

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Бәхтияр! димәк, Зара исән.Мин бит ничә еллар аны, бу дөньяда юк дип, күз яшьләрен түгәм.Көлүем дә, хәзер күз яшьләре аша гына минем.
Исән, Земфира!Зара сау сәләмәт.Рәхәтләнеп бәхетле тормыш кичерә.Ә син каян чыгып әйтәсең, аны суга батты дип.Кемгә кирәк булды ул?
Кемгәме? Петшага! Ул әйтте миңа бу хәбәрне.Белмим, каян чыгып әйткәндер.Менә кайткач аңлатыр...Нигә теге вакытта аның белән ризалашканмындыр, белмим.Но , Бәхтияр!бу гамәлем өчен, гомер буе үкендем мин.Гомер буе. ..
Земфира , тыныч күңел белән уйга калды.Димәк минем кызым исән..
Әйе, синең кызың исән Земфира, диде Бәхтияр.Ләкин аның исеме хәзер Айнура.Сез урлаган малай -Айнур хөрмәтенә, Айнура исемле ул.Менә хәзер, күпме еллар узгач, үзегезнең нәрсә эшләгәнегезне аңладыгызмы инде?
Ә хәзер, син миңа җавап бир! Мәдинә белән Гомәр, сүзләрендә торды!Кызыңны какмый сукмый, үз кызлары итеп яратып үстергәннәр.Ул , нәрсә әйтсәң дә бик бәхетле.Үз өе, җылы гаиләсе,яраткан егете бар.Ә менә Айнур кая? Син кадерләп үстерергә ант иткән, исемен бернигә карамый Руслан дип кушарга вәгъдә иткән , урланган малай кая?
Петша белән Мәскәүгә киттеләрме?
Земфира, йөзен куллары белән каплап, елап җибәрде.Юк ,Бахти!Мәскәүгә барон үзе генә китте.Үзе генәә..
Үзе генәәә? Син нәрсә Земфира! Айнур кая? Әнисенә , кадерләп үстерермен.Аннары ул барон булачак дигән антың нәрсәгә иде, алайса?Антын бозган чегән, кем була бездә? Әллә син, безнең законнарны санлап бирмисеңме? Сезнең кебек байларга кагылмыймы ул?
Санлыйм Бахти!Беләм мин ул законнарны, беләм.Ләкин биит.
Нәрсә Земфира, нәрсә? Айнур безнең янда юк дип әйтергә телисеңме әллә?Беләсеңме син?Айнурның әти әнисенең, тәрәзәгә чирткән җилдән дә, ишек ачарга йөгергәнен беләсеңме син?...Ничә еллар көн төн баласын көткән ананың күзләрен күргәнең бармы синең?Юктыр! Ә , мин менә күрдем! Шуңа да 800 км араны узып, Айнурны күрергә дип килдем дә инде.Әллә син аны Айнур дип түгел, ә Руслан дип беләсеңме?Хатыңда: бернигә карамый, улыгызга Руслан, дип кушам дигәнсең.Куштыңмы, Земфира!Ул малай, Русланмы хәзер?
Ләкин Земфира, таш курчактай утыруын белде.Әле генә сөенечтән балкыган матур йөзен, көзге кара болыт каплады.
Бары , иңнәрендә Бәхтиярның көчле куллары кагылудан, айнып китте ул.Юк !Айнур исемен үзгәртә алмадым мин.,диде ул, күзен төбәгән ноктадан ала алмыйча.Петшага күпме ялындым Руслан дип үзгәртик исемен дип.Юк, ул кире беткән ир , бары үз дигәнен эшли.Ул вакытта да җиңә алмадым мин..Шулай диде дә Земфира , залда торган саллы гына, кызыл агачтан сырлап эшләнгән шкафтан , балалар шапкасын кулына алды.Менә Бәхтияр, бу зәңгәр матур шапка Айнурныкы иде.Ә менә бу әйләндереп куйган җиреннән,бер кечкенә генә, татарларның яхшы язуы килеп чыкты.Шул язуның аскарак өлешендә Айнур дип язганны күреп, барон бу исем миңа охшый.Малаебыз Айнур булачак, все!диде.Күпме генә ялынсам да, еласам да, әйткәненнән кире кайтмады ул.
