Ну мин аны укыттым.Ул бик башлы.Укый яза белә.Матиканы да әйбәт өйрәнде.Аннарыурмандагы һәр үләннең, агачның исемен белә, йолдызларга карап дип , тагын дәвам итә иде, аны Айнур бүлдерде.
Сезнең исемегез ничек әле?диде ул , Бахтигә.
Бахтияр исемле булам...Так вот Бахтияр абый, сез миңа бик якын кебек.Никтер менә ,сезнең кебек абыем булсын иде дип, уйлыйм мин хәзер.Ләкин бу хыял гына...Минем бабайдан башка бер кемем дә юк.Әтием, әнием дә.Җәй көне бабай белән , урманнан җиләк, гөмбә җыябыз.Дару үләннәре.Шуларны тапшырган акчага көн күрәбез.Гөмбә җыярга уку кирәк тә түгелдер инде.Мин үземә кирәк хәтлене беләм.Ләкин Бәхтияр абый! диде ул, әкрен генә.Әнием М дан башлана дидегез.Минем әни чынлап та булганмы?Карагыз әле, дип җаны тәне белән ышанып,кытыршы яшь кулын Бәхтиярга сузды.Һәм сагыш тулы күзләрен аңа төбәде.
Бәхтияр әллә нишләп китте бу караштан.Ниләр генә юк иде, бу төпсез кара, сөйкемле күзләрдә.
Ниндидер өмет тә, үзәкләрне өзәрлек сагыш та,әйтеп бетермәслек моң да...Бәхтияр кычкырып елап җибәрүдән куркып, Айнурны кысып кочаклап алды.Энем җаным минем,безнең күпне күргән кадерле улыбыз!Мин таптым сине!Аллахы тәгалә, алып килде мине синең янга...

КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК.

Кемне таптыгыз ,Бәхтияр абый?диде, аптыраудан гаҗиз булган Айнур.Монда бабай белән миннән башка бер кеше дә юк бит.Ә өй дисәң, монда гомер буе торабыз без.Кыш көне генә, өч-дүрт айга авылга кайтабыз.Ну анда да өй бик нык искергән.Аннары, Матвеевка да бетә бара.Шулай дип куркынган йөзе белән бабаена карап алды да:
Ә сез?...Сез мондагы урман нәчәлнигеме.әллә?Безне моннан кумыйсыздыр бит дип, үзәк өзгеч кызганыч карашы белән Бәхтияргә төбәлде.Бәхтиярның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды.Айнурны жәлләп , тамагына төер тыгылды..
Юук энем, юк!Мин чынлап та начальник.Ләкин , монда түгел .Мин беләсеңме кем? Синең әтиеңнең туганы булам мин.Сине Саратовта дип уйлап, шуннан эзләп кайтышым .Ләкин анда сине урманда адашты , тапмадык диделәр.Кемнәр урлаган, кемнәр югалткан анысын аерым сөйләрмен.Озын история бу.Ә монда, юлны кистереп кенә Матвеевкага килеп чыгам дип кергән идем...Сине кайлардан эзләргә инде ?дип уйланып кайтканда, әйтерсең лә кемдер машина рулен борып, монда алып керде дә, нәкъ менә шушы чокырга туры китереп , батарга мәҗбүр итте.Бу вакыйга миңа гомер буена загадка булып калыр инде.
Айнурның дулкынланудан , бөтен гәүдәсе калтырый башлады.
Сез, минем әтиемнең туганы буласыыыз?Юктыр ла, алдыйсыздыр! Ничек шундый матур, нәчәлник кеше, мин йолкышның абыйсы булсын инде.Ә шулай да, нәрсә кирәк сезгә абый? Монда килеп, юлда юри генә баттыгызмы?
Ул арада авызын ачып , шаккатып утырган, бабай да телгә килде.Сиңа бездән нәрсә кирәк, милый человик? диде ул.Без сине тотмыйбыз, китсәң була инде.Подазрителне күренәсең син шту то...
Юк инде.Хәзер менә болай гына китеп бармыйм! Сезгә рәхмәт конечно дип, тагын да шул утлы карашы белән бабайга карады Бәхтияр.Ләкин мин шуны аңламыйм,нигә сез Айнурны тапкач, милициягә хәбәр итмәдегез?
Бабай аптыраудан агарып куйды.Димәк тикмәгә генә монда килмәгән дә, бөтенесен белә дип уйлап::
Милициягә? Син нәрсәәә?Күрдем бит мин , акыра бакыра кемнәр эзләгәнен.Шул чегәннәргә биреп җибәримме.Әллә приюткәме.Юк бәгерем, ярлы булсам да мин аны үзем үстердем.Какмадым сукмадым...
Шулай, абый!Бабай дөрес әйтә, мин тормыштан зарланмыйм.Ләкин менә әти әниләрне генә , гомер буе бер күрәсем килеп сагынып яшәдем.Бәлки исән дә түгелләрдер инде бәлки.
Юк, юк!Айнуур!Бу хакта даже уйлама да.Әти-әниең исән сау энем.Алар көн саен, ходайдан ялварып, сине көтәләр.Инде хәзер мин синнән башка, бер кая ,аяк та атламыйм.Шулай дип Бәхтияр , Айнурның куе кара чәчләреннән сыйпап куйды да, сораулы карашы белән урманга төбәлеп утырган бабайга таба борылып:Карагыз әле абзый?Ә нигә сез энекәшкә Давид дип эндәшәсез?...
Нигәме?Нигәә?Оныгым Давид исемле иде минем.Әтисе үлгәч, әнисе үзе белән алып китте дә югалды.Ә озак та тормады Айнурны табып алдым.Әйе,дөрес әйтәсең, урманнан таптым мин аны.Авыл халкы сөйләшмәсен дип, бу минем оныгым Давид була дип таныштырдым, и всее! Беттеее!Бөтенебез керәшен булгач, бу Айнур дип әйтә алмыйм бит.инде.Бу хакта Айнур үзе дә, бик яхшы белә.Мин аңа барсын аңлатып сөйләдем.
Ә алайса ,Айнур исеме каян калкып чыкты?
И-и, Бәхтияр абый ! Мин үзем дә ,урманда адашкан чакта зур идем бит инде.Бабай , кем исемле син ?дип сорагач, Айнур дигәнмен.Чегәннәрдә дә, Айнур исемле бала була микән дип, аптыраган әле бабай.
Син абзый кеше, энекәшне чегәннәр эзләгәнен каян белдең соң алайса?диде Бәхтияр , йомшарып.
Каян белдемме? Аптыраттың бит инде,я , ул сорауларың беләнБелдем инде...Ул көнне, урманда һаман да шул , дару үләннәре җыеп йөреш иде.Күрәм,чыр чу килеп чегәннәр йөри.Кокраз шул Матвеевка янындагы аланга туктаганнарын белә идем. Әле мин , җүләр баш, атлары качкандыр да, шуны эзлиләрдер дип уйладым башта.Әй хәй дип йөргәннәрен күреп, котым чыгып йөгердем.Электән үк , нигәдер курка идем мин алардан.Ярый мине күрмәделәр, хәлдән таеп агач төбенә барып утырдым.Утыруым булды, карыйм..Өстенә кара камзул, аягына кечкенә генә матур читек кигән , бәләкәй малай бөгәрләнеп ята.Куркып киттем.Әһә ! шушы балакайны эзли тегеләр !дигән уй узды башымнан.Әкрен генә төртеп , уяттым да, син кем? дим.Ә ул, урысчалатып Айнур ди.Чегәнчә сүзләр дә куша.Әһә мин әйтәм! Бу кем микән? Чегән дип.әйтер идем, күзләре кара да, чәче кара.Ә болай гүпчим охшамаган.Урыс дип әйтер идем, чегәнчә сөйләшә.Четердәп тора малай.Кеше арасында йөреп, чарланганы күренеп тора.Шунда менә Бәхтияр, сразу башка бер уй килде бит.Урланган малайдыр бу мин әйтәм.Бәлки әле ишетелер дип, җитәкләдем дә , тиз генә Матвеевкага кайтып киттек.Дальше ни икәнен беләсең.Ләкин моңа хәтле , урланган малай дип сөйләшүче дә, эзләүче дә булмады..Менә сез генә.Ә инде чынлап та Айнур икәненә ышанасың килсә, әнә муенындагы кулонын ачып кара.Ачыла ул.Ул сандыкны озак еллар, шушында яшереп сакладым мин.Кечкенә генә бала муенына шуны киертеп куйганнар.