Ярар, допустим.Айнур булсын.Килешәм, матур исем.Татарчадан тәрҗемә иткәндә, Лунный свет.Төнлә дә нур сибә дигәнне аңлата.Ә менә шул, лунный светыбыз хәзер кая?Земфира!мин кемнән сорыйм? Нәрсәгә күзләреңне яшерәсең?
Нәрсә әйтим? диде Земфира, аклангандай.Менә шул шапкасыннан чыккан язуны, Айнурга 6 яшь булганда,кечкенә генә алтын сандык ясатып, медальон итеп муенына тага алдым.Ансына Петша каршы килмәде.Шуны тагып куйганны гына көткәндәй, урманда адашты ул.Бөтен табор белән эзләдекӘллә әчкәрәк кереп китеп, арып йокладымы шунда.Озак әзләдек, ләкин шунда, бер хатын кыз мәетен күреп, баро юлга җыенырга әмер бирде.Ә барон сүзе безгә закон, үзең әйбәт беләсең.Чөнки ул вакытта милиция күрсә, күп ирләребезне утыртып куярга да бик мөмкин иделәр.Язмышыбызга буйсынып шул ук көнне юлга кузгалдык...
Ә Айнуур! Шул алты яшьлек малайны , бер ялгызын урманда калдырырга ничек йөрәгең җитте синең?Земфира!Ник үзең калмадың?Ирләр китә икән, ә хатын кызлар?
Юк инде , Бәхтияр!Нинди чегән хатыны иреннән калсын ди.Калмадык шул.Айнурны шулай итеп югалттык без аны.
Димәк, кеше сүзе дөрес булган.Айнурны тапмагансыз? Ә менә хәзер, Земфира, Мадинаны күз алдына китер син.Менә хәзер, мин кайтып әйткәч, ул нишләргә тиеш.Көн саен өзелеп көткән малаеның югалганын , инде бүтән кайтмаячагын
белгәч , аның белән ни буласын, син күз алдыңа китерә аласыңмы?Әйт миңа бер сүз! Ничек итеп Гомәрнең күзенә күреним!?
Нишләргә соң, Бахти? Мин ул вакытта, поселокка кайткач, кире шул авылга барып , Айнурны әзләп Зара белән алыштырырга да теләгән идем.Ләкин берничә көннән Петша Зараның суга батканын ишетеп кайтты.Айнурны урлаган өчен, күкләр каргышы дип, төне буе елап чыкты.Күрәсең ул вакытта башка бала әрәм булган.Ә Петша Зара дип уйлаган.Бәлки мине шул авылга кире җибәрәсе килмәгәндер.Ни.дисәң дә, озак та тормадык, Саратовка күчендек.Туганнары да монда яши иде..
Туктале Земфира, туктале!Син нинди авылга кайтып әзләргә теләгән идең Айнурны.Хәтерлисеңме, ул тирәдә нинди авыл исеме бар иде?
Конечно хәтерлим!Ул авылны гомеремдә дә онытасым юк, минем!Чөнки ул, күз яшьләрем белән йөрәгемә язылган.Матвеевка дигән авыл .Поселоктагы Матвей дәдәйне күргән саен , искә төшеп интектерде әле ул.
Матвеевко..Матвеевко..Чулпанга кайтканда күргән.бар ул авыл исемен.Ну анда торучылар да юк бугай инде.
Белмим Бахтияр! Әйдә мине дә ал әле! Бәлки ярдәмем тиеп куяр дисә дә, Земфираны үзе белән алырга уйламады да Бәхтияр.
Юк, Земфира! Әллә нигә менә Айнур шунда гына кебек тоела.Безнең чегән юрауы, дөрес тә булып куя бит әле.Әгәр , малаебыз табылса, Зара белән, барыбыз сезгә кунакка киләчәкбез.Ә хәзергә хуш, рәхмәт Земфира дип, кайтыр юлга чыкты Бәхтияр.
Кайтыр юлны , кыска дип белми әйтмәгәннәрдер.Төнлә аннан моннан йоклап алып, Сызраньга ,аннары ике өч сәгаттән Ульяновскийга кайтып җиткәнен дә сизми калды ул.Тиздән өйгә дә ерак калмый , дип уйлады Бәхтияр.Тик менә шул хәтле ара узып, Айнурсыз гына ничек кайтып керергә дә, өметләнеп, күзләрен дүрт итеп көткән туганнарына нәрсә әйтергә?
Менә хәзер туп туры Матвеевкага кереп карыйм , бәлки анда берәр сер әйтүче табылыр дип, Бәхтияр юлын дәвам итте.Аннары кемнеңдер Чулпанга , урман аша туры юл өйрәткәнен исенә төшереп, олы юл сыман тапталган урман юлына борылды.Ләкин ун км.лап узды микән, хич көтмәгәндә кичтән яңгыр узып киткән бер чокырга төшеп утырганын сизми дә калды.Кирәк бит ә, урыны урыны белән яңгыр, урыны урыны белән кар дигәндәй, ничек монда гына яуган бу яңгыр?дип уйлады ул.Ярты сәг.ләп азапланганнан соң, машинасыннан чыгып, яшел чирәмгә сузылып ятты.Берәр машина узмый калмас әле.Машиналар йөргәне күренеп тора, юл шактый шомарган дип, уйланып ятканда, борынына тәмле төтен исе килеп бәрелде.Каян килә урманда ,бу каен утыны исе дип, Бәхтияр шул исне эзләп китте.Илле метр да атламагандыр, урманчы алачыгын күреп туктап калды.Карт нарат артына качып, якын тирәне күзәтте.Дөнья хәлен белеп булмый, я төрмәдән качкан кешеләр булып куюы бар дип уйлады ул.Менә урман эченнән, чиләк күтәреп, олы яшьтәге бер абзый килеп чыкты да, урманчы өенә таба атлады.
Монда кунып булмый, нәрсә булса булыр дип, Бәхтияр, агач артыннан гына , тамак кырып куйган иде,.Теге абзый чиләген җиргә куеп , борылып карады да, өе янындагы иске урындыкка утырып, Бәхтиярне көтә башлады.
Драсте, милый человик! диде ул, Бәхтияргә кызыксынып карап.Почум, проблема?
Бәхтияр, бабайның татар икәнен аңлап: Ни хәл, абзый дип!татарча әндәште.Коеп куйган чегәннең , татарча исәнләшүенә аптыраган бабай, башын кашып: Ни кирәк иде, улым?дип, көтелмәгән кунакка карады.
Мин Бахтияр исемле булам, абзый.Матвеевкага урман аша гына кистереп чыгармын дигән идем.Булмады.Сездә яңгыр явып узган икән бит.Машинам бер чокырга төшеп утырды , диде Бәхтияр.
Шулай була шул, әйбәт юл, әйләнгеч юл дип, белми әйтмәгәннәр диде хуҗа кеше,алачыгының тәрәзәсен шакып.Ул да булмады , лампаслы зәңгәр трико кигән,яшь кенә егет, ишек төбенә чыгып басты.Нәрсә иде, бабай?диде ул, Бәхтиярга карап.
Бәхтиярне әйтерсең дә ток бәрде.Йөрәккә якын таныш йөз чалымнары, калтыратып куйды аны.
Давид!Әнә көрәкне ал да, бу аллах кешесенә ярдәм ит.Машинасы юлда батып калган дип, бабай кеше трубкасын кабызды.
Әйдәгез диде Давид, кулына көрәк алып.Урманның теге башында коры иде мени, нигә яңгырда монда кердегез .Ярар , хәзер чыккач кире китәрсез, алда бик пычрак, кичтән яңгыр яуды дип, машина янына якынлаштылар.
Бәхтияр машинасын кабызып, бераз әткәләп маташуга, машина пычрак чәчрәтеп чокырдан очып та чыкты.
Булды буу! дип көлде Давид.Баштан аяк пычрак чәчрәгән егетне күреп, Бәхтияр көлмичә чак түзде.Запас суым да юк бит , ичмасам диде ул, читенсенеп. Ярар, безнең анда кое бар, юынырмын әле диде дә, Давид балчыктан гына торган олимпикасын салып, кулына тотты.
Рәхмәт сезгә бик зур дип, егеткә кулын сузган Бәхтияр, аның муенында кечкенә алтын сандык медальон күреп телсез калды...
Дәвамы бар
Альфира Кадырова-Гайфутдинова