Айнур!чынлап та, ачуланмасаң , әйдә ачып карыйк әле дип, Айнурга карады Бәхтияр.
Мескен Айнур, каушаган куллары белән , дер дер килеп медальонны көчкә муеныннан салып, Бәхтиярә тоттырды.Менә монда басасы гына, ачыла ул абый диде ул, әкрен генә.
Чынлап та, чиста алтыннан эшләнгән сандык кулон, басуга челт итеп ачылып китте.Менә , менә гарәпчә сүзләр бугай,ә арасында, күрәсезме, Айнур дип язылган, диде Айнур ,сөенеп. Нигә сөенгәнен үзе дә белмичә.
Димәк Айнур!!!.Монда нәрсәгә булса да шикләнү урынсыз.Син безнең малай.Гомәр малае Айнур син! дип әнесен кочаклады Бәхтияр.Шунда бабайның сулкылдап куйганын ишетеп, аңа таба борылды.Аларны күреп , үзенең күзләре дә яшькә чыланды Бәхтиярнең...
Бабай , сөялләнеп каткан, җыерчыклы куллары белән күзләрен сөртеп куйды.Үз малаен җирләгәннән соң, беренче тапкыр шулай елый иде ул.Ярар, диде абзый кеше, сагыш, моң баскан күзләре белән Айнурга карап.Ярар улым! Менә минем дә, синең белән булган бәхетле көннәрем беттеее.Бу көннең киләсен белеп яшәдем мин.
Үзем кышка, табигать көзгә кергәндә,күңелгә болай да авыр иде.Ә менә хәзер?Син киткәч нишләрмен инде?Бабай үзенең таушалган күфәйкә җиңнәре белән яшьле битләрен сөртте.Аңа карап торган Айнурның да яңаклары буйлап, яшь бөртекләре тәгәри иде.
Син нәрсә инде, бабай?диде ул, тамагына утырган төерне чак йотып.Син нәрсә? Кем әйтә ди әле, безнең бәхет бетте дип?Мин сине ничек ташлап китим ди?Авырткан вакытларымда , төннәр буе утырган, Һәр үләнне, агачны танырга өйрәткән, йолдызларны күзәтеп төн үткәргән бабаемны ничек үзен генә калдырып китим инде мин? Елама бабай!Елама! Үземнеке булмасаң да, син минеке бит.Минем яраткан бабам ич син!Бер берсенең күз яшьләрен сөртеп торган, Айнур белән бабаен күреп, Бәхтияр да түзмәде.Нәкъ менә сабый чакларында кебек үксеп үксеп елады ул.Аларга шыбыр шыбыр килгән яфрак тавышлары кушылды.Искән җилдән талгын гына, урман гүләп куйды...
Егетләр диде Бәхтияр!Күңелләрне бушаттык.Ә хәзер, әйдәгез, яңа тормыш башлап җибәрик.Нәрсә кирәк , кереп алыгыз да, кузгалабыз.
Мине дә алмассызмы соң диде, бабай,кызганулы караш белән.
Алабыз бабай!диде Бәхтияр.Алабыз!.....

Дәвамы бар

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